ҮЗ МОҢЫ, ҮЗ ТАВЫШЫ БЕЛӘН
ейле — минем иң яраткан артисткаларымның берсе. Миңа аның сәхнәдә тирә-юньне яңгыратып, матур итеп келүе, көлүенең көмеш кайтавазы, үп- кә-сагышны бергә сыйдыра алган ягымлы күэлере. күңелдә ниндидер җылы тойгылар уята торган нәфис иңнәре ошый. Ә тормышта исе мин аның үзенчә фикер йәртүеи һәм зирәклеген, тыйнаклыгын һәм горурлыгын, эчкерсезлеген һәм самими- леген, башкалар шатлыгы эчен чын күңелдән шатлануын, башкалар кайгысына беркайчан да битараф булмавын яратам. Таныш-белешлервмнең, дус-ишлоремнең бер- сснекенә дә охшамаган үзенчәлекле табигатен яратам. Артистка Наилә Гәрәеваны минем кебек үз итүчеләр аз түгелдер, һем шулай ук аны анлвмаучы, аның рухи халәтен кабул итә алмаучылар да бардыр. Чәнки бу — һәрбер талантлы иҗат кешесе очен табигый күренеш. Наилә Гәрәева иҗатының тәп темасы — кеше күңеле, заман баласының дәнья белән танышуы, аны танып белүе, аңлавы. Бүгенге тормыш, бүгенге матурлык актрисаның поэтик талантын тулысы белән ачыкларга мөмкинлек биргән мул җирлек булды. Гәрәева тарафыннан тәүдәләндерелгән образлар тәрле чор, тәрле дәвер, төрле иҗтимагый җирлек, тәрле милләт кешеләре Ләкин аларны бео нәрсә берләштерә — алар яшьтәшләр. Шул сәбәпле, аларның тышкы кыяфәтләрендә әллә ни аерма юк сыман Ләкин бетерчсктәй хәрәкәтчән Рәхиләне ялгыз торнадай моңсу Рапиах ролендә күз алдына китереп буламы соң! Шулай ук Шекспирның сылу, нәзакәтле Иза- белласын Таҗи Гыйззәт комедиясендәге чая Бибкәй белән бер рәткә куеп булмый, әлбәттә. Очкындай чәчрәп тсрган Зөбәйдә белен салмак һәм сабыр табигатьле езербәйҗан кызы Гәлтекин арасында да никадәр аерма бар Билгеле булганча, татар театры үзенең яшәү дәверендә ике юнәлештә үсеш алды. Аның беренчесенә табигыйлеккә, тормышчанлыкка, типиклаштыруга, реалистик дөреслеккә омтылу хас булса, икенчесенә исә сәхнәдә ачыктан-ачык хисләр югарылыгына, югары пафослы романтизмга омтылу хас иде Беренче юнәлешнең күренекле вәкилләре —Г. Кариев, 3 Солтанов. Г Болгарская, Н Арапова, Н Тәҗдарова Г. Камская, Ф Камалоча, Г. Нигьмәтуллина. И Гафуров, В Минкина, А. Хайруллина кебек сәхнә осталары булса, икенче агымның үзәгендә М Мутин Ф Ильская Камал III, Г. Ибраһимова. С Айдароэлар торды Бу ике юнәлеш чор таләпләреннән һәм актерлар ансамбленең үзенчплвгеннән чыгып үзара якынлаштылар Шуңа күрә реалистик оландагы артиолар иҗатында романтик яңгыраш алган рольләр дә байтак булды. Ә Ш. Шамильский, X Әбҗәлнлов. Г Булатова, X Сәлнмҗаноа Ш Биктимиров. Ф Кульбарисов, Ш. Әсфәнднярова һәм яшьрәк буын артистлар иҗатында исә бу уртаклык тагын да тәгөлрәк. тагын да ачыграк чагылыш тапты. Бу уртаклыкны, бердәмлекне мин сахненең поэтик реализмы дип атар идем. Н Өлкән һәм урта буынга алмашка килгән яшьләр, мирас буларак, театрда менә шушы поэтик реализм стилен тулысы белән кабул иттеләр. Наилә Гәрәева иҗаты да менә шушы җирлектә бөреләнә башлады һәм унике ел сәхнәдә яшәү дәверендә татар театры сәнгатендә үзенчәлекле урын алырга өлгерде. Дөрес, Гәрәева бу өлкәдә ялгыз түгел. Щепкинлылар, бигрәк тә Р. Таҗетдинов, Р. Шәрәфиев, Н. Дунаев, Н Ихсанова, Ә. Шакиров иҗатлары, минемчә, аңа якын һәм аваздаш. 1960 елның январь урталарында Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектакленең премьерасы булды. Әсәрнең героинясы Рәхилә ролендә В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студия студенткасы 19 яшьлек Наилә Гәрәева уйнады «Беренче мәхәббәт» искиткеч зур уңыш белән барды. 10 спектакль, 50 спектакль, 100, 200, ниһаять, 300 нче спектакль дә тулы аншлаг белән узды. Әйе, әсәрнең бүгенге көнебезгә багышлануы ҺЛ», тәнкыйтьче Н. Юзиев сүзләре тормышчан булуы, сюжетының мавыктыргыч корылуы» аңа зур уңыш алып килде. Уңышның икенче сәбәбе режиссурада тәүге адымнарын атлаучы Р. Бикчәнтәев- нең бүгенге көн ритмын, аның гүзәллеген һәм матурлыгын шигърияткә бай сәхнә теле белән аңлата алуында иде. Ниһаять, уңышның өченче сәбәбе, әйткәнебезчә, спектакльнең төп героинясы Рәхилә ролендә Наилә Гәрәеваның уйнавында булды. Рәхилә — әле генә унынчы классны тәмамлаган, олы тормыш юлына яңа гына аяк баскан кыз, тату, матур гаиләнең бердәнбер иркә кызы. Балаларча самими, үткен телле Рәхиләне кешеләр шуклыгы, чаялыгы, кызларча назлана белүе өчен яраталар. Рәхилә үз гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт хисе кичерә, ләкин аның саф һәм керсез мәхәббәте тормыш давылына очрый. Аның гашыйк булган кешесе бертуган абыйсы булып чыга. Н. Гәрәева башкаруында Рәхилә образы тамашачы күз алдында тирә-юньгә үтә зирәк күзлектән караучы, кешеләргә ярдәмчел, тойгыларга бай кеше буларак сурәтләнде. Тынгысызлык, тормышта үз урыныңны эзләү һәм аны табу — Рәхилә-Га- рәева характерының төп үзенчәлеге. Бу әсәрдә Гәрәева, Тинчуринча әйтсәк, «сәхнә белән тамаша залын тоташтыра торган җепләрне үзе, үз башыннан уздыра» алды. Ул пьесадагы вакыйгаларга яктылык һәм җан өрде. Вакытында кайберәүләр Наилә «үзен уйный», шуңа күрә дә ул уңышка иреште, дигән фикер әйттеләр. Миңа калса, артистканың «үзен уйнавы» аның файдасына сөйли торган бер факт кына. Әгәр артист үзенең уй-фикерләрен тамашачы белән уртаклашырга теләми икән, аның сәхнәгә чыгуы нигә кирәк’ Наиләнең мәктәп укытучысы Нина Михайловна Малевецкая артистканың уңышы хакында болай дип язды: «Наиленең сәхнәдәге уңышы очраклымы? Мин һич тә икеләнмичә әйтә алам: бу — киеренке иҗади эзләнүләр нәтиҗәсе. Гәрәева мәктәптә дә шул сыйфатлары белән аерылып тора иде». Нил Юзиев спектакльгә язган рецензиясендә Рәхиләнең романтик табигатьле кеше булуына басым ясый. Нинди яклары белән романтик соң ул Гөрәеванын Рәхиләсе? Минемчә, хакыйкатькә туры күз белән карарга тырышуы, тормышта мөстәкыйль кеше булырга омтылуы, мәхәббәттә җитди һәм горур булуы белән. Үз-үзеңие хөрмәт итү кешеләрне, аларның хезмәтен хөрмәт итүдән башлана Кеше- «Беренче мәхәббәт» спектакленнан бер күренеш. белән әйтсәк, «драмадагы образларның лар ихтирамын казану җиңел түгел Моның ечен намуслы һем тырыш булырга кирәк. Гәрее.а иҗат иткән Рәхилә образында бу сыйфатлар барысы да тулы чагылыш тапты. Әнә шулай итеп, актриса иҗатындагы беренче аккордлар аның ечен үзенчәлекле темага — яшүсмер кызның шәхес буларак җитлегүен күрсәтү темасына багышландылар Бу тема аның алдагы рольләрендә тагын да киңрәк үсеш алды терле ♦ кырлыкта, төрле яктылыкта чагылды Менә Индонезия язучысы Абдулла Муисның = «Ялгыш тәрбия» исемле романы буенча эшләнелгән «Фаҗигале юлда» спектаклендәге * Ралиах образы Бу образ — актрисаның иҗат мемкинлекләрен өряңа кырлыкта күр- х сәткән рольләрнең берсе Камыштай зифа буйлы, моңсу карашлы бу ханымның саф -х мәхәббәт өчен көрәштә искиткеч рухи ныклык күрсәтүенә сокланмый мөмкин түгел ~ Менә Рапиахның Хәнәфи белән аңлашу сәхнәсе Хәнәфине туганнары һәм 3 якыннары укырга җибәрәләр Индонезия егете Хәнәфи чит милләт кызы Коррига га- J шыйк була. Алар өйләнешеп бергә яши башлыйлар Ләкин Хәнәфи шәхси тормышым- г нан никадәр генә канәгать булса да, үзен бәхетле хис итә алмый Чөнки хезмәткәр- лоре, тирә-юньдеге халык аңа ят һәм чит итеп карый Хәнәфи яңадан анасы, туган- 3 нары янына әйләнеп кайта һәм әнисе теләге белән күрше кызы Рапиахка өйләнә “ Моңа кадәр үзенең хисләрен берәүгә дә белдерергә кыймыйча йөргән яшүсмер кыз өчен Хәнәфигә кияүгә чыгу — иң якты хыялның тормышка ашуы булып тоела ” Көтелмәгән зур бәхеттән Рапиах сүзсез һәм өнсез кала Рапиах-Гәрөеааның шул мо- . ментта ниләр кичергәнен бары тик аның кыяфәте, барыннан бигрәк күзләре генә сөйли—ә аларда исә кояш нурларының чагылышы, мәхәббәт тантанасы Ләкин, асылда исә, Хәнәфигә иргә чыгу Рапиахка көткән бәхетен китерми Ире- О нең үз эченә бикләнеп сызлануы, әрнүе, үз хатынын күреп тә «күрмәве». тыңлап тә ~ «ишетмәве» Рапиах өчен тоташ газапка әверелә Үзенең мәхәббәттәге ялгызлыгын, а. иренең иленнән, халкыннан аерылу фаҗигасен ул үзенеке итеп, ниндидер илаһи бер -г көч белән кичерә һәм безнең хәтеребезгә горур, олы җанлы кеше буларак кереп кала. Рапиах-Гәрәева бик аз сөйли, ул күбрәк тыңлый, күзәтә Хәрәкәтләре до күп түгел, Ләкин аның һәр сүзе, һәр карашы, һәр ымы безгә образның эчке халәте. аның кичерешләре һәм хисләре турында бик күлне аңлата һәм син аз сүзле, сабыр һәм мөлаем карашлы, йөрәк җәрәхәтен күңел түренә яшергән гөлдәй нәфис һәм сөйкемле бу хатынның олы кайгысын уртаклашмыйча булдыра алмыйсың. Аның кичерешләре, хисләре синең күңелеңне биләгәнен сизми дә каласың. Бу образ Гәрәеваның эчке потенциаль мөмкинлеген тулырак ител ачты һәм киләчәктә «Гүзәлем Әсәл», «Чамасына күрә чарасы», «Айдын» спектакльләрендә аның иҗат перспективасын билгеләгән образ булды А. М. Горькийның «Дошманнар» спектаклендә Надя образы белен очрашу да артистка иҗатында матур эз калдырды Кайчандыр тормышны алсу төсләрдә генә күз алдына китергән Надяның эчке драматизмын, аның ялганны, принципсызлыкны. явызлыкны ачыктан-ачык фаш итәрлек кеше булып җитлегүен Гәроева ышандырырлык итеп уйнады һәм бу образның эчке кичерешләрен, эчке халәтен психологик нечкәлек белән ачты. Гәрәееага бу рольне хәзерлегендә күп ээләиерго, күп уйларга, чынчынлап иҗат газабы кичерергә туры килде. Далаларның киңлеген һем хозурлыгын тою. аның иркен һавасын сулау, чишме тавышын тыңлау, күз нурың, җан дустың Акъегетне күрү, аңа елмаю аңа дәшү, аның Зөһрәсе булу — нинди зур бәхет Артистка башкорт шагыйре һәм драматургы М Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендәге Зөбәрҗәт ролен башкарганда менә шул мәхәббәт ләззәтен, бәхет җырын тамашачыга бөтен хасияте белән җиткерергә омтылды Акъегеткә булган сөю хисе саф һәм кояшлы төсмерләрдә чагылды, назлы һәм гүзәл җыр булып яңгырады Ләкин шуны да әйтергә кирәк, бу җыр бәхет һем шатлык җырын гына хәтерләтте, әсәрнең трагедия тирәнлеге ачылмый калды Ә мондый кимчелек исә әсәрнең конфликтын гадиләштерде аның иҗтимагый һәм фәлсәфи яңгырашына җитди зыян китерде Нәтиҗәдә Гәрәеваның Зөбәрҗәте күзләрне камаштырырдай гүзәл булса да. романтик югарылыкка күтәрелә алмады Сәхнәдә Зөбәрҗәт белән параллель рәвештә Ш Хесәеновның «Зөбәйдә—адәм баласы» спектакленнән Зөбәйдә образы яшел килде Наилә бүген Зөбәрҗәт булса. иртәгесен Зәбәйдө иде. Гөревваның Зөбейдесене еле мехөббәт тойгысын татырга туры килмәгвн. Ул, туганнарының ваемсыз, якыннарының гамьсез булулары аркасында, туганлык, дуслык хисләреннән дә мәхрүм. Пәрдә ачылганда без ялгызлыктан иза чигүче, «яхшы» белән «начар» төшенчә- лерен тәмам бутап бетергән, «олы юл чатында» аптырап калган яшүсмер кыз белән очрашабыз. Беренче карашка, ул шактый дорфа, тупас. Ләкин сәхнәдәге вакыйгалар тирәнәйгән саен, Зөбәйдәнең язмышы, характеры да ачыклана бара. Семьядагы рухи торгынлык атмосферасы, әтисенең, абыйсының икейөзлелеге Зөбәйдәнең күңелен кайтарган, аның тормышка ышанычын какшаткан икән. Зөбәйдә-Гәрөева йөрәгендә әкренләп үзен уратып алган мещанлыкка, туң йөрәкле кешеләргә карата нәфрәт хисе туа. Ниһаять, ул «яхшы» белән «начар»ның асылына тешенә башлый. Гәрәеваның Зөбәйдәсе туктаусыз уйлый, аның җаны, күңеле, йөрәге аша йөз төрле бәрелешләр, мең төрле тойгылар уза. Спектакльне караганнан сон шагыйрә С. Сөләйманоааның: «Наиләнең Зөбәйдәсе ягымлырак, кичерешләре нечкәрәк. Аны бөтен кире «клары белән яратасың. НаиләЗөбәйдәнең «һич югы ике бүлмәле квартирасы, «Москвич» кына булса да машинасы, 300 дән дә ким түгел эш хакы булган кешегә генә кияүгә чыгам» дип йөрүләре дә Сөендек белән Зөфәрдән, үзен уратып алган мещанлыктан келү булып яңгырый. Наилә-Зөбәйдәнең бөтен ямьсез гадәтләре үз тирәсендәге туң йөрәкле кешеләргә җавап», дигән фикере белән тулысынча килешәсең. Гәрәеваның Зөбәйдәсе тамашачы күңелендә ике төрле хис уята. Бер карасаң, ул аңардан, аның тышкы кыяфәтеннән, кыланышларыннан, аның туганнары белән булган мөгамәләсеннән көлә, икенче караганда, ул аны чын күңелдән кызгана, аның белән бергә әрни. Тамаша залы, гөр килеп, аның һәр сүзен, һәр хәрәкәтен көтеп ала. Артистка Зөбәйдәне тиз генә гаепләргә ашыкмый. Ул аның характерында барган үзгәрешләрнең объектив сәбәпләрен эзли, аларны аңларга һәм шулар аркылы Зөбәйдәне акларга омтыла. Кыскасы, ул Зөбәйдәнең язмышын чын драма итеп кабул итә. Менә шуңа күрә дә инде Гәрәеваның Зөбәйдәсе барлык шуклыкларына, кирелекләренә, тышкы кыяфәтендәге ясалмалыкларына карамастан, үзенең эчкерсезлеген, күңел сафлыгын тамашачыга бөтен тулылыгы, бөтен матурлыгы белән күрсәтә. «Зөбәйдә — адәм баласы» спектакле шактый озын гомерле булды. Наиләнең Зөбәйдәсе Рәхиләдән ким популярлык казанмады. Бу образ Наиленең табигатенә шул кадәр туры килде ки, бу рольдә хәтта башка берәүне күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Ш. Хесөеновның «Әни килде» спектакленә кадәр Гәрәева һәрвакыт диярлек уңай рольләрдә генә уйнап килде. Римма — аның беренче тискәре роле. Шуңа күрәдер, ахры, Наилә бу рольне ничектер яратып бетерми, ләкин дөрес һәм оста башкара. Беренче карашка, Зөбәйдә белән Римма образлары арасында бернинди дә уртаклык юк кебек. Ләкин ашыгыч нәтиҗә ясамыйк. Ялгызлык газапларыннан тәмам гаҗиз булган Зөбәйдәнең дә, Римма кебек үк, җиңел юлга басуы мөмкин түгел идемени? Әмма Римма — характеры, табигате белән бөтенләй икенче кеше. Аның дөнья белән танышлыгы Казанның Бауман урамыннан ары китми. Ул дөньяда бернәрсә белән дә кызыксынмый, берни белән дә мавыкмый. Кияүгә дә аны-моны уйлап тормыйча, башкалар чыкканга гына чыга. Сәярмы ул, әллә башка егетме — җитди мәсьәлә түгел. Тик аның кеше күзенә күренерлек чибәрлеге, бераз буй-сыны булсын да дәрәҗәсе булсын. Алар менә шушы тар бүлмәдә яшәячәкләр (студентка вакытта ярап торыр), менә болары Сәярның туганнары икән (я, хода, бигрәк күңелсез һәм кызыксыз кешеләр!), биергә чакыралармы? (бусы, һәрхәлдә, кызыграк)... Бер караганда Римма-Гәрәева сәхнәдә үзен гади, хәтта артык гади тота сыман. Ләкин шул ук вакытта аның һәр хәрәкәте, һәр сүзе, сәхнәдә аяк атлап йөрүләренә кадәр, Римманың үзенчәлекле характеры, кешелек сыйфатлары турында сөйли. Гәрәева, артистка буларак, бу очракта да үзенең сәхнә почеркына турылыклы булып кала. Ул бер-берсеннән аерылып торган төсләр кулланмый. Без яңадан Наиләгә хас йомшаклык һәм табигыйлек белән очрашабыз. Нечкә нюанслар, ярым тоннар, психологик штрихлар артистка тарафыннан монда да, һәрвакыттагыча, мул кулланыла. Наиля Гараева ижат иткән замандаш хатын-кыз образлары арасында иң мактаулы урынны, әлбәттә, "Гүзәлем Әсал» спектаклендәге Әсал образы алып тора. Бу рольне башкарган өчен Н. Гараева Тукай премиясе лауреаты исеменә лаек булды. Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсал» әсәреидә кешеләр язмышы, кешеләр тормышы бөтен катлаулыгы белән сурәтләнә. Пьеса, беренче карашка, бүгенге чордагы көндәлек вакыйгалар, кебу әсәрдә бөтен гүзәллеге, нәфислеге, шигъри матурлыгы белән күренде. Әсәрдәге Әсәл һәм Ильяс мәхәббәте — ике яшь йөрәкнең беренче талпынуы, хисләрнең беренче канатлануы ул. Тал чы- u быгыдай нәфис гәүдәле, йөрәгенә ак бэ- лытлар пакьлеген, тау күлләре сафлыгын сыйдырган чем-кара сихри күзле бу кызга бер күрүдә гашыйк булмый мемкин түгел. Менә аларның беренче очрашулары. Бу мизгелдә деиья бары тик шушы ике гашыйкның мәхәббәте турында гына җырлый башлады, сехнә рамкалары, сәхнә кануннары юкка чыкты, тирә-юнь кинет киңәебрәк, яктырыбрак киткәндәй булды, җиһан шатлыклы моңга теренде. Гашыйкларның якты күзләреннән ургылып торган хисләр һәм тойгылар гаммасы тамашачы күңеленә күчте. Әсәл мәхәббәте — горур мәхәббәт. Аңа ия булу — үзе зур куаныч, зур бәхет, һем аңа бары тик кешелекле, Әсалнең үзе кебек үк саф күңелле, намуслы булуың белән генә лаек була аласың. Әгәр инде ул мәхәббәтнең кадерен белмисең, аны күз карасыдай сакламыйсың икән, димәк, син үз-үэеңне бик зур нәрсәдән — бәхеттән мәхрүм итәсең. Ул чакта театр белгечләре спектакльгә һәм, аерым алганда, Гәрәееа иҗатына бик хаклы рәвештә югары бәя бирделәр. шеләр арасындагы гади мөнәсәбәтләр турында сөйли кебек. Ләкин шушы көндәлек тормыш, шушы көндәлек вакыйгалар артында никадәр эчке кичерешләр, дулкынланулар, уй-теләк- ләр, шигъри хисләр яшеренгән! Әсәрдә бүгенгә көн тормышы, бүгенге көй образлары поэзия югарылыгында күрсәтелә Бу исә театрга гаҗәеп бай материал, иҗади мөмкинлекләр бирә. Шул сәбәпле булса кирәк, «Гүзәлем Әсал» спектаклендә катнашкан күп кенә актерларыбызның иҗатлары ничектер бөтенлә ренке эчке динамикасы баш рольләрне—Әсәл һем Ильясны башкаручы—Н. Гәрәева һем Р. Таҗетдинозка бәйле. Инде куп кенә спектакльләрдә төп һәм җаваплы рольләрне уйнаган бу яшь артистларның иҗаты камаллылар сәнгатендә шактый тирәа эз калдырып өлгерде»'. «Әсәл образы әйтерсең лә табигатьнең үзе тарафыннан ли- ризмны, шигъриятне, хатын-кызга хас нәфислекне һәм мөлаемлекне үзенә туплаган талантлы яшь артистка Наилә Гәрәева өчен язылган. Аның Әсәле, сәхнәгә аяк атлап керү белән, тамашачыны үзенә буйсындыра, аның мәхәббәтен яулап ала — моны бары тик артистка һәм персонажның табигатьләре тәңгәл килү белән генә аңлатып була. Ләкин бу образның әһәмияте тәңгәл килүдә генә түгел. Гәрәева Әсәл характерын сәнгатьчә осталык һәм нәфислек белән үсештә күрсәтә алды4 5 6 . «Гүзәлем Әсәл» спектакле — Г. Камал театрының соңгы елларда куелган иң уңышлы һәм театрның иҗат йөзен билгели торган фәлсәфи карашлы спектакльләрнең берсе. Гәрәеваның бу спектакльгә керткән өлеше шактый зур, чөнки аның иҗат таланты, сәләте, художник буларак дөньяны тануы, аңлавы, бу образда бөтен нечкәлеге һәм кабатланмас үзенчәлеге белән яктырып күренде. Наилә Гәрәеваның нечкә лирикага, кояшлы офыкларга, йолдызлы биеклекләргә омтылучы романтик пландагы артист-художник булуы бу образ аша тагын бер тапкыр расланды. В. Шекспирның «Чамасына күрә чарасы» һәм әзербәйҗан язучысы Җ. Җаббарлының «Айдын» спектакльләрендәге Н. Гәрәева тарафыннан иҗат ителгән Изабелла һәм Гөл- текин образлары — сәхнәдә яңача чишелешләре белән игътибарны җәлеп иткән характерлар. Ярсу хисле, йөрәгеннән яшьлек дәрте ташып торган Изабелла образы, Шекспирның һәр образы кебек үк, Гәрәеваның бөтен артистлык осталыгын эшкә җигүне таләп итте. Гәрәеваның Изабелласы — Шекспир геройларына гына хас көчле рухлы һәм һәрвакыт хакыйкатькә омтылучы шәхес. «Кечкенә гәүдәле, мөлаем яшь кыз эчке рухы белән саф, гөнаһсыз, акыллы. Анджел- ло белән очрашканда без аны яшьләргә хас эмоцияле, ашкынулы кыз итеп кенә түгел, бәлки фикер йөртә белүче, тормышны аңлаучы кеше итеп тә күрәбез. Изабелла, Гамлет кебек, әхлакый максималист, матур яшәргә омтылучан. Ул яшәү өчен генә түгел лаеклы яшәү өчен көрәшә»3 . Һәм шул ук вакытта Изабелла-Гәрәева искиткеч грацияле, нәзакәтле һәм гаять инсафлы аристократка. Ләкин бу тышкы кыяфәтне сурәтләүдәге төгәллек образның эчке темасына, аның эмоциональ тональлегенә буйсындырыла һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, Гәрәева сәхнәдә классик репертуарга лаеклы образ иҗат итә. 4 Р. Усманова Навстречу счастью «Советская Татария» газетасы. 20 апрель. 1967 ел. ’ «Театр» журналы. 1970 ел. 11 сан. 6И Ил я лова. Чамасына күрә чарасы. «Социалистик Татарстан» газетасы. 12 январь. 1969 ел. кАйДЫЯ» спектаклендә Гөлтекин. «Айдын» спектаклендә Гелтекин образы да шундый ук газаплы эзләнүләр һәм эзлекле уйланулар нәтиҗәсендә туа. Әсәрдәге аакыйгалар 1915—1917 елларны үз эченә ала. Бу әсәрнең тел герое бунтарь йерәкле Айдын моңа кадәр яшәп килгән канун һәм гореф-гадәтләрне, капитализмның алтынга корылган властен фаш итәргә омтыла Тик ул сүздә генә шундый булып кала. Асылда Айдын массалардан ерак коллективтан читтә, явызлыкны җиңәрлек кечләрне күрергә сәләтсез. Айдынның ха- ♦ тыны Гелтекин исә — туры җанлы, сабыр холыклы гаять мелаем хатын. Ул. Айдын- — нан үзгә буларак, аны коткару ечен актык сулышына кадәр керәшә Мәхәббәтен, хыялын, хакыйкатен, идеалын югалткан хатын-кыз язмышы аша а Гәрәева кешенең рухи көчен, тормыштагы кыюлыгын сурәтли. Шул көч һәм кыюлык 3 Гелтекиние тирә-юньдәге рәхимсезлектән, пычраклыктан, еметсезлектән котылырга д өнди. Үлемне бу очракта Гөлтекин-Гәрәеаа бердәнбер котылу юлы итеп кабул итә. 3 Артистка Гелтекин ролен югары хискә бирелеп уйнаса да. бу хис. бу темпе- < рамент акылга буйсындырылган. Шунлыктан аның уенында очраклы, чит интонация- „ ләргә бөтенләй диярлек урын юк, һәм шул сәбәпле артистка уз ролен драматик киеренкелектә башкарып чыга. «Кайвакыт артистлар уз рольләрендә булмый яки 3 шул рольгә ничектер кереп китә алмый, ә бу спектакльгә карата аидый сүзне әйтәсе g килми. Карагыз, Наилә Гәрәева коточкыч язмышка дучар булган Гелтекин ролен никадәр зур осталык белән башкара. Сүз белән хәрәкәтнең чынбарлыкта-ыча бер- ” дәмлеге, сәхнәдәге тасвирлау чараларының билгеле бер идеал һәм эчтәлеккә ятышлысын гына куллана белү, күз карашы һәм йөз хәрәкәтенең җитезлеге, урынлы- ~ урынсыз йөгәненнән ычкындырылмый торган эчке ялкын — болар барысы да безнең *■ артистка өчен хас, шуңа күрә дә ул аеруча трагедия жанрындагы рольләрне — бу ~ очракта бәхетсез Гөгтекин образын — ышандырырлык итеп, сәнгатьчә ител бирә S Менә Гәрәева башкаруында француз драматургы Бомаршеның «Шау-шулы кон ■■ яки Фигароның өйләнүе» исемле комедиясендә асрау кыз Сюзанна роле Сюзанна Е образы — үткен сүзле, зирәк һәм шаян карашлы, француз тапкырлыгын һәм нәфис- 3 леген үз эченә алган миниатюр образ. Линия һәм штрихлардагы үзенчәлек, кыланышларда югары артистлылык һәм самимилек бу образны характерлауда кулланыл- ** ган төп сыйфатлар. Үз чоры әмен (1779 елны язылган) политик комедия югарылыгындагы бу пьеса бүген татар сәхнәсендә күңелле, көлкеле вакыйгаларга, маҗараларга, ситуацияләргә бай комедия (комедия положений) буларак куелган Мондый әсәр артистлардан жанр үзенчәлеген нык тоеп, сатирик алымнарны мул кулланып, форма төгәллегенә исәп тотып, ачыктаначык театраль иронияне үз эченә алган стильдә уйнауны сорый. Спектакльнең ритмы бу очракта үзе мөстәкыйль яңгыраш ала һәм артистның уены эчке дөреслек белән иркен театраль форманы бер бөтен итеп, бергә үреп бирүне твләз итә. Гәрәева Сюзанна образын менә шушы таләпләрне истә тотып иҗат итте һәм үзенең комик пландагы артистка буларак та сәләтле икәнлеген күрсәтте. Н. Гәрәева иҗатының тагын бер матур ягына тукталып «итми булмый Наилә — театрның травестио: ул гаҗәп бер осталык һәм кыюлык белән малайлар ролен уйный «Азат» спектаклендә Азат. «Остаг.ның даны»ндв Остап. «Чагкылар»да Сәетгәрәй һәм «Кыю кызлар-да шәкерт малай булып киенгән Бибкәй рольләре бу күзлектән — игътибарга лаеклы образлар. «Чаткылар.дагы Сәетгәрәй — кечкенә генә элм- эодик роль. Ләкин Гәрәева башкаруында шаян һам үткен авыл малаеның эчке дөньясы, аның характеры, аның язмышы сине бик тиз дулкынландырып өлгере Образлылыкка, самимилеккә, фикер ачыклыгына ирешү — артистканың малайларны иҗат иткәндә из алдына куйган бурычлары менә шундыйлар. Күрүебезчә, Гәрөеваның актерлык таланты күпкырлы, һәм шуңа куре де шигъри җанлы, зирәк акыллы, талантлы артистка Наилә Гәраеавның үз чоры, шул чорның үзенә генә хас уй-фикерлере. теләкләре, мәхәббәте, яну-кәюларе мөһим проблемалары хакында сәхнәгә чыгып замандашы белән уртаклашуы, аның ышанычын, ихтирамын, хөрмәтен казануы, минемчә, бик табигый хәл. •X. Курбатов. Айдын. «Социалистик Татарстан» газетасы. 13 апрель. 1969 ол һәрбер иҗат кешесенә хас булганча, Наиләнең иҗаты да тигез һәм туры юлдан тына бармый. Эзләнүләр белән бергә икеләнүләр, уңышлар белән уңышсызлыклар, хәтта кайвакытта үз-үзеңне кабатлаулар да була. Мисал эчен Д. Вәлиевнең «Намус хөкеме» драмасында Лина образына күз салыйк. Миңа калса, артистка бу образда «Әни килде»дәге Римма характерын кабатлый. Бу образны сатирик планда чишәргә омтылып, кирәкмәгән хәрәкәтләр ясый. Дөресрәге, бу очракта Наилә чама дигән төшенчәне онытып җибәрә. Әйткәнемчә. Наилә, башка бик күп артистлар кебек үк.— минем якын танышым. Мин Наилә белән очрашып сөйләшергә, фикерләремне уртаклашырга яратам. Менә бүген дә мин Наилә янына килдем... Горький урамының Толстой урамы чатына җитә- рәк ул: «Син бераз көтеп тор, мин Фәритне алып чыгыйм»,— дип, улы укый торган мәктәпкә кереп китте. Шактый көттем — Наилә юк та юк. Мин, Наиләне эзләп, Фәритнең класс бүлмәсенә кердем. Ә ул пальтосын салган, дәрес тактасы янына баскан: кулында акбур. Үзе тактага икс-игреклар яза, ө үзе кызып-кызып нәрсә турындадыр укытучы белән бәхәсләшә. Аларны балалар сырып алган. «Менә шулай, Фәрит укырга кергәннән бирле, үзем яңадан мәктәп укучысына әверелдем бугай инде».— ди Наилә, елмаеп... Без өчәүләшеп Толстой урамыннан Казанка буена төшеп барабыз. Тау битеннән гөрләвекләр ага. Фәрит бер йомычка кисәге алды да аны гөрләвеккә агызып җибәрде. Ә үзе. күмелгәнче, шул йомычка артыннан карап калды. Әнисенең дә карашы шул якта. Әлбәттә, Фәрит өчен бу гади йомычка гына түгел, ә бәлки ак җилкәнле зур кораб. Кем белә, бәлки, Наилә үзе дә шундыйрак хис кичерәдер. Аның табигате, аның характеры өчен бу бик табигый. Язгы гөрләвек тау битеннән җырлап һәм чыңлап Казанкага таба ага, Казанка Иделгә тоташа. Идел — диңгезгә. Наиләнең иҗаты да, язгы гөрләвек кебек, үз җыры, үз тавышы белән татар театры сәнгатенә барып кушыла. Ә татар театры исә — күп милләтле совет сәнгатенең олы бер тармагы,