Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ҺАМАН ДА БЕЗНЕҢ АРАДА

Шушы елның Октябренда шагыйрь Гали Хуҗиевның тууына 60 ел тулды. Укучылар күңеленә үзенең матур-матур шигырьләре һәм поэмалары белән кертен Гали Хуҗиев поэзиягә утызынчы еллар башында килә. Аның беренче җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Шул кемнән алып ул дистәләрчә китаплар иҗат итте һәм татар совет поэзиясен үстерүгә зур элеш кертте. Гали Хуҗиев 1912 елда Татарстанның элекке Кайбыч районы Карамасар авылында туа. Башта җидееллык мәктәптә, аннан югары уку йортына хәзерлек курсларымда укый. Яңа тормыш тезүче яшьләрнең алгы сафында атлап бару телә-е һәм ашкынулы хисләр белән янган яшь егет 1929 елда комсомолга керә. 1937—1941 елларда, эштән аерылмыйча. Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Тормышка, табигатькә һәм барыннан элек кешеләргә бөтен йэрэ'е белән гашыйк булып яшәгән шигъри җанлы Гали Хуҗиев матбугат эшенә көннән-чен якынрак килә Башта ул «Кызылармеец» газетасында әдәби сотрудник, 1934 елдан «Яшь сталинчы» газетасының җаваплы секретаре һәм редактор урынбасары булып эшли Күп тә үтми, Гали Хуҗиевны ВЛКСМ елкә комитетының пропаганда буенча секретаре итеп күтәрәләр. һәрбер совет кешесе очеи зур сынау булган дәһшәтле сугыш кемнәрендә шагыйрь үзе теләп фронтка китә. Воронеж һәм Беренче Украина фронтларында татар телендә чыгып килгән газетаның секретаре булып эшләгәндә ул совет сугышчыларын җиңүгә рухландырган күп санлы шигырьләр, поэма һәм мәкалә, очерклар яза. Эльба буйларында һәм Австрия кырларында, туып-үскән якларын сагынып, илнең бәйсозлего өчен көрәшеп йөргән шагыйрь сугыштан соң яңадан тыныч хеэмәткә кайта. Аның өлкә партия газетасының үз хәбәрчесе, яшьләр газетасының җаваплы редакторы һәм Татарстан язучылар союзының әдәби консультанты булып эшләгән чаклары безнең һәркайсыбызның хәтерендә. Матур, төз гәүдәле, мөлаем гына елмаеп йөрүче сабыр табигатьле Гали Хуҗиев һәрвакыт тормышның алгы сызыгында торып иҗат итәргә омтылды. Аның шигырьләренә. баллада һәм поэмаларына эамандашларыбызның эшләрен олылау, аларның теләк-омтылышларын мөмкин кадәр тулырак чагылдырырга тырышу хас. Моны бигрәк тә аның поэмаларына карата әйтергә була. Кешенең бөеклеге, тыныч хезмәткә мәхәббәте, туган ил, ирек өчен көрәше һәм шул көрәштәге батырлыгы — Гали Хуҗиевның поэма һәм балладаларында нигездә әнә шул темалар күтәрелә. Аның төрлесе төрле вакытта иҗат ителгән «Россия». «Гражданин, солдат, шагыйрь». .Идея хикәясе», «Күңел яктысы». «Испания улы». «Янар йөрәкләр- «Безнең Муса». «Каенсар», «Салават күпере» поэмаларында. «Сергей Чекмарев белән очрашу». «Капитан Русанов», «Ә ул җырлый» һәм башка балладаларында беэнең бүген-е чынбарлыгыбыз шактый тулы һәм калку гәүдәләнде. Туган илгә мәхәббә-. совет кешесенең кирәк чакта Ватан өчен үлемгә барырга да әзер торуы «Россия» поэмасында аеруча көчле тасвирлана: һәммәбеэгә газиз бишек булган, һәммөбеэне сөйгән Россия. Йөрәкләрдән гомер китми торган. Соры шинель кигән Росси»,— Синең өчен, җирең-суың ечон Ничек ител корал алмассың» Илең бәхетен, анаң, балаң бәхетен Саклау ечен ничек бармассың» Ш Шагыйрь үзенең күп кенә әсәрләрендә халык бәхете, кешелек бахете хакына корбан булган каһарманнарга дан җырлый. Аның каләмдәш дуслары Фатих Кәрим һәм Муса Җәлилгә багышланып язылган поэмаларын һәрвакыт дулкынланып укыйсың. Совет кешеләренең якын дусты, күренекле чех язучысы Юлиус Фучик, Сталинград ечен көрәштә һәлак булган һәм татар, рус егетләре белән бер кабергә күмелгән испан улы Рубен Ибаррури образлары да Гали Хуҗиевның башка геройлары кебек үк күңелгә тирәнтен кереп урнашалар. Гомеренең соңгы елларында шагыйрь икеләтә энергия белән эшләде. «Каенсар», «Тормышка кайту», «Янар йөрәкләр», «Җил тула җилкәннәргә», «Тәрәзәләр таңга карый» кебек әсәрләр күтәрелгән темалары буенча да, образлылыгы, эчтәлеге ягыннан да шигъриятебезнең үсүенә сизелерлек йогынты ясадылар. Бөек юлбашчыбыз Ленинга тирән ихтирам, киләчәк тормыш өчен гомерләрен биргән каһарманнарны хөрмәтләп искә алу, үзен һаман да комсомол, яшьлек сафында итеп тою — аның соңгы поэма һәм шигырьләрендә аеруча көчле яңгырый. Гомерем кырын ничә барладым, Күп түгелме кысыр җирләре? Юлым ерак... Күңелем корабын Ерак әйди заман җилләре. «Гомер китабы» шигырендәге бу юллар шагыйрьнең туктаусыз эзләнүе, язылган кадәресе белән канәгатьләнеп, тынычланып калырга теләмәве турында сөйли. Әйе, ул соңгы сулышына кадәр дәртләнеп-ялкынланып иҗат итте, кулыннан каләмен төшермәде. Сугышка кадәр үк үзен җилкендергән Ленин темасына мөрәҗәгать итеп, «Ильичның анасы» исемле поэмасын һәм күп кенә шигырьләр язды. Үзе туктаусыз иҗат итү белән бергә, Гали Хуҗиев яшь каләмдәшләренең иҗатлары белән даими кызыксынып торды, аларның һәрбер яңа әсәрен күздән кичереп, башлап язучы теге яки бу авторның иҗатына карата үзенең фикерен белдерә торды. Гали Хуҗиев, гомумән, яшьләрнең иң яраткан, үз иткән өлкән каләмдәше иде. Тәҗрибәле шагыйрь үзе дә алар арасында кайнады, алар белән үзенең иҗат планнарын һәрвакыт уртаклашып яшәде. Киләчәктә кәгазь битләренә төшәргә тиешле матур-матур уйфикерлә- ре, хис-тойгылары бар иде әле аның. Ләкин вакытсыз килгән үлем аңа күңелендә йөрткән планнарын тормышка ашырырга ирек бирмәде. Бөтен барлыгы белән тормышка гашыйк булып яшәгән шагыйрь 1966 елның яңгырлы көзендә безнең арабыздан китте. Ләкин аның җырлары һаман да безнең белән бергә яши, замандашларыбызны эштә дә, иҗатта да яңа үрләр яуларга чакыр