Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОПОНИМНАР ТУРЫНДА ЯҢА ХЕЗМӘТ

Берәр төрле урынның, аерым бер территориянең топонимнарын өйрәнә торган фәнне топонимика дип атыйлар. Ул географик атамаларны, аларның килеп чыгышын, үсешен, бүгенге торышын, географик атамаларның мәгънәви әһәмиятен, лексик составын һәм фонетикасын, шулай ук аларның дөрес язылышын һәм бер телдән икенче телгә дөрес транскрипцияләнүен өйрәнә. Топонимиканың фәннәр системасында тоткан урынын билгеләгәндә аның тарих, география һәм лингвистика фәннәре белән нык бәйләнешен һәм тыгыз элемтәдә булуын күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу исә республикабыз топо- нимнары турында язарга алынган һәр кешедән күп коч, зур хәзерлек сорый. Икеләнмичә әйтергә мөмкин, Гомәр Саттаров- ның Татарстан топонимнары турындагы «Ни өчен шулай аталган?» исемле хезмәтеXVI аның бу өлкәдә шактый хәзерлекле галим булуы турында сөйли. Китапта күтәрелгән мәсьәләләр башлыча тарихи-лингвистик планда яктыртыла. Билгеле, Татарстан топонимнарына багышланган бу хезмәт фән өчен бөтенләй үк күтәрелмәгән чирәм түгел. Соңгы ун ел эчендә генә дә галимнәребез үзләренең фәнни хезмәтләрендә теге яки бу дәрәҗәдә топонимнар турында аерым мәгълүматлар XVI Г. Саттаров. Ни өчен шулай әталган? Татарстан китап нәшрияты. 1971 ел. биреп килделәр. Фәннең бу тармагы кайбер хезмәтләрдә, бигрәк тә Р. Су- баева, В. Никонов һәм башка иптәшләрнең хезмәтләрендә, өлешчә яктыртылды. Бу өлкәдәге башка хезмәтләрдән үзгә буларак, Г. Саттаров китабы үзенең конкретлылыгы, барлык игътибарны Татарстандагы район һәм торак пунктларының исемнәренә. аларның этимологиясен ачыклауга юнәлдерелгән булуы белән аерылып тора. Бу исә авторга өйрәнелә торган мәсьәләләрне җентекләп тикшерергә һәм тирәнрәк анализ ясарга мөмкинлек биргән. Ике бүлектән торган китапның беренче бүлеге Казан шәһәренә багышланган һәм төп ике мәсьәләне ачыклау максатыннан чыгып язылган. Беренчедән, Казанга кайчан Б нигез салынган? Икенчедән, ул ни ечен «Казан» дип аталган? Шул ук бүлектә Казан урамнары исемнәрен өйрәнүнең торышы да яктыртыла. Автор үзенең китабында тәрле легендаларда, елъязмаларда һәм Казан турындагы китапларда булган күп тәрле мәгълүматларга киң туктала, аларның һәрберсенә үзенең карашын һәм мөнәсәбәтен белдерә. Шәһәребезнең ни өчен «Казан» дип аталуы турында язганда, ул «Казан» сүзенең күп мәгънәлелеге шәһәр исеменең килеп чыгышына карата төрлечә фикер йөртүгә китергән; халык этимологиясе дә, галимнәрнең аңлатуы да шушы сүзнең теге яки бу конкрет мәгънәсенә нигезләнгән, дип белдерә. Гомәр Саттаров, үз фикерләрен дәлилләү өчен, тарихи истәлекләргә, елъязмаларга, кабер ташларына, төрле газета-журнал битләрендә басылган материалларга һәм археологик казынуларга таяна. Ул шулай ук күп санлы архив материалларына, татар халкының риваятьләренә һәм башка чыганакларга туктала. Автор моннан 200 ел элек язылган Петр Рычков әсәрләренә, тарих фәнендә зур авторитетлар саналган В Н. Татишов, К. Фукс, С. М. Шпилевский, В. В. Радлов, И. А. Иэносков, күренекле татар галиме Шиһаб Мәрҗани. күренекле совет галимнәре 8. В Бартольд. А. П. Смирнов, Б. Д. Греков, Н. И. Воробьев, Н. Ф. Калинин, А. X. Халиков һәм башка галимнәрнең Казан шәһәре тарихына багышланган хезмәтләренә мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, берничә гасырлар буена буыннан-буынга җыелып, тупланып килгән төрле кыйммәтле фикерләр, күптөрле капмакаршы карашлар чал тарих битләреннән безнең күз алдыбызга килеп баса. Әнә шул гаять күп санлы материалларны Гомәр Саттаров фәндә ирешелгән бүгенге югарылыктан, бүгенге чор таләпләреннән чыгып өйрәнә Шунысы характерлы һәм игътибарга лаеклы, автор теге яки бу галимнең дөреслеккә туры килмәгән карашына шул ук чорда яшәгән һем эшләгән икенче бер галимнең авторитетлы хезмәтен каршы куя. Шул рәвешчә, капма-каршы фикерләр көрәше барлыкка килә. Чөнки һәр галимнең, һәр фикер иясенең үзенә күрә дөрес һәм бәхәссез дип санаган ышанычлы дәлилләре була. Теге яки бу галимнең каршылыклы фикерләренә бөя биргәндә. Г. Саттаров еш кына «дөреслеккә туры килсә кирәк», «...белдерә дип. ялгышулары бар», «территория төшенчәсен белдерүе дөреслеккә якынрак», «барлыкка килгән дип карарга тиеш булабыз», «бу карашта хаклык бар дип саныйбыз» кебек җөмләләр куллана. Бу алым укучыларны уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә. Чөнки син. укучы буларак, зур кызыксыну белән төрле каршылыклы фикерләрне күңел аша уздырып, чагыштырып карыйсың, аларга төрле сораулар бирәсең һәм җаваплар эзлисең. Кайбер фикерләр белән килешәсең, икенчеләре белән бәхәскә керәсең. Алга таба автор Казан шәһәре урамнарының элекке һәм хәзерге исемнәренә туктала. Ул шулай ук «күп нәрсә сөйли торган тарих хәбәрчеләре» булган урам исемнәрен алмаштыру-яңарту мәсьәләсен күтәреп чыга. Бу мәсьәләнең тирәнтен уйлап эш итүне сорый торган җаваплы һәм мөһим булуын әйтеп үткәннән соң. соңгы елларда бу өлкәдә башкарылган әһәмиятле эшләрне күрсәтеп уза, исемнәре аерым урамнарга бирелеп мәңгеләштерүгә, Казан топоиимиясендә урын алырга лаеклы шәхесләрне — күренекле рееолюционерлао- ны. партия һәм совет дәүләте эшлеклелә- рен, гражданнар сугышы каһарманнарын һәм Вөек Ватан сугышы геройларын, фен әдәбият һәм культура өлкәсендә зур эшчәнлек күрсәткән кешеләрне санап чыга. (Билгеле, китапта күрсәтелгән исемнәрне тулыландырырга һәм дәвам итәргә мөмкин булыр иде) Китапның икенче бүлегендә Г. Саттаров, топонимика фәнендә ирешелгән һәм билгеле булган гомуми принциплардан чыгып. Татарстан топонимиясен классларга бүлү мәсьәләсенә туктала һәм «туган ягыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен танып белү ечен шулай ук зур әһәмияте булган» (78 бит) һәр районның исеме кайдан алынуын ачыкларга тырыша Күп санлы тарихи чыганакларга һәм фәнни хезмәтләргә таянып эш итү нәтиҗәсендә автор район исемнәренең этимологиясен шактый тулы яктыртуга ирешкән. Күпчелек район һәм шәһәр исемнәренең «үзенчәлекле һем кызыклы» этимологиясен аңлаткан, халык массалары тудырган, халык арасында буыннан-буынга күчеп яшәп килгән, авыл һәм шәһәр картлары сөйләменнән языл алынган күп санлы борынгы шәҗәрәләрнең, риваятьләрнең һәм тарихи мәгълүматларның. беренче тапкыр буларак, аерым бер китапка элешчә тупланып укучыларга җиткерелүе дә Гомәр Саттаров хезмәтенең кыйммәтен һәм әһәмиятен арттыра. Китапның фәнни аппараты шактый бай. Алда бер тапкыр әйткәнчә, автор тарих, география, тел белеме, экономика, ста* тистика, экономик география, матур әдәбият, тәнкыйть, фольклор һәм фәннең башка тармаклары буенча төрле вакытта, төрле илләрдә, республикаларда һәм өлкәләрдә, төрле телләрдә басылып чыккан зур күләмле монографияләрне, фәнни мәкаләләрне, тарихи истәлекләрне өйрәнеп, аларга азмы-күпме анализ ясаган. Китапта күрсәтелгән, төрле характердагы өзекләр китерелгән фәнни хезмәтләрнең саны гына да йөз иллегә җитә. Билгеле, китапның кереш сүзе булып, анда топонимика фәне, аның максаты һәм бурычлары турында азмы-күпме мәгълүматлар бирелгән булса, йомгаклау сүзенең юк дәрәҗәсендә артык кыска булмыйча, анда тикшерелгән мәсьәләләр турында кыскача гына булса да берничә сүз әйтелеп киткәндә, хезмәт тагын да отышлырак чыккан булыр иде. Икенче бүлектә кайбер район үзәкләренең кайчан барлыкка килү» турында мәгълүматлар бирелүе, ә икенчеләре турында якынча гына да белешмә бирелмәве, кайбер урыннарда китапның теле кирәгеннән артык гадиләштерелүе, бер үк төрле фикернең бернинди үзгәрешсез берничә урында кабатлануы һәм башка шундый кимчелекләр очравы шулай ук китапның гомуми тәэсир көчен киметә төшәләр. Әйе, әлегә кадәр Казан шәһәре топоиимиясен өйрәнүгә багышланган махсус хезмәтләр юк дәрәҗәсендә иде. Топонимика фәне алдына тормышыбыз һәм практика куйган махсус бурычларны үтәү йөзеннән, үз алдына «совет кешеләрендә, аерата яшь буында, туган илгә тирән мәхәббәт, аны чын күңелдән ярату хисләре тәрбияләүгә зур ярдәм итәр» дигән олы максат куеп, галим Гомәр Саттаров топонимнарның бер өлешен өйрәнгән. Аның хезмәте — бу өлкәдә башкарылган беренче адым. Әмма тормыш һәм практика галимнәребез алдында тагы да зуррак һәм катлаулырак бурыч — республикабыздагы барлык-барлык авылларның, шәһәрләрнең һәм эшче поселокларының, кыскасы, Татарстан топонимиясен тәшкил иткән барлык топонимик классларның географик атамаларын махсус өйрәнеп, бу өлкәдә күп планлы, зур күләмле фундаменталь хезмәт тудыру һәм язу бурычын куя. Берничә еллар буена дәвам итәчәк бу эш аерата зур көч, тырышлык, төрле фен өлкәсендә эшләүче галимнәрнең, игътибарны бер максатка юнәлтеп, бергәләшеп һәм күмәкләшеп эшләүләрен таләп итә. Чөнки бүгенге көндә республика картасында булган авылларның саны гына да дүрт меңгә җитә. Шуны да истән чыгармаска кирәктер, төрле поселокларның һәм шәһәрләрнең барлыкка килүе, авылларның эшче поселокларына, эшче поселокларының шәһәрләргә әйләнүе — даими һәм өзлексез процесс. Совет власте елларында һәм Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда гына да дистәләрчә авыллар, поселоклар һәм шәһәрләр барлыкка килде. Шул ук вакытта икенче бер процесс — кайбер кечкенә авылларның икенче бер зуррак авыл белән кушылу процессы дәвам итә. Бу, беренчедән, республикабызның ландшафт архитектурасы даими рәвештә һәм бертуктаусыз үзгәреп торуыннан килә. Икенчедән, соңгы елларда илебездә вак һәм кечкенә авылларны берләштерү процессы бара. Бу исә халыкның тормышын яхшырту, көнкүреш һәм төрле сәяси зәвыкларын тулырак һәм киңрәк канәгатьләндерү йөзеннән башкарыла. Хәл үзеннән-үзө аңлашылса кирәк. Топонимика фәне алдында торган бурычлардан чыгып карасак, һәр авыл безнең өчен зур кыйммәткә ия булган тарихи чыганак, республикабызның тере тарихы. Еллар үткән саен, республикабыз картасында хәзерге вакытта булган кайбер авылларны бик теләсәк тә өйрәнә алмавыбыз мөмкин. Республикабызның тулы картинасын чагылдырган тарих — әлеге шул дүрт мең авылның да тарихы ул. Шул авылларның йөзеннән, унысыннаи, хәтта берсеннән башка гына да Татарстан тарихы тулы була алмый. Республика авылларының, толонимнарының тарихын өйрәнү безнең буын өчен генә кирәк дип карау дөреслеккә туры килмәс иде. Ул безнең үзебез өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә бер үк дәрәҗәдә кирәк һәм мөһим. Шуңа күрә Татарстан топонимнарын өйрәнүне бары тик галимнәр өстенә генә аударып калдырмыйча, бу мәсьәләне хәл итүдә республикабыз, шәһәрләр, районнар һәм авыллар җәмәгатьчелеге, урыннардагы музей һәм культура агарту учреждениеләре хезмәткәрләре, туган якны өйрәнү түгәрәкләре һәм мәктәп балалары гаять зур һәм мактаулы эш башкара алырлар иде дип әйтәсе килә