Логотип Казан Утлары
Роман

ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА

Ислам Зөлфәтне борылышка йөз метр кала уза башлады. Биредә узу тыела, каршы яктан машина килеп чыгу куркынычы бар иде. һәм ул шулай булды да. Зөлфәтне уза башлаган машина юл сорап сигнал бирергә өлгермәде, каршы юлда куәтле КрАЗ күренде Ул ничектер җир астыннан калкып чыкты кебек. Өч машина юлга сынмый, җитмәсә, алда борылыш, бу очракта аларның берсе кюветка төшеп кенә котыла ала иде. Зөлфәт көзгегә күз төшереп алды. Аны узучы МАЗ инде юлга борынын тыгып та өлгергән. Хәзер, нәкъ менә шул секундта, Зөлфәт машинасын кюветка бормаса, ул, һичшиксез, каршы килгән КрАЗга чәпәләчәк. Аннан эзлә син кем хаклы да, кем гаепле икәнен. Ә КрАЗ үз ягыннан дөрес баруына ышаныпмы, аз гына да лады. Ул алга күз ташлады. Аны узып киткән үзбушаткыч, борылышны үтеп, турыга чыгып бара иде инде. Шулай да Зөлфәт аның кузов капкачына төшерелгән «42-13» санын к\реп өлгерде, һәм: «Тагын Ислам!» дигән уй зиһенен көйдереп алгандай булды. читкә алмыйча якынаюын белә, менә ул инде килеп тә җитә... Шул мизгелдә Зөлфәт тормозга басты һәм кинәт машинасын унга алды. Нәкъ менә шунда корычның корычка орынуы, нәрсәнеңдер шартлап сынуы ишетелде, Зөлфәтне узучы машина аның кузовына бәрелеп китте. Моны Зөлфәт күрмәсә дә тоеп белде, хәтта ул машинасының сул көпчәкләре күтәрелә башлавын сизде. Ниндидер афәт тоеп, ул бар көченә рульгә ябышты. Шул мизгелдә аның бөтен сын-буыны чуендай катып киткәндәй булды. КрАЗ каты итеп сигнал бирде, алда Зөлфәтне узучы машинаның тәгәрмәчләре, кузов капкачы күренеп калды. Бәхеткә каршы, зур авария булмады. Алгы көпчәкләр кюветка төшү белән, тып итеп мотор сүнде. Машина, ярга бәрелгәндәй, төртелеп тынып калды. Зөлфәтнең аркасы тирләп чыкты, руль тоткан бармаклары җиңелчә биешә баш Үзе белән бер бригадада эшләүче шофер Байтимеров Исламның Зөлфәтне беренче тапкыр гына кыен хәлгә калдырып узуы түгел иде инде. Соңгы көннәрдә Ислам тәмам шашты: күзенә ак-кара күренми чаба, теләсә кай төштә, теләсә кемне уза. Бер көнне хәтта генеральный директорның йөз километр тизлек белән барган {ә нәрсәдә. Син нигә әле койрыкта сөйрәләсең алай? Менә кара,—дип. Низамов өстәлдә яткан кәгазьгә күз төшереп алды —Үткән ун көнлек норманы 97 процентка, аннан алда 93 процентка үтәгәнсең. Бу ни дигән сүз’. Нәрсә син, йөк машинасында эшләгәнең юк идеме әллә? * ’ — Юк иде,— диде Зөлфәт, турсая биреп. Начальник сөйләгән саен аның кәефе кырыла, үз-үзенә ачуы чыга бара иде. Чынлап та, нигә сон әле ул ин артта сөйрәлә? Дөрес, машина таныш түгел, кыенрак. Ләкин бит хатын-кыз булып хатын-кыз да аннан алда бара... — Казанда таксида эшләгәнсең дип ишеттем. Хакмы шул? — Эшләдем... — Эшләгәч. Беләсеңме сугыш вакытында ин яхшы танкистлар кемнәр иде? Таксистлар... — Мин үзем дә танкист булып хезмәт иттем... Начальник текәлеп Зөлфәткә карап алды, алдындагы кәгазен чит- кәрәк этәрде. — Нигә әле син, Вахитов, минем белән тырт-мырт сөйләшәсең? Аннары нигә Байтимеров белән тынышмыйсыз? Нәрсә бүлә алмадыгыз сез анда?..— Низамов сәгатенә күз төшереп алды.— Менә нәрсә, Вахитов. давай син артта сөйрәлмә. Синең кебек танкист егеткә оят бу, туган. Инде ул бригадада эшләмим дисең икән, рәхим ит, башка коллективка күчерәбез үзеңне... — Сәгъди Вәлиевич, минем яшьләр бригадасыннан китәсем килми... — Шулай булгач, тырыш, күрсәт булдыра алуыңны Тугызынчы котлован сезнең бригада өстендә. Җитмәсә, комсомол бит әле син. Котлован декабрьның егермеләренә әзер булырга тиеш. Ишетәсеңме, сездән тора аның вакытында әзер булуы... Начальникка килгәндә күсәк тотып керердәй ачулы булса да, ан- „ нан чыкканда Зөлфәт сүрелгән иде инде. Дөрес, бераз ялкаулыгы да я булды, эшкә соң килде, көлүләренә бик үк игътибар итмәде, кыскасы, п кабаланмады. Ә ул әнә ничек икән?.. £ Зөлфәт Гатифә машинасы белән куышуын күз алдына китерде. Ни а басты газга Зөлфәт, ни тырышты Гатифәне уздырмаска, теге барыбер а узды. Исламны инде әйтеп тә торасы юк, МАЗына самолет моторы га куйган диярсең. Иөк белән дә, йөксез дә уза... * «Әллә соң минем двигатель чынлап та көйсезме? Нигә тартмый? Болай бит үзе төтәми дә кебек? — дип уйлады Зөлфәт, начальник яныннан чыгып машинасына таба атлаганда.— Юк, житте! Исламнан яңадан мыскыл иттермим! Үлсәм үләрмен, мәгәр сүземне сүз итәрмен. йөзгә генә түгел, ике йөз процентка үтәячәкмен бүген норманы!»— дип, йөрәк белән эшкә чыгып китте Зөлфәт. Әмма барыбер әллә ни кыра алмалы. Ислам аны барыбер узды, барыбер тиз йөрде Кич эштән кайтканда ул Мәснәвияне исенә төшерде. Кайчандыр сөйгән кызы булган кешене Ислам кочагында күз алдына китерү кыен иде ана. Шуңа йөрәге сулкылдады, шуңа бәгыре теленде. «Юк, юк. ул аннан үч алыр. Исламның бу мәкерле эшен болай гына калдырмас! Чәкәшер көннәре алда әлс аларның, алда!..» 3 Әбиләр чуагы Көннәр, алтын көзнең бөтен муллыгына, барлык хозурлыгына һәм булган рәхәтенә оеп калган кебек, жылы, коры, аяз, тын тора, һавада өрфәдәй пәрәвез жепселләре оча. Төрле төсләрне үзенә жыйган урманы гүя йокыга талган. Баскан саен аяк астында кызгылт-сары «буяу» иңгән яфрак кыштырдый, саргаеп, кибә башлаган үлән астыннан башын төртеп сипкелле гөмбәләр калыккан. Алтын көз. Басуларда хәрәкәт сүрелгән. Игеннәр урылган, сугылган, тракторлар жир сөрәләр, икенче төрле әйтсәк, туңга каплаталар. Шулай да колхозда эш бетмәгән әле. Әнә тегендә, Ык елгасы буенда, кешеләр, тракторлар, арбалар . Күрәсең, бәрәңге, чөгендер алалар Зөлфәт автобустан төште дә туган авылына, аның кырларына. Ык ItТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМЛСА ДА елгасына хәйран калып карап торды Менә ул тагын әнисе янына, туган авылына кайтты. Ничәмә-ничә кайтканы бар Зөлфәтнең авылга, әмма барыбер менә шунда җитү белән кинәт дулкынлана башлый, һәм ничәмә-ничә киткәне бар, һәрчак биредән утырып китүе моңсу була аңа. Туган авыл, туган як. И кадерле дә сон син! Хәер, бер аның өчен генәмс! Бу ашкынуны аның һәр читкә киткән авылдашы тоядыр, мөгаен?! Әлбәттә, тоя. Көн җылы. Хәтта бераз бөркү кебек. Ләкин Зөлфәт белә. Көзге көн ул — кияү холкы. Канчан иртә-кич шундый суытып җибәрә, тышта калган чиләктәге сулар туңа, бөтен яшеллекне ак бәскә киендереп кырау төшә. Шул чак агачлар Яна ел чыршысына охшап кала. Ә инде көн туып, кояш күтәрелә төшкәч, аяк асты янә кипшерә, агач ябалдашларына кунган бәс эреп, тып-тып тамчы тама. Шунда, шул вакытта менә бу урман эченә керсәң — тамаша: аяк астында сукыр тычкан кыштырдый, агач ботакларында уйнаучы купшыл, кызылтүш, үрмәләч, җизкалфак кошлары күзгә күренеп китә. Ул да булмый, якын-тирәне яңгыратып саескан шыркылдый башлый, аңа кушылып тукран тукылдарга тотына Кыр ышыклау өчен утыртылган урман буеннан атлаганда Зөлфәт әнә шуларны исенә төшерде, үткән сабый чагы, малай вакыты хәтерендә калыкты. Әнә ул оныта алмаган ямьле Ык елгасы! Ул бормалана- бормалана ага Кармак салам дип. шушы елга буенда күпме таңнарны йокысыз үткәрде Зөлфәт Ярларыннан шуып, күпме күлмәк-ыштан туздырды. Аяк-куллары чебиләнеп, әнисеннән никадәр әр-кызгану ишетте... Зөлфәт, хискә бирелеп, кайтыр юлында туктап калды һәм урман эченә кереп, плащын җиргә ташлады да сузылып ятты, төпсез зәңгәр күккә карады. Менә ул. ниһаять, тагын кайтты. Бүген кич белән үк ул Мәснәвияне күрер һәм алар кулга-кул тотынышып елга буена төшәрләр. Төшәрләр дә Зөлфәт аңа куанычлы бер сүз әйтер... Ничек башланды соң әле? Бергә кинода утырулар, ояла-тартына күзгә-күз карашып алу. Ык буена төшү, иңне-иңгә куеп, яр кырыенда басып тору... Бу көнне Мәснәвия аңа аеруча якынлык тойды бугай. Ул еш кына сулыш ала, Зөлфәтне үссендереп, аңа назлы караш ташлый, шул ук вакытта юашлана, күндәмләнә килеп, аның кочагына сыена бара иде. Зөлфәткә бу минутларда рәхәт иде. ул бәхетле, шат иде. күрәсең, кыз да моны тойды. Кызның күндәмләнеп калуын сизгән Зөлфәт Мәснәвиянең биленнән кысып алды ла куе үлән эченә ятты. Егет кызны кочты, сөйде дә кисәк тынып калды. Икесенең дә йөрәкләре күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә, икесе дә кинәт кенә ташып киткән мул тойгыдан гүя исереп калганнар иде. Кояш баеп бара Тирә-юньдә кошлар сайрый, сандугач чутылдап куя. аръякта яр карлыгачлары чыркылдашалар. . Шунда Зөлфәт төбәлеп кызга карады. Кыз да апа. сирпелеп, күз- йөзе белән елмаеп куйды, һәм Зөлфәткә шул җитте. Ул кызның сизе- лер-сизелмәс кенә үзенә сыена төшүен тоеп, аның биленә кулын салды. Мәснәвия ана кисәтүлемоңсу караш ташлады. Аннары керфекләрен каккалап: — Кирәкми, Зөлфәт,— диде. Ләкин бу кисәтү-үтенүне Зөлфәт үзенчә аңлады. Ул кызны янә кочагына алды һәм үлән тәме аралаш хуш ис тоя-тоя үбә башлады. Кыз үзен иркәләүдән наз таба һәм егет сөйгән саен йомшара кайнарлана, юашлана бара иде. — Зөлфәт,— дяде кыз пышылдап, хуш истә исергән күбәләктәй, тавышсыз гына егет кочагына сеңә барып, күзләрен йомды.— Син мине гел шулай яратырсыңмы? Нәкъ менә шунда Зөлфәтнең күңел түрендәге шофер Касыйм салган тилеярсу коткы чаткысы чәчрәп китте. Касыйм аның белән бергә, бер хуҗалыкта эшли иде, ана Мәснәвияне яратуы турында сөй- ф ләгәч, ул: «Ычкындырма кызны, үзеңнеке ит»,— дигән иде. Шул сүз Зөлфәт зиһенендә кабаклана башлады. «Үзеңнеке ит, үзеңнеке ит...» < Шушы коткыга, аннары назлаган-сөйгән саен күндәмләнә барган кызның карусызлануыннан Зөлфәт тәмам кыюланды, үз-үзен тынмас 6 хәлгә житте... Шул минутта Мәснәвиянең йөрәген кинәт курку алды. ? Күз ачып йомганчы, кыз аның кочагыннан ычкынды да аягүрә басты = Итәгенә кунган үләннәрне каккалаган булды да яр кырыена таба ь китте. о Зөлфәт оятыннан йөзтүбән капланды да тынып калды. Аның бу > хәрәкәтен күз кырые белән генә күреп, күзәтеп торган Мәснәвия егет * янына килде, тезләнде һәм чәченнән сыйпый-сыйпый: х — Әйдә кайтыйк, Зөлфәт, кич житте инде,— диде. Кызның якын итеп дәшүенә егетнең күңеле йомшарып китте, күзе- a нә яшь килде. Ахыр түзә алмады, әйләнеп, чалкан ятты. Егет күзендә > яшь күрүгә, Мәснәвия бер мизгелгә аптырап калды £ — Зөлфәт, кирәкми, мин куркам синнән... Ф Зөлфәт аңа яшьле күзләре белән томыраеп карап торды Кыз моны _ күрде һәм бу мизгелдә анарда егетне кызгану хисе уянып китте. Ул 5 Зөлфәтнең күз яшен сөрткәндәй итте һәм үзе үк иелеп үбеп алды 5 Аннары ул аның чәчбитеннән сыйпаштырды, Зөлфәт бу иркәләүгә 7 оеп, күзен йомды. £ — Мәснәвия, әйдә минем белән Казанга? = — Казанга? — диде Мәснәвия һәм бер тын офык читендәге кара “ болытлар астына кереп барган кояшка карап торды Елга өстендә мо- и торлы көймәгә утырган өч кеше күренде. Берсе биштәр-әйберләр өсте- s нә менеп утырган да гитарада уйный, икенчесе авыз эченнән генә җырлый, өченчесе мотор янында кайнаша. «Ватылган»,— дип уйлый Мәснәвия, ә үзе күңел түреннән хәзер генә Зөлфәт әйткән тәкъдимне алып ташлый алмый иде — Әйдә Чаллыга, Зөлфәт. Анда зур төзелеш башлана ди Кайт шунда... Зөлфәт терсәгенә таянып, күтәрелә төште, авызына үлән өзеп капты. — Уйлап карарга булыр. Таксида эшләү төшемле бит Җәт бераз . Казан... Такси... — Ә син жәлләмә .. — Чаллыга күчсәм, син анда килерсеңме соң? — Башка берәүгә гашыйк булмасан, кайтып алырсың, яме?.. ...Икенче көнне Мәснәвия аны автобус тукталышына кадәр озата килде. Саубуллашулары бераз сәеррәк чыкты Кеше күплектәнме үз ишләре янында картлар булгангамы, Мәснәвия үбәргә үрелгән Зөлфәттән оялып-тартыиып китте. — Кирәкми, Зөлфәт абый. Мин оялам Ә инде, әрсезләнеп, Зөлфәт кочып үбә башлагач, саубуллашмыйча йөгереп китеп барды. Мәснәвия аңа «абый» дип беренче тапкыр әнә шунда дәшкән иде. Ләкин Зөлфәт анда мона гел игътибар итмәгән булды Ул соңга таба- рак моның сәбәбен белде Казанга киткәннән соң Мәснәвиядән хат килми башлагач төшенде. Хәер. Зөлфәт тә эш белән мавыгып, беразга онытылып йөрде түгелме? Берике тапкыр таныш кызлары белән кнно-театрга баргалады бугай. Әмма берсен дә яратып китә алмады. Күкеле авылга тартты, Мәснәвияне күрәсе килде, аны юксынды. Әнә шул юксыну аны Чаллыга алып кайтты. «Күчеп берәр*ай эшлим дә кайтып алам үзен»,—дип эшкә керешкән иде Зөлфәт, ул дигәнчә булмады. Машина бирмиләр. Ул гынамы, җитмәсә, өч-дүрт көнгә туган авылына ялга җибәрми йөдәттеләр. Әмма хәзер инде барысы да артта, барысы да анда калды, ул туган авылы кырында, ярты сәгатьтән әнисен, кич белән Мәснәвияне күрәчәк. Күрәчәк һәм... Шуның өчен, шул чәчби өчен Казанын, менә дигән «Волга»сын ташлап Чаллыга кайтты түгелме? Эше эш булса иде — слесарь. Әле кайчан машина бирәләр, бер алла үзе дә Бабай гына белә. Зөлфәт эшкә кергән автохуҗалык начальнигын һәммә шофер Бабай дип йөри, әйтерсең аның исем-фамилиясе дә юк иде; Зөлфәт тә аны шулай дип йөри башлады. Шулай уйланып-хыялланып ята торгач, ул мотоцикл тавышы ишетте. Башын күтәреп караса, бишекле «өчтәгәрмәч» килә. Зөлфәт торып басты да кулын күтәрде. Бу — колхоз бригадиры, Мәснәвиянең абыйсы Фатих иде. Зөлфәтнең эче жуу итеп китте. — Тпру-у, нәгаләт! Кара син аны, килеште моңа колхоз бензине, һич тыймалы түгел үзен,— дип сөйләнә-сөйләнә, Фатих мотоциклыннан төште һәм Зөлфәткә кулын сузды. — Исән-сау кайтып килүме, Зөлфәт энем?! Зөлфәтнең бу кешедән башта сеңелесе Мәснәвия турында сорарга теле кычытып торса да, яхшысынмады, тыелып калды. — Болай ярыйсы кебек. Кайтып киләм менә... — Әйдә, утыр бишеккә, апкайтам үзеңне. Сөендерим әле Кәшифә түтәйне. Әле кичәгенәк кенә синең турыда сөйләшеп торган идек. Үпкәләгәндәй итә, имеш, тегеләй дә, имеш, болай... ...Мотоцикл өй янына туктауга, Зөлфәтнең күзенә түр тәрәзәдәге әнисенең аклы яулыгы күренеп китте. Икенче мәлдә ул бәрелә-сугыла җил капканы ачты һәм ашыгып-кабаланып ишектән чыгып килүче әнисенә каршы китте. — Балам, бәбкәм!..— Кәшифә түти яулык читен күзенә тидереп алды, аннары улын сөя-сөя: — Исән-имин кайттыңмы, улым?..— диде. — Таштай-тукмактай мин, инәй. Шофер кешегә ни булсын... — Алла диген, улым... . Улы кайту куанычыннан нинди ризык-нигъмәтләр хәзерләргә, Зөлфәтенә нинди яңалыкларны баштан сөйләргә белми аптырап калган иде. Зөлфәт әнисеннән Мәснәвия турында сорарга дип берничә тапкыр ымсынып кунса да, ничектер, базмады, кодрәте җитми торды. Яхшысын да, яманын да әнисе авызыннан ишетергә теләүдән түгел иде бу. аңа шатлыгын, аның өчен изге булган кавышу минутларын кисәргә теләмәүдән сорарга кыймый утыруы иде. Шулай да табын әзер булгач, ризык-нигьмәт янына утыргач, Зөлфәт аңа өйләнергә теләве турында әйтте. Кәшифә түти үз гомерендә бик күп нужа-хәсрәт күргән, сугышта яраланып кайткан ир-канатын берничә елдан үз кулы белән җирләгән, дөньяның ачысын да. төчесен дә күп татыган кеше иде, ул Зөлфәтнең тел төбен ике сүзеннән үк аңлады һәм, күңеленнән улының бераз тернәкләнеп китмичә ашыгып өйләнүенә рәнҗесә дә. бердәнбер баласының бәхетенә күләгә төшерергә теләмәде, күрәсең: — Нишлисең ипле, бәбкәм, бик теләсәң өйлән. Югыйсән өлгерер идең. Тозы булса, кызы булыр иде әле,— диде. Зөлфәт моны; өлгерде Зөлфәт.— һаваланма, кызыкай, иртәгә үк муеныма сарылыр- 2 сын... Беләмсен, мин бирегә ни өчен кайттым?! Сине алып китәргә... - Әйләнәм мин сиңа, пумала баш. Ирең булам!» Шул вакыт клуб ишеге ягыннан Мәснәвиягә таба борын астына “ кызлар кашы хәтле генә кара мыек үстергән, төз гәүдәле, жете кара >, чәчле, тутсылрак йөзле берәү килде һәм тәкәллефсез генә итеп кызны * култыклап алды. Зөлфәт шунда ук эчке бер сизенү белән аңлады: бу егет Мәснәвиягә чит-ят кеше түгел. Ул моны кызның кара мыекка үз итеп, яратып каравыннан ук күрде Шулай да Зөлфәт кул сузды. " — Исәнлекме, .Мәснәвия! — диде Зөлфәт, кара мыекка игътибар £ итмәскә тырышып. Мәснәвия башта «кара мыекжа сирпелеп, күзләре белән рөхсәт £ сорады; «Янәсе, күрешимме, гаеп итмәссеңме?» Әмма «кара мыек» = елмаеп баш каккач, ул тиз генә кул бирде. Кызның кулы Зөлфәт уч “ төбенә эләгү белән калтырый башлады. Зөлфәт әлеге егетнең Мәенә- к виягә кем булуын бу юлы сизеп, күреп кенә түгел, тоеп белде һәм ж Мәснәвиянең хат язмау сәбәбенә шундук төшенде «Кияүгә чыккан!» — дигән шик туды аның күңелендә. — Таныш булыгыз, Зөлфәт абый, минем ирем,— диде Мәснәвия кызарынып. «Кара мыек» Зөлфәткә кулын сузды — Ислам! Зөлфәт аның нык, каты кулын тотуга ук эшче икәнлеген сизде. Шунда бер мизгелгә генә күңеленә яшерен юаныч иңгәндәй булды. «Әллә кемне тапмагансың, безнең иш»,— дип әйтеп куйды ул эченнән. Әмма йөрәге сулкылдап кыса башлады Бу минутта ул көндәше турында шулай дип уйлау буш юаныч кына икәнен дә белә, ләкин башкача була алмын иде Мәснәвиине ул һаман ярата иде. Зөлфәт ашкына каплана аны алырга дип кайтты бит. Ә ул... «Сөйгән ярны күз түгел, йөрәк сайлый,— дип әйткән иде ана берәү.— Ялгышмадымы икән Мәснәвия бу чибәр егетне сайлап? Чибәр кулы уртак була, диләр ич. Уртаклашыр кешең булса нишләрсең?..» 4 Чаллыга ул котырынган йөрәк белән кайтты Кнтәы дип кайтты. Икенче көнне эшкә чыгуга, аны Петрович чакырып алды һәм Гатифәгә булышырга жнбәрдс. — Хатын-кыз хатын кыз инде, баядан бирле су насосын сүтә алмый, бар әле. Вахитов, ярдәм ит шуңа,— диде ул Әмма моңа каршы жавап итеп Зөлфәт гариза сузгач, карт механик күзләрен түгәрәкләндерде. — Бер кешене икегә ярырга торганда, нишләвең бу?.. Әллә квартираңнан куалармы?.. Юк Шулай булгач. Менә нәрсә. Вахитов. Атна- ун көннән безгә яңа машиналар кайта, түз шуңа кадәр. Өр-яңасына утыртабыз үзеңне, нульдән башларсың. Зөлфәт икеләнә калды Кичәге ачуы бераз сүрелә төшкәндәй булды Партоешма секретареның нык ышандыруы аның күңелен йомшартып җибәрде. — Вәгъдәгездә торырсызмы соң? Карт механик гажәпләнеп аңа текәлде. — Минем әле моңа кадәр берәүне дә алдаганым булмады. Комсомол бит син?.. — Әйе... — Шулай булгач Кал, Вахитов. Менә мин карт коммунист, сорыйм синең биредә калуыңны. Минем өчен генә түгел, ил өчен. Ватан өчен... Кызыл сүз сөйли дип көлмә син. егет . Хагы шул. Бөтенләе белән комсомол төзелеше бу. Я инде, комсомоллар да ташлап китсә, кем төзергә тиеш бу гигантны? Американ дяданмы?. Кал, Вахитов.. Зөлфәт гариза кәгазен ерткалап ташлады. Юк, ул Петровичның үгетенә бирелмәде, ул аның үз итеп, гади итеп дәшүенә йомшарды. — Мин менә пенсиягә чыгарга бер ел калгач булса да эшлим. Шулай кирәк, туган...— диде Петрович, аның гаризасын ертып ташлавын күргәч. Гатифә эшләгән МАЗның алды яньчелеп, изгәләнгән булса да, спидометрына караганда машина күп йөрмәгән иде әле. «Хатын-кыз хатынкыз инде, машинасын да карый белми»,— дип уйлады Зөлфәт. Әмма ул килеп туктауга. Гатифә ана хәтта күтәрелеп тә карамады. Хатын кабина баскычына утырган да су насосын сүтәргә маташа иде. — Сәлам! — Әйдә, дускай. Петрович җибәрдеме? — Әйе. Булышырга, ди. Хатын-кыз ирләр ярдәменнән башка яши дә, эшли дә алмый, ди. Гатифә аңа төртелеп карап алды. — Авызыңны сөрт башта. — Нәрсәкәй? — Ирен читеңне сөрт дим. йомырка сарысы каткан... Зөлфәт ялт кына машина көзгесенә күз төшереп алды Чынлап та. ашханәдә яңа гына куырган йомырка ашап чыккан иде, бер валчыгы мыекка эләгеп калган икән... — Рәхмәт. Петрович янында ун минут басып тордым, әйтмәде. — Ул карт ни күрсен. Биш адымнан карчыгын танымый бит ул. Бер көнне эштән кайтканда каршысына килгән карчыгы белән исәнләшеп киткән. Карчыгы: «Ваняша, это ведь я, что ты здороваешься как с чужой?» — дигән үзенә. — Ха-ха-ха!.. — Көлмә. Картлык ул сиңа да килер. — Килсен. Барыбер кызык. Кая, бир насосыңны, хәзер сүтеп жыя- быз аны... — Мә. Каһәр төшкән насос булды бу! Икенче фибраны ашап бетерә инде Зөлфәт Гатифәнең май-дегеткә буялган кулларына һәм ничектер юанаебрак торган гәүдәсенә күз төшерде дә «Әллә үзе юан, әллә йөкле бу нәмәстә?» — дип уйлап алды — Алайса, жегеткәй. син сүтә тор, ә мин складка барып фибра алып килим.— диде Гатифә. — Мәйле, һоп! — Таҗикмы әллә син? — Юк, үзбәк. Урта Азиядә танк училищесы бетергән идем. — Шулаймыни? Алайса, әйдә, башта танышыйк,—диде Гатифә, кулын сузып.— Мин үзем Гәрдәледән. Яшь чагымда мин дә шул як- ф ларга кияү эзләп барган идем... — Әллә анда кияүгә чыгу җиңелрәкме? — Берни булса безнең татар кызлары Урта Азиягә китәләр ич. Безнең авылның берәү әнә китте дә бер үзбәккә кияүгә чыкты. Утыз ике яшендә, җиде баласы бар инде. Кышлакта тора. Ире туганнары янына да җибәрми үзен. Жүдә яфрагыдай агарып калган теге. Ни йөзе, ни сыны, ни үзе калмаган. Пәри шунда шәүлә булып. Шуны күрдем дә менә туган ягыма кайттым. Ә бит Урта Азиягә мин дә шундый ният белән барган илем. Мине лә бер үзбәк димләгән булды, чыкмадым үзенә. Өен күрсәтте. Өе өй булса иде: тирәли дувал, кеше кермәде, кеше күрмәле түгел. Юк. мин әйтәм, рәхмәт әкә, мин туган ягыма кайтам... Үзегез ашагыз йөземегезне, безгә аны әрмән-грузин да китереп тора, базарга барсаң ерып йөрмәле түгел, дидем... — Шәп әйткәнсең! — Нәмәрсә? — Калмыйча шәп иткәнсең дим... Бар. тизрәк китер фибраңны. Зөлфәт валикны сүтә алмагач, бокска китте. Ул әйләнеп килүгә, машина янында бер тамаша күрде. Бугаз төере төртеп торган Бакый- = жан атлы слесарь белән Гатифә тарткалаша. Хатын слесарьның яка- ZZ сыннан эләктергән дә ачкычлар даулый иде. ң — Ничәле ачкычны чәлдең, Бакый? Ташлыйсыңмы, юкмы син шул * гадәтеңне, мөртәт нәмәстә!.. я — Ипи менә, җир упсын. бер әйбереңә тимәдем. Гати. Менә бу ке- м шене күрергә дин кенә килгән идем. Сигарет сорарга дип... Бнр әле, 2 парин, берне, үләм инде, иртәннән бирле тартмаган... Җибәр әле, җи- . бәр изүдән, Гати. г Гатифә, аны ычкындырып, ачкычларын барлый башлады. — Унҗиделе, ундүрт тә уникеле ачкычларым юк, ә егерме икеле торсовый ачкыч кая?.. Их, мут йөрәк, синең эшең бу, Бакый! — Гатикә җаным, зинаһарлап әйтәм, не ыскарблән ир-атны. Бакыйҗан абыең шуның белән ваклана торган кешеме! Теләсәң, хәзер бер сумка ачкыч кнтерәм үзеңә, җаның кайсын тели шунсын ал... — Миңа кешенеке кирәкми, син мина үлемнекеләрне бир!.. — Менә алама хатын, иманы юктыр моның, тиктомалга яла яга бит, ә!.. — Әле аламамы! Аламамы мин, умач бурзае! — дип, Гатифә аны кинәт төртеп җибәрде Зөлфәттән сигарет кабызып маташкан Бакыйҗан артына утырды, аннары әллә юри. әллә чын — сузылып ук ятты. — Бирәсеңме, юкмы ачкычларны, ут борчасы?!. — Гати. нишләвең бу! Ай-ай-ай! Гатифә кулына зур ачкыч алып, баш очына күтәрде. — Кая ачкычлар?.. Әйт! Югыйсә, башыңны сугып ярам!. Бакыйҗан яткан килеш ике кулын күтәрде, ялына-ялвара башлады, ләкин күренеп тора: ул моны юри Гатифәне үртәү өчен кылана иде Гатифәнең моңа ачуы чыкты, чәбәләнеп яткан Бакыйҗанның өс- тенә утырды. — Ай-ай-ай!.. Тор өстән, албасты Сытасың ич... Әйтәм Толнк минем кебек чандыр, син җәфа тыйсын икән аны... — Эһ, тинтәк, умач бурзае, әле дә син мине Толнк белән үртисеңме?!. Гатифә кулындагы ачкычын җиргә ташлады да Бакыйҗанны ике куллап кытыклый башлады. з. «к. у.» м ю. ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА... 17 — Тәмам бастылар бу албасты хатыннар ирләрне, тәмам изделәр,— дип сукрана башлады ул икенче итеген киеп алуга — Карале син аны, узыныпмыузына, сыта язды, билләһи. Эч авырта башлады... Хәзер врачка барам.. Петрович,— диде Бакыйҗан, үзенә таба килүче механикны күреп —Мин врачка киттем, ал корсак арт корсакка ябышты... — Бар, бар, анда сине сүтеп ташлаган «Волга» көтә... Эшләп җибәр әле тизрәк... Пөдәтте инде тәмам шалтыратып... — Кем? — Кем булсын, икенче идарә начальнигы Сабитов... Бакыйҗан киткәч, Петрович Гатифә янына килде. — Ну, буламы? — Булды кебек, Петрович... — Машиналар җитми ди анда. Тагын берсе туктаган икән. Форсункалары янган диме... Вахитов, сиңа барып кайтмыйча булмас, ахры... — Я. киттек, алайса, якташ,—диде Гатифә, насосны куйгач. Су салып, двигателен кабызды.— Утыр... — Ү кертмә әле шул тиклем двигателеңне,— дип кычкырды аңа Петрович.— Дулатма дим!.. Механик Зөлфәткә бер төргәк сузды. — «53 тә 44» кә бирерсең... — Әллә Толик туктаган? — дип сорады Гатифә. — Туктаган шул. Фибра каян таптың? — диде Петрович. — Бакыйҗан бирде. Толикныц дусты бит. Магез. интеккәннәргә бирерсез... г — Рәхмәт әйттеңме хет үзенә?.. — Әйттем, әйттем... Зөлфәт Гатифәнең кинаяләп сөйләшүенә тыела алмын шырк-шыок көлә башлады. 1 н — Җилкуар ул сезнең Бакыйҗаныгыз, Петрович... — Бакыймы эшкуар?.. — Юк, менә бу егет. Вахитов... — Кеше кимчелексез булмый. Аның каравы, биредә двигать көзләүче бердәнбер слесарь ул... Ярый, бар, китегез... — Ал-ла-ла... Гати җаным, ка-гыл-ма тэ-не-мэ... Кы-ты-гым ки-лэ... — Әһә, син, мөртәт, җитмәсә, көнче икәнсең... Бакыйҗан, кытыклауга түзә алмыйча, үрле-кырлы сикерә-сикерә чәбәләнергә тотынды... — Җи-бәр, җибәр дим... Га-ти... Эһ-эһ-эһ... Шунда Бакыйҗанның итек кунычыннан бер ачкыч төште. Моны күреп, Гатифә анын өстеннән сикереп торды да итекләрен салдырып алды. Итек эченнән шыбырдап тимер-томыр, ачкыч-отверткалар коелды. Боларны күрүгә, Гатифәнең күзләре шар булды. — Энекәем, фибралар! Ә мин гараж бетереп фибра эзлим. Менә, менә минем ачкычлар да... Ф-у, бур шайтан!.. Гатифә кулындагы сыңар итек белән Бакыйҗанга җилпеп алды. — Чистый иблис икәнсен! Карасана, ничаклы фибра җыйган!.. Сыңар итеген кияргә өлгергән һәм бер аягында титаклап сикергә- ләп торган Бакыйҗанга Гатифә бу юлы чынлап торып итек кунычы белән сыптырып җибәрде. — Каравыл! Үтерәләр!..— дип кычкыра башлады Бакыйҗан. Шул авазны ишетепме, гаражның теге башында Петрович күренде. — Кит, җан көеге! Гатифә кулындагы итекне болгап читкә атты. Бакыйҗан тырт-тырт итек артыннан йөгерде. Машина Яна Чаллының үзәк урамына килеп керде. Бер якта тугызар катлы өйләр, икенче якта бишәр, алтышар катлы биналар, клублар... Әнә шәһәр читендәге бер өй янында шкаф-шифоньерлар. өй жи- һазлары төягән машиналар тора, тыз-быз кешеләр йөри, бала-чага урала. — Төзүчеләребез бүген тагын бер өй тапшыралар,— диде Гатифә көрсенеп.— Бәхетлеләр квартир ала... Участокта аларны күптән көтәләр иде инде. Зөлфәт машинадан төшү белән. МЛЗ үзбушаткычның кабинасын мәтәлдереп куйган егет; — Озак йөрисен. Гати,— дип үпкәсен белдерде. Гатифә аның янына килеп, алк очларына басып, үрелеп, егетнең битеннән үбеп алды. — Ачуланмасана, Толик жаным. Су насосым бозылды бит. Иртән кабызып чыгуым булды... — Булдымы сон. ясадынмы? — Ясадык. Р)хмәт, менә бу егет булышты. Таныш бул, яна слесарь. Толик майлы кулын Зөлфәткә сузды — Әйдә, дускай. Эшләп куйыйк әле шул форсункаларны. Югыйсә, искеләре төти башлады, чыдарлык түгел... Аннары ул Гатифәгә таба борылды. — Кил әле, Гати. Үп тагын берне... Үп-үп! — Я инде, кыланып маташма,— диде ана Гатифә. — Үп дим. югыйсә, әйтмим. w — Ни әйтмисең?.. — Сөенче. Куанычлы хәбәр! Ишетү белән үрле-кырлы сикерерсең 4 менә... ыа Гатифә тәкәллефсез генә аны ике битеннән үбеп алды. = — Менә ал. түш кесәсендә.— диде Толнк.— Ал инде! “ Гатифә аның кесәсеннән бер бит кәгазь тартып чыгарды, укыды х һәм чыннан да бала-чага кебек үрле-кырлы килеп сикергәләнә баш- _ лады. — Толик жаным. Толик жаным. Квартир, квартир... Уф! Кил әле, кил тагын бер үбим үзеңне .. Ммм-м!.. Менә .. К йчан бирделәр? — Үзем дә белмәдем... Бабай чакырып алды да, Петрович та шунда утыра, Нәгыйм абый да... Мә. Никулин, сезгә квартирага ордер, ди. Түбәм күккә тиде... Ышанмадым башта, шаярталар дип торам . Ә ул шунда ордерны кулга тоттырмасынмы!. Шатлыктан барысын үбеп чыктым... Әйтерсең нәниебез буласын белгәннәр, шайтаннар... — Толик. Толик жаным. бүген үк күчәбезме! — Юк. эштән соң өлгереп булмас . — Бүген, бүген, Толнк... Төне буе йокламасам йокламыйм... Хәзер нишлим соң мин?.. — Нишлисен? Эшлисен. Егетләр яналар анда, машиналар жнтми... Гатифә киткәч. Толнк үзалдына елмаеп Зөлфәткә сөйләп китте: — Син безгә шаккатма, дус кеше. Гатый минем хатын ул. Бүген менә квартир бирделәр. Бала көтәбез. Яна квартир алып, шунда тапсам иде дип хыяллана иде. Инде куанып бетә алмас Анатолий авыз суын корытып бала турында, Гатифәсе турында сөйләде дә Зөлфәттән: — Үзең слесарьмы, әллә шофермы? —дип сорады — Шофер Армиядә танк йөрткән идем. Күргәнең бардыр, шәт, суда да йөзә торган... Аннары Казанда таксида эшләп карадым... — Шәп машина,— диде Анатолий хәрби техникага соклануын яшермичә.— Шул техниканы бирегә кайтарсаң иде икән. Әйтик, бөтен дөньядагы хәрби техниканы тынычлыкка эшләтсәң... Бер елда димим, ике елда кешелек коммунизмда булыр иде... ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧ' АШМАСА ДА Анатолий беравык зәнгәр һавага, сирәк-мирәк күренгән ак болытларга карап торды. — Инде көз дә житте, һаман яңгыр яумый. Озакка сузылды оу әбиләр чуагы быел... Үзеңнең праваң бармы? — Бар. — Ничәнче класс? — Өченче. — Ярын өченче дә. Ләкин, машина бирсәләр, КрАЗга утырма. МАЗга утыр. КрАЗлар әнә карьердан да чыкмыйлар, сукыр тычкан кебек гел шул тирәдә әйләнәләр... Шофер ул тизлекне тоеп эшләргә тиеш... Кайда хезмәт иттең?.. — Урта Азиядә, аннары ГДРда... Шул чак алар янына күксел төстәге МАЗ килеп туктады. Кабина ишеге ачылуга, Зөлфәтнең йөрәге кысылып, эче жуу итеп китте. Шофер кеше Ислам иде. — Толик, тизрәк маташ, өлгермибез! — диде ул һәм, Зөлфәтне күрүгә, авыз чите белән генә елмаеп куйгандай итте. Зөлфәт бу очрашуны көткән иде, әмма Чаллыда, үзе эшләгән автохуҗалыкта түгел. Ул аны я монтажчы, я ташчы дип юраган иде, ә ул әнә кем икән — шофер. Димәк. Мәснәвия дә Чаллы кешесе булып китте болай булгач. Димәк, теге көнне алар әби белән бабай коймагын ашарга һәм мәтрүшкәле, хуш исле каен себеркеләр белән булап куйган кияү мунчасына керергә генә кайтканнар?.. Нигә соң әле бер айга якын эшләп, аның бу Исламны күргәне булмады? Хәер, шофер кеше бокска керәмени ул. Машинасы көйле йөрсә, кайтып та йөрми. Шулай да бер тапкыр күзенә чалынды бугай. Тик аны Ислам булыр дип ул вакытта башына да китермәгән иде Зөлфәт. Анатолий киткәч. Зөлфәт олы юлга чыкты һәм юл кырыеннан гаражга таба атлады. Ләкин ерак та китә алмады, аны бер машина куып китте, туктады. Шофер Зөлфәт ягындагы ишеген ачты да: — Әйдә, утыр, бажай, апкайтам үзеңне,—диде. Зөлфәт бөтен тәнендә ачу кайнавын тоеп, бүртенеп чыкты. Моны Ислам ла күрде булса кирәк. — Утыр, утыр, м н барыбер гаражга кайтам,— диде ул гафу үтенгән тонда. Кабинага менеп утыруга, Ислам ана дымлы кулын сузды. — Я. исәнлекме? Әйдә, күрешик, ирләрчә булсын, ни әйтсәң дә кардәшләр — баҗалар бит без... Зөлфәт дәшмәде. Ислам кырын күз белән генә аңа сирпелеп алды да: — Димәк, бер җирдә эшлибез? Шәп! — диде. Ислам өчен моның нәрсәсе шәп буладыр — Зөлфәт белмәде. Ә менә Зөлфәт өчен бу бер дә шәп түгел иде. Бер аңлашмыйча булмас моның белән. Аңлашмый булмас, Зөлфәтнең әллә каян эче сизеп тора моны... 5 Әнә шундый хәлдә ул Исламны Чаллыда күрде. Аннары Зөлфәткә өр-яңа машина бирделәр. Петрович дөрес әйткән икән, ул, чынлап та. буяу исе дә бетмәгән МАЗга утырып эшли башлады. Аны Ислам эшләгән комсомоллар бригадасына беркеттеләр. Әйе, хәтта биредә дә язмыш аларны аермады. Эшләп китүе Зөлфәткә кыен булды. Бер өйрәнгән, инде гадәтләнеп беткән җиңел машинадан йөк машинасына күчеп утыру әйбәт түгел икән. Нигәдер машина сине тыңламый, бераз киреләнә, кирәк төштә кинәт кенә туктамыйча инерция белән бара кебек. Беренче ун^нлек- тә ул нибарысы житмеш процент бирле Бу хәлне бригада шундук күреп алды. — Зөлфәт, син бераз куалый төш, күкәй ташымыйсындыр бит! — дигән булды ана бригадир Анатолий. — Син ул двигателеңне Бакыйханга күрсәт, үзенчә көйләп карасын әле. Өшкерә белә ул моторларны,— диде ана беркөнне Гатифә ♦ Бүген ул иртәрәк уянган иде, ашыга төшкән иде, барыбер путевканы иң соңгылар белән алды. Капкадан болай жилле чыгып китте. Теләге эшләп карау иде. Двигатель әйбәт тарта кебек. Ә менә йөк салдыкмы, тыела да кала, әйтерсең суларга һава житми. Котлованга жнтәрәк ул машинанын тизлеген баса тәпие һәм үзбушаткычын экскаватор чүмече астына куюы булды, аны көтеп алган машинист. — Озак йоклыйсын, Вахитов, әнә Байтнмеров икенче рейска кайта инде,—дип, болай да кайнап торган Зөлфәтне үртәп алды. «Әллә соң бу Исламга кимрәк саламы?» — дигән шик төште Зөлфәткә. — Ничәне тондырыйм? Барыбер әкрен йөрисен, әйдә, берәрне ким салыйм булмаса — диде машинист кычкырып. — Телеңә салышма, кешегә күпме саласын, мина да шулай сал.— диде Зөлфәт, йөрәге кабара баруын тоеп. «Сон нигә әле анардан ба- ♦ рысы да көләләр?» х Экскаваторчы юри әкрен маташты һәм чынлап та берне ким салды = бугай. * — Сал тагын берне! — дип жикерде ана Зөлфәт, кабинадан чыгып. * — Җилле егет син, Вахитов, билләһи менә. Мә сон, балчык жәл- “J мени! Тик кара аны. соныннан мина үпкәләм •! — Төкерәм мин сезнең барыгызга да . — Төкермә, авызың кутырлар,— диде экскаваторчы — Нигә дулый- . сын әле син? Тиктомалга мине сүгәргә кем снна права бирде! Бик 3 узынсаң, ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамам мин.. — Янама, дус кеше. Без дә төшеп калганнардан түгел. Әйдә, төявеңне бел! Экскаваторчы жил-жнл төйи башлагач, Зөлфәт чынлап та шиккә калды. «Әллә берне артык тондырды инде бу мөртәт!» Пнк артыгы белән авыр иде. Моны машина кузгалу белән сизде. Двигатель төти башлады, кабинага янган май. солярка исе тулды. Котлован үрен менгәндә Зөлфәт беренче тизлеккә күчте, әмма барыбер мотор сыкранды, тартмады «Бу нн бу? Пигә тартмый?» — дип уйлады ул. курка калып Үр шактый текә, тар, машинаның туктап, салулап китүе бар иде. Ярты үргә жнтмәде, кабинага ят ис тулды «Муфта яна!» — дигән уй зиһенен телеп үтте Зөлфәтнең. Пөк авыр салынса. МАЗнын рессорлары каерылып төшә, көпчәкләр тимер әрҗәгә тиеп, кайчан көйгән резин исе чыга торган иде. Ләкин Зөлфәт әйбәт беләрезни нее түгел иде бу. Куркыныч уй кинәт килде. «Муфта өзелеп, машина түбән тәгәрәсә! Дөрес, тормоз бар... тик бу тикле авыр йөкне тормозлар гына тота алырмы?» Зөлфәтнең күз алдына өч көн элек таудан мәтәлеп төшкән КрАЗ шоферы килде Егерме-утыз тонналы машина башта салулап китә, аннары каплана. Шофер исән кала калуын, ләкин кеше була алырмы? Сынмаган сөяге калмаган, диделәр. Зөлфәтнең аркасына салкын тир йөгерде Ә бит муфта өзелсә, яки янып чыкса, машина котылгысыз төстә артка шуачак. Анда инде зур афәтне көт тә тор. ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА Зөлфәт газга баса төште һәм ялгыш эшләде. Мотор кинәт кенә бушка әйләнеп алды. Ул да булмады, двигатель, бер бушап, бер жителей, үкереп-үкереп җибәрә башлады. Бу инде муфта януга сигнал иде. Үр менәргә ун-унбиш метр кала машина шып туктап калды, нәкъ шул мизгелдә мотор янында нидер чынлап, чәчрәп китте. м Зөлфәт тиз генә тормозга басты, кул тәбәлдереген тартып куйды. Ул. тын алырга куркып, машинаның туктап калуын тикшерде. МАЗ бер урында тора иде. Шуннан сон гына көзгедән артка каралы. Аның артыннан тып басып Анатолий килгән икән, Зөлфәт туктауга, ул да туктаган икән. — Ни булды? — дип кычкырды ул, кабина тәрәзәсеннән башын тыгып. — Муфта таралды. Анатолий чак кына артка чикте дә. моторын үкертеп, Зөлфәтнен үзбушаткычын уза башлады. Биредә юл тар, узуы бик тә хәтәр иде. Зөлфәт Анатолийны туктатырга дип кабинадан сикереп төште, кул күтәрде. — Тукта, кая керәсен, мәтәләсен ич! — Кит аннан!.. Кит! — дип кычкырды Анатолий. Анатолий аны ишетмәде дә, тыңламады да, Зөлфәткә юлдан китәргә кушып озын сигнал бирде. Шунда гына Зөлфәт үз машинасын i игътибар итте. Үзбушаткыч, тәгәрмәч астына кыстырган ташны изә- сыта, артка шуыша башлаган иде. Моны күрүгә, Зөлфәтнен чәче үрә торды. — Харап булабыз бит, Толик! Машина әкрен генә Толик узган якка шуыша, Анатолий үтеп өл- гермәсә, аны да ияртеп котлован төбенә мәтәләчәк Нде. Зөлфәт, афәт килүдән гаҗиз калып, җилкәсе белән кузов читен терәде. Җилкәсенә корыч кузов почмагы басканнанбаса барды. Ләкин Анатолий әйтерсең аны күрмәде дә, ишетмәде дә. Аның бөтен дикъкате тар юлда иде. Зөлфәт ана: «Мәтәлә бит, харап була бит!» — дип коты алынып карап торды, ә үзенең машина астына керә баруын абайламый иде әле. Менә Анатолий машинасы Зөлфәтнеке белән тигезләште, көпчәк астыннан кинәт жнр убылып киткәндәй булды, шул секундта ук То- ликнын үзбушаткычы кырыная башлады. — Толик, Толик, газ бир, газ! МАЗ үкереп куйды — мотор капот астыннан очып чыгардай булып дулап алды, һәм инде кырыная башлаган машина кинәт турайды, юлга чыкты. — Толик. Толик, тизрәк!.. Трос китер, трос!.. Машина һаман шуыша, бер як читкә тая-салулый бара иде. Зөлфәт өстенә таба килгән машинаны җилкәсе белән терәп тормакчы итте. — Җүләр баш. кит аскы яктан, машинан авып, сытыласың киләмени! — дип суырып алды Анатолий аны,—Мә, тот трос. Сүт, сүт тизрәк... Ниһаять, трос сүтелде, ике ыргакка да эленде. — Әйдә, утыр машинаңа. Тиз! Зөлфәтнең үзбушаткычы убылгы төшкә килеп җиткән, тик ниндидер аңлашылмаслык бер көч белән генә ычкынмыйча тора иде. Анатолии тросны тарттыра башлады. Бер дюймлы корыч трос гитара кылыдай тартылып китте. — Тарт!.. ...Үр артта калгач, Анатолий туктады һәм кабинадан төшеп, Зөлфәт янына килде. — Тартырга бармы? Зөлфәт ана сигарет сузды. — Тәвәккәллек үзендә, Толик,— диде Зөлфәт, сигарет сузып — Аны, туган, син дә шулай эшләр идеи,— диде Анатолий. Ул берни булмаган кебек кыланырга тырыша иде, әмма Зөлфәт аның тәмәке кабызганда калтыранган кулларын күреп, үзалдына оялып китте. ♦ — Гафу ит,— диде ул. - — Ни өчен? < — Мин уңмаган нәмәрсә аркасында тормышыңны кыл өстенә куйдын... u — Шофер эше бәла-казалы ул, Зөлфәт. Шуңа күрә бар кеше дә s шофер булып эшли алмый. Э — Анысы шулай,— диде Зөлфәт, колакларына ут капкандай кыза- е. рынуын тоеп. «Әллә соң мин дә йөк машинасында эшли алмыйммы, о әллә соң китәргәме?» — дип уйлап алды ул. * — Сине, бәлки, гаражга илтергәдер? — диде Анатолий. ь — Вакытың алмаммы соң? я — Вакыт? . Изгелеккә киткән вакыт жәл түгел ул... Зөлфәт, ике слесарь ярдәме белән, яна муфта днскасын караңгы a төшкәндә генә куеп эшен бетерә алды. Кайтышлый Иске Чаллының > шәһәр уртасындагы сыраханәсенә керде. Бу сыраханә кадим заманын- н да салынган иде булса кирәк. Зөлфәт бирегә кергән саен колач жит- * мәстәй бүрәнәләрдән күзен алалмый. «Кемнәр күтәреп салды икән _ гнуларны, нинди газИз башлар хезмәте икән?» я Шунда апын жил кәсенә берәү кагылды. — Әйдә, Вахитов, безнең компаниягә. Сии, парень, ят кешедәй гел £ ялгызың йөрисен... Әйдә, әйдә, Ислам бүген премия алды, бөтен брига- а да монда... « Зөлфәт тсләр-теләмәс кенә Анатолийга иярде. “ — Менә Вахитов та килде,— диде аны күрен Гата. к Экскаваторчы Зөлфәткә янәшәсеннән урын бирде. Ул ун ягында я утырган Әнәс атлы шоферның җилкәсеннән кочкан иде — Әйдә, Зөлфәт, утыр, менә Әнәснең дә синең белән саласы килә... Зөлфәт дүрт-биш өстәлне янәшә куеп утырышкан шоферларга, слесарьларга күз йөртеп чыкты Бакыйҗан аны күрүгә: — Ба-а, братцы, Вахитов. Син дә дөньяда бармыни?! — дип шаулап күтәрелде. — Синең хәер-фатнхада яшим әле менә . — Минем хәср-фатиханы алмаганга соңга калдың да син бүген, малай актыгы... ■ Җәмәгать,— дип торып басты Ислам.— Без монда бүген тикмәгә генә кермәдек. Минем көрәп алган акчаны туздырырга моннан башка да урын табылыр иде. Без бирегә, дуслар, коллективның бердәмлеген сынау өчен килдек. Ләкин бездәге кайберәүләр нигәдер коллективтан читләшәләр. Үз итмиләр димме?.. — Кызыл сөйләмә әле, Ислам,—дндс Бакыйҗан — Иртәгә Бабай алдында сөйләргә калдыр бу сүзләреңне. Менә өстәлдә пиво бетте, шуңа нишлибез? — һәй, апасы, кил әле бире! Кил әле, кил! — дип, Ислам сыра сатучыны чакырды. Мичкә ачып кайнашкан хатын аңа таба хәтта әйләнеп тә карамады Исламга бу ошамады. Ул, кузгалып, сатучы янына килде — Карале, апасы, сезгә дәштем түгелме мин?.. — Мина булса соң! Сез монда йөзәү, ә мин берүзем Ни кирәк, әйт. күзенне алаландырма. иремнән дә тук . — Менә бу мичкәдәге пнвоның бәясе күпме? — Иөз литрмы? — Күпме тора шул?.. Хатын бәясен әйтте һәм китмәкче итте. — Туктале, апасы... Ислам кесәсеннән бер уч акча чыгарды. — Мә, санап ал, җитмәсә — әйтерсең. Сатучы хатын моңа бер ышанырга, бер ышанмаска белми аптырап калды. — Мә, мә!.. Ислам учындагы акчаларны мичкә өстенә сипте. — Сана! Ислам артына килеп баскан Бакыйжан «урра!» кычкырып җибәрде һәм сырага акча түләүчене чөяргә тәкъдим итте. Бер төркем егет Исламны элеп алды да чөяргә кереште. — Раз, два — молодец! Три, четыре — молодец! Егетләр чөеп туктагач, Ислам эре генә кыяфәттә өстәл янына килде, кәефләнеп өлгергән Бакыйжан аның янында бөтерелә башлады. — Ну, жегет тә сон үзен, билләһи-валлаһи, ә?! Ну, әйтегез әле, егетләр, кайсыгыз шулай булдыра ала шуны, кайсыгыз?! Юк. булдыра алмыйсыз!. Молодец, Ислам, мең яшә!.. Бераз кәефләнеп алгач, Ислам Зөлфәт янына килеп утырды. — Арумы, баҗай? — Бер көйгә. — Бүген муфтаң очкан дип ишеттем. — Очты... — Нигә син, Зөлфәт, алай бик төксе сөйләшәсең минем белән. Әллә тагын Мәснәвия өченме?.. — Анын өчен минем сиңа ачу тотканым юк, Ислам.— Чынында исә Зөлфәтнең нәкъ әнә шуна ачуы килә иде күп вакытта.— Ә менә кирәкле-кирәксез төштә кысуың өчен гафу итә алмыйм. — Гафу итә алмыйм, имеш. Ярый соң... Безнең үпкәләшүдә минем гаебем зуррак икән, син, Зөлфәт, ир егет булсаң, кичер мине... Зөлфәт Исламнан моны көтмәгән иде, кисәк күңеле йомшарып китте. — Без күкәй ташымыйбыз, Зөлфәт. Инде эшкә керешкәнсең икән, безнең йөзгә кызыллык китерергә тырышма .. Анатолий ул йомшак күңелле, синең күзеңә бәреп әйтергә ояла, ә мин — юк. Җебегән син, Зөлфәт. Җебегән булып үләрсең дә... Зөлфәтнең чигәсендә сулкылдап кан тибә, ачуы кабара башлады. — Син кәперәймә, Ислам. Мин сине тиздән ярышка чакырачакмын!.. Ислам ана беравык текәлеп карап торды. Аннары: — Бирсен ходай! — диде һәм тәкәллефсез генә торып китте. Сыраханәдән алар шактый соң чыктылар, әмма кояш баемаган иде әле. Барысы да кәефле, һәммәсенең дә сүзе күбәеп китте Тротуарны ипләп атлаган төштән каршы килүче бер кызны күреп, Бакыйҗан егетләрне ике якка аерды. — Юл бирегез, юл, егетләр. Хан кызы килә!.. Кыз аптырап калды, ике якка аерылган төркемнең әле берсенә, әле икенчесенә карап алды да, шофер егетләр икәнен танып, кыюланып алга атлады. Бакыйҗан аңа юл бирү генә түгел, комплимент та әзерләп куйган икән. Кыз аның янына җитүгә, ул: — Ә без, сылукай, биредән Чаллының чибәре үтәргә тиеш дип, иртәдән бирле көтеп торабыз,—диде. Кыз теләсә-теләмәс.) дә, бөтен күзе-йөзе белән елмаеп, керфек астыннан гына егетләргә өздереп карап үтте. — һай, чибәр дә соң шайтан! Зифалыгын күр син аның? — диде Гата. Ислам аның кепкасын күзенә төшереп куйды. — Сукыраеп куюым бар... — Ну, Бакыйҗан, төчеләнә беләсең дә үзең,— диде Анатолий. — Төчеләнү түгел бу, егетләр, хатын-кыз күңелен күрә белү. Хатын-кыз күңеле суга сусаган гөл кебек, тәмле сүзгә сусап йөри. Ни о усал хатынга әйт син берәр комплимент — эри дә китә. — Ә мин аны булдыра алмадым инде. Мәгәр барыбер тигәнәк кебек ябышалар. Хәзер дә шулай. Ә менә сине, Бакыйҗан, хатыным ташлап китте түгелме соң әле? — Муены баш аегына килсен, уңмадым мин ул хатыннан, егетләр... — Дөнья ул, Ислам, кара аны, сиңа да килмәгәе шундый хәл,— диде Гата. — һа-һа-һа! Юк, булмас ул, Гата абый, булмас!—дип җикеренде Ислам гайрәтләнеп. 6 Үз бүлмәсенә кайтып, караватка аугач, Зөлфәт: — Чынмы шул, йөриме?.. Мәснәвиянең ике күзе дә мөлдерәп яшь белән гулды. — Юк, Мәснәвия, йөрми ул анда... — Беркемем юк бит минем биредә, бер киңәшер кешем юк, Зөлфәт абый!.. — Елама, Мәснәвия, тынычлан. Ислам аның янына йөрми^. Баш- ♦ ка бүтән янына йөрсә йөридер, әмма, ышан мина, анда күргәнем юк минем аны. Шунда яшәгәч, бер күрмәсәм бер күрер идем... — Кая китеп югала соң ул кич җитсә? — Ә син аның үзеннән сора... — Ә-ә, баҗай! —дип, алар каршына килеп басты Ислам. Ул каяндыр жир астыннан килеп чыкты кебек. Мәснәвия куркынып китте, тиз-тиз күз яшен сөртте дә торып басты, китмәкче булды. — Тукта! Ислам аны терсәгеннән эләктереп алды. Мәснәвия башын иде, карусыз буйсынды. — Мәхәббәт яңарту өчен аулаграк урын эзлиләр аны, бажай,— диде теш арасыннан ысылдап Ислам. — Ислам, кыланма! Мәснәвия минем авылдашым, без сөйләшен утырдык... — Көпә-көндез үбешер идегез тагын! һа-һа-һа!.. — Ислам! — диде Мәснәвия.—Котырма! ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА Шулай лип уйласа да, Мәснәвия иренә бу турыда авыз ачып сүз әйтергә базмады. Өйгә җнтәрәк Ислам ана таба борылмый гына: — Иртәгә Сәгъди абый белән урманга гөмбәгә барабыз, Наҗия апалардан кәрзин сора,—диде. — Чынлапмы? — Юк, юри,— диде мона каршы Ислам. Ләкин иренең бу үртәве Мәснәвия йөрәгенә сары ман булып ятты. Исламның шаярып әйтмәгәнен ул әйбәт белә иде. 7 Кич эштән кайткач. Зөлфәт Язиләне алырга китте Диана кайтмаган иде әле. Авыру хатын китап укып ята. Ләкин бакчада Зөлфәткә баланы бирмәделәр. Тәрбияче апалары елмая-көлә: «Язиләнең кеме буласыз соң сез?» — дип, Зөлфәтне урынлы-урынсыз кызарырга мәҗбүр итте. Аннары Зөлфәтнең колакларына кадәр кызаруын күреп: — Ата-анасы рөхсәтеннән башка без баланы беркемгә дә биреп җибәрә алмыйбыз,— диде шактый җитдиләнеп. — Мин аның әтисе.— диде Зөлфәт кыюланып. Тәрбияче кыз башта шаярмагыз дип, елмаеп, бармак янап алды, әмма Зөлфәт бу сүзне икенче кабат әйткәч: — Гафу итегез, минем Язиләнең әтисен күргәнем юк, аны алырга гел әнисе килә иде,— дип акланып алды. Зөлфәтне Язилә фаш итте. — Зөлпәт абый, әни эштәме әле? — дип сорап куйды. Тәрбияче кыз шырык-шырык көлә башлады. — Әтисе дигән була бит әле, алдакчы,— диде ул, кинәт кенә Зөлфәтне үз итеп, «син»гә күчте. Баланы киендергәндә аларның башлары-башка тиеп китте. Шуңа күзгә-күз карашып, көлешеп алдылар. — Сөзешергә кайда өйрәндең? — диде Зөлфәт. — Мин сабый чакта кәҗә бәтиләрен өйдә тоталар иде. Ә алар бездә бишәүалтау була иде. Көн буе сөзешә идем үзләре белән... — Алайса синең белән сөзешүе хәтәр, тәҗрибәң зур икән... — Фи-и, оныттым инде мин аны!. Тәрбияче кыз баланы киендерде дә чытлыкланыбрак Зөлфәт янында тора башлады. Аның өстендә ак халат, халат астыннан алсу күлмәк якасын чыгарып куйган, йөзе кара тутлы, чегән кызларына тартым. сул битенә берсеннән-берсе кара ике миң кунган. Кыз, Зөлфәтнең үзенә карап торуын сизүгә, соклангыч нәфис хәрәкәт ясап, башын чак кына кырын салды да балага: — Язилә, бу абый кем әле сиңа? — дип сорады. — Зөлпәт абый, машина йөлтә... О-о... зул! —диде бала, кулларын җәеп. — Әллә безнекеннән дә зур... — Зул, зул... — Күпмегә? Язилә берәм-берәм бармакларын саный башлады. — Өскә, дүлткә... Кыз янә керфек астыннан гына Зөлфәткә сирпелеп куйды. Аның бу карашы гүя: «Менә әйттем бит син Язиләнең әтисе түгел дип. Син егет кеше, ә мин менә кыз кеше... Күрмисеңмени, нинди чибәр мин!.. Миңнәремә кара, миңнәремә! һи-и, үзе үртәшкән була, үзе карамый да, бигрәк инде!» — ди кебек иде. Зөлфәт, кызнын төймә кебек җете кара күзләренә, кыйгач кашына, бит чокырларына карый-карый, бер нәрсәне аңлады, кызның аның белән танышасы килә. Кыз үз кыяфәтеннән бнк канәгать, әле тегеләй, әле болай сыгылып, таза балтырларын күрсәтеп йөреп килә. Ул да түгел, юка кашларын сикертә, иңнәрен жыерып куя. — Чаллыга күптән килдекме сон үзен, ошыймы яна шәһәр? — Шәһәр ошый. Бераз карарак булсалар да, кызлары чибәр, су лары татлы. Сулары татлы булгач, шул суларны эчеп үскән кызлары ♦ да татлы булырга тиештер дип килү иде,—диде Зөлфәт кызга, кызның очкынланып киткән күзләрендә наянлык күреп. £ — Телгә шома егет булдың әле син... Алай булгач, танышыйк. Язиләне кем алып китте дисәләр, ичмасам, Былтыр атлы егет алып китте диярмен... а Бала сабырсызланып апасының итәгеннән тарткалый башлады. | Шул чакта ишектә Диана күренде. Ул бер балага, бер Зөлфәткә, а. бер тәрбияче кызга карап алды да баласын күргәннән сон аналарда Ь туа торган куаныч белән: > — Карале, кызым, сине Зөлфәт абыең ала килгән икән ләбаса. * Мин сине алырга дип кадала-каплана йөгерәм тагын... Әбисе дә әйт- х мәде, ичмасам, гел килмәгән булыр идем Исәнмесез. Хәят апасы, | Язилә бик көйсезләнмиме?.. Кайчак аның кәжәсе килеп китә... — Минем кәжәм юк, әнием,— диде Язилә. * — Шулаймыни, нәнием, кәжәң юкмыни? Менә әйбәт... Менә моло- * дец,— диде Диана һәм, бала белән сөйләнә-сөйләнә, кызын ияртеп ф чыга башлады.— Сау бул инде, Хәят апасы... Кул изә, саубуллаш апаң я белән, кызым!.. х Язилә ишеккә житәрәк туктап кул изәп алды да тизрәк тышка п чыгарга ашыкты — Сау бул, Хәят апа... а Ишектән чыгу белән Зөлфәт баланы кулына алды, аннары жилкә- ■ сенә үк утыртты. Язилә: х — Зөлпәт абый, кулькам, кулькам.— дигәч, ул аны кулына төшер- а де. Бала аның муеныннан кочаклап алды. — Кызым, әйдә, жәяү кайт,— дигән булды Диана.— Ләкин бала Зөлфәтнең муенын кыса гына төште. — Юк, әни, мин Зөлпәт абыйга ултылып кайтам .. Шуңамы, әллә бүтән бер нәрсәгәме, Диананың рәхәттән йөрәге кысылып куйды. Ул бер Зөлфәтне кочаклаган бала кулларына, бер аның канәгать, көләч йөзенә карады да кинәт кенә күзенә йөгергән яшьне тыя алмыйча читкә борылды. «Вәли укырга китмәгән булса, бәлкем, газиз балам үз әтисен кочып кайтыр иде»,— диде. — Кызым, әллә утырып кайту яхшыракмы? — дип сорады Диана һәм, күз яшен яшермичә. Зөлфәткә карап алды. Зөлфәт бу хәлдәй оялып, кызарынып китте һәм. моны күрмәгәндәй, бала белән уйный-шаяра башлады. Ул Язиләне әле култык астына кыстырды, әле жилкәсенә атландырып ат булып чапты, бер аркасына асты, бер кулларын урындык ясап, шунда утыртты — Әнием, әнием, мин Зөлпәт абый кулына утылып телебнзол калыйм,— диде бала куанып. Бала куанычы сагышланып кайткан анага да күчте, ул, яшь аралАш елмаеп, көләргә тотынды. Төнлә белән Зөлфәт сискәнеп уянды Астагы катта шау-шу, авыру хатын елый, сыкрана иде. Зөлфәт чалбар-күлмәген киде дә түбән төште, ишек янына килде. Авыру хатын яшь аралаш кемнедер каргый, Диана аны еламсырап юата, тынычландырырга тели иде. а. «к. у.» м ю. 33 Зөлфәт ишекне шакыды да, «керегез» дигәнне ишеткәч, бүлмәгә үтте. Диван-карават. Аның янында идәндә авыру хатын ята, Диана аны караватка күтәреп салмакчы итә, әмма көче җитми, шу на тәкатьсез калып, тегесе дә, монысы да еламсырыйлар. Хаста хатын такмаклап-көйләп елый, гаҗизләнеп китә, Дианадан үзен идәндә калдыруын үтенә иде. Зөлфәт керә-керешли үк гафу үтенде һәм түргә узып, авыруны күтәреп алды да ипләп кенә урынына салды. Авыру нидер укый-укый рәхмәт әйтә башлады, ахырда стенага сыенып, тынып калды. Диана читкәрәк китте һәм башын иеп идәнгә текәлде. — Рәхмәт, Зөлфәт,— диде ул Зөлфәт чыга башлауга һәм, каударланып, халат сәдәфләрен эләктерә башлады. 8 Бүген ул гадәттәгедән иртәрәк уянды. Төнозын диярлек Ислам белән саташып чыкты. Бер ул аның белән машинада узышты, бер Мәснәвияне кыйнавын күреп, аны якларга ташланды. Иртән шул турыда уйланып ята торгач, түгәрәк бер фикергә килде: Бакыйҗанга мөрәҗәгать итәргә, күпме сораса да сорар, моторны анардан көйләтеп карарга... Мотор тарта башласа, ул да йөреп карар иде бер... Бүлмәсеннән чыгып аскы катка төшүгә, кухня ягыннан алъяпкыч бәйләгән Диана килеп чыкты. — Хәерле иртә, Зөлфәт! ’ — Иртә хәерле кебек, Диана. Хатын егетнең үзенә «Диана» дип дәшүенә бераз сәерсенде, ахрысы. йөзенә беркадәр гаҗәпләнү билгеләре чыкты, әмма Зөлфәтнең китәргә теләвен күреп, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, аңа таба- рак үтте. — Минем сезгә бер үтенечем бар иде, Зөлфәт. — Нинди үтенеч? Диананың кыйгач кашлары нигәдер калтыранып алды. — Гафу итегез, Зөлфәт. Менә икенче ай торасыз инде, «син» дип дәшәргә яхшысынмый йөрим, ярыйдыр бит? — диде Диана. Шулай диде дә, башын кырын салып, тәҗрибәле хатын-кызларга хас мөлаем- лек белән елмаеп куйды.— Зөлфәт, әйтегез әле, шофер булып эшләве бик авырмы? — Әллә шоферлыкка укырга исәбегез бармы? — Шутник сез. Зөлфәт. — Шофер булып эшләгән кеше министр постына утырырга да теләми, диләр. Мин канәгать, югыйсә. Мәгәр министр итсәләр дә, баш тартмас идем... — Ха-ха-ха... Ә нигә, миңа калса, шофер булу бик мактаулы эш,— диде Диана. — Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит... — Син аларны беләсең, Зөлфәт. Шуңа сиңа бер йомышмы, йомыш түгел инде ул, эш кушарга исәп иде... — Нинди эш? — Бүген дә баланы алырсың әле. Җыелыш була безнең. Ул уннарга кадәр сузылачак... Аннары, ни, әйдә әле ишегалдына. Диана аны ияртеп ишегалдына алып чыкты, кече капка янына килде. — Менә монда, Зөлфәт, бер келә сыман әйбер кирәк. Келәсе бар иде аның, сынган, әнә. Шуңа, чак кына җил булдымы, капка төне буе шыгырдап чыга. Әни дә йоклый алмый, мин дә... Бүген, әнә, сине дә борчыдык... Ясап алып кайт әле шунда бер келә... — Ярар, бүген үк эшләргә тырышырмын, тик безнең бик кысан вакыт. Яна елга хәтле төзүчеләргә ике зур цехның котлованын казып өлгертергә тиешбез. Чабабыз, кем әйтмешли, тәгәрмәчләрдән ут чыга... — Бер барып карыйм әле шул завод урынын... ♦ — Килегез, чынлап та, күреп китәрсез. — Иенам да сезнең бригададамы?.. Аның турында радиодан да. < телевизордан да еш сөйлиләр... Ислам исемен ишетүгә, Зөлфәтнең йөзенә күләгә кунды Моны, v әлбәттә, Диана да сизми калмады, Зөлфәтне юатырга теләгәндәй: a — Я, ярый, Зөлфәт, эшеңә кит, я соңга калырсың,— дип, сүзне гел = йомды да куйды. ь Диана ана, башын чак кына кырын салып, көлемсерәп карап о калды. > «Барысын да Исламның кем белән эшләвен белү өчен сорашкан.— н дип уйлады Зөлфәт, автобус тукталышына таба атлаганда — Үзе сора- х ша, үзе көлә. » Зөлфәт юл буе әлеге сөйләшү хакында уйлап барды. Гаражга җит- л кәч, теләсә-теләмәсә дә, күз ункөнлек күрсәткечләр тактасына төште > Биредә биш бригада ярыша. Биш бригада шоферларының фамилиясе. * исеме, үтәгән нормасы «Йа хода, бригадада иң соңгы урында торам ф бит! Хәтта хатын-кыз булып хатынкыз Гатифә дә миннән алда бара _ Хурлык! Әнә кара Исламны! Беренче урында' » Бокс янында аны Анатолий куын җитте — Зөлфәт, сәлам! Карале, минем урынга анда икенче берәү ба- * рыр. Исламга әйт, юк-барга төртенмәсен Ату аның яңа кешедән көлә 2 торган гадәте бар... = — Ә син нигә? “ — Мине, Зөлфәт,начальник иттеләр и — Котлыйм, алайса... - — Рәхмәт Шуны әйт әле, яме! Толя үтенде диген... — Әйтермен... — Карале, Зөлфәт. Бакыйҗанны күр әле син Двигателеңне көйләргә алынмасмы Минемчә, ниндидер дефект белән ул синең машина моторы Бакыйҗаннан өшкертеп карат, анда да булмаса, заводка язарбыз... ...Зөлфәт машинасына кайнар су салды да мотор җылына торсын дип бокска, Бакыйҗан янына китте. Аның уенча. Бакыйҗан моторны әллә ни үзгәртә алмас кебек иде. ләкин Анатолий сорагач, сынап карарга булды. Ул ишетте имеш. Ислам машинасы двигателен ике айга бер мәртәбә Бакыйҗаннан көйләтеп ала Бәлкем, чынлап та. берәр әфсенен беләдер бу Бакыйҗан. Бакыйҗан бокста «Волга» машинасының двигателен көйләп маташа иде. — Сәлам, Бакый абзый... — Мәгаләйкүмәссәлам, Вахитов. Нинди йомышың төште5 . — Бәлкем, йомышым юктыр, болай, хәлеңне белергә генә килгәнмендер... _ һы,— Бакыйҗан Зөлфәткә карап алды, кулындагы отверткасын читкә куеп, чүпрәккә үрелде — Мина, брат, йомыш төшмичә килүчеләр аз... — Төшсә дә гаеп түгелдер бит?.. — Гаеп түгел дип Дөнья булгач, йомыш төшми тормый инде ул Моторны көйләтергә исәбенме5 — Әйе. — Әүвәл болай. Бер савыт та бер тавык .. — Тавыгында эш тормас... Эшлә генә,— диде Зөлфәт, ана якыная төшеп. . , , — Тукта әле, тукта. Син мина ул тиклем якынайма. Мин болан да чукрак түгел, аллага шөкер, әлегә ишетәм... Бакыйжан «Волга» канаты өстенә кырын төште. — Бакый абзый!.. • — Ин әүвәл мин сина, Ислам әйтмешли, Зөлпнәхәт туган, абзый түгел, ә яшьти. Инде торып, икенчедән, ни, син өйләнгәнме әле? — Юк. — Алай булгач, мин сина абзый икән шул. Икегә өйләнеп карады инде абзаң... Тик уңмадым мин мөртәтләрдән... Түзмиләр, чыдамыйлар, йомшак металлдан ясаган булып чыктылар. Якын-тирәдә бокс идәнен себерүче апа йөри иде, Бакыйҗанның бу сүзләрен ишетүгә, якынрак килде һәм: — Уф аллам, яра бит ярманы ярпач, синең кебек тел бистәсе белән кем тора алсын соң!..— диде. — Карале, Җәмиләттәй, ни бит инде ул, корыч белән кургашны чагыштырып булмый. Алар кургаштан эшләнгән булып чыктылар, ә мин корычтан... Менә кара, минем аяк балтырларын, сеңерләрне кара, сеңерләрне. Корыч аркан кебек кабарып торалар... Ышанмасаң, менә тотып кара... Корыч та корыч, бу да корыч... Бакыйҗан капотка яны белән яткан төштән кузгалды да чалбар балагын күтәреп, йон баскан чандыр балтырын күрсәтте. — Кит, юньсез! — диде Җәмилә, себеркесе белән селтәнеп.— Ыштаның салып күрсәт тагын... Зөлфәт, түземлеген җуеп, Бакыйҗанның җиңенә кагылды. — Я, ничек? — Эһем... Моторның әйләнешен аз гына, бер-ике сырга үзгәртсәң, форсункаларны сүтеп корсаң, насосны, клапаннарны... Сон сиңа тизлек җитмимени? Ирек бирсәң, билләһи-валлаһн, бу шофер халкына, машиналары белән канатсыз очарлар иде.— Бакыйҗан, бармагы белән түшәмгә төртә-төртә: — Беләсеңме, иптәш Вахитов, сезнең МАЗы- гыз сәгатенә ничә километр белән чаба? — диде. — Алтмыш биш, җитмеш тирәсе... — Иштең... Сиксән, завод күрсәтмәсе буенча сиксән!.. Ә инде аз гына форсункаларны көйләп, клапаннарны карап, мотор әйләнеше көйләгечен берике сырга тартып куйсаң,— йөз, йөз ун, хәтта йөз егерме километр белән чабачак!.. Җитәме шул сиңа, ә?! Бакыйжан Зөлфәтнең кабыргасына төртте дә, Җәмилә ягына карап, мәгънәле генә итеп күз кысты: — Болай да көн-төн мастерскойдан китмисең. Шуңа синең хатыннарың да яратмадылар үзеңне... Мотор җене кагылгандыр инде үзеңә,— диде Җәмилә. — Яратунымы? Андый нәрсәне белмим мин, Җәмиләттәй. Нәрсә белән ашыйлар аны? Нинди табынга куеп була! Төсе-иөзе, тәме-яме, күләме-чамасы ни белән үлчәнә ул яратуның? — Тел бистәсе... — Бар, бар, Җәмиләттәй... Әй, тукта! Миңа сигарет алып кил әле. Менә сиңа бер сум, сдача кирәкми... Җәмилә киткәч, Бакыйҗан Зөлфәтне җиңеннән тотты. — Менә нәрсә, Зөлфәт. Кил син иртәгә эштән соң... — Ә бүген? — Бүген — юк. Бүген кинога барам, «Освобождение»™. Ну, ярый, кил. Тик бит, Зөлпиәхәт, мотор көйләгеченә тияргә ярамый... Петрович белсә, белә.мсең — нишләтәчәк мине?.. Белмисең... Тю-тю... Китәр тикшеренү. Бабайга җиткерерләр. Нигә завод пломбасын алдың, ни хакың бар, кем рөхсәт итте?.. Аннан миңа... Зөлфәт баланы йөгереп килү уңаена кулына күтәреп алды да. чөеп ♦ җибәреп, җилкәсенә утыртты. = — Киендереп каршы алган өчен рәхмәт. Хәят апасы,— диде Зөл- = фәт баланы озатырга чыккан тәрбиячегә.— Морожнын алып бирермен үзеңә... > — Фи-и, морожнын! Берәр кап шоколад диген, ичмасам. Имезлек f ташлавыма биш былтыр инде минем... — Шулаймыни! Менә бит син аны. Ярый сон. шоколад булыр. Па о хода, бигрәк һавалы булды әле бу Хәят апаң, Язилә акыллым,— дип * көлде Зөлфәт. я Хәятка аның кинаясе ошады, бөтен йөзе белән елмаеп җибәрде. — Язилә, я. хуш, апа. диген. Хуш, Хәят апасы!. — Исән йөрегез. Исән бул, Язилә. Мине дә бер йөртерсең әле. абыйсы . — Ярый, ярый. Син дигәндә мин рульдә... ...Зөлфәт Язиләне өйдә калдырды да гаражга китте. Анда аны Бакыйҗан көтеп тора иде инде. — Кая югалдың, яшьти? Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашаганда колагың селкенсен, дигән безнең бабайлар. Синең эштән кайтуына ике сәгать була, әле булса чабасың... Кабинаңны күтәрергә иде, моторын сөрткәләргә, форсункаларны, насосны алып куярга... Акрыи-сабыр кеше син, Вахитов. Кыен булачак сиңа шофер булып эшләве. Машина ул чәчрәп торган егетләрне ярата. — Гафу ит, Бакый абзый, квартир хоэяйкасы эш кушкан иде, эш- ләмәсәң яхшы түгел... — Ә-э, теге Ислам өйләнәсе иткән врач хатынмы? — Әйе... Ислам аңа өйләнмәкче идемени? — Нидер булып алган бугай алар арасында. Бабай туктаткан, диләр... Бакыйҗан җиң сызганып эшкә тотынды. Үзе һаман сөйләнде: — Моторның җегәрев арттырырбыз инде аны. Мәгәр. Вахитов, үзең кымшанмасак, ай-һай, дускай, шифер чыкмас синнән. Ничек танкист булып хезмәт иттең син? — Биш-алты значогым бар иде, ярышларда җиңеп алдым. — Ай-Һай, нигәдер күңел ышанмый. Тактада иң аста кайнашасың түгелме? Бакыйҗан муенына элмәк ясап, түшәм астындагы балкага ташлагандай итте дә, башын бер якка салып, телен чыгарды, күзләрен акайтты. Зөлфәт тыела алмыйча көлә башлады, шунда алар янына Петрович килде. — Вахитов, нәрсә болай озак китми йөрисен әле син? Вакыт ут- ♦ кәиие белмисенме әллә? Элдерт тизрәк моннан! Ислам анда өч рейс ясагандыр инде... — Хәзер, хәзер. Петрович.— диде Зөлфәт һәм Бакыйханның колагына:— Я, ярый, Бакый абый, кичкә кадәр...—дип пышылдады. — Сәгать биштән дә калма. Мин ашап килүгә биредә бул! — дип калды ана Бакыйҗан. 9 ...Эш бетү белән Зөлфәт квартирына кайтты да иртән тимерчегә ясап куярга кушкан келәне капкага какты, аннары машинасы белән үк бакчага Язиләне алырга китте. Бакча каршына килеп туктауга, аны Хәят күреп алды һәм баланы капкага кадәр йөгертте. — Язилә, әнә Зөлпәт абыең сине машина белән алырга килгән. . Бала кул чаба-чаба куанырга тотынды. Зөлфәткә каршы йөгерде ТАУ ВЕЛОН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА — Белмим, белмим... Пөрергә Исламнан өйрән син... Күзәт... Ничегрәк кузгала, кай төштә куалый, кай төштә тыя төшә... Шофер эше ул четерекле нәмәстә. Ин әүвәл сиңа юлны тоя белергә, өйрәнергә кирәк... Искәрдеңме? Менә иртәгә шуннан башла... Зөлфәт өчен бу көн аеруча үзгә булды. Дөрес, кичә соңрак кайткангамы, йокы туймаганга бераз баш авырта иде. ләкин ул гына күңел җилкенүен төшермәде. Бүген ул ярты сәгатькә иртәрәк килде. Путевканы беренче булып алды диярлек, һәрхәлдә, яшьләр бригадасыннан берәү дә килмәгән иде әле. Машинасын кабызып капкадан чыкканда, путевкага кул куйган механик та аның юлга иртә чыгуына бераз аптыраган кебек булды. — Барысы да иплеме? — Гөлләр кебек. — Гөлләрен гөлләр. Әнә һәр көнне диярлек чәкәшеп торасыз. Ипле йөре, кара аны!.. Зөлфәт юлга төшү белән сизде: МАЗ йөрешен бөтенләй үзгәрткән — газга басу белән ухылдап суырып алып китә. «Юкка сөйләмиләр икән бу Бакыйның осталыгы турында»,— дип уйлады ул, тизлекне арттыра барган саен моторның көчәнмәвен тоеп. Ләкин бу бушлай иде, менә йөк белән ни әйтер? Экскаватор чүмече астына беренче булып килеп туктавына машинист та аптырады. — Ба-а, Вахитов. Кояш бүген кире яктан чыгар, ахры... Зөлфәт, «син сорама, мин әйтмим», дигән сыман башын чөеп куйды. — Эшләп күрсәтергә исәп әле бер... — Әллә Исламны узарга уйлавыңмы? — Ә нигә? Машинист җилкәсен җыерып куйды. — Тырышып кара. Бәлкем, медаль ук биреп куярлар. Ислам, әнә, орденга тырыша ди... Котлованга Ислам килеп җитте. Ул экскаватор чүмече астындагы Зөлфәт машинасын күрде дә, туктауга, төшеп, машинист янына килде. — Биредә отметкага җиттек дидең ич, яңа урынга күчмисеңмени? — Хәзер күчәм. — Күч. Мин шунда барып туктыйм. Зөлфәт боларны ишетмәде, кабинада утыруын белде. Ул мыек астыннан гына Исламнан көлә иде. Ул арада экскаваторчы икенче төшкә күчте. Ислам анда аны көтеп тора иде инде. Аның артына Гатифә килеп басты, Зөлфәт шунда гына ни булганын шәйләп алды. — Нәрсә бу? —диде ул, экскаваторчы янына килеп, ачулы тавыш белән. — Бас Гатифә артына. Юкса, әнә тагын берәү төшеп килә,— дип кычкырды машинист. Ислам каш астыннан гына Зөлфәткә карап көлемсерәп тора иде. Моны, әлбәттә, барысы да күрделәр. Менә Ислам машинасының әрҗәсе дә тулды, тик ул нигәдер ашыкмый. Икенче машинист белән тәмәке тартып тора. Үзен бригадада һичкем уза алмаячагына ул ышана иде, күрәсең. Әмма күңел сизгерлеге дигән нәрсә бар. Ислам да бүген нигәдер Зөлфәткә шикләнебрәк карый иде кебек. Иң әүвәл, ул аның иртә килүенә гаҗәпләнде булса кирәк. Ләкин барыбер көлде. Дөрес, сүз әйтеп түгел, үзалдына, мыек астыннан гына көлде. Моны барысы да күрде, аңлады. Ислам белә иде: Зөлфәт нык тырышса да, көнлек нормасын йөз егерме процентка үтәр, әйтик, йөз утызга, әмма анык кебек йөз илле, йөз җитмешкә жнткерә алмас' Ислам мона нык ышана иде. Зөлфәтнең ачуы кайный башлады Ул нихәтле генә борчылмаска, тыныч булырга тырышса да, булдыра алмады, гасабиланып, моторын үкертте... Ахырда сигнал бирде'. Янәсе, әйдә тизрәк, тоткарлама. Ислам кузгалды, әмма чнткәрәк китеп туктады, төште. Әнәс янына килде. Ул бары тик Гатифә кузгалып киткәч кенә ана иярде. < Ниһаять, Зөлфәт машинасының да әржәсе тулды. Ул чын-чынлап ~ дулкынлана иде. Гүя ул яна самолет сыный!. J Беренче тизлек. Машина акрын гына кузгалып китте. Менә икенче * тизлеккә күчте, өченчегә... э Үр- 2 Бу үрне Зөлфәт гел беренче тизлек белән менә иде, ә бүген маши- о на икенче белән дә жинел генә бара Зөлфәт газга баса төште Маши- -л на тагы да тизрәк менә башлады Юк, чынлап та могҗиза иде бу. * Чынлап та, алтын куллы икән бу Бакыйжан! х Үр дә меиелде. Тизлек артканнан-арта башлады Алда Ислам ма- g шинасы күренде. Зөлфәт Гатифәдән километр чамасы калып барган Исламны куа китте. Ул бүген Ислам биргән кадәр рейс ясарга тиеш * Бүген аның язмышы хәл ителәчәк. Инде бүген дә булмый икән, димәк, н бу бригададан китәргә генә калачак Күпме артта сөйрәлергә мөмкин > Бабай белән Петровичның бригаданы иң алдынгы итеп күрәселәре килә. a Газга баскан саен тизлек арта барды Зөлфәт үз йөрәгенең дә мо- п тор ритмына ияреп тибүен тоя Тизлек арткан саен йөрәге дә ешрак * тибә кебек иде. Менә спидометр угы сиксәнгә җитте, туксанга Зел- үртәлеп еларга тотынды ® Яшәү гомерләрендә беренче тапкыр Сәгъди курка калды һәм чын- чынлап икеләнеп китте. * — Мин гаепле түгел, гаепле түгел, Сәгъди! — дип такмаклап-так- маклап елады Сара. Сәгъди аны тыңламады, йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып тибә. Аның бер Сара алдына тезләнеп гафу үтенәсе, бер аны битенә төкереп куып чыгарасы килә иде. Ләкин ул тегесен дә. монысын да эшләмәде. Киенде дә дәшми-тынмый өйдән чыгып китте, һәм таң алдыннан гына кайтып керде. Ул кайтканда Сара өйдә юк иде инде. Баланы алып әниләренә киткән иде. Бу хәлгә шаккатып торган Сәгъдигә әнисе: — Иләсләнеп йөрмә, ир бул! Китсә китәр. Хатын бетмәс әле. Башың исәнсау булсын,— дип кенә әйтә алды. Сәгъди, әнисенең үгетенә ышанып, Сара артыннан бармады Алар шулай аерылышып тора башладылар Нәкъ шул көннәрдә кинәт Сәгъдинең әнисе авырып китте. Әле иллесен дә тутырып җиткермәгән Гөлҗәннәтнең чире көткәннән хәтәррәк булып чыкты. Аңардан рак таптылар һәм, үләргә күп калмаган, дип. өенә җибәрделәр. Сәгъди өчен авыр көннәр башланды. Эше дә җаваплы иде: начармы-яхшы- мы — автохуҗалык инженеры, үлем көтеп яткан әнисен дә карыйсы бар иде. Беркөнне шулай Сәгъдине әнисе үз янына дәште Сәгъди, урындык алып, хаста әнисе янына килеп утыргач. Гөлҗәннәт буыннары төерләнеп беткән кулын улының тезенә саллы да текәлеп күзләренә карады Әнисенә аның ни белән авыруы турында әйткәне юк. шуны беләсе килә, дип уйлады Сәгъди Ләкин ана үзендә нинди сырхау икәнлеген Сәгъди көнләшүнең кеше өчен бик яман чир булуын белә иде. Әмма анын бу чирне үзе кичергәне юк иде әле. Гашыйк булмыйча, мәхәббәт ләззәтен тоймаган егет кебек, ул да, көнчелек килмичә, анын никадәр авыр фаҗига икәнен белми йөрде. Хәзер ул аны белә. Бу яман авыруны ул йөрәге белән кичерә. Сәгъди күзгә күренеп ябыкты, суырылды, яңаклары эчкә батты. Күзендә яшәү дәрте сүнде. Әнәс кочагында яткан Сараны күз алдыннан җибәрә алмыйча җәфа чикте. Еш кына берни күрмәс күзләре белән бер төбәккә карап, уйга чумды Сәгъди өчен бер бәхеткә килгән ике бәхетсезлек иде бу. Ирлек. Ирлек пидә сынала сон? Әллә тагын ул зина кылган хатынына дәшмәүдәме? Юк, юк, ул ана бу турыда әйтергә, алар аңлашырга тиешләр. Сәгъди хатыны янында күпме генә сабыр, тыныч булырга теләмәсен, Сара белә иде: бүгенме, иртәгәме, берсекөнгәме — сөйләшү булачак. Ләкин ул аны үзе башламаячак. Шуңа Сара көтәргә, сабыр итәргә булды. Ул аңлый иде әгәр дә мәгәр бу сөйләшү була кала икән, моннан соң инде алар бергә тора алмаячаклар. Шул ук вакытта ул бу сөйләшүнең тизрәк булуын да тели иде. Чөнки кылыч өстенә баскандай яшәү аны тәмам талкыган, авыру бер хәлгә китергән иде. Кайчак ул бу сөйләшүгә сылтау да эзләде. Эштән сонга калыбрак кайтты, кырысланды. ТАУ ВЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА. белә иде булса кирәк. Сәгъди моны әнисенең матур зәңгәр күзләрендә нур сүрелүеннән үк сизеп алды. Менә шул күзләр яшь белән мөлдерәп тулды. — Балам, бәгырем! — дип, беравык сүз эзләгәндәй, яшенә тыгылып торды ана.— Мине җирләгәч, киленне алып кайтырсың. Мин аны хакка да. нахакка да рәнҗеттем бугай. Әжәле килер алдыннан әнкәй бәхиллеген сорады, диген үзенә...— Күз яшен яулык очы белән сөртеп алды.— Инде килешә алмасагыз, баланы, Вәлиемне үзеңә ал. аңарда калдырма.. Без, балам, аксөякләр нәселеннән. Атаң мәрхүмнең Мәкәрҗәдә генә бишләп кибете бар иде. Нишлисең, аллаһы тәгалә насыйп итмәгән, күрәсең, күпсенгән,— диде Гөлҗәннәт һәм бер тын уйланып ятты. Әлегә кадәр йөрәк түрендә сер итеп саклаган иң кадерле, шул ук вакытта иң фаҗигале сүзләрен улына әйтергәме? Әллә, югыйсә, үзе белән гүргә алып китсенме?.. Юк, юк, ул аңа әйтергә тиеш, аның Сәгъдие үзенең кем каныннан икәнен белергә тиеш... — Син туганда, улым, атаңны атканнар иде инде. Онытма, васыять итеп әйтәм: без —аксөяк нәселеннән. Әлегә кадәр әйтми йөрүемнең сәбәбе бар, улым. Сине укытыр өчен, сине кеше итәр өчен дәшмәдем, үземне сиңа да, башкаларга да бай тегүчесе дип кенә бардым. Мин, улым. Казанда бер диярлек байбичә идем. Мин урамга чыкканда барча Казан мине күрергә чыгар иде... Революциядән соң, әйдә, укысын, кеше булсын дип, егерме ел тегү тектем. Күзләрем күрмәс булды, кул- буыннарым кимерчәкләнеп катты. Менә бу кулларым чынаяктан ак, сөттән пакь иде. Әтиең кулларымны учына алыр иде дә: «Мамыктыр, Гөлҗәннәт, синең кулларың»,— дияр иде. Ана буын-буын боҗраланып, шәмәхә кан тамырлары беленеп торган кулларын улының күзенә таба китерде. — Менә кара, тегү тегә-тегә нишләде анаң куллары!.. Сине кеше итү өчен, халык арасында ким-хур булмасын дип эшли-эшли шулай катты бу бармакларым... — Инәй... — Тукта, тыңлап бетер... Сарага өйләнергә ниятеңне белгәч, кайгырдым. гел йокыдан калдым. Ризалыгым бирмәвем дә шуннан иде. Барыбер өйләндең, барыбер анаң киңәшен тотмадың!.. Әниең йөрәге парә-парә килгәнне белмәдең шул син, белмәдең... Сараны алып килгәч. гомер үзеңә җаным эремәс дип уйлаган идем, аллаһы тәгаләнең мәрхәмәте киң икән: әҗәл түшәгенә яткач булса да, күңелемне йомшартты... Гөлҗәннәт сулыгып елап җибәрде. Яшь бөртекләре йөзе буйлап йөгерешәйөгерешә мендәргә төшеп тамды. Сәгъдигә ул яшьләр мендәргә түгел, аның йөрәгенә тамалар кебек иде. Гөлҗәннәт улының иелгән башын күкрәгенә кысты, сөяктәй каткан кулы белән чәченнән сыйпый-сыйпый сөя башлады. Улына аның сүзе бетмәгән иде әле. Хәле генә бетеп киткән кебек булды. Хәзер, хәзер ул ана барысын да сөйләр. Кодасы, кодагые турында да, әлегә кадәр оныта алмаган Вәлие турында да әйтер. Шунсыз аңа үлем үлем булмаячак. Кодасын күз алдына китерү белән, Гөлҗәннәт, бер мәлгә акылын җуйган кешедәй, күзләрен акайтып, түшәмгә карап ятты. — Улым, бәбкәчем, балам! —дип, юаш һәм күндәм тавыш белән, үтенгән сыман, сүзендә дәвам итте.—Әйтми гүргә керә алмыйм... Тәкъдирем тәкъдир булмас дип куркам, йа аллам, кичер мин колыңны, кичер!.. Сәгъди башын күтәреп әнисенең күзләренә карады. — Улым, балам,— дип кабатлады ана янә. Сәгъдинең кулларын эзләп — Атаңны үтерүче — Сараның әтисе Гомәр бабаң... Кодага кансыравымның сәбәбе дә шул. Үз күз алдымда атты бәгыремне!.. Ул мине дә теге дөньяга җибәрә иде. Мине байбичә тегүчесе дип белде. Сиңа ыштан-күлмәк тегеп утыра идем... Соңыннан ул исемне мин үзем дә бик теләп алдым Чөнки карынымда син бар идең, синең гомереңне кызгандым, сине исән калдыру өчен шулай эшләдем, улым... Югыйсә, мин атаң белән янәшә ятып та үлә ала идем,— диде ана һәм тагын бер хәл тын алып ятты.— йа ходаем, күз алдыма килсә, әле ф булса тәнем калтырый... Килеп керде. Өстендә күн тужурка, ике кулында ике наган... Ай, шул минутлардагы бәгырем өзгәләнүләре!. Әтиең идәндә кан эчендә ята йа аллам, ниләр генә күрсәтмәдең мин колына’ Соныннан ул минем кем икәнемне белде, ләкин һичкемгә әйтмәде, тегүче дип документ бирде. Мин, улым, атаң нәселен калдырыр өчен шул мәкергә барырга мәҗбүр булдым... Исеңдәме, бабан, аз гына кәефләнеп алса, ни дип күкрәк кага иде: «Дөнья безнеке хәзер. Без аны кан түгеп яуладык. Бу хөррият — мәңгелек!» — дип әтәчләнер иде. Күп күкрәк кага торгач, әнә былтыр, бахырны, үзен дә ябып куйдылар Бәла ул, улым, агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри... Бәлкем, бахырга, минем каргыш та төшкәндер, үзе бер кызыл авызга өйләнде, мина өйләнергә гарьләнде, үзе син Сарага өйләнгәнче диярлек минем янга йөрде. Куркытып, сине институттан кудыртам, кем булуыңны фаш итәм дип йөрде Йа аллам, ниләр генә күрми бу дөньяда адәм баласы. Ярый әле, аллага шөкер кылам, син боларны күрмәдең дә, белмәдең дә... Хәзер инде белсәң дә үкенмим Мин сине кеше иттем... үзең ничек телисен, шулай яшә. Мина рәнҗемә, төрле чакларым булгандыр... Бәхиллә, бәхиллә... Сәгъди, бөтен тәнендә кургаш авырлыгы тоеп, кинәт калтырап JZ китте. Гүя аның җилкәсенә авыр йөк салганнар иде. һәм ул анардан ~ арынырга тели, әмма көче җитми, ә йөк аны һаман баса, җиргә сең- * дерә иде Әнисенең һәр сүзе Сәгъди йөрәгенә шырпы булып кадала = барды. Ул, ни кылырга, ни эшләргә белмичә, көч-хәл белән урынын- ® нан кузгалды да, читлеккә япкан арыслан кебек, ишекле-түрле йөри * башлады. Татлы хыяллар анык күңеленнән җуела бара, аның урынын _ тормыш чынбарлыгы, әнисе сөйләгән, тетрәтердәй гыйбрәтле хәлләр я тәэсире били бара иде. Ә ул тәэсир, йөрәгенә төшә барып, кемнәндер үч алу тойгысын кузгата, гасабнландыра иде. Әйе. әйе, ул бүгенгә кадәр канатлы кош иде. Бүген аның ул канатларын кисеп аттылар. Хәзер ул оча алмас. Хәзер ул, елан кебек, җирдән шуышыр Аның зәһәр, үткен угында һәрчак агу булыр Ул хәзер белә, ана бер нәрсә мәгълүм, ул — бай малае. Сәгъди — аксөяк нәселеннән, аның әтнее Вәли Казан байларының берсе булган Аны Сараның әтисе (бабай дияргә теле бармады) атып үтергән. Атып! Нигә? Ни өчен?! Әтинең политик кыйбласы? Бәлкем, ул Совет яклы булгандыр? Саранын әтисе аны бай булуы өчен генә атканмы? Бәлкем, ул моны әнисен сөяркәсе итү өчен эшләгәндер? Нигә бу турыда әнисе бер сүз дә әйтми?. Гөлҗәннәт, күзләрен зур ачып, түшәмгә текәлде — Улым,— диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә — Мин бүген үләрмен, ахрысы. Ясин чыгарга мулла чакырсаң ие... Бу минем соңгы ^те- нечем, балам... — Инәй... — Мулла чакыр... Сәгъди мулла алып килде дә, аны әнисе янында калдырып, урамга, каршыдагы бакчага чыкты Сәгъди малай чагын күз алдына китерергә тырышты, үзләренә килеп йөргән юантык гәүдәле Гомәр бабасын хәтерләде Шул кеше Саранын әтисе булды микәнни? Ул Сәгъдинең әтисен — Вәлине аткан! Юк. юк. һич дөрес түгел. Авыру саташуы гына бу! ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА... Сәгъди йөгереп өйгә керде. Булган хәлне әнисеннән тагын бер тапкыр әйттерергә дип керде. Әмма сонга калган булып чыкты. Ул чыгып китүгә күп тә үтми, әнисе җан биргән иде. — Нигә чакырмадыгыз? — диде ул әнисенең баш очында утырган муллага. Мулла дәшмәде. Сәгъди, әнисе үлеменә ышанмагандай, аның кулына кагылды, пульсын тотып карады. Кул салкын, жансыз, кургашыңдай авыраеп калган иде. — Үлгән! Сәгъди әнисе күкрәгенә капланып күз яше белән елап җибәрде. Аның катып киткән, буынланып беткән бармакларыннан үпте, куллары белән анын вакытсыз чаларган чәчләренә кагылды... Ул гүя әнисенең үзенә кем булуын менә хәзер генә аңлады. Шушы минуттан ул бу дөньяга бөтенләй икенче күзлектән карый башлады. ...Әнисен жирләгәч, Сәгъди өен юдыртты, мәрхүмәнең өчесен үткәрде. Дөрес, боларны үл үзе генә эшләмәде — күрше-күлән булышты. Шул мәшәкатьләрдән сон, ул Сараны алып кайтырга дигән нияткә килде. Транспорт туктаган, урамнарда хәрәкәт сүрелгән иде — тротуарны бер итеп җәяү китте. Сара белән йөргән урам-тыкрыклар буйлап атлаганда, шунда икәү бергә тан аттырган чакларны хәтерләп, Сәгъдинең йөрәге талпынып тибәргә тотынды. Кешеләр әнә тавышланып, тәпәләшеп тә алалар, хәтта аерылышып та торалар, әмма барыбер килешәләр, яңадан кавышалар һәм «никах яңарту» сылтавы белән мәҗлесләр җыялар. Ә ул, Сара, ике сүз әйткәнгә чыкты да китте. Кайбер ирләр үз хатыннарын куа алмый җәфа чигәләр: ире ишектән куса, тегесе тәрәзәдән керә, дигәндәй. Нигә сон мин аны гафу итмәскә тиеш?! Бала хакына. Бәлкем, Әнәс белән әллә нәрсәсе дә булмагандыр?.. Әнә шундый уйлар белән әбиләренә ашкынып килсә дә, ишегалла- рына керү белән, икеләнә калды. Әллә сон бер киселгән икмәкне ябыштырып та маташмаскамы? Әни әйтмешли, «хатын бетәрме». Ләкин Сара белән әүвәл башта пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп тату- матур торулары күз алдына килүе булды, йөрәге тарсылдап кага башлады. Юк, ул биредән китә алмый. Ул аны, һич югы, күрергә тиеш. Әбисе элекке татар баеның яшь хатыны өчен салдырган, сырлапфрантунлап ясаган өйнең икенче катында тора иде, тар баскычтан шунда күтәрелә башлады. Менә ишек. Сәгъди таныш звонок төймәсенә басты. Кемдер келәне ычкындырып җибәрде, шагырдап эчке ишек ачылды, ут кабынды. — Кем ул? — Бу — мин, әбкәй, ач әле! — Ай аллам, кияү... Сәгъдине бусагада күрүгә, әбисенен кинәт төсе-бите агарынып китте. Сәгъди аңа гел игътибар итмәде. Бусаганы атлап алгы бүлмәгә керде, залга күз ташлады, йокы бүлмәсенә үтте. — Әби, Сара кая? Әбисе аһ итте, авызын яулык почмагы белән каплап, башын иде. — Кияү, Сара Әнәс белән китте. Зинһар, кичер син аны... Анаң бик җәберләгән бит. Синен атаң да уйнашчы иде, син дә шуның сыңары, дип көнтөн битәрләгән... Сәгъди белән әбисе күзгә-күз карашып алдылар. Әбисе, ниндидер уңайсызлану хис итеп, күрше бүлмәгә чыга башлады. — Әйдә кер, хәзер чәй куям... — Рәхмәт... Сәгъди иләс-миләс хәлдә баскычтан төште, урамга чыкты. Күңелен сагыш биләп алды. Ул гүя тирән чоңгылда бутала. Менә аннан ургы- лып-айкалып чыга. Чыга да Сәгъдинең болай да нечкәреп киткән күнелен җилкендерә иде. Ул, гаҗиз калып, зират ягына таба китте. Ул анда бармаска да тели, ләкин үзүзе белән берни эшли алмый, аяклары аны шул якка, әнисе каберенә таба сөйри иде. Казан! Сәгъди туган һәм Сәгъди үскән мәшһүр шәһәр! Ул төнозын шәһәр урамнарында йөреп чыкты. Тик таң беленеп, кояш нурлары Кремль манараларына кунгач кына эшли торган гаражына таба баруын шәйләде. Гаражга килгәч, кабинетына керде һәм бөтен тәнендә хәлсезлек тоеп, диванга ятты, һәм шунда ук йокыга да китте. Ул илереп елаган хатын-кыз тавышына сискәнеп уянды. Начальникның секретаре еш кына елаштыра, ире белән тату тормый дип сөйләүчеләр бар иде. Тегенең елавына түзмәде, янына чыкты. — Ни булды тагын, Кадрия? Нигә елыйсын? Секретарь хатын, елаудан кызарынып беткән күзләрен күтәреп, баш инженерга карады. — Сугыш башланган! — Сугыш?! Сәгъди кабаланып кабинетына үтте, радионы җибәрде. Дөрес! Фашистик Германия бүген төнлә чикне бозып кергән һәм Украина шәһәрләрен бомбага тота... 12 Сугышның беренче көненнән үк аны танк училищесына укытучы .. итеп җибәрделәр. Ул фронтка танкистлар хәзерләде. Аннан, сугыш беткәч кенә, майор дәрәҗәсендә Казанга кайтты. 1946 ел сугыштан соң килгән ип авыр ачлык елы булды. Сәгъдине автохуҗалыкка начальник итеп билгеләделәр. Шунда ул Валясын тапты. Валя диспетчер булып эшли, бик авыр, бик интегеп яши иде. Сәгъди аңа һәр атна саен бер бөтен ипи, бераз шикәр, ярты кило чамасы ярма биреп җибәрде. Азыктөлекне ул авылларга йөргән шоферлардан кайтарта иде. Беркөнне Валя аны үзенә чакырды. Сәгъди балаларга күчтәнәч китергән иде. Берсеннән-берсе кечкенә Коля, Саша, Сергей аны шунда ук үз иттеләр. Хәтерендә: бераз кәефләнеп алгач, ул аларны берәм- берәм җилкәсенә атландырып йөртте. Киткәндә Валя аны озата чыкты, капка төбендә саубуллашырга дип туктагач, хатын кинәт Сәгъди күкрәгенә сыенды, җылы, йомшак, кайнар иреннәре белән ирне үзе үк үбә башлады. — Тагын кил,—дип пышылдады хатын, назга сусаганын сиздереп. — Дмитрий... — Ул кырык икенче елда ук Калинин фронтында һәлак булды. Бүтән сорама аның турында, Сәгъди,—диде хатын. ...Сәгъди бу семьяга шулай килә-кнтә нке-өч ай йөрде лә бер килүендә китмәде, бөтенләй калды. Валя аны баласы кебек карады, бик яратты. Ул сөя дә, назлый да, назлана да белә иде. Сәгъди ансыз тора алмаслыгына тәгаен ышангач, аларны үз квартирына алып килде. Анык өч бүлмәле квартирында су да. пар да бзр иде, Валя исә баракта бер бүлмәдә яши иде. Яна квартирга күчеп килгәч, малайлар4 «К У.» 10. ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШ МАСА ДА Бер атнадан сон аны да сугышка алдылар. 194! елның июнендә = Сәгъди Низамов берьюлы ике фаҗига кичерде, семьясыз калды һәм ® сугышка китте. 49 ның түбәләре күккә тиде, ә Валяның икенче сулышы ачылды. Ул, гел унсигез яшьлек кызлар кебек, Сәгъдине ярата, сөя башлады һәм аңа гомере буе саф йөрәкле, намуслы хатын булды. Әнә шулай алар малайларны үстереп «очырдылар», икәү генә калдылар. Ләкин Валяга нигәдер гомер кыска бирелгән булып чыкты. Чаллы. Биредә дөньяда тиңе булмаган автогигант салына. Төзелмәгән объектларның әле исәбе-саны юк. Автохуҗалыкка үткән елда ук бокс салып бирергә ышандырган төзүчеләр һаман суза киләләр. Стенасын өеп куйдылар да китеп бардылар. Имеш, балкалар юк. Табыгыз, кайтарыгыз, безгә аны ябып кую озак түгел. Хуҗалык үсте. Әле килгән елны гына нибарысы илле-алтмыш машина иде, хәзер әнә биш йөздән артып бара. Ике ел үтте. Ике ел җәфалана, ике ел инде җитәкчелек итә бу хуҗалык белән Сәгъди. Мәгәр әле һаман тынычланып эшләп киткәне юк. Бокс юклык та җанга тия. Машиналар ачык һавада торалар, кабызулары кыен. Кыш көннәрендә шул сәбәп белән линиягә чыкмый калучылар да була. Я ягулык багына су эләккән, я насосы суырмый. Балкалар, балкалар кирәк! Казанда бар, ләкин ни белән алып кайтасың! Паром-поездлар завод өчен төзү материаллары ташудан арынмыйлар, Низа.мов хуҗалыгынамы чират!.. Сәгъди, бирегә килгәч, күзгә күренеп ябыкты. Аны ялгызлык талкый башлады. Ул еш кына ком сахрасыиа эләккән кешедәй тилмереп йөри. Малайлар, әниләре үлгәннән соң, хатны сирәк язалар. Хәер, аларны гаепләми дә ул, һәрберсенең үз мәшәкате, үз дөньясы дигәндәй. Ул үзе дә андый чорны кичергән кеше. Шуңа күрә Сәгъди күп вакытын эштә үткәрә. Анда ул кешеләр белән аралаша, алар белән шатлана, алар белән бергә хафалана. Аннары биредәге бер егетне — Исламны ярата ул. Яхшы шофер булуы өчен генә түгел, үзе кебек япа-ялгыз, ярым-ятим булганы өчен ярата ул аны. Исламны ул эшкә алганда ук ошатты. Аны иң яхшы дигән өйгә урнаштырды. Инде тулай торакта урын табылгач, егетне шунда күчерде. Иң әүвәл Исламны ул эше өчен яратты. Дөрес, ул аны башкалардан аермады. Ислам үзе алардан аерылды. Сәгъди моны тоя һәм күрә генә белде. Сәгъди Исламны төрле коллективта, төрле идарәләрдә, төрле участокларда эшләтеп карады, хәтта тегеләрдән: — Егет ничегрәк, ялкау түгелме? — дип аталарча кайгыртып сораштыргалый торды. — Ислам Байтимеровмы? Әйбәт эшли. Дөрес, егет бераз дуамалрак... Исламны төшемле урыннарга гына җибәргәне өчен диспетчерлар бераз начальникка үпкәлиләр. Ләкин авыз күтәреп дәгъва итәргә кыймыйлар иде. Комсомол секретаре Анатолий гына: Сәгъди Вәлиевнч, нигә алай кайбер шоферларны төшемле урыннарга гына җибәрергә кушасыз? Сукранучылар бар,— дип әйткән булды Ләкин Бабай аңа: Толя, юк сүз сөйләмә! Син Исламны менә комсомолга өндә,— диде. — Нигә ул безгә?!.. Исерек баш Әнәсне кеше итә алмый да чиләндек. Әле анысы яңа рәтләнеп килә, тагын берәүне димлисез... Рәтләнәме Әнәс? Рәтләнер. Ә бит мин аны ләх исерек чагында таптым. Өенә сөйрәп керттем, юындырдым, йокларга салдым... Кешелеге бетмәгән икән әле алайса... түгел ул. Җаваплылык сизеп тору ул һәркемгә кирәк нәрсә. Мин аны = гомерем буе тоеп торам . һәм үкенмим... Партия миңа яшәргә өмет ® нуры өсти. Ә бит, туган, бу дөньяда өметсезлеккә, төшенкелеккә би- п релгәннәр дә тулып ята... Урамда исереп аунап ятучыларны күргәнең * бармы? Бар, дисеңме?.. Менә шул... Алар, туган, барысы да өметсез- = леккә, төшенкелеккә бирелгән халык. Мин тик шуңа гына шаккатам а Алар бездә елдан-ел күбәя бара, һәм мине гаҗәпләндергәне шул: * андыйларга карата бернинди чара күреп булмый. Исеңдә тот, Ислам, _ артык эчүгә башын салган кеше бик тә тиз рюмкага батып үлә. Ва5 сыять итеп әйтем, кирәксә-кирәкмәсә, юк сылтауны бар итеп, һнчкай- чан эчмә! Эчсәң эч мәҗлесләрдә, күңел ач, җырла, бие, ә тиктомалга эчмә! Эчә башладыңмы, югалдым дигән сүз... Аннары инде яңадан кеше булам димә. Сәгъди Исламның чибәр йөзенә бер тын карап торды Ярата иде ул бу егетне һәм яратуын яшерми дә иде. — Карале, Ислам, син таза егет, зуррак машинага утырасың килмиме? — Хезмәтең шул ук руль тотып бару, акчасы бер чама төшә Минем машина начар түгел, кирәкмәс, Сәгъди абый,— диде Ислам һәм алдындагы рюмканы чнткәрәк этеп, түше белән өстәлгә ятты.— Менә үзеңә бор «Жигулн> алсаң иде икән ул, Сәгъди абын — Җиңел машина! Нигә кирәк ул сиңа? Артың болай да утыргычтан төшкәне юк. Кызлар ташыргамы? Юк инде, ул ниятең бар икән, башта өйлән...— Сәгъди беранык яңагын ышкып утырды.— Акчаң бармы соң? Җиңел машинаның бәһасе, мин белгәнчә, шактый бит?.. — Машинасы булса, акчасы табылыр иде әле,—диде Ислам һәм эчке кесәсеннән саклык кассасы кенәгәсен алып күрсәтте.—Менә акча, әти мәрхүм калдырды. Шахтер иде ул... Сәгъди, кенәгәдәге сумманы күреп, күзләрен түгәрәкләндерде. — Ун мең сум?! — диде ул гаҗәпләнеп. — Әнә астагы соңгы нке меңе үземнеке... — Бай егет икәнсең,—диде Сәгъди, кенәгәсен кире сузып — Сини, туган, теләсә нинди сылу чыгачак— Кенәгәңне генә күрсәт... һа-һа-һа!.. Шулаймы?.. — Кичә әнисе килде. Мина рәхмәт укый. Рәхмәт инде Сәгъди Вәлиевичка, сиңа, Толя, юлдан язган улымны комсомолга алдыгыз, кеше иттегез, ди... — Шулай ук диме?.. — Чыны шулай, Сәгъди Вәлиевич... — Я, ярый Шул темпта эшли бирегез. Ә Исламны комсомолга алмый булмас... Начар егет түгел ул... — Тик аны бик кызу диләр — Бар кызу кеше дә лихач шофер түгел. Толя . Ал син аны комсомолга. Идарә буенча гына түгел, трест алдында беренче урынга чыгу турында хыял тотыгыз әле, егетләр... — Анысы шулай... — Шулай булгач, әйдә тырышып карагыз... Ислам, комсомолга керергә гариза биргәч, Сәгъди янына килде. Кич иде, Сәгъди китап укып ята иде. Ислам килеп кергәч, аны көтеп торган кебек, өстәл хәзерләде, бер шешә болгар виносы куйды. — Котлыйм, туган... Әллә кайчан кирәк иде дә сипа,’ моңа кадәр очрашмаганбыз. Мин үзем унҗиденче елда — революция елында туган кеше, уналты яшемдә комсомолга кергән идем .. Аннары сугыштан соң партия сафына бастым . Үз тормышын дөньядагы иң гадел, иң алдынгы идеяне яклаучы партия белән бәйләгән адәм — буш кеше ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА Күзгә-күз карашып, рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Сәгъди торып телевизорны кабызды. — Сәгъди абый.— диде Ислам, аның янына килеп.— Ьеләсезме, ни, мин нәкъ шул турыда сезгә киңәшкә дип килгән идем... — Бу турыда нинди бәхәс булырга мөмкин... Әллә соң теге француз кызымы? Кем әле?.. Инга түгелдер бит?.. — Юк. Ислам күзен идәнгә төбәп беравык сүзсез торды. — Я, я, кем сон? — Аның баласы бар... Кияүдә булган... — Соң. булсын... Бала... Тора-бара барыбер синеке була ул. Ата була гына бел... Я, кем?.. Әйт. Үзең дә яраткач... — Диана... — Диана?.. Теге үзең квартирда торган врач хатынмы? — Әйе... Сәгъди, беравык дәшмичә, экранда күренгән диктор хатынга карап торды да: — Димәк, Диана,— дип, телевизорны сүндереп, диванга барып утырды. ' Ул Исламның Диана атлы бер балалы хатынга өйләнүенә каршы түгел иде. Баласы булган хатын, икенче тапкыр кияүгә чыккач, ир кадерен белә төшә, моны ул үз тәҗрибәсендә сынады. Аның эчен пошыручы нәрсә башка иде: Диананы ире ташлап киткән ич. Ә яхшы хатынны ире ташламый. Я йөргән, я усал... Аннары тагы бер сәбәбе бар иде: Сәгъди Харис исемле бер врач белән таныш иде. Харисның аңа Диана турында саксызрак сүзләр ычкындырганы булды, хәтта бер тапкыр әллә көлеп, әллә шаярып: «Өйләнегез шуңа, Сәгъди абый, Диана сезгә чыгачак, ирсез тора алмый ул, аңа, үзеннән олырак булса да, ир кирәк, ә минем семьям бар»,— дигән иде. Бу хәтлесе дә мәгълүм иде Сәгъдигә. Ә монда аның улы кебек егет шул хатынга өйләнергә тора. Кимендә өч-дүрт яшькә кече бит бу Ислам аңардан. Юк, юк, мин аны ул хатыннан биздерергә тиеш. Беткәнме бездә кызлар... Туктале, мин аны бер атнага авылга эшкә җибәрим булмаса. Фәрештәләрнең амин дигәненә туры килер, үзе кебек бер чәчбине табып куймасмы! — Ярар, Ислам. Ул турыда соңыннан... Әйтик, бераз тернәкләнгәч, көзгә таба... Яисә җиденче ноябрьга, ризамы?.. Иртәгә авылга китәсең. «Кызыл юл» колхозына тирес чыгарырга ун машина билгеләдек, мин сине дә керттем... Сәгъди Исламны билгеләмәгән иде, юри әйтте, егет риза булгач,ул аны иртәгә иртән дә хәл итә алачак иде. — Ярый соң, мин риза,— диде Ислам елмаеп. — Ну, алай булгач, әйдә бу рюмкаларны тотып куйыйк... Аннары хоккей карарбыз. Швеция белән безнекеләр уйный бүген... Хоккей беткәч, Ислам йокларга ятты, Сәгъди тәмәке көйрәтергә дип балконга чыкты, балыкчы урындыгына утырды да төпсез һавага карап уйга чумды. «Их, гомер, гомер! Үтеп тә барасың бугай инде. Ә бит, Сәгъди, синең дә кайчандыр үз семьяң бар иде, үз хатының, үз балаң. Сараң!» Сарасы аның зәп-зәңгәр күзле, чак кына чөенкерәк борынлы, ахактай ак йөзле, озын, калын толымлы бер сылу иде. Чәчләрен таратып йоклаганда Сәгъдигә караватта урын да калмый иде. Ләкин Сәгъди аны барыбер уятмый иде, шул таралган толымга борынын төртер иде дә йоклап китәр иде. Нигә ул аны оныта алмый? Нигә, менә әйтик, Ислам ярата һәм шундук оныта ала, ә ул — юк? Әллә соң Сәгъди башка тукымадан эшләнгәнме?.. — Татарларда кияүгә чыгу йолалары ничек? — дип тәрҗемә итте ♦ гид кызның соравын. х Сәгъди беравыкка аптырашта калды. — Ни биг инде ул, яратып, сөеп чыгалар. Теләсә кемгә... Ул яктан п бездә полный демократия,— диде Сәгъди, үз җавабыннан канәгатьсез- * лек белдереп йөзен чытты. - — Ә җенси мәсьәләдә? « Бу сүзләрне ишетүгә, Сәгъдинең күзләре түгәрәкләнеп китте. Ул 2 бу кунак кыздан теләсә нинди сорау көткән иде, әмма күрер күзгә . әллә ни сылу, чибәр булмаган, мәгәр буй-сыны су камышыдай гүзәл я күренгән француз кызын нәкъ менә шушындый сорау кызыксындырыр дип башына да китермәгән иде. Аннары ул мондый сорауга җавап бирергә әзер дә түгел иде. Бу фәрештәдәй кыз илледән өстәге Сәгъдигә шундый сорау бирер дип кем уйлар! — Әйдә, әйдә, Сәгъди Вәлиевич, әйтегез, ничегрәк беләсез?.. — Ни бит инде ул,— Сәгъди гидка күз төшереп алды. Янәсе: «Ничек сон, турыдан-туры ярыймы?» Гид аны тынычландырып елмаеп алды һәм бу «ярын» кебегрәк чыкты.— Кем. ни бит, мадмуазель, бездә дә теләгән кешең белән очрашырга була. Дөрес, бездә бу турыдз күзгә бәреп әйтү әдәпсезлеккә керә кебегрәк тоела миңа. Яшьләр, әйтик, хәзер бездә дә бер дә сездән калышмыйлар кебек... «Ни сөйлим мин? Кемне кем белән чагыштырам?» — дип шомланды Сәгъди. Ләкин башлаган сүзен әйтеп бетерергә булды. — Сез теләгән мәсьәлә бездә дә бик җиңел хәл ителә дияр идем мин. ЗАГС дигән урынга барасың да шул кеше белән чәчең бәйләү теләгеңне әйтеп гариза язып бирәсең... һәм... Башта гид көлеп җибәрде, кызга аңлатып биргәч, кыз елмая башлады. Аңлашкач, кыз гидка рәхмәт әйтте һәм Сәгъдине үзе үк култыклап. табын хәзерләгән өстәлгә таба әйдәде Кыз ни арададыр Исламны күреп алды. Төз борынлы, сызылып киткән нечкә капа мыеклы, кара күзле егет ана шунда ук тәэсир итте. Ул башын иеп Сәгъдидән гафу үтенде дә туп-туры Ислам янына барып утырды. Шау-шу килеп ашап-эчкәннән сок (кунакларга ике өчпочмак, шулпа, бер стакан компот, катык бик ошады), төркем-төркем, пар нзр Сәгъди Ислам белән француз кызы Инга арасында булган мәхәббәт мажарасын бәйнә-бәйнә хәтере аша үткәрә. Бөтен Кама буйлары, тугайлары, болыннары шау чәчәккә күмелгән июль ае иде. Идел буендагы Халыкара дуслык лагереннан төзелеп килгән заводка француз яшьләре килеп төште. Чит ил кунаклары үзләрен әрсез тоталар һәм, Сәгъди уенча, бераз оятсызрак кыланалар иле. «Кунак булгач, тыйнак булырга кирәк иде бит. Юк, башка күәстән ясалганнар, чытлыкланалар»,— дип уйлап торды Сәгъди, автохуҗалыкка килеп төшкән яшьләрнең әрсезләнеп китүләрен ошатмыйча. Төзелеп яткан шәһәрдә кунаклар озак тормады, завод салынасы төшкә ашыктылар. Сәгъди шәһәр комитетыннан җибәрелгән яшьләр белән аларны озата китте. Биредә француз яшьләре эшчеләр белән таныштылар, берберсенә значоклар бирештеләр, хәтта тагар егетләре белән күлмәк алыштыручылар да булды. Француз кызлары, төскә-бит- кә бик әллә ни булмасалар да, чуар киенгәннәр. Берсе чалбар, берсе мини, берсе миди юбка кигән, ә кайберләрендә Казан кибетләреннән алган күлмәкләр, күбесенең аякларында чиккән татар чүәкләре иде. Әбәт вакыты җитте. Эшчеләр ялга туктадылар. Шунда кунак кызның берсе нигәдер Сәгъди янында бөтерелә башлады. Ярты-йорты рус- ча-французча сорашкан була, ләкин Сәгъди җилкә генә сикерткәч, кыз гидны чакырып китерде.ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА... таралыша башладылар. Кыз. Исламга ияреп, аның машинасы янына китте һәм. күп сорамыйча, кабинасына кереп тә утырды. Боларнын барысын да каш астыннан гына күзәтеп утырган Сәгъди шомлана, борчыла калды: «Алып китә күрмәсен тагын дуамал баш?» һәм шик-шөбһәсе юкка булмады. Экскаватор әрҗәсен тутыруга, Ислам машинасын кабызды. — һәй, Ислам!.. — Йөри бирсен,— диде анык янәшәсендә басып торган гид. Бер рейс әйләнеп килгәч, француз егетләренең берсе кызның машинадан төшүен сорады, хәтта орышты да бугай. Ләкин кыз аяк терәп карышты, төшмәде, башын чайкап, көлемсерәп тик утырды. Ахырда гид та. француз егете дә кызга кул селтәп китеп бардылар. «Менә шулай ул дөнья,—дип уйлады Сәгъди, автобуска утыруга.— Карасана син аны, салам сыйракны, ни белән кызыксына! Имеш, татарлар җенси мәсьәләгә ничегрәк карыйлар? Ничек, ничек? Сез ничек карасагыз, без дә шулай карыйбыз, яратып-сөешеп өйләнешәбез. Хәзер бездә дә ир хатынны түгел, хатын ирне ташлап китү модага кереп бара инде. Әйтик, менә...» Сәгъди үзе турында телдән әйтергә түгел, уйларга да оялды. Ә бит аны да хатыны ташлап китте. Мопассан романнарындагы мәхәббәт маҗараларыннан ким хәлмени? һай, француз халкында да һәм татарларда да шул бер үк мәхәббәт инде ул. Тик аны һәркем үзенчә кичерә генә. Сәгъди, үз фәлсәфәсеннән үзе канәгать калып, уйнап-көлешеп кайткан яшьләрне күзәтә башлады. «Их-ма, замана диген син! Урысы-татары. французы гөр килеп сөйләшеп кайталар. Дуслыкның теле бер генә шул — ышану. Без дә үстек, без дә яшәдек... Тик болай булмады. Шулай да мин үткән гомерем өчен үкенмим. Минем өчен мәнге үлмәс тәгълимат бар иде һәм ул минем өчен бүген дә шул ук. Ә менә болар, француз яшьләре, киләчәккә нинди хыяллар белән яшиләр икән? Бабалары башлап җибәргән революциягә ничек карыйлар икән? Буржуазия белән көрәш дәверендә Париж урамнарында өелгән баррикадаларда йөзәрләп, меңәрләп һәлак булган, якты тормыш өчен гомерләрен корбан иткән ата-баба- лары турында ни уйлыйлар икән?» Сәгъди тәрәзәгә карады. Нарат урманы буенда ике кыз гөмбә җыя, кәрзин тотканнар, алардан кала ике егет атлый. «Юкка, юкка калдырды бу гид дигәннәре кызны Ислам белән. Иленә кайтып, татарлар турында тузга язмаганны сөйләп йөрсә? Кем белә, бәлкем, ул салам сыйрак нинди дә булса берәр яман ният белән калгандыр? Ислам, беткән баш. бер-бер юләрлек эшләп ташламасын тагып! Их, юкка калдырды бу гидлары кызны...» — дип үкенеп алды ул. Яна шәһәр борылмасына җитәрәк, юл аркылы эленгән комачлар күренде. Ике-өч сәгать элек кенә биредән үткәндә бу лозунглар юк иде Моны күрүгә, яшьләр дәртләнеп киттеләр һәм комачка язылган сүзләрне хор белән кабатлый башладылар: — Рәхим итегез! Добро пожаловать!.. Сәгъдинең шунда ниндидер үзе дә аңламаган рәхәттән йөрәге кысылып куйды һәм, яшьләргә теләктәшлек белдереп, алар артыннан кабатлый башлады. Кичке якта яшьләр ашханәсендә кунаклар белән очрашу кичәсе оештырылуы турында ишеткәч, Сәгъди шәһәр комитеты секретарена шалтыратты һәм кичәдә кемнәр булуы белән кызыксынды. Секретарь: «Сезнең коллективтан яшьләр чакырылмады бугай», дигәч, Сәгъди: — Хезмәттә унган эшче егетләрнең берсен дә чакырмагач, кемне белән тышка чыкты Гид аны култыклап алды һәм зур сер әйткәндәй ♦ — Сәгъди Вәлиевич, егетегез кунак кызын аздыра күрмәсен та- х тын,—диде. х — Юк, ул болай гына. Сөйләшә белмиләр ич... Ни кырсыннар,— дигән булды Сәгъди. X — Ярый. Күнел ачсыннар, мин каршы түгел болай,— диде гид, “ шаяртып әйтүен аңлатырга теләгәндәй, елмаеп куйды. А И Бүгенге кеше үзе яшәгән җәмгыятькә бәйле. Ислам белән Инганы s бергә итү ике яшьнең үз теләкләреннән генә торса да, аларны. әйтик, өйләнештсрү шактый четерекле мәсьәлә. Дөрес, мәхәббәтнең үз законы, үз теләге, моны-хисе, тойгысытеле, сагышы, ye-хыялы бар һәм, ниһаять, үз азатлыгы, нрке бар. Кем әйтмешли, мәхәббәт иреге — мәңгелек. Мәхәббәт үлгән хәлдә дә жинеп, тантана итеп үлә, чөнкя аны кылыч белән генә буйсындырып булмый. Шулай да. шулай да~. Сәгъди Ислам белән Инганы урам чатындагы эскәмиядә калдырып киткәч, шундыйрак фәлсәфәгә бирелеп, уйланып йөрде. Әле дә хәтерендә: саубуллашканда Инга егетнең муенына сарылды һәм оялмыйча-тартынмыйча тегене үбеп алды. Шунда Сәгъди кызнын күзләрендә яшь күргәндәй булган иде. Ул хәтта ваемсызрак кыяфәттә кыз белән саубуллашкан Исламга бераз рәнжегән дә иде «Нигә наз- иркәгә үзе үк өмсенеп торган кызны кыю гына кочып сөйми, нягә оялып тора, нигә эшендәге сыман тәвәккәл кыланмый?» Картаю күңелне нечкәртә икән. Сәгъди шул мәлдә Сарасын исенә төшергән иде. ...Сәгъди балконны ябып бүлмәгә керде һәм бер тын идән уртасында басып торды Аннары торшерны сүндерде. Кинәт стеналарга караңгы иңде, түр почмакта урам як фонарьдан төшкән кулъяулык кадәр генә яктылык кунып калды Ислам йокламый икән әле, әйләнеп ятты. — Сәер, кинәт кенә Инга искә төште,— днде ул Сәгъдигә. — Яраттыңмы син аны. Ислам? — Чат дөресен әйтимме? генә җыясыз сон анда? — дип тузынып алды. Секретарь аны яхшы белә иде, күрәсен, чакыру билетлары жибәрергә вәгъдә итте. ...Ислам кичәгә яшькелт галстук тагып, ак күлмәк, чем-кара костюм, ялтырап торган туфли киеп килде. Бу сурәттә ул тагы да матураеп, чибәрләнеп киткән иде. Сәгъди ана сокланып карап торды. Алар ашханәгә килеп керүгә, кыз, аларга каршы килеп, чытлыкланып күрешкәндәй итте. «Мутлык үзендә»,— дип уйлап алды Сәгъди, кызнын кыюлыгын ошатмыйча. — Инга’ —диде кыз аңа һәм нигәдер Сәгъдигә күрешергә биргән кулын алмын торды. — Я —Ингә... Яраттэм,—диде Инга Исламга елыша төшеп. — Син өйрәттеңме? — дип сорады Исламнан Сәгъди. — Әйе,— диде Ислам елмаеп. Инга аларнын икесен дә култыклап табынга таба алып китте. — һәй, бу француз кызларын, Мопассан токымнарын,— диде Сәгъди. — Мопассан — нэт... — Сәгъди абый,— диде Ислам.— Мин бу кызны урлыйм бүген — Син нәрсә?!. Тилердеңме әллә?! Башың ике булса, урла,— диде Сәгъди егет сүзенә ышана калып. Ашап-эчкәч, бию башланды. Сәгъди һава алыштырырга дип, гид ТАУ ВЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА... — Мин дә шул турыда уйлый идем бит. Әллә сон чынлап та биотоклар тәэсир иттеме?.. . — Ул биредә калса, мин ана өйләнә идем... Телефонистка иде бит ул... — Калмадымы? Сәгъди юри киная белән сорады. Ислам, ахры, моны сизде, беравык дәшми торды. — Кайтам да әти-әнидән рөхсәт алып киләм дигән иде... — Килмәдеме? — диде Сәгъди мыскыл иткәндәй. Ислам дәшмәде. «Үпкәләде»,— дип уйлады Сәгъди. — Ул нәрсә, Ислам туган, алай, син әйткәнчә, орды-бәрде генә эшләнми. Бик мәшәкатьле эш ул француз кызын бирегә китерү. Дөрес, космос чорында андый әкәмәтләр дә буладыр инде ул. Әгәр дә мәгәр чын була калса, илчелектәге дипломатия мәшәкатьләрен үз өстемә алам. Тик нигәдер моның буласына күңел ышанмый... — Мин ана ике хат яздым инде... — Нинди телдә? — Русча. Сәгъди егеткә ни әйтергә белми чарасыз калып торды. — Ә соң Диана? — Диана...— диде Ислам нигәдер каушый калып.— Мин аңа Ингадан хат килмәгән хәлдә генә өйләнәчәкмен... — Киресенчә, ул сина өйләнәчәк... Мина мәрхүмә Валентина апаң өйләнгән кебек. Сәгъди Исламга Валентина турында күп сөйләгән иде, егет ул апаны белә иде, дәшмәде. Шул сөйләшүдән соң ун көн үтмәде, Сәгъди кабинетына, яна чыккан кояштай балкып, Ислам килеп керде. — Сәгъди абый, әйләнәм. Тәбрикләгез. Менә дигән кыз! Вәгъдәсен дә алып кайттым инде... Сәгъди туйны тиз тотарга булды. Ул Исламга бер атна ял рөхсәт итеп, үз машинасын бирде дә кызны алырга җибәрде. Үзе шунда ук, вәгъдә иткәнчә, квартир хәстәрен күрә башлады. Алай итте, болай итте, әмма квартир ала алмады. Ахырда үзе тулай торакка күчеп, яшь киленне үз квартирына төшерергә мәҗбүр булды. Моны белгән Исламның түбәсе күккә тиде. 13 Көзге ай сентябрь җитте. Кама өстендәге пароход-баржалар, кыш якынлашуны сизенгәндәй, гудокларын сузыбрак кычкырта башладылар. Гүя алар йөзү сезоны бетеп баруын тоялар һәм зур төзелешкә китергән йөкләрне бушатып, кайтып китәргә ашыгалар иде. һәм шулай иде дә ул. КамАЗга су юлы белән дә, тимер юл белән дә меңәрләгән машина, җиһаз, краннар, төзү материаллары, вагон-өйләр килеп тора. Аларны тиз арада бушатырга, склад, предприятиеләргә, төзелеш идарәләренә озатырга кирәк иде. Сәгъди елга портындагы кысанлыкны белә, әмма барыбер балкалар килеп җитәр дип өмет итә иде әле. Ул менә җәйдән бирле инде боксларның түбәләрен ябарга балкалар көтә. Кичә генә трестка барды, аннан тәэминатчылар белән низаглашып кайтты. Низаглашмыйча да мөмкин түгел. Балкалар бер хәл, җитмәсә, июнь аенда кайтасы ун махсус прицепны ноябрьга калдырганнар. Ул гынамы! Быел кыш салкын булачак дип сөйлиләр. Боксларның түбәләре ябылмаса, дизель машиналарын кабызу мәхшәргә әвереләчәк. Балкаларны Казаннан кайтартырга була. Ләкин ни белән? һәр төзелеш идарәсенең үз планы, үз кайгысы бар. Елга транспортына май аенда ук балкалар китерергә заявка бирелсә дә, алар завод жнһазлары ташудан арынмыйлар Кыскасы, чират җитми, чират!.. Бүген порт янына килгәндә биредә аеруча жанлылык күрде Сәгъди Кояш яна күтәрелә генә башлауга карамастан, порт гөж килә: төзү материаллары китергәннәр. Сәгъди УАЗын бер чпткәрәк туктатты да өлкән диспетчер янына ф керде, балкаларны белеште — Сез генә борчымагыз, ичмасам, заводка дигәннәрен дә китереп < бетерә алган юк,— диде аңа диспетчер. Сәгъди йөрәкләнеп чыгып китте һәм кайтышлый шәһәр комитетына * сугылды. — Иң яхшысы — үзегезгә барып алу, Сәгъди Вәлиевич,— диде аңа 3 промышленность бүлегендә утыручы иптәш. — Рәхмәт, куандырдың! — дип чыгып китте Сәгъди аның яныннан, о «һич мөмкин булмаган нәрсә турында сөйли»,— дип сукраиа-сук- > рана кайтырга чыкты Сәгъди. Ләкин кайнарлыгы басыла төшкәч, бу £ хәлнең мөмкинлегенә ышанычы ныгый төште. Әмма моның өчен Кама- ж нын туңганын көтәргә туры киләчәк иде. Аннары кышкы салкыннар 2 башлана. Димәк, бокслар тагын бер елга кичегәчәк дигән сүз. һич J югы, быел кайтарасы иде Ичмасам, киләсе елга әзер булыр иде. Әнә > шул фикерендә бераз реальлек күреп, ул кайга-кайта тынычлана £ төште. ф Менә Сәгъди иске шәһәргә керде һәм таныш урамга житүгә. маши- _ насын шунда таба борды. Ул бер уңайдан Исламның элекке квартн- ® рына кереп чыгарга булды. Бирегә берәр эшче урнаштыру нияте бар ч иде аның. £ Капка каршына килеп туктауга, ул ишегалдында йөрүче хужа ха- « тынны күрде. Сәгъди аны шундук таныды Бу —Ислам өйләнергә те- = ләгән Диана иде. Хатын өстенә кыска пальто кигән, башына йомшак “ шәл бәйләгән, ишек тирәсен себереп маташа иде. Сәгъди апа чаларган и башын түбән иеп сәлам бирде. -• — Хәерле иртә, Диана Галимовна. — Исәнмесез, Сәгъди... абый. Хатын аның әтисе исемен оныттымы, белмәве идеме, комачтай кызарынып чыкты. — Ничего, анысы вак мәсьәлә,— диде Сәгъди — Мин сезгә, Диана Галимовна, бүлмә мәсьәләсе белән кагылган идем — Без ул бүлмәгә кеше кертмәскә булган идек инде, Сәгъди абый.. Авыру әнием бар... Ана да кыен, торган кешегә дә дигәндәй. — һы, алай дисез. Бик кысанга килмәсә, без сезне борчымаска тырышырбыз, әлбәттә... Бездә торак ягы хөрт бит. Эшче кирәк, эшкә алабыз, ә торыр урын бирә алмыйбыз . Я, ярын, хушыгыз .. — Хушыгыз, Сәгъди абый... Тәрәзәдә бер чырай чалынып кипе Сәгъди машинасына таба атлаганда тәрәзәдә күренеп киткән әлеге йөз таныш кебек тоелды, кем дип юрарга, танышбелешләреннән кемгә охшатырга зиһене жиг- мәде. Сәгъди кулына эләккән бүлмәне тиз генә ычкындыра торганнардан түгел иде Кайта-кайта: «Бүген үк булмаса дэ. иртәгә берәрсен жн- бәрергә кирәк, юкта, киреләнеп куюлары бар», дигән фикергә кнлдһәм икенче көнне анда яңа гына эшкә кергән Зөлфәтне жнбәрдс. 14 Махсус прицеплар тик декабрь аенда, анын да икенче яртысында гына кайтып життеләр. Прицеплар барымы да балка ташырга жай.мн- ган иде. Сәгъди иртән эшкә килү бедән яна кайткан прицепларны карап йөрде. — Җиңелрәк машиналар тапмадылар микәнни? Төзелеш участокларында шушы бегемотлар белән борылып буламы соң?! диде ул, КрАЗ автомобильләренә көйләнгән прицепларны ошатмыйча. — Җиңелләрне 1974 елда, менә үзебездә, Чаллыда, ясый башлыйбыз,— диде аның янәшәсендә басып торган Петрович. — Безнең КамАЗлардагы маневр искитмәле булачак. Ә шуңа кадәр, кадерле Сәгъди Вәлиевич, шул прицеплар белән эшләп торырга туры килер» — Анысы шулай, безнең КамАЗда бүгенге чор автомобиль техникасының иң яхшы сыйфатлары булачак,— диде Сәгъди һәм, өлкән механикны үз кабинетына сәгать тугызга киңәшмәгә дәшеп, китеп барды. «КамАЗ, КамАЗ,—дип уйлады Сәгъди.— Син үзеңә бик күп милләт кешеләрен, бик күп язмышлар җыйдың. Әйе, җиңел дә түгел кебек, эшләп карагач, әллә ни авыр да түгел кебек. Монда әле кайчан гына бүлмә-вагоннар гына иде, хәзер әнә бишәр-тугызар катлы дистәләгән өйләр калкып чыкты. Өйләр салына, завод корпуслары калкып чыга, ә менә автохуҗалык бокслары һаман сөрәеп тора бирә. Дөрес, Чаллыдагы иң мөһим эш — КамАЗ һәм торак йортлар. Ләкин транспорт биналары төзергә дә вакыттыр инде. Бүген — җомга. Бүген үк машиналарны Казанга балкалар алырга җибәрсәк?» Кабинетына кереп утыруы булды — телефон шалтырады. — Сәгъди Вәлиевич, исәнмесез? Бу — мин, Петр Ильич... Петр Ильич генераль директорның баш инженеры иде, Сәгъди, ту- рыдантуры булмаса да, аңа буйсына иде. — Сезгә кайткан прицеплар дүшәмбе көнгә линиядә булсыннар. Станциягә дүрт эшелон төзү материалы кайтты. Ишеттегезме, дүшәмбегә!— диде боерган тавыш белән Петр Ильич. — Машиналар линиядә булыр, Петр Ильич... Сәгъди телефон трубкасын куйгач, беравык аннан кулын алмыйча торды... «Менә ничек! Ә бит мин дүшәмбе көнне аларны Казанга үзебезгә балкалар алырга жибәрмәкче идем,— дип уйлады Сәгъди.— Әллә соң бүген үк җибәрергәме? Сәгать икеләрдә кузгалсалар, төнгә анда булачаклар. Иртән алсалар, өйләдән соң кайтыр юлга чыга алалар. Тик әүвәл Казан тимер-бетон җайланмалары заводы директоры белән сөйләшергә кирәк... Шимбә көн эшлиләр микән? ...Казаннан ышанычлы хәбәр килгәч, Сәгъди кабинетына хуҗалык активын җыеп, сөйләшеп-киңәшеп алырга булды. Секретарен чакыртып, унбиш минуттан автохуҗалык активын бирегә җыярга кушты. Ул арада кабинетка Петрович килеп керде. Сәгъди аңа үз фикерен әйтте. Карт кашларын сыпыра-сыпыра беркавым уйланып торды. — Резонно, сүз дә юк. Яңа машиналарны тетеп кайтмасалар, бик хуш та бит... Актив җыела башлады. — Прицепларга тәҗрибәле егетләрне утыртырга кирәк. — Каян алырга соң аларны? — Минемчә, комсомол-яшьләр бригадасы шоферларын җибәрергә кирәк булыр... Керүчеләргә Сәгъди түргә узып утырырга дип ияк какты. Барысы да җыелгач, ул баш инженерга карап сүзен башлады. — Артем Борисович, без монда бер фикергә килдек әле. Прицепларны Казанга балкалар алырга җибәрергә. Бүген үк... Минемчә, исән- сау йөргән хәлдә иртәгә кичкә, һич югы, якшәмбегә кайтып җитәчәкләр... Бу безгә бердәнбер җайлы момент. Прицепларны чыгардыкмы, алар безнеке түгел инде... — Ай-Һай,— диде инженер,— яна машиналарга яшь шоферлар утыртып җибәрсәң... тетеп кайтулары бар... — Машиналарга тәҗрибәле шоферларны утыртачакбыз. Комсо- мол-яшьләр бригадасы шоферларын... — Ә аларнын машиналары тик торырмы? — диде өлкән диспетчер. — Шимбә, якшәмбе — ял көннәре. — Ярый ла кайтып җитешсәләр,— диде моңа кадәр сүзсез утырган Анатолий,—Бураннар башлана дип хәбәр итәләр. — Анатолий Иванович, сезнең үзегезгә дә барырга туры килмәгәе әле,— диде Сәгъди.— Гатифә урынына, ә? Анда сезнең булуыгыз кирәк, минемчә. Петрович, сез ничек уйлыйсыз?.. — Мин дә шулай уйлыйм, Сәгъди Вәлиевич. Аннары мина да бармыйча булмас. Казан юлын миннән дә әйбәт белүче юк... Күз-колак та булыр идем... Сәгъди партоешма секретаре тәкъдимен хуп күрде. Гомумән, ул карт механикны хөрмәт итә, аның шулай эшкә омтылып торуын ярата, күп вакытта үзе дә анарга охшарга тырыша иде. Хәтта ул сүз башлар алдыннан уч төбенә тамак кырып кую гадәтенә дә анардан өйрәнеп киткән иде... — Анатолий баргач җитмәсме соң? — диде Сәгъди. — Юк, мин аларнын үзләрен генә җибәрә алмыйм, Сәгъди Вәлиевич. Барысы да яшьләр, кайнарлар. — Ярый, килештек, чакырыгыз яшьләр бригадасын... Ә алар уры нына гараждагы бөтен слесарьны китерегез... Кичкә чаклы Бакый да = йөреп торыр... ® Комсомол-яшьләр бригадасы шоферлары гаражга төш вакытына а таба гына кайтып җиттеләр. Алар машиналарын башкаларга бирүгә - аптырап калганнар, ачулары кабарган, усалланулары йөзләренә үк * бәреп чыккан иде. Сәгъди аларнын кабинетка кереп утырышуларын сабыр гына көтеп л торды да куш йодрыгын өстәлгә салып: — Тынычландыкмы? — дип сорады.— Күрдегезме ун «поезд» кайтты? Шоферлар нидер сизенеп шаулаша башладылар. Сәгъди кулын күтәрде. — Сабыр, иптәшләр! Әүвәл башта мин сөйлим. Менә нәрсә, егетләр. Сез хәзер кабинеттан шау-шусыз гына чыгасыз да яна кайткан прицепларны кабул итеп аласыз. Исемлек Петровичта. Номерлар алынган. Куярсыз. Хәзерләнергә ярты сәгать. А\ай. ягулык салырга, һәм бүген үк Казанга барып җитәргә. Балкалар алып кайтасыз Эзебез өчен. Боксларны ябарга... Казаннан кайткач, кире үз машиналарыгызга утырасыз. Рейс гаять җаваплы, егетләр, балкаларны бу елда алмасак, башка предприятиеләргә бирәчәкләр. Хәзер һәр тимер-бетон балкасы, плитасы исәптә. Сораулар бармы? — Командировка буламы? — Бухгалтериягә кереп алыгыз, анда бар да әзер. — Тәэминатчы барамы? — Петрович белән Анатолий бара Шоферлар кузгала башладылар. — Сабыр! — Сәгъди кулын күтәрде.— Өйләрегезгә кайтып килергә ярый, җылырак киенеп алыгыз. Минем машина ишек төбендә. Аңлашылдымы?.. Шоферлар чыга башлагач, Сәгъди Гатифәгә калырга кушты. — Сезгә, Гатифә, калырга булыр. Аннары,— Сәгъди нигәдер, урын- сызга оялып киткәндәй, түбән карады. — Бәлкем, сезне, Гатифә, днсТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА... петчерлыкка эшкә күчерергәдер, ә? Тиздән ана буласы кешегә_ шофер эше... Мин аны яхшы аңлыйм, һәм син дә аңлыйсыңдыр дип уйлыйм... Гатифәнең бит алмалары алсуланып китте, яшь хатын начальникның бу турыда сүз кузгатуын көтмәгән иде, күрәсең, калкыбрак торган эчен жыя төшкәндәй итте. — Толик та шулай дип теңкәмә тиеп бетте инде. Тик, ни бит, Сәгъди абый, иптәшләрдән яхшы түгел... Ирегез начальник булгач та дип әйтүләре бар... — Кем әйтер икән? Исламмы? Гатамы? Зөлфәтме, Әнәсме?.. — Алар үзләре машинадан китәргә вакыт дип йөриләр... — Менә нәрсә, Гатифә сеңел, сез дүшәмбедән диспетчерлыкка эшкә чыгасыз. Ә сезнең машинага шофер табылыр, кайгырмагыз. Сөйләштекме? — Рәхмәт, Сәгъди абый. Гатифә чыгып киткәч, Сәгъди кабинет буйлап йөреп китте. Аннары тәрәзә каршына килеп басты. Яна кайткан прицеплар янында шоферлар мәш килә: кайсы номер куя, кайсы ачкычлар барлый, һава бераз томаланып, кар явып тора. Җепшек кар. Тәрәзәгә куну белән эреп, тамчыга әверелә. Күк йөзендә болытлар куерганнан-куера бара. Болай машиналарны чыгармастай куркыныч түгел-түгелен. Шулай да соңгы минутта Сәгъди шомланып куйды. «Буран чыкса, хәтәр булачак... Әллә сон җибәрмәскәме?» Әмма туктарга дип әмер бирергә кодрәте җитмәде. Мәгәр эче дәрес сизгән икән. Җомга көн кичкә таба башланган буран төнгә таба бер тын гына басылып торгандай итте дә, шимбә иртәсе җитүгә, аеруча өйләдән соң, карлы яңгыр явып китте, ә кичке якта, җил юнәлеше алышынып, суытып җибәрде, аның артыннан аяктан егардай көчле җил чыкты, ул да түгел, котырынып буранлый да башлады. 15 Ислам Чаллыдан юлга чыкканда да, Казаннан кайтырга борылгач та. колонна башында булды. Тиз йөрергә, МАЗын куаларга өйрәнгән Ислам КрАЗның илле-алтмыш километр тизлегенә гасабиланып, ташбака дип орышып кайтты. Анын кабинасында утыручы Петрович моны ошатмый, тамак кырып, җитәр, дип куя иде. — Двигательне көчләмә, ипләбрәк, яңа бит,— ди ул тыенкы-сал- мак кына. Ислам, механикка карамый гына, өченче тизлеккә күчә, әкренрәк кайта башлый. Сәгать дүрт. Эңгер иңеп килә. Тагын шулай ике сәгать тирәсе кайтсалар, Алабуга шәһәренә җитәчәкләр. Аннан инде ерак калмый. Ислам көзгегә күз ташлап алды, ишек пыяласын төшерә төште. Кабина эче эссе була башлады. Шуңамы, Петрович та мәлҗерәп йокымсырап китте. Ислам борын астыннан гына көйләп җибәрде. Алда озын үр күренде. Үр уртасында ниндидер машина туктаган. Ислам үз машинасына тагылып диярлек килгән Зөлфәткә туктарга дип сигнал бирде һәм КрАЗын юл читенәрәк алды. Машина туктауга, Петрович күзләрен ачты. — Ни булды? — Гарәфн үренә җиттек... — Әллә үрдә машина туктаганмы? — Әйе... Нишлибез? — Нинди машина? —дип сорады Петрович һәм нигәдер кесәсен капшап алды.— ЗИЛга охшый. Прицеп... — Кузгалдыкмы, Петрович? — Сабыр ит. Беребезгә, үрне менеп, юлны япмыйча булмас. — Нигә, каршы килүче машиналар күренми ич... — Ә килеп чыкса? Башың икеме әллә синең, Байтимеров?! Петрович Исламга биргән фонарьны сорап алды. Юлга фонарьсыз чыкмый инде ул. Бу — шахтер лампасы сыман, өч төсле пыялага көй ф ләнгән шактый зур фонарь иде Арттагы машиналар сузып-сузып сигнал бирә башладылар. — Мин үргә менеп каршы юлны ябам, ә син сигнал булганчы көтеп тор,— диде Петрович һәм көч белән ишекне ачып төште дә буран эченә кереп югалды. Петрович китүгә ун минут үтте, егерме... Ниһаять, Ислам тау түбәсендә диярлек яшел ут күрде. Ул газга басып алды да кузгалып китте. Тизлек артканнан-арта барды, спидометр угы алтмышка якынлашты. Яна двигатель көчәнми, җиңел тарта кебек иде, әмма үр башлануга, спидометр теле күренеп сулга авыша башлады. Тизлек кырыкка, утызга төште. Үр башланды. Алда үр уртасында туктап калган «ЗИЛ-130» аңа өзсп-өзеп сигнал бирә иде. «Чәпәлермен дип курка», дигән шиккә килде Ислам, рульне кыса төшеп. Ит-колбаса ташый торган ябык прицеп иде бу. Ислам, аңа житәрәк, аягын газ педаленнән ала төште һәм моторның әйләнеше аз гына кимүгә, кул тормозын тартыбрак куйды. Хикмәт шунда; бозлавык үрне менгәндә мотор һәм тәгәрмәчләр әйләнеше бар чамага көйләнергә тиеш. Югыйсә, көпчәкләр секунды белән буксовать итә баш- ~ лаячак. Моны тою тәҗрибәсе шоферга еллар буе эшлиэшлн генә би- п релә. Ислам ЗИЛны әйбәт үтте. Тизлек угы егерме биш-утыз тирәсендә * селкенә, димәк, йөреш дөрес сайланган иде... = Үрне менеп җиткәч, ул машинасын алгарак туктатты да, двнга- “ тельне сүндереп, Петрович янына ашыкты. «Петрович кабинага кереп * утырсын, егетләр менеп беткәнче фонарьны үзем тотып торырмын»,— _ дип уйлады Ислам. Ләкин Петрович янына килгәндә кювет кырыенда * торган УАЗны күреп туктады һәм аның, кабинасын ачып шоферга сәлам бирде. — Кая таба сәфәрең, картлач! — Казанга... — Хуҗаң кая? — Әнә теге кеше янына китте. Ислам, алда торган кешенең Петровичка кул селти-селти нидер кычкыруын күрүгә, шунда ашыкты... — Нигә юлны яптыгыз? — Гражданин, гражданин, зинһар өчен, комачауламагыз,— диде ят кешегә Петрович. Ят кеше Исламга бөтенләй игътибар итми, Петрович тирәсендә урала иде. Ислам аның капрон пальто җиңеннән тотып алды. — Нигә тузынасыз әле, гражданин? — Сезгә ни кирәк? — Гафу итегез, сез кем? —диде Ислам, аның терсәгеннән кыса төшеп. — Җибәрегез җиңне?.. Ишетәсезме, жнбәрегез! — Шауламагыз әле. Бу буранда сезне кем ишетә». Без КамАЗга төзү материаллары алып кайтабыз — Миңа димәгәе алтын алып кайтыгыз? — Үр уртасында машина туктап калган.» Ун минут көтәргә мө.м- кинме? — Юк. Без ашыгабыз... — Әйдәгез әле кабинагызга, күзне ачып булмый... ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА... Капрон пальто җиңен йолкып алмакчы итте, әмма Байтимеров тиз генә җибәрә торганнардан түгел иде. — Әйдәгез машинагызга,— диде ул, теш арасыннан ысылдап. — Нахал, хулиган!.. — Я. я. гражданин, шауламагыз! Кабинага капрон пальтоны утырткач, Ислам УАЗ алдына чыкты һәм. аркасын радиаторга терәп, басып тора башлады. Шофер моторын кабызды, әмма кузгалырга кодрәте җитмәде, аның каравы, сигналын бик каты кычкырта башлады. Ислам башта берни ишетмәгәндәй басып торуын белде, ахырда тәкате бетте, капотны тиз генә ачты да быргы чыбыкларын тартып өзде. Ул арада калган машиналар менеп җитте. Петрович та УАЗ янына килде. „ _ — Юл ачык, китәргә була, Вәли Сәгъдиевич,—диде Петрович янында буталган кешегә. Капрон пальто аны таныды, күрәсең, нишләргә белмичә, әле Исламга, әле карт механикка карап-карап алды. — Менә, ни, Чаллыга әнинең хәлен белергә дип кайткан идем... Буран чыкты, ә иртәгә эшкә... — Алай,— диде Петрович.— Ярый, китегез, Вәли Сәгъдиевич, юл ачык. Алар янына Зөлфәт, Гата, Анатолий, Әнәс килделәр. — Туктагыз әле! — диде капрон пальтога Ислам.— Сез кем? — Врач ул,— диде Петрович.— Бездә Чаллыда эшләгән иде... — Бар китегез, Вәли Сәгъдиевич... Югыйсә, шоферыгызның права- сын алам. Штаттан тыш автоинспектор бит мин... Нигә болай больница машинасын Чаллы кадәр Чаллыга куасыз... Рөхсәтегез бармы? Ярыймы?.. — Гафу итегез, Петрович, мин сезне танымадым. Буран-җил... — Китегез! — диде Петрович, ачулануын сиздереп. УАЗ кузгалып киткәч, Петрович: — Хашәп, кәефне бозды! — дип, мыегына каткан бозны йолкып юлга ташлады. — Петрович. ЗИЛны ничек менгерәбез? — Ялгагыз тросларыгызны!.. . ЗИЛны тартып менгергәч, Петрович кузгалырга әмер бирде. Ислам. беркадәр юл китүгә, янә йокымсырап киткән Петровичны уятыр өчен (чөнки кабинада кеше йоклаганда аны да йокы баса иде), сораштыра башлады: — Петрович, кем ул Вәли Сәгъдиевич? — Ә-ә? Ул безнең санэпидстанция врачы иде. Хатыны белән баласын ташлап Казанга китте. Әнисе хәзер моның беренче хатынында тора, ә үзе яшь хатын белән Казанда. — Менә нинди әшәке адәмнәр бар бу дөньяда!.. — Әйе. алама кеше... Бик куалама, юлны күздән яздырып, кюветка төшмик, балкаларыңны җыеп та ала алмассың... Ислам дәшмәде. Аның бөтен дикъкате юлда иде. Буран көчәй- гәннәнкөчәя бара, сыртлап юлны каплап киткән төшләр ешрак очрый башлады. Кайту бермә-бер кыенлашты. — Петрович, өйгә кайтып җитеп булырмы икән бүген?.. — Шулай кайтсак, төнге уникеләргә Камага җитәрбез дип уйлыйм. Петрович тамак кырып, җылыда җебеп киткән мыекларын сыпырып алды, кашларына кагылды. Сул кулында аның ике бармагы юк, фронтта калдырып кайткан, чак кына мактана башласа, шул ике бармаксыз кулы белән як-якка мыек-кашларын сыпыра иде. Карчыгын көтә бугай үзеңне, Петрович? — диде Ислам, картның кәефе рәтләнүгә таба китүен сизеп. — Гомер буе шулай көтә инде ул жанкисәк мине. Сугышка киттем, анда дүрт ел көтте, аннан кайттым, унбиш ел шофер булып эшләдем, юлдан, ерак рейслардан баш кайтмады — анда көтте. Хәзер дә көтә. Кһм... Сагынып кайтулары рәхәт була торган иде. Кайтуга, ф өстәлдә бер ярты булыр, эчәк пирогы .. Шул эчәк пирогын яратам... Менә хатын сагына иде. Кайтып керүгә, әй, йөри синең яныңда!.. Тегеме, бумы дигән була, сораша, күңелне эретә прямо... — Әле дә сагынып кайтасызмы, Петрович? — Ничек диген әле! Үзем картаям, ә үземнең елдан-ел яратуым арта... Кешегә әйтсәм, кеше ышанмас, эштән сагынып кайтам үзен, эштән... — Ә мин менә алай түгел, Петрович - Петрович Исламга күз төшереп алды һәм шофер сүзендә бераз дөреслек күреп, беравык дәшми барды — Минемчә, бала кирәк сезгә, Ислам. Бала ул ике йөрәк кушылудан туа. Шуңа кадерле, шуңа үзгә. Хәзер шул сез хатыннарыгыздан бала таптырмыйсыз. Кан коялар, сәламәтлек югалталар... Их, яшьләр, яшьләр... Әллә нишләдегез сез... Күзең акайтма, мин синең турыда гына әйтмим. Минем үземнекеләр дә шулай. Сашаны беләсең бит. Былтыр институтны тәмамлады. Икенче курста ук өйләнешкәннәр иде Надясы белән. Әле булса балалары юк. Тоталар да тегендә чабалар, монда йөриләр, дөнья күреп калыйк, диләр. Быел әнә Болгариягә бар- ~ макчылар... Бала булмагач, кайчак эт белән мәче кебек талашып та " алалар... Монысы инде эч пошудан... Әллә хатыны теләми, әллә Саша- ч сы... Тегесеннән сорыйм, киленнән... Ни, ди, Саша кушмый, ди. Саша- £ дан сорыйм, Надя теләми, ди... Имеш, итәк тутырып бала үстерергә, = әллә без урта гасыр кешеләреме! Нәрсә ул урта гасыр! Әнә Урта Азия “ дә һәр семьяда жиде-сигез бала хәзер. Кырык жнде процентка үсеш, * ди. Ә бездә икеме, өч кенә процент диме шунда... Менә сез дә икәүдән- _- икәү генә яшисез бит әле. һәй сон, карчык әйтмешли, курчаклар өйләнешеп бала була димени!.. Мәңге буласы юк ул. Сез дә шул минем Саша белән Надя килен тиңнәре булдыгыз.. Семья күрке — балада, Ислам улым... сүз дә әйтмәдемени? * — Юк кебек. Ислам аның белән ни өчендер әйтешеп тә алды кебек. 2 Мин алар янына килгәндә, ул кеше китәргә жыена иде инде. Мин ул £ кешедән андый сүзләр ишетмәдем. Исламга әйткән булса гына... , — Берсе өстенә берсе килеп кенә тора. Сезгә каршы киткән булья дозер, юлдан язып, таш карьерына төшеп баткан, теге адәмнәр, имеш, йомышны әйтмәгәннәр... Кемдер ишек шакыды. — Керегез! Бүлмәгә баласын ияртеп Диана килеп керде. Бала, уенчыкларын күтәргән килеш, үзалдына бытбылдый-бытбылдый, түргә узды, Диана Сәгъдине күрү белән уңайсызланып китте — Гафу итегез, Диана Галимовиа, менә шоферымның хәлен белергә дип кергән идем,— диде Сәгъди, түбәнчелек белән чал башын иде. — Бер дә борчылмагыз, Сәгъди... Диана тагын аның атасының исемен онытты һәм шуңа комачтай кызарынып чыкты, ләкин Сәгъди аны бу юлы үзе коткарырга булды. — Сәгъди Вәлневич,— диде ул бөтен йөзенә елмаеп. — Гафу итегез, Сәгъди Вәлневич, хәтернең чуалган чагы. Зөлфәткә бернке сүзем бар иде. Сәгъди Зөлфәткә чыгарга кушып ым какты. Ләкин башта бер рюмка салып сузды. — Бәлкем, безнең белән... — Юк, юк, Сәгъди Вәлневич... Рәхмәт, анда мине көтәләр. — Ярый соң,—диде Сәгъди аның белән килешеп. Зөлфәт кергәч, ул аңа сораулы караш ташлады, янәсе, ни? — Юлда безгә очраган кеше килгән. Ул аның нре икән. Әнисен алып китәргә килгән диме. Ә Сара апа якын да килми, ди. Вәли дигәне яшь хатын белән килгән... бу кешенең үзеннән ни теләвен белмәвенә гажиз калып, өстәлдәге шешәгә карады. «Әллә Исламны бозга керергә мин мәжбүр итте дип шикләнәме бу?» — дигән шомлы уй үтте аның зиһене аша. һәм ул бар булган хәлне түкми-чәчми, барысын да сөйләп бирергә булды. Хикәясен ул үзенең хезмәттән кайту көненнән башлады. Мәснәвиягә булган мәхәб- ♦ бәте, аның белән булган хәлне дә яшермәде. Дианага булган үз мөнәсәбәтен дә, Исламга тоткан дәгъвасын да әйтте, хәтта кабинадагы соңгы бәрелешүләрен дә сүзгә-сүз бәян итте. Зөлфәт туктагач, Бабай тәрәзәдән күренеп торган айга карап торды, аннары кисәк кенә ишекле-түрле йөреп китте. Ул бер йөнтәс кулын аркасына куеп атлады, бер, теше сызлаган кеше сыман, уң кулын яңагына кысып йөренде. Ниһаять, ул Зөлфәт каршына туктады. — Әйт әле, Зөлфәт, сезгә ул көнне УАЗ очрадымы? — УАЗ? Больница машинасымы? Очрады... —■ Шул машинадагы кеше сезгә берәр сүз әйттеме? Әйтик, бульдо- яер турында? — Нинди бульдозер? —- Нинди бульдозер,— дип кабатлады Сәгъди һәм янә йөреп китте—Мин бит ул кешене боз аша чыгарып жибәрдем. Котлары алы ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧГАШМАСА ДА... Сәгъдине ниндидер коточкыч дулкын аягыннан еккандай итте. — Кем?! Сара?! — Сәгъди агарынып китте һәм караватка утырды. — Бабакай, бабакай, сиңа ни булды, башың авырта, да? Хәзер әни укол кадый,— диде аңа бала, Бабайның хәлсезләнеп калуына аптырап. — Кызым, кечкенәм минем, балакаем!.. Язилә курка калды һәм чырыйлап елап җибәрде, яшьле күзләре белән Зөлфәт абыйсына карады. Зөлфәт аны кулына алды да, җилкәсенә атландырып, идән буйлап чабып китте. Хәзер генә күз яше белән елаган бала шырык-шырык көлә дә башлады. — Зөлфәт,— диде Сәгъди, түргә карап.— Мин хәзер анда төшәм. Мин аларны күрергә тиеш... — Кемнәрне?.. — Соңыннан,—диде Сәгъди һәм бетерешкән гәүдәсен турайта төшеп, ишеккә таба китте. Каян килгәндер аңа бу тамаша тәвәккәллек, ул хәтта, керергә рөхсәт сорап, ишек кагып та тормады: ишекне киң ачып, бусаганы атлап бүлмәгә узды. Керә-керешли үк күзенә чалынган беренче күренеш шул булды: түр креслода Сара утыра, аның янәшәсендә Вәли, Сараның икенче ягында яшь хатын,— Сәгъди аны күрү белән шулай дип юрады,— һәм бер читтәрәк, йокы бүлмәсенең ишеге янында, кимсенгән кыяфәттә Диана басып тора иде. Бүлмәдәгеләр башта аны шәйләми калдылар, алар дикъкать белән Сараны тыңлыйлар иде. Иң әүвәл аны яшь хатын күрде. Сәгъдинең аңында беренче чагылган уй: «Курчак!» — булды. Шуннан аңа Вәли күтәрелеп карады. Бу — Сәгъдигә төсйөзе белән тартым, әмма шактый юантык гәүдәле кеше иде. Тик Вәли тураеп баса төшкәч кенә Сәгъдине Сара күрде. Күрде һәм аның йөзе шул тиклем куркыныч бер сурәткә керде ки, хәтта Сәгъди: «Исәнмесез»,— дип әйтергә ачкан авызын яба алмый калды... Сара тавышы аңа соңрак ишетелде, торырга дип күтәрелә башлаган, әмма баса алмыйча йөзтүбән идәнгә капланган гәүдәсен күргәч кенә ишетте ул аны. Сәгъди тәүге тәвәккәл халәтеннән нәкъ менә шунда айнып китте. Сара йөзтүбән капланган килеш идәндә ята, ә бүлмәдәге өч кеше Сәгъдине танымыйлар, танысалар да, аның бирегә нигә килеп йөрүен белмиләр иде; алар ана бер мизгелгә аптырашып карап тордылар. Ике-өч секунд эчендә булып алган бу хәлдән башта Вәли исенә килде һәм каударланып, идәндә яткан әнисен күтәрергә ташланды. Ул арада Сараны күтәрергә яшь килен килеп тотынды, җаны әрнүдән гаҗиз калып торган Диана да әнисенә торырга ярдәм итте. Сәгъди шунда гына үзенең биредә бөтенләй чит-ят кеше булуын һәм рөхсәтсез-нисез килеп керүенең биредә никадәр оят булуын күз алдына китерде. Шул ояттан ул бүлмәдән чыгып китте. Йөгерә-атлый өске катка менде. Тиз- тиз киенде дә, шулай ук кабаланып, ишегалдына чыкты. Артыннан чыккан Зөлфәткә ул: — Кирәкми, озатып маташма! — дип кенә әйтте. Күк йөзе чалт аяз, тулы ай йөзә, ай тирәсендә сүнәр-сүнмәс йолдызлар җемелди. Сәгъди ашыга-кабалана өенә таба атлады. Бу минутта аның тизрәк өенә кайтасы һәм иске мотордай дылбыр-дылбыр типкән йөрәген валидол кабып тыя төшәсе килә иде. Югыйсә, кем белә, искереп, тузып-таушалып, сыны-куәте бетеп барган гомер моторының кинәт кенә туктап куюы да бар. Ә бүген ул, исән калса, бәлкем, тагын яшәү өчен көрәшә башлар иде. Ул аны көтмәде, Сәгъди үз язмышы белән килешкән иде инде. Сараны очрату, улы Вәлине күрү Сәгъдигә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Башта ул ни эшләргә белмичә аптырашта калды. Аларны яңадан күрергә теләү, яңабаштан нидер корырга омтылу ахмак- * лык булыр иде. Шул ук вакытта ул аларны күрергә тели һәм, моны эшләмәсә, үз гомеренә үкенәсен дә белә иде. Әйе, әйе, Сәгъди аларны күрергә һәм хәл-әхвәлләрен белергә тиеш. Ләкин бу теләгенең тормышка ашуына ул ышанып бетми, чөнки күңел түрендә ниндидер ятсыну, гарьләнү, шул ук вакытта горурлыкка охшаш бер тәкәбберлек чаткысы кабынып-кабынып китә иде. Икенче көнне кичке якта аңа Зөлфәт килеп керде. — Сезнең арттан килдем. Сара апа чакырды. Зинһар, килсен, күрәсем килә дип әйтте,— диде. Бу хәбәрне ишетүгә: «Әллә соң барып сөйләшеп утырыргамы? Яна ел?» — дигән уй зиһенендә кайнаша башлады Сәгъдинең һәм ахыр килеп, түзмәде, кырынды, киенде дә жавап көтеп торган Зөлфәткә барырга ризалыгы турында әйтте. «Ул мине онытмаган, Сара мине күрергә тели,— дип уйлап барды Сәгъди Зөлфәт белән янәшә атлаганда.— Нигә? Ни өчен?» Бу соравына ул жавап таба алмады. Ул хәлләрдән соң бик күп су- ♦ лар акты, күп еллар узды бит инде. Ихлас күңелдән генә әйткәндә, а ул аны гәрчә исенә төшергәләсә дә, Сарага булган мәхәббәте кайчак я аңа инде сүнгән-сүрелгән кебек тоела иде. Сәгъди, истәлеккә бирелеп, Сара белән торган соңгы елларын х исенә төшерергә тырышты. Сара малай тапкач, Сәгъди: «Балага Вахит дип исем кушыйк», u диде. Шунда әнисе бу исемгә аяк терәп каршы төште. Имеш, таптың л исем, беткәнмени безнең татарда башка исем. Сәгъди Зөлфәт белән янәшә атлаганда әнә шундый хатирәләргә я бирелеп барды, һәм үзенә каршы килүче берәүнең чыршы күтәреп үтеп баруын күрүгә, кылт итеп, бүген Яна ел булуы, Зөлфәтнең аны Яна елны каршыларга чакыруы нсенә төште. Анда, Сара янында, аның килене Диана, улы Вәли, оныгы булачагы, бүләксез барып керсә, үзенең оятка калачагы күз алдына килде, һәм ул Зөлфәтне әүвәл магазинга әйдәргә булды. — Син дә әйтмисең, минем дә гел истән чыгып киткән Яна ел ич бүген!.. — Яна ел шул. Күрмисезмени тәрәзәләрне! Ә үтү-сүтүчеләргә күз салыгыз әле, Сәгъди абый... — Менә нәрсә, Зөлфәт, әүвәл универмагка сугылыйк әле Тик сәгать кичке уннарда гына өй янына килеп життеләр алар. Зал тәрәзәләрендә балкып ут яна, түр яктан төрле төстәге лампочкалар белән бизәлгән чыршы күренә иде. Чыршыны Зөлфәт алып кайтты, янында бытбылдап йөргән Язилә белән үзе бизәде. Диана кухня ягында кайнашты. Бала белән Зөлфәтнең мәш килеп чыршы бизәүләрен. Сараның аларга уенчыклар биреп торуын чыгып-чыгып карады, һәм нәкъ менә шул чакта аның күңелен нидер айкап-болгатып алды. Кинәт ана нәкъ менә шунда, үз өендә, баласы-анасы янында Зөлфәтне дә күрәсе килде, һәм квартирант итеп кенә түгел, ә. Ләкин күңеленә алай дни «мет чаткысы салырга ул курка иде. Ннгә? Ни өчен? Үзе дә белми, әмма шомлана, курка иде ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧУАШМАСА ДА... Ишектән ирләр килеп керүгә, иң әүвәл аларга каршы бала йөгерде. — Зөлпәт абый, бабакай! — диде ул, тегеләрнең кулларында дөнья кадәр уенчык, күчтәнәч күреп. «Сара өйрәткән»,— дип уйлады Сәгъди, тиз генә балага иөри торган курчак тоттырды, курчагы белән бергә баланы күтәреп үчтекиләп сөеп алды. Аннары ул кухнядан чыгып килгән Диана белән күреште, аны Яна ел белән котлады. — Иртә бит әле, Сәгъди абый, тагын ике сәгать көтәсе бар,—дигән булды Диана көлә-көлә... Шуннан соң гына Сәгъдинең карашы Сарага төште. Ул аңа таба бер адым ясады да бер мизгелгә генә туктап калды. Сара сабырсызланып, стенага тотынып тора һәм, ахры, бик нык дулкынлана, гасаби- лана иде. Сәгъдинең кинәт туктап калуыннанмы, өйдәгеләрнен үзенә игътибар итүләреннәнме, Сара кинәт кенә аркасы белән стенага сөялде һәм, ике кулы белән йөзен каплап, елап җибәрде. Сәгъди кабаланып аның янына килде, хатынны култыклап алды, саклык белән генә янәшәсендәге креслога утыртты. — Зинһар, борчылмагыз, Сара!.. — Сәгъди, синме бу!..— диде Сара үксеп. Диана Сарага ниндидер дару бирде. Дару төймәсен тел астына салгач, Сара тынычлангандай булды. — Гафу ит, Сәгъди, мин, күрәсең, менә шушы көнгә калдым инде,— диде беравык тын утыргач.— Тау белән тау очрашмаса да, кеше кеше белән очраша, диләр, дөрес икән,— диде ул. — Язмыштан узмыш юк, Сара,— диде Сәгъди һәм нигәдер шулай әйтүенә үкенеп, уңайсызланып китте. Сара аңа яшьле күзләре белән күтәрелеп карады. Сәгъди анын күзләрендә ягымлылык, йөзендә моңсулык күрде. Сара нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, әйтмәде, нигәдер тыелып, туктап калды. «Вәли турында әйтмәкче иде»,— дип уйлады Сәгъди һәм аның күңелендә авыру хатынга карата кызгану хисе уянып китте. — Кирәкми, Сара. Куй... — Ул китте, ул бик ашыкты,—диде Сара һәм аның аксыл-сары йөзенә кызыллык йөгерде. Сара гомере буе улы Вәлигә атасын хурлап, яманлап, аерылышу* ларында аны гаепләп сөйләде, кечкенәдән үк бала күңеленә әтисенә карата нәфрәт хисе сала килде. Вәлинең атасы Сәгъдине күрергә теләмичә китүе шул тәрбиянең нәтиҗәсе иде. Сара моңа менә хәзер генә, Сәгъди килгәч кенә төшенде. Ләкин берни кыла алмады. Хәзер ул моңа үкенә, үртәлә, кайчандыр, ачу хисенә бирелеп, Сәгъдигә карата кылган авызлыкларыннан гаҗиз калып, йөрәге әрни, күңеле рәнҗи иде. Сонгы минутларда гына Сәгъди Сара күзләрендә әнә шуны күргәндәй булды. Шуны сизгәч, аның күңеле җәберләнде. Ул бер даим почмакка, .Сара белән улы Вәли рәсемнәре эленгән рамга карап торды һәм, уйга чумып, кулын кушырды, тәрәзә каршына барып басты. «Мин аны Әнәс турында әйтергә уйлый дип торам. Ә ул мина Вәли турында сөйли. Аның мине күрергә теләмәвенә кем гаепле соң? Кем!?» —дип үзалдына уйланды Сәгъди һәм эчтән генә Сара белән бәхәскә керде. «Син тәрбияләдең аны шулай, син, Сара!» «Мин түгел, мин түгел, Сәгъди!» «Ә кем соң?» «Белмим». «Әнәсме?» «Юк, юк. Ул түгел, Әнәс тә түгел, Сәгъди. Ул аны тәрбияләмәде дә диярлек. Әнәс сугыштан кайтмады». «Кем сон? Дәшмисен? Димәк, син, син, Сара?!» «Гафу ит, кичер мине, Сәгъди. Әйе, миндә гаеп, миндә. Мин тәрбияләдем аны, мин салдым аның күңеленә сина карата усал оеткы, * Хәзер мин аңладым, мин ялгышканмын, булдыра алсан, кичер мине”..» Сәгъди, борылып, Сарага карады. Хатын аптыраган кыяфәттә креслода утыра һәм гасабиланып терсәк терәген ышкый, калтыранган бармаклары белән нидер чүпләгәндәй итә иде. —Бәлкем, Вәли хаклыдыр,— диде Сәгъди, күрмәс күзе белән бер ноктага текәлеп.—Тапкан түгел, баккан ата-ана балага якын була диләр бит. — Әнәс 1941 елда ук сугышка китте һәм әйләнеп кайтмады. Мин аны үзем тәрбияләдем, үзем кеше иттем,—диде Сара калтыравык тавыш белән. Сәгъдигә ул менә-менә елап җибәрер кебек тоела иде. — Әбекәй, әбекәй, калале-кала, бәбәй тәпиен болай-болай йөлтә,— дип, бала Сара алдына килеп басты һәм аны җиңеннән йолыккалый башлады. Аннары Язилә Сәгъдигә сорау бирде: — Бабакай, бәбәйнең исеме ничек? — Нинди исем кушарга икән соң? — диде Сәгъди бала йөзендә ниндидер таныш чалымнар күреп. — Наилә булсын,— диде бала. я — Бик матур исем, әйдә Наилә кушыйк,— диде Сәгъди һәм бала ч белән чыршы янына китте. " п з Зөлфәт Дианага табын әзерләшеп йөрде. Инде барысы да әзер ® булгач, Диана аларны табынга чакырды. Язилә башта әбисенең тез х өстенә менеп кунаклаган иде, ләкин әбисенең уңайсызланып, борсала- иып утыруын тоеп, аннан төште дә Зөлфәт абыйсы алдына менеп л утырды. — Зөлфәт абыйсы, узындырма әле син ул хәтле бу кычыткан чыпчыгын, хәзер тезеңә, аннан башыңа менәм дия башлый ул, ирәюе ашып җитте,— диде Диана. Ул, алъяпкычын салып, җемелдәп торган ука җеп белән тукылган карасу төстәге затлы, матур күлмәк киеп алган, шуңамы, йөзе бераз кырыслана, моңсулана төшкән кебек иде. — Ә мин Зөлпәт абыйның башына менмим дә, әнием, җилкәсенә атланам. На-а, китәбез аннары,— диде бала, ике кулы белән Зөлфәтнең муеныннан кочаклап. Ул арада Диана Сәгъдигә табынны алып баруны тапшырды. Сәгъди, шампан шешәсен ачып, бокалларга күбекләнеп-күпереп торган ширбәт салып чыкты, кечкенә рюмкаларга коньяк койды, һәм барысына да күз йөртеп алды да: — Ягсз, дуслар, Яна ел белән! Әнә Мәскәү уникене суга, Яна ел. яңа бәхетләр белән! Дөньялар имин булсын, барча халык тату яшәсен. һәммәгезгә бәхет алып килсен Яна ел! — дип тост әйтте. — Сезгә дә бәхет алып килсен Яна ел, Сәгъди абый! —диде Диана. Сәгъди, аяк өсте басып, барысы белән дә чәкәшеп чыкты, бокаллар чынлап кунды. Сара да басмак иткән иде, Диана аңа күтәрелергә рөхсәт итмәде, Сәгъди ин соңыннан аның белән чәкәштс. Саранын күләгәдә үскән гөмбә кебек саргылт йөзенә алсулык йөгерде һәм бит очлары кызарып китте. Керфек астыннан гына моны күзәтеп, күреп торган Диана, теләсә* теләмәсә дә, алдында бала утырган Зөлфәткә карады Күзгә-күз ка ТАУ БЕЛӘН ТАУ ОЧРАШМАСА ДА.. рашып алуга, ул егет иреннәрендә елмаю хасил булуын күрде. Күрде һәм күңеленә тагын ниндидер шом иңде. «Нигә тартылам мин аңа? Нишләвем бу!» — дип куркуга калды ул. Нәкъ менә үз-үзенә шулай диюендә кычкырып әйтергә түгел, уйларга да курыккан сәбәп ята иде. Кичәге мәхшәрдән соң аның күңеле һаман исә тынычланып житми, юкбарга чарпалып китәргә генә тора. Кичәгенәк Вәли әнисен үзе белән алып китәргә теләп тә, Сараның риза булмавы, аны тегеләрнең икәүләп үгетләүләре, кыланчык, чыт- лыкай 'яшь хатынның Дианага әрсез һәм төксе төстә күз гөшергәләп алуы Диананы гел акылдан шашарлык халәткә җиткергән иде. Яна елга табын хәзерләве дә Зөлфәт дәртенә генә иярүеннән һәм тыштан елмая-көлә табында утыруы да эчке халәтен биредәгеләргә белдерергә теләмәвеннән генә иде. Ләкин Яна елга санаулы минутлар калгач һәм Сәгъди дулкынла- иадулкынлана табындагыларны Яна ел белән котлап тост әйткәч, күңеле бераз йомшара төште. Моңа Зөлфәтнең кыланышы да ниндидер этәргеч булды. Егет аны үзе дә Яна ел белән тәбрикләде һәм мәгънәле итеп, һич тә мона кадәр карамагандай текәлеп, күз төшереп алды. Әнә шулай, инде янында күрергә күңеле гадәтләнеп барган егетнең үзенә елмаеп куюы, әйләнгән саен чәкәшергә рюмка сузып торуы, эчеп алган бер рюмка коньяктан соң Сәгъди белән Сараның авызны авызга терәп дигәндәй сөйләшеп китүләре, күрәсең, үз тәэсирен итте, Диана: «Ичмасам, Яна елда гына онытылып горсын әле бу Вәли!» — дип тагын бер рюмка коньяк эчеп җибәрде, ә сәгать уникене сукканда аңа янә бер бокал шампан ширбәте өстәлде. «Шушындый ярсулы вакытта яныңда син якын иткән, үз иткән кешең була икән, моңа битараф калып буламы? Нигә кирәк, кемгә кирәк минем кайгым?» — дип уйлады Диана. Зөлфәт аңа чәнечкегә элеп тозлы гөмбә, бер телем лимон сузып тора. Менә нәкъ шунда инде ул егетне беренче тапкыр күргәндәй булды. Диана күрде, Диана сизде: Зөлфәт аңа хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән генә күзләрен елтыратып карамый. Ул ана элек тә хөрмәт йөзеннән генә карамаган. Егет, мөгаен, аны сөя. Әйе, әйе, Диана бик яхшы күрә. Егетнең күзләренә текәлеп карамыйча да тоя: ул аны күз карашы белән назлый, күз карашы белән сөяярата. Егет Диана өстендәге карасу нәфис күлмәккә, аның күпереп торган чәчләренә, чак кына чөенке борынына, аксыл йөзенә сокланып карый. Әгәр дә мәгәр, хатын-кыз үз буй-сыныннан, зифалыгыннан, гүзәл» легеннән үзе канәгать икән һәм ул бу минутта кемнеңдер назлы карашын үзендә тоя икән, бу хәл ана бихисап ләззәт бирә, күңелендә урынлы-урынсыз горурлык хисе уята. Ә бит Диана хатын-кыз. Ул кайбер нәрсәләрне, әйтик, әнә шушындый ягымлы-назлы карашларны тансыклый башлады түгелме инде? «Юк, юк, миңа ялгыз яшәве кыен. Бик кыен. Минем янымда мине яратучы, мине үз итүче, минем белән бу тормышта бергә атларга теләүче кеше булырга тиеш... Зөлфәт мине чынлап торып яратса, мин аңа «өйләнер» идем. Ике дә уйламый «өйләнер» идем». һәм шунда ук Диана үз фикереннән үзе үк оялып китә. «Ул миннән дүрт-биш яшькә кече түгелме сон? Килешеп бетәрме? Житмәсә, балам бар. Юк, юк, мин бу җүләр хискә бирелмәскә тиеш. Мин аның бәхетен урларга теләмим. Яшьлеккә бер генә бәхет бирелә, и ул аны татып та карамагандыр әле?» Шулай дип уйлап утырса да, инде күнеле бер талпынып, жилпенеп алгач, Диана үз дәрт-хисен үзе тыя алудан гаҗиз калды. Яна ел туганда ул башта Сараны барып үпте, аннары, ояла-тар- тына булса да, Сәгъдине, тик шуннан сон гына аның үбүен зарыгып көтеп торган Зөлфәт янына килде, һәм гажәп бу хәлдә ул Сәгъдине үпкәндәге кебек һичнинди оялу да, тартыну да тоймады... Бераздан музыка да табылды, яңадан-яна пластинкалар уйнатылды. Зөлфәт Диананы биергә чакырды. Егет белән биегәндә Диана аның муенны пешереп торган кайнар сулышын тойды. Шунда аның егеткә елышасы, көчсезләнеп ана буйсынып каласы килеп китте. Баланы йоклаткач, тагын табын янына жыелдылар. Сәгъди сузып кына «Тәфтиләү» көен башлады. Аннары Зөлфәт «Туган тел»не җырлады, сүзләрен белмәсә дә, Диана да кушылгандай итте. Сара да дәртләнеп китте. Хәтта ниндидер бер кыска гына көйгә жырлап, торып биемәкче итте. Шунда Диана: — Әни, болай булгач, ике-өч атнадан син дә биисең,—диде. Сара бөтен йөзе белән көлә-елмая кызарынып: — Бирсен ходай,— дип, нигәдер тагы елмаеп җибәрде. Барысы да уңайсызланып тынып калдылар. Сәгъди, урыныннан кузгалып, кайтырга теләве турында әйтте. — Соң инде, кайтыйм мин,—диде ул үзен бераз утырырга кыстый башлаган Дианага. Сара кисәк кенә торып басты һәм күз яшен сөртә-сөртә, стенага тотынатотына, Сәгъдине коридорга озатырга чыкты. — Гаепләп китмә, Сәгъди, күңелем чарпылырга гына тора шул хәзер минем... — Хушыгыз, рәхмәт сезгә, тыныч йокы... Зөлфәт аны киенеп озата барырга булды Аларга ияреп, җилкәсенә пальтосын салып кына Диана да ишегалдына чыкты Капка янына җиткәч, Сәгъди кинәт туктады да, Диананың кулыннан алып: —Мин, апа путевка табып, саиаториягә җибәрергә ярдәм итәрмен,— диде. — Гаепләп китмәгез, Сәгъди абый... — Гаеп итсәм, үзем чакырырмын,—• диде Сәгъди.— Нинди гаеп ди ул. Рәхмәт сезгә... Я, хушыгыз, Диана Галимовна... — Хушыгыз, Сәгъди абый. Тагын килегез... үз итеп килегез,— диде Диана һәм капка келәсен ачып маташкан Зөлфәткә карап: Син анда озак йөрмә, кара аны, тиз кайт,— дип куйды. Ярым шаярып, ярым чын әйтелгән бу сүз төбендә нинди мәгънә ятуына игътибар иткәч, өчесе дә көлешеп алдылар.