Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАМЫРЛАР ДЫМГА СУСАМАСЫН

1972 елда день я күргән шигырь китаплары янына тагын бер җыентык — Шамил Маннаповның «Тамырларны XV кушылды. Китапның яхшы яклары нидәГ Шигырьләр сәнгать кануннары таләбен» җавап биреме’ Китапның нинди җитешсезлеге барГ һәр яңа китапны кулга алу белен укучы алдында шундый сораулар туа. Җыентыкта шагыйрьнең бүгенге кон бурычларын яктырткан әсерлере тупланган. Сүз Чаллы тезелеше турында барамы, тормышны сөюче гүзәл кешеләр турындамы — җыентыктагы һәр шигырьдән Шамил Маннаповның изге Татарстан җиренә карата булган чиксез мәхәббәтен күрәсең. Син шундый җир: Бөтен дөнья бумлап Таратса да төрле заман җмле. Найларда да ямен, тәмен җуймас Туган җмрем — Татарстан җире. Күп күргәнсең. Күтәргәнсең күлне. Өркетмәгән, селкетмәгән бере. Халкым кебек чыдам авырлыкка, Туган җирем — Татарстан җире... Күрәсез, яшь шагыйрь бүгенге көннең бөек үзгәрешләренә тарихи күзлек аша карый XV Шамил Маннапов Тамырлар. Татарстан китап нәшрияты Казан 1972. Югарыда китерелсен юллар аның эчтәлеккә генә түгел, шигьрм формага да таләпчән карааы. оригинальлеккә омтылуы турында сөйлиләр. Эчтәлекнең һәм форманың органик бәйләнешен аның «Тамырлар», «Имән», Әнвәр Давыдовның якты истәлеген» багышланган «Төзүчеләр .» исемле шигырьлар» ачык күрсәте. Болар, минамч»,— шагыйрьнең елгерген. фикерле, камнар хисле шигырьдер». Шамил Маннаповның геройлары — герле профессия кешеләре. Шигырь лерд», елбетте. алариың исемнәре де, фамилияләре д» күрсәтелмәгән, тик алариың һем- мәсе дә безнең замандашларыбыз, алар ашкын хисле, кайнар йөрәкле совет яшьләре. Җыентыктагы шигырьләрнең иң зур күпчелеге төзүчеләргә багышланган. Шуны да әйтергә кирәк, төзүчеләр турындагы шигырьләрнең күп булуы Маннаповны үз- үзен кабатлауга да китергәли. «Яңа йорт янында» шигырендә яңа төзелгән йорт — яшьлек белән, икенчесендә — яшь егет белән (»Яшь егеттәй төп-төз йортлар калка»), «Күченүядә иске өй ана белән («Син каласың боегып моңсу гына, карап калган кебек әнием») чагыштырыла. Китапка кергән фәлсәфи дүртьюллыклар Шамил Маннаповның иҗатын яңа планда күрсәтә. Кеше, җир, дөнья турындагы фәлсәфи уйланулар Шамилнең халык- чанлыкка һәм тирән фикерләргә омтылу- чан шагыйрь икәнен раслый. «Бер дуска», «Рәхмәт сезгә, кешеләр», «Каберлектә», «Шигырьләрем» кебек әйбәт шигырьләр белән беррәтгән, җыентыкта әле «Алина», «Клуб мөдире сүзләре», «Маһруй әби теләге» кебек бик үк уңышлы булмаган әсәрләрнең дә урын алуы укучыны борчый. Кайбер шигырьләрдә кыска гына фикерне дә озын шигъри юллар белән аңлатып бирергә тырышу («Аерылганда күңелем ташыса да...», «Алина», «Абыем, синең яуга киткән чагың...» шигырьләре) җыентыкның сәнгать көчен шактый киметә. «Тамырлар» — шагыйрьнең өченче китабы. Аны укып чыккач, шундый фикергә киләсең; Шамил Маннапов китаптан-ки- тапка үсә, камилләшә бара. Ул киләчәктә дә үз-үзенә таләпчән булсын, шигъри тамырлар дымга сусамасын дигән теләктә калабыз