Логотип Казан Утлары
Публицистика

САРАН КАТЛАМНАР ХӘЗИНӘСЕ

Марсель Зарипов  Узган бишьеллыкта Татарстан нефтьчеләре илгә 463 миллион тонна, ягъни уз<> бер диңгез булырлык нефть бирделәр. Шуның 176 миллион тоннасы нефть чыгаруны тизләштерү, нефтьне аз бирә торган авыр катламнар белән эш итү нәтиҗәсендә алынган. Моннан әле берничә ел элек кенә мондый нефтьне бөтенләйгә җир астында калачак. югалачак нефтькә саныйлар иде. Тугызынчы бишьеллыкта илнең төп нефть цехы эшчеләре Ватанга ярты миллиард тоннадан артык ягулык, ягъни бөтен Союз күләмендә табыла торган нефтьнең өчтән бер өлешен бирәчәкләр. Нефтьчеләр алдында торган проблемалар турында Марсель За- риповның сТатнефть» берләшмәсенең баш инженеры, техника фәннәре кандидаты В. И. Грайфер белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. фактны әйтеп китим. Революциягә кадәрге йөз илле ел вакыт эчендә Идел буе җирләрендәге байлыкны көрәп алырга чамалап йөрүче эшкуарлар арасында иң уңганы Бөгелмә алпавыты Малакиенко була. Грозный, Баку промыселларын талап баеган бертуган Нобель- ләр дә мондагы нефтькә күз аталар, ләкин әллә ни эш майтара алмыйлар. Инглизләр дә Казан губернасына килеп, «Казан ойл филд», икенче төрле әйтсәк, «Харам булса да алам» дигән фирма оештырып карыйлар, тик алар да бушка гына тырышалар. Шандор исемле бер американ да инглизләрдән калышмый, безнең якларга килеп, шурф казып карый — торба эчендә гүләп яткан фонтаннар арасында аның шурфлары әле хәзер дә очраштыргалый — шурфлар коп-коры. Малакиенко туганда ук бәхетле булып тугандырмы, әллә берәр тылсымын тапкандырмы — сиксән сажин тирәнлегендә кое казып, җир мае таба. Алпавытның сөенечтән башы күккә тия. Шул җир мае белән ул тарантасын майлый, кунактай кунакка йөреп, булачак байлыгы бе алерий Исаакович, 463 һәм 500 миллион дигән саннарның төбендә ниләр ятканлыгын сөйләп бирмәссезме? — Бу саннарның төбендә, билгеле, гаять зур хезмәт, тырышлык, осталык һәм тәвәккәллек ята. Бу хакта без алдарак сөйләшербез әле, ә хәзергә бөтенләй чыкмаслык дип исәпләнгән нефтьне дә җир астыннан чыгарырга өйрәнгән нефтьчеләребезнең иҗади тәҗрибәсе укучыларга аңлашыла төшсен өчен кызыклы бер тарихи л&н мактана. Әмма «уңган» алпавытның да хыялы чынга ашмый. Сиксән чиләк чыгарганнан соң нефть бетә, кое кибә, Малакиенконың байлык көрәү өмете дә буш өмет булып кына кала. Узган язда без Татарстан промыселларында бер миллиард тонна кара алтын чыгаруны бәйрәм иттек. «Җир маен» Бөгелмә астыннан да чыгаралар; ихтимал, хәзер нефть биргән меңләгән сква- ♦ жинаның берәрсе Малакиенконың теге коесына да, аннан йөз чак- и рым арырак, Шандор станоклары эшләгән төшкә дә, бертуган Но- 2 бельләрнең һәм инглиз эшкуарларының кара алтын эзләүчеләре = йөргән җирләргә дә туры килгәндер. Аннары, менә мондый саннарны искә алып китү дә кызыклы ь булыр: илдәге барлык промыселлар беренче миллиард тонна нефть- 2 не, узган гасырда беренче скважина эшли башлаганнан алып, туксан ел дәвамында чыгаралар. Татарстан нефтьчеләре исә бу санны £ егерме биш ел эчендә узып киттеләр. — Хәзер без елына бер миллион тонна нефть чыгарабыз. Димәк, _ икенче миллиард тонна кара алтынны республикабыз промыселчы- ' лары беренчесенә караганда ике ярым мәртәбә тизрәк алачаклар. < — Безнең экономик күрсәткечләр промыселларның бик тиз ” үсүеннән, җир асты байлыкларын кызу темп белән чыгарудан, эшне * вакытыннан алда эшләп барудан туа. Менә ничә ел инде Татарстан = нефте илдә иң арзан нефть саналып килә, чөнки безнең нефтькә башка районнар белән чагыштырганда иң аз чыгым тотыла. Рес- - публика промыселларындагы хезмәт җитештерүчәнлеге бик югары. £ Былтыр җан башына бүлеп караганда һәр кешегә алты мең тонна- „ дан артык нефть туры килде — Америка Кушма Штатлары промы селларындагыдан күп өлеш артык бу. Татарстан промыселчылары тәҗрибәсенең иң әһәмиятле, иң кызыклы ягы шул — аларның эше сан ягыннан гына түгел, сыйфаты ягыннан да, үзенчә эшләү ысуллары, җир асты катламнарыннан иң күп файда алулары, бөтенләй өмет юк дип санаган участоклардан да нефть чыгара белүләре белән дә аерылып тора. — Өметсез участоклар да буламыни? — Җир асты катламнарының геологик үзенчәлеген исәпкә алмыйча, промыселга ерактан караганда гына шулай уйларга мөмкин. Ә чынлыкта исә янәшә торган ике скважина да, нефть запаслары бер чамада булуга да карамастан, продукцияне төрлечә бирәләр. Насослар бер скважинадан нефтьне чыгарып өлгерә алмый, ә икенчесендә торбалар коп-коры. Татарстан нефтьчеләре, әлбәттә, миллиард тонна дигән чиккә быел булмаса, киләсе елга, яки биш елдан соң да һичшиксез я;пт- кән булырлар иде. Ул чикне тугызынчы бишьеллыкның беренче елында узуга скважиналарны югары темп белән бораулау, яңадав- яңа нефть ятмаларын эшкә кертү ярдәм итте. • Йортта иң зур байлык — булганны файдалана белү» дигәп бер әйтем бар. Бу яктан караганда, нефтьчеләр иң бәрәкәтсез халык. Уйлап карагыз: берәү байлык таба, ул шуның яртысын ала, яртысын калдырып китә. Анысы — артыгы, янәсе. Чыннан да шулай бит. Җир кешегә үз байлыгының яртыдан артыгын гына бирә, шуннан башкасы бөтенләйгә җир астында кала. Аны берни эшләтеп тә булмый. Промыселларның, бөтен бер нефть провинцияләренең билгеле бер чиккә җиткәч бик тиз кибеп, сүнеп калу фактлары тарихта байтак. Татарстан промыселчылары исә. нефтьне һаман бик югары темп белән чыгаруларына карамастан, егерме биш ел буена табышны арттыра килделәр һәм бу дәрәҗәне иң элек нефть ятмаларын эшкәртүне тнзләштерү, нефть аз бирә торган катламнардан табышны арттыру, запаслардан яхшы файдалану исәбенә — шушы бишьеллык дәвамында да киметмәячәкләр; Татарстан нефьчеләренең кыю тәҗрибәсе хәзер илдәге барлык промыселларда да яхшы дип табылып, эштә кулланыла башлады. Бу тәҗрибәнең асылы шуннан гыйбарәт: нефтьле мәйдан үзәктән һәм тышкы яктан ике рәт скважина белән уратып алына, скважиналар җир астына су куа, шул рәвешчә «җир маен» ике яктан да су китереп кыса. Җир астындагы уннарча, йөзләрчә квадрат километр мәйданны су басымы әкренләп кыса килеп, нефтьне җир өстенә куып чыгара. Алдан уйланган схема буенча эш әнә шул рәвешчә күз алдына китерелгән иде. Әмма җир асты катламнары, ватман кәгазендәге схема кебек, уч төбендәгедәй күренеп тормый. Табигать фәнгә «төзәтмә» кертте, практикларга сабак бирде. Хикмәт шунда: нефть ятмасы ул — бишәр, хәтта унар катлам булып аслы-өсле яткан җир асты хәзинәсе икән. Аларпың беришесе сыеклыкны үткәрә торган комсу катлам, икенчеләре — энә очы кадәр дә тишеге булмаган балчыклы зона, өченчеләре исә — алмаз шикелле каты, «үле» алевро- литлар. Физика законы буенча, җир астына җибәрелгән су сыеклык үткәрә торган катламнардагы нефтьне куып чыгара, ө башка горизонтларга бернинди тәэсир ясый алмый. Җир астындагы су басымы контурларын бик җентекләп язып барганда да проекттагы шикелле анык итеп билгеләп чыгып булмас иде... — Димәк, нефтьчеләр чыгарган кара алтын юмарт катламнардан гына алынган? Калган запаска кеше кулы тимәгән? — Әйе. нәкъ шулай! Гадирәк итеп әйткәндә, без җир астындагы байлыкның каймагын гына сөзеп алдык. Практикада «дельта-ПЭ» дигән бер термин бар. Аңлаешлырак итеп әйтсәк, скважина забоендагы басымның җир астындагы басымнан аермасы дигән сүз ул. Бу аерма зуррак булган саен нефтьне җир өстенә куа торган көч тә зуррак була. Шуннан соң без җир астына кудыра торган суның басымын иң каты катламны да җиңәрлек итеп арттырырга булдык. Алтмыш атмосферадан башлап ике йөзгә чаклы җиткердек. Мәсәлән, Габдрахман авылы янындагы егерме беренче станция зонасында басымны 155 атмосферага хәтле күтәрдек. Аңарчы һәр скважина тәүлегенә 173 кубометр су «йота», нефтьле унөч катламның җидесе нефть бирә, тулаем 46 метр калынлыгындагы катламның нефть бирә торган өлеше 13,5 метр гына иде. Хәзер инде забойлар суны өчләтә күбрәк «йота», катламның нефть бирү көче бермә-бер артты. Шул участокта ук тагын бер кызыклы тәҗрибә ясалды: дүрт урынга АН-500 агрегатлары куеп, басымны 500 атмосферага хәтле арттырдык. Мондый басым бетонны да көл итеп очырта. Скважиналарның су йотуы җиде мәртәбә артты, су нефтьне бөтен катлам буенча куа башлады. Нәтиҗәдә бу участокның нефть бирүе тәүлегенә 633 тоннага артты. Исәп буенча, җир астыннан өстәмә рәвештә 8 миллион тонна нефть чыгарылган. Әмма физика законнарының көче җирнең астында да, өстендә дә бер үк төрле. Басымны әнә шул дәрәҗәгә җиткергәндә дә су нефтьне җиңелрәк катламнардан тизрәк, күбрәк куып чыгара, авыррак катламнардан озаграк чыгара, аннары шунысы да бар: су куа торган мең ноктаның һәр өчтән бере «коры» участокларга туры килде. Яхшы участокларда скважина икешәр мең кубометр су йота, начарларында эшсез тик утыра. Тәүлегенә илле кубометр су җибәрү — эшмени ул? Хикмәт акча, материал, кешеләрнең хезмәте әрәм булуда гына түгел — гадәттә су куу объектларын ясауга китә торган чыгым барлык чыгымның чирек өлешен тәшкил итә — җир астында кала торган байлык кызганыч! Промыселларда җиргә бер генә килограмм нефть түгелсә дә - ЧП, а бу очракта мяллаошигая тонна нефть әрәм була бит! Нефть табу эшендә шундый бер тяртип бар: промыселларны салырга керешкәнче, иң элек нефть ятмасын эшкәртү проектларын төзиләр, ягъни алдан ук скважиналар челтәрен билгеләп чыгалар, кайсы ноктадан су куасын, кайсы ноктадан нефть аласын аныклый лар. Ләкин иң төгәл дигән исәп тә җир астында эш ничек буласын якынча да чамалап җиткерә алмый. Бу хәлнең нәтиҗәсе ничек бул- 2 ганын әйтеп киттем инде. Шуннан соң без нокталарны су куа торган һәм нефть чыгара торган дип алдан ук билгеләп куймаска бул- 3 дык. Иң элек скважиналарны куябыз, моның өстенә, бораулау •_ вакытында, нефтьне чыгара башлаган беренче көннәрдә, җир астын 5 җентекләп «күрү» өчен, җитәрлек тикшерү эшләре башкарабыз һәм | иң яхшы участокларны су кудыруга билгелибез, суландыру система- “i сын инде сукыр рәвештә түгел, бәлки төгәл белеп, сайлап эшлибез. < Анарчы без суны бер насос станциясеннән бөтен бер скважиналар х «куст»ына җибәргән булсак, хәзер һәр ноктада суны персональ ре < жим буенча куабыз. < Нефть ятмаларын эшкәртүнең сайлаулы системасы практикада и әнә шул рәвешчәрәк эшкә ашырыла. Бу система — күпьеллык прак ♦ тика, галимнәрнең тикшеренүләре, производство башлыкларының =з эзләнүләре, белгечләрнең сәләте һәм осталыгы нәтиҗәсе. Шушы ° уңай белән кайбер саннар китереп китү дә урынсыз булмас. Геоло- - гик шартлары белән катлаулы һәм кыен участок саналган Яңа * Елхово мәйданында башта суны элек кабул ителгән схема буенча — * ике яклап кудырып, нефтьне биш рәт скважинадан чыгарырга уйланылган иде. Аннары мәйданның көнбатыш өлешен сайлап су s җибәрү ысулына күчердек. Барлык шартлар: материаль һәм техник чыгымнар, эшчеләр саны, катламнарның нефть бирү чамасы бертигез булуга карамастан, мәйданның көнбатыш өлешендә нефть чыгару темпы, көнчыгыш өлеше белән чагыштырганда, ел саен артык булып килә. Мәйданның көнбатыш өлешен көнчыгыш өлешеннән өч ел соңрак эшкәртә башласак та, монда нефтьне бер миллион тонна артыграк алдык инде. Эшнең иң әһәмиятле ягы хәзерге көндә күпме нефть чыгарылуында түгел, бәлки җир астындагы кара алтын запасларын мөмкин кадәр күбрәк файдалануда, иң авыр катламнардан да нефть алуда. Ромашкино нефть ятмасында беренче проектлар буенча ел саен 54 миллион тонна нефть чыгару күздә тотылган иде. хәзер анда 80 миллион тонна нефть алына. Сүз уңаеннан әйткәндә, Татарстан промыселларында беренче миллиард тонна нефтьне ни өчен партиянең егерме дүртенче съезды булган елда чыгарып өлгерделәр, ни өчен соңрак түгел? дигән сорауга да төп җавап шушы. — Егерме дүртенче съезд Директиваларында: «планлаштыру һәм идарә итү эшендә автоматлаштырылган системалар төзү һәм алариы гамәлгә кертү эшләрен җәелдерергә» диелгән. Татарстан промыселларында бу бурыч ни дерәҗэдә эшкә ашырыла/ һәм, гомумән, электронлы хисап машинасы нефтьчеләргә нинди ярдәм, файда бирә алыр? — Иң элек ул промыселның ботен нсәп-хисап эшен эшли ала. Электронлы хисап машинасы турында хәзер бик күп сөйлиләр. «Бу акыллы математика машинасы ниләр эшли ала?» дигән сорауга һәрбер мәктәп баласы: «Бик тиз һәм бик дөрес итеп исәпләп чыгара ала»,-дип җавап бирә. Мин моңа өстәп: «Нефть тә чыгара ала», дияр идем. .Чыгарырга ярдәм ите. генә түгм,- ачысы һәркемгә билгече,- нефтьне үзе чыгара ул, чинки электронлы хисап машинасы тиз исәнли торган арифмометр ™на түгел,- бүгенге заман производствосының бик катлаулы проблемаларын бөтенләй яңача куеп эшкә ашырырга шарт тудыра торган бер корал ул. Башта берничә сан китереп китик. Безнең оешманың иң түбән баскычы саналган нефть-газ чыгару идарәсендә елына 58 миллион геологик, техник, технологик, экономик һәм хуҗалык мәгълүматы файдаланыла. Идарәнең шуннан чак кына югарырак баскычында — производство берләшмәсендә инде — билгеле бер хәлләрдә дөрес чарасын табу, дөрес карар кабул итү өчен кирәкле була торган һәртөрле белешмә мәгълүматларының саны бермә-бер арта 116 миллионга җитә. Югары квалификацияле меңнәрчә белгеч иң гади эш белән шөгыльләнә: башта мәгълүматлар җыя, аннары аларны чагыштырып, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгара. Еш кына мондый гаять зур эшнең файдасы легендар Сизиф тырышлыгы шикелле генә булып чыга, чөнки кеше исәп-хисап иткәндә ялгышлар да җибәрә. — Сизиф эше белән чагыштыру артык түгелме? Белүебезчә, Сизиф тау башына таш ташыган, ә ташы кире тәгәрәп төшә торган. — Юк, артык түгел. Кайвакыт шундый хәлләр килеп туа — электронлы хисап машинасыннан башка эш итү тау башына таш тәгәрәтеп менгерү шикелле үк була. Бер мисал китерим. Моннан ике-өч ел элек «Татнефть» берләшмәсендә электронлы хисап үзәге төзеделәр. «Акыллы» машинага беренче эш итеп километр ярым тирәнлеккә төшерелгән насосларны никадәр күп чыгара алуларын тикшерергә куштылар. Электронлы җайланмалар, кешеләр файдалана торган шул ук мәгълүматларга нигезләнеп, ике мең ноктадан торып җир астын карадылар һәм скважиналарның яртысы дөрес җиһазланмаган булуын әйтеп бирделәр. Нефть аз катламнарда моторлар бушка әйләнә, нефть күп катламнарда — көчәнеп эшли, нефтьне өскә чыгарып өлгерә алмый. Ә бит насосларны тәҗрибәле яхшы белгечләр: геологлар, инженерлар, практиклар сайлап куйганнар. Шулай да ул электронлы хисап машинасы кушканча эшләп карарга булдык,— ике йөз ноктада ул «әйткәнчә» эшләдек һәм беренче елында ук ике йөз мең тонна өстәмә нефть алдык. Бу — кешенең акылы һәм тәҗрибәсе хисап машиналарының тиз һәм төгәл эшләве белән кушылганда электронлы хисап техникасының мөмкинлеге никадәр зур булуын күрсәтә торган бер мисал гына әле. Хәзер республикабыз промыселларында автоматлаштырылган идарә системасының беренче чираты эшкә ашырыла. Бу система — нефть һәм газ табу участокларыннан башлап, промыселларның эшче штабы — берләшмәгә хәтле — бөтен производство тармагына керешәчәк. — Гади бер арба йөртү өчен дә искиткеч яхшы идарә системасы эшләп була бит. Ь.әм, киресенчә, тоташтан конвейер линияләре куелган, билгеле бер программалы станоклары булган искиткеч яхшы производствоны да кустарьларча примитив ысуллар белән идарә итәргә мөмкин. Промыселларда төзелә торган идарә системасы,— аның илдә беренчеләрдән икәнен дә әйтеп китик,— Татарстан нефтьчеләре объектларны автоматлаштыру, идарәнең төзелеш структурасын яхшырту буенча инде күп еллар дәвамында эшләп килгән зур хезмәтнең соңгы бер этабы. Бүгенге көндә барлык скважиналарның җитмеш биш проценты диспетчер пунктларына тоташтырылган, насос станцияләре «бикләнгән хәлдә», приборлар контролендә эшли, ме- ханикалаштырылган исәпләү фабрикалары төзелде, һәр промыселда «Наири», «Минск-22» маркалы электронлы хисап машиналары белән җиһазланган үз хисап үзәкләре эшли. Арттырып әйтү түгел — 114 промыселларда гаять зур фәнни-тикшеренү комплексы эшли, кеше көче җитмәслек бик зур күләмле эшне хисап машиналары башкара. Сайлап эшкәртү системасын исәпләп чыгару, югары басым зоналарын ачыклау, скважиналарга иң оптималь эш режимы билгеләү һәм башка шундый файдалы хезмәт күрсәтү — болар барысы да акыллы хисап машиналарының эше. Башка фәннәр кебек, нефть фәне дә коры ышануга нигезләнеп кенә эш итми. Эшкә керешкәнче иң элек фикереңнең дөреслегенә ышанырга кирәк. Электронлы хисап машинасы туктаусыз килеп торган мәгълүматларны бик тиз һәм дөрес бәяләргә, перспективаны күрергә ярдәм итә, сайлау өчен унлаган вариант тәкъдим итә ала. «Татнефть» берләшмәсе хәзер производство фирмасы дип йөртелә, аны «фәнни производство фирмасы» дип атау дөресрәк булыр иде, югыйсә. Хәер, хикмәт исемдә түгел. Иң әһәмиятлесе — Татарстан нефте өчен турыдантуры утыз фәнни-тикшеренү һәм проект- конструкторлык институты эшли. Нефтьчеләр, галимнәр һәм конструкторларның теләсә нинди яхшы, файдалы идеяләрен кабул итәргә, беренче тәҗрибәләрдән башлап, ул файдалы идеяне производствога кертеп таратып җибәргәнче алар белән бергә бөтен тикшеренү эшләрен башкарып чыгарга әзерләр. Чөнки хәзерге заман фәненең ♦ чыннан да җитештерүче бер көч икәнлегенә, бүгенге халык хуҗа- аз лыгының иң рентабельле бер тармагы булуына практикада ышан- ° дык инде. 5 — Валерий Исаакович, былтыр мин нефтьчеләрнең бөтен Союз а. киңәшмәсендә булган идем. Ул киңәшмәдә промыселларда автомат- * лаштырылган идарә системасы төзү мәсьәләсен тикшергәннәр иде. Шунда Казан университеты профессоры, күп еллар буена нефть з мәсьәләләре белән шөгыльләнеп килгән физика фәннәре докторы Н. Н. Непримеров та чыгып сөйләде. Николай Николаевичның шунда практикларга әйткән бер фикере истә калган. Ул эшне югарыдан, хисаплау үзәгеннән башларга кирәкми, бәлки скважина, буровойлар, компрессорлар станцияләреннән керешергә, иң элек аларны төгәл приборлар белән җитәрлек итеп җиһазларга кирәк. Шул приборлар идарә системасын җентекле мәгълүматлар белән тәэмин итеп торырга тиеш... Мәгълүматлар ялгыш булса, нәтиҗә дә ялгыш килеп чыга, дигән иде. Хәтеремдә, башкаладан килгән кунакларның берсе шунда Непримеровны пессимист дип атаган иде... Кем хаклы? — Беләсезме, мин алай өзеп әйтергә ашыкмас идем. «Тизрәк ЭВМ ' бирегез безгә!» дип бүрек чөю дә начар, уңайлы объектив шарт туганны көтеп яту да әйбәт түгел. Минем үземә калса. Непримеров фикере игътибарга лаеклы. Мәсәлән, безнең объектлардагы барлык приборларның паспортында төгәллекләре плюс-минус ике процент дип язылган. Кибернетик машиналардагы плюс-минус ике процент төгәлсезлек — акылга сыймаслык нәрсә бит ул. Татарстан масштабында ни дигән сүз андый төгәлсезлек? Миллионлаган сум акча, миллионлаган тонна торба, цемент, балчык дигән сүз... Ә чынлыкта безнең приборлар, беренчедг.н, ун процентка алдашалар, икенчедән, аларның күбесен яңадан эшләргә, өр-яңадан төзергә кирәк. Анысы прибор ясаучыларның бурычы. Автоматик система, производство белән идарә итүнең иң югары формасы буларак, кешеләргә практик эштә ярдәм итеп кенә калмый, аларның эшенә сыйфат ягыннан бөтенләй икенче таләпләр, тагы да зуррак таләпләр куя. — Газета-журналларда әледән-өле нефтьчеләр тормышы турын- дагы фотографияләр басылып тора. Әйтик, менә мондый бер фото: вышка тора, вышка өстеннән фонтан ата, тирә якта кешеләр шатЭлектронлы хисап машинасы. САРАН КАТЛАМНАР ХӘЗИНӘСЕ лапышып кул болгыйлар бүрек чөяләр. Ә менә Татарстан промыселларында төшереп алган андый рәсемнәрне күргәнем юк минем. — Минемчә, бу сорауга репортерлар үзләре җавап бирсеннәр. Минем үземнең андый фонтанны күргәнем юк. Фонтан гадәттә булмаган хәл, брак дигән сүз ул, аңа сөенергә түгел, еларга кирәк. Язучылар үзләре дә китапларының соңгы бүлеген китапның уртасында, башын ахырында күрсәләр, сөенмәсләрдер, шәт. Нефтьчеләрнең шундый бер сүзе бар: «Скважина кую бер эш булса, аннан нефть чыгарту — ике эш»,— диләр. Корыч арбалар эченә кертелгән нефтьне моторларның каны, зур химиянең азыгы дип атыйлар. Аңарчы нефть беркемгә дә буйсынмаган дуамал бер көч әле ул. Кеше аның хуҗасы булырга да, чарасыз бер колы булып калырга да мөмкин. Әллә кайда җир астында кешегә күренмәгән зур бер эш эшләнә, һәм нефть ташкыны арматураларны ватып-җимереп тышка бәреп чыга, бөтен тирә-юньне басып китә, яисә әйбәт кенә эшләп утырган скважина кинәт тыгылып, тынып кала, бернинди тылсым да аңа җан кертә алмас шикелле тоела. Вышка өстеннән бәреп чыккан нефть ташкынын туктату җиңел эш түгел, әмма иң кыены — башкасы. Татарстан промыселларының егерме биш еллык гомерләре бар инде, республикада зур нефть эшен башлаган яшь эшчеләр ветераннар булдылар, ләкин аларның күбесенең фонтан күргәннәре юк, чөнки нефтькә җир өстенә бәреп чыгарга юл куймыйлар. Иң зур кыенлык — сүнеп барган скважиналарның гомерен озынайту. Промыселлар озаграк эшләгән саен нефтьне азрак бирә баралар, еш кына тынып та калалар. Кайбер промыселларда нефть чыгаручылар һәм сүнгән скважиналарны терелтүчеләр бергәләп эшлиләр. Моның сәбәбе шул — һәр мәйдан, һәр участок өчен аерым промыселлар төзелә. Болай итү — эшне оештыру ягыннан уңайлы- рак, җиңелрәк. Җирнең эчке катламнары кешегә буйсынмый, анда аның үз законнары хәрәкәт итә һәм бердәм геологик структура үзара бик аз бәйләнгән аерым-аерым өлешләргә бүлгәләнгән булып чыга. Татарстан промыселларында ремонт эшләрен бик нык специальләштерү юлына күчтеләр, скважиналарга капиталь ремонт ясау һәм катламнарның нефть бирүен арттыру буенча подразделе- ниеләр төзелде, шуңа эшне бик яхшы белә торган ике меңләп кеше сайлап алынды. Һәм аңарга нибары бер эш — Ык елгасыннан алып Кама аръягына чаклы булган арадагы скважиналарны тергезү эше йөкләнде. Өстәвенә, белгечләрне сайлаганда күп белүләренә карап кына түгел, зур практик белеме өстенә, иренмичә, җентекләп тикшеренә белүенә карап та алдык. Чөнки бер скважина икенчесенә охшамаган, һәр очракта мәсьәләне яңача, үзенчә хәл итәргә кирәк. Идарәнең башлыгы В. Каменев менә унбиш ел инде сүнгән скважиналарны терелтү эше белән шөгыльләнә. Баш геолог А. Сафиуллин — оператор булып эшләгән кеше, кичке институтны тәмамлады; мастерлар Г. Хөсәенов, Р. Әхмәтҗанов һәм башка ремонтчылар да — бик яхшы белгечләр, эштәге тәҗрибәләре өстенә, аларда зур инженерлык сәләте дә бар. Мондый исемнәрне байтак тезеп китәргә булыр иде. Барыннан да бигрәк, бу зур тату коллективны берләштерә торган уртак сыйфатны әйтеп китәсе килә. Ул сыйфат — үзеңнең зур бер мөһим эш башкарганыңны аңлау, һәркем үзләреннән соң инде эшне икенче бер кеше эшләмәячәген, скважинаны тергезү дә, сүндерү дә үзләре кулында икәнен аңлап эшлиләр. — Эшне күпме эшләнүенә карап түгел, бәлки аннан нинди файда килүенә карап бәялиләр. Ремонт эшләрен алай оештырудан нинди файда бар? — Мәсәлән, Миңлебай мәйданының иң үзәггпдә 3484 яче тонна бар. Бу У ч®®^ок атаклы Ромашкиноның җәүһәре. Монда тәүлегенә 50 шор-100 әр тонна нефть бирә торган скважиналар бар. Ә 3481 тә кон-төн насос эшләп тә нибары 5 тонна гына нефть чыта иде. Насосны алмаштыру да файда итмәде. Скважиналарны юып та, парлап та, перфо-зарядлар белән тиштереп тә, катламны ваттырып та карадылар бернинди файда булмады. Шуннан соң мондый бер тәҗрибә ясап карадылар. Ремонтчылар бик четерекле, катлаулы бер эш эшләделәр: катламга кырык тонна күкерт кислотасы кудырдылар һәм скважина нефтьне бермә-бер артык бирә башлады. Мондый мисалларны йөзләп, меңләп китерергә мөмкин. Ремонтчылар скважинадан скважинага күчеп, моторларны алмаштыралар, кайвакыт нефтьне бер-ике тоннага арттыру өчен генә дә әллә ничә төрле физик һәм .химик чаралар кулланалар. Татарстан күләмендә караганда бер тонна әллә ни күп түгел, йөз миллионнан бер өлеш кенә. Ләкин, тамчы тама-тама күл җыела, диләр бит. Бу яшь коллектив тергезгән скважиналар бер елда гына да миллион ярым тонна чамасы кара алтын бирделәр, ремонт эшләренә тотылган бер сум акча 1 сум 73 тиенлек продукция бирде. — Катламнарның нефть бирүен арттыру — хәзерге нефть фәненең һәм нефть чыгару эшенең иң катлаулы, иң кыен мәсьәләләреннән берсе. Нефтьчеләрнең былтыр Мәскәүдә булган сигезенче бөтендөнья конгрессында иң төп темаларның берсе итеп җир асты хәзинәсе запасларын мөмкин кадәр тулырак, әрәм итмичә файдалану мәсьәләсе каралды. Нефть ятмаларында бик күп төрле чаралар кулланырга: бик зур фәнни-тикшеренү эшләре башкарырга, идарә итү эшен автоматлаштырылган системалар белән җиһазландырырга, сүнгән скважиналарны тергезергә һәм башка бик күп эшләр эшләргә кирәк, диделәр. Мондый чаралардан файда килерме? — һичшиксез киләчәк. Мәсәлән, табигать моңарчы кешеләргә үзенең җир асты байлыгының яртысын гына биреп килгән булса, Татарстан нефтьчеләре аны тагы 10—15 процентка арттырып, өстәмә рәвештә 300—350 миллион тонна нефть алырга исәп тоталар. Бу хәл үзе генә дә яңа бер нефть провинциясе ачуга бәрабәр. Совет нефть фәненең атасы академик Губкин: «Кешеләр үзләре сынатмасалар, җир асты сынатмас», дигән. Аның бу сүзләре чынга ашып бара. гаопоаоаиооп! СССР ТӨЗЕЛҮГӘ 50