Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Галимҗан Латыйп Ике күрше Хәерниса карчык Үзенең күршесе Розочканы, Йөгерә-атлый үтеп барганда Туктатты: — Нихәл, кызым, Исән-сау гына йөрисеңме, Кая ашыгасың бу чаклы?! Әллә кияүгә-мазарга чыгасыңмы? — Чыгам шул, әбекәем, Чыгам, чыгам!.. Көндәшләремә үч итеп, Ачудан! —- Алай икән, кызым. Алай икән... Төенчегең бик бәлакәй Күренә түгелме соң?! __ И,- и... и, Хәерниса әбекәем, Сезнең заманда гына бит ул; Ястыгы, түшәге, Чыбылдыгы, мендәре, Табасы-табагачы, Өс киемнәре... Олавы белән төягәннәр, Бер дә инде Дөньяның жаем бөлмәгәннәр. Хәзер бит заманасы ул түгел. — Алай икән, кызым, Алай икән! Без бит гомерлеккә чыга идек! Хәер, ун-унбиш көнгә Шунысы да бик җиткән! Бүкән (МӘСӘЛ) Шатлана ди бүкән, Яклана ди бүкән, Мактана ди бүкән: Бу дөньяда миндәй Кем бар икән бүтән. Утыртсалар, утырып торам, Яткырсалар, ятып торам, Пычак тисә, чыра булам, Балта тисә, утын булам. Телем-тешем дә юк минем, Кырган эшем дә юк минем. Чөнки бит мин бүкән, бүкән, Ни кирәк соң миңа бүтән. Ак ни миңа, күк ни миңа, Бар ни миңа, юк ни миңа. Мин соң әле нәрсә монда! Бер миннән генә калганмы?! Үтәр әле фани дөнья. Мине болай үз итәләр, Какмыйлар да, сукмыйлар да. Чөнки бит мин тел тидермим, Каршы килмим котбыйларга. «Ә» дисәләр, «ә» димен мин, «Я» дисәләр, «я» димен мин. Чөнки бит мин бүкән, бүкән, Ни кирәк соң миңа бүтән. Хәйдәр Гатин Үкенечле үтенеч Үтенеч язып җибәргән Аюга бер Сукыртычкан; «Зинһар, булыша күрегез, Бик интегәм,— дип,— ачлыктан. Кышка җыйган азыкларым Бозылдылар яңгыр үтеп». — Йокым килә,— дигән аю, Киерелгән тәмле итеп.— Бераздан соң... хәл итәрмен...— Кулын терәп маңгаена, Күзләрен йомган икән дә Уянган ди май аенда. Шуннан, булышырга дигән Ашыгыч карарга килеп Барса, әйткәннәр; — Үлде,— дип,— Моннан дүрт-биш ай элек. Әгәр сине шундый язмыш Көтә икән — бик кызганыч! Исем кодрәте Йөрмәсен дип гомер буе Мескен генә булып Куян, Көтмәгәндә Аю аны Урманга баш итеп куйган. Элекке чак булса, Бүре Тиз ботарлап ташлар иде. Аннан бер куак төбендә Тәмләп кенә ашар иде. Хәзер песи кебек басып Йөри Куян тирәсендә. ...Менә нинди зур кодрәт, Көч бар икән бу исемдә.