Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Гәрәй Рәхим Көтмәгәндә Көтмәгәндә генә киләләр дә Җылы ләйсән тулы болытлар — Сусап беткән чәчәк күзләрен? Тезеп калдыралар ал чыклар. Сөрсеп барган чакта тып-тын күңел. Сүнеп барган чакта калтырап — Көтмәгәндә килә зур мәхәббәт, Яшен яктысыдай ялтырап. Көтмәгәндә давыл дулап ала, Көтмәгәндә куба зилзилә. Көтмәгәндә асты-өскә килеп, Меңгә түнеп бетә зур илләр. Көтмәгәндә Җирнең баш очында Эленеп кала хәвеф кылычы. Эшен ташлап шул чак бөтен дөнья Дәррәү оран сала: — Ты-ныч-лык! Без гомергә күз дә сирпемәгән, Кыргый як дип йөргән урында Көтмәгәндә гап-гади бер халык Җир язмышын ала кулына. Көтмәгәндә зур ачышлар ясый Легендалар имеш-мимеше. Кешелеккә агу була башлый Цивилизация җимеше. Көтмәгәндә яңа Гитлер туа — Куркып кала асыл зат ирләр. Шунда кинәт дөнья мәйданына Калкып чыга япьяшь шагыйрьләр, Көтмәгәндә генә киләләр дә Җылы ләйсән тулы болытлар — Сусап беткән чәчәк күзләренә Тезеп калдыралар ал чыклар. Җир яңара, җир яшәрә, Җирдә иске эзләр бетә. Күпләр килә, күпләр китә — Җир өр-яңа эзләр көтә. Җирдә иске эзләр бетә. Моңлы бер өн тирә-юньдә. Гөрләвекләр юып үтә Эзләрнең иң тирәнен дә. Җир яшәрә, җир яңара, Онытыла күпме җаннар. Бөеклекне раслар өчен Кирәк икән яңа каннар. Җир өр-яңа эзләр көтә. Учак янында Без бүген дә менә өч яшь шофер Ерак юлда арып туктадык. Кайнар шулпа белән сыйланыйк дип Дала уртасына ут салдык. Очкыннары чәчрәп-чәчрәп китә, Очып-очып төшә шулпага. Кара төндә якты утрау булып Дала уртасында ут яна. Учак яна..' Коры усак яна, Яна каен, яна имәннәр, Искә төшә утта янмас өчен Илен сатып башын игәннәр. Ә күбәүләр янган! Дахауларда, Шәп машина — төрмә мичендә. Кеше янган күп сөйләгән өчен, Янган эндәшмәгән өчен дә. Яна кеше, зур-зур мәйданнарда Бензин сибеп яна үзенә. Ялгыз учак булып яна шулай Тугры калып хаклык сүзенә. Иминлеген саклап туган җирнең. Яуда яна зур-зур халыклар. Ил бурычын үтәп, кинәт Җиргә Янып төшә космонавтлар. һәм кайгыдан яна ил йөрәге, Дөрләп яна утсыз, төтенсез. Илдәшләрем, тоям, шулар кебек Янар идегез бит ил өчен сез! Ә без менә тагын, өч яшь шофер Ерак юлда арып туктадык. Кайнар шулпа белән сыйланыйк дип Дала уртасына ут салдык. Очкыннары чәчрәп-чәчрәп китә Очып-очып төшә шулпага. Искә төшә дөнья, планета һәм өракта калган кыз бала. "1 Урта Азиядә туңып йөрим, Шундый салкын быел март башы, һәм җылынып китәм, төзелештә Очратам да берәр якташны. Төзелеш күп монда. Димәк, шик юк; Төзелеш бар җирдә — татар бар. Бөтен илгә сибелеп ил төзиләр Якташларым минем, татарлар. Ә татар бар җирдә — хәтәр бар, дип Әйтмәгәннәр, ахры, белмичә — Хәтәр эшли татар, рәсемнәре Кызыл почмак саен берничә. Урта Азиядә туңып йөрдем, Тиргәп йөрдем салкын март башын. Тик җылытты мине рәсемнәрдән Карап торган һәрбер якташым. Ташкент — Алмалык. (Кайбер киңәшчеләргә) Сызланма дип, сыкранма дип Өйрәттегез. Сызланмыйм да, сыкранмыйм да — Нишләттегез?! Тавышланма, сагышланма Дип әйттегез. Дулау да юк, сагыш та юк — Нишләттегез?! Гел бер тонга, гел бер моңга Сөйләттегез. Көем дә юк, моңым да юк — Нишләттегез?! Бик узынма, бик зур булма Дип һәр мәлдә, Нишләттегез?! Бу дөньяда Мин — бер кәрлә, Әни кирәк Бишек тирбәтергә әни кирәк, >1 ңа сүзләр өйрәтергә әни кирәк. Кулына алып чәбәкләргә әни кирәк, Усал малайларны әләкләргә әни кирәк, Яглар ятим димәсенгә әни кирәк, Өйләнгәндә киңәшергә әни кирәк. Дөнья артка типкәлэсә дә әни кирәк, Хатын сиңа үпкәләсә дә әни кирәк. Суыткычта ит бөтсә дә әни кирәк. Йөрәгеңдә ут бетсә дә әни кирәк. Ә әнигә ниләр кирәк — Уйлыйбыз без моны сирәк. Бер сихерсез сихерләдең. Әйтерсең әфсүн өрдең — Гапгади бер кызый инде, Сөйдергечсез сөйдердең. Сырхаулаттың авырусыз, Бер дарусыз терелттең. Бер бизәксез тормышыма Алтын суы йөгерттең. Җаныма син бер шырпысыз Дөрләтеп ут кабыздың — Үзең бары болын буйлап Тын гына җырлап уздың. Бер сихерсез сихерләдең. Әйтмәдең бер ырым да. Тыптыи кызый, давыл кебөк Килеп көрдең җырыма. Дөньям тәмам ямьсезләнеп беткәч Син киләсең миңа елмаеп. Шунда гына тоям, бу дөньяда Мине елмайтырлык көч барын. Дөньям кинәт матурланып киткәч. Син киләсең миңа моңаеп. Шунда гына тоям, бу дөньяда Адәм күтәралмас моң барын. Әнә шулай, миңа үзгәрешләр. Яңарышлар алып киләсең. Тик битараф чакта да бу дөньям, Юк, битараф булып килмә син. Таралыгыз, томаннар Юлларыма ак томаннар Ак пәрдәләр корганнар. Сөйгәнемне эзләп киләм, Таралыгыз, томаннар! Бүген кич тә ак томаннар Юлны каплап куйганнар. Ул да мине эзләгәндер, Таралыгыз, томаннар! Бәз бит җиргә мәңге бергә Булу өчен туганнар. Мәхәббәткә юл бирегез. Таралыгыз, томаннар! та 8. «К У» М 10. Резеда Вәлиева Толымнарың... Дпам Реүзиягә. Хәтеремдә, мин төшемдә сине Югалттым дип куркып уяндым. Күзем ачсам, тыптын якты иртә, Син янымда. Шундый куандым. Баскансың да көзге каршысына. Озын толымнарың сүткәнсең. Тезләреңә төшкән дулкыннардан Нәкъ су кызы булып киткәнсең. Ә күзләрең шундыйшундый уйчан, Әллә ничек моңсу карыйсың. Сөеп-назлап ефәк чәчләреңне Тарыйсың да һаман тарыйсың... Мин сокланып сиңа карап ятам, Куанычым сыймый эчемә, һәм кулыңда кинәт кайчы күреп, Сикереп торам... Әйе, исемдә, Илгә килгән бәла минем өчен Синең чәчләреңнән башланды: Күз алдымда куе көлтә кебек Толымнарың кисеп ташладың... — Апам! — Мин фронтка, сеңелем... Әйтерсең лә җир убылды кинәт, Утлар сирпеп, туплар күкрәде. Әйтерсең лә сугыш өйгә керде — Сабый күңелем шундый тетрәде! Аңладыңмы йөрәк хисләремне, Битләремнән шашып үптең син: — Я, елама, мин бит үзем теләп...— Яшьләремне минем сөрттең син. Тын бакчада аннан таңга кадәр Тальян гармун түкте моңнарын, Аһ, мин белам, ул кич тальян синең Толымнарың сагынып елады... Озатырга диеп, таң атуга Бөтен авыл килде җыелып. Соңгы сүзләреңне әйткән чакта Көчкә генә тордым тыелып: — ...Җиңү өчен! Шул җиңүгә илткән ут эчендә Эзләреңне ничә җуйдык без. Ничә тапкыр салкын толымнарың Кайнар яшьләр белән юдык без..< Әле дә булса, сөйләсәләр әгәр Сагышларын сугыш елының. Күз алдыма килә көлтә кебек Киселеп төшкән икө толымың.