Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЛИЛНЕҢ РУХИ ТУГАННАРЫ

Донбасс жире- Туп-туры булып әллә кайларга сузылган асфальт һәм бетон магистральләр якягында жиләк-жимеш агачлары уса. Шахталар, эшче поселоклары. Мисыр пирамидаларына охшашлы терриконнар- Бакча зчендә утырган украин авыллары һәм биек моржаларыннан тотен беркелеп торгам металлургия заводлары. Уңдырышлы басулар һәм кояшның рәхимсез нурлары ялаган ташлы далалар. Бу тирәләрдә жир астенә пулялар һәм снаряд, мина ярчыклары яңгырдан да күбрәк яуган. Ворошиловград епкәсе буйлап сәяхәт иту бездә бик күп тәэсирләр калдырды, вларны бер тәртипкә китерүе дә авыр. Бу сәяхәт кан белән ныгытылган дуслык, күп милләтле Ватаныбызның бик күп уллары һәм кызлары гомере бәрабәренә яулап алынган туганлык турында кабат уйланырга мәжбүр итте. 1942 елның мартында Волхов фронтында сугышкан Муса Җәлил «Туганлык» исемле шигырен яза. Бу шигырь чын пролетар интернациональ бердәмлек үрнәге булырлык. Ул тугандаш Украинаның гитлер оккупациясенең дагалы олтаны астында сыкраган чорда язылган: Украина, Минем туган илем — Татарстанның туган апасы! Яраланган лачын кошы булып, Кан эчендә аунап ятасың. Вәхши немец үтте синең келәч Кырларыңны таптап, яндырып. Хатын-кызларыңны мыскыл итеп, Улларыңны үксез калдырып. Топольләрең немец балтасыннан Яраланып жиргә аудылар. Сокланырлык зифа шәһәрләрең Каберлеккә охшап калдылар. Пычратырга халкың мәхәббәтен Тартынмады кулы палачның: Ул хурлады таптап Днепрда Изге каберен бөек Тарасның. Бу юллгр мәсхәрәләнгән Украина жире өчен тирән сызлану белән сугарылган. Юк, алардан көчсез кызгану түгел, ә кечле нәфрәт, дошманнан үч алу омтылышы бөркелә; Д Дуслык антын эштә ныгытты. Йортсыз калган ятим улларыңня Каннар кочагында җылытты. Ата булды үксез балаларга, Кием бирде киемсезләргә. Көн-тен койды корал заводында Уртак дошман муенын еэәргә. Ул чакырды батыр егетләрен Синең кырлар буйлап үтәргә һәм дошманны куып Днепрдан, Туганнарны азат итәргә. Украина җирен фашист илбасарларыннан азат итү көнен Җәлил күрә алмады Украинаны азат итү ечен башларын салган Татарстан батырларының исемнәре ме- мориаль такталарга мәңгелеккә алтын хәрефләр белән язылуын да үп белмәде. Әмма Җәлил халыклар дуслыгының җиңелмәс кеченә һәрвакыт ышанды һәм шуңа күрә җиңәчәгебезгә бер минут та шикләнмәде. Бер ананың туган балалары— = Ташкын булып бергә кузгалдык. һичкайчан да һичбер кеч алдында < Җйңелмос бу изге туганлык. ** Ворошиловград өлкәсендә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгында катнашучы һәркемнең бу сәяхәттә туган үз хисләре, үз уйлары бардыр. Миңа калса, иң тирән хисләр тудырганы — Краснодон геройлары белән бәйле урыннар булды. Краснодон шәһәрендә кая гына карама, кайда гына булма — һәр җирдә сугышларда һәлак булган, фашистлар җәзалап үтергән геройларның исемнәренә тап буласың. Торле җәзалау кораллары куелган казематлар гестапочы палачларның ерткычлыгын искә төшерде... Алар мин анда булган вакытымда күргән төрмәләрдән асылда берни белән дә аерылмый. Фашизмның чын йөзе кайда да бертөсле... Безнең күбебез А. Фадеевның «Яшь гвардия» романын балачактан ук укып, Краснодон геройлары белән рухланып, алар кебек булырга хыялланып үскән кешеләр. Краснодонга баргач, шуңа ышандым: язучы апарны сурәтләгәндә берни дә арттырмаган икән. Хәтта киресенчә, чынбарлык язучы фантазиясенә караганда да катлаулырак, киңрәк, рәхимсезрәк булган икән. Минем өчен, мәсәлән, Краснодонда яшерен оешмада катнашучылар арасында безнең янташларыбызның, Татарстаннан киткән кешеләрнең дә булуы яңалык иде. 1941 елның 20 июлендә немецлар Краснодон шәһәренә бәреп керәләр, һәм берничә көннән соң ук инде, провокатор доносы буенча, үзәк мәйданда яшерен оешманың ике членын — ике бертуган геройны — Яков һәм Михаил Бикмеевләрие асып үтерәләр. Бу якларда гадәткә кергәнчә, исемнәрен алар, мөгаен, руслаштырганнардыр. Ә фамилияләре татарча. Кызганычка каршы, бертуган бу ике герой турында мин өстәмә документлар таба алмадым. Аларның фашистлар тылында яшерен эш алып бару ечен партия комитеты кушуы буенча калдырылган изгәнлеген генә белә алдым. Шушы ук көннәрдә партия заданиесе белән калдырылган М. Б. Поляков, А. В. Әхмәтов. И. Г. Пархоменко. Ши-Та фу һәм Е. Саранча да фашистлар тоткынлыгына эләгә һәм соңрак ерткычларча җәзаланып үтерелә. Күргәнебезчә, горле милләт вәкилләре уртак Ватан ечен бергәләшеп керәшәләр һәм бергәләп һәлак булалар. 1943 елның февралендә. Краснодон шәһәре азат ителгәннән соң. полиция идарәсе ишек алдында искитәрлек күренеш безнең сугышчыларны гаҗәпкә калдыра. Аида ҖӘЛИЛНЕҢ РУХИ ТУГАННАРЫ җәзаланып үтерелгсн, йөзләре танымаслык хәлгә китерелгән совет кешеләренең мәетләре әрдәнәләп еелгән була Бары тик җидесеннән генә документлар чыга. Шулардай: Садыкков Форман, 1918 елда тугая Нурбаев, Юсупов. Алар да, мегаен, безнең Акташларыбыз — татарлар булгандыр. Әмма хәзергә әле безгә алар турында берни дә билгеле түгел, хәтта исемнәрен дә тогәл белмибез. 1942 елның 29 сентябрендә фашистлар Краснодоида тагын бер ерткычлык эшлиләр: үзләренә эшләмәгән эчен 32 шахтерны кулга алалар да, башкаларга сабак булсын дип, шәһәр бакчасында чокыр казып тереләй күмәләр-. Бу урынга хәзер геройларга һәйкәл куелган. Алар арасында да татар фамилияләре бар. Үзеннән-үзе Сибгат Хәким шигырендәге түбәндәге юллар искә тешә: Батырлар бар җирдә — татарлар бар Кимендә бер урын татарга... Шуны да сүз уңаеннан әйтергә сирәк, нәкъ менә шушы коточкыч вакыйга «Яшь гвардия» оешмасы тезелүгә этәргеч бирә. Шахтерларны җәзалаганнан соң икенче көндә, яшерен партия үзәге җитәкчеләре Ф. П. Лютиков һәм Н. П. Баранов заданиесе буенча, коммунист Евгений Мошков «Яшь гвардиямнең берекче оештыру утырышын үткәрә. Штаб булдырыла, аңа Иван Земнухов, Сергей Тюленин, Виктор Третьякевич һәм Василий Левашев кертелә. Аларга соңрак Любовь Шевцова һәм Ульяна Громова өстәлә. «Яшь гвардиявнең комиссары итеп Олег Кошевой, командиры итеп Иван Туркенич билгеләнә. Яшьгвардиячеләрнең эш ысуллары җәпилчепәрнекенә бик охшаш, һәр ике оешмада да яшерен рәвештә дә эш алып баралар, легаль мөмкинлекләрне дә киң файдаланалар. Алар, җәлилчеләр кебек үк, «артистолар булып чыгышлар ясауны уңышлы кулланалар. Яшерен оешма членнары кеннән-кен арта тора, ә квартираларга җыелышып, эшләнәсе эшләрне билгеләү куркыныч. Шуңа күрә җыелышу өчен Горький исемендәге клубны сайлыйлар. Н. П. Баранов рекомендациясе буенча Евгений Мошков клуб директоры булып, Иван Земнухов администратор, ә Виктор Третьякевич художество җитәкчесе булып урнаша. Яшерен оешманың бүтән членнары клубның үзешчән артистлары буларак җыелышалар. Әмма яшьгвардиячеләр белән җәлилчеләрне берләштергән теп нәрсә боларда гына түгел, ул да булса — искиткеч рухи ныклык, коммунистик ышаныч һәм җан-тән белән Ватанга бирелгәнлек. Өч ел элек Краснодон шәһәрендә «Яшь гвардия» музееның яңа блнасы салынып бетә. Пыяла һәм бетоннан эшләнгән тигез дүрт почмаклы бу бина төгәллеге, гадилеге белән ерактан ук игътибарны үзенә тарта. Музей бинасы эчендә яктылык һәм һава мул, кино күрсәтү, лекцияләр уку өчен махсус уңайлы заллар, китапханә бар. Әмма безнең күзебез иң беренче шуңа төште: бинаның фасадына «Яшь гвардия»- нең фашистлар кулыннан һәлак булган барлык членнарының исем-фамнлияләре эре хәрефләр белән язып куелган. Ә алар йөзгә якын бит- Бу гүзәл бинаны карап йөргәндә, безнең делегация составыннан кемдер әйтеп куйды: — Казанда да берзаман Муса Җәлилгә багышланган шушындый ук музей ачылыр әле,—диде —Ә фасадына, мондагы кебек үк, фашист балтасы астында һәлак булган җәлилчеләрнең исемфамилияләре язылган булыр!.. Без музей залларын зур дулкынлану белән карап йөрдек. Дәфтәр битләренә ярым балаларча итеп, кул белән язылган листовкалар инде вакытлар утудән саргайган... Андагы нәфрәт сүзләре мәсхәрәләнгән туган җир өчен, ата-аналарның, туганнарның үлеме өчен үч алырга чакыраСоңрак оешма членнары шрифтлар да булдыралар һәм яшерен типография оештыралар. Оешма утызлап исемдәге листовка бастыра, анарның тиражы 5 мең да- нәдон артып китә. Стендларның берсенә корыч аркан кисәге куелган. Сорокина m 1 шахтасында бу арканны. Н. П Баранов заданиесе буенча, яшыаардияче Ю. Вицекоаский игәүләп кискән. Фашистлар бу шахтаны кечхәл белән торгызып, ходи я җибәрергә әзерләнәләр. Ниһаять, ул эшли дә башлый. Әмма икенче кение ук күтәргеч корыч аркан •зелә һәм шахта, коесы җимерелеп, ябыла. Шулай итеп, гитлерчылар Краснодон шахталарыннан бер вагон да күмер ала алмыйлар. Ул сакыгта «Кара биржа» дип даны чыккан хезмәт биржасына ясалган тәвәккәл һеҗүмне сурәтли торган документлар һәм фоторәсемнәр дә күп кенә. 1941 елның декабрендә гитлерчылар Краснодон районыннан ике меңгә якын егетләрне һәм кызларны Германиягә җибәрү эчен барлык документларны әзерләп бетерәләр Аларныц исем-фамипияләре, адреслары тутырылган анкеталары — хезмәт биржасында. Инде җибәреләсе кон дә билгеле. Менә 6 декәбрьга каршы тәндә кинәт биржа бинасы естендә ялкын күтәрелә. Барлык кәгазьләр янып бетә. Ике меңгә якын совет яшьләре фашист коллыгыннан коткарыла. Ә бу операцияне Сергей Тю- ленин, Любовь Шевцова һәм Виктор Лукьянченко башкара. Миндә иң зур тәэсир калдырганы бер кечкенә һәм гади генә әйбер — Ульяна Громооаның куен дәфтәре булды. Ул бу кенәгәгә күңеленә якын цитаталарны, афоризмнарны, терле язучыларның фикерләрен язып барган. Менә Джек Лондон сүзләре: «Геройның үлемен карап тору нинди дә булса ♦ кызганыч куркакның рәхим-шәфкать сооап ялвару- а ын тыңлап торуга караганда җиңелрәк». Гамлет монологыннан өзек: < «Мин яхшы күнелле булу өчен Рәхимсез булырга тиешмен». я А. П. Чехов, Л. Н. Толстой. А. М. Горький, Николай Островский фикерләре... д.' Бу кенәгәне актарганда Ульянаның кеше булып җитлегүен, классик азучыларның әсәрләре йогынтысы астында деньяга карашының киңәюен күрәсең. Ул герле катлаулы тормыш мәсьәләләре турында күп уйлана, үзен борчыган терле проблемаларга җавапларны китаплардан эзли. «Кешенең ныклы ихтыяр көченә нәрсә каршы тора ала? Ихтыяр көче уз эченә бөтен рухи дөньяны ала. теләк —күралчау. ярату. кызгану. шатлану, яшәү дигән сүз. кыскасы, ихтыяр көче һәр җан иясенең әхлакый көче, нәрсәне дә булса төзүгә яки җимерүгә юнәлдерелгән ирекле омтылыш, юк нәрсәдән искиткеч нәрсәләр булдырырга сәләтле иҗади власть! М. ЛЕРМОНТОВ». « .Кешенең үз-үзеннән пизасызлыгы. аның хәзергә караганда яхшырак булырга омтылышы изге, анын үзе тарафыннан ук барлыкка китерелгән 6U0IWK чгл-чар.юдга карата кш.еичгг. нафратм изге аның җир квк.ишү. комча, ши.җиааыаи. чг.ыш Кам кчиелрр ирачандагн дошман.шккы беирү иаге. аның кеамат. изге. м. ГОРЬКИЯ». Ульяна Громовәны кызыксындырган һәм вньт Ү> Җитди фикерләрне укыганда, мин шул турыда умладь ҖӘЛИЛНЕҢ РУХИ ТУГАННАРЫ барлыкка килми. Шулай ук хыянәт тә. Хуш ис беркеп торган гүзәл роза чәчәге уссен өчен, эшкәртелгән, уңдырышлы туфрак кирәк. Ә ташландык җирләрдә шайтан таягы уса. Уля бетен эчке деньясы белән батырлыкка әзер була. Башка яшьгвардиячеләр кебек ук, ул да аңлы рәвештә эш итуче көрәшче була һәм уз иманы, үзенең дөньяга карашы өчен гомерен бирә. Әмма яшывардиячеләрнең барысы да аның кебек булмый. Оешмада Почепцев дигән кеше дә була. Аны мәктәп елларыннан ук яхшы беләләр. Тыйнак һәм астыртын бер малай була ул. Укытучылардан курка, көчле укучылар белән бәхәскә керми. «Кеше кая — мин шунда» дигән принцип белән яши. Әмма аның үз-узен тотышына иптәшләре җитди игътибар бирмиләр. Ләкин Почепцевның нәкъ әнә шул сыйфаты «Яшь гвардия» оешмасын һәлакәткә китерә. 1942 елның 26 декабренда «Яшь гвардия» штабында шәһәргә немец солдатлары өчен яңа ел бүләкләре төягән йөк машиналары туктаганын белеп алалар. Штаб бу машиналарны «бушатырга» карар кабул итә. Кыю операция уңышлы тәмамлана, бүләкләр төрле урынга яшерелә. бер өлешен Горький клубына китереп урнаштыралар. Оешма членнары бу вакытта акчасызлыктан интегәләр. Ә акча полицайларны сатып алу, кызылармеец семьяларына ярдәм итү өчен кирәк. Шуңа күрә Евгений Мошков яңа ел бүләге итеп китерелгән сигаретларның бер өлешен базарга чыгарып сатарга карар кыла. Шул ук вакытта гестапо полиция начальнигы Соликовскийдан бүләкләрне урлаучыларны ничек кенә булмасын табуны таләп итә. Барлык полицайлар аякка бастырыла, һәм менә базарда, сигарет сатып торганда, бер яшүсмер тотыла. Кыйнауларга түзә алмыйча, ул үзенә сигарет биргәннәрнең фамилияләрен әйтә. Беренче январь көннең иртәсендә фашистлар Евгений Мошковны, Виктор Третья- кевичны һәм Иван Земнуховны тотып алалар. Аларны бик каты кыйныйлар, әмма егетләр нык торалар, бер сүз дә әйтмиләр. Егетләрне бары вак-тояк урлашуда гаеплиләр. «Яшь гвардия» оешмасы турында башларына да китермиләр. Мөгаен, кулга алынган егетләрне иреккә чыгарган да булырлар иде. Полиция начальнигы аларны тагын бер кыйнап, куып чыгарырга да боерган булган. Әмма квартирларында соңгы тапкыр тентү ясарга алып барган вакытта тәрәзәдән аларны Почепцев күреп капа. Фашистлар «Яшь гвардиямнең эзенә тошкән дип белеп, үзенең тормышын саклап калу өчен, ул полициягә гариза яза. Анда яшерен оешма турында, аның җитәкчеләре һем күп кенә членнарының исем-фамипияләрен дә ойтә. Шул ук кенне кулга алулар башлана... Минем хәтергә җәлилчеләрне саткан хыянәтче Мәхмүт Ямалетдинов килде. Сугышка кадәр шулай ук аны да тыйнак, тәртипле егет буларак кына белгәннәр. Немецларга әсир төшкәннән соң, ул да бары тик бер нәрсә: исән калу турында гына уйлый. Һәм менә дигән кешеләрне харап итә. Ләкин мөртәтләр халык нәфрәтеннән котылып кала алмадылар, икесе дә хәрби трибунал алдына бастылар— ® * Хәзер сезне, — диде партиянең Краснодон шәһәр комитеты секретаре Людмила Андреевна Ерохина.—яшерен оешманың партия җитәкчесе Филипп Петрович Лютиковның хатыны Евдокия Федотовна Лютикова белән таныштырам. Сәхнә өстенә гади күлмәк кигән, башына зәңгәр яулык бәйләгән олы яшьтәге бер хатын чыгып басты. «Яшь гвардия» романының беренче редакциясенә карат» партиянең әйдәүче роле тиешенчә яктыртылмавы турында әйтелгән тәнкыйть сүзләре хәтергә төште. Никадәр дөрес булган ул тәнкыйть! Лютиковага инде җитмеш тугыз яшь икән. Шулай да ул урындыкка утырмады. Акрын гына тавыш белән сөйләп китте: Бэек Ватан сугышы башланганда ук минем ирем шактый олы яшьтә иде инде. 1941 елның кышында без аңа илле яшь тулуны билгеләп үтәргә җыена идек. «41 'л.ыч » и„инд, ф.липл >н>ч жшкле1< киши ри ............. ....... б ' п ’" »•«»«"«• "1т~. ¥»»« до„_.„пархн; Xcix.r ,.ррД иныллыг™. п.р.й, Ь.х ое«,м.„.ривнам бнрепгэн ра1а„ Кызыл Брлрагы ордены таныклыгын хнңа тапшырды. Саубуллашканда болай деде- кСазта монда калырга ярамый, а хин калырга таеш. Илебез оегена зур куркынын килде — сез моны аңларга тиешсез...» л Бу вакытта эле Евдокия Федотовна, Краснодонга немецлар якынлашкач. Ленин , чакыруы буенча партия сафын, баскан саф йеракле коммунист Филипп Петрович ? Лютиковның дошман тылында яшерен оешма тезү буенча сейләшү очен беренче- ~ ләрдәи партия райкомына чакырылуын белми. Гражданнар сугышы ветераны Фи- 5 липл Петрович— царизмга һәм акгвардиячеләргә каршы керәш чорында ук вшерен £ зш алып бару буенча зур тәҗрибә туплаган кеше. Дерес, электромеханика мастерскойлары начальнигы, революционер-коммунист х шәһәрдә күпләргә таныш. Әмма оккупантларга да зур квалификацияле белгечләр £ кирәк. Лютиков гитлерчыларга эшләргә ризалык бирергә тиеш. Оккупациянең беренче кеинәрендә үк Ф. П. Лютиков 10 номерлы дирекцион 5 канцеляриягә килә һәм механик булып эшләргә теләк белдерә. Әлбәттә, бу 2 бик тәвәккәл адым була. Аның кебек күранеиле коммунистларны немецлар, гадәттә, судсыз һәм тикшерүсез атыл үтерәләр. Әмма Лютиков үзенең үткән тормышы т: турында иберни яшермичә» сейләп бирә, һәм аны мастерскойларның прорабы ител ф билгелиләр. Беренче кениән үк Лютиков үз тирәсенә ышанычлы кешеләрне тупларга керешә, соңрак шәһәрдәге һәм якын-тирә поселоклардагы яшьләр, антифашистик я теркемнәр белән бәйләнешкә керә. «Яшь гвардия» оешмасының турыдан-туры партия $ җитәкчесе нәкъ менә ул була. < _1S январь тәнендә Краснодон батырларының беренче теркемеи җәзалап үте- £ рергә алып барганын күрүчеләр бар. Алар Лютиковның, комсомолецлар белән бер- О re, Ильич яраткан «Үч белән ярсыдык дошманга» җырын җырлаганын ишетәләр... я Лютиковның гәүдәсен шахта шурфы тебеннән иң соңыннан табып алалар Димәк. ул үлемне беренчеләрдән булып каршы ала— Бу турыда сейләргә керешкәч, Евдокия Федотовна чайкалып китте, кемдер тиз генә китереп куйган урындыкка утырды. Стаканга су салып бирделәр. Нәрсәдер әйтергә ымсынды, ләкин авызыннан бер сүз дә чыкмады. Аннары яулык чите белән күзләрен сертеп алды. Соңрак фәнни хезмәткәрләр бүлмәсендә Краснодон яшерен оешмасындагы партия җитәкчелеген ачык раслый торган күп кенә материаллар белән таныштым. Оккупациягә кадәр ике-оч ай элек Краснодонга берничә тапкыр партиянең Украина Үзәк Комитеты секретаре Д. С. Коротченко киле. Ул коммунистлар белән очрашулар, киңәшмәләр үткәрә. Очрашу урыннары, парольләр билгеләнә, азык- телек һәм дарулар ечен базалар булдыру мәсьәләләре карала. Партизан отряды оештырыла. Яшерен оешма белән җитәкчелек итү чыныккан коммунист Ф. П. Лютиковка тапшырыла. Әйе. «Яшь геардиапне оештыруда һәм аның белән җитәкчелек итүдә Филипп Петровичның роле гаять зур. «Яшь гвардия» романының авторы әсәрен юкка гына кабат эшкәртмәгән һәм аңа юкка гына партия оешмасының ролей яктырта тәртан лңа бүлекләр эстәмәгән. Краснодон геройларының фоторәсемнәре . Барысы да яшьләр ачык. саф йозлеләр. Барысы да матурлар, аларның чырайларыннан яшьлек гүзәллеге тона түгеп, рухи гүзәллек, рухи омтылыш, үзүзләренэ нык ышаныч балкып торэ Каршы якка 5 номерлы шахта шурфыннан җитмеш бер мәетне чыгару күренеше эленгән, һәрберсенең гәүдәсе танып булмаслык дәрәҗәдә имгэтелгэн- Ә берничә дисте краснодончылар Ровеньки һәм башка урыннарда атып үтерелгән. Советлар Союзы Геройлары Олег Кошевой. Иван Зомиухое. Любовь Шеецо.эның әниләре. Ульяна Громо.аның әтисе «взер ДӘ Кр.снодонда вши Без шулерның б.р- со—Анастасия Ивановна Зомнухоаа белән генә очраша алдык. Анастасия Ивановна инде сиксәннән узган, авыру аякларын квч-хәл белән генә хәрәкәтләндереп норм. Кара яулык астыннан чап чәчләре күренеп тора. Әмма хәтере әле бик яхшы, аның сүзләре йерәккә тирән үтеп керә, күңелдә онытылмаслык әз калдыра. — Нәрсә свйлим икән соң мин сезгә, күгәрченкәйләрем,— дип сейләп китте ул, нвйләп кенә.—Улым турында, Ванюша турында свйлммме икән- Аларның эше турында мин ул вакытта берни дә белмәдем шул... Шулай да аның сейләгәннәреннән яшерен оешманың куркусыз члены Иван Зом- нуховның образы шактый тулы булып күз алдына килеп басты. Ваня Земнухов яшьтәшләре арасында үзенең җитдилеге, похтәлеге белән аерылып тора. Тирән белемле, һәрвакыт җитди чырайлы булуы ечен сабакташлары аны «профессор» дил йорткәннәр. Ул терпе юк-бар уеннарга катнашыр! а яратмаган, буш вакытның һәр минутын файдалы итеп үткәрергә тырышкан. Партия оешмасы бепән элемтә нәкъ менә Иван Земнухов аша алып барыла. Ваня «Яшь гвардия» оешма гына керергә теләк белдерүчеләрне тикшерә, листовка текстларын яза. Шифрлар һәм кодлар да аның кулында була. — Оккупация елларында,— дип дәвам итте Анастасия Ивановна,— бик авыр яшә- дек. Өйдә ашарга да, бер тиен акча да юк вакытлар еш була иде. Ачлыктан ирем, Ванякың әтисе, урыннан тора алмас хәлгә җитте. Туклыклы азык булса аякка басар иде. Әмма бер йотым сот табарга да момкинлек юк иде. Мин вакыт-вакыт еларга керешәм. Ә Ваня, җилкәмнән кочаклый да: «Тынычлан, әнием, инде күп калмады, барысы да яхшыга бара»,— ди торган иде. Мин аңа: «Эшкә урнашасыңмы әллә. Ванюша.— дим,— әз булса да ойдә ашарга ипи булыр иде. Ә ул: «Юк. әнием, немецларга эшли алмыйм. Тиздән безнекеләр килер, элеккечә яшәргә керешербез»,— диде. Бик авыр булса да. түзә идем, ул белемле кеше, начарлыкка бармас, дип уйлый идем. Ничектер берканке врач чакырдык. Аңа рецепт язарга кәгазь кирәк булды. Өстәл тартмасын ачып карасам, ни күзем белән күрим — акчалар, бик күп акча... Өстәлно тиз генә ябып куйдым. Бу турыда беркемгә дә бер сүз дә әйтмәдем. Әмма йерәгем сыкрады: әтисе ачлыктан үләргә ята, ә аның остәл тартмасында никадәр акча!- Анастасия Ивановна кичен, улы ойгә кайткач, Ваняга үпкәсен белдерә. Ванякың йвзе караңгыланып китә, ботенләй боегып кала. Әнисе янына килә дә кочаклап ала һәм: «Минем акчалар түгел алар, әнием.— ди.— Тиененә дә кагылырга хакым юк». Анастасия Ивановна улының чын күңелдән әйткән сүзләренә ышана, башка ул турыда сүз кузгатмый. Әлбәттә, ана бу акчаларның «Яшь гвардия» штабыныкы икәнен белмәгән. Ул акчаларны оешма членнары листовкалар бастыру, кызылармеец семьяларына ярдәм итү ечен тотканнар. Люба Шевцова, мәсәлән, бервакыт, шуп акчага немец каравылчысын сатып алып, ике хәрби әсирне азат итә. Ольга Иванцова полициягә эләккәч тә шул акчалар ярдәмендә азат ителә. Ваня оендәге авыр хәл турында оешмада бер сүз дә чыгармый. Шулай да яшь- гвардиячеләр бу турыда белеп алалар һәм Земнуховлар семьясына ярдәм оештыралар. Мошков белән Третьякевичның кулга алынуын ишеткәч, Ваня Земнухов иптәшләрен коткару ечен үзе полициягә бара. Әмма аны бүтән чыгармыйлар. Сорау алган вакытта кыйныйлар, җәзалыйлар, терпечә мәсхәрәлиләр. Фашист тикшерүчесе таяк белән бар коченә аның күзлегенә суга. Күзлек пыяласы чәлпәрәмә килә һәм күзләренә керә. Ваня сукырая. Җәзаларга аны күзләрен бәйләгән хәлдә алып баралар һәм шахтага тере килеш ташлыйлар. Өч кен буена шахтадан имгәнгән яшьгвар- диячеләрнең ыңгырашулары ишетелеп тора. Ләкин немецлар шахта янына беркемне дә якын китермиләр. Аннан барысы да тына... Хәзер бу урынга обелиск куелган, ә шахта шурфы патриотлар истәлегенә элекке хәлендә саклана... Мрей экспонатларын аур кыэыксыну бел,» карал нарганда. «лидер «цена төртеп болай диде: — Карагыз эле, Радик Юркин! Бер читтәрәк шактый тулы гәүдәле, урта яшьләрдәге бер ир утыра иде. Җилкәләре салынган, карашы каядыр билгесез бер ноктага текәлгән. Ул узенә төбәлгән дистәләгән кузләргә бетенләй игьтибар итми. — Сугыштан соң авиациядә хезмәт иткән,— диде миңа әлеге кеше.— Хәзер автоколоннада механик булып эшли. Чигәләре чаларган... Куз яннарында һәм ирен тирәләрендә тирән җыерчыклар- Нечкә, балалар тавышы белән яшьгвардиячеләр анты биргәннән соң, Олег Кошевой кулыннан үзләре ясаган бланкка язылган вакытлы комсомол билетын алган кечкенә Радикка бернинди охшашпы.-ы юк кебек. Соңыннан ачыкланды: Радий Петрович Юркинны да безнең белән очрашуга чакырган булганнар икән. Әмма ул чыгыш ясамады. Очрашуда да ахырына кадәр утырмады. Мин аны музейдан чыгып барганда куып җиттем. — Радий Петрович, тыйнаксызлыгым эчен гафу итегез. «Казан утлары» журналы укучылары очен берничә суз әйтмәссезме икән!.. Юркин, тукталып тормастан, миңа карап куйды, иреннәренең бер кырые белән генә елмайгандай итте. Сорашулардан, сөйләшүләрдән туеп беткәнлеге сизелеп тора иде. Әйтергә генә җиңел: «Яшь гтардия» музеен ел саен йеэләрчә мең кеше корый. Быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, колонналарга тезелгән пионер отрядлары килә, илебезнең терпе почмакларыннан комсомол-яшьләр делегацияләре агыла, стройга тезелеп тә, аерым-аерым да хәрбиләр килеп тора- Ә музейдагы әйберләр Юркин эчен гади экспонатлар гына түгел, алар аның үткәне белән бәйле, тормышының бер олешен тәшкил итәләр. Бу гранит плитәләр астында аның сугышчан дуслары ята. анда Радикның сугышчан яшьлеге күмелгән— Без Яшьгвардиячеләр мәйданын уздык, скверга җиттек. Мин тагын бер чараны кулланып карарга булдым. Портфетемнән «Герой-шагыйрь эзләре буйлап» дигән китабымны чыгардым да Радий Петровичка суздым. — Беләсезме нәрсә, мин бит Муса Җәлил тормышын һәм иҗатын әйрәнү белән шөгыльләнәм. Ә сезнең оешма белән Җәлил оешмасы арасында шактый уртаклыклар бар. Радий Петрович адымнарын акрынайтты, аннары бетенләй туктал калды һәм юл кырыендагы скамьяга утырды да китапны актарырга кереште. Мин шуннан файдаланыл сорау бирергә ашыктым. — Яшьгвардиячеләр антын ничек бирүегез турында сөйләсәгез иде._ — Ноябрь башында «Яшь гвардия» штабы бер теркем яңа членнарга задание бирде: Ворошилов исемендәге мәктәп түбәсенә кызыл флаг кадарга! Без бу зада- ниене үтәдек. Унике кеше идек. Кичке алтыда яшерен квартирага җыелыштык. Олег берәмләп чакырды һәм без аның артыннан ант сүзләрен кабатладык: «Яшь гаардия»тә кергәндә коралдаш дусларым алдында, күп газаплар кичергән туган җир алдында, барлык халык алдында өлкән иптәшләрем тарафыннан бирелгән һәр заданиене берсүзсез үтәргә тантаналы рәвештә ант итәм._» Ант биргәннән соң, без яңа заданиене үтәргә киттек. Безие 22 иче шахтага җибәрделәр. Сугыш нирәк-яраклары, патроннар, гранаталар алып кайтырга тиеш идек. Анысын да үтәдек. — Туктагыз әле Радий Петрович,—дил бүлдердем мин аны,—Сез сөйләгәнчә («« ХИЦ.Л «клал чыта. Задание внрдалар-утлДАГАХ. Чынбарлыкта алай атал .... булмагандыр... — Анысы шулай. албапа,— А«п <•"“«" Юрнли— Башг. ГЫНА Барган кабак «да. КАН КИМКА таба авышкан «ыиа ШАХТАГА «КЛАЛ шнттак. Шаһард.н шактый ,р.«„ «АА ул ШАХТА. Та.ыш-тыисыэ ГЫНА яолиденсккнны ЮА НТТАК. КЛСАЛ.рГА грана- Т.Л.р. патроннар тутырдык. КайТканД. «ВР-РЫ »«« «"ГЫр ..... «ар .... «ВрШЫГА КАНЛА И.П НСА.н АЛДАН бәр— ДЭДЫШАВ 6.ЛАН 1Н.Л.И.Н «уЭДЭК «.ТАЛ- дн. БАХ дурглулАл - СТАЛА Сафонов. б»"°Д« Кул.нол. Сдал Остап.и.о ҺАМ ЫНН - М и С1А Ф Н и ф ҖӘЛИЛНЕҢ РУХИ 111'АННАРЫ артта калдык. Шактый вакыт адашып йөрдек. Таң атканда гына шахта Н? 1-бис янына килеп чыктык. Юл табылганга шатланырга елгермэдек, ачулы тавыш ишетелде: «Тукта! Кем килә!» Патруль. Ә безнең кесәләрдә гранаталар, кайберләребез аны хәтта капчык белән аркаларына кутәргән. Полициягә алып киттеләр... — Курыккансыздыр!» — Беләсезме, яшьлек, балалык галәмәтедер инде, әллә ни курыкмадык. Ни буласын күз алдыбызга китерел бетерми идек әле. Үзебезчә, шыңшыган булабыз, янәсе, бәрәңге алырга авылга бардык .. Полицейский күзләрен уа-уа безнең ялганны тыңлады да без әйткән фамилияләрне язып алды. Биштәр күтәреп йөрүчеләр белән эш итеп туйганы күренеп тора иде. Тентеп тә тормадылар, бүтән бармаска кушып, чыгарып җибәрделәр. — Александр Фадеев романында түбәгә куйган кызыл флагны полицайларның озак вакытлар алырга тңерьәт итмәүләре турында әйтелә. «Мина куелган» дип юри генә язу кадаклаган идегезме! — Юк, юри генә түгел. Танкка каршы кулланыла торган миналар куйдык. Флагның сабын минаның запалына беркеттек. Тотынсалар, кел булып күккә очачаклар иде... — Тормыш кыл өстендә торган вакытлар еш булгандыр! — Булмады түгел... — Соңгы сорау. Ничек исән кала алдыгыз! — Массовый рәвештә кулга алулар башлангач, минем янга Степа Сафонов килде. «Бөтен җирдә безне эзлиләр,— диде ул.— Хәзер үк качарга кирәк». Сергей Тюленинны да әлегә таба алмаганнар икән, квартираларында көн-төн полицайлар саклап тора, ди. Ә Тюлениннар яши торган йортның чормасында автомат һәм корулы өч диск саклана иде. Сережа белән миннән башка беркем дә бу турыда белми иде. Әгәр полицайлар бу автоматны тапсалар — Тюлениннарның бөтен семьясын атачаклар. Юлда да автомат кирәк булачак иде. Базарда Сережаның сеңелесен очраттым да ярдәм итүен сорадым. Ул ризалык бирде. Сережа сеңелесе чормада автоматны таба да капчыкка салып сарайга алып чыга һәм печән арасына яшерә. Бер полицай өйнең эчендә, икенчесе ишек алдында саклап тора иде. Ишек ал- дындагысы тәмәке тартырга өйгә кергән арада мин автоматны сарайдан алдым да йөгердем... Ә аннан Степа белән Краснодоннан качтык. Ул Каменскига китте, ә мин Красный Лучка. Юлда ике полицайны дөмектердек. Фашистларның бер җиңел машинасын җимердек. Анда шофердан башка ике немец офицеры бар иде. — Иптәшләрегез өчен үч алдыгыз, димәк! — Без үп вакытта апарның язмышы турында берни дә белми идек әле... Крас- нодониан киткәч, баштан күп нәрсәләр үтте. Барысын да сөйләп бетерүе дә мөмкин түгел— — Ә Сафонов белән ни булды! — һәлак булды ул... Минем якын дустым, сугышчан иптәшем һәлак булдыРадий Петрович тынып калды. Аның күзләре тагын кырысланды. Әмма күпкә түгел. Ул яныбыздан узып барган пионерлар отрядына күтәрелеп карады, йөзе җанланып, күзләре нурланып китте. Мөгаен, бу вакытта ул илгә тагын авырлыклар килсә, әтиләренең батырлыгын кабатларга әзер булган яңа буын, алмаш турында уйлангандыр...