Логотип Казан Утлары
Юмореска

ӘЛЕ ЯРЫЙ ХАТЫН БАР ЮМОРЕСКА

Каргаеп беткәне өчен түгел, нужа кушканга алмаштырдык без стена газетасының бу номерын. Гөнаһ шомлыгына каршы, соңгы номерга такмактабышмак урнаштырган идек, янәсе, начарлыкның тамырын кисүдә үзебезгә генә хас оригинальлек уйлап тапканбыз. Такмакның тарихы бик гади иде. Бервакыт мин кибеткә килеп кердем. Сатучы ялгызы елап утыра. — Ни булды, Зәйнәп? Бу миңа күтәрелеп карады да үпкәле тавыш белән болай диде: — Син, Мөхәммәт, редактормы? — Әйе, стена газетасыныкы... — Мин дә ♦ Правда »ныкы димим әле. Вәт шул. Авылда бер апа бар, җанымны кыйный инде, зар елата. Шуны тәнкыйть итәр идең. — Заметка яз. — Заметка? Үтерә бит ул аннары мине, үтерә... Әле бүген әиә балык сатып алды. Башын үлчәтмәде, кистереп ташлатты. — Кем соң ул? — Үзең беләсең бит... Мин каян белим. Белмим. Белсәм дә заметкаң булмыйча тәнкыйтьләмәс идем. Ярамый. Тәртибе шулай. Сатучы Зәйнәп мине аңламады, үпкәләде. «Сатучыны мәсхәрәләргә ярый инде, аның яклаучысы юк шул» дип моңаеп калды. Чынлап хәтеремдә калмаган, икенче көннеме, өченчеме, саклык кассасында контролер Фәһимә дә шулайрак зарланды. Янәсе, авылда бер явыз хатын бар, бәгырьләрне өзгәли, теңкәне корыта, тәкатьне ала. Кем икәнен контролер да әйтүдән баш тартты. — Әйдә, чукынсын, чәкүшкәң орынмасын... ...Балалар бакчасында булган хәл кылт итеп хәтергә килеп төште. Бакча мөдире бик зарланган иде. — Нишлим инде, бер ана килә дә, балама нәрсә ашатасыз икән, яле,— дип, тикшергән булып, өч-дүрт кәтлитне сыпырып китә. Са- наулы аш бит дисәм, эт итеп сүгә, ояты да юк... Җир бит инде, җир бит... — Кем соң ул? — дип соравыма: Юк-юк, әйтәмме соң, тәмсез теле белән әллә ни ишеттерер. Тигәнәктән ерак булуың хәерле, чабуыңа эләкмәс. Ни өчен шул бер «дилбегәсез нәмәстәдән» бөтенесе курка. Юк, моны болай калдырырга ярамый. Нинди формада булса да кычытканнарга кирәк, юморның-сатираның файдасы тияргә тиеш... Редколлегиядә киңәш-табыш итәсе булдык. Чактаныштан килгән әдәбият укытучысы озак тыңлап та утырмады, нәрсәдер язарга тотынды. — Булды, егетләр!.. — Нәрсә булды? — Бүре дә тук, сарык та исән. Табышмак-такмак урнаштырабыз. Менә ул. Укытучы һаваланып укырга кереште: Авылыбызда бер апа бар. Ачуы чыкты исә. Белми хакны, бинахакны. Бәгырьләреңне кисә. Магазинга килеп керсә. Зилзилә булып исә: «Балыкны башын кисеп бир. Жалу язам, югыйсә!» Балалар да поса, кача. Бакчага килеп керсә. Дер-дер килеп калтырана Килене аны күрсә. Күзләреннән аю куркыр. Кулын нзоп «мин» дисә. Исемен әйтеп бнрегеаче. Тормасын ул белмичә. Ярыймы? Яраса, менә шул. Заметканың астына: «Кем икәнен конкретлаштырып, табышмакны ачыклап, хәбәр бирегез, җавабы киләсе номерда урнаштырылачак» дип язарсыз. һәм шундый карарга килдек тә. Газетаны элгән атнада ул-бу ишетелмәде. Тынычлап йокладык. Икенче атнада берьюлы алты төймә мепробомат йотарга туры килде. Йотып тынычлансаң ярар иде әле... Иртә белән безне, редколлегия составын, авыл Советына чакырдылар. Газета авыл Советы органы — нишләп тә булмый, бардык. Авыл Советы председателе белән янәшә түбән оч Хәерниса утыра. Аларга каршы безгә урын тәкъдим иттеләр. Гаепле кешеләр кебек ни буласын көтеп утырабыз. Бакырчы килене дигән кушамат иясе, әлеге Хәерниса күз бәбәкләре белән безне тишкәли. Бакырчыдан киявен ияртеп кайтканнан бирле бу хатын бераз гадәтсезләнә дә төшкән икән, сәламебезне дә кабул итмәде: — Әйтеп карасыннар менә, ни өчен мине мыскыл итеп такмак чыгарганнар. Мин балалар бакчасында, сөйләшә-сөйләшә, кем әйтмешли, четыри гүләшә ашаган идем, шуның өчен мыскыл иттегезме? Ач заманмы? Әйдәгез, үзегезне бер табак пилмән белән тыгындырып җибәрәм... — Хәерниса апа. сезне язмадык бит! — дип акланырга маташкан идек, китте бу тезеп: ӘЛВ ЯРЫП ХАТЫН ВАР — Алайса, нигә бөтен урам миңа төртеп күрсәтә, көтү куарга барырлыгым калмады. — Сиңа төртеп күрсәтеп ялгышалар... — Бер дә ялгышмыйлар! Хәерниса апаны көчкә тынычландырдык. Без чыгып киткәндә, шулай да: — Мин сезгә күрсәтермен әле,— дип бармак янап калды. Безне озата килгән авыл Советы председателең — «Каракның бүреге яна» шушы була бугай инде,— дип көлеп барды. Кояш төшлеккә күтәрелмәгән иде әле, безне колхоз идарәсенә чакырдылар. Газета — правление органы, нишләп тә булмый, бардык. Анда, кисәү белән сугып, иренең күзенә ак төшергән Әнисә утыра. Ул элеп үк алды: — Балалар бакчасына аяк басканым да юк, нигә мине газетада мыскыл иттегез? — ?! — Җилкәләрегезне сикертмәгез, мин сезне судка бирәм. Суга төшкән тавык ясыйм әле мин сезне? — Сезне язмадык. — һе, язмадыгызмы?! Апагыз, күгәрченкәйләрем, сигезне бетергән ул, тугызда тугыз атна йөргән, бик белә... Аттым шул, кистем дә аттым балык башын. Зәйнәп симез күркә ул, хәленнән килсә, балык мичкәсен дә үлчәүгә салыр иде... — Без сине күздә тотмаган идек,— дидем мин, курка-курка гына. — Койрык болгама! Котылмакчы буласыңмы? Тот капчыгыңны, коткарырмын мин сине. — Валлаһи, син түгел! — Алайса, шул! Кем икәнен күрсәтеп иртәгә яңа газета чыгарган булыгыз!.. Чыгармасагыз, белермен нишләтергә! ...Кичкә таба безне парткомга чакырдылар. Газета — беренче чиратта ук, партком органы — бардык. Анда Әтрәмән тыкрыгында яшәүче Заһирә карчык утыра. Аяк очына, идәнгә зур сумкасын куйган. Шәлен салып, кулына тоткан. — Исәнмесез! — дидек без керә-керешли үк. — Исән булмасак, нишләрсез? — дип, әтәчләнеп җавап кайтарды Заһирә карчык.— Килен-аждаһа сүзе белән кешене газетада мыскыл итәргә ничек сәвисегез җитте? — Ул материалда сезнең исем аталмаган бит,— дидек беравыздан. — Не сми! — дип кычкырып җибәрде Заһирә. — Монда тыныч кына аңлаша торган урын,— диде партком секретаре, каршы сөйләргә урын калдырмыйча.— Я. Заһирә әби, ни өчен ул материалда сезне язганнар дип уйлыйсыз? Газетаны яхшылап укыдыгызмы? Заһирә карчык сумкасын ачып безнең газетаның йомарланып беткән юмор өлешен чыгарды. — Укымыйча тагын... Киленем Фәһимә әллә кайчаннан бирле теш кайрап йөри инде миңа... Карагыз аны, опережение язмасагыз, судка бирәм, Мәскәүгә барам. — Опровержение димәкче буласыз... Ләкин ул материал бит бүтән кеше турында язылган, аны юкка чыгарып булмый. — Кем турында язылган, әйт... Ә. ә! Телең йоттыңмы?!. Сүзгә партком секретаре да катнашты: — Жанр сайлау буенча сез отышлы юл тапкансыз, егетләр. — Отышларында эшем юк. Кем турында яздыгыз, шуны әйтегез! — дип бәйләнүен белде Заһирә карчык. Кинәт башымны бер нур яктыртып узды. — Кем турында язылган дисеңме? Шадия турында, хатыным турында язылган,— дип кычкырганымны үзем дә сизми калдым. — Ә, алай булса ярар. Туктале, тукта, фәрештә кебек кешене — Шадияне ник мыскыл итәсең? — Анда синең эш юк инде, ул минем хатын... Бичарадан ни чара дигәндәй, стена газетасының чираттан тыш номерын чыгарырга туры килде. Иң аска, «редколлегия» сүзе белән күзгә сеңеп беткән заметка ящигы рәсеме арасына «опрежение» дип язып куйдык. «Такмак-табышмакта Заһирә Гыймранова, Әнисә Кураева. Хәерниса Абдуллова турында язылмаган. Зерә кәпрәймәсеннәр»,— дигән төзәтмә иде ул.