Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮТӘРЕЛӘСЕ ҮРЛӘР КҮП ӘЛЕ

Ономастика — ялгызлык исемнәр турындагы фән. һәм аның бер элеше — топонимия Татарстанда да уңышлы үсеп килә. Безнең алдагы китап 1 та — яралып килгән топономия карлыгачларының берсе. Бу «карлыгачяның канатлары безгә Казан шәһәре һәм Татарстанның районнары хакында, алариың исемнәренең этимологиясе (кайдан, ничек килеп чыгуы) турында мәгълүмат бирә. Топономия — бик кызыклы фән. Ул төбәк, авыл, шәһәр, тау, елга исемнәренең серен ача. Ләкин топонимнарның серен табу җиңел түгел. Кайбер сүзнең мәгънәсен елллр буе эзләргә туры килә. Әмма бу эзләнүнең үз ләззәте, үз романтикасы бар. Топонимия тикшеренүләрдә тарих, археология, география, этнография, тел белеменә таяна. Шулай ук үзе дә башка фәннәргә ярдәм итә. Без кулга тоткан китап та үз эченә күп кенә тарих сәхифәләрен, лингвистик фактларны һәм эзләнүләрне, болар естенә тагын этнографик материал, археологик ачышларны туплаган. Мәсәлән, бер Казан шәһәренең исемен ачыклау өчен генә дә авторга егерме биш галимнең хезмәтен өйрәнеп чыгарга туры килгән. Гомәр Саттаров күп эзләнгән, күп белә. Күп кенә топонимиариы дөрес аңлап, «җиде серле» сүзләрнең дә эчтәлеген ачып бирә. Мише — имән; Зәй — сәй-сай-су юлы-агым су; Бөгелме — бөгелеп, боры- лып-борылып аккан елга; Чаллы — ташлы елга дигән сүз икән ләбаса. Ә Азнакай, Мамадыш һәм Тәтеш — кеше исемнәре, күрәсең. Бу топонимнарның сере яхшы тәфсилләнеп бирало. «Казан урамнарының элекке исемнәре» диген бүлек тә безгә бик ошады Монда шәһәр тарихы чагыла Шуның белән бергә, хезмәт кимчелекләрдән дә азат түгел. Г. Сагтаровның кирәкле һәм кызыклы бу китабында байтак топонимнарның мәгънәләре тулысынча ачылып, аныкланып бетмәгән. Автор аерым сүз һем топонимнарның мегънәсен хата аңлый. Кайчакта ул, сүзләрнең тышкы охшашлыгын мәгънә берлеге дип белеп, әллә нинди нәтиҗәләр ясап ташлый (35 бит). Мондый ысул буенча барсаң, Бай- • Г Саттаров Ни «чан шуляП аталган? Татарстан китап нәшрияты 1971 ел. лар авылының исемен (Баулы районы) «бай кешеләр» дип әйтергә була. Ә ул — борынгы башкорт ыруының исеме. Алла сакласын, «сыерчык» «бәләкәй сыер» булып китмәсен. Кукмара районындагы Ман- зарас авылының исемен дә «манзара»га бәйләү дөрес түгел. Ул, Зариф Бәшири әйтүенчә, «мазар асты»:инан шулай үзгәргән. Җанлы шаһит булмаса, очын табарлык та түгел. «Каран елга»ны җирдән чыккан су дип кенә аңлату шулай ук дөрес түгел (44 бит). Урман елгасы, караңгы чокырда, күләгәле җирдә башланган яки куе күләгәле чишмә «каран чишмә» (елга) дип йөртелә. Ачык урында башланган яки әрәмәсез елганы «аяз елга» диләр. «Каран»ның мәгънәсен менә бу строфа бик матур ачып бире: Ирләр зарлана, җирләр саран, дип. Җирләр зарлана, ирләр надан, дип. Уңган ирләр дә, урмаи-җирләр дә Җилгә зарлана, илләр каран, дил Башкортстанда Бүздәк-Кандра станцияләре арасындагы тимер юл «Карай елга» һәм «Аяз елга» аша үтә. Арча сүзен «ар.га (удмурт) илтеп бәйләү дә дерес түгел (56. 90 бит) Арча — агач ул«. Җылы яктан килгән угыз, болгар, печенок, кыпчакларның ят агачмы (чыршыны) элекке таныш сүз белән «арча» дип атаулары чынга бик ятыш килә. «Шушма»ны (су исемем), чын атама дип уйлап, аны «шуу-шуышу»га тиңләп, ■шуыша, су юлым үзгәртә торган елга» дип аңлата (96 бит) Үзәге үргэрмегән елга бармы соң бездә? Таш тарлавыктан акка елгалар гына юлын үзгәртә алмый. Тамыр охшашлыгын сүзләрнең серен ачуда универсаль метод итү нәтиҗәсендә. Чирмешен — «чирмеш елгасы», Казан — «каз елгасы» булып киткән. •Казан. — академик В В Радлов сүзлеге һ. б буенча күп мә«ъиопе сүз: ту” (пушка), өзәңге, үлән, казан, полк, казан (ыру), таш ата торган машина Момың естенә ул — кеше исеме дә. .Каэан»иың терпо варианты кушылган авыллар Башкортстанда егерме. Мондый топонммнвр ’Мазар кабер. энрат Майларе — күренеш пейзаж * Хәсән н А л у тае и Алтыннарым Оренбург 1915 Мокли «каран» — караңгы дыгон мәгънәне белдерә • Твтарчв-русча сүзлек. 41 бит. О Себердә. Казагыстанда, Кавказда, Кара диңгез буйларында, Пермьдә, Болгариядә бар. Күп җирдә ул «Казан халкы» дигән төшенчәне гәүдәләндерсә дә, мондый су, үзән, чокыр (ягъни су юлы), түбән җирләр бар. Шуннан чыгып, «казан» әгәр «каран»- га бәрабәр булмасаказылма-чокыр — су юлы-су-елга төшенчәсен бирәдер. Хәер. «Казан* әгәр «каранвга кайтса да, барыбер «елга» булып кала. Сүзне теләсә ничек ике кисәккә турап аңларга теләү аркасында, кайбер топоним- нарны да автор бик «кызык» аңлый. «Ак- субайины. икегә бүлеп, ак+субай дип, «ак сыбай» —«ак— рыцарь» итәргә һич нигез юк (85—86 бит). Халык телендә ул авыл Аксу1 «Бай» кушымчасын аңа, әлбәттә, татар кушмаган. Аксу янында Карасу да утыра. Буа ягында дүрт Аксу, ике Суык-су авыллары бар. Урта Азиядә «ак су» дип кар суын, <гкара су» дип җирдән чыккан суны әйтәләр. Бездә «ак су» күлдән агып чыккан су була. Тәмле суны шулай атау да ихтимал. «Актаныш»ның акланыш-аклаиу дигән мәгънәсе дә бар, һәм ул — кеше исеме. «Ул тапмый» дип хурланган килен, варис биреп, акланып, баласы «Актаныш» аталу булган. «Апае» Габбас = Аббастан, Саба Сафа = Саладан килеп тугандыр? «Баулы» да баудан түгел. Аны «Байлерв этнонимыннан (ыру исеменнән) табарга мөмкиндер. Баулы-Байлы шул ыруның бае- бәйебейе-биенең резиденциясе түгелме ул?3 Хәер, «баулы»-«баглы» — күп мәгънәле суз. Минзәлә хакында гипотеза зур бирелгән (103—105 бит), ләкин чын этимология табылмаган әле. Юкка автор Әхмөд ибне Фазланны башкорт иле. Агыйдел, Ык, Минзәлә аша килгән, дип әйтә. Гарәп делегациясенә таянып, «Минзәлә»не ул гарәп сүзе «мәнзел»дән («туктау урыны») китер- мәкче (103—105 бит). Ләкин бу илчеләр Өстйорт, угыз, печәнәкләр иле аша үтәләр. Димәк, Каспий буеннанрак көнбатышка таба, аннан төньякка борылалар. Алар- ның Самар, Кинәл, Сокъ елгаларын кичүе мәгълүм. Ә Агыйдел, Ык, Минзәлә хакында Фазлан китабында сүз юк. «Минзәлә»нең мәгънәсе йорт, ил, туклыклы болын була. Шулай итеп, топономиянең күтәреләсе үрләре бик күп әле. Шундый матур әйтелешле сүзләрнең (әйтик, Әгерҗе, Ышна, Чәтрән һ. б.) мәгънәсен эзләргә, эзләргә, табарга кирәк. Гомумән алганда исә, без Гомәр Саттаровның бу китабын, татар дөньясында яңа фән күренеше булганга, кирәкле, файдалы хезмәт дип исәплибез.