Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОММУНИСТ КАДРЛАР МӘКТӘБЕ

(ТКУ оештырылуга 50 ел) Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң хуҗалык һәм культура мәсьәләләрен дөрес хәл итәргә сәләтле кадрлар хәзерләү максаты белән яшь Совет иленең барлык почмакларында диярлек төрле характердагы курслар, партия-совет мәктәпләре оештырыла башлый, институтларда һәм техникумнарда белгечләр хәзерләүнең сыйфатына игътибар көчәя, институтлар һәм техникумнар каршында эшче факультетлары (рабфаклар) һәм хәзерлек бүлекләре ачыла. Татарстанда беренче рабфак 1919 елда, ө татар яшьләрен институтка хәзерләү өчен махсус рабфак 1920 елда ачыла. Бу рабфакларда 1920—1921 уку елында ук 696 студент укый. Партия, совет һәм хуҗалык органнарында җитәкче постларда эшләүче кадрлар нигездә партиясовет мәктәпләрендә әзерләнә. Татарстанда (ул чакта Казан губернасы) беренче партия мәктәбе 1919 елда ачыла. 1922 елның октябрена Татарстанда 4 партия-совет мәктәбе (аларның икесе Казанда, берсе Чистайда, берсе Мииэөлөде) була. Б Шул ук елның ахырында Казандагы татар һем рус партия мәктәпләре ике секциядән торган Өлкә партия мәктәбе итеп берләштерелә. Аңарда 524 кеше укый. Минэәлә һәм Чистай мәктәпләрен дә исәпләгәндә, партия-совет мәктәпләрендә укучылар саны 800 дән артып китә. Бу мәктәпләр 1922 елда гына да партия, совет һәм профсоюз органнарында һәм культура-агарту елкәсендә эшләү ечен 339 кадр хәзерләп чыгаралар. Аларның яртысыннан артыгы татарлар була. Партия X съезды кабул иткән яңа «урс — яңа экономик политика — партия, совет һәм хуҗалык органнарына кадрлар хәзерләү системасын нык үзгәртүне, аның сыйфатын яхшыртуны таләп итә. Әнә шуны истә тотып һәм РКП(б) Үзәк Комитеты күрсәтмәләренә таянып, партиянең Татарстан елкә комитеты 1922 елның язында ук инде коммунистик университет ачуга әзерлек алып бара. Өлкә партиясовет мәктәбендә укучыларның аеруча сәләтлеләре махсус группага күчерелә һәм аларны коммунистик университетка әзерләү башлана. Сентябрь аенда партия елкә комитеты бюросы университетның уставын һәм лекторлар-укытучылар составын раслый. Университет Мәскәүдәге Свердлов исемендәге университет тибында еч еллык уку срогы белән тезелә. Ул Татарстан Коммунистлар университеты (ТКУ) дип атала ТКУның туган көне итеп 17 ноябрь исәпләнә. Нәкъ менә 1922 елның 17 ноябренда партиянең Татарстан өлкә комитеты пленумы Татарстан Коммунистлар университетын төзү турында махсус карар кабул итә. ТКУ ун ел эшләү дәверендә борничо үсеш чоры кичерә. 1925 елда ул Идел-Кама буе халыкларының коммунистик университеты итеп үзгәртелә. Университетта рус һәм татар бүлекләреннән башка чуваш, мари, удмурт һәм мордва бүлекләре ачыла. Нәтиҗәдә, студентларның милли составы шактый үзгәрә. Мәсәлән, 1926—1927 уку елында ТКУда 187 татар, 40 рус һәм 99 башка милләт вәкилләре белем ала. ТКУ татарлардан фәнни-педагогик кадрлар әзерләүгә дә зур әһәмият бирә. Шул максат белән 1925 елда университет каршында фәнни сотрудниклар бүлеге булдырыла. 1930 елда ул аспирантура итеп үзгәртелә. ТКУда дистәләгән фәнни һәм педагогик кадрлар үсеп чыга һәм алар Казанның бүтән югары уку йортларында да зур фәнни-педагогик эш алып баралар. ТКУга студентлар кабул иткәндә укучыларның сыйнфый һәм милли ягынв. партия- совет эшендәге тәҗрибәсенә, гомуми һәм политик белем дәрәҗәсенә нык игътибар ителә. ТКУ студентлары шәһәр партия-совет оешмаларында һәм авылларда практика үтәләр, зур җәмәгать эшләре алып баралар. Алар авылларда коллективлаштыру эшләрендә, партия-совет оешмаларының эшен җанландыруда актив катнашалар. Кыскасы, бу елларда ТКУ коллективы партиянең генераль линиясен үткәрүдә республика партия оешмасына зур ярдәм күрсәтә. ТКУ бетереп чыгучылар партиянең шәһәр һәм район комитетлары секретарьлары, район һәм шәһәр советлары башкарма комитетлары председательләре, совхоз һәм МТС директорлары булып эшлиләр. 3. Тинчурин, Г. Халик-Садрый, Я. Ярмәки, ф. Мөсәгыйть, К. Гобәйдуллин, Ф. Яһудин, К. Абрамов кебек башка бик күп иптәшләр мәгариф һәм матбугат органнарын җитәклиләр. 1932 елда партия Үзәк Комитетының карары нигезендә, башка Коммунистик университетлар кебек үк, ТКУ да Татарстан югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбе итеп үзгәртелә. 1937—1946 елларда җитәкче партия-совет кадрлары кыска сроклы курсларда һәм бер еллык партия мәктәпләрендә әзерлек үтәләр. 1946 елда Казанда ика еллык елке партия мәктәбе ачыла. 1953 елның көзеннән ул өч еллык ител, ә 1956 олда дүрт еллык итеп үзгәртелә. Бүгенге кенде исе партиясоеет һем хуҗалык Җ-тәкче работ- инкларының белемен күтәрү марксизм-ленинизм уни.әрснтетында алып барыла. ТКУдан соң Татарстанда оештырылган терлө типтагы партия-совет мәктәпләре Коммунистик университетның укыту-тәрбия елкәсендә туплаган бай тәҗр-бесе-иән киң файдаланалар. Шуңа күр. моннан 50 ел элек оештырылгач Татарстан Комму, нистлар университетының югары белемле марксист кадрлар әзерләүдә, димәк, рес- публикабызның экономикасын һәм культурасын күтәрүдә хезмәт и.ләрән комму- нистик рухта тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре һиншиксев зур