Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕНЕ КЕШЕЛӘР КҮТӘРӘ

  Маринам алдымда бик күп хатлар ятВ» Күршебез Башкортстаннан да, кайнар кояшлы Үэбәкстаннан да. Пермь, Свердловск өлкәләреннән де. Татарстанның терле районнарыннан да. Адреслары торле булган кебек, хатларның авторлары да төрле кешеләр. Кайсы укытучы, кайсы пенсионер, кайсы мәктәптә укучы, кайсы сатучы. Төрлетөрле һөнәр ияләре язуга карамастан, хатларның күбесендә бер үк сораулар кабатлана. «Җилкәнне җилләр еккач» дигән повестьның герое Фәнияр чынлап та бар кешеме? Аның адресы ничек?.. Менә Мари республикасы, Бәрәңге районыннан Раушания Газимова: «Повестьның геройлары Фәнияр белән Илсөянең адресын сала алмассызмы? Олы йөрәкле, саф мәхәббәтле Илсөягә хат язып, аның белән якыннан танышасым килә».— дип яза. Норлат районыннан Рәмзия Мәүлетова да: «Фәүрия, Илсөя, Гаделшин. Гөлсәйдә, Нәсимә һәм Ризваннарның чын исемнәрен язып җибәрегез оле»,— ди. Свердловск шәһәреннән Янчу- рина Әлүдә хатында да шундый ук сүзләр. «...Оятыма каршы, Фәнияр Гатаулинның бер нинди шигырен дә укыганым юк, бәлки, игътибар итмәгәнмендер. Повестьны укыган көннән башлап, Фәнияр бер дә уемнан китми. Әгәр мөмкин булса, Фәнияр турында язып җибәрегез әле. Ул университетны тәмамлый алдымы? Шигырьләр язуын дәвам итәме? Кайда яши? Илсөя белән бергәме?» Пермь өлкәсе. Октябрь районыннан Нуриева Әлфирә дә: «Фәнияр абый өле дә исән микән? Шигырьләр яза микән’»— дигән сорву белән хат язган. Башкортстанның Кушнаренко районыннан 7 нче класс укучысы Ишморатов Илдар, Стәрлебаш районы. Ибрай авылыннан Хәйруллина Меэәяна Дүртейледән Шарипов Лотфи, Шараннаи Сайгафарова Сәгъдәнә, Кариделдән Исмәгыйлоәа Әнисә. Туймазыдан Әхмәтшина Гөлчирә, Татарстан республикасы, Сарман районыннан Миние- мехәммөтоәа Фәния. Буадан Мелехова Зәй. нэп. Мияки авылыннан Эмирова Лилия, Свердловскидан Рамазановлар гаиләсе, Горький өлкәсеннән Йолдыз Әбүбәкирова Садия Хәсәнова, Зеленодольскидан бер төркем кызлар, Ижеәскидаи Мордәиояа Нурания, Аксубай районы. Ибрайкино кызлары һәм башка бик күпләр шушыңа охшашлы сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр. Язучы иҗат иткән әсәрнең укучылар күңелендә фикер кузгатуы автор өчен күңелле хәл. әлбәттә. Безнең укучыларыбыз— хәзер зур культуралы, киң эрудицияле. әдәбиятның бетен нечкәлекләрен тирәнтен аңлаучы, шул ук вакытта ифрат дәрәҗәдә кешелекле кешеләр Аларның Фәнияр, Илсөя, Нәсимә һәм повестьтагы башка геройларның алдагы язмышлары хакында чын-чынлап борчылып, уйланып, кирәк булган очракта ярдәм кулы сузарга әзер торып язылган хатлары — әнә шул хакта сөйләүче матур дәлил. Повестьта сурәтләнгән вакыйгаларның тормыштан алынганмы яки автор фантазиясе белән уйлап чыгарылганмы имәнлеген ачыкларга тырышу да әдәбият сөючеләрнең шушы кешелекле сыйфатыннан килә булса кирәк. Чөнки чынбарлыкка нигезләнеп язылган әсәрләр (билгеле, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан кхары булган очракта) укучыны М битараф калдырмыйлар, аларның тәэсир кече зуррак була. «Бу автобиографик әсәрме? Фәнияр дигән кеше автор үземе?» дип сораучыларга болай җавап биреп булыр иде: повесть авторның тормышына нигезләнеп язылган, ләкин автобиография түгел. Әсәрдә сурәтләнгән чорда Фәнияр белән авторның язмышлары уртак булса да, хәзер аларның тормыш юллары аерылды. Чөнки әдәби әсәр геройлары үз язмышлары белән яши башладылар. Автор аларны нинди хәлдә сурәтләп туктаса, алар шул рәвешчә генә яши алалар. Ә инде авторның хәзерге тормышына килгәндә, алда ул хакта әйтелер. Бу уңайдан без хәзер ике нәрсәне ачыкларга тиешбез: тормыштагы вакыйга һәм әдәби әсәрдәге вакыйга. Боларның икесенә тигезлек билгесе куярга мөмкин- ме? Билгеле, мин биредә әдәбият теориясенә кереп китәргә җыенмыйм. Бары тик әле әйтеп узган ике дөреслекне ачыграк күзаллау өчен, бер мисал китерергә уйлыйм. Әйтик, тауда бер таш ята ди. Тирә- юнеңдә сирәкмирәк үләннәр үсә, үләннәрдә чикерткәләр сайраша, астында кәлтәләр мәш килә. Кыскасы, ташның үз мо- хите, үз яшәеше бар. Ерактан караганда, ул таш тауның түшендә бер сәдәф кенә. Шуңа күрә аңа игътибар итүче дә юк. Тау башына менгән кешеләр аның өстенә дә басып үтәләр, утырып ял да итәләр. Менә бер вакыт тауга скульптор килә. Ниндидер интуиция көченә таянып, ул бу таштан мәһабәт сын ясап булырын аңлый һәм әллә никадәрле ташлар арасыннан нәкъ менә шушысын сайлап ала да аның артык җирләрен юна башлый. Таштан искиткеч әйбәт сын туа. һәм ул сын, мәйдан уртасына басып, икенче гомерен яши башлый. Әдәби әсәрдәге вакыйга белән тормыш материалы арасында да менә шушындый охшашлык бар диясем килә. Ләкин әдәбиятның уз кануннары, скульптураның үз кануннары бар. Скульптор ташның артык җирләрен юнса, язучы инде үз хыялындагыларны өстәп тә, тормыштагы теге яки бу вакыйганы берләштереп тә, төрле кешедәге сыйфатларны бер характерга туплап та бирергә хаклы. Повестьны укыган кешеләр хәтерлиләрдер, аның башына документаль әсәр дип куелмаган. Хәтта документаль әсәрләрдә дә теге яки бу дәрәҗәдә авторның үз фантазиясе чагыла, бары тик ул тарихи дөреслеккә генә туры килсен. Биредә әсәрдәге кайсы вакыйга автор тормышында булган, кайсы уйланылган икәнен тикшереп тормастан, кайбер сорауларга кагылып үтәсе килә. Бер укучы болай ди: «Син армиягә киткәндә безнең авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге апа эшли иде бит. Нишләп йөргән кызыңны китапханәгә китереп керттең?» Әйе, тормышта, бәлки. Фәүрия — башка һөнәр ияседер. Ләкин хикмәт анда түгел. Авторның бурычы геройларының характерларын һәрьяклап ачудан гыйбарәт. Аннары мәсьәләнең икенче ягы да бар: моңарчы әдәбиятта күп тапталган сукмактан качарга тырышу. Минем карашымча, Фәүриянең китапханәдә эшләве ул кызның гына түгел, Фәниярның да кайбер сыйфатларын ачарга ярдәм итә. Аның китаплар укырга, китаплар төпләргә яратуы һәм тагын шундый беренче карашка вак булып күренгән детальләр аша геройның эчке культурасы, аны уратып алган мохит укучының күз алдына килеп баса. Әлбәттә, автор башка юл белән дә геройдагы бу сыйфатларны ача алыр иде, ләкин әдәби әсәр язганда отышлырак дип уйланган вариантны сайлыйсың. Инде икенче бер сорауга кагылып үтәсе килә: «Нишләп Фәнияр Нәсимәгә өйләнми? Аның мәхәббәтен кире кагып, Фәнияр начар эшли бит»,— диләр. Автор Фәниярны ниндидер идеаль кеше итеп сурәтләми. Аның ялгышлары, шуклыклары, тиктормаслыгы, күп вакытларда үзен-үзө йөгәнли алмый торган гадәте бар. Кыскасы, яшьләргә хас дуамаллык та, тәвәккәллек тө аңарда тулып ята. Ләкин ул бер нәрсәгә бара алмый — ялганлауга. Әгәр ул, күңелендә Нәсимәгә мәхәббәт тумаган хәлдә (Фәнияр Нәсимәне яхшы кеше, ышанычлы дус, тугры иптәш буларак якын итә) тормыш корырга ниятләсә, бу Фәнияр белән Нәсимәгә яңа бер фаҗига гына китерер иде. Укучының болай дип әйтүе мөмкин: «Нәсимәдән дә колак какса, Илсөя дә очрамаса?» Билгеле, алдан һәммәсен әйтүе кыен, әмма тормыш Фәниярга яшәүнең нинди дә булса яңа рецептын бирер иде. Безнең яшьләребез батырлык турында күп уйлыйлар. Моны әлеге хатлардан да күрергә мөмкин. Менә Мөслим районы, Баек авылында яшәүче Асия Мингазова хатыннан берчичә юл: «Кул-аякларым да исән, бар җирем дә килгән кебек. Ә менә иң кирәге — миндә ихтыяр көче юк». Тормыш бездән иң зур ихтыяр көчөч кайчан таләп итәчәген без белмибез. Кеше вороге— атылмаган вулкан кебек. Кеше үзе дә эчендә нинди кеч яшеренеп ятканын белми. Менә бер вакыт яраңа китереп басалар да, вулкан, утлы ташкынга әверелеп, югарыга ургыла башлыйГазинурларны, Зояларны, Гастеллоларны искә төшерик. Безнең изге Ватаныбызга дошман үзенең пычрак кулы белән сузылгач, алар- ның йөрәгендәге ачу, вулкан булып, дошман йөзенә атылды. Бу батырлыкны эшләгәнче, алар, бәлки, үзләрендә нинди дәһшәтле көч яшеренеп ятканлыгын белмәгән- нәрдер. Билгеле, Фәниярны бу батырлар белән чагыштырып булмый. Тормыш аның алдына бетенләй башка шартлар, башка сынаулар китереп куя. Аның фаҗигасенең авырлыгы — озак еллар буе сузылуында. Кеше, үзенең бөтен ихтыяр кочеи туплап, бер мизгел эчендә әллә ниләр эшләп ташларга сәләтле. Чөнки ул тормыш сынавының вакытлыча гына икәнен белә. Ә инде авырлыклар гомер буе сузылса, монда фейерверктай бер яктырып алу гына җитми, а һәр көн, һәр сәгать, һәр минут йөрәгеңне учың белән кысып, сыкранмыйча, кешеләргә үзеңнең кимлегеңне күрсәтмичә яшәү сорала. Кайсыдыр бер шагыйрь: «Озакка суэылган фаҗига фаҗига түгел, көн дә күргән кайгы кайгы түгелп,— дип язган иде. Мин бу шагыйрь белән бәхәскә керергә җыенмыйм. Җавапны һәр кеше үз язмышына таянып әйтер. Хатларның кайберләрен язмышлары Фәниярныкы белән охшаш кешеләр яза. Башкортстан республикасы, Кушнаренко районы, Калтай авылында яшәүче Басыйров Марс: «Мин 1956 елдан бирле авыоу белән көрәшәм, операция дә ясадылар, санаторийларда да булырга гуры килде, тик файдасы аз, аякларым иорми»,— дип яза. Ләкин Басыйров төшенкелеккә бирелмәгән, шул килеш урта мәктәпне тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының филология факультотына укырга кергән. Район газеталарында шигырьләре басыла икән. Өйләнеп, тормыш корып җибәрүдән дә өметен өзми. Мин аның хыялларының тормышка ашачагына ышанам. Безнең арабызда, үз бәхетләрен корбан итеп булса да, башкаларга бәхет бирергә әзер торучы, үтә нечкә күңелле, үтә кешелекле Илсөяләр бар. Миңа килгән хатларның авторлары да —күбесо кызлар. Бу безнең кызларыбыэның изге җанлылыгын раслаучы матур дәлил. Батырлык т/рындз фикер йөрткәндә үз янәшәбездәге менә шушындый тирән хисле, сизгер күңелле хатын-кызлар турында да онытмыйк. Алар безнең тупасланган күңелләребезне йомшарталар, караңгы өйләребезгә якты нур сибәләр, югалган ышанычыбызны кайтарырга ярдәм итәләр. Кыскасы, батырлыкның күбрәк өлеше аларга төшә. Бу сүзләремне янә бер кат раслау өчен, Баш- кортстаннаи Земфира исемле 18 яшьлек кызның хатыннан өзек китерәм: «Безнең авыл больницасында 1945 елгы бер егет ята. Рәзиф абый ул. Ул 1970 елда, июнь аенда сөт ташучы машина белән ауган һәм аның арка мие зарарланган. Җәрәхәтләре, яралары бик күп. Рәзиф абыйга бик кыен. Бер ел Уфа больницасында да дәваланып кайтты, берничә операция дә ясатты, ләкин өметләнерлек нәтиҗә күренми. Мин бик еш аның янына барам. Аның сүзләренә караганда, Рәзиф абыйның бик яшисе килә. Шундый ягымлы, эчкерсез, тыныч холыклы абый ул. Сез үзегезнең повестегызда Фәнияр исемле егет турында язасыз. Дөресме ул! Аның чыннан да куллары йөри башладымыГп Бу хаттан Земфираның Рәзиф язмышы эчен никадәр борчылуы, чын йөрәктән ярдәм итәргә әзер торуы бик ачык күренә. Рәзиф берәр вакыт аякка баса алырмы— анысын белеп булмый. Земфираның язуына караганда, ул хәзер өметсеэлеккэ дә бирелгәли икән. Әмма яныңда Земфирадан кайгыртучылар булганда. Рәэифмең дә үэ-үзен табачагына ышанасы килә. Әйе. яшерон-батырын түгел, бездә әле медицинаның кече җитмәгән авырулар да күп. Бу бигрәк тә нерв өлкәсендәге чирләргә кагыла. Мондый кешеләргә күбрәк игътибар кирәк. Алар кешеләр кайгыртуын тайсыннар. Кешеләргә яхшылык эшләүдеч дә зуррак бәхет юк. Шушы бәхетне татып калырга ашыгыйк. Ләкин кайбер хатларга караганда, безнең арабызда әле кешеләр ярдәменә, кешеләр игътибарына мохтаҗлар да бар. Бераз озынрак булса да, мин биредә бер хатны күчерел үтәм. Аны Беголмә районы, Карабаш поселогыннан Эминова Галия язган: «Мин сигезенче класста укыганда аяырып киттем. Зур емотләр белән Казанга операциягә бардым. Операция уңышсыз чыкты. Операция урыннарым төзәлгәч, сине хәзер район больницасында да карый алалар дип, ейгә озаттылар. Бер вакыт бер журналдан доктор Красоа турында укыдым. Ул хәрәкәтләр нәтиҗәсендә аякка баскан икән. Мин до үземчә 13. <К. У * м 10. физкультура ясый башладым. Беренче уңышлар озак кеттермэде, сул аягым сиз», бармакларым хәрәкәтләнә башлады. Ләкин мине көзән җыерулар (спастика) җәфалый. Район врачларына. курортка яки Казанга барсам, рәтләнмәмме, дигән идем. Курортка йөрми торганнарны алмыйлар, ә Казанда сиңа операция ясадылар инде, диделәр. Сәламәтлек саклау министрлыгына да язып карадым. Аннан яшь кенә бер врач килеп, мондый чирдән терелүче юк, дип китте. Шулай да терелү өметемне өзмим. Кул эшенә өйрәндем. Ләкин бездә тегү фабрикасы да, чәчәкләр ясый торган җир дә юк. Бәлки, шундый инвалидлар эшли торган җирләр бардыр. Әгәр шундый эшкә урнаша алсам, үземне бик бәхетле сизәр идем. Эшең белән кемнедер шатландырсаң, үзең аннан да ныграк сөенәсең бит». Галия көче җитәрдәй эш сорый. Карабаш поселок Советы яки башка җитәкчеләр аның зарына колак салсалар, бәлки, ярдәм итәрләр. Совет илендә тәрбияләнеп үскән кеше өчен иң куркыныч нәрсә — эшең белән ил табынына үз өлешеңне кертә алмау. Килгән хатларның берсендә дә материаль тормыш шартларыннан зарлануны ишетмисең. Апае районы, Дәвеш авылыннан Әфләтунова Гөлсем хаты да Галия сүзләре белән аваздаш. «Мин дә авыру кыз,—дип яза ул.— Тик, эшли алмыйсың дип, миңа эш бирмиләр. Минем теләгем кая булса да тегүгә керү. Хәзер миңа 29 яшь. Миңа нишләргә инде?» Бу иптәшләргә ничек җавап бирергә соң? Билгеле, безнең илебездә инвалидлар өчен аерым интернатлар бар. Ул интернатларда сәләтеңә, көчеңә карап эш тә бирәләр. Ләкин бу әле мәсьәләнең бер ягы гына. Күп кенә авыруларның үз туганнары, үз ата-аналары янында яшәп файдалы эштә катнашасылары килә. Мондый очракта инде урындагы җитәкчеләрнең сизгерлеге, кешелекле булулары сорала. Теләгән очракта өйдә эшләрдәй эшне һәркай- да табарга мөмкин. Бары тик күңел сизгерлеге генә кирәк. Тегеләй эшлә, болай ит дип, тормышта беркемгә дә әзер рецепт биреп булмый, һәркем язмышны үзенчә җиңә, һәркем үз сукмагын үзе яра. Тик шуны онытмыйк: нинди якты йолдыз да үзе генә караңгы төнне яктырта алмаган кебек, нинди көчле ихтыярлы кеше дә ялгызы батыр була алмый. Кешене кешеләр күтәрә. Повестьтагы Фәнияр язмышына гына кайтыйк. Әгәр дә хәтерсез Нәсимәләр, Илдус Гаделшиннар, Илсөя булмаса, Фәнияр шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелә алыр идеме? Укучылар, бәлки: мондый хәл бары китапларда гына була, диярләр. Юк, дуслар, китапта гына түгел, тормышта да моңа охшашлы язмышлар күп. Мин бу повестьны язган вакытта үз тормышымдагы вакыйгаларга гына таяндым дип уйлаган идем, ә менә хатлар килә башлагач, алай гына түгеллегенә ышандым. Безнең яшьләребезнең тамырында Корчагиннар, Җәлилләр каны ага. Алар нинди генә шартларда да югалып калмыйлар. Инде хәзер хатлардагы төп сорауларга гына җавап бирәсе калды шикелле. Алар автор белән Фәниярны бер кеше ител алып, Фәниярның яки авторның хәзерге хәле, кем белән яшәве турында сорыйлар. Мин инде югарыда әдәби әсәр герое Фәнияр турында әйтеп үткән идем, шуңа күрә хәзер автор буларак берничә сүз әйтергә уйлыйм. Әйе. автор Фәнияр кичергәннәрнең барысын да кичерде. Моннан икө ел элек университетны тәмамлап, диплом алып чыкты. Күргәнегезчә, һаман да язу эше белән шөгыльләнә. Сәламәтлеге — повестьта сөйләнгән Фәниярныкы кебек. Янында тормыш дусты Нурсия һәм әнисе бар. Берничә ел элек аны язучылар үз сафларына алдылар. Адрес сораучыларга хәзергә төгәл адресны биреп булмый, чөнки өй адресының үзгәрүе көтелә. Авторга хат язарга теләүчеләр журнал адресына яки Язучылар союзына яза алалар. Автор Язучылар союзы һәм һәртөрле редакцияләр белән тыгыз элемтәдә тора. Соңгы сүз итеп сезгә, дуслар, кайгырту- чан һәм кешелекле хатларыгыз өчен дә, киләчәк язмышым өчен чын күңелдән борчылуыгыз өчен дә зур рәхмәтемне бел- дерәм. Сезнең кайгыртуларыгыз минем йөрәгемә көч һәм җылылык биреп тора, дуслар.