КЕШЕ—ҖИРНЕҢ БИЗӘГЕ
Без беләбез* кеше үзе, аның тормышы һәм теләк-омтылышлары элек-электән сәнгатьнең тел предметы булып килгән. Соңгы елларда едебият-сәнгатьнең кеше тормышына булган игътибары тагын арта теште. Бу бик аңлашыла. Фәнни-техник революция дәверендә, космик очышлар, җир юлдашлары, айгизәрләр һәм автоматика гасырында, экономика күз иярмәс темплар белән үскән чорда кешегә игътибар бер сәяси аспектта гына түгел, идеологии һәм фәлсәфи аспектта да нык кочәя. Үзенең саф «кешелек» хисләре һәм эшләре белән ул робот автоматлар арасында югалып калмасмы? Аларның колына әйләнеп бетмәсме?.. Соңгы елларда бу мәсьәләләр буенча бер дә юкка гына каты бәхәсләр алып барылмый. Шуңа күрә театрның да кешегә, аның тормышындагы үзгәрешләргә аерата игътибарлы булуы табигый һәм аңлашыла торган хәл. Кеше һәм аның тормыштагы урыны. Кеше һәм җәмгыять. Кеше һәм әхлак нормалары. Формалашкан һәм формалашып җитмәгән шәхес. Бүгенге театрларны, шул исәптән Татар академия театрын да, нык уйландыра торган теп мәсьәләләр шулар. Академия театры куйган иң яхшы спектакльләрнең буеннан-буе- на, кызыл җеп булып, шул тема сузыла. «Гүзәлем Әсәл» һәм «Айдыи.ның дв, «Сүнгән йолдызлар» һем «Кол»ның да үзәгендә шул тема ята. Шулай да әлеге мәсьәләләр аеруча кискен, анык һәм ачык итеп татар драматургларының соңгы ике- әч ел эчендә язылган пьесаларында күтәрелә. Академия театрының бүгенге авторлары арасында торле буын драматурглар бар. Аяз Гыйләҗев белән Шәриф Хесәе- нов, мәсәлән, 50 еллардан бирле коллектив белән даими элемтәдә яшиләр Шеп- кин исемендәге студияне тәмамлаган элекке актер Туфан Миңиуллин белән элекке геолог Диас Вәлиев исә театрга күптәй түгел килгән кешеләр Уртак яклары шунда, аларның һәркайсы театрга тормышның эченнән килде, аны белеп һәм әйрәнеп килде, һәркайсының үз темасы, үз алымы бар. Лирик пландагы драмалар авторы А. Гыйләҗев усал, ачы телле Ш Хәсәенов- ка охшамаган кебек, халык күңелендәге хисләрне бетен нечкәлекләре белән тоя белүче Т Миңиуллин да зур гомумиләштерүләр ясарга, интеллектуальлеккә омтыла торган Д. Вәлиевтен нык аерыла. Дорос, бу авторларның соңгы әсәрләре бер үк мамрга карый. Аларның һәммәсе дә психологик драма жанрымда язылган. Ләкин никадәр терле-тәрле алар. Хикмәт сюжәт аерымлыгында гына түтәл, ә күтәргән мәсьәләләренең характерында, язылу алымнарында. М. Сәлимҗанов куйган «Әм« килде». «Ир егетләр», «Намус хекеме» һәм П. Исәнбәт куйган «Эңгер-меңгер» спектакльләренең бетен кыйммәте дә шунда, бер үк жанрда язылган пьесалар буемча эшләнүләренә карамастан, алар бер-бер- сон аз гына да кабатламыйлар *. 1 Ә бит андый куркыныч бор иде Заманында психологик драма театрның иң яраткан жанры булып килде. Андый әсәрләрне сәхнәгә куюда билгеле бер штамплар, әзер схемалар да калыплашкан иде. Б Әмма күтәргән мәсьәләләре, әдәби эшләнешләре һәм сәхнәгә куелышлары ягыннан никадәр генә аерылмасыннар, бу әсәрләрнең, жанр уртаклыгыннан тыш, тагын бер уртак яклары бар. «Дөньядагы иң куркыныч нәрсә — рухи торгынлык» — шушы сүзләрне аларның һәркайсына эпиграф итеп куярга була. Рухи торгынлыкка, тук һәм тыныч тормышка, мещан бәхетенә каршы язылган ул әсәрләр. Түбәндә китерелгән цитаталарга игътибар итегез: «Тынгылыкта — кыргыйлык. Тынгылыкта — үз-үэеңнән һәм әйләнә-тирәңдәге кешеләрдән канәгать булу. Тынгылыкта — тормышның, прогрессның, хәрәкәтнең тукталуы». «Икенче берәүләр үз йөрәкләрендәге чын вөжданны, пакьлек һәм намусны корыталар. Берәүләр идеаллар хакына... берәүләр — чүпрәкчапрак, квадрат метрлар, дача, автомобиль өчен... рухи хәерчелек төрле күләмле...» «Спектакль эгоизмга, рухи торгынлыкка, мещан бәхетенә каршы көрәшкә чакыра, юмартлыкны, ныклыкны, мәхәббәтне рэсКүрәсез, эчке мәгънәләре белән никадәр уртак бу цитаталар. Ләкин сүз аларда өч әсәр («Эңгер-меңгер», «Намус хөкеме». «Әни килде») турында бара '. Өч тәнкыйтьче, бер-берсен бөтенләй белмәгән килеш, төрле вакытта, төрле шәһәрләрдә академия театрының өч спектаклен карыйлар һәм бер уртак фикерне тотып алалар. Сүз мещанлыкка, рухи торгынлыкка, тынгылыкка каршы көрәш турында бара. Әгәр бу пьесаларның сюжетына күз салсак, анда искитәрлек берни дә юк кебек. Авылдан шәһәргә үлем хәлендәге ана килә. Шул анага күп санлы балалары янында сыеныр урын табылмый («Әни килде»). Егерме биш ел вакыт узганнан соң ике фронтовик дус очраша, берсе икенчесенә тормышта үз урынын табарга булыша ( Ир егетләр»), Мәскәүдән ерак провинциягә яшь бер егет килеп чыга һәм үзенә ошаган кызны алып китә («Эңгер- меңгер»). Суд тикшерүчесе Равил кулына күптәнге бер «эш» килеп керә, бу «эшкә» 1 Д. Валеев. Когда расходятся пути («Советская Татария» газетасы. 1971 ел. 8 апрель саны.); Р. Колосов. Не убивал, но предал («Комсомолец Татарии» газетасы. 1971 ел. 22 октябрь саны.); Л. Горова. Театр им. Г. Камала на столичной сцене ("Московская правда» газетасы. 1971 ел. 14 июль саны.). аның әтисе, күренекле галим Арсланов та буталган икән («Намус хөкеме»)... Беренче карашка, бары шул гына. Шаккатырлык әйбер юк, һәркайда очрый торган гадәти хәлләр. Ләкин без сөйләгән кадәресе әлеге әсәрләрнең схемасы, тышкы канвасы гына. Шул канвага авторлар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган катлаулы бизәкләр чигәләр. Спектакльләрне сыйфат ягыннан тигез дип булмый. Беришеләре бик уңышлы, икенчеләре алай ук түгел. Ләкин алар шул яклары белән кыйммәтле, ул спектакльләрнең һәркайсында бүгенге академия театрына хас тенденцияләр чагыла, театрның замандашларыбызга игътибарлы мөнәсәбәте, аны аңларга һәм тамашачыга җиткерергә омтылуы сизелә, һәм режиссерлар да пьесаларның нәкъ әнә шул якларына басым ясаганнар, чын белән ялганның керәшен калку итеп күрсәтергә тырышканнар. Әлеге әсәрләрнең барысы өчен дә уртак тагын бер сыйфат турында. Соңгы елларга кадәр без көнкүреш спектакльләренә, ничектер, кимсетебрәк карый, алар- ны искергән, архаик формага исәпләп йөри идек. Көнкүреш үзе куркыныч түгел, фикерне ваклау хисабына көнкүреш белән мавыгу куркыныч икән. Югарыда исемнәре телгә алынган спектакльләр тагын әнә шул турыда сөйли. Без тикшерә торган спектакльләрне җәмәгатьчелек төрлечә кабул итте. Аларның кайберләре (мәсәлән, «Ир егетләр» бәхәсләр, каршылыклы фикерләр уятмады диярлек. Театр әсәрне куйды, тамашачы аны тормыштагы уңай башлангычны раслаган, совет кешеләренең ихтыяр көчен күрсәткән спектакль төсендә каршы алды. «Эңгер-меңгер»не бәяләүдә дә тәнкыйть нигездә бердәм фикердә булды. Г. Кашшаф та. Д. Вәлиев тә пьеса һәм спектакльне бүгенге мещанлыкка каршы юнәлдерелгән әсәр дип бәяләделәр. Ш. Хөсәеноз белән Д, Вәлиев пьесалары буенча исә капма-каршы фикерләр, бәхәсле моментлар байтак булды. Хикмәт нәрсәдә соң? Нигә берише әйберләр бердәм кабул ителә, икенчеләре төрле бәхәсләр китереп чыгара? Безнең уебызча, бу хәл әлеге пьеса һәм спектакльләрнең «сверхзадачасын» һәм буй. дан-буйга бара торган төп хәрәкәтен төрлечә аңлау белән аңлатыла. Хикмәт әлеге әсәрләрнең төп идеясен ничек аңлауда. Чөнки мәсьәләнең икенче ягы — башкару осталыгы, кайбер ваграк нәрсәләрне иска алмаганда, нигездә бер үк югарылыкта дияргә була. “Ир егетләрине сәхнәләштергәндә М. Сәлимҗанов үзенең игътибарын пьесадагы теп нәрсәгә — колхоз председателе, коммунист Мәрвәииең кешене аякка бастыру, совет кешеләренең тормышын яхшырту ечен актив тестә кәрәшүен күрсәтүгә юнәлдергән. Һәм бу рольне башкаручы актерлар да (Г. Шамуков, һ. Солта- иов) тапталып, чәйнәлеп беткән трафарет Җитәкче образын бирү юлыннан китмәгәннәр. Ул искиткеч тере, тулы канлы образ булып хәтердә кала. ...Заманча стильдә салынган кафеның (художнигы М. Сутюшев) киң тәрәзәләре аша шәһәрнең күп катлы йортлары күренеп тора. Кафеда буфетчы хатын Сәлимә (М. Миңнебаева) бар да. тагын тимер аяклы биек естәл янында естенэ керләнеп беткән иске свитер. башына ямьшәйгән берет кигән, таушалган кыяфәтле бер кеше аракы эчеп тора. Шул чак кафега илле яшьләр тирәсендәге, тулы гәүдәле, мелаем йеэле ир кеше килеп керә. Бер стакан минераль су сорап ала. буш остәллериен берсе янына килеп эчә башлый. Нәрсә хакындадыр уйлана, күрәсең, кафедагы кешеләрне ботенләй күрми. Шунда аңа нәрсәдер сорап свитерлы кеше мерәҗә- гать итә. Бу карап тормый гына җавап бирә >Кавап бирә һәм кинәт эчтән ничектер сискәнеп китә. Каршындагы кешегә күзә тешә, җентекләп карый башлый. Таныл ала. Кулларын җәел, иске свитерлыга ташлана, кочаклап апа. Егерме биш елдан соң ике фронтовик дус, ике кыю разведчик әнә шулай очрашалар. Берсе, соры костюм кигәне. Мәрвән. икенчесе Әхтәм исемле (аны РСФСРның халык артисты Ф. Халитов уйный ) Тормышчан, кискен конфликтка корылган спектакль шулай башлана. Бу ике рольне академия театрының иң оста артистлары уйный, шуңа күре спектакль дә кайнар, темпераментлы яңгырый, каршылыклар принципиаль югарылыктан торып хәл ителә. (Бу артистларның уенына сокланып утырганда, ирексезден башка шундый фикер киле; кайбер театр белгечләре еле һаман безнең артистларны сәхнәдә сабыр тыйнак булырга чакыралар Бу бәхәсле нәрсә, күрәсең. Кешенең чын хисләрен һәм эмоцияләрен сәхнәдән кысрыклый башласак, ул сабырлыкның нинди мәгънәсе калыр икенГ) Заманында Әхтәм талантлы архитектор була. Тормышның кайсыдыр моментында начар бәндәләр белән бәрелешә Йомшак табигатьле Әхтәм җиңелеп кала. Шуннан ул үзен тормыш тарафыннан кыерсытылган кешегә санал йәри башлый, еметсеэлекмә бирелә Дәньядан, кешеләрдән зарланып йәрүче пессимистка әйләнә, эчүгә салыша. Янәсе, җир йәзендә гаделлек юк, янәсе, юньле кешегә тормышта рәт юк. Деньячы. кешеләрне каргап йери, Дусты Мәрвән белән очрашканнан соң да ул үзен һаман хаксызга рәнҗетелгән кеше тесле тота, елмаймый-келми, күзләрендә битараф гамьсезлек. Кыяфәте җәзага хәкем ителгән кешенеке сыман. Ул әйтерсең лә юри шундый битлек кигән. Шулай да, күпме генә гамьсез булып кыланыр-а тырышмасын, күңеле яралы булуы, яраларыннан кан саркуы әллә каян сизелеп тора. Ләкич яраларын дәвалыйсы. теэетәсе урында. Әхтәм алариы әзлексез борчып, җәфалап тора. Спектакльнең буеннанбуена Мәрвән Әхтәм ечен, аны аякка бастыру эчен керәшә. Мәрвән эшсез йергәи иптәшен үз янына, авылга алып кайта. Әхтәм монда да үзен рәнҗетелгән кеше кебек тота. Баштарак нечкә күңелле артык мәрхәмәтле Мәрвән Әнамне аякка бастыра алырмы икән, дип шикләнеп утырасың. Бигрәк әдәплә кәшә инде. Шунда чираттагы бер күренеш башлана Мәрвәииең еенә күрше колхоз председателе Зайнуллин (артист И Вәлнев) кила. Сейләша, бәхәсләшә башлыйлар Йомшак күңелле, бик нәзакәтле Мэрвеня- беэ кинәт үэ эше ечен вне, тартыше-су* гыша белүче керешчәгә әйләнә. Уя ялкынланып, темперамент белән кешеләрнең табигатьме харап итүләре турында сейлн. Ул күршесе белән шундый пафос, дерт белән тартыша ки, тамашачыда аңа «арата симпатия уяна, тыштан бер ягы белән дә аерылып тормаган бу кешеле чиксез иәч, бетмәс-тәиенмәс энергия барлыгына ышана башлыйсың. Ул кычкырмый, йодрыкларын селкеми, иык тавыш, кире «айчысыз дәлилләр белән үзәнен ханлы булуын исбат ите. Шушы күренешне дәшми генә Әхтәм күзәтел тора. Зайнуллин китә. Ул нитүгә Әхтәм үзәнең чираттагы скептик репликасын ейтеп ташлый. Мәрвән шартлар даре- җеге җитә. Әхтәм белән очрашканнан бирле дәшми гене эченә җыеп бзргаи ачуы кинәт тышка бәреп чыга. Ул буылыр хәлгә килә. Мечә ул җентекләп, котырып бүлмә буйлап йөренә, атылып килер дә Әхтәмнең естенә ташланыр төсле. Ул ачулы тавыш белән Әхтәмнең маска киеп йөрүе, тормыштан, андагы кыенлыклардан качуы турында сөйли, ниһаять, аны куркаклыкта гаепли. Хәзергә бу кискен бәрелештә берәү дә җиңми җиңүен. Әмма без коммунист Мәр- вәннең нык кеше булуына тәмам ышанабыз. Әхтәм, минем киләчәк буыннарда эшем юк. дип сөйләнә башлагач, Шамуков- Мәрвән зур горурлык белән үзенең коммунист булуын, шулай булгач, барлык кешеләр, җирдәге һәрнәрсә өчен җаваплы икәнен әйтә. АЛенә шул җаваплылык хисө аңа башлаган эшен ахырга кадәр илтеп җиткерергә көч бирә. Кеше бәхете, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен үзен җаваплы итеп сизү хисе А. Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер» пьесасындагы Алим өчен дә хас. Бәлки, хәзергә ул анда интуитив төстә генәдер. Әмма әлеге хис аңарда бар. Бу кадәресенә шикләнмәскә мөмкин. Алимны театрның яшь артисты И. Хайруллин башкара, аларның икесенә дә 18 әр яшь. Зифа буйлы, төз гәүдәле. чибәр, нәфис йөзле, әле уйчан, әле шук карашлы бу егет үзенең замандашына бик тә якын булып чыккан. Дөрес, әлегә артист сәнгатьчә осталык мәсьәләсендә әллә ни ачышлар ясамый. Ул бары үзен, үзенең дөньяга карашын һәм дөньяны аңлавын уйный. Актер индивидуальлеге образның үзенчәлеге белән ифрат тәңгәл килгән. Алим яшәүнең мәгънәсен эзли, кешенең кешелеге нәрсәдә, кеше нинди булырга тиеш — шуларны ачыкларга тели. Шул тыйгысызлыгы барын да аңларга тырышу хисе аны башкаладан ерактагы төбәкләрнең берсенә алып килә. Чулманда яшәүчеләрнең бертөсле тын тормышына ул саф җил кебек килеп керә. Режиссер Алимны һәм аның провинциядә яшәүче туганнарын контраст буяулар аша күрсәтә. Бер якта тынгысыз күңелле. хәрәкәтчән Алим, икенче якта бөтенләй йомылып яшәүче провинция кешеләре. Аларның һәммәсе: Зөһрә дә (Р. Җиһаншина һәм В. Минкина), Нәби дә (Г. Надрюков һәм Ә. Гобәйдуллин), Марат та (И. Баһманов), Таштимер дә (Ш. Бикти- меров) болай әйбәт кешеләр, һәркайсы үз эшен намус белән башкара. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Үз бакчалары, үз йортлары. Хәтта Иделдә «уз утраулары» да бар. ял итәргә шунда гына чыгалар. Алар- га тормыштан башка берни дә кирәкми. Ничектер башкачарак яшәү, нәрсәне дә булса үзгәртү турында уйламыйлар да. Шуңа да алар вәкарь белән генә сөйләшәләр, ашыкмыйкабаланмый гына йөриләр, һәр җирдә тынлык, 1 -Московская правда» газетасы. 1970 ел. 14 июль саны. ’И. Якименко. Экзамен на зрелость. («Советская Татария» газетасы. 1970 ел. 29 июль саны.) §§ Г. Кашшаф. Ни өчен яшисен? («Социалистик Татарстан» газетасы. 1970 ел. 9 июль.) иминлек атмосферасы. Тик Зөһрә генә вакытвакыт уянып киткәндәй була, күзләрендә очкыннар кабынып ала, ләкин күп тә тормый, тагын сүнә. Читтән карыйсың, ниндидер тынлык, караңгылык. Үзеңне җәйнең иң эссе, иң кояшлы көннәрендә дә салкын, караңгы килеш кала торган тирән чокырга эләккән кеше кебек сизәсең. Менә шушы тын даирәгә тынгысыз җанлы Алим килеп керә. Килеп керүе була, һәммәсе дә йокыларыннан уянып, сискәнеп китәләр. Берәүләр, Зөһрә кебек, аны аңлыйлар, икенчеләре, Нәби кебек, аны каргыйлар, өченчеләре, мәсәлән, Роза (Г. Исәнгулоаа), аңа гашыйк булалар. Табигый, Алим мондый тын тормыш, зур эшләргә сәләтсез кешеләр белән килешә алмый. Шуңа ул Розаны алар кулыннан тартып ала. кыз Алим белән чын, зур тормышка кача. Аңа егетнең тынгысыз булуы, тормышны яратуы, яшәүнең мәгънәсен эзләве ошый. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, капма- каршы фикерләрне күбрәк «Әни килде» белән «Намус хөкеме» спектакльләре уятты. Беренчесе бигрәк тә. ■Әсәрдәге вакыйгалар зур яңгыраш ала; спектакльдә күтәрелгән мораль проблемалар гаилә рамкалары белән генә чикләнеп калмый. Спектакль тамашачыларны күп нәрсәләр турында уйларга этәһәм күңелдә ихтыярсыздан ачулы сорау туа: шундый анага мондый балалар каян килгән? Җавапны пьесадан да, спектакльдән дә табып булмый» ‡‡ §§. «Әсәрнең фәлсәфи фикере — кешенең иҗтимагый роле, аның гражданлык хисләре турында. Кеше нигә яши? Аның иҗтимагый тормышка керткән өлеше күпме?. Тормышның ваклыклары, көндәлек мәшәкатьләре аша гражданлык мәсьәләсе күтәрелә» ’. «Ш. Хесәеиовның мораль-этик мәсьәләләрне кузгаткан «Әни килде»се тормышны күзәтүдәге төгәллеге, характерларының күп сыйдырышлы булуы белән аерылып тора. Аида сатирик мотивлар әхлакый идеалны раслау белән бергә үрелә» ’. һәм, ниһаять, бер тәнкыйтьче пьесада һәм спектакльдә үз әниләренә урын таба алмаган балаларның бәхәсләреннән башка нәрсә күрми *. Шул рәвешчә, берәүләр спектакльне яхшы дип бәяли, анда тормыш тирәнлеге бар, совет кешесенең әхлакый идеалы чагыла ди, икенче кешеләр, «мондый балалар каян килгән» дип, пьесаны да, спектакльне дә юкка чыгаралар. Баштан ук әйтеп куйыйк: кайберәүләр Ш. Хесәеиоа әсәренең проблемасын начар балалар мәсьәләсенә генә кайтарып калдыралар икән, бу әлеге иптәшләрнең пьесаны аңламаулары турында сөйли. Алар ңң өстә ятканны гына эләктереп алганнар. Әсәрнең икенче планы күп тапкыр тирәнрәк. Аннан соң, «шундый яхшы ананың балалары нигә начар?» дип гаҗәпләнү дә урынсыз. Дөньяда мондый хәлләр тулып ята. Нигә Моцарт гениаль композитор булган да, сеңелесе алай була алмаган? Нигә В. И. Немирович-Данченко революцияне кабул итә, бетен гомерен совет сәнгатен үстерүгә багышлап, СССРның халык артисты дигән мактаулы исем алуга ирешә, • абыйсы эмиграциягә китә. Алар бер үк тәрбия алган кешеләр бит. Ни өчен гражданнар сугышы елларында бер үк ана балаларының берсе кызыллар, икенчесе аклар янында торып сугышкан? Саный китсәң, андый «ни оченттнөр бик күп булачак. Алай гына да түгел, «ни ечен ананың балалары начар» дип гаҗәпләнү үзе үк урынсыз. Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. ананың балалары асылда нинди кешеләр һәм ни ечен алар әниләрен үз яннарына сыйдыра алмыйлар? Вакыйга шулай башлана. Үлем хәлендәге ананы Казанга алып киләләр. Аны ерак юлга алып чыгып булмый. Димәк, Ташкентта яшәүче кызы һәм Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче улы (Озакламый, ул Ватан 1 О. Кайдалова. Опираясь на традиции («Правда» газетасы. 1970 ел. I август ) ч Г, Минский. Ике спектакль карагач. (.■Социалистик Татарстан» газетасы. 1970 ел. 9 июль.) иминлеген саклаганда һәлак була. Бу үзе үк ананың балаларына дөрес тәрбия бирүе турында сөйли) әниләрен үз яннарына ала алмыйлар. Ватан сугышыннан гарипләнеп кайткач Инсаф үзе көч-хәл белән йөри, башы больницадан чыкмый. Шулай итеп, Казанда яшәүче балалары: Максуд, Ислам. Сәйяр кала. Максуд гаиләсе белән начао шартларда, баракта яши. Бик теләсә дә, әнисен үз янына алмый. Ләкин алга таба (әсәрне тәнкыйть итүчеләр моны ничек күрми калганнардыр), яңа квартирага ордер алуга, ул хатыны белән әнисе янына йөгереп килә, аны шатландыру һәм үзләренә алып китү өчен килә. Кече улы Сәйяр яңа гына институт тәмамлаган, әле генә өйләнгән, үзе кешэ почмагында яши. Ана ул яши торган квартирада торып кала да. Мин аларны бөтенләй акларга җыенмыйм. Аларның һәркай- сының уңай яклары һәм җитешсезлекләре бар. Шуңа күрә алар тере, җанлы образлар булып чыкканнар да. Димәк, «нигә балалары начар» дип гаҗәпләнергә урын калмый. Юк, аларның барысы да начар түгел. Ниһаять, Ислам. Авторның, режиссерның, шулай ук артистларның бетен ачуы шушы кешегә каршы юнәлдерелгән дә. Монда Исламның кайчандыр эшче сыйныфы вәкиле булуы (ул пенсиягә хәтле шахтада эшләп йери) бернинди роль уйнамый. Чәнки мәсьәлә анда түгел. Т. Унльямсның «Теләк дигән трамвай» исемле пьесасындагы Стэнли Ковальский Америкадагы эшче сыйныфын гәүдәләндерә алмаган кебек. Исламны да бездәге эшчеләрнең вәкаләтле илчесе дип ейтәл булмый. Ул сәүдә эшчесе, колхозчы, кыскасы. теләсә кайсы һәнәр кешесе булырга мөмкин. Хикмәт аның хезмәт иясе халыкның теге яки бу категориясенә керүендә түгел Хикмәт аның мораль йөзендә, авторның һәм театрның аңа мөнәсәбәтендә. Спектакльдә режиссер төп игътибарны Исламның башкалар белен бәрелешенә юнәлтә. Спектакльнең кече һем кыйммәте шунда, рольләрне башкаручы артистларның барысы да тиешле югарылыкта булып чыккан (Ана —Г. Ибраһимоеа. Ислам — Ш. Биктимерое. Инсаф —Р Таҗетдинов, Максуд —Г. Шамуков, Саимә — М. Миң- небаева. Сәйяр —Н. Дунаев, Зөләйха — Г. Камалова. А. Галиева, Әлмөхәммәт — Ә. Зарипов. Римма —Н. Гараева). Алао менә дигән ансамбль тудыра алганнар. Артистлар тудырган образларның тормышчанлык көче тирән һәм ышандырырлык. Ш. Биктимеровның уз героен оста итеп уйнавы аның бу әшәке типны кискен фаш итүе, актерның гражданлык позициясе турында сөйли. Артистның үзе башкара торган образга мөнәсәбәте ачык монда. «.„Талантлы артист Ш. Биктимеров үз героен төгәл буяулар ярдәмендә иҗат итә. әлеге шкурчикны һәм үз-үзеннән канәгать хамны фаш итү өчеч күл төрле детальләр тапкан»,— дип язды «Московская правда» газетасы. Менә тормышка капма-каршы карашлы кешеләрнең бәрелешен, «кемнең кем булуын» ачып бирә торган бер күренеш. ...Иске агач йортның кысан кухнясы. Бирегә ананың барлык балалары җыелган. Әниләрен кем үз янына сыйдырырга тиеш — шул турыда очсыз-кырыйсыз бәхәс бара. Акрынлап бәхәс Ислам белән Инсаф тирәсендә туплана. Башта Ислам гайрә' чәчә. Ул искиткеч оятсыз тон белән, тың- кышлана-тыңкышлана, Инсафның борынына квитанцияләр төртә. Әнисенә акча салып торуы турында. Җыеп барган икән. Башкалардан да шундый ук квитанцияләр таләп итә. Янәсе, карыйк, күрик: кем әниләрен күбрәк ярата икән. Аңа, син әйбәт яшисең, гаделлек күзлегеннән караганда, әнине син алырга тиеш, диләр. Ислам, бу сүзне ишетүгә, бөтенләй аптырап кала. Аннан лач иттереп идәнгә төкерә дә ямьсез тавыш белән акырып җибәрә: «Гаделлек дисезме?» Шуннан мыскыллы той белән «гаделлекхнең нәрсә икәнен аңлата башлый. Ничек ул, мескенгә салышып, собеска барган, үзен Ватан сугышы инвалиды итеп күрсәткән һәм машиналы булган. Менә сезгә гаделлек! Җиңгән кыяфәт белән туганнарына күз ташлый. Сугыш инвалиды Инсаф бусына ук түзә алмый. Таягы белән Ислам өстенә ташлана: «Мечә сиңа гаделлек!» Исламның моңарчы аркаланып килгән ялган документын ергкалап ташлый. Ерткыч җанвар төсенә кергәч Ислам идәнгә ташлана, кәгазь кисәкләрен җыя башлый. Әле генә «җиңүчеп булып кыланган Ислам бер минутта кызганыч бәндәгә әйләнә дә кала. Шулай тормыш чынлыгы туа. Анда өзлексез көрәш бара. Бу — диалектика. Бу — капма-каршы көчләр көрәше, һәркем үз карашын, үз мөнәсәбәтен расларга тели. Бу безнең чынбарлык, совет чынбарлыгы. Шуңа күрә түбән җаннарга, хаиннәргә урын юк та. Шуңа да театр Ислам кебек ләрне нәфрәт белән фаш итә. Шуңа да Ислам, аның яшәү рәвеше тамашачыларда тирән ачу уята. Спектакльнең озын гомерле булуы да шуның белән аңлатыла. Менә шуңа күрә 9 «Татарстан яшьләре» газетасы. 1972 ел. 20 январь. г «Комсомолец Татарии» газетасы. 1971 ел. 22 октябрь. «Әни килдечне уңай яктан бәяләгән, аның әхлакый яңгырашын һәм фәлсәфи пафосын төгәл аңлагач тәнкыйтьчеләр күбрәк хаклы кебек. Исеменнән үк күренгәнчә, «Намус хекеме»ндә сүз әхлак мәсьәләләре турында бара, һәм тагын, инде ничәнче тапкыр, театр үз яраткан темага мөрәҗәгать итә: кешенең кыйммәте нәрсәдә, шәхес нинди булырга тиеш? Бу мәсьәлә үз эченә кешенең тормышка мөнәсәбәтен дә, намус һәм хаинлек кебек мәсьәләләрне дә сыйдыра. Шулай да, спектакльне тикшергәндә, берәүләр анда намус хөкемен күрү белән чикләнәләр, икенчеләре тирәнрәк катламнарны да күрәләр. «Спектакль намусны уята... Спектакльдә Мансур Арслановның намус хөкеме турында сүз бара» *. И. Саттаровның фикере шундый. Р. Колосов башка төрлерәк, хакыйкатькә якынрак фикер әйтә 9 10 11 . Әйе, пьесада намус хөкеме бар, ул юкка гына шулай аталмаган лабаса. Чыннан да, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр арасында: «Арсланов хатынын үтергәнме- юкмы?» дигәне дә бар. Ләкин бары шушы теманы гына күрү әсәрдәге иң төп мәсьәләләрне күрми калу дигән сүз. Анда ике туганның — Гариф белән Равилнең тормышка капма-каршы карашы төп урынны алып тора. Гуманист, чын, принципиаль коммунист карашы һәм «эре балыклар вак балыкларны ашап туена» дигән принцип белән яшәүче оятсыз эшкуар карашы. Пьесадагы икенче бик мөһим момент — хаинлек, уз идеяләреңә хыянәт мәсьәләсе. Бусы Арсланов белән бәйле тема. Әнә шундый җитди мәсьәләләр күтәргән өчен дә яшь авторның әсәре академия театры сәхнәсенә күтәрелә алды. Инде кат-кат төзәтә, редакцияли торгач, пьеса бераз таркауланыбрак калган икән, бусы башка мәсьәлә. Гариф белән Равил очрашкан күренештә алар арасындагы конфликт иң югары ноктага җитәргә тиеш иде. Әмма, никадәр генә гаҗәп тоелмасын, иң кирәк моментта Равил сүзсез кала. Уп дәшми ген® энесенең мактанганын тыңлап тора. Бу рольләрне уйнаучы актерларга (Гариф— Ә. Шакироа, Равил — И. Юмагулов һәм Н. Дунаев) әсәрдәге әлеге кимчелекне уз карамакларындагы чаралар ярдәмендә (эчке монолог, эчке фикерләү, күз карашлары һ. б.) тулыландырырга туры килә. Ә. Шакиров үз героен ифрат төгәл уйный Менә ул бөтен буена диванга сузылып яткан да күпне белгән, күпне күргән кеше тоны белән акыл сата: яши белергә өйрәтә. Ул да түгел, сикереп торып, сеңе- лесенең иңнәреннән каккалый. Аның һәр адымыннан, һәр кыланышыннан, «ничек яшәр: ә кирәклеген миннән өйрәнегез», дигән нәрсә сизелеп тора. Йөзендә һәрчак иренчәк елмаю. Ул үзенең хаклы булуына тәмам ышанган кеше. Үзүзен батыр тотуы да шуннан килә. Әнә ул, һәрнәрсәне булдыра, теләсә нәрсә эшләргә кулыннан килә торган кеше тоны белән, вертолет ярдәмендә футбол кырын киптерүе турында сөйли, башка «һөнәрләре» белән мактана— Равилнең, кеше буларак, кыйммәтле ягы шунда, ул армый-талмый хакыйкать, гаделлек өчен көрәшүче. Аның суд тикшерүчесе булуы символик мәгънәгә ия. Ул хезмәтендә дә, тормышта да хакыйкать тарафдары Ике артист та Равилнең төп сыйфатын дөрес чагылдыралар. Шул ук вакытта аларның рольләре бер-берсениән бераз аерыла да. И. Юмагуловның Равиле акыллы һәм йомшак характерлы булса, Н. Дунаевныкы гасабирак, кискенрәк. Равил образының авырлыгы шунда, Гариф белән очрашканда аның каршы әйтер сүзе юк. Бары соңгы күренештә генә ул Гарифның әшәке фәлсәфәсенә тиешле отпор бирә Бу — бөтен спектакльнең дә иң уңышлы күренеше. Нәкъ шул күренеште ул әтисен мораль хаинлектә гаепли. Моннан 23 ел элек Арслановның хатыны үзен-үэе үтергән. Хәзер моның эчен берәүне дә гаепләп булмый, билгеле. Эмма намус хөкеме кала. Кызганычка каршы, пьесада да, спектакльдә дә мораль хаинлек, үз идеяләреңә хыянәт итү темасы игътибардан читтөрөк калган. Шушы уңай белән, осәрдә үткен мәсьәләләр күтәрергә, тамашачыларны галимнең бурычы һәм җаваплылыгы. саф акыл җимеше булган фәнни казанышларны ничек файдалану, фонде интеллектуаль һем мораль башлангычларның үзара бәйләнеше, галимнең иҗтимагый һем гражданлык йөзе турында уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин иде. 23 ел элек Арсланов укытучысын һәм үзенең фәндәге алдынгы карашларын сата, элекке дошманнары, иске карашлы кешеләр лагерена күчә. Хаинлек темасы, аның зарары Гайсин катнашкан (Ш. Биктиме- ров) бер кечкенә күренештә генә чагылып кала. Шунда бу тема өзелә, алга таба дәвам иттерелми. Шуның нәтиҗәсендә Гариф белән Равил бәрелеше дә йомшар- тыла, хаинлек темасы, аны хөкем итү кайдадыр читтә кала, шуннан алгы планга юридик тема, җинаять тикшерү мәсьәләсе килеп чыга. Әмма ни генә булмасын, И. Саттаров- ның «Үтергәнме-юкмы дигән сорау мораль мәсьәләне күмеп китә» дигән фикере артык берьяклы. Монда проблемалар юк дип зарланудан бигрәк, аларның тиешенчә хәл ителмәве турында сүз алып бару урынлырак булыр идеНигездә нык кул беләи эшләнгән бу спектакльләрдә аерым кимчелекләр бар. «Әни килде» бераз сузылган, озынгарак киткән. «Ирегетләр» дә эпизодик рольләрне тасвирлаганда кара буяулар куерыбрзк киткәли, «Эңгер-меңгер» таркаурак чыккан. Моннан тыш, яшь кыз Роза ролен бөтенләй башка пландагы актрисага тапшырып, режиссер да авторга аю ярдәме күрсәткән. Академия театрының соңгы еллардагы спектакльләрем караганда башка шундый уйлар килә. Ул әсәрләрдә театр зур игътибар белән бүгенге кешеләрне өйрәнә, төрле ситуацияләр, кискен бәрелешләрдә аның чын йөзе ачыла. Аның юлына чәчәкләр җәелмәгән. Ләкин алар бирешми, кем тормышны битарафлык белән көрәш, прогресс, чын гуманизм, кеше дигән боек исем өчен өзлексез көрәш дип аңлый, монда шулар җиңеп чыга. К. Симоновның әле сугыш елларында ук язылган «Шулай булыр да« дигән пьесасындагы майор Греч болай ди: «Ул талантлы түгел, ләкин ул кеше, ә кеше була белү — шулай ук талант, күп кешегә бирелми торган талант». Шулай ятел, «кеше була белү» Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә заман темасына багышлап куелган спектакльләрнең төп темасы. Шуңа күрә тамашачы бу спектакльләрне яратып каршы ала. Шуңа күрә касса өстендә һәр кем: «Бүгенге спектакльгә билетлар сатылып бетте» дигән белдерү эленеп тор