«КАЗАН КЫЗЫ» ЯФРАК ЯРГАН ЯКЛАРДА
Без барасы «Ново-Айдаркино» совхозы Ворошиловградтан алтмыш чакрым ары. Коньяк үзәнлегендә урнашкан. Юлы тозек. Тирэ-як җанлы: яшел хәтфә басулар, ак чәчәкләргә кумелгән еәрби куаклары, тагын да арырак кукшел урманнар — болар барысы да күңелләрдә илһам уятырлык. Ямь ес- тенә ямь булып мәшһүр Доиец елгасы ага... Елга аръягында — зәңгәр офыкта — борынгы Афины пирамидаларына охшаган, өчпочмаклы шлак таулары, шахтерлар телендә аларны терриконнар дип йөртәләр. «Донбассантрацнт» комбинаты шахтасында тау инженеры булып эшләүче язучы Вениамин Мальцев аңлатканча: «..ташландык рудалар җир өстен чүплиләр чүпләвен, ә шулай да бу терриконнар Дон якларының байлыгын күрсәтүче бер билге ул!» Бу чыннан да шулай. Донбасс пейзажын терриконнарсыз күзаллау гомумән мөмкин булмаган хәл. Донбасста мин үзем икенче кат. Беренче кат бик авыр көннәрдә. Ватан сугышының беренче айларында, өстә соры шинель, кулда автомат булган хәлдә, вакытлы чигенү сугышларында катнашырга туры килгән иде. Донбассның аякка сыланучан кара балчыклы даласы буйлап көзге йолдызсыз төннәрдә, җәяүле маршларда җәфа чигүләр әле бүген дә, утыз елдан артык вакыт узуга да карамастан, кичәгедәй хәтердә саклана. Ул төннәр i азабы һәм совет кешеләрендәге шул газапны җиңеләйткән бердәмлек, дуслык көче безне, иҗат кешеләрен, яңа әсәрләр тудыруга да ипһамландыргаи иде. Минем дә, мәсәлән, «Тамань», «Өчәү». «Бәби туе» кебек хикәяләрем әнә шул моннан утыз ел артта калган Донбасс төннәрен сурәтләүгә багышланганнар. һәм менә бүген без тагын Донбасс җирендә, аның иң алдынгы индустриаль үзәкләреннән берсе булган Ворошиловград өлкәсендә, ә бу юлы инде без зур әдәбият бәйрәме кунагы сыйфатында катнашабыз. Безне алда Ново-Айдаркино, Северо-Донец, Рубежное һәм Кременное кебек район үзәкләре, химиклар һәм шахтерлар шәһәрләре көтә. Бу — безнең маршрут... Дөресен әйтергә кирәк, маршрутыбыз күрсәткән юл белән, Ворошиловград кунак йортыннан, машиналарга утырып кузгалып китүебезгә, минем күңелдә ниндидер бер шик кузгалып куйган иде: ничек ерып чыгарбыз икән мондый маршрутны! Әнә, партиянең өлкә комитетында аңлатканча, без шушы оч көнлек юлда совхоз эшчеләре, кошчылар, химиклар, шахтерлар. ГЭС тезүчеләр һәм фәннең иң соңгы казанышларыннан электрик исәп машиналарын көйләүче ннженер-тсхниклар белән очрашырга тиеш булачакбыз. Әнә ничаклы алар! Ә без!! Без дүртәү: Гариф Ахунов, Айрат Арсланов. Марзия Файзуллина һәм шушы юлларның авторы, ягъни без фәкыйрегез, күмәккә Ворошиловград шагыйре Степан Бугорков белән өлкә комитеты вәкиле Полуянов иптәшләр... Әмма әлеге шик шул ук көннең беренче очрашуыннан соң, кем әйтмешли, юкка чыкты. Беренче очрашу. Район үзәге булса да, бәләкәй генә төзек шәһәрчеккә охшаган һәм күләгәле куе тирәкләргә күмелгән, урамнарына асфальт җәелгән Ново-Айдаркинога килеп керәбез. Райком бинасы алдында безне башларына аллы-гелле тасмалар катыш кыр чәчәкләреннән үргән таҗлар, өсләренә украиннар орнаменты чигелгән ак бәз күлмәкләр кигән, көньяк кояшы көйдергән алсу-каракучкып йезле украин кызлары каршы алып, бизәкле селгегә куелган ипи-тоз сузалар. Мондый изге минутлар, әлбәттә, дулкынланБ дырмыйча капа алмый һәм без, җир йезеидаге барлык еый-хормэтгэн дэ өстен булган бу изге икмәкнең тәмен татып карагач та. районның партия, совет һәм комсомол активы белән бергә, култәнге танышлар тосле. горлэшеп сойлэшә-сөйләшә, райкомга, аның беренче секретаре Петг.я иптәшнең кабинетына кереп утырабыз. Без килү хөрмәтенәдер инде, райком җитәкчесенең кабинеты бу минутларда беркадәр гайре табигыйрәк төстә: кая карама — чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр... Гадәти әңгәмә башлана. Петля иптәш безне районның экономикасы һәм культурасы белән таныштыра. Сүз безнең якка, ягьни Татарстан кунакларына килеп җитә. Сүзне Гарифка бирәбез, ә ул — Татарстан турында документаль әсәрләр язган автор 20—30 минут дигәндә Донбасслы дусларга безнең якларның эшләрен, байлыкларын, кешеләрен хикәяләп бирә. Әлбәттә инде, бу хикәяләрнең төп лейтмотивы булып Татарстан нефтьчеләренең миллиард тонна нефтьләре белән КамАЗ төзүчеләренең фидакарь хезмәтләре тора... Шуннан соң «эшкә» күчәбез: район Культура йортында безне очрашуга көтәләр икән Бригада җитәкчесе буларак, очрашуны мин башлап җибәрәм һәм гадәти кереш сүз урынына кайчандыр, ягьни дүрт-биш ел элек язылган «Хикмәтле көч» исемле бер бәләкәй хикәямне укыйм. Бу хикәяне язарга Татарстанның Чирмешән районы, Тукай исемендәге колхозы белән Украинаның Корсун-Шевченко районы. Щорс исемендәге колхозы арасындагы социалистик ярыш илһамландырган иде. Еллар узуга карамастан, кечкенә генә бер парчамның мондый «г.ремьера»сы өчен куанып бетә алмыйча укыдым. Марзия Файзуллина, Степан Бугорков шигырьләрен укыйлар. Менә бервакыт трибуната Айратыбыз чыгып басты. Нәкь Чехов төсмерләгәнчә- тышкы һәм эчке ягы белән дә, киеме-салымы белән дә пөхтә, әдәпле бу сәнгать остасы рус, украин шагыйрьләрен, Тукаебызны, аеруча Муса Җәлил шигырьләрен татарча дә, русча да бердәй оста укуы белән тыңлаучыларны чын мәгънәсендә таң калдырды. Минем, мәсәлән, Айрат Арслановны сәхнәдә берничә талкыр күргәнем һәм тыңлаганым бар иде. әмма Ворошиловград атналыгындагы очрашуларда бу суз остасы Татарстан сәнгатенең күренекле вәкиле һәм ялкынлы пропагандисты булып гәүдәләнде дисәм, бер дә арттырган булмамын. Шуңа күрә без барыбыз берьюлы: «Айратны әле дә бәяли алмын килгәнбез, кайтуга, «Казан утлары» өчен әдәби портретын язып бастырырга кирәк»,— дигән фикергә килдек. Кыскасы, бу очрашулар күңелле башланды. Алда да күңелле очрашулар котэ безне. Алары турында, әлбәттә. Гариф язачак, чөнки блокнот аның кулда, блокнотка теркәлгәннәрнең авторы да ул. Тик мин бу язманы гаять бер күңелле факт белән төгәлләмәкче булам. Безне совхозның «Дуслык паркы»на илттеләр. Бу паркның гаять якты һәм шул ук вакытта символик тарихы бар: парк халыкларның күмәк көче белән салына, үсә, куера бара икән. Бу совхозга чит илләрдән һәм үзебездән килгән кунакларны шушы паркка илтәләр һәм алар анда агач утыртып калдыралар икән. Безгә моны паркка килеп кергәч сөйләп аңлаттылар, һәм безгә дә шундый әйбәт эшне тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итүләре булды, кулларыбызга корәиләр алып, болгарлы дуслар утыртып киткән яшь тирәк янәшәсенә сылу кыздай тоз һәм яшь бер ак каенны утыртып, төбен йомшартып өеп. туфрагына чиләкләп су биреп, мондый әйбәт эшебезгә үзебез дә ничек кенә сөенергә дә белмичә торганда, арабыздан кемдер, Айрат булса кирәк: «Иптәшләр, әйдәгез, бу сылуга «Казан кызы» дип исем бирәбез», диюе булды, барыбыз да, хәтта хуҗалар да, мондый исемне дәррәү хуплап каршы алдык. Ә аннары... Ә аннары Донец елгасы буендагы урманда аш-су, халыклар дуслыгына дулкынланып әйткән сүзләр, изге теләкләр һәм яңадан юлга, ә юлыбыз бай да, киң дә, якты да. Кояш байый барып, Донец елгасының көзгедәй саф. тымызык суы өстендә алсуланып чагылганда, без, кунакчыл хуҗаларыбыз белән туганнарча хушлашып, алга карап юлга чыгабыз. Юлыбыз — химиклар шәһәре Северо-Донецкигв. Ә Ново- Айдаркинода. аның бәрәкәтле, уңдырышлы туфрагында, татар әдәбиятының вәкилләре утырткан «Казан кызы» яфрак яра...