Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИГЕЗӘК ХАЛЫКЛАРНЫҢ УРТАК УЛЫ

(Казакъ совет язучысы Сабир Шэриповның тууына 90 ел) змышлары, культуралары уртак, телләре үзара аңлаешлы терки халык- лар арасында татарлар белән казакълар бигрәк тә якыннарыннан санала. Бу. чыннан да. шулай, чөнки борын-борыннан ук безнең халыклар тыгыз монәсәбәттә торып, кыз бирешеп, кан алмашып, кардәшлек җепләрен һаман да ныгыта килгәннәр. Казакь-татар әдәби багланышлары да шулай ук бик борыннан, тарихның тирән катламнарыннан башлана. Мәсәлән, төрки халыкларның күпчелеге ечен уртак мирас булган Мәхмүд Кашгари әсәре «Дизани ләгать ит-төрекптә (XI йөз) тупланган фольклор әсәрләреннән алып, урта гасырларда нугайлар хокем сөргән чорларда иҗат ителгән мәхәббәт җырлары, дастаннар һәм башка эпик әсәрләр дә безнең уртак хәзинәбезне тәшкил итәләр. Җалаир исемлә казакъ кабиләсеннән чыгып, XVI йездә иҗат иткән Кадыйргали бәкнең «Җәмигъ әттәварихи дигән китабы ', атаклы татар укымышлысы Шиһабетдин Мәрҗаниның «Мостафад әл-әхбар» исемле гыйльми хезмәте, күренекле казакъ галиме Чокан Вәлихановчың дусы, фикердәше татар мәгърифәтчесе Хөсәен Фәез- хановның бай гыйльми мирасы да халыкларыбызның уртак хәзинәсе дип карала ала. Казагыстанда яисә аңа якынрак төбәкләрдә туып үскән татар әдипләренең кайберләре үз әсәрләрен һәр ике телдә дә язганнар. Моңа мисал итеп курганлы Әхмәт Ураэаев-Курмаши, акмулалы Әкрәм Галимов иҗатларын күрсәтергә була. Ике Телдә язган әдипләрнең кайберләре чыгышлары буенча да ике халыкка уртак угыл иделәр. Мәсәлән, атаклы Акмулла (Мифтахетдин Мөхәммәдьяров) әтисе буенча — казакъ, анасы ягыннан (Бибигәлсом) татар иде’. Ул казакъ, татар һәм башкорт телләрендә бердәй җиңел язган, өч халыкның әдәбиятына да бер дәрәҗәдә өлеш керткән шагыйрь. Беренче казакъ журналы «Айкап»ны (1911—1915) чыгаручы шагыйрь, прозаик, публицист Мөхәммәтҗан Сиралин да тагар халкының җияне иде’. Шулай ук казакълар арасында эшләп, аның әдәбиятын өйрәнүгә, милли интеллигенциясен тәрбияләүгә өлеш керткән, казакъ тормышы хакында күренекле әдәби әсәрләр язган Габдулла Тукай. Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимовлар каршында да безнең халкыбыз һәрвакыт бурычлы. Күпләгән элгәрге һәм хәзерге казакъ әдипләре Мәрҗани һәм Фәезхановны, Тукай һәм Ибраһимовны үзләренең остазлары дип таныдылар һәм таныйлар. Я 129 Казакъ халкын шулар кебек үк үзенә якын, хәтта бөтенләй үз иткән, аның бәхетле киләчәге өчен кулына каләм алып та, корал тотып та хезмәт күрсәткән татар улларының берсе Сабир Шәрипов иде. Сабир (Мөхәммәтсабир) Шәрипов 1882 елның 7 июлендә хәзерге Татарстан республикасының Әгерҗе районындагы Барҗы авылында татар бурлагы Шәриф Дәүләтшин гаиләсендә дөньяга килә. Булачак язучыны балалык бәхете читләтеп уза: аңар унбер яшь тулмаган чакта ук анасы Мәрхәбҗамал вафат була, озакламый атасы да үлеп китә. Берсеннән-берсе кечкенә ике сеңелесе Шәрифә һәм Миңлеҗамал белән калган Сабир унбиш яшенә кадәр йорттан йортка күчеп, бусагадан бусагага барып, кеше күзенә тилмереп карап көн уздыра. Уналты яшь тулгач, ул казакъ сахраларына килеп чыга һәм, шуннан башлап, Казагыстан аның икенче ватанына әверелә. 1899 елда И. И. Ольшевский дигән бер чиновник ярдәмендә Сабир Павлодар шәһәрендә ачылган башлангыч авыл хуҗалыгы мәктәп-интернатына урнаша. 1903 елда исә авыл хуҗалыгы машиналары монтеры, балта остасы, китап төпләүче һөнәрләрен үзләштереп, әлеге мәктәпне тәмамлый. Шул елларны ул рус телен өйрәнә, классик әдәбият үрнәкләре белән таныша, татар язучыларының әсәрләрен укып, казакъ акыннарының җырларын тыңлый. Сабир тормыштагы үз урынын эзләп, төрле җирләрдә эшләп карый: казакъ авылларында мөгаллимлек итә, авыл хуҗалыгы машиналары складында мөдир урынбасары булып тора, ә 1905— 1907 елларда исә Атбасар һәм Күкчәтау өязләрендә волость идарәсенең эш башкаручысы булып эшли. Шушы елларда С. Шәрипов- ның революцион эшчәнлеге дә башлана. Ул яшерен әдәбият белән таныша, большевистик прокламацияләрне һәм Выборг өндәмәсен казакъ теленә тәрҗемәләп, аларны гади халык арасына тарата. Шул эшләре өчен 1905—1907 елларда полициянең яшерен күзәтүе астында тора. Моннан соң Сабир империалистик дөнья сугышына каршы хәрәкәткә катнаша, ә 1916 елда казакъ егетләрен сугыш мәйданындагы кара хезмәткә алуга каршы башланган халык хәрәкәтен * яклап чыга. Революцион күтәрелеш елларында Сабирның эшчәнлеге бигрәк тә активлаша. 1915 елның кышында ул Мәскәү, Казан, Пермь, Төмән, Омск шәһәрләрендә булып, андагы революционерлар белән элемтәгә керә. 1916 елда Күкчәтаудагы большевик И. М. Демецкий белән таныша һәм. Февраль революциясеннән соң үзе дә Күкчәтау шәһәренә күчеп, шунда большевиклар партиясе сафына керә. Күкчәтауда өяз депутатлар советы оештыруда, РСДРП(б)ның җирле оешмасын тудыруда ул якыннан катнаша, үзе шул оешманың җаваплы секретаре булып сайлана. Өяздә Совет власте урнаштыруда, бу эшкә казакъ хезмәт ияләренең, интеллигенциясенең вәкилләрен җәлеп итеп, милли кадрлар тәрбияләүдә дә Сабир зур эшләр башкара. «Берек» исемле газета чыгара, шәһәр халкы өчен казакъ һәм татар телләрендә әдәби кичәләр, концертлар оештыра. С. Шәрипов "Өч йөз» дип аталган казакъ партиясенә, аның җитәкчеләренә дә күп ярдәм күрсәтә. Бу партиянең программасын яңабаштан карап чыгып, аны большевистик программага якынлаштыра. Сабир керткән төзәтмәләрне «өчйөзчеләр» теләп кабул итәләр. Киләсе елны Сабир партиянең Күкчәтау оешмасы депутаты сыйфатында РСДРПның Омскида уздырылган Беренче Көнбатыш Себер съездына катнаша. Ләкин чехословак корпусы фетнәсе нәтиҗәсендә съезд эшен туктатырга мәҗбүр була, Омск шаһареидэ Сдает .лаете аакьила,«а гамрлдаи туктагак башка коммуч.сл.р белая барг. Сабир да ашереи «ара.атка - прдпелаал. „уч., и;3 .лиши иаябраи.а С. Шарила. Сдает .лаете хеке» е.рг.и Т.растаи реепубликася, терр.гари.еена .«.та. Эдда республик. парти.-ее.ет орг.ниара, аки, .„.дли Колчак тылмна эшк. ж-бара- лар. Иске-иосиы «иаиг.и хаерче, ,«а гиауч. багучм-табип «ы.фетяараи. ■аргаи Сабир дашмаи тыле,«дата, талый ар.сьжд, ,рПч.кча,лар белая буржуа, ♦ ииллатче Апырурд. х.кудрт.не каршы пралатаида эше альт бара, хеам.т и.аареи - апар белән кискен көрәшкә чакыра. с; 1919 елның Октябренда С. Шәрипов РСФСР Совнаркомы тарафыннан РКП(б)ның х Теркстан эшләре буенча комиссиясе карамагына җибәрелә Комиссия председателе g Ш. Элиава һәм В. Куйбышев аңар колчакчылардан чистартылган Акмула губернасын- £ да Совет властен, партия оешмаларын аякка бастыру эшен тапшыралар Шәрипов бу йәкләмәләрне җиренә җиткереп башкара. С. Шәрипов Казагыстан советларының 1920 елның Октябренда Оренбургта үткә- < релгән корылтаен оештыруга якыннан катнаша. Ул дүрт мәртәбә Казаткомга § (КазЦИК) әгъза итеп сайлана. Гражданнар сугышы тәмамлангач, Сабир барлык кәч-куәтен илебездә социализм урнаштыру эшенә бирә. Башта Атбасар өязенең ревком председателе, аннары а 1922 елда Акмула губернасының башкарма комитеты (губисполком) председателе 2 ител сайлана. Бу чорда Сабир җәмәгать тормышын яхшырту һәм какшаган халык ■— хуҗалыгын аякка бастыру өлкәсендә җиң сызганып эшли, мәдәниагарту эшләренә дә “ зур игътибар биреп, халыклар дуслыгын ленинчыл милли политика нигезендә үсте- ♦ рүгә, ныгытуга күп көч куя. а 1924 елда РКП(б) Үзәк Комитеты һәм Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Советы (ВСНХ), Казагыстанда нефть промышленностен ныгыту максаты белән, С. Шәрипов- а иы Эмбага эшкә җибәрә. Биредә ул. нефть промыселларын реконструкцияләү эше ® белән бергә. РКП(б)ның Доссор район комитетын оештыручыларның да берсе була > Нефтьле Эмбада С. Шәрипов, кыска вакытлы китеп торуларын исәпкә алмаганда, = гомеренең соңгы көннәренә хәтле эшли. 1925 елда Макет нефть промыселларының эксплуатациягә тапшырылуы, Доссор ятмаларының файдаланыла башлавы, соңрак Сагыэ, Колсары, Чуаркодык, Искәнә һәм тагын башка бик күп ятмаларның ачылулары—-барысы да Сабир Шәриповиың исеменнән аерылгысыз вакыйгалар Илебездәге нефть промышленностеның күренекле оештыручыларыннан саналган С. Шәрипов 1933—1934 елларда Таһранда «Кевир-Хурианя («Совет-Иран») нефть акционерлык җәмгыятенең директоры булып эшли. Сабир тирән белемле, югары культуралы, бай тәҗрибә туплаган эрудицияле кеше иде. Ул 1935— 1936 елларда Казагыстан коммунистлар партиясе Үзек Комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Анда Сабир казакъ халкының 1916 елдагы миллиаэатлык керәшен тарихи планда тикшерә. Институт чыгарган «Восстание казахских трудящихся против царизма в 1916 году» (Алма-Ата, 1937) исемле китапның баш редакторы һәм авторларының берсе була. 1937—1941 елларда С. Шәрипов Эмбада геологик-тикшеренү эшләрен башкара. Сабир Шәрипов берничә мәртәбә җитәкче партия-совет органнарына — еяз. губерна һәм округ партия комитетларына әгъза итеп сайлана, партиянең республика конференцияләренә катнаша... Сабир Шарчпо. киң чоллчлы л.ул., .шл.«л«„ булу S«“»" бвР ’ «улыуралм „учь, да иле. Октябри реееяюци.са Нем гражлаииар сугышы ирриида «улы«. капал аамп, ууып «ила УОР™ «•»•• Т«ШЛ»“" салучыларның берсе булды ул. Яша адаби.тиың иигр.еи c„y«« ЧУ"“""Р С. Шар.иаа ара.а.к була рак «ныл.. Аның .Алуыб.с.р. ««мл. бераииа оч.рч-псс. Н16-И1» алларда языла. Ләкин әсәрне шул елларда ук бастырып чыгарырга мөмкинлек булмый. Чәнки, беренчедән, контрреволюция белән актив көрәшкә катнашкан әдип повестьны тәмам редакцияләп бетерә алмый, икенчедән, ул вакытны зур китаплар бастырырлык матбугат-нәшриятлар да булмый әле. Шулай итеп, язучының беренче әсәре уз укучысына тыныч социалистик төзелеш елларында гына барып ирешә. 1923—1924 елларда язучы әлеге повестена яңадан әйләнеп кайта, аны беркадәре тулыландырып, редакцияләп, әсәрнең беренче вариантын республика партия органы булган «Кызыл Казагыстан» журналының 1924 елгы 4—10 саннарында бастырып чыгара. Әсәрнең журнал вариантын укучылар бик җылы каршылый, 1926 елда ул аерым китап булып чыга. Китапның редакторы һәм аңа кереш сүз язучы авторның каләмдәш дусы, көрәштәше, казакъ совет әдәбиятының классигы Сәкен Сайфуллин була, С. Сәйфуллин, повестька югары бәя биреп, болай ди: «Алтыбасар»— казакъ тормышын тасвирлаган әсәрләр арасында иң шәп китапларның берсе. Казакъ тормышын, казакъ крестьяннарының көнкүрешен сурәтләүдә ул үрнәк, мисал була ала. Әсәрнең теле саф, җиңел, сүз төзелеше матур. Картиналары ачык, төгәл, буяулары якты. Язучының казакъ тормышын бик яхшы белуе күренеп тора (курсив безнеке — И Ү.). «Алтыбасарвның мактауга лаеклылыгын укучы үзе дә күрер. Моңарчы казакъ хуҗалыгын, аның көнкүрешен тасвирлаган китап бөтенләй юк иде. Бу юлда «Алтыбасар» беренче әсәр». (Сабир Шәрипов. Алтыбасар. Кызылурда. 1926. 3 бит.) Алтыбасар—чирәм җирләргә күчеп килүче рус крестьяннары салган яңа поселок исеме. Менә шушы поселокның тормышын үзәккә куеп, аны башка авыллар белән чагыштырып тасвирлау аша автор казакъ тормышына Столыпин реформасы китергән үзгәрешләрне калку итеп чагылдыруга ирешә. Казакъ авылында хөкем сөргән патриархаль-феодаль гореф-гадәтләрне, ялкаулык һәм иренчәклекне, кәеф-сафага бирелүчәнлекне, шулай ук бездә элек киң җәелгән гайбәтчелек һәм хорафатны Сабир ачы тәнкыйть уты астына ала. Шул күрсәтелгән тискәре гадәтләрнең казакъларда экономик һәм мәдәни үсешкә киртә булып ятуларын ул бик ышандырып исбат итә. Шулай ук автор гади халык арасында көн саен үсә, ныгый барган сыйнфый конфликтны, казакълар арасында да йөз биргән революцион рухны калку итеп гәүдәләндерә. Повесть символик картина белән тәмамлана: «Таң атты. Арбаларга утырып, шәһәрдән әле генә чыгып бара идек, бер җайдак безнең яннан кычкыра-кычкыра узып китте: — Унтугыз белән утыз бер яшь арасындагы казакълар сугышка алына! Диңгез дулкынланырга тотынды...» Моннан соң, чыннан да, 1916 ел килә, бу ел казакъ хезмәт ияләренең патша колонизаторларына каршы көчле протест ясавына, милли азатлык хәрәкәте белән сыйнфый көрәшнең үрелеп үсүенә китерә, ө аннан Октябрь революциясе таңы ата. «Алтыбасар» асылда тәмамланмый калган әсәр, дөресрәге, С. Шәрипов язарга ниятләгән трилогиянең беренче өлеше генә'. Шулай да ул авторга шөһрәт һәм дан китерә. Әсәрнең тәп идеясен — хезмәткә өндәүне, халыклар арасында дуслык хисен тәрбияләүне башка язучылар күтәреп алалар, алга таба үстереп җибәрәләр. Шулай ук әдәби сыйфаты ягыннан да «Алтыбасар» казакъ совет әдәбияты формалашкан чорның иң әйбәт әсәрләреннән исәпләнергә хаклы. Сабир казакъ халкын җегәрле, сәләтле, азатлык өчен көрәшүче халык итеп күрсәтә. Аның характерындагы яңага омтылучанлык, гаделлек һәм тәвәккәллек кебек уңай сыйфатларын хөрмәт белән сурәтләп, хезмәт ияләренең сыйнфый аңы үсүен, ил бәхете өчен көрәшкән ирләрнең якты образларын гәүдәләндерүне үзенең төп бурычы итеп билгели, һәм бу теләгенә ул тулысынча ирешә. 1923 елда «Кызыл Казагыстан» журналында С. Шәриповның «Баганалы иленең хәлләре» исемле өдәби-этнографик очеркы басылып чыга. Бу әсәрендә ул «баганалы» дип аталган казакъ ыруының узганы белән хәзергесен чагыштырып, күчмә казакь тормышына совет строе китергән иҗтимагый үзгәрешләр, аларның тарихи әһәмияте хакында сөйли. 1 Калтай ике кисәкнең язмышы хәзергә мәгълүм түгел. Егерменче еллар ахырында Сабир хикәяләр әдәби очерклар яза. Алар арасында бер-бер артлы басылган «Ирдән батыр». «Закон җәбере». «Калага бару», •Селек» кебек хиквяләре аерата игътибарга лаек. Аларда язучы Октябрь революциясенә кадәрге казакъ тормышының терле якларын тасвирлый. Мәсәлән, «Ирдән батыр» исемле әсәрендә халыкны алдау, патша властьларына ришвәт бирү юллары белән ил өстеннән билек игүгә ирешкән ялган батыр Ирдән Сандыбаевның тискәре ♦ образын тудырса, «Закон җәбере» дигән хикәясендә (автор аны 1935 елда яңадай повесть итеп эшли) патриархаг.ь-феодаль авылда хекем сергән кыргый гореф-гадәтләрне сурәтли. «Калага бару» исемле әдәби очеркында Сабир, беренчедән, иске казакъ тормышының кайбер этнографик якларын (азык-телек һәм кием-салым ечен елына ике мәртәбә шәһәргә барып, мал сатып кайтуларны) тасвирлый, икенчедән, ялгыә- ярым маллары белән шәһәр, ә үзләре бара алмаганга, малларын байлар кәрванына кушып җибәрергә мәҗбүр булган ярлыларны тегеләрнең ничек ител алдауларын сурәтли. ■Селек» хикәясендә язучы ярлыларга ярдәм йөзеннән савым сыеры биреп торган булып, әманәт маллары ечен гидайлардан үсем каерып алуга күнеккән сахра рибачысы (ростовщигы) Исхак хаҗичың образын тудыра. Бу елларда С. Шәрипов рус телендә дә берничә әсәр яза. Шулардай иҗтимагый д әһәмияте буенча «Җәза» («Возмездие»), «Караң* ылык» («Темнота») исемле хикәяләре ы пем ике бүлектән гыйбарәт «Сөлиа» (1929—1932) дигән зур күләмле романы аерата < игътибарга лаек. Романда XX йәз башында, теголрәк әйткәндә, 1915—1921 елларда сахра тормышында йөз биргән үзгәрешләр, сыйнфый конфликтның кискенләшүе -* сурәтләнә. Ата-баба йоласы дип, иске гореф-гадәтләргә ябышып яткан байгуралар. биләр, руханилар казакъ дөньясына яңалык кертмәс өчен бөтен көчкуәтлөрен эшкә s җигәләр. Хезмәт ияләренең сыйнфый аңнары үсүдән аларның котлары алына. Искелеккә теш-тырнаклары белән ябышып яткан бу кара көчләргә яңа туып килгән милли буржуазия вәкилләре, аның авангарды булган «Алаш» партиясе дә якыннан ярдем ителер. Билгеле булганча, күчмә патриархаль тормышта кызны калыммалга сатыл, шул ысул белән кодалашу йоласы иске феодаль тәртипләрнең иң тотнаклы звеносыннан була. Шуңа күрә «калыммал», кыз сату йоласы тирәсендә барган көрәш үзенең табигате буенча искелек белән яңалык көрәшенә, ниһаять, кискен сыйнфый конфликтка кайтып кала. Романның үзәгендә нәкъ менә шундый тирән социаль бәрелеш ята, шуңа күрә сурәтләнгән вакыйгалар да трагик төс алалар Югарыда әйткәнебезчә, 1898—1924 елларны, ягъни егерме биш ел дәвамында, С. Шәрипов злгәрге Акмула губернасында яшел, шунда терле урыннарда зшли. Өстәвенә, ул Семипалат, Тургай. Сырдарья өлкәләренә баргалый һәм үзе озак яшәгән, күзе белән күргән җирләрдәге тормыш, горефгадәт белен якыннан таиышб, шуңа күрә казакълардагы «калыммал», тол хатын мәсьәләсе, җир давы, кон түләтү1 кебек төрле традицион җәнҗалларны ул якыннан күзәтә, аларны нечкәлекләренә хетле белә Авторның шундый бай тәҗрибәсе, тирән белеме романны язар әчеи зур мөмкинлек бирә. Коммунист язучы казакъ хатын-кызларына чын азатлыкны бары Октябрь революциясе генә китерүен оста итеп күрсәтә. Сабир тарафыннан русча язылган әсәрләр арасында «1917 елгы Күкчәтау» («1917 год в Кокчәтаәе») исемлә хикәясе үзенең әдәби сыйфаты белән аерата игътибарга лаек. Бу әсәр Беек Октябрь революциясенең 20 еллыгына багышланып, 1937 елда иҗат ителә. 1 Казакъларда ире үлгән тол хлтын ирекле булмаган бәлки ыруның «милке» сыйфатында нсиплитнин шуңа күрә ншьлн ю.т налгьн хатынның немгъ чыгу, кисм үз «талирына кайту мәсьәләсе J>p я.инҗал.тарге сәОип Оултам. «Кон түләтү» — үтерелгән кеше ечеи «нан бәһәсе» түләтү.— М. Г ИГЕЗӘК ХАЛЫКЛАРНЫҢ УРТАК УЛЫ Югарыда С. Шәриповның Иранда булып, анда җаваплы эшләрдә эшләп кайтуын әйткән идек. Бу сәфәреннән ул язучы буларак та файдалана: Таһран, Пәһләви, Рәшд, Казани һ. б. шәһәрләрдә, терле елкәләрдә булган чакта фарсы халкының бай тарихы, катлаулы тормышы, хуҗалыгы, олы мәдәнияте, музей-китапханәләре белән якыннан таныша; фарсы телен ейрәнеп, Иран тарихы буенча китаплар укый. Шулар нәтиҗәсендә 1935—1936 елларда «Рузи Иран» («Иран хәлләре»), «Иранга сәяхәт» исемле очерклар циклын һәм үзенчәлекле «Ләйла» романын яза. «Рузи Иран» циклында утызынчы еллардагы буржуаз-феодаль Иран төрле яктан сурәтләнә. Хезмәт ияләренең авыр тормышын, аларның азатлык дип янып яшәүләрен күрсәтү белән бергә, автор шаһ, вәзирләр, генерал-губернаторлар, алпавытлар һәм милли буржуазия вәкилләре белән дә укучыны таныштырып, аларның чын социаль йөзләрен ачып бирә. Шулай ук «Иран — гөлләр иле, җәннәт» дип инанып, революция елларында туган илен ташлап китүче эмигрантларның да хәерчелек хәленә калулары сурәтләнә. «Иранга сәяхәт» дигән очерклар циклында исә автор гади халыкның, хезмәт ияләренең хәлләренә киңрәк туктала. Язучы фарсы халкының якты киләчәгенә зур өмет баглый. «Ләйла» романында '.890—1907 елларда Иранда башланган революцион хәрәкәтләр сурәтләнә. Романның төп геройлары — Ләйла һәм аның сөйгәне Габдулла — хезмәт ияләренең типик вәкилләре. Башта аларның протестлары стихияле формада гына булса, соңрак, көрәштә чыныга-чыныга, алар сыйнфый аңнары өлгергән революционерлар сафына басалар. Мондый үзгәрүдә Беренче рус революциясе керткән өлеш тә нык сизелеп тора. Романны укыган кеше Иран революциясе әле бетмәгән, Ләйла-Габдуллалар башлаган эш һичшиксез җиңеп чыгачак, дигән фикер белән китапны ябачак. С. Шәрипов үзенең бу әсәрләре белән казакъ совет әдәбиятында чит ил тематикасын башлап җибәрүче әдипләрнең беренчеләреннән һәм күренеклеләреннән булды дисәк, әллә ни ялгышмабыз. Бу әсәрләрен ул кайберәүләр кебек газета- журнал укып кына язмаган, бәлки үзе күреп-белү, хис итеп тою нәтиҗәсендә иҗат иткән. Соңрак дәвердә бездә иҗат ителгән китаплардан Мохтар Әүэзовның «һиндстан күренешләре», «Америка тәэсирләре», Сабит Мокановның «Адәм ата тавы түбәсендә» дигән китабы, Габит Мөсрәповның «Япон балладасы», Һади Шәриповның «Ерак ярлары», Калмокан Исабаевның «Соңгы тәүлеге» һәм тагы башкалары чит ил тематикасын тагы да үстереп җибәрделәр. Утызынчы елларның икенче яртысы С. Шәрипов иҗатында иң нәтиҗәле дәверләрнең берсе була. Шушы кыска гына вакь.т эчендә ул егермедән артык хикәя, очерк һәм киң танылган «Бикбулат» исемле повестен яза. Халкыбыз башыннан кичкән тарихи вакыйгаларны, киң колач җәйгән милли- азатлык хәрәкәтен тирәннән өйрәнеп, аны әтрафлап яктыртучы сүз осталарының беренчесе дә Сабир Шәрипов булды дисәк бер дә ялгышмабыз. Милли азатлык хәрәкәтен тасвирлауга багышлап язган документаль тугыз очеркын ул «1916 ел» дигән гомум бер баш астына җыя. Очеркларда Актүбә-Тургай, Җидесу һәм Үзәк Казагыстандагы вакыйгалар тасвирлана. Вакыйгалар бер очерктан икенчесенә күчә, барган саен үсә, куера төшә. 1916 елгы хәлләр хакында Сабир рус телендә дә берничә әсәр яза. Мәсәлән, 1937 елда «Милысур үзәнендә дошманны ничек кыйнадылар», «Каработак восстаниесе», «Байларга сугыш игълан ителгән иде», «Бутабай», «Сахрада сугыш», «Кигән һәм Тикәс үзәннәрендә» исемле хезмәтләрен, шулай ук «Баян-авылда» дигән истәлеген бастырып чыгара. Ике телдә дә язылган бу әсәрләр С. Шәриповның исемен С. Сайфуллин, Б. Майлин, М. Әүэзов, С. Моканов исемнәре белән янәшә куярга хокук бирә. Әле генә күрсәтелгән әсәрләрендә автор, милли-азатлык көрәшенә җитәкчелек иткән, шул юлда газиз җаннарын фида кылган халык баһадирлары мәшһүр Аманкил- де Иманов. Әделбәк Майкөтев, Бикбулат Әҗөкәеалардан тыш, эшләгән эшләоа тиешлемә тәкъдир ителмичә онытылып торган күп кенә батырларның исемнәрен тергезел, аларның якты образларын гәүдәләндерә. Мәсәлән, 1916 елгы көрәш хәрәкәтенә зур елеш керткән Таишым Урыс улы. Марүа Сансызбаев, Исә Дәүләтбекое. Җөсеп Аҗагаев. Идрис Тайҗанов. Ирмөхәммәт Кезәмбаев, Мокаш Өдәрбаев, Түрә- килде Колҗанов, Эргәбай Далдабаев һәм башка бик куп каһарманнарның исемнәре әдәбиятыбызда бары Сабир Шәрипов әсәрләре аша гына үзләренең мактаулы урыннарын алдылар. Көрәшчә батырлар образы белән якыннан кызыксыну язучыны «Бикбулат» повестен язуга китерә. «Бикбулат» — әдипнең иң соңгы зур күләмле әсәре. Ул үзенең идея-эмтәлек җәһәтеннән югары сыйфатлы, әдәби-сәнгатьчәләк ягыннан бик үзенчәлекле булуы белән казакъ совет әдәбиятында аерым урын биләп тора. 1937 елда аерым китап булып басылган повестьта гидайлар арасыннан чыккан казакъ революционерының тормыш юлы, аның рухан үсүе, героик язмышы күрсәтелә. Бикбулат — үз кул көче белән көн күрүче авыл остасы. Аның сеңелесенә өйлән- 2 гән байдан «калым» очен җир участогы кистереп ала. Бу — моңарчы казакълар арасында традициясе булмаган бер хәл. Ачыграк итеп әйткәндә. Бикбулатның гамәле феодаль-патриархаль мөнәсәбәтләр хекам сөргән чорда хосусый җиргә ия булу j аркасында алпавыт-байгураларның тәэсиреннән котылуга тырышуның бер чарасы -J була. Чыннан да, күп тә узмыйча. Бикбулат һәм аның тирәсендәге бер тәркем ярлы- - ябагайның шул кечкенә генә җирләре ярдәмендә байлар алдында бил бөгеп торудан ф котылуын күрәбез. Әмма мондый хәл байгураларга, би-булысларга ошап бетми. _ әлбәттә, һәм алар, тегеләрнең хәлләнеп, бөтенләй мөстәкыйльлек юлына басуларын- ы нан куркып, төрле киртәләр кора башлыйлар, байлар белән ярлылар арасында < конфликт туа. Әлбәттә, бу бәрелеш югары катламнарның җиңүе белән тәмамлана — Бикбулат һәм аның якын шәрикпәре илдән сөреләләр. Сөр еидә чакта исә Бикбулат т- РСДРП(б) әгъзалары белән таныша, рус эшчеләренең яшерен җыеннарына катнаша, 2 3 нәтиҗәдә ул дөньяга бөтенләй икенче күзләр белән карый башлый. Октябрь рево- s люциясе чорында без аны большевиклар партиясе сафында күрәбез, гражданнар сугышында исә чыныккан большевик буларак көрәшкә атлыга. Үзәк Казагыстанда Совет власте вакытлыча егылган чакта Бикбулат яшерен рәвештә дошман тылына уза, анда партизан отряды оештырып, Колчак һәм Алашурдалар а каршы хәрәкәткә җитәкчелек итә. Повесть баш геройның һәлак булуы белән тәмамлана. Ләкин, моңа карал, әсәрнаң рухы бер дә сүрелми, ченки бәз батырның үлема чын җиңүгә әверелүен күрәбез. «Бикбулат» повесте казакъ революционерының образын тудыру юлындагы мөһим табышларның берсе. Әсәрнең тәрбияви-эстетик әһәмияте дә зур. Революционер- герой образын тудыруда автор үзенең көрәш тәҗрибәсеннән нык файдалана, шуңа күрә бәхәссез уңышка ирешә. Повестьтагы башка геройларның—циркач Осип, авыл егете Кәребай, сөрген доге Рәхимҗан (прототибы—билгеле революционер Дәй.әи- баев), партизан отряды җитәкчесе Иса һәм тагы башкаларның образларын да автор бик яратып, илһамланып тудыра. Язучы тискәре типларны гәүдәләндерүгә дә күп коч куя. Мәсәлән, найман-бз'ә- налы ыруының малга да, җиргә дә иң бай, иң номсыз кешесе Дөрембай образы бары оста каләм иясе тарафыннан гына тудырыла апа. Җыеп әйткәндә. «Бикбулат» повесте бездәге сыйнфый керәшнең кискенләшүен, казакъ җәмәгатьчелегенең иҗтимагый-политик яктан үсә баруын, хезмәт ияләренең Совет власте өчен актив керешен әтрафлап тасвирлаган зур күләмле һәм тәүге әсәрләрнең берсе. Мондый әсәрләрне иҗат игә алуы белән С. Шәрипов үзен социалистик реализм принципларын яхшы үзләштергән язучы итеп күрсәтте. 2 а Сабир Шәрипов прозаның герле өлкәләрендә эшләгән, үзе дә тормышны һәрьяклап өйрәнгән, аның яшерен серләрен белгән әдип. Ул язган очеркларда, хикәяләрдә, романнарда халык тормышы әтрафлы сурәтләнә, күбесенчә, башка каләмРНЫЦ УРТАК УЛЫф дәш дусларының кулы җитмәгән мәсьәләләр күтәрелә, шулар җентекләп, нечкәлекләренә кадәр ачылып тасвирлана. Язучы сайлаган төп объект — хезмәт ияләре, изелгән ярлы-ябагайлар, көрәшче халык, ил бәхете өчен көрәшкә бил баглаган азамат ирләр. Ул үз иҗатында тырышлыкны мактап, хәләл хезмәткә дан җырлый. Ләкин хезмәткә дә ул тарихилык күзлегеннән карый: әгәр элгәрге чорда хезмәт газап, җәфа булса, соңгы дәвердә мактау һәм дан эшенә әверелә. С. Шәриповның әсәрләремдә вакыйга бик тыгыз, геройлар исә гел киеренке шартларда яшиләр. Сабит Моканов сүзләре белән әйткәндә, «Сабир Шәрипоа романнарының сюжетын кызыклы итеп төзи торган язучы. Аның әсәрләрен кеше мавыгып укый». Күрәсез, С. Моканов хәтта язучының повестьларын да роман дип атый, һәм монда дөреслек юк түгел, чөнки аның кайбер повестьлары бай эчтәлекле, тыгыз вакыйгалы булулары ягыннан чын роман бурычын үтәделәр. Сабир яше буенча да казакъ совет язучылары арасында иң олысы, шуңа күрә башкаларга караганда тәҗрибәлерәк тә, белемлерәге дә иде. Аңың әдәбиятыбызга кайбер яңа темалар, яңа образлар алып килә алуы, димәк, очраклы түгел иде. Ул беренче булып күтәргән мәсьәләләр соңрак Мохтар Әуэзов, Сабит Моканов, Габит Мөсрәпов, Габидин Мостафин, Хәмзә Исәнҗаноа һәм башкаларның әсәрләрендә дәвам иттеләр, герләп үстеләр. Әлбәттә, хәзерге әдипләребезнең тәҗрибәләре тагы да баерак, белемнәре дә артып, каләмнәре дә сизелеп шомардылар. Шуңа күрә соңгы дәвер язучылары тарафыннан тудырылган әсәрләрнең, геройларның Сабир иҗат иткәннәргә караганда катлаулырак, камилрәк булулары бер дә гаҗәп түгел. Әдәби зәвыклары үскән культуралы укучыларның да язучы әсәрләрендә кайбер җитешсезлекләр табулары ихтимал Ләкин Сабир калдырган әдәби мирасның гомуми кыйммәте, эстетик-тәрбия- ви әһәмиятләре моңа карап бер дә кимеми. Чөнки аның хикәя һәм очерклары, повесть һәм романнары казакъ совет әдәбиятының үсү юлында нигез ташлары хезмәтен үтәделәр. Бу бернинди бәхәс тудырмый. Каэагыстан тарихын өйрәнү буенча да С. Шәриповның сизелерлек өлеше бар. Мәсәлән, аның -Көнчыгыш Каэагыстанда революцион хәрәкәт тарихына карата», «Алашурда тарихына карата» (ике әсәр дә рус телендә) дигән хезмәтләре, «Доссор һәм милли мәсьәлә» исемле эзләнүе (1924), шулай ук 1916 ел вакыйгаларына багышланган күп кенә очерклары шуны раслый. Яшь республиканың аякка баса башлаган промышленностен, бигрәк тә нефть хуҗалыгын тикшерүгә багышланган гыйльми хезмәтләреннән «Нефть» исемле китабын күрсәтергә була. Бу әсәр 1929 һәм 1931 елларда ике мәртәбә басылып, шактый еллар дәвамында фабрика-завод училищелары укучылары һәм профессиональ нефтьчеләр өчен дәреслек хезмәтен үти. Коммунист язучы Сабир Шәриповның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан туктап калды. Ул яла һәм нахак җәзаның корбаны булды. Халык бәхете өчен көрәшкән интернационалист-революционер, казакъ совет әдәбиятының нигез ташларың салышып, аның өметле киләчәген тәэмин итүгә зур өлеш керткән язучы-гражданин иң хәтәр дошманга каршы сугышта кешелек һәм прогрессның һичшиксез җиңеп чыгачагына ышанып китте. Игезәк халыкның уртак улы Сабир Шәриповның намуслы йөрәге 1942 елның 17 нчө июлендә фаҗигале шартларда тибүдән туктады... Язучының ана теле булган татар телендә төрле материаллар язылган егерме дүрт данә калын дәфтәре, шактый шигырьләре, җырлары, киносценарийлары, янә башка күп кенә язмалары, хосусый архив материаллары, тагы кайбер әсәрләренең төзәтелгән вариантлары һәм башкалар да шулай ук һәлак булалар... Ләкин халкыбыз язучыны онытмый. Аның яхшы аты хәзер горурлык белән телгә алына. Әдипнең исемен йөрткән нефтепромысел, мәктәп, урам бар. Аның иҗаты Казагыстандагы барлык рус, казакъ урта мәктәпләрендә, шулай ук университетлар белән педагогик институтларда махсус өйрәнелә '. Аның гомере, әдәби мирасы коммунистик җәмгыять кешеләрен тәрбияләүгә туктаусыз хезмәт итә. Казакъ теленнән М. ГОСМАНОВ тәрҗемә итте. Бу мәкаләнең авторы доцент И Үтәбаев хәзерге көндә язып яткан диссертациясендә