Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дуслык җыры

К. Твардовский Ленин һәм мич чыгаручы Кем белмәс аны Горкида: Картлар җыенга дәшә, Тын кала бала-чагалар, Бабай барса янәшә. Сырхау иде, һәр көн саен Чыкты һава суларга, Кемне күрсә, чын күңелдән Сәлам бирде шуларга. Ерактан ук таныдылар, Җәяүләп килсә әгәр, Бик гаҗәп хәлгә юлыкты, Әкәмәт хәлгә, мәгәр. Бабай — мич остасы — карый. Күрә: таптап болынны, Таныш түгел кеше килә, Санламый да юлыңны. Билгә таянып дәште карт, Куанды ул, сөенде: Иске чорда шулай басып Тора алыр идеңме? Бакчаңда суган түтәлең, Бер атлам җир урамда — Шуннан гайре ниең булсын Элеккечә торганда?.. — Әй, син, кем йөри болында, Кем таптый покосларны? — Тетте тегене мичче карт. Турыдан ярып салды. Кызып китте. Теге көше Тукталып калды, көлде, Кепкасын салды: — Бабакай, Шәп сүгенәсең! — диде. Тагын бераз басып торды, Янәсе, кичер, бабай, Бүтән юл белән китәрмен, Болын таптамам алай. Андый-мондый бабай түгел, Мичченең яна йөрәк: — Исемең әйтеп сөйләш! — ди, Шомландырырга теләп. Уртача буйлы пеләш ир Авыр сулап эндәште. Шаккатты бабай, әйтте ир: — Мин... Ленин дигән кеше... Көннәр үтте, көзләр җитте, Көзләр үтте — алмалы! Мичче карт шул вакыйганы һич оныта алмады. Мичченең капка төбенә Яңа кар төшкән чакта Ике хәрби тукталдылар. Икесе — ике атта. Гаилә купты, тәрәзгә Сыенды алар, сеңде. Кунаклар: — Сез кем? — диделәр. Әйтте хуҗа: — Мин..— диде. — Җыеныгыз! — Бабай тапмый Тунның ни тышын, эчен. Карчык: — Китәсең,— ди,— сүзләрең, Шул тупаслыгың өчен... Елады карчык, башкаен Салды тун изүенә. — Эш коралын,— диде хәрби,— Алырга үзең белән. Чыжлый чана, туган йортлар Калды карлы үрендә. Борылыш, Горки тирәсе, Ак йорт — бакча түрендә. Буш йорт, беркем дә юк, ахры, Юк песи баласы да. Салкын, сөрем. Гүя хәлләр Әвендә бара сыман. Кунак бүлмәсенә бабай Утырды гына кереп — Берәү килә! Буп-буш йортка Кинәт җан керде кебек. Шул, әйе, нәкъ теге кеше. Танып алды миччене, Сәлам бирде һәм:— Бабакай, Шәп сүгенәсең! — диде. Гүя берни булмагандай, Сүз озайтмады бүтән: — Мич суырмый, суык,— диде,— Ярдәм итмәссең микән? Тамак кырып куйды оста, Кызарды, ул оялды: — Ничек ярдәм итмәскә ди? Булдырабыз без аны1 Иңнән селтәп атты тунын, Коралын алды: Я-ле... Голланд мичен, доктор сыман. Шакып чыкты тирәли. Белеп алды хикмәтен, Эшне бик кызу тотты, Әзер булды измәсе, Суы да кайнап чыкты. Ком, кирпеч тә табылды, Ярыш сыман кызды эш: Монда — мичче, ян бүлмәде Язуын яза Ильич. Мичченең кулларында Ут уйнап тора, Бөтен маһирлыгын ул Күрсәтмәк була. Исән-сау гына бул син, Кадерле Ильич, Нинди утын яксаң да Дөрләп торыр мич. Язуыңны җылыда Син язсаң иде, Суырыр мич, морҗада Җырлатып җилне. Начар суырса, җәһәт Җайларбыз аны, Сөекле иптәшебез, Илебез даны... Уйлана шулай, тезә Тигез итеп кирпечне, Җыр җырлаган күк эшли Яратып эшли мичче. Мич төзәлде. Дөрләп утын Кабынды кичке якта. Шулчак Ленин чыкты бире һәм әйтте шушы хакта — Мичче андый кадерле сүз Юк, ишетмәгән иде, Әйтте: — Бабакай, син бик шәп Эшли беләсең,— диде. Нидер булды, әллә инде Тузан керде күзләргә, Сөртеп тә булмый, куллары Буялганнар измәгә. Тибрәнде теле, чыкмады Җавапка әйтер сүзе, Күзләре яшьтән арынгач Караса — ул берүзе... Чәй янында утырдылар, Җай гына гәпләштеләр, Эш хакында, мич хакында Иркенләп сөйләштеләр. Инде бераз тынычлангач, Чәй җылыткач тәннәрне, Бабай курка-курка гына Үзгәртте әңгәмәне. Әйтмичә булмый, янәсе, Әйтим ризык янында, Кичерә күр, берүк, Ильич, Хаталандым болында. Хаталык миндә, мең гафу... Ленин сүзне бүлдерде, Елмайды: — Бакчы, мин күптән Оныткан идем,— диде. Тышта суык, чыкты оста, Борылып бакты артка. Күккә ургып менә төтен, Мич тарта, җырлап тарта. Түбәң күккә тиярлек шул.— Бабай бик кыска тотты: Иске бакча, ак кыр аша Авылына сыпыртты... Карчыгы көтә — йокысыз: — Саумы син? — ди.— Ни булды? — Ленин белән,— ди карт,— чәйләп Шактый ук утырылды. Н. Стрижевская Үткәннәргә тимә. Газаплама. Шундый авыр синең бу караш. Минеке дә түгел, синеке дә — Үткәннәр, аһ, нинди битараф! Йолкый алмый җаннан үткәннәрне Җәһәннәм дә, җен дә, алла да. Кирәк түгел — авыр таш күк алар. Үткәннәрне миннән даулама. Ни даулыйсың, зинһар, уйлап кара. Язмышыма сеңгән ул минем. Мәңге җанда калыр, үткәнемә Теше үтмәс хәтта үлемнең. Тынычлыкта калдыр үткәннәрне, Үткәннәргә Җирдә юк хаким. Яхшы, яманмы ул — мөһим түгел, Тимә ләкин, тимә, юк хакың.,, Иреннәр сүзгә күнекте, Бигрәк җиңел бу сүзләр. Күнеккән кул юл арты юл — Кабергәчә сүз тезәр. Тик могҗиза гына мәрхүм, Сокланырга юк вакыт: Таныш сүзләр — тәндә инә, Әрнөгә кыймылдашып. Русчадан Зөлфәт тәр^емалара. Шөһрәт, Кеше һәм туфрак Кешене туфрактан яралган дигәннәр.» Йөрәк соң нәрсәдән яралган? Туфракта шундый хис, шундый дәрт буламы? — Аптырыйм, аңлагып бир алдан. Минемчә, йөрәкне башка бер галәмнән Китереп туфракка күмгәннәр. һәм аны туфрактан яралган дигәннәр. Әгәр дә нәкъ шулай булмаса, янарга Кайдан соң ут килсен аңарга?! Туфракка да хәят бирүча бит кешө! Бу йөрәк, бу кайнар кичерешләр һәм кеше булмаса — туфрак та бер җансыз Төшенчә, ялгызы ул нишләр? Әй, Кеше, хәятның башы бит син үзең, Туфрак та кадерле син барда. Җирдә зур, мәңгелек ихтирам кешегә. Икегез — пар кояш җиһанда. Мин сине кешечә олылыйм, кадерлем, Әй, изге, рәхимле туфрагым! Балкысын куеныңда югалмас сәгадәт, Хәсрәттән сулмасын яфрагың. Бу—минем сукмагым Бу — минем сукмагым, аңа мин эз салдым, Иң якты уйларым, хисләрем бар шунда, Рухланып үгкәндә шушы тар сукмактан, Кояшым нур чәчеп елмая каршымда. Шушыннан юл алам мин иркен урамга, Ышанам, бер көнне сукмагым юл булыр. Айлары балкыган шатлыклы кичләрдә Кешеләр кулга-кул тотынып омтылыр. Хәзергә бу — сукмак. Мин анда ялгызым Дәртләнеп, рухланып барамын эземнән, Киләчәк көннәргә ышанып карыймын, Офыклар зәңгәре югалмый күземнән. Без үткән бүгенге юлны да кайчандыр, Башлангыч эз салып, бер кеше ачкандыр. Галәм бик иске ул Бу юллардан күпләр үткән инде... Ә күпмеләр тагын үтәчәк! Гел яңарып торыр иске галәм, һәм дәверләр килеп китәчәк. Бу юллардан кыю үткән генә Ирешә алган өмет, хыялга. Батыр аучы юлбарыслар аткан, Ә куркаклар йөргән куянга. Юлбарыска ташлан! Аның белән Сугышып үлде, дигән калыр дан! Күпме хәлләр күргән бу җиһанда Куркаклардан бер эз калмаган. Бер секунд гөлт иткән атом зәррәсе Галәмне яндырып көл итә ала. Сабыйның шәфкатьле, көләч әнкәсе, Елмаеп, җиһанны гөл итә ала. Шул көләч елмаю сүнмәсә — ил тыныч. Тик аны саклаучы без булу кирәк! Сафларда нык торып, үзара дус булсак, Ут капмас дөньяга, Көл булмас йөрәк! Үзбәкчәдән Мостафа Ногман тәрҗемәләре. Василе Александри Родика Алсу йөзле бер кыз ашыгып кайта. Чүлмәгенә салкын су алып... Яшь егетләр чыга нәкъ шул чакта Каршысына аның елмаеп. Юлга җәйгән чыклы итәген җәй... Берсе дәшә кызны туктатып: «Тулы булсын бәхетең чүлмәгеңдәй, Теләгеңә иреш һәрвакыт! Матурлыкта юк, Родика, тиңең, Яз чәчәкләр сипсен юлыңа. Учак сыман җылы булсын өең, Елмайсын яшь сабый кулыңда!» Кыз башына сибеп алтын бодай, Су эчәргә егет иелә... Ә Родика көлеп оча коштай, Толымыннан бодай сибелә! Михаил Еминеску A/VV'./\A/VVV\AAZVVVVV\/V'AAAZ>/VVVVV\AAZ\A7V\AZV\A/V'/VV\A.' Ник син, урман, чайкаласың?.. — Ник, урман, җиргә тиклә Чайкаласың иелеп? Яңгыр да инде бетте, Җил дә исми илереп... — Чайкалам, чөнки минем Сүнә бара гомерем. Кыскара бара көннәр, Озая бара төннәр. Җилләр киптерә чыкны, Куа барлык кошчыкны, Куптара өй түбәсен, Кыш якынлый, күрәсең... Чайкалам моңсу чакта — Кошлар китә көньякка. Оча алар тезелеп... Бәгырь кала өзелеп. Кыш салкынын сизәмен.., Бэхгемнең бер кисәген Алып китә бит алар. Минем уйлар-хыяллар Гизәләр кошлар белән Зәңгәр юллардан, белом Алга көзге кич баса. Шундый вакыт, ичмаса, Күренми һичбер бәндә, Бушлык кына тирәмдә, һәм төнен, һәм көндезен — Ялгызым мин, берүзем. Ни кош юк, ни җил-гәптәш... Тик сагыш — әңгәмәдәш. Андрей Лупан Пахом коесы Сөйли картлар: «Ярлы килеш,— диеп,— Читтә узган ярты гомере. Туган якка кайткач, янып-көеп, Кое казыган ул бер көнне». Шул вакытлар кабат искә төште: ...Дала суы тирән урында Бөкерәйгән, җир казыган кеше Көч җитәрлек булган кулында. Таш катламнар куптарылып торган, Янып-пешкән кояш нурына. Төшермәгән көрәген ул кулдан, Җитми торып чишмә суына, Кое ачкан шулай карт көнендә... Кая киткән аннан — белмиләр. Ә су чыккан төшне ил телендә Пахом коесы дип йөриләр. Белсәң иде, кое туган көннән Бүгенгәчә вакыт эчендә Бөкре карт үз хезмәте белән Сусын биргән күпме кешегә?! Калмаса да исеме язуларда, Күңелләрдә калган сеңеп ул — Корылыктан корган басуларга Җан иңдергән яңгыр кебек ул. Николай Костенко Бөтен шәһәр кызыл бүген Бөтен шәһәр кызыл бүген... бөтен мәйдан..• Бу кызыллык көзге алсу кич түгелме? Күренә ал булып шәүлә әллә кайдан — Бу — кирпечләр киптерүче мич түгелме? Бу — молдаван партизаны каны мәллә? Я пионер галстугы алы мәллә?.. Бу — молдаван базарлары уртасында Тау-тау үскән помидорлар алсуыдыр? Яисә бу — Кишиневның урамына Нур сибүче карбызларның ал суыдыр?.. Бөтен шәһәр кызыл бүген... Бар тирә-як... Ал яулыклы молдаван кыз килә атлап: Кәрзин тулы ал георгин — аркасында, Кызыл кояш яна алтын алкасында, Толымында ал тасмалар җилфердәшә, Иренендә мәк таҗлары лепердәшә. Сәфәр чыккан ерак-ерак төбәктән ул — Җилләр исә ал муенса белән уйнап... Ялан аяк килеш, ситсы күлмәктән ул Горур атлый туган Молдавасы буйлап! Мәхмүт Хөсәен тәрҗемәләре. Д о р а Палева, болгар шагыйрәсе Карт ана Җыерчыклы йөзенә бал кортлары Кунгалыйлар, ул тын утыра. Ботакларын җәеп иске имән Башын игән аның йортына. Монда һәр көн саен ишек алды Сары яфрак белән каплана һәр яз саен яшел ялкын булып Балкып тора таллар бакчада. Шаулап ага чишмә, таудан түбән Ул котырган аттай очына, Күз яшьләрен — бәллүр тамчыларын Ташлый чәчрәп ана учына... Туган җирем Кызгылт-сары җылы җәй көннәре... Мин шигырьләр язам төн ката. Яратам шул болгар урманнарын, Шул хисләргә бирелеп таң ата. Кайнар җилләр исә серле чыңлап, Мин тауларга менәм җилләрдә, Тыңлар өчен кыңгыраулар тавышын. Әллә кайсы ерак илләрдән Болыт кәрваннары агыла, гүя Тылсымлы йөк төяп иләмә. Гасырлардан килгән хикмәт серен Яшәтергә туган җиремдә. Минко Палев, болгар шагыйре Тынгы бармы Утырабыз яшел чирәмдә Дуслар белән, зәңгәр бер төндә. Тирәбездә яна фонарьлар, Алар бии шаян җилләрдә, Штраус вальсы көенә. Кәстәнәләр тора чайкалып, Яфракларын җәеп юлларга. Кинәт радио, чит-ят бер телдә, Бар дөньяга сөйли яр салып ', Күңелләрне тутырып шомнарга... Әйтерсең лә бәзгә ташланды Кыргый яулар, уттан-сөремнән... Кайсы төштә тагын шартлады Артериясы бу җир шарының?!! Нинди өн бу тагын үлемнән?! Тирәбездә бии фонарьлар, Вальс көенә, шаян җилләрдә, Ә кайдадыр тетри шартлаулар, Үлем нуры сибеп капшый җирне Прожекторлар кара төннәрдә... Совет солдаты кабере янында Мин җырламыйм каберең ташы турында,— Җырлыйм яшәү моңын. Вакыт үткән белән бозылмый бер дә Синең елмаюың. Ташың тора,— зыян юк аның һич.— Ул гаепле түгел... Кара күзле болгар хатын-кызларын Үзеңә тартасың гел. Тын, чал аналар да, гитаралар да Моңлы, сабыр-салмак: Сөйләмиләр синең үлемең турында,— Мәңге янар якты көнең турында Яд итәләр, солдат! Нури Арсланов тәрҗемәләре.