Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДОКУМЕНТАЛЬ МАТЕРИАЛ ҺӘМ АВТОР ФАНТАЗИЯСЕ

(Бүгенге проза турында сөйләшәбез) гәр «Казан утлары» журналы башлап җибәргән бәхәс хакындагы фикерләремне сорасалар, мин иң элек аның бик вакытлы һәм ифрат кирәкле бер чара булуын әйтер идем. Чыннан да, хәзерге прозабызның гомуми хәле һәм үсеш юллары турында җитди төстә фикер алышу күптәннән сорала иде. Чөнки бу өлкәдә уртага салып сөйләшүне һәм бергәләп хәл итүне сорый торган мәсьәләләр күбәйде. Аларның кайберләрең үзенең әлеге сөйләшүне ачып җибәргән кереш мәкаләсендә Р. Мостафин шактый дөрес тотып алган. Шул ук вакытта аның ул мәкаләсендә сүз башлыча 1971 елда чыккан әсәрләр турында бара. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, Р Мостафин хәзерге прозага кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә колачлый алмаган. Өстәвенә, тәнкыйтьче үзе билгеләп үткәнчә, 1971 ел проза әдәбияты өчен шактый төссез һәм уңышсыз елларның берсе булды, һәм ул хәзерге прозаның торышы турында җитди сөйләшү алып бару өчен ныклы нигез бирә алмый. Кыскасы, кереш мәкалә башка чыгышларда киңәйтүне һәм шактый тулыландыруны сорый. Мии үзем хәзерге прозаның тәнкыйтьчеләр игътибарыннан чигтәрәк калып килә торган бер тармагына тукталырга уйлыйм. Сүз тарихи шәхесләрне гәүдәләндерүгә багышланган әсәрләр хакында бара. «Үткәндәгеләргә илтифат — мәдәнилекне вәхшәттән аерып торучы бер сыйфат ул».— дигән A. С. Пушкин. Искиткеч тирән мәгънәле сүзләр! Бу халыкның аң- белем һәм культура дәрәҗәсе никадәр югары булса, ул үзенең үткәне белән шул кадәр ныграк кызыксына дигән сүз. һәм шулай да. Совет власте елларында илебездәге барлык милләтләрнең культуралары бик нык үсте, югары күтәрелде. Нәтиҗәдә һәр халыкның тарихи үткәненә игътибар да бермәбер көчәйде, социалистик милләтләрнең үз тарихларын тирәнрәк һәм тулырак беләсе килү теләге нык үсте. Үткәндәге тарихи шәхесләр белән кызыксынуның көчәюе шул хакта сөйли торган бер мисал була ала. Билгеле булганча, теге яки бу халыкның социаль-политик һәм рухи үсешендә зур роль уйнаган тарихи шәхесләрдә шул халыкның иң гүзәл сыйфатлары гәүдәләнә. Шуңа күрә мондый шәхесләр халык тарихының һәм халык рухының аеруча күркәм якларын ачарга мөмкинлек бирәләр. Бүгенге прозада тарихи шәхесләргә игътибар артуның төп сәбәпләреннән берсе шундадыр, күрәсең. Матур әдәбиятта тарихи шәхесләрне ничек гәүдәләндерергә соң? Әйтергә кирәк, бу — тәнкыйтьчеләрне әледән-әла уйландырыпборчып торган төп мәсьәләләрнең берсе. Бу темага багышланган хезмәтләрдә еш кына тарихи шәхесне сурәтләгәндә документаль материал белән автор фантазиясен ничек бәйләү мәсьәләсе үзәккә куела. Чөнки мондый әсәрнең язмышы башлыча язучының әлеге мәсьәләне никадәр уңышлы хәл итә алуына бәйләнгән. Үзебездәге тарихи романнарны бәяләүгә дә минем нәкъ менә шушы ноктадан карап якын киләсем килә. Иң элек А. Расихның «Ямашев» романына тукталыйк. Ә Башта ук шул кадэресеи әйтергә ки- рак, Ямашев образы татар әдипләренең игътибарын беренче мәртәбә генә җәлеп итми. Бу шәхескә беренче булып халык шагыйре Габдулла Тукай мөрәҗәгать иткән иде. Хөсәен Ямашев Тукайның дусты була. Әмма шагыйрьнең аңа багышлап шигырьләр язуы һич тә шәхси сәбәпләр, дуслык хисләре белән генә бәйләнмәгән. Моның җитдирәк сәбәпләре бар, һәм алар бәен шагыйрьнең идея-эстетик эзләнүләренә барыл тоташа. Эш шунда ки, Тукай гомер буе дөньяда гаделлек һәм тигезлек өчем, изелгән һәм кимсетелгәннәрнең бәхете өчен көрәшүче актив геройлар турындт хыялланып яши. Үзенең шушы хыялын да чагылдырып, 1906 елда ул "Хиссияте мил- лия» исемле мәкалә яза. Анда шундый юллар бар: «Милләт... халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә гаҗиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Безнең милләт тә. башка милләтләрдәге кеби... фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ» *. Баштарак Тукай бу хыялын алдынгы шәкертләр белән бәйли, аларга зур өметләр баглый. Әмма тора- бара ул бу уеннан кайта һәм чын каһарманнарны патша самодержавиесенә каршы көрәшкә күтәрелгән кешеләр арасыннан эзли башлый, һәм ялкынлы революционер Хөсәен Ямашев йөзендә шагыйрь үзе күрергә хыялланган геройны таба. Ямашовның халык бәхете өчен куркусыз көрәшче булу сыйфатлары Тукайга беренче рус революциясеннән соңгы елларда тагын да ачыграк күренә. Күпләр, элекке идеалларыннан ваз кичеп, еметсез- леккә, төшенкелеккә бирелгән бер чорда Хөсәен Ямашев элекке кебек үк энергия һәм тырышлык белән үзенең революцион эшен дәвам иттерә. Моның белән ул Тукайның тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен казана, шагыйрь алдында халыкка турылыклы хезмәт итүче гражданин һәм керәш- че булып кала. Нәтиҗәдә «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле мәгълүм шигырь языла. Тукай Ямашевны әле «коч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгоз» белән, әле «язда елмайган кояш» белән чагыштыра. Шагыйрьгә бу революционер барлык 1 Г. Тунвй Әсәрләр. Дүрт тонда. 3 том. Кизпн. 1030 ел. 00 бит. кешеләрне тигез күрүе, тормыш пычрагын «гәүһәр кеби вөҗдан белән» үтүе, явызлыкка каршы аяусыз көрәшә белүе белән кадерле. Менә шундый сыйфатлары аны башкалардан күп өстен ' Г. Ибраһимов. Сайланма әсәрләр. XIII том Казан. 1050 ел. 133 бит. итә, күктәге якты йолдыз белән тиңләргә мөмкинлек бирә. «Янә бер хатирәм» исемле шигырендә исә Тукай Ямашевны «күктән иңгән тулган ай» белән чагыштыра. Кыскасы, әлеге шигырьләрдә геройкөрәшченең гомумиләш- терелгән поэтик образы тудырыла. Шигырьләрдә Тукай иҗат иткән образның халык хыялында гасырлар дәвамында яшәп килгән традицион герой идеалына якын торуы шактый сизелә. Шагыйрь уз героен традицион шигъри образлар һәм чагыштырулар ярдәмендә күз алдына бастыра. Нәтиҗәдә шигырьләрдәге герой үзенең реаль прототибыннан шактый аерыла. Ямашев шәхсенә алга таба «Безнең көннәр» романында Г. Ибраһимов мөрәҗәгать итә. Монда да әдәби герой белән прототип арасында тулы тәңгәллек эзләү дөрес булмас иде. Билгеле булганча, «Безнең көннәр» — татар халкының беренче рус революциясе чорындагы тормышын сурәтләүгә багышланган роман Күл санлы образлар аша автор революция һәм реакция көннәрендә татар җәмгыятендәге төрле сыйныфларның һәм катлауларның үэ- үэләрен тотышын һем рухи эволюциясен гәүдәләндерә. Романның нигезенә: «революциянең алдынгы төп... җитәкче «әчетик эшче сыйныф кына һәм аның партиясе большевиклар гына дигән» 1 фикер салынган. Менә ни очен әсәрнең үзәк геройларыннан берсе итеп большевик Зариф Булатов образы, ә аның прототибы итеп Хөсәен Ямашев алынган. Г. Ибраһимов үз алдына профессиональ революционерның гомумиләштерелгән әдәби образын тудыруны максат итеп куйган. Шуңа күрә язучы Ямашевның тормышына һәм революцион эшчәнлегенә караган фактлар белән генә чикләнми. Ул үзенең иҗади фантазиясен дә ныклап эшкә җию Игътибар белән тикшергәндә. Булатов образында Ямашев өчен бик үк хас булмаган аерым детальләр һәм сыйфатлар да табарга мөмкин. Әмма иң тел мәсьәләдә роман герое белән аның прототибы бер-барсене бик тә якыннар. Сүз революциянең җиңәчәгенә тирәнтен ышану, Ленин идеяләренә ахыргача турылыклы булу, халык бәхете өчен XII XIII көрәштә батыр һәм кыю булу турында бара... Алда китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Г. Тукай һәм Г. Ибраһимов әсәрләрендә без Хөсәен Ямашевның тарихи дөрес, реаль образын күрмибез әле. Әдипләр андый максатны алга куймаганнар да Аларның нияте башкарак. Ямашев образы Тукай һәм Ибраһимовлэр өчен нигездә үзләренең иҗади максатларын тормышка ашыру өчен җирлек, материал булып кына хезмәт иткән. Инде әйтелгәнчә, Тукай халык каһарманының поэтик образын гәүдәләндерүне максат итеп куйган. Ибраһи- мэв исә профессиональ революционер образын тудырырга теләгән. Нәкъ менә шуның өчен дә алар конкрет документаль материал белән генә чикләнеп калмыйлар, бәлки үзләренең иҗат фантазияләрен дә ныклап эшкә җигәләр. Хәзер А. Расих романын тикшереп карыйк. Бу әсәрдә Хөсәен Ямашев тормышын һәм эшчәнлеген гәүдәләндерүгә башкарак принциплардан чыгып якын киленгән. Ямашев образын тудырганда, язучы документаль материал белән иҗади фантазияне рациональ төстә бергә бәйләргә омтыла. Романда Хөсәен Ямашэвның 1903—1905 еллардагы тормышы һәм революцион эшчәнлеге яктыртыла. Ямашевның тарихи дөрес образын тудыру максатыннан чыгып, язучы күбрәк реаль фактларга нигезләнеп эш итә. Әсәрдә тасвирланган вакыйгаларның күбесен (татарча беренче прокламация чыгару, татар эшчеләре өчен оештырылган социал-демократик түгәрәк, аның Кәрван-Сарайда уздырылган беренче утырышы, 1905 елның беренче маенда оештырылган массовка һ. б.) автор реаль тормыштан алган. Билгеле, болар тарихта сакланып калган аерым фактлар гына. Бары шуларга гына нигезләнеп тулы канлы образ тудырып булмый. Ул фактларга җан өрергә, аларны тулыландырырга, баетырга кирәк. М. Әүэзов тарихи әсәр иҗат игүче авторның эшен соңга калган юлчы хезмәте белән чагыштыра. Юлчы «байтактан китеп барган кәрван тукталыш ясаган урынга килеп җиткәндә, учак инде бөтенләй диярлек сүрелгән була һәм ул анда бары сүнеп барган соңгы күмер кисәген генә таба. Шул күмер кисәген ул, өреп, дерләгап җибәрергә тиеш» 1 М Ауэзов. Абай Кунанбаев Статьи и иссдедова1шя Рус телендә 1967 ел 360 А. Расихка да «сүнеп барган» тарихи фактларга шулай җан өрергә, аларны тор. мышның тулы канлы һәм җанлы күренешләренә әйләндерергә кирәк була. Мондый эшне иҗади хыял ярдәмендә генә башкарырга мөмкин. Язучы шулай эшли дә. Бу, барыннан да бигрәк, үзәк геройның рухи дөньясын, уй-кичерешләрен ачканда сизелә. Романның баштагы өлешендә яшь Хөсәеннең үлем түшәгендә яткан әтисе белән сөйләшүе, мәсәлән, тулысы белән автор фантазиясе ярдәмендә иҗат ителгән күренеш. Язучы бу күренешне яңарак кына революцион көрәш юлына баскан геройның дөньяга карашларын, яшәү максатларын ачыклау өчен кертә. Иске тормыш шартларында дин-шә- ригать кануннарына буйсынып гомер кичергән Минһаҗ абзый үлем түшәгендә ята. Үләр алдыннан ул бердәнбер улына, «варис булып» каласы кешегә, үз тормыш тәҗрибәсенең «иң файдалы җимешләрен» тапшыра. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: беренчедән, ата кеше улына мәчетне онытмаска, муллаларга «Һәр даим тиешле сәдакасын биреп» торырга куша. Чөнки, аныңча, «мулла — мәчет хуҗасы, ә мәчет — дин терәге, ө дин—халык терәге». Икенчедән, карт улына «фегнәче студиннәр, яһүдиләр белән» аралашмаска куша. Чөнки алар динне, шәригатьне «аяк астына салып таптыйлар" Өченчедән, Минһаҗ абзый улын киләчәктә үзен алыштырырдай сәүдәгәр итеп күрергә тели. Ата кешенең Хөсәенгә әйтәсе килгән сүзләре, бердәнбер «улына яхшылык теләп, үзе бик күп тапкырлар һәр ягын үлчәгән, бизмәнгә салган, яшәү өчен көрәш нәтиҗәсендә туган кагыйдәләрле менә шулар. Үзе өчен иң якын һәм иң кадерле кеше тарафыннан әйтелгән бу сүзләр яшь Хөсәенне бер мәлгә аптырашта да калдыра. «Ә, бәлки, ул хзк- лыдыр? Бәлки, школадагы алдынгы яшьләрнең янып, дәртләнеп йөрүләре узгынчы гына нәрсәдер? Бәлки, теге укучылар янына килеп йөрүче революционерлар кирәкмәс һәм гомердә дә тормышка ашуы мөмкин булмаган әйберләр турында сөйлиләрдер?..» Шул рәвешчә, яшь егет алдында ике юл ачыклана. Аларның беренчесе — «тыныч, хәвефсез юл. Моның өчен Хөсәенгә бары тик әтисенең хәер-фатихасын алып, ул киңәш иткәнчә генә гамәл кылырга кала. Ә икенчесе — куркынычлы, авыр юл. Монда сине мең тәрле газаплар көтә. Син монда бернинди дә дөньяви рәхәтләр күрмәячәксең . Синең артыңнан өзлексез шымчылар сагалап йөриячәк. Тотылсаң, сине һич аямастан караңгы зинданга ташлаячаклар». Заманның алдынгы революцион идеяләре, илдә күтәрелеп килгән революция дулкыннары тәэсирендә Хөсәеннең күзе ачыла, ул җиңел юлдан баш тартып, икенчесен — авырын, куркынычын сайлый. Алга таба язучы геройның үзе сайлаган юлдан тайпылышсыз атлавын шактый эзлекле сурәтли. Үзәк геройның тормыш, көрәш юлы һәм әсәрдәге башка вакыйгалар аерым-аерым новеллаларда яктыртыла. Хөсәен Ямашевның революцион эшчән- леге татар телендә беренче прокламация чыгарудан башлана. Аның бу эшен котлап, вакытында «Искра» газетасы, мәсәлән, болай яза: «Татарларның үз ана телендә чыккан прокламацияне кайнар рәвештә кабул итүләре комитетка шундый ышаныч бирә ки, ул листовкаларны бер үк вакытта ике телде басып чыгару татар эшчеләре массасына яктылык кертеп кенә калмаячак, бәлки моңарчы тик Казан капиталистларына гына файдалы булып, эшчеләр хәрәкәтенә һичшиксез зарар китергән милли дошманлыкны да тамырыннан Кимерәчәк» ††††. Ямашев эур кыенлыклар белән башкарылган бу эшнең язмышы өчен баштарак бик нык борчыла. Борчылмаслык та түгел шул. Беренчедән, прокламацияләрнең жандармнар кулына эләгү куркынычы бар. Инде ул эшчеләргә исән-сау барыл җиткән очракта, татар эшчеләренең прокламациядә язылганнарны аңламаулары мемкин. Шунда ул гомерендә беренче мәртәбә туган тел турында уйлана. «Үз телеңне белми торып, халкыңа нинди дә булса ярдәм итү, аңа хезмәт итү һич мемкин түгел» икән дигән фикергә киле. Иртән уянса, күрше бүлмәде әнисе Бибифатыйма белән бутышник Гайнулла чәй эчеп утыралар. Гайнулла, коты очып, бүген иртән аның будкасына кемнәрнеңдер «мөселманча язылган прукламация» ябыштырып киткенлек- ләре һәм аны бик күп халык җыелып укуы турында сөйли. Шунда гына Ямашевның «күңелен куаныч рәхете җылыта» башлый. Димек, прокламация үз эшен эшлеген! Язучы үз героен бер дә ялгышмый торган, барысын да белә, барысын да аңлый торган идеаль кеше ител сурәтләми. Ул аны үсештә бирергә, авырлыкларны, тормышта очраган киртәләрне җиңә-җиңә чыныккан революционер итеп күрсәтергә омтыла. Бу яктан Алафузов заводы эшчелә- реннән оештырылган яшерен түгәрәкнең бор утырышын тасвирлаган эпизод †††† Цитата X Хәсәновның «Рсволюцконер- болыииинк Хөсәен Ямишеи» исемле хезмәте Оуенчм китерелә Казан. 195Ы ел. 40—41 битләр. кызыклы. Анда большевиклар белән меньшевиклар арасындагы фикер каршылыклары тикшерелә. Ямашев эшчеләргә бу каршылыкның асылын, килеп чыгу сәбәпләрен аңлата. Сөйләшү дәвамында утырыштагылар- иың берсе большевикларның һәм меньшевикларның милли мәсьәләгә ничек караулары белән кызыксына. Ямашев бу сорауга ачык кына җавап бирә алмый. Чөнки үзе дә рәтләп белми икән. Икенче көнне үк ул үзенең остазы, танылган революционер А. С. Кулеша янына бара. Аида икенче күренекле революционер В. В Адоратский белән очраша. Әлеге кыен һәм четерекле мәсьәләгә бергәләп ачыклык кертәләр. Ямашевның рус революционерлары белен бәйләнеше турында сөйләгәндә, Я. М. Свердловның татар большевигына ясаган йогынтысына тукталып үтәсе килә. Мәгълүм булганча, социал-демократлар оешмасын ныгыту өчен, 1905 елның февралендә Свердлов Казанга җибәрелә һем ул X. Ямашевның идея-политик үсешене эур йогынты ясый. Бу хакта X Ямашевның тормыш һәм кереш юлын җентекләп өйрәнгән тарих галиме X. Хәсәнов болай яза: «Ул (ягъни Я. М. Свердлов — Ф М ) аңа большевиклар белен меньшевиклар арасындагы идея каршылыкларының тол социаль сәбәпләрен, көннән-кеи киңрәк җәелеп бара торган буржуаздемократик революция шартларында ул каршылыкларның тагын да кискенрәк характер алуын дәрес һем тирәнрәк аңларга булышты... Я. М. Свердлов Казанга килгәннән соң X. Ямашев большевистик комитет составына кертелде һәм бик тиз Яның күренекле членнарыннан берсенә әверелде» ’. Романда исә бу мәсьәлә бик аз яктыртыла. Казанга килеп тешкәч. Свердлов: — Сез мине шул иптеш белән очраштырыгыз оле, зинһар,—ди. Бу хакта сүз шуның белән бете Дәрес, әсәр ахырында- рак полициядән яшеренеп йергән Сверд1 X Хәсәнов Революционер-большевик Хесеен Ямашев Казан. 1959 ел. 50—37 Омтләр. >К У.» М 10. 161 ловның бер төнне Ямашевларда үткәрүе әйтелә. Ләкин әлеге очрашуның Хөсәенгә нинди дә булса йогынты ясавы күрсәтелми. А. Расих Ямашевны төрле өлкәләрдә эш алып барган киң колачлы революционер итеп күрсәтергә тырыша. Татар эшче түгәрәкләре белән җитәкчелек итү һәм прокламацияләр бастырып таратудан тыш, ул крестьяннар һәм шәкертләр арасында революцион пропаганда эше белән дә шөгыльләнә. Бу яктан Ямашевның Чистай һәм Әлмәт якларында булуын, •Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре алдында чыгыш ясавын тасвирлаган новеллалар игътибарга лаеклы. Гәрчә автор фантазиясендә генә туган булсалар да, алар геройны күпкырлы революция көрәшчесе итеп күрсәтергә булышалар. Мәгълүм булганча, X. Ямашевның революцион эшчәнлеге аеруча активлашкан чор 1905 елгы октябрь вакыйгаларына һәм Октябрь стачкасы бастырылганнан соң киң колач белән кораллы восстаниегә хәзерлек барган көннәргә туры килә. Нәкъ шушы чорда Ямашев үзен «милләтчелекнең әсәре дә булмаган «ортодоксаль» социал-демократ* һәм җитлеккән революционер итеп таныта. Октябрь һәм ноябрь айларында Ямашев туып килгән революциянең максатларын аңлаткан, патша самодержавиесенең реакцион асылын рәхимсез фаш иткән һәм массаларны көрәшкә чакырган күп санлы прокламацияләр яза, милләтчелеккә, контрреволюцион «Мөселман иттифакына» каршы киеренке көрәш алып бара, төрле-төрле митингларда ялкынлы речьләр белән чыга. Әмма Яма- шеа эшчәнлегенең шушы иң әһәмиятле вакыты романда бик өстән һәм үтеп барышлый гына тасвирлана. Шушы урынга Җитү белән язучы, ничектер, ашыга башлый һәм хикәяләүгә тизрәк нокта кую ягын карый. Аңлашыла ки, мондый хәл тарихи шәхесне дөрес күз алдына бастырырга комачаулый, аның объектив ролен кечерәйтеп күрсәтүгә китерә. Икенче яктан, образлы һәм эзлекле тасвирны коры публицистика белән алыштыру аркасында әсәр ахырына таба үзәк герой образы беркадәр тоныкланып кала. Алда бер тапкыр әйтелгәнчә, Ямашев әсәрдә үз чорының төрле иҗтимагый катлаулары белән якыннан кызыксынып һәм алар белән тыгыз бәйләнештә яшәгән хәлдә күрсәтелә. Шунлыктан шул чор тормышы романда киң колач белән сурәтләнә. Алгы планда Ямашевның көрәштәшләре — революционерлар тора. Бу персонажларның күбесе — тарихи шәхесләр. Я. М. Свердловтан тыш, әсәрдә И. А. Саммер, Н. И. Дамперов, В. В. Адоратский, С. А. Дридзо (Лозовский), Н. Н. Накоря- ков, А. С. Кулеша, Е. П. Табейкин, татар революционерларыннан Садыйк Сәгиев, Гафур Коләхметов, Габдрахман Мостафин, Мулланур Вахитов, Галимҗан Сәйфетдинов һ. б. күрсәтелә. Дөрес, бу геройларга Яма- шевка бирелгән кадәр игътибар бирелми. Аларның күпчелеген автор аерым штрихлар белән генә гәүдәләндерә. Шулай да «укымышлы кыяфәтле, эре сөякле» Саммер, «һәрвакыт тыныч, гадәтенчә һәрбер сүзен үлчәп сөйли» торган Лозовский, «мәһабәт буйлы, яшь булса да чәче коелган, киң маңгайлы, ачык йөзле* Кулеша, «төптән юан, киң җилкәле» Табейкин һ. б. укучы күңелендә якты эз калдырып үтәләр. Тышкы кыяфәтләре буенча бер-берсеннән шактый аерылып торган бу кешеләрне революция эшенә бирелгәнлек, рухи оптимизм һом зур ихтыяр көче үзара якынайта. Татар революционерларыннан Садыйк Сәгиев образына чагыштырмача киңрәк урын бирелә. Бу образ мисалында язучы гади татар эшчесенең иҗтимагый-политик үсешен, революциянең аңлы солдаты булып җитлегүен күрсәтергә омтыла. Романда Гафур Коләхметовны сурәтләү ягыннан кызыклы гына берничә эпизод бзр. Герой Казанда революцион көрәш кызып киткән көннәрдә күрсәтелә. Бу көннәрне ул бик көтеп ала һәм, Октябрь стачкасы башлангач, авыруын онытып, урамга, көрәшкә күтәрелгән халык арасына ашыга. Гафур вакыйгаларның иң кызган урынына эләгә. Ул, башка революционерлар белән бергә, карагруһчылар һәм солдатлар тарафыннан камап алынган Дума бинасында кала. Шунда аңа Хөсәен бу куркыныч урыннан тизрәк китәргә тәкъдим итә. Аның бу вакыттагы уйларын автор болай тасвирлый: «Бәлки ул китә дә алган булыр иде, тик мондый хәлдә иптәшләреңне ташлап китү коточкыч хыянәт булачак. Дөрес, ул рәсми рәвештә партиядә тормый. Ләкин эш андамыни? Гомере буена гаделлек өчен көрәшеп тә, эшчеләргә ирөк яулау турында хыялланып та, шул эш хәвеф астында калганда качып китсә, кем булыр соң ул Гафур? Юк, андый нәрсә гомердә булмас. Үләр, бетәр Гафур, мәгәр андый хыянәт ясамас!» Бу сүзләрдән Гафурның, гәрчә әле рәсми төстә большевиклар партиясендә тор- маса да, инде революциянең турылыклы һем җитлеккән көрәшчесе булуы ачыклана. А. Расих романга татар интеллигенциясенең күп кенә күренекле вәкилләрен кертә. Аерым алганда, әсәр битләрендә без Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Шакир Мөхәммәдъяров, Солтан Рахманкулов, Әбүбәкер Терегулов һәм башкалар белән очрашабыз. Әмма алар- иың күлчелеге нигездә саналып кына үтелә. «Ямашев» — әдәби әсәр. Шулай булгач, табигый, автор, тарихи шәхесләрне сурәтләү белән бергә, романга үз фантазиясендә туган геройларны да кертә. Әйтергә кирәк, бу очракта язучы үзен ничектер иркенрәк сизә, шуңа күрә образлары да җанлырак һәм кешечә табигый- рәк чыга. Андый образларның һәркайсы романда билгеле бер идея-фәлсәфи йөкләмә күтәрүе белән аерылып тора. Алар шул чорның кайбер әһәмиятле иҗтимагый-рухи тенденцияләрен чагылдыру максатына хезмәт итәләр. Ачыграк әйткәндә, язучы ул образларда беренче рус революциясенен төрле иҗтимагый катлауларга ничек тәэсир итүен гәүдәләндерә. Романда бигрәк тә эшче хатын Тәгъзимә, авыл ярлысы Фәрхетдин һәм интеллигент Җәгъфәр образлары, аларның гыйбрәтле рухи эволюциясе зур ышандыру кече белән тасвирлана. Икенчедән, бу персонажлар үзәк герой белән бәйләнештә күрсәтеләләр һәм аны ачу чарасы булып та хезмәт итәләр. Бу яктан Ямашевның Җәгъфәр белән булган мөнәсәбәтләре аерым игътибарга лаеклы. Башта үзен революционер дип атаган халык бәхете ечен «бернинди чигенүләрсез көрәшергә, гомер буе көрәшергә ант иткән» Җәгъфәр, очраклы рәвештә генә тормәгә эләгеп анда берничә ай ятып чыгу белән канатлары сынган мескен кош хәленә төшә. Шундый кызганыч хәлдә туган аиылынл кайтып барганда аны Ямашев очрата. Шунда алар арасында бик принципиаль сөйләшү була. Бу бәхәстә Ямашеаның Җәгъфәрдән идея һәм әхлакый яктан никадәр өстен торуы, аның революция идеалларына ахыргача турылыклы булып калуы зур ышандыру көче белән ачыла. А. Расих романын Г. Тукай һәм Г. Ибраһимовларның алдарак искә алынган әсәрләре белән чагыштырып карасак, түбәндәге нәтиҗәгә килергә мөмкин. Тукай белән Ибраһимов Ямашевның тормышын үзләренең иҗат фантазияләре аша үткәрел. аның нигезендә чын мәгънәсендә әдәби образ тудырсалар, Расих бу шәхеснең тарихи дөрес образын күрсәтүгә басым ясый. Шуңа күрә бу очракта документаль материалның роле бермә-бер үсә. Икенче яктан, бу хәл А. Расих романында рационализмның шактый көчәюенә китерә. Биредә рационалистик башлангычның көчәюе геройның иҗтимагыйполитик һәм акыл эшчәнлеген алгы планга куел һәм калку итеп гәүдәләндерүдә күренә. Бу әсәрдә тарихи шәхесне тасвирлауның төп үзенчәлекләреннән берсе шуннан гыйбарәт. Г. Шәрипованың «Гафур гаиләсе» романы Ямашевның якын дусты һәм көрәштәше. татар пролетар язучысы Гафур Ко- ләхметовка багышланган. Әмма тарихи шәхесне сәнгатьчә яктырту ягыннан бу ике әсәр бер-берсеннән шактый аерыла. Нигездә инде җитлеккән революционерның актив эшчәнлеген киң планда гәүдәләндерүгә багышланган «Ямашев* романыннан аермалы буларак. Г. Шәрипованың игътибар үзәгендә яшь Гафурның шәхесе формалашу. аның революцион көрәшкә килү юлы тора. Г. Шарипова аны фәлсәфирәк планда яктыртырга омтыла Романның прологын хәтерләткән беренче бүлекчәсендә автор тормыштагы тәрле-терле юллар хакында уйлана. Әйтик, егерменче йөз башындагы Казан шәһәренә теп ике юл белән килергә була. Аның беренчесе һәм иң яше — тимер юл. Әле яңарак кына салынган булса да. аның даны инде губернаның иң ерак почмакларына да таралып өлгергән. Икенчесе — чал Идел юлы Кайдан башланганы билгесез булган бу зәңгәр юл Казанга киң һәм куәтле елгага әйләнеп килеп җитә. Болардан тыш, Казаннан губернаның төрле почмакларына почта юллары китә. Тагын әле авыл ара юллар, сукмаклар бар Гафур шул юлларның кайсыннан китәр! Тормышның тимер юл һем чал Идел кебек киң һәм олы юлыннан китәрме! Әллә инде басуларда һәм кара урманнарда югалып кала торган тар юлларга яки сукмакларга борылырмы ул!.. Менә шундый уйланулардай соң. Г. Шарипова Колехметовлар гаиләсенең тормышын сурәтләүгә күчә. Халыкка күп кене файдалы кешеләр, врачлар һәм укытучылар биргән бу гаилә турында автор тирән хермәт белән сөйли. Г. Шәрипоеа аны Казанның мещан һәм дин сазлыгына баткан караңгы тетәр бистәсендә үзенә бер якты утрау итеп 103 күрсәтә Пенза якларыннан Казанга күчеп килгән күп санлы бу гаиләне бистә халкы сәерсенеп һәм г .җәпләнеп каршылый. Гаиләнең һәр члены беренче чиратта уңганлыгы, булганлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Гаилә башлыгы Юныс абзый атаклы сабын кайнату остасы була, аш-су хәзерләүдә Газизә абыстайга тиңнәр булмый, аларның кызлары Гамбәр белән Шәмси матур чигүләре белән күпләрне таңга калдыралар... Коләхметовларның икенче күркәм сыйфаты — аларның саф күңелле һәм намуслы булуларында, горурлыкларын саклый белүләрендә. Бу сыйфатлары белән алар бистә халкының ихтирамын гына яулап калмыйлар, бәлки шәһәрнең иң тәкәббер байларын да үзләренә хөрмәт белән карарга мәҗбүр итәләр. Шундый гүзәл сыйфатларга ия булган бу дус һәм бердәм гаиләне Г. Шәрипова шул чордагы татар җәмгыятенең төрле катлаулары белән бәйләнешкә кертә. Коләхметовларга ияреп, укучы сабын кайнату заводы эшчеләре арасына һәм ачлыктан җәфаланучы татар авылы Яушир- мәгә барып чыга, татарская учительская школага һәм татар сәүдәгәрләре арасына үтеп керә. Шул арада автор, берничә генә штрих ярдәмендә, шушы төрле-төрле катлау вәкилләренең җанлы образларын да гәүдәләндереп өлгерә. Нәтиҗәдә роман битләрендә без дистәләрчә үзенчәлекле образлар белән танышабыз. Мәсәлән, тормыш, андагы гаделсезлекләр турында җитди итеп уйлана белүче Ярулла бабай, тормыштагы гаделсезлекләргә каршы көрәшкә күтәрелгән эшче егетләр Самат, Зариф һәм Мифтах, бик авыр тормышта яшәсә дә, рухы сынмаган, якты киләчәккә өметен өзмәгән авыл ярлысы Хисами, учительская школаның алдынгы карашлы укытучысы Григорий Феофанович, укучылардан горур табигатьле Кадыйр, акча өчен иманын сатарга әзер Харис, үзенең тормышын халык сәламәтлеге өчен көрәшкә багышлаган врач Искәндәр, клиент белән гадел булуны үзенең төп принцибы итеп куйган мадам Гаделлек (аның чын исем-фамилиясе Тереза Федоровна Гросс), сабын заводы хуҗасы Ишми Үтәмәсов һәм аның компаньоны Әпсәләм Апанаев, бай сәүдәгәр Садыйк, тәкәббер генерал хатыны Асма ханым һәм аның бердәнбер улы Солтан-Мәхмут һәм башкалар үзләренең үзенчәлекле сыйфатлары белән хәтергә кереп калалар. Автор дин әһелләрен сурәтләүгә, аларның сорыкортлык сыйфатларын ачуга шактый зур игътибар бира. Бу яктан рус миссионеры Серафим, Хатип хәзрәт, мәзин Нигъмәтулла һәм Яуширмә авылы мулласы образлары кызыклы. Болар барысы революциягә кадәрге татар тормышының киң һәм катлаулы панорамасын күз алдына бастырырга булыша. Авторның бу чынбарлыкны, бигрәк тә аның көнкүреш ягын шактый тирән һәм конкрет белеп сурәтләве сизелә. Шуңа күрә биредә шул чорның тормыш-көнкүреше, әйтик, А. Расих романындагыга караганда, җанлырак һәм тулы канлырак булып чыккан. Сабын кайнату остасы Юныс Коләхметовның куп санлы балалары менә шундый киң фонда сурәтләнәләр. Аларга гаять кыен сынаулар аша үтәргә туры килә. Яуширмә авылында укытучылык итеп, крестьяннарның газаплы тормышын үз күзләре белән күргән Каюм актив көрәшчегә әверелә. Гамбәр белән Шәмси исә мөселман хатын-кызының аяныч язмышын үз җилкәләрендә татыйлар. Гамбәр үзе яратып Сол- тан-Мәхмүткә кияүгә чыга, Әмма Асма ханым аны, хәерче кызы дип, мыскыллап каршылый. Солтан-Мәхмут кинәт кенә үлеп киткәч, Гамбәргә бу бай йортта яшәргә бөтенләй рәт калмый. Шәмси исә тагын да күңелсезрәк язмышка дучар була. Аны шәһәрдәге атаклы эчкече һәм сугыш чукмарына— Әпсәләм Апанаевның улы Хәмиткә кияүгә бирәләр. Хәмит хатынын баштан ук төрлечә кыерсыта, мыскыл итә, еш кына канга батырып кыйнап та ташлый. Нәтиҗәдә ир йортындагы тормыш Шәмси өчен тәмуг газабына әверелә. Гамбәр кебек, ул да мондый газапка озак түзеп тора алмый — ир йортын ташлап чыгып китә. Бу хәлләрдән соң Гамбәр белән Шәмсинең күп нәрсәгә күзләре ачыла һәм алар тора-бара яңа дөнья төзү өчен көрәшүчеләр сафына басалар. Әйтергә кирәк, Юныс Коләхметов балаларының рухи эволюциясендә Гафурның роле зур була. Акыллы һәм эшлекле Гафур бу гаиләдә бик яшьли авторитет яулый, аның сүзләренә бөтенесе колак сала торган булалар. Гаилә тормышында ел- дан-ел роле үсә бару белән бергә, Гафур тора-бара романның да үзәк фигурасына әйләнә. Автор яшь геройның татарская учительская школада укыган елларын аеруча иркенләп тасвирлый, чөнки нәкъ менә шушы елларда Гафурның иҗтима- гый-политик карашлары формалаша. Шул ук школада укыган Хөсәен Ямашевның Гафурга йогынтысы зур була. Хөсәен яр- даме белән Гафур революционерлар арасына үтеп керә, революцион әдәбият белән, Ленин әсәрләре белән таныша, һәм аларда үзен күптән борчыган сорауларга ачык җавап таба. Г. Коләхметовның революцион эшчән- леге исә әсәрдә бик өстән һәм үтеп барышлый гына күрсәтелә Берничә мәртәбә Гафурның революцион прокламацияләр тәрҗемә итүе искә алына, бер тапкыр аның Ямашев белән Яуширмә авылына крестьяннарның тормышы белән танышырга барып килүе тасвирлана. Коләхметовның 1905 елда Казандагы революцион вакыйгаларда катнашуы да бары эпилогта гына телгә алынып үтелә. Гомумән, романда автор Гафурның революцион эшчәнлеген киң итеп күрсәтүне максат итеп куймаган, күрәсең. Коләхметовның пролетар язучы булып формалашуын җентекләп тасвирлау да автор планнарында каралмаган булган, ахры. Чөнки бу хакта да бер-ике информация бирү белен чикләнелә. Җыеп ойткондә, «Гафур гаиләсеондә үзәк геройның гражданин булып җитлегүен эзлекле рәвештә һәм нигезләп ачу алга куела. Автор үз героен шул чорның ачык сиземләрлек итеп гәүдәләндерелгән киң фонында күрсәтә. Гафурның характер үсешен ачарга алыну язучыны бу хакта хикәяләгәндә реаль фактлардан ескәрәк күтәрелергә һәм сәнгатьчә дәлилле фикер йөртүгә этәргән. Тарихи шәхесне тасвирлауга багышланган оченче әсәргә — Җ Тәрҗемановның «Кәмош дага» исемле романына килик. Биредә дөнья фәне үсешенә үзеннән зур элеш керткән бөек галимнең формалашуын һәм аның ничек дөньякүләм әһәмиятле гыйльми ачыш ясавын яктырту үзәкне куела. Әйтергә кирәк, бу безнең әдәбият өчен шактый яңа тома. Шул ук вакытта бөек галим образын иҗат итүнең гаять катлаулы һәм авыр эш булуын да искәртәсе килә Монда олы һәм үзенчәлекле фикер иясен һәм гыйльми һәм психологик яктан ышандырырлык итеп күрсәтергә кирәк Моңа ирешү әзен язучының кеше күңелен яхшы белүе генә җитми, бәлки аңардан фен өлкәсендә бай мәгълүматлы һәм киң эрудицияле булу да сорала. Җ Тәрҗеманов романында бу катлаулы мәсьәләләр ничек хәл ителә соңТ Романда боек якташыбыз, атаклы математик Николай Иванович Лобачевскийның 1802—1826 еллардагы тормышы, ягъни аның Казан гимназиясенә укырга керүеннән алып математикада революция ясаган хезмәтен — «Геометриянең яңа нигезлә- ре»н иҗат иткәнгә кадәрге гомере тасвирлана. Геройның бу юлы башлыча документаль материалга нигезләнеп яктыртыла. Шуңа күрә язучы геройны башлыча гыйльми даирәләрдә, гимназия һәм университет атмосферасында күрсәтә. Шул заманның иҗтимагый-рухи атмосферасын гәүдәләндерүгә исә аз игътибар бирелә. 1812 елгы Ватан сугышы турында автор, мәсәлән, түбәндәгечә яза: «1812 елгы Вотан сугышы башланды. Аның ялкыны Казанга килеп җитмәсә дә. шәһәр тормышына бик нык тәэсир итте Французлардан куркып җылы ояларын ташлаган качаклар килде. Мәскәүдән иң югары хекумәт учреждениеләре күченде һем шәһәргә хезмәткәрләр килеп тулды. Урта Иделдә урнашкан Казан вакытлыча Россиянең икенче башкаласына әйләнде». Бу хакта башка бер сүз әйтелми. Нәтиҗәдә Ватан язмышын хәл иткән һәм бетен илдә патриотик хисләрнең нык көчәюенә китергән әлеге сугыш Лобачевскийга әллә ни текир итми Сугышның бетүе дә герой күңеленә бары шул елда аңа адъюнкт дәрәҗәсе бирелү белей генә кереп кала Декабристлар восстаниесенең дә Лобачевскийга йогынтысы бик сизелми. Автор тарафыннан заманының прогрессив карашлы кешесе дип текъдим ителгән геройның үз чорының шундый гаять әһәмиятле тарихи вакыйгаларына ничектер битараф калуы күңелдә шик тудыра. Безнеңчә, мондый шәхес, яраткан фәне белен никадәр мавыкмасын, үз чоры тормышы белән дә якыннан кызыксынырга тиеш иде Чанки тарих атаклы галимнәрнең бер үк вакытта ялкынлы патриотлар һем гражданнар да булганлыклары турында сөйли. Лобачевскийның фәнни юлын һәм тарихи әһәмиятле гыйльми ачышын сурәтләүгә килсәк, биредә автор инде күп мәртәбә нигезлерәк һәм дәлиллерәк фикер порто Ни очан дисең, бу хакта архивларда шактый бай материал сакланган. Автор алар- дан киң файдалана Лобачевскийга гаять кыен шартларда укырга туры килә Гимназиядә һәм университетта диниреакцион атмосфера хөкем серо. Администрация башлыча студентларны заманның «зарарлы» идеяләре һем идеаллары йогынтысыннан саклап калу, гимназиядә һәм университетта урнаштырылган кырыс тәртипләргә буйсындырып тоту турында гына кайгырта Лоба- чевский исә шат күңелле һәм шук табигатьле үсмер була. Математикадан тыш, әдәбият һәм философия белән мавыга, иптәшләре белән шаярырга, күңел ачарга ярата. Шул сәбәпле, баштан ук ул администрациянең каты күзәтүе астына эләгә. Романда Лобачевский Казан гимназиясе һәм университеты тарихына начар даннары белән кереп калган ике реакционерга каршы куел сурәтләнә. Аларның беренчесе — И. Ф Яковкин башта гимназиянең, аннары яңа гына ачылган университетның ректоры була. Ул мөстәкыйль фикерле һәм сәләтле бу яшь егетне баштан ук дошман күрә һәм аны фән юлыннан читкә алып ташлау өчен кулыннан килгәннең барысын эшли. Казан университеты тарихына аеруча чирканыч фигура булып обскурант һәм карагруһчы М. Л. Магницкий кереп кала. Казан укуукыту округы попечителе вазифасын башкарганда ул үзенең бөтен тырышлыгын университеттан «заманның зарарлы рухын, барысын җимерүче хөр фикерлелек рухын* кууга юнәлдерә. Лобачевскийның шушы гаять кыен шартларда сайлаган юлыннан читкә тайпылмыйча бара алуын автор байтак дәрәҗәдә яшь геройга икенче төр кешеләрнең шифалы йогынтысы белән аңлата. Геройның фәндә беренче адымнары башта гимназиядә, аннары университетта укыткан Г. И. Карташевский һәм Н. М. Ибра- һимов исемнәре белән бәйләнгән. Фәндә яңалыкка омтылган, тирән белемле һәм прогрессив карашлы бу кешеләр яшь Лобачевскийда фәнгә мәхәббәт хисе тәрбиялиләр, аны тынгысыз гыйльми эзләнүләргә рухландыралар. Шуңа күрә Карташевский белән Ибраһимов герой күңеленә иң кадерле кешеләре булып кереп кала. Үсә төшкәч, Лобачевскийга университет профессорлары М, ф. Бартельс, Ф. К. Броннер, И. А. Литтров, Г. И. Солнцев һәм башкалар зур гына йогынты ясыйлар. кыен минутларда аңа ярдәм кулы сузалар. Романда Лобачевскийның фәнгә һәм гомумән дөньяга карашларын ачуга шактый игътибар бирелә Фәндә идеализмны яклаучы Никольский, Кондырев һәм башкалар белән бәхәсләрдә ул материалистик карашны алга сөрә. Ул фән, бу очракта геометрия, илаһи акыл тарафыннан уйлап чыгарылган, шуңа күрә аның кануннары абсолют дөрес дигән идеалистик карашка кискен рәвештә каршы чыга һәм моның киресен, ягъни геометрия нигезләрен үзгәртергә мөмкин булуын исбатларга тели. Әсәрдә Лобачевскийның мең еллар буена абсолют хакыйкать дип саналган нәрсәне — борынгы грек математигы Евклидның атаклы бишенче постулатын башкача исбатлауга килүе эзлекле рәвештә яктыртыла. Әмма бу ачышны Лобачевскийның замандашлары аңлый һәм бәяли алмыйлар. «Көмеш дага»да бер нәрсәгә аеруча игътибар итәсе килә. Романда математика фәне белән бәйләнешле теоремалар һәм аксиомалар турында күп сөйләнелә. Аларның гади укучыларны пошаманга төшерүе, куркытуы бик мөмкин иде. Бәхеткә каршы, Җ. Тәрҗеманов бу куркынычтан байтак дәрәҗәдә котыла алган. Теоремаларны һәм аксиомаларны автор фәнни эзләнүләрнең киеренкелеген һәм драматизмын бирүдә шактый уңышлы куллана. Нәтиҗәдә беренче карашка күңелсез булып тоелган бу нәрсәләр әсәр битләрендә ничектер җанланалар һәм укучының игътибарын җәлеп итәләр. Ул теоремалар һәм аксиомалар нигезендә зур фәлсәфи мәгънәләр ятканын аңлап, без Лобачевскийның математик эзләнүләрен тирән кызыксыну белән күзәтәбез. Сүз уңаенда бу романның укучы өчен гыйльми яктан зур гына танып-белү әһәмияте булуын да әйтергә кирәк. Әсәрне укыганда без математика фәненең күп гасырлык тарихы, аның үткәндәге күренекле вәкилләре һәм мөһим мәсьәләләре турында популяр формада бирелгән бай мәгълүмат алабыз. Язучы үзен бу фән өлкәсендә киң эрудицияле кеше итеп таныта. Болар барысы, тулаем алганда, геройны чын мәгънәсендә галим итеп күрсәтергә, аның акыл көчен сиземләрлек рәвештә ачык гәүдәләндерергә булыша. Кыскасы, Җ. Тәрҗеманов романында Лобачевскийның зур галим булып җитлегүен күрсәтүгә басым ясала һәм бу процесс бай гыйльми җирлеккә нигезләнеп яктыртыла. Бу әсәрдә тарихи шәхесне гәүдәләндерүнең төп үзенчәлекләреннән берсе шуннан гыйбарәт. А. Расих, Г. Шәрипова һәм Җ. Тәрҗеманов романнарын укыгач, шундыйрак бер нәтиҗәгә килергә була. Бу әсәрләрдә үткәндәге бөек тарихи шәхесләрне хәзерге идея-эстетик таләпләрдән чыгып әдәбиятта гәүдәләндерү буенча җитди эш башланды. Шул ук вакытта бу эшнең ярыйсы ук катлаулы һәм кыен булуы да ачыкланды. Документаль материалны иҗади фантазия белән бәйләве авторлар •чем аеруча кыен икәне күренә. Әсәрләрдә, бигрәк тә А. Расих һәм Җ. Тәр- җеманов романнарында, тарихи фактлар автор фантазиясен чиклиләр кебек. Язучылар ул фактлардан ескәрәк күтәрелә һәм чынбарлыкка киңрәк карый алмыйлар шикелле. Нәтиҗәдә бу ике әсәрдә заманның иҗтимагый-рухи мохиты беркадәр ярлырак булып гәүдәләнә. Геройларны фән һәм җәмәгать эшлеклеләре ител күрсәтүне алгы планга куеп, төп игътибарны шуңа юнәлтү сәбәпледер, ахры, әсәрләрдә герой тормышының шәхси ягына азрак дикъкать ителә. Безнеңчә, бу хәлне, икенче яктан, авторларның документаль материалдан бик читкә китмәскә теләүләре белән дә аңлатырга мөмкин. Эш шунда ки, Ямашев белән Лобачевский тормышының бу әсәрләрдә сурәтләнгән чорына караган тарихи фактлар башлыча аларның иҗтимагый һәм фәнни эшчәнлекләрен генә ачыкларга булышалар. Геройларның бу дәвердәге шәхси тормышы турында исә тарихи мәгълүматлар рәтләп сакланмаган. Әйтергә кирәк, бу бушлыкны тутыруда иҗади фантазия зур булышлык күрсәтә алыр иде Әмма А. Расих та, Җ. Торҗеманов та мондый эшкә ныклап алынмыйлар. Автор фантазиясенең көчсезрәк булуы романнарда рационалистик фикерләүнең бермә-бер көчәюенә һәм урыны-урыны белән хәтта сәнгатьчә фикерләүдән өстенлек алуына китергән. Биредә А. Расих белән Җ. Төрҗемановның галим кешеләр булулары һәм фән дөньясына хас рациональ фикер йөртергә күнегүләре дә билгеле бер роль уйнагандыр, күрәсең. Язучылар күбрәк геройның акыл эшчөнлеген ачуга игътибар итәләр, интим уйкичорешлор дөньясы белән исә азрак кызыксыналар. Шуңа күрә бу әсәрдәге тарихи шәхесләр башлыча акыл ияләре булып гәүдәләнәләр, ә хискә саран кешеләр булып чыгалар. Персонажларның берьяклырак, рационалистик рухта булуы сурәтләү чаралары һәм алымнарының да шактый бертөсле булуына китергән. Герой турында коры тел белән сойләп бару естенлек итә, образлы тасвир, герой характерын конфликтларда ачу җитенкерәми. Ахыр чиктә болар барысы әдәби анализның йомшаграк булуы турында сәйли. Авторларның реаль фактларга булган мөнәсәбәте дә канәгатьләндереп бетерми. А. Расих та, Җ. Тәрҗеманов та күбрәк фактларны сөйләп бару белән чикләнәләр. Художник өчен ул гына җитми. Бу мәсьәлә уңае белән тагын М. Әүэзовка әйләнеп кайтасы килә Абай Кунанбаевның замандашларының истәлекләрендә әледән-әле бер тарихи факт искә алына. Шулай бервакыт Хәдичә исемле кызны көчләп кияүгә бирмәкче булалар. Абай кызны коткарып кала. Күптән теш кайрап йөргән феодаллар, әлеге факттан файдаланып, шагыйрьгә һөҗүм оештыралар. Бу хәл 1897 елда була. М. Әүээов шушы фактны үз романында ничек файдаланган соң? Әлеге мәсьәләгә тукталып, Л. Әүэзова түбәндәгечә яза: «Биредә әдип конфликтның тышкы ягын гына чагылдырган бу чыганакка ту- рыдан-туры иярми, бәлки аның тирән психологик нигезен ача. Бу хәбәрне үзенең иҗат фантазиясе аша үткәреп, ул аны Абайны үтерергә теләүнең тагын да тирен сәбәпләрен ачыклау, шагыйрьнең үз сыйныфы белән конфликтын киң гомумиләштереп гәүдәләндерү өчен файдалана» А. Расих белән Җ. Тәрҗемановка исә тарихи фактларга әнә шундый аналитик караш җитенкерәми әле. «Ямашев» белән «Кемеш дагааның документаль нигезе нык булып, әдәби тукымасының йомшаграк булуын, безнеңчә, тагын авторларның үзәк геройларны тарихи яктан дәрес итеп күрсәтергә аеруча омтылулары белән аңлатырга кирәк. Нәкъ менә тарихи дөреслеккә зыян китерүдән шикләнү әдипләрнең иҗади фантазиясен артыграк тезгенли, документаль материалны сурәтләүгә аналитик караш белән килергә комачаулый кебек. Инде әйтелгәнчә. «Ямашев» белән «Көмеш дага» романнары Ямашеакә һем Ло- бачевскийга багышланачак дилогияләрнең беренче китапларын тәшкил итәләр. Димәк, әле икенче китаплар да туарга тиеш. Аларда язучыларга геройлар тормышының тирән уй-кичерешләргә бай булган тагын да катлаулырак һем авыррак дәверләрен яктыртырга туры киләчәк. Шуңа күрә туачак әсәрлердә бу беек шәхесләрнең олы рухы һем образы сәнгатьчә тагын да тулырак һәм тирәнрәк булып гәүдәләнер дип ышанасы киле