Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

СССРнын 50 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП Ярославль өлкәсенә, бөек рус шагыйре Н Некрасовка багышланган шигырь бәйрәменә, Татарстан язучылар союзыннан өлкән шагыйребез Ә Исхак барды. Ул меңләгән шигырь сөючеләргә Н. Некрасовның барлык әсәрләре диярлек татар теленә тэржемә ителүе һәм татар укучыларының Н Некрасов әсәрләрен А. Пушкин. М. Лермонтов әсәрләре кебек үк якын күрүләре, яратып укулары турында сөйләде. Июль аенда Төмән өлкәсендә СССР төзелүгә 50 ел тулу уңае белән совет әдәбияты көннәре булып узды. Бу олы бәйрәмгә Болгария. Венгрия. ГДР. Польша. Чехословакия язучылары һәм шулай ук илебезнең тугандаш халыклар әдәбиятлары вәкилләре катнашты Татарстан язучылар союзыннан Төмәнгә Ә. Исхак белән С. Сөләйманова барды. Язучылар завод-фабрика эшчеләре, колхозчылар, нефтьчеләр белән очрашып, ижат планнары турында сөйләделәр, үзләренең яна әсәрләрен укыдылар. Пенза өлкәсендә. М. Лермонтовның туган жире Тарханда, бөек шагыйрь истәлегенә багышланган шигърият бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә Мәскәү. Пенза. Куйбышев. Саратов. Горький. Чабаксар. Воронеж. Иошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән әдипләр җыелдылар. «Әдәбият дуслыгы— халыклар дуслыгы» дигән девиз белән үткән бу бәйрәмгә Татарстан шагыйре Роберт Әхмәтжанов катнашты һәм шигырьләрен укыды. СССР төзелүгә 50 ел тулу унае белән шагыйрь Р Мингалимов һәм жырчы Г. Ильясов Молдавиянең виноградчылык белән шөгыльләнүче алдынгы районы Ка- ларашта булдылар Алар район үзәгендә һәм авылларда халык белән очраштылар, чыгышлар ясадылар. Молдаван дусларга Татарстаннын культура һәм сәнгать яңалыклары. КамАЗ төзелеше, нефть районнары турында сөйләделәр. СССР төзелүгә 50 ел тулу уңае белән Литва ССРның комсомол Үзәк Комитеты ижат оешмалары белән берлектә зур ижат семинары үткәрде. Анда республиканың яшь ижат көчләре — шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар һәм композиторлар катнашты. Бу семинарда Литва ССРның партия һәм комсомол җитәкчеләре, министрлары, күренекле язучылары, газета- журнал редакторлары чыгыш ясады. Алар ижат яшьләре алдында торган мөһим бурычлар турында сөйләделәр. яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Семинарга илебезнең төрле республикаларыннан. өлкәләреннән кунаклар чакырылган иде. Безнең республикадан кунак булып барган шагыйрьләр Р Гатауллин һәм Т. Камалнев Литва яшьләренә татар культурасының. татар әдәбиятының үткәне, бүгенгесе турында сөйләделәр, әдәби кичәләргә, очрашуларга катнаштылар: * * * Ж.әй айларында Мәскәүдә СССР халыкларының иң күренекле сәнгать осталары СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышлап концертлар бирделәр. Татарстанның халык артисты И. Шакиров та үзе җитәкчелек итә торган «Идел» ансамбле белән шушы олы жыр бәйрәменә катнашты һәм зур уңыш казанды. Чаллыда документаль фильмнар фестивале тәмамланды Кама автозаводы төзүче .әренә Казан, Куйбышев. Саратов кинохроника студияләре Идел буенда Ленин булган урыннар һәм шул урыннардагы зур төзелешләр турында сөйләүче әсәрләр күрсәттеләр. Татар халкының музыка культурасын чагылдырган киң экранлы «Туган як моңнары» картинасы. «Чуваш легендасы». «Мордовиядә яз», «Хәерле көн». «Минем Казаным» картиналары аеруча тирән эчтәлекле һәм сәнгатьчә эшләнгән дип табылды. СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышланган документаль фильмнар фестивале өч көн дәвам итте. Кино осталары Чаллы шәһәренең «Чулпан» кинотеатрында, клубларда. төзелеш мәйданнарында эшчеләр белән очраштылар. СССРнык халык артисты, танылган дирижер Натан Рахлин җитәкчелегендәге Татар дәүләт симфоник оркестры Кисловод- скидагы, Ленинградтагы уңышлы гастрольләрен тәмамлады. Оркестр Кисловодск һәм Ленинград шәһәрләре хезмәт ияләрен рус классикасы һәм чит ил музыкасы. С. Сәй- дәшеп. М. Мозаффаров. Ә Бакиров. Ф. Яруллин Һәм республикабызның башка композиторлары әсәрләре белән таныштырды. Оркестр. Казанга кайткач. М Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял пар кында концертлар бирде. Программада тугандаш халыклар музыкасына аеруча киң урын бирелгән иде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмэг казанышлары өчен Татарстан ЛССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә. түбәндәге иптәшләргә Татарстан АССРның мактаулы исемнәре бирелде Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты һнднятулла Айния- тулла улы Солтанонка — Татарстан АССРның халык артисты дигән мактаулы исем. Татарстан АССР җыр һәм бию ансамбле солисткасы Фирдәүс Салих кызы Васильевага, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Наилә Хәким кызы Гәрәеоага, Николай Иванович Дунаевка. В. И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры артистлары Коршок Юрнй Александровичка. Маклакова Людмила Васнльевнага, Татар дәүләт республика күчмә театры артистлары Гатаулла Исай улы Нуруллннга, Люиня Абдулла кызы Фарсииага Татарстан АССРның атказанган артисты дигән исем; Татар дәүләт республика күчмә театрының баш художнигы Баландин Петр Александровичка Татарстан АССРның атка звнган сәнгать эшлеклесе днгән исем бирелде. ЯКТАШЫБЫЗ-КОНКУРС ЛАУРЕАТЫ Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы Г. Ильясов халык музыка коралларына кушылып халык җырларын башкаручыларның Ьотенроссия конкурсында җиңеп чыкты һәм Бөгенроссня конкурсы лауреаты днгән мактаулы исем гә лаек булды. ТАТАРСТАН ҺӘВӘСКӘРЛӘРЕ БАШКОРТСТАНДА Күптән түгел генә Башкортстанга «Татарстан моңнары» дигән концерт программасы белән Татарстан профсоюзлары үзешчән сәнгать коллективларының йөздән артык вәкиле барды. Байтагы республика һәм Бөтенсоюз конкурслары лауреатлары булган бу коллективлар Уфа шәһәренең хезмәт ияләре белән очраштылар. Уфа химия заводының Ял базасында оештырылган дуслык кичәсендәге чыгышларда татар һәвәскәрләре белән беррәттән башкорт һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты, һәм бу кичә чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде. Уфа резнна-техннк ясалмалар заводы культура сараенда булган концертны В. И Ленин исемендәге Казан культура сараеның татар хоры башлап җибәрде. Бу хор чыгышын да. ТАССРның X еллыгы исемендәге культура сараенын «Юность» халык хореография ансамбле һәм Куйбышев исемендәге клубның «Чулпан» халык бию һәм «Саз» җыр ансамбльләре чыгышларын да Уфа тамашачылары алкышлап каршылады. Уфа моторлар тезү заводы культура сараенда узган концерт та зур уныш казанды. ТАҖИК ТЕЛЕНДӘ Тажнкстаннын «Ирфон» китап нәшрияты татар, башкорт, дагстан халыкларының күренекле шагыйрьләре Муса Җәлил. Mac тан Кәрим. Рәсүл Гамзатов әсәрләреннән төзелгән җыентыклар бастырып чыгарды. Муса Җәлилнең «Моабнт» циклыннан күп кенә шигырьләрне таҗик теленә А. Кахори тәрҗемә иткән, китапта сүз башын Т Нурмөхәммәт язган. МАКТАУГА ЛАЕК КИТАП Балалар өчен язылган китаплар буенча үткәрелгән Икенче Бөтенроссня күргәзмәсендә 1971 елны Мәскәүдә басылып чыккан «Герой шагыйрь эзләре буйлап» днгән кнтап идея-художествосы ягыннан да. эчтәлеге һәм оформлениесе буенча да югары бәя алды. һәм бу китапның авторы Р Мостафнн. редакторы Г. Кэрнмовл. оформление рәссамы Р Ременникоа РСФСР Министрлар Советы каршындагы Матбугат комитетының. РСФСР Язучылар союзының һәм РСФСР Художниклар союзының Мактау дипломнарына лаек булдылар. яАВТОГРАФЛЫ КИТАПЛАР» Караганда телевидениесе даими рәвештә «Автографлы китаплар» дигән әдәби тапшыру күрсәтеп килә Студиягә язучылар илебезнең төрле почмакларыннан автографлы китаплар җибәрәләр. Н Тихонов. В. Закруткин. Э Межелайтис. А. Мохтар, С Михалков, татар язучылапыннан һәм шагыйрыюрешән С Хәким. Г Әпсәлә- мов. 3. Нури. Р Мостафнинарнын карагандалыларга бүләк итеп җибәргән китаплары буенча оештырылган тапшырулар да щмашачылар күңеленә хуш килде ДУСЛЫК КИТАБЫ Моннан берничә aft элек Украинада «Пеан дружбы» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Анда СССРдагы барлык республикалардан да диярлек шигырь үрнәкләре бар Китапка РСФСР шагыйрьләреннән В. Маяковский. М. Исаковский, А. Твардовский. К. Симонов. А. Прокофьев. И. Тихонов. С. Шипачев. С. Данилов. Д. Кугультдинов. С. Кудаш. П. Хузангай һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләре, татар шагыйрьләреннән Ә. Баяновныц «Икмәк» дигән шигыре кертелгән. КИТАП-ХАЛЫККА Кукмара китап кибетендә һәрвакыт тәртип һәм монда һәрвакыт кирәкле китабыңны табарга мөмкин. Китап кибете мөдире С. Гатауллина, сатучылар С. Имамиева. 3. Хөрмәшина китапны пропагандалауга зур әһәмият бирәләр. Район үзәгендә нинди генә жыелыш, киңәшмә яки конференция үткәрелсә дә. алар инициативасы белән һәркайда китап сәүдәсе оештырыла. Шуңа күрә елның алты ае эчендә генә дә биредә 38 120 сумлык китап сатылды. ДҮРТ МИЛЛИОН ТИРАЖ БЕЛӘН Республикабызның фән җәмәгатьчелеге Россиядә татар телендә беренче китап чыгаруның 250 еллыгын билгеләп үтте. Татар телендә китаплар унсигезенче йөздә Мәскәү һәм Петербург шәһәрләренең рус типографияләрендә басыла башлый. Ә 1800 елны Казанда татар китапларын басу өчен аерым типография оештырыла Бөек Октябрь революциясеннән соң Татарстанда китап басу эше искиткеч киң колач алды. Бүгенге көндә Татарстан китап нәшрияты Россия Федерациясендә ин зур нәшриятлардан санала. Нәшрият ел саен татар телендә генә дә 4 миллион гомуми тираж белән 250 исемдә китап бастырып чыгара. КҮЧМӘ КҮРГӘЗМӘ Чистайда Казан сынлы сәнгать музееның күчмә күргәзмәсе оештырылып. X. Якупов. А. Родионов. М. Усманов. М. Семенов. С. Лывин. Д. Кузнецов кебек күренекле рәссамнарыбызның 53 картинасы куелды. Күргәзмәдә татар халкының Совет власте елларындагы материаль һәм рухи үсешен чагылдырган картиналарга, шәһәр һәм авыл алдынгыларының портретларына ае-^ руча киң урын бирелгән. МУЗЫКА МӘКТӘБЕНӘ-40 ЕЛ Казандагы П. И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ачылуга кырык ел тулды. РСФСРныи атказанган сәнгать эшлеклесе. композитор Р. Яхнн. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. композитор А. Монасыйпов, композиторлар С. Гобәйдуллина, Р. Билялов. ТАССРның 190 атказанган сәнгать эшлеклесе, пианист Н. Сабнтовская. ТАССРның атказанган артисткасы, жырчы Г. Сәйфуллнна. сәнгать фәннәре кандидатлары 3. Сәйдәшева һәм П. Исәнбәт. ТАССРның атказанган культура эшлеклесе. Казан музыка училищесы директоры М. Гомәрев һәм башкалар музыка дөньясына үзләренең беренче адымнарын шушы мәктәптән башладылар. Балаларга музыка белеме һәм эстетик тәрбия бирүдә мәктәпнең укытучылар коллективы бүген дә армый-талмый эшли. ЯҢА ФИЛЬМ Татарстан композиторлары һәм Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Казан телестудиясе киногруппасынын яна эше белән танышып. Н. Җиһановның «Алтынчәч». «Җәлил». «Гүзәл Нжери» опера һәм балетларыннан өзекләрне берләштергән «Нәжип Җиһанов» исемле музыкаль фильм карадылар. Режиссер В. Беспалов, сценарий авторы Р. Румянцева опера һәм балетларның эчтәлекләрен ачып бирә торган мавыктыргыч фильм иҗат иткәннәр. Сәнгать осталары телестудиянең яшь киногруппа- сын уңышлы адым белән кайнар котлады. МӘСКӘҮ КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ Бөтенроссия театр жәмгыятенең А Яблочкина исемендәге Үзәк актерлар йорты фойесында «Күп милләтле совет театрының чәчәк атуы» исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә куелган экспонатлар арасында афишалар, декорация эскизлары, спектакль программалары бар. Күргәзмәдә Казан театрларына да зур урын бирелгән. Алар мәскәүлеләрне һәм башка кунакларны М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры. Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия һәм В. И. Качалов исемендәге драма театрына караган экспонатлар күренекле драматурглар. режиссерлар, театр художниклары, актерларның иҗатлары белән таныштыралар. ТАТАР БАЛЕТЫ — ЯРОСЛАВЛЬДӘ Быел М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының гастроль репертуары гаять бай. Анда «Севилия чәч алучысы» (К. Россини). «Кармен» (Җ. Бизе). «Шүрәле» (Ф Яруллин). «Аккош күле» (П. Чайковский). «Бахчасарай фонтаны» (Б. Асафьев). «Ике легенда» (Н Җиһанов) һәм башка популяр әсәрләр бар. Театр быелгы гастрольне Ярославль шәһәренең Ф. Г Волков исемендәге драма театрында ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Ә. Бакировның Г. Тукай һәм халык әкиятләре мотивлары буенча эшләнгән «Су анасы» балеты белән башлап жибәрде. Ярославльледер бу балетны җылы кабул иттеләр. ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Биектау районында СССР төзелүгә 50 ел тулуга багышлап әдәби очрашулар уздырылды. Татарстан язучылар союзының пропаганда бюросы тарафыннан оештырылган бу шигъри бәйрәмдә шагыйрьләр J. Латыйп. Ә. Рашитов. At Әгъләмов. нәфис сүз белән артистлар X. Җәләлев. М. Шиһапов катнашты. Шагыйрьләр җәйләүләрдә, печән җыючылар янында, кичен культура йортларында колхозчыларны Туган ил. партия, замандашыбызга багышланган шигырьләре белән таныштырдылар, артистлар Г. Тукай, һ. Такташ. М. Жалил, Ф. Кәрим һәм бүгенге татар һәм тугандаш халыклар шагыйрьләренең әсәрләрен укыдылар. Казанның М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында әледән-әле язучылар. рәссамнар, артистлар, фән эшлек- леләре ял итәргә җыелган халык белән кызыклы очрашулар үткәрәләр. Шундый очрашуларның берсендә шагыйрь Т. Кама- лиев шигырь сөючеләрне яшь шагыйрьләр иҗаты белән таныштырды, рус һәм татар телендә үзенең шигырьләрен укыды. Н. Гастелло исемендәге дружина пионерлары чакыруы буенча Татарстан китап нәшрияты редакторы, яшь шагыйрә Р. Вә- лиева Башкортстанга барып Борай районының 2 иче урта мәктәбендә очрашулар үткәрде. Ул укучыларга балалар өчен Татарстан китап нәшрияты чыгарачак яна китаплар турында сөйләде. Р. Вәлневаның уз шигырьләрен дә укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Бер төркем яшь шагыйрьләр — 3. Насыйбуллин. М. Әгъләмов. Ф. Сафнн. At Га- зар һәм шагыйрь Роберт Әхмәтҗаноз Куйбышев районы авылларында булып, игенчеләр, терлекчеләр, авыл интеллигенциясе алдында үзләренең яна әсәрләрен укыдылар. Бүгенге татар әдәбияты һәм сәнгате турында сөйләделәр. Очрашулардан соң Куйбышев районының комсомол җитәкчеләре яшь шагыйрьләргә район халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, киләчәк иҗатларында зур уңышлар теләп калдылар. Әгерже районы китапханәсендә журналист At Насыйбуллжнның <Без капчыкта ятмый» дигән очерклар җыентыгы буенча зур сөйләшү булды. Сөйләшүгә автор үзе дә катнашып, китап сөючеләргә әлеге китапның язылу тарихын, үзенең иҗат планнарын сөйләде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга жаваплар бирде. Ә укучылар китапка карата фикерләрен белдерделәр. авторга файдалы киңәшләр бирделәр