СҮЗСЕЗ ҖЫР
Виктор Иванович Дудин, хезмәт кенәгәсен яңадан бер кат актарып, карап чыкканнан соң. кул аркасы белән аның ачык битенә «шап» итеп сугып: — Ни өчен сезне болай бер эштән икенче эшкә куып йөртәләр?—дип сорады. Хезмәт кенәгәсенең иясе — озын чәче алдан маңгаена. арттан муенына ук төшкән «стиляга» кыяфәтле егет — ваемсыз гына: — Кумадылар, мин үзем.— диде. Ул моны иренеп, шундый бер йокылы тавыш — Әкият сатмагыз,— диде ул,— мин моның ничек эшләнгәнен белам. Алдыңа кәгазь-каләм куеп: «Үз теләгем белән китәм. дип гариза яз. яки кырык җиденче статья белән куам!» — дип әйтәләр. Шулаймы? Шулай! Юк. туганкаем, мине алдый алмассыз... Виктор Ивановичның сүзен бүлеп, өстәл өстендә бохар песиләренә охшап ятучы төрле төстәге телефоннарның берсе «мр-р-р-р» итеп куйды. Дудин аны сыртыннан күтәреп авызы кырыена кигерде. «Ыһы! Ярый-ярый!» «Шулай» диядия, очып барган кошны күзәткәндәй, күзләрен түшәмдә йөртте. Ул өлкән яшьләрдәге тулы гәүдәле кеше иде. Күз кабаклары җыерчыкланып, салыныбрак тора бала йоны кебек юка. аксыл чәчен бик тырышып артка тарап куйган. Трубканы урынына куйганнан сон. ул бер тын уйланып торды. Каршысындагы егет күзенә чалынгач, әлеге хезмәт кенәгәсен кулына алып: — Шулай да, яшермичә, дөресен генә әйтегез әле. ни өчен куалар иде? — дип сорады —Эшкә аламмы, юкмы, анысы башка мәсьәлә минем беләсем килә. Егет кисәк кенә башын күтәрде. Шул чак аның озын чәчләре астыннан киң ак маңгае ачылып калды. Ул. һич уйламаганда, дустанә эчкерсез елмаеп: — Эшкә алыгыз, белерсез.— диде. Виктор Иванович Дудин, көләргә җыенгандай, авыр гәүдәсен урындык аркасына ташлады. Әмма зур ачылган авызыннан бары тик «Хо!» авазы гына бөркелде. — Юморны мин дә яратам,—диде ул.—Ә менә сез җилкуар бер ялкау булып чыксагыз? белән әйтте. Виктор Ивановичның хәтта сәбәпсезгә ачуы кабара башлады. Виктор Ивановичка художник кирәк иде. Әгәр борын төбендә 1 Май демонстрациясе тормаса, югары начальниклар килгән саен: «Ни өчен сезнең предприятие ташландык хәлендә? Плакатлар эленмәгән, күрсәткечләр тактасы да юк?’»—дип, тенкәсенә тиеп тормасалар, үзен артык бәйсез тотучы бу егетне ул күптән борып чыгарган булыр иде. Бәладән башаяк! Виктор Ивановичның моннан ике ай элек куып жн- ф бәргән художнигы да үтә хәйләкәр бер ялкау булды Эшкә вакытында ь килә иде үзе. Эшем ияседәй мастерскоен ачып, буяуларын чыгарып з сала иде дә, күз ачып йомганчы әллә кая югала иде. Бервакыт Виктор ~ Иванович, карый килеп, аның артыннан ук мастерскойга керде. Кер- я сә — беркем юк. Тәрәзә дә бикле. Стена аша чыгып китә алмый бит g инде кеше! Дудин шикләнеп ачылмалы өстәл астына күз салды һәм > анда художникның фуфайка жәеп йокларга әзерләнеп маташуын күрде. Бу егетнең дә озын чәчләре Виктор Ивановичны шикләндерә иде. * Ләкин предприятиегә художник кирәк. ® — Рәсем ясарга, ничек? Үзегез өйрәндегезме? Егет идәнгә караган килеш: е — Художество училищесын тәмамладым,—диде. < — Ыһы, монысы ярый. Дудин бармаклары белән өстәлгә суккалап тора башлады Ниһаять, < тәвәккәлләп, әмма үзенә-үзе каршы килгәнлеге аермачык сизелеп тор- я ган тавыш белән: * — Ярый, алам мин сезне эшкә.— днде Аннары эшлекле мөгамәләгә күчеп:— Өйләнгәнме? — днп сорады. — Юк. — Әле кайда торасыз? — Танышыма туктаган идем — Әлмәтнеке түгел, димәк Анысы кыен икән. Тулай торакка урнаштыруы да бер бәла бездә. Урын юк. Алдан ук әйтеп куям Ун елсыз да квартир вәгъдә итә алмыйм. Виктор Иванович Дудин, өстәлен күтәреп китәргә җыенгандай, кулларын як-якка жәеп — Менә шулай,— диде һәм артистлык чалымы сизелеп киткән бер хәрәкәт белән урыныннан торды. — Әйдәгез, мин сезгә ниләр эшләргә кирәклеген күрсәтәм Исемегез ничек әле? — Габделхак. — Ыһы Әйдәгез. Виктор Иванович ишек алдына чыгу белән, шигырь сөйләргә җыенгандай, кулын җилпеп, йөз метрларга сузылып киткән цех корпусына ишарәләде. — Менә. Урам як фасадына әллә каян күренеп торырлык итеп биш алты панно ясарга кирәк Мәсәлән, тарихи үсешне чагылдырган тема, ди. Беренче паннога Аврора крейсерын, прожекторлары белән. Икенчесенә гражданнар сугышы, аннары тыныч төзелеш Боларны кәгазьгә сызгалын-билгелн барсагыз иде. Габделхак кәгазь-каләм алырга дип рюкзагының авызын чиште, һәм шунда, ничектер, тышкы дөньядан аерылып, үз-үзе белән калгандай булды Ул башын күтәрде һәм үзе эшләячәк предприятиенең барак тибындагы килбәтсез биналарын, кыштан соң җыештырылмаган шыксыз ишегалдын күрде. Әнә ашханә ишегеннән чибәр генә ике кыз чьпып килә. Киенә белеп киенгәннәр: шакмаклы кофта, өрфия косынка һәм тар балаклы чалбар Ә күктә яз кояшы Ашханәдән көтмәгәндә чыркылдашып тагын бер төркем килеп чыкты Аларны тузган чәчле шаян егет өркеткән икән Ул әле һаман көлешеп торган кызларга тешен елтыратып алды да. берни булмагандай. шунда гына торган йөк машинасының ишеген ачып кабина эченә чумды һәм, кинәт борылып, Виктор Ивановичның йодрыгы астыннан капкага таба томырылды. Габделхак рюкзагыннан альбом, ретуш каләм алган иде инде, ары киттеләр. Дудинның илһамы килгән чак булган, күрәсең, берничә сәгать эчендә Габделхакны муеннан эш белән күмеп ташлады. — Менә шулай, иптәш Гайнуллин,— диде ул, нәтижә ясап.— Ялкауланмаска! Үзебезнең предприятиене үрнәк булырлык итеп бизәргә! Әһә! Без мастерскойны карамадык бит әле. Әйдәгез. Әлегә эленке-салынкырак йөргән Габделхакка жан керде. Ул таныш кешесенең исемен ишеткәндәй җәһәт кенә Виктор Ивановичка карап алды. Аның өчен иң мөһиме мастерской иде. Цех эченә керделәр. Төш вакыты булганлыктан, иясез калган станоклар зур тәрәзәләрдән төшкән кояшта җылынып утыралар. Эшчеләр прораб бүлмәсендә домино сугалар икән. Виктор Иванович баш кагып исәнләшкәннән соң, тәмәке төтененә йөзен чытып: — Ну, иптәшләр, һич югы. тәрәзәне ачар идегез,— диде. Мастерларыдыр, күрәсең, башкалар кебек спецовка түгел, ә костюм кигән ир уртасы кешегә мөрәҗәгать итеп: — Хисам Гыймадиевич, мастерскойны ачыгыз әле. Менә яңа художникка күрсәтик,— диде. Габделхак бу Хисам Гыймадиевич дигән кешенең ике кашы белән туры борыны зур «Т» хәрефенә охшавына игътибар итте. Гомумән, караңгы чырайлы төмсә кеше иде бу. Домино шакмакларын да ул ниндидер могҗиза белән кечкенә йонлач кулына җидесен берьюлы сыйдыра алган иде. Дудин дәшкәч, урыныннан торып, доминоларын өстәлгә ташлады да. күтәрелеп карамастан, кесәләрен капшый-капшый, ишеккә таба атлады. «Плюшкин!» — дип уйлады Габделхак. Мастерской цехның аргы башында икән. Ул төрле сорт банка, чиләкләр, рамнары сынган плакат, лозунглар белән яртылаш тулган иде. Габделхак чалбарын буямаска тырышып (ә аның чалбары бик хәтәр, сырына кагылсаң, бармагыңны кисәрлек итеп үтүкләнгән. Атып бәрсәң стенага барып кадалырлык очлы борынлы ботинкалары ялт итеп тора) сакланып кына эчкә үтте. Бүлмә шактый зур, һәм Габделхакка иң ошаганы — тәрәзәләре төньякка карый иде. Димәк, яктылык көннең-көн буена бер төрле булачак. Габделхак стена буендагы өстәлнең рәсем ясар өчен махсус авыш- рак итеп эшләнгән өслеген кулы белән сыйпап: — Өстәле әйбәт икән,— диде. Ишек төбендә кызыксынып карап торучылар дәррәү көлеп җибәрделәр Бер яшьрәге, эчен тотып, прораб бүлмәсенә йөгерде. Бераздан анда да кайтаваз сыман көлү яңгырады. Бу предприятиенең Габделхакка кадәр эшләгән художнигы шушы өстәл астында йоклап тотылган иде. Дудин көләргә дә, көлмәскә дә белмичә, шикләнеп, Габделхакның йөзенә текәлде. Ләкин аңарда мәкер-фәлән сизелми, хуҗаларча кайгыртучанлык кына иде. Виктор Иванович юкка хафалана иде. Ялкаулану Габделхакның уенда да юк: кушылган эшләрне тизрәк бетереп, күптән унлап йөргән картинасын киндергә төшереп карарга ашкына иде егет.' Ул беренче көнне ук мастерскойдан барлык иске-москыны чыгарып атып, түшәм, стенасын тузаннан, үрмәкүч ояларыннан арындырды, тәрәзәләрен су белән коендырды, чип-чиста итеп идәнен юып чыгарды. Аның боларны һич иренмичә, хәтта тәм табып эшләве күренеп тора; спецовканың жин- нәре сызганылган, борынына бөрчек-бөрчек тир чыккан иде. Аннары ул буяуга каткан банка, чиләкләрне тимерче мичендә яндырып чистартты. Элекке художник әйберләреннән бары тик шулар гына бүлмәгә кире кайтты. Калганнарын Габделхак чүплеккә ташлады. Шунда Хисам Гыймадиевич һаман бәйләнә торды. ф — Менә бу рам гел ярамаслык түгел, Габделхак энем. Сынган. Ну ь что ж! Бер-ике кадак бәрдем куйдым, тора ул. Кая китсен! з Габделхак, ачуланышырга теләмичә, аның һәр сүзен жөпләп, « «ярарл, «ярар» дип торды. Чөнки ул әйберләрне Хисам Гыймадиевич g күрмәгән арада да илтеп ташларга була иде. Ләкин теге китәргә ашык- и мый, Габделхак ташлаган бер әйберне кире алып, бөтен сыйфатларын* тасвирлап чыга иде. — Бу ягы пычранган, ну что ж, икенче ягына ясарга була. Калдыр * син моны, Габделхак энем. Ашарга сорамый ул Бер кирәге чыгар ® Габделхак тәмам гажиз булды Ахырда түзмәде; «Ярар». «Ярар» ди = торгач: = — ЯрарсанаН — дип кычкырганын сизми дә калды * Берничә көннән сон Габделхакның мастерскоеннан тылсым юлы ь белән барлыкка китерелгәндәй, ине-буе бншәр-алтышар метрлы пан- < нолар чыга башлады Кызыксынып карап торучылар аның яныннан « өзелми иде. Габделхак үзе канәгатьсез, ачулы йөри Чөнки ясарга жай- лы бу плакатлар белән кулын игьтибарсызлыкка өйрәтүен, акрынлап халтурщикка әйләнә баруын сизә иде. Ипиең шул булгач, ясамыйча нишлисен? Габделхак алардан тизрәк котылырга тели, шуңа күрә каударланып һәм күпләп ясый иле. Ләкин Виктор Иванович яңадан-яңа эшләр табып кына тора. Габделхакның «Артык чуар да килешми»,— дип бәхәсләшергә маташуына ул: — Ярый. ярый. Ботканы май бозмый. Снна нәрсә, барыбер түгелмени? Буявың бар. пумалаң кулыңда, яса да ясә. яса —дия иде Ике көнлек ялның да Габделхакка әллә ни файдасы тимәде. Ял көннәрендә мастерскойга керә алмый ул. Эчендә кыйммәтле производство жиһазлары булганлыктан, цехны ял көннәрендә биклиләр, өстәвенә, каравылчы куялар Тулай торак бүлмәсенең тәрәзәләре көньякка караганлыктан, яктылык гел үзгәреп тора, аннары анда ясарга рөхсәт тә итмәсләр иде. Бүлмәдә болай да кысан. Икс көнлек ял этюдка йөрергә кулай анысы Габделхак авылларына кайтып та этюдлар ясаш тыргалый. Ләкин этюд инде ул зур картинага әзерлек кенә. Дудннның бетмәс-төкәнмәс эш кушуларыннан ничек тә котылырга кирәк иде ана. Беркөнне Габделхак Виктор Иванович янына ватман кәгазь төргәге күтәреп керде. — Предприятиенең гомуми күренешен ясаган идем,—диде —Югыйсә. безнең плакатлар, лозунглар артык күбәеп китте Аларны бөтенесе бер композиция тәшкил шәрлек бер тәртипкә салырга кирәк. Габделхакның шулай боргалап-сыргалап сөйләве Дудннны башта гажәпсендерде. — Кызык бу! Яле карыйк,—диде ул. Өстәл өслеге кадәрле кәгазьне жәеп жибәрүгә, Виктор Ивановичның күз аллары әлже-мөлже килеп торды. Тел тндергесез пөхтә итеп ясалган ожмач бакчасын күрде ул. Шул ук вакытта бу аның —үзенең предприятиесе иде Әнә цех корпусы, контора, ашханә, склад һәм башка йортлар. — Монысы нәрсә? — Күрсәткечләр тактасы. — Мнңа ошый бу! Што син! Чыннан да шушылай итеп ясап ку fl- сан, ә? Модерн, яңа стиль сизелә монда. Урынын да дөрес санлагансың,. Ләкин тукта әле, бу урында безнен туалет тора ич. „ — Виктор Иванович, мин сезгә күптән әйтергә җыенып йөри идем. Туалетның урыны монда түгел. Аннары ул яртылаш тимер-томыр белән күмелгәнлектән генә аумый тора. Ишектән чыгу белән, үзегез дә сизеп йөрисездер, аннан хлор исе һәм тагын шундыйрак ис килә. Бульдозер белән эттереп, бу урынга юкә агачлары утыртырга кирәк. Шул агачлар каршына менә рәсемдәгечә күрсәткечләр тактасы урнаштырырбыз. Ә менә монда, цех каршындагы буш урынга, каен агачлары... — Ярый, ярый, агачларың торып торсын. Күрсәткечләр тактасы яса син. Сварочный агрегат, ярдәмгә ике кеше бирәм, иртәгедән тотын. Габделхакның күзгә күренеп күңеле сүрелде. — Аны ташландык җир уртасына, җитмәсә, туалет каршысына ясап куйсаң, ыштансыз билгә каеш бау булачак. Башта агачларын утыртырга кирәк,—диде ул, һәм бераз уйланып торганнан сон:—Бәлки, бу предприятие монда вакытлычадыр? — дип сорады. Виктор Иванович Дудин арыган бер кыяфәттә көлемсерәп куйды, өстәленә таба китеп барышлый: — Предприятие вакытлыча түгелдер, ә менә дәүләт планы өзелсә, минем вакытлыча булуым бар,— диде, өстәл почмагына җитәрәк Габделхак ягына борылып: — Миннән бит ничә төп агач утырттың? — дип сорамыйлар. Давай, юк белән баш катырмыйк. Күрсәткечләр тактасын яса. Анысы кирәк,— диде. Габделхакның хәйләсе барып чыкмады. * * һәйкәл тирәсендәге утыргычлар Габделхакның арыган аякларына ял вәгъдә итеп ерактан ук чакырып алдылар. Чемоданын, этюднигын утыргыч кырыена куйганнан соң ул кулъяулыгы белән маңгаена, борыны өстенә бөрчек-бөрчек булып чыккан тир тамчыларын сөртергә кереште. Шул чак кемдер аңа исеме белән дәште. Борылып караган иде, үзеннән берничә адымда укытучы-остазын—Мөнир Хәертдиновичны күрде. Мөнир Хәертдиновичның юка күзлек пыяласы аша дөньяга игътибар белән караган күзләре, Һади Такташныкы кебек кабарып һәм як-якка төшебрәк торучы чәчләре, гомумән, таныш, бик таныш килеш- килбәте: «Сез таралышып беттегез, мин генә сезнең үткәннәрегездә яшим»,— дия иде сыман. Габделхакның колагына студент елларының шау-шуы ишетелгәндәй, борынына майлы буяу исләре килеп бәрелгән кебек булды. Мөнир Хәертдинович белән Габделхак сүзсез генә кул кысышып һәйкәл кырындагы мәрмәр ташлар өстенә утырдылар. — Я, ничек, тормышыңнан канәгатьме? Габделхак, остазының бу соравына капылт кына җавап бирә аямаганлыктан, башын кыңгырайтып уйга калды. Гадәттә шулай була. Укучы белән укытучы очрашканда, укучы үзен шат күңелле итеп күрсәтергә тырыша: зур эшләр башлавы, тиз башкарачагы турында сөйләргә тотына. Янәсе, менә күр, син нинди кеше тәрбияләп чыгардың, синең тырышлыкларың бушка китмәс, янәсе. Мөнир Хәертдинович үз гомерендә андый егетләрне күп очратты. Тик алар тормышның бетмәс-төкәнмәс тармакларына кереп китеп, кайлардадыр сснеп кала тордылар. Мөгаен, җылы почмак табып, гаилә корып җибәргәннәрдер... Карт укытучы бу турыда беренче тапкыр гына уйланмый һәм: «Арада галантлылары бар иде бит»,—дигән кайнар пошыну да аның йөрәк маен беренче мәртәбә генә сызмый. Габделхакка ©мете зур иде аның. Диплом эше өчен ясаган картинасы белән чынчынлап сөендергән иде аны Габделхак. Картинаның темасы, композициясе гади генә: сөт бидоннарын юарга дип инеш буена килгән кыз. Ул, эшкә тотынганчы, яулыгын әйбәтләбрәк бәйләргә теләп, кулларын баш артына күтәргән һәм кояшка үрелүче гөлгә охшап алгы планда басып тора. Ул эш аты гына түгел, ул—кеше! Үзенчәлекле ф характерлы кеше. Мөнир Хәертдинович ул картинага озаклап ка- pan торган чакларда татар көйләрен ишетә башлагандай була һәм «Бу 3 инде начар түгел. Бу — егеттә табигый рәссамн сиземләү бар дигән х сүз. Шул сиземләве аны, үзенчәлекле милли форманы, колоритны нәкъ „ менә шул халык көйләреннән эзләргә этәргәндер»,— дип уйлый иде. Ул у чагында Габделхак үзе моны акламый иде әле. Мөнир Хәертдинович, дәрескә хәзерләнми килгән укучы мисалында, гаепле бер кыяфәттә утыручы Габделхакка карап алганнан соя: «Әле ♦ дә аңламаган, ахрысы.— дип уйлады.— Кайчан да булса ул моны йөрә- = ге аша кичерер әле, үзенә үзе ачыш ясап тетрәнер әле. Бу тарыда * аңа мин әйтсәм, бер колагыннан кереп икенчесеннән чыгачак. Габдел- = хак моны газаплы эзләнүләр аша үзе тапсын иде. Чын әсәрләр шундый < чакта туалар ла». — Яшәвен кайда? —дип сорады Мөнир Хәертдинович. £ Габделхак калкыныбрак утырды. — Хәзергә Әлмәттә. Аңынчы төрле жнрдә, төрле эшләрдә эшләргә * туры килде. Ничек итсән дә уңайсыз. Майлы буяулар белән ут яктысында эшләп булмаганлыктан, төнге сменага да күчеп карадым Кая' Йокламагач баш түнгән була... Саран, ярым-йорты әйтелгән бу сүзләр Мөнир Хәертдиновичка күпне сөйләделәр. Ул Габделхакның үзеннән аерылып киткәннән соңгы тормышын күз алдына китерде. Габделхак, укытучысының игътибар белән тыңлавын күреп, ачыла төште. — Вакыт житми. Вакытны аинан-моннан йолыккаларга туры килә. Моның өчен, билгеле, эш урынында рәхмәг әйтмиләр. Бер мәктәп директоры мина «Син сөтен биреп бетерми торган усал сыер кебек»,— ди ндс. Шул чак Кремль сәгатьләре үз эшләрен бик белеп, ашыкмый гына кичке алтыга суга башлады. Габделхак, тымызык болытлы караңгы күк йөзенә кадалып кергән ап-ак Казан Кремленә бер тын карап торганнан соң; «Искитәрлек сырлары, челтәрләре дә юк. әллә нәрсәсе белән сөйкемле шушы»,— дип уйлады. Чаң авазлары һавага таралып, эреп бетәр-бетмәс үк. Мөнир Хәертдинович — Хәзер ни эшләргә ният? — дип сорады — Башымда туып килгән темам бар Мөмкинлек булса, киндергә төшереп карар идем. Мөнир Хәертдинович канәгатьсеътәнеп жәһәт кенә күзлегенә кагылып алды. — Туып килгән темах турында кешегә әйтергә ярамый Үз тә җрибәмнән беләм. Самими сафлыгымы, серлелегеме югала да ц чел канга Кеше күрсә, йорт куяны яңа туган баласын үзе ашый Ни хикмәттер, монда да шул хәл Мөмкинлек булса, киндергә төшереп карар идем, лисең Мин сиңа мастерское! табарга булыша атам Л и.ип. • лосенмз. синең яшьтә мастерскойга бикләнеп эшләү куркыныч нәрсә ул. Табигатьтән. тормыштан аерылуың бар, тәрәзә төбенә күчереп утыртылган гөлгә охшап калуын бар. һич уйламаганда, борыннан кан киткәндәге тойгыны уятып, мыштым гына жылы яңгыр ява башлады Бу янгырнын тамчылары ү.мч иделәр; туп-туры. әмма гадәттәгедән акрын төшәләр һәм, киемгә сен- мичә, терекөмеш сыман ялтырап тәгәрәшәләр иде. Габделхак малайлар кебек авызын ачып, күзләрен кыса төшеп, өскә карады. — Ләйсән яңгыр! Ләйсән яңгыр бит бу, Мөнир абый! Мөнир Хәертдинович үзалдына елмая-елмая урыныннан торып: — Яусын әйдә, сиңа файдалы ул, чәчең үсәр,— диде. Әле мин дә һава суларга чыккан идем. Әйдә безгә, Зәйнәп апаң чәй белән сыйлар үзеңне. Габделхак та торып басты — Юк, рәхмәт,— диде ул. Габделхак укытучысының үз-үзен тотышыннан яңа картина өстендә эшли башлаганлыгын сизенгән иде инде, вакытын алып бимазалап йөрүне яхшысынмады. — Я, ярый алайса,— диде Мөнир Хәертдинович.— Хуш иттек,— диде һәм ашыгып китеп тә барды. Габделхак аның жиңел аяк тавышларын тыңлаган көе: — Бирешми әле,— дип уйлады. Баядан бирле аның аркасына талгын жил кагылып тора иде, шул якка карамыйча булдыра алмады. Анда Габделхак борылышларда ялтырап-ялтырап әллә канларга китеп югалган Иделне, Иделне генә түгел, чал тарихны күрде Шул яктан искән жил дә жил түгел, үткән заманның сулышы иде сыман. Беркөнне төшке ял вакытында Габделхакның мастерскоена Шамил килеп керде. Токарь егет ул. Куе кара чәчле, кызларныкыдай чибәр, каратут йөзле. Эчми, тартмый, спорт белән шөгыльләнә, әмма ләкин кызлар артыннан чабып карый инде үзе дә Шамил, Габделхакның тын мастерскоен калын күкрәк тавышы белән жанландырып: — Әйдә, ашханәгә киттек,— диде, һәм өстәл өстендәге буяулы банка, линейка, каләм, пумалачыкларны берәм-берәм тотып, каиберләрен хәтта тешләп карап урыннарыннан кузгатырга кереште. Аның гадәте шулай. Габделхак кер сабыны белән кулын юып тора иде. — Мин шәһәр ашханәсенә барам. Монда начар хәзерлиләр,— диде. — һәй, синдә ашау кайгысы! Безнең ашханәдә яңа кыз эшли башлаган. Күрсән. малай, чибәрлеген. Егыласың. Хотя художникны егарга күп кирәктер. Ну шулай да чибәр инде каһәр. Шамил үзенекен итте. Калын тавышы белән гөрли-гөрли Габделхакны тәки күндерде. Ашханәдә кеше күп иде. Барысы да диярлек егетләр. Шамил белән Габделхак та чиратка бастылар. Үзен күрмәс борын ук Габделхакның ул кызга ачуы килә башлады. Башка егетләрнең һәм үзенең юләрләр сыман нәкъ менә аны күрергә жыенгандай чират торуларынадыр, бәлки. Чибәрлеккә чыннан да чибәр икән. Тәмле аш исләреннәнме яңаклары алсуланган Маңгае, керфекләре, урталай теленгән чиядәй иреннәре дымланып тора. Зәңгәр күзле, кояштай сары кыз. Кар кебек ак халатының җиңнәрен сызганып куйган да- «Менә мин шундый матур инде»,— дигәндәй үзалдына елмая-елмая аш бүлә. Өстәл янына килеп утыргач, Шамил. — Я ничек? — дип сорады. Габделхак авызына котлет тутырып өлгергән иде. жавап биреп тормады, башын кыңгырайтып, җилкәләрен генә жыерып куйды. Габделхак атнага якын Альбинага сүз катарга кыймый йөрде. Гап- гади инде, югыйсә, ашханәгә кеше юктарак керепме, эштән кайтканда* мы, кинога, я пляжга барырга чакырасы гына, югыйсә Искергән алым бу, ләкин башка мөмкинлек юк. Альбина аны кире какты. «Бу киноны караган идем»,—диде. Икенче тапкырында кирәк кадәр ягымлы, гафу үтенгән тонда сәбәбен ышандырырлык итеп: — Габделхак, зинһар, башка вакытта, яме. Мин авылга кайтып ки- . лергә булган идем,— диде. Габделхак Альбинаның тәжрибәле кыз булуын, нәрсә эшләгәнен = белеп, алдан исәпләп эш итүен сизенде. Альбина хәзер Габделхакның £ горурлыгы кимсетелгәнлеген һәм шуңа күрә кнре чигенмәячәген аңлый п иде, күрәсең. » Өченче тапкырында ул кире какмады. Зәвык белән, киенә белеп киенә > икән. Кояш кунып, бронза төсенә кергән озын аяклары тулы, матур һәм ° ул һич тартынмыйча тездән югары итеп аксыл-сары юбка кигән. Коф- ♦ тасы да, карыш киңлеге поясы да ак. Шулар өстеннән чәче төсле сары я юка нейлон плащ. Альбина беренче очрашуда ук йомшак канаты белән “ кагылгандай Габделхакның ачу, үпкәләрен сыпыртып алды. Ләкин “ рәссам егетнең сизгер күңеле аның мөнәсәбәтендәге ясалмалыкны < тоя иде... u Габделхак сварщикның тимерне тимергә ябыштыруына кызыгып карап тора. Тотынса үзе дә эшли алыр сыман һәм бик тә эшләп карыйсы килә. Сварщик тәмәке тартырга туктаган бер арада ул түзмәде: — Эшли торыйммы? — дип сорады. Сварщик агай кип күңелле кеше икән. «Җаен беләсеңме соң?» —дип сорап тормады — Эшлә, диде һәм менә Габделхак кара пыяла аша тимернең кайнавын күрә, электродның эреп баруын кулы белән генә түгел, җапы-тәнс белән тоеп хозурлана. Рәсем ясагандагы кебек үк рәхәт апа. Электроды эреп бетүгә, Габделхак масканы маңгаена күтәреп эшенә сокланып карыйкарый янасын беркетә. Җөйләре каләм сызгандай тигез чыга аның сварщик агай килеп карады да: — Үзен дә мачтыр икәнсең ләса. Ничәнче рәзрәт? — дип сорады — Беренче мәртәбә кулыма алуым,—дигәч, Габделхакка ышанмый торды Аннары гына — һәй. энем, әрәм булып йөрисең икән! Тумыштан сварщик ласа сип — диде. Габделхак яңадан эшли башларга торганда, Хисам Гыймадневич килеп чыгып — Сине директор чакыра,— дип китте. Габделхакның бу эштән аерыласы килми иде Үзен мәҗбүр итеп кенә конторага таба атлады. — Чакырган идегезме? — Әйе. Әйдә, кер, утыр. Виктор Иванович өстәле артында кояш кебек балкып утыра иде. Ул, Габделхакка гадәттән тыш куанычлы хәбәр әйтергә җыенгандай, урыныннан калка төшеп, көр тавыш белән — Менә нәрсә, Габделхак мнн сине курортка ялга җнбәрәм,—диде һәм һәр мизгелдә көлеп җибәрергә әзер булып Габделхакка карап тора башлады. Габделхак исә бик үк ышанып җитмичә «Нинди чебен тешләгән моны?» —дип уйлап утыра иде — Унбиш көнгә,— дип дәвам итте Дудин.— Курортның да ниндне әле! Подшефный колхоз! Ха-ха-ха! Алдана язуына карамастан. Габделхак та рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Юморны, җанлы, шаян тонда сөйләшүне ярата иде ул. — Юк, чынлап, бу синен өчен әйбәт булачак,— диде Виктор Иванович көләкөлә.— Хезмәт хакың тулысынча саклана. Сөт эчәрсең, кояшта кызынырсың. Анда аларның хәзер урак өсте. Кайбер плакатлар, лозунглар кирәк икән, ну, сиңа ул берни тормый. Ризамы? йомшак җәеп катыга утыртуларын аңласа да, Габделхакның әллә ни кәефе кырылмады. «Нигә бармаска, авылда хәзер ямьле чак. Сәяхәт итәргә дисәң, мин беркайчан да каршы түгел. Яна тәэсирләр, яна кешеләр»,— дип уйлады ул. һәм менә аның колагы төбендә мотор тавышы, тәрәзә артында баганалар чабыша. Икешәрләп-өчәрләп тотынышкан каеннар бөтерелә, алда юл тасмасы... Тукта! Киткәндә Альбина белән саубуллашмады ич ул! Бүген аның эш көне иде. Ашханә яныннан ничәмә-ничә мәртәбә \тте, ә кереп чыгарга башына килмәгән. Башына килмәгән! Башына килмәгән?.. Каеннар бөтерелә, алда юл тасмасы. Габделхак өчен үзе яши торган бүлмәсенә карый да танышрак, күнегелгәнрәк күренеш. Хәер, бармыни соң аның үзенең бүлмәсе?! Ә аңа инде егерме сигез яшь. Беренче мәхәббәте Раушания бик ерак, томан артында калды. Хәтта уй кораблары да аның янына барып җитә алмыйлар. Кайда ул хәзер!.. Юл уйлары, һай бу юл уйлары. Бер кереп чумсаң, юлдан читкә тайпыла алмаган кебек, алардан да котыла алмыйсың. ...Габделхак авыл сабан туена өлгерергә ашыгып төнге поезд белән кайтып төшкән иде. Сабан туеннан да бигрәк Раушанияне күрергә дип ашкынган иде ул. Иртән ак күлмәгенең якаларын торгызып куеп, көзге каршында галстугын бәйләгәндә дә ул гел Раушания турында уйлады. Авыл мәктәбендә бергә укып йөргән чакларын исенә төшерде. Тәнәфес вакытларында, линейкада басып торганда ул һәрвакыт Раушаниянең зур күзләрен эзли иде. Ә Раушания яңа туган колын кебек кыюсыз, житмәсә, коточкыч арык иде. Яңакларына йөгергән алсулыкны озын керфекләре белән каплап түбән карый иде. Габделхак шул җан иясенең күңелен табар өчен генә ниләр эшләмәде?! Ул үзендә шундый бер көч, куәт тоя иде, әгәр кешеләрдән оят булмаса һәм үзенең яратуын җырга салып бер җырласа, аның уенча, хәтта таулар да башларын түбән иеп тыңларга тиеш булырлар иде. Әгәр Раушаниягә тел тибрәтеп берничә генә сүз әйтсә, Раушания янып кара күмергә әйләнер иде сыман аңа. Габделхак шуларны искә төшереп, үзалдына елмая-елмая, галстугын бәйләп торганда, ачык тәрәзәдә Раушаниянең тавышы ишетелгәндәй булды: тәрәзәгә капланды һәм чыннан да Раушанияне күрде. Ләкин Раушаниянең кайчандыр ут чәчеп карый торган кара күзләре гаять мәрхәмәтле һәм тыныч карыйлар иде. авызы чак кына ачылып тора, йөзен тимгел баскан, киң билле, эре парчалы үзбәк күлмәге кигән, ят бер ирнең беләгенә таянган иде. Габделхак пи өчендер ишеккә ташланды, идән уртасында аңгыраеп туктап калды, яңадан тәрәзә янына килеп басты. Шактый вакыт бер нәрсә турында да уйлый алмады ул. Күз алдыннан үткән күренешләр аның башында урын таба ал.мып иде. Габделхакның әти-әннсе, абыйсы, сеңелләре: «Озак бизәнә бу кала егете, Рәмзия булып Рәмзия киенеп бетте»,— диешә-диешә сабан туена киткән иделәр инде. Габделхак бернинди максатсыз, теләксез капка төбенә чыкты. Кайдадыр җырлашалар, гармун тавышлары. Габделхакның тирләгән ачык маңгаен салкынайтып йомшак җил кагылып үтте. Куе зәңгәр күк йөзендә аккошлардан купшы болытлар йөзә икән. Габделхакның уйлары шул киңлекләргә китеп таралаштылар. Яман уйлар, бүреләр сыман, кешегә көндез тимиләр, алар төнлә-кичен һөҗүм итәләр. Габделхак сабан туена барса да барды, бармаса да барды. Раушанияне ул тагын берничә мәртәбә күрде. Соңгы күрүендә Раушания мәйданның кеше аз ягында — көрәшне әбн-бабайлар яшел чирәмгә дәшкәндәй: — Унынчы класска кадәр бергә укымавым өчен үкенеп бетә ал- ♦ мыйм,— диде. = — Беләсеңме, Раушания, әгәр ул чакны китмәгән булсаң, синен “ белән бер класста укыр өчен, юри күчми калырга уйлаган идем. Син = бер класс түбән идең бит. — Ике диген. — Чынмы?! < — Әйе. Син тугызла чагында мин җидедә генә идем әле. — Алайса бер класста ике ел утырасы булганмын икән. Алар икесе берьюлы көлеп җибәрделәр. Бу көлү аларны шунда ук чиксез якынайтты. Раушания нидер әйтергә ымсынып. Габделхакка күтәрелеп карады, оялды, оялуын яшерер өчен озын керфекләрен түбән төшерде. Габделхак аның шушы гадәтен кайчандыр үлеп ярата иде. Кайчандыр... Бу вакыт алар халык диңгезе уртасында бары бер-берен генә күрәләр һәм икесе дә: «Менә кайчан аңлаштык без. Сон, бик соң аңлаштык без»,—дип уйлыйлар иде. Габделхак яралы бөркет сыман туган авылыннан читкә атылды. Кайларда гына булмады ул?! Акчасы бетсә, берәр шәһәргә туктап, эшләп ала иде. Шулай нтә-нтә ул Чукоткадан Каспий диңгезенәчә, Урал тауларыннан Кавказга кадәр араны аркылыгабуйга үтте. Ләкин барыбер Раушанияне онытып калдыра алмады. Габделхак акылцна колак салса, акылы аны «Жүләр син! Адәм көлкесе! Әйтерсең дөнья ана гына терәлеп калган. Үткән эш кире кайтмый. Кара аны. үткәннәргә үкенә торгач, үкенечкә калма'» дип тирги. Ә күңелендә бер моң бар. Кемдер скрипкада уйный кебек. Смычогы белән скрипка кылларына түгел, түрыдан-туры аның йөрәгенә сыза сыман. Лвыл тау итәгенә сыенган. Буа суы ялтырый Казтар оча. Биек- биек талларның һәм тауның кара-кучкыл яшел фонында алар ап-ак төркемнәр булып әйләнәләр: «Кыйгаккыйгак» кнлеп буа өстенә төшәләр. Кайберләре әйләнә-әйләнә югарыга ук күтәреләләр, яктырып килгән күк йөзендә кинәт каралалар, ә калкулык өстендәге нген басуына кунгач, яңадан агаралар. Шчнда ук — калкулык т\б бер-бер артлы ике комбайн нген урып йөри. Габделхак, бу як басу кырында. шулай ук комбайн штурвалы артында утыра. Лларныц комбайннары ватылды Өлкән комбайнчы кирәкле летальләрне алырга авылга киткән иде, Габделхак аның кайтуын көтә Бик нртә, сәгать өчләрдә үк уянып торган иде ул; йокысы туймаган. Керфекләре ябышып интектерә башлагач, Габделхак, әвен тәвен килеп, түбән төште. Тимер култыксалар сап салутырып, малай-шалайлар гел корсакларына ятып карый торган төшендә— үзе генә басып тора иде. Габделхак кыенсынып кына аның янына килде. — Исәнме, Раушания,—диде. Раушания авыр керфекләрен җилпеп, күтәрелеп карады, күзләре жаплана төште; ачык йөз белән сөйләшергә теләп: > — Исәнме, Габделхак,— диде. . Шулай да сүзсез калдылар. з — Мәктәптә укыганда мин сине яратып йөри идем, Раушания * Бу сүзләр Габделхакның авызыннан өлгергән җимешләрдәй үзлә- j рениән-үзләре коелдылар Раушания гаҗәпләнмәде, белгән булган, u күрәсең. Мәйдан уртасына төбәлгән килеш, ерак истәлекләр эченнән > кын һәм чык белән юешләнгән иде. Габделхак комбайн алдына бер кочак салам җәеп йөзтүбән капланып ятты. Биниһая матур иртәнге тынлык һәм шушы тынлыкка ятышлы яңгыравыклы каз тавышлары Габделхакның эчке дөньясына бөтен тәне аша үтеп керә, күңеленә якты нур һәм шундый ук иркенлек, киңлек, тынлык утыра. Бер кырмыска аның муенын кытыклап йөри башлады, күлмәк эченә үк кереп китте. Габделхак кузгалырга иренә. Тешләмәсә, йөри бирсен. Комбайн тирәсендә камыл кыштырдады, малайларның сөйләшкән тавышлары ишетелде. Габделхак аларның һәркайсын исемнәре белән белә. Идарәдә плакат язган чагында ук алар килеп йөри иделәр. Аннары Габделхак комбайнга күчте. Бу авылда кеше җитми икән. Бригадир «Энем, кеше табылганчы, бер-ике көн эшлә инде. Комбайн тик тора бит»,— дип үтенеп сорагач, Габделхак үзенең сау-сәламәт килеш уттай кызу эш өстендә күләгәдә плакат язып ятуыннан оялып ук куйды. Бригадир Габделхакны кырга мотоциклы белән алып китте. Алар килеп җиткәндә, комбайн борчак җире өстендә туктап тора иде. Барабаны тыгылган. Бернәрсә турында сөйләшмәделәр, килү белән тимер чыбык кебек тыгызланып уралган борчак саламын ломнар белән каерырга тотындылар. Ярты сәгатьләр этләнгәннән соң гына барабан бераз бушангандай булды. Чиләнгән кайнар саламны ялан кул белән сүтеп алдылар. Габделхак төшкә кадәр комбайн алдыннан йөгереп йөрде. Барабанны тыгылдырырлык калын полосаларны кыска таяк белән комбайнның авызына азазлап өзгәләп сала барды. Ә ул, каһәр, комсыз. Уралып- уралып яткан борчакны бишәр метрдан суырып ала да бугазы төелеп «го-о-онк» дип көчәнә. Андый чакларда өлкән комбайнчының да, Габделхакның да тыннары кысылып кала.— Тыгыла күрмәсен. Чияләнеп ятканчы, болай йөрүең хәерлерәк. Төшке аш килгәнче туктамый эшләделәр Ашны, ат җигеп, интеллигент кыяфәтле пөхтә киенгән бабай алып килде. Аның арбасына бер кыз да утырган иде. ләкин ул якын килмәде, җир башында төшеп, көтеп калды. Арба янына уникеләп комбайнчы җыелды. Аларның йөзләре дә. киемнәре дә бер үк төсле соры, тузанлы иде. Араларында чит кеше булгангамы, тавыш-тынсыз гына ашый башладылар. Габделхак ачыккан иде. Зурзур ике-өч телем ипи белән итле ашны йотлыгып ашады. Тагын сорап алды. Шуны гына көтеп торгандай, комбайнчылар берьюлы телгә килеп сөйләшә башладылар. Аш бүлүче бабай да бер чиләк ашны ашап бетерә ала торган кордашын искә төшереп, мәзәк сөйләп алды. Габделхакка: . — Аша. улым. аша. Ашаган малда өмет бар.— диде. Җил исеп куйгандай. Габделхакның күңеле күтәрелеп китте. Димәк, аны үз итеп кабул иттеләр. Яңадан комбайн янына барганда, Габделхак өлкән комбайнчы Әюптән: — Нинди кыз ул? —дип сорады. — Кая? Габделхак җир башында басып торучы кызга күз карашы белән ымлап күрсәтте. — Ә-ә. Исәрләнгән ул. Укытучы Мансур абзый кызы,— диде Әюп. Тәмәке кабызып, авызыннан, борыныннан төтен чыгарганнан соң, тәфсилләбрәк сөйләп бирде: — Унынчы класска кадәр гел бишлегә укып килде. Беркөн шулай контроль мәсьәлә чишеп утырган җиреннән тиктомалга «Чишелеш нульгә бетә»,— дигән дә аңгыраеп класстан чыгып киткән. Шуннан бирле укымый. Башына авырлык килгән, диләр. Габделхакның уйларын үзеннән бер читтә җыелып утырып тыныч кына гәп коручы малайларның тавышлары бүлде. Малайлар авыл хәл ләрен тикшерәләр иде Председательләре гел район үзәгендә ята икән. Аның үз өе дә шунда икән. Авылга килеп-китеп кенә йөри икән. — Кичә кайтып килүен күрсәң,— диде малайларның берсе.— Машинасын Гариф абыйлар тыкрыгыннан ук кычкыртып килә. Капканы ача торсыннар, янәсе. — Минем абый читкә шул имансыз аркасында чыгып китте инде. ф — Соң, безнең җизниләр соң! Бу авылның кешеләре председательләрен яратмыйлар иде. Габдел- | хак монда килгәннән бирле шуны ишетә. Ул киерелеп чалкан әйләнеп х ятты. п — Нигә алыштырмыйсыз сон сез аны? — диде, торып ук утырды % — Алыштырырсың! Районда аның әллә кемнәре бар. Кояш чыккан иде инде, аргы як калкулыкның түбәсеннән туп-туры күзгә карап тора. Бер комбайн нәкъ шул турыга якынлашып килә * кояш алдыннан узганда, эчке әгъзалары челтәр сыман булып күренде. “ Габделхакның кулы кычытып куйды. «Ясыйсы иде шушы күренешне»,— i дип уйлады ул. Ә нигә?! Габделхак җиңел генә урыныннан сикереп = торды. < — Малайлар, хәзер рәсем ясыйбыз,— диде ул Аның янында буявы да. н пумалачыклары да, кәгазе дә юк иде Әмма кинәт кабынган теләк миен < шашындырып эшләтте. Комбайнда әрҗә өстен каплаган катыргы кәгазь ” барк Пумалачык? Габделхак малайларның чәчләренә күз йөртеп чыкты. — Кил әле, Сәлим. Юк. синеке артык йомшак. Синеке ат кылы сы ман. Менә синеке бара Кемдә пәке бар? Малайларда пәке булмыймы соң? Барысы берьюлы кесәләрен.» тыгылдылар. Габделхак үткенрәген сайлап алып Рашатның чәчен кисә башлады. Полкына иде, авыртадыр, тик Рашат шыңшымады, башын иеп тик торды. — Сәлим, син чиләк белән су алып мен. Җәгъфәр, комбайн өстеннән катыргы кәгазьне алып төш □ сез яр буеннан кызыл балчык алып килегез. Төптәнрәк алыгыз, үзле булсын. Малайлар кушылган эшләрне үтәргә торып йөгерештеләр. Ашыгырга кирәк нде. Кояш югары күтәрелгәнче өлгерергә кирәк иле. Габделхак Рашатның башыннан кисеп алынган чәчне җеп белән кечкенә көлтә сыман итеп бәйләде, ачнары агачтан сап юнып шуңа беркетте Очы очлаеп торган, менә дигән пумалачык килеп чыкты. Катыргы кәгазьне малайлар аның каршысына авышрак итеп беркетеп куйдылар Буяу кирәк һич югы, кара тушь булсын нде Әнигә*' /!ай! Су кушып җаның теләгән куелыкта төшереп булачак Габделхак кызыл балчыкны учында нык кына әвәләгәннән соң, анардан чәй тәлинкәсе сыман икс савыт ясады Берсе белән яр буеннан дегет кебек кара лай алып менде. Икенчесенә кирәк кадәр лай, кирәк кадәр су сала-сала эшли башлады Башта ул күк буласы урынны сыек кына итеп юып төшерде. Тигез төшә, канәгать иде ул Кояш әле түбән, тауның бер ягында әле күләгә ята. Иң кырый йорт акшарланган стеналы иде, ана ялт итеп кояш төшкән, өй артында күләгә, шулай ук тал агачларыннан да озын озын күләгәләр сузылган. Капка турыннан буага таба борыла* сарыла ялгыз сукмак төшә. Күләгә һәм кояш, күләгә һәм кояш Бу капма каршылыкны бирү гаять җиңел нде Этюдка баштан ук җан керде Иртәнге һаваның үтә күренмәлелеге сиземләнә башлады. Кара кучкыл таллар һәм күләгә төшкән тау фонында очып баручы казлар һава тирәнлеген бигрәк тә тирәнәйттеләр Малайлар инде сөенешеп кулларын кесәләрендә уалар, чырык-чырык көлешәләр нде. Габделхак үзе дә бәләкәй чагында әнисенең чигү чиккәнен карап утырырга ярата иде. Бервакыт әнисе аллы-гөлле әтәч рәсеме чикте Күзен куйганда, әнисе юри күрсәтебрәк тнз-тнз типчеп алды Кинәт әтәчкә җан керде, ишек алдындагы әтәч кебек Габделхакка тәкәббер караш ташлады. Габделхак башта өнсез калды, аннары көлә башлады, күзләреннән яшь килгәнче көлде ул. Әнисе куркынган да, сөенгән дә бер халәттә улын кочагына алып, тынычландырырга тырышты. Әтәчне алар икәүләшеп сәгать астына кагып куйдылар. Шул чак әбиләре кайтып керде. Коты чыгып: — һай. килен! Ни эшең бу?! Өйгә сурәт элгәнсең бит* Сурәт ясау гөнаһ. Үлгәч җаныңны сорап килер. Ай алла! Ай алла! — дия-дия, әтәчне умырып алып, идәнгә салып таптады. Ләкин ул Габделхакның күңеленә җуелмас эз салып, изге бер теләкне уятып өлгергән иде инде. Этюд тәмамланып килә. Габделхак соңгы эш итеп алгы планда көзгедәй тынып яткан буаны ясады. Малайлар гаҗәпкә калдылар. Баксаң, буа төбендә яр буендагы талларның һәм тауның шәүләсе ята икән. Этюд кояшлы, якты булып чыкты. — Лайдан кояш булды бит. ә?! Габделхак борылып карады. Моны әйтүче зур, уйчан күзле Камил исемле малай иде. Малайлар этюдны кемгә бирү турында бәхәсләшә башладылар. — Сиңа ди! Ул безнең өйне ясады. Миңа бирә ул аны. — Аңа калса, безнең бакча башы да эләкте шул. — Габделхак абый, Рашатка бир. Пумаланы аның чәченнән ясадык бит. « Бер сулыш белән ясалган һәм җанының бер кисәге булган этюдтан Габделхакның үзенең дә аерыласы килми иде. Ләкин болайга киткәч, саранлана алмады Камилгә бирде ул аны. Камил башта ышанмыйча- рак торды, аннары көнләшеп карап торучы иптәшләренә гаепле сыман карый-карый ике куллап күтәреп алды. — Озак саклансын өчен ни эшләргә кирәклеген беләсеңме? — дип сорады Габделхак. — Беләм, абый. Щетиналы щетканы аертылган сөткә манчып, тимер сеткага ышкый-ышкый, рәсем өстенә вак яңгыр яудырырга кирәк. Кипкәч ул ныгып кала. — Дөрес, Камил. Габделхак Камилнең дә рәсем белән кызыксынуын аңлады: бу малайны да газаплы эзләнүләр, уңышсызлыкка очрап үз-үзен күралмас дәрәҗәгә төшеп өмечсезлеккә бирелүләр, кыска вакытлы шатлыклар белән тулы авыр да. кызыклы да тормыш көтүен күз алдына китерде. «Күңелендә шундый теләк уянган икән, ул инде башкача яши алмаячак»,— дип уйлады. Ат белән өлкән комбайнчы килеп туктады. — Әй! Картунны кая алып киттегез! — дип кычкырды ул кайтырга чыккан малайларга. Малайлар сагаешып Камил тирәсенә җыелдылар. — Габделхак абый ана рәсем ясады бит,— диае берсе. Әюп алар янына барып картинага бераз карап торганнан соң: — Әрҗәне капларга башка әйбер алып кил' — диде. — Ярар. — Рашат, китми тор. Атны кайтарып куярсың. Габделхак белән Әюп солидоллы кәгазьгә төрелгән тешле тәгәрмәчләрне шкиф каешларыннан бушатканнан сон, малайлар арбага төялеп кайтып киттеләр. Ремонтлап бетереп бодай кырына төшкәндә, башка комбайннар, гигант үтүкләр сыман, саргылт-яшел буй бизәкле калкулык итәкләрен тигезләп йөриләр иде инде. Бодай тезмәләре борчак покослары кебек калын түгел, барабанны тыгылдырмый. Әюп штурвалны Габделхакка бирде дә: «Бераз тамак ялгап алам»,— дип төшеп калды. Үзе эшләп карамаган кеше, комбайнчы штурвалны боргалап кына бара, дип уйлый. Кайбер шагыйрьләр хәтта: «Җырлый-җырлый ашлык суга кыр корабында Миниулла»,— дип тә жибәрәләр Җырларсың’ Бункердан, җилгәргечтән бөркелгән тузан авызыңны түгел, күзеңне ачарга да ирек бирми, киемгә сенеп тәнгә үк үтеп керә, колак эчләренә тула, теш араларында шытырдый. Җыелган саламны вакытында төшерел калдырырга кирәк, карабрак бармасан, таш я агач төбе килеп ксрәсен көт тә тор. * Шулай да жил каршыдаи искәндә, күз аллары ачылып китә. Иркен- | ләп сулап куясың. Тезмәләр үзләре үк чаңгы юлларыдай алга ымсын- £ дырып, чакырып торалар. Чыннан да кораб сыман зур машинаның п күндәм буйсынуын тоясын да, күңелдә шигърият сыман нәрсә дә куз- “ галып куя. Габделхак бер тын онытылып эшләде. Аннары аны Әюп « алыштырды. Комбайннан төшүгә дөнья кинәт тып-тын булып калды. и Габделхак, үзендә кешене хуҗаларча олыгайта торган арганлык тойган ф хәлдә, якындагы бер чүмәлә өстенә барып ауды Ефәк сыман шома, _ сыгылмалы алтын салам аны жай гына үз кочагына алды. Бәйсез кыр к жиле хәзер Габделхакка тия алмый, чүмәлә кырыеннан шаулап үтә. = кайчагында чүмәләнең артыннан кисәк кенә этеп җибәрә, алай да эш < чыгара алмагач, салам очларында озын, нәзек итеп сызгыра башлый. «Сары камыл өстендә ялгыз зәңгәр чәчәк чайкала. Габделхакның нигә- н дер ятим бала кебек үксеп-үксеп елыйсы килеп китте Ата бабаларын * туендырган шушы борынгы җиргә ятып, эченә җыелган бөтен моң-зар- < ларын сөйли-сөйли елыйсы килде аның. Ә ялгыз зәңгәр чәчәк сары камыл өстендә һаман чайкала да чайкала. Алла да юк, тәмуг та юк, ожмах та юк. Күп гасырлар буе әллә кемнәрнең аягы астында тапталган жир бар, зәңгәр күк бар, Габделхак үзе бар Ул бераз черем итеп алды. Бу ярым онытылу күпме дәвам иткәндер, Габделхак гаҗәеп яхшы ял итеп, башы җиңеләеп уянды. К\к бермә- бер биегәйгән, ерактагы күгелҗем урман якынайган сыман тоела ана. Әюп комбайнны туктатып кепкасын болгап тора иде. Төшке аш килгән икән. Габделхак ерактан ук арба янында әлеге исәрләнгән кызны күрде. Бүген ул комбайнчылар янына якын ук килгән иде. Покос өстендә утырып, ул бабасының эшен бетергәнен көтеп тора Габделхак коштабагына аш бүлеп алып, аның янына барып утырды. — Ашыйсың киләме? Әйдә, бергә ашыйбыз,—диде. Кыз дәшмәде. Аннары гел уйламаган җирдән. — Син молекулалардан торасын,—дип куйды Габделхакның йөзендә бер мускул да селкенмәде, ә тузгыган, бодай кибәкләре кунган чәчләре астындагы башында уйлар өермәсе иде. «Сип молекулалардан торасың...» «Чишелеш нульгә бетә...» Бу кызның уйлар агымы кая алып бара? Чыннан ла исәрләнгәнме ул? Әллә бары тик заманыбызның каршылыклы уй хисләрен чишә алмыйча иза чигәме? Габделхак сынап карарга булды. Зур гына ит калҗасын чәйнәп йотып җибәргәннән сон, ул исе китмәгән кыяфәттә «Торса пи»,—диде, кызга күтәрелеп карады һәм өнсез калды Апын алдында көн кебек якты йөзле, төндәй кара озын чәчле, бүген тотып кияүгә бирерлек буй җиткән кыз утыра иде. Кай төше беләндер Раушаниягә охшаган. Габделхакны җылы дулкыннар күмеп киткәндәй булды, йөрәге күптәннән булмаганча сулкылдап тибә башлады Димәк, аның йөрәге исән икән әле. Ә ничә еллар ул болай гына, тереклек итәр өчен генә типте. Кызның күзләрендә гаҗәпләнү иде. Күрәсең, ул «Син молекулалардан торасын»,— дип, Габделхакны шаккатырмаммы булгандыр Күрәсең. бу аның үзе өчен бик мөһимдер. Ә Габделхакның мона бер дә исе китмәгәч, үзе гаҗәпкә калгандыр. — Син бит тузан бөртеге генә. Син түгел, жир шары да галәм ■К. У.» м ’• киңлекләре белән чагыштырганда тузан бөртеге,—диде кыз ашыга- ашыга. — Шулай шул,— диде Габделхак, аның белән килешеп.— Галәм бик киң бит ул. Чиксез киң. Ә син чиксезлекнен нәрсә икәнен беләсеңме? \1енә күз алдыңа китер. Бии-и-ик ерак, ди. әйеме. Аннан соң да барып була әле. Тагы да, тагы да, тагы да барып була. Чиксез. Башка кешеләр Хәятны кызганалар иде, аның сүзләреннән көлмәскә тырышып читкә борылалар иде. Ә бу тузанга батып беткән егет аның белән... Әйе, кайчандыр әти-әнисе дә, башка кешеләр дә Хәят белән менә шушылай тиң күреп сөйләшәләр иде. Аннары ни булды соң?! Кешеләр Хәятны аңламый башладылар. Бервакыт әнисе күрше хатынга елый-елый: «Хараплар булды инде балакаем»,— диде. Нишләп харап булсын ул?! Аның бер җире дә авыртмый ич. Тик менә күңелсез. Бөтен нәрсә аның өчен гап-гади. Җир балчыктан, минераль матдәләр катнашмасыннан тора. Ай да шулай ук каты күк җисеме Бөтен нәрсә аяк астындагы кебек гап-гади. Хәятны гаҗәпләндерә алырлык бер нәрсә юк. һәм шуңа күрә бик күңелсез ана. — Ә сиңа беркайчан да тормыш мәгънәсез нәрсә булып тоелганы юкмыни? — дип сорады Хәят.— Менә миңа унсигез. Тагы кырык, илле елдан әби булачакмын, үләчәкмен. Элегрәк кешеләр үлгәннән сон оҗмахта, һич югы, тәмугта гына булса да яшәргә өмет иткәннәр. Ә мин өмет итмим. Чөнки моның кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган матур әкият булуын ап-ачык аңлыйм. Котылгысыз үләсенне белә торып ничек яшәргә кирәк?! — Ошамаса асылынасын,— диде Габделхак,— ә менә миңа ошый. Чөнки минем бөтенләй тумавым да мөмкин иде. Миңа дөньяда яшәргә насыйп булган икән, бик рәхмәт. Гарип булып тусам да, рәхмәт әйтер идем. Бөтенләй булмаганга карый анысы да әллә ни. Габделхак көтмәгәндә: — Ә нигә син бер җирдә дә эшләмисең? — дип сорады.— Колхозыгызда кеше җитми, ә син тик йөрисең,— диде. Хәят ана каш астыннан усал итеп карап куйды. — Миңа шулай ошый. Синең катышың юк. — Кул-аягы исән кешегә болай йөрү килешми дип әйтүем генә. — Син дә безнең әни сымак икән,— диде Хәят, ирен чите белән мәсхәрәле елмаеп.— Болай килешми, тегеләй килешми, кызым, алай утырма, син инде олы кыз... Син эшлисең, болар эшлиләр. Шуннан нәрсә? Сез урган бу икмәкне кемнәр ашый дип беләсең?! Атом бомбасы ясаучы кешеләр ашый, кеше үтерергә өйрәтелүче меңләгән әрәмтамаклар ашый. Сез барыгыз да атом бомбасы ясаучылар. Зинһар, син дә Хәят акылдан язган икән дип уйлама. Мин аңлыйм. Атом бомбаларын ясарга кирәк, солдатларны да асрарга кирәк, чөнки башка илләрдә дә шулай эшлиләр Аларнын безгә һөҗүм итүләре бар. Ләкин барыбер сез бөтенегез бергә жир шарына үлем хәзерлисез. Сезнең бөтен эшегез шуңа кайтып кала. Сез мина киләчәккә ышанып яшәргә ирек бирмисез. Күрәсең, Хәят кеше акылы ирешә алырдай нәрсәләрнең бөтенесен аңладым дип уйлыйдыр. Габделхак аның шушы беркатлы үҗәтлеген какшатырга, торгынлыкка кереп туктаган уйларына юл ачарга теләде. — Хәят, оин әйтәсең, бөтен нәрсә аяк астындагы таш кебек гади, мине гаҗәпләндерә алырлык бер нәрсә дә юк дисен. Алайса, әйтеп кара: «Менә бу капкара җирдән ничек итеп ап-ак чәчәкләр, зәңгәр, кызыл, сары чәчәкләр үсеп чыга ала? Менә бу бөжәк нигә тере? Без бер-беребезне ничек күрә алабыз? Бу могҗиза түгелме^ Аяк астындагы таш кебек гади дисен. Бу таш гади түгел. Моның эчендә, беләсеңме, нинди серләр бар?» — Я, әйтеп кара. Нинди серләр бар ул таш эчендә? — диде Хәят, елмаеп. Габделхак кыз күңелендә кызыксыну уяна башлавын сизде. Хәзер анын эчке дөньясы белән бу бәйләнешне өзмәскә, ул белмәгән берәр ачыш ясап, дөньяны танып белүнең чиксезлеген күрсәтергә кирәк. Хәят, аны үртәп: — Я, я! Әйт инде,— дип ашыктырды. Күрәсең, ул таш эчендә бернинди дә сер булмавына нык ышана иде. Габделхак ташны ике барма- ф гы белән генә тотыл күзләре турысына күтәрде. Диккатьле, җитди кыяфәте, аякларын бөкләп утыруы белән ул тылсым чыны хәтерләтә иде. з — Бу таш...— диде Габделхак һәм аптырабрак калды. Моны күреп * Хәят көлеп үк жибәрде. Хәятның бабасы комбайнчыларга чәй бүлеп » тора иде. — Габделхак улым, чәй эчмисеңмени’— диде. Башка комбайнчылар > да елмаешып Габделхакка карап торалар иде. Хәятка берәр уен өйрәтә u дип уйлыйлардыр, күрәсең. ♦ — Бабай, бүлеп куй, суына торсын,—дип кычкырды Габделхак. Ә = Хәятка: “ — Ерма авызыңны, игътибар белән тыңла,—диде — Күз алдына х китер. Бу ташны мен кисәккә бүлдек, ди. Бүлеп буламы’ < Хәят «була» дип башын селкеп куйды — Әлбәттә, була. Булган әйберне бүлмәскә. Хәзер шул менгә бүлен- гәннен бер кисәген алабыз. Бик кечкенә калды, күзебезгә дә күренми Чөнки безнең күзләр артык зур. Тагын меңгә бүләбез. Кечерәйгәннән- < кечерәя, кечерәйгәннән-кечерәя, ләкин ул һаман да бар һәм без аны, гомеребез буе бүлсәк тә, бүлеп бетерә алмаячакбыз. Чиксез бүленә. Ышандыңмы’ — Ә мәктәптә безгә: «Материянең ин кечкенә кисәкчекләре бар, бөтен әйберләр дә шул ин кечкенә кисәкчекләрдән төзелә», дип өйрәттеләр,— диде Хәят. — Ләкин ул нн кечкенә кисәкчекләр дә материядән, тагы да кечерәк кисәкчекләрдән төзелмәгәнмени? — Чыннан да!! Алайса, химия, физика дәреслеклэрендә дөрес язылмаган?! — Күрәсең,—диде Габделхак.—Мни сипа моны катлаулырак юл белән дә аңлатыр идем. Тик син Энштейнның «Чагыштырмалар теория- се»н белмисеңдер — Нишләп белмим, ди. Мин аны үзлегемнән өйрәнгән идем Ярыйсы гына катлаулы ул, ә гөп фикере болан без, әнә ул салам эскерге тик тора, ә бу кош хәрәкәт итә, оча, дип уйлыйбыз. Асылда салам эскерте Д> Жир шары белән бергә Кояш тирәсендә әйләнә. Кояш та тик тормый, үзе тирәсендәге планеталарны ияртеп, галактика үзәге тирәсендә әйләнә Галактикалар да хәрәкәт итәләр. Галәмдә тик тора дип уйларлык бер нокта да юк. Әйберләрнең хәрәкәт гнзлеген без чагыштырмача гына беләбез. — Дөрес, Хәят. Нәкъ шулай. Хәзер тынла Материянең чиксез бүленә икәнлеген шушы теориягә нигезләп аңлатам /Кисемнәрнең хәрәкәт тизлеген үлчәгәндә чагыштырып карарлык, тик тора торган бер нокта да юк. Аларның хәрәкәт тизлеген без чагыштырмача гына беләбез Жиссм- нәрнен күләмнәре, зурлыклары белән дә шундый ук хәл. Әнә ул салам эокерте аның өстендә кунган каргадан зур Салам эскертенә карый Жир шары зуррак. Шулай ук анардан зуррак җисемнәр дә бар һәм бу чиксез. Бусы ин зур, бусы ин кечкенә дип уйларлык бернәрсә юк. Галәм чиксез зур гына түгел, чиксез кечкенә дә. Яшәү серләре әнә шунда, чнкссзлсккә яшеренгән дә. Бу таш эчендә безнең Кояш системасындагы кебек планеталар, галактикалар бар... Хәят ташны Габделхакның кулыннан тартып алды ла китәргә җыенып йөрүче бабасы янына йөгерде. Шуннан сон ул икенче көнче д>, башка көннәрдә дә кырга килмәде. Мансур агай кызы Хәятның күлмәген үтүкләргә җыенып йөрүенә куанып куйды, хатынын ак өйгә чакырып алып: — Иртәгә беренче сентябрь, кара аны, Хәятка уку турында сүз ычкындырасы булма! — дип кисәтте. — Кая ул, әйтемме сон? — диде Гайшә апа — Бу арада балакаем, күз тимәсен, аруланып тора сыман. Бәгыремне телеп, күзен бер ноктага терн дә ката иде. Хәзер, аллага шөкер, әйткәнне аңлый кебек, кул арасына керә башлады. Шулай итик, Мансур, үзенең укыйсы килмәсә укымасын. Качмас. Әллә кая өзлегеп куюы бар. Инде аңына килеп терелеп китсә генә ярар иде. Томырылып Рашат кайтып керде. Ул керә-керешкә: — Апа, минем күлмәкне дә үтүклә,—дип кычкырды Апасы андый- мондый сүз әйткәләгәнче, күлмәген, элеп куйган җиреннән алып, китереп тә бирде. Хәят энесенә караган иде, көлеп җибәрде. — Әни, кара әле, Рашатның чәчен кискәннәр,— диде ул. Гайшә апа алгы өйдән куркынып кына чыкты. Өйдәге көтелмәгән шау-шу, теләсә нинди яңалык аның котын ала иде. «Аһ» итеп. — Кем кисте болай чәчеңне?!—диде. Рашат учы белән ялт кына чәчен сыпырып алды да мактанып: — Рәсем ясадык без,—диде.— Күрсәң матур чыкканын. Әни, ашарга бармы? Гайшә апа аңламыйча: — Саташасыңмы әллә? Чәч белән рәсем ясыйлармыни?! — диде. Рашат, әнисенең шуны да акламавына ачуы килеп: — Ясамыйча,— диде.— Әюп бабай комбайнында эшли торган художник абый ясады. Авыл башындагы буа янын. Безнең тыкрык та эләкте әле. Гайшә апа һаман төшенеп җитә алмыйча: — Шушыларның бер!. Ж,үнләп сөйләсәң телең калырмыни? Барыгыз да шул...— дип тиргәнә башлаган иде дә, кызына авыр бәрелерлек сүз ычкындыра язуын абайлап телен тешләде. Ә Хәят әнисенең сүзләрен ишетмәде дә бугай. Энесенә якынрак килеп, Габделхакның кулы тигән урынга текәлебрәк карады да көлеп җибәрде, энесенең чәчен тузгытып куйды. Эчкәре өйдән бу якка чыккан әтиләре эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, көр тавышы белән өй эчен тутырып: — Юкка борчылма, анасы. Без аны хәзер тигезләп алабыз. Бар, улым, машинка алып мен,— диде. ф Рашат ак өйдән машинка алып чыгып, әтисе идән уртасына куйган урындыкка менеп утырды. Малайның кечкенә башы әтисенең зур куллары арасында югалып калгандай булды. Мансур агай, бармакларының акрын кыймылдавын тоеп: «Картаю микәнни? — дип уйлады.— Бардыр, пенсиягә чыгарга ике генә ел калды бит», дип уйлады. Аннан да бигрәк кызы Хәят картайтты аны Шушы алты ай эчендә чәчләре бөтенләй агарды. Мансур агай, Рашатның чәчен алып бетергәч, болдырга чыгып тәмәке кабызды. Кызының нидән болай булып китүен Мансур агай, төгәл үк белмәсә дә, аңыша иде. Хәят очар кош кебек еракка карап, күп нәрсә белән кызыксынып яши иде. Очар урынын тарсынды микәнни? Нидән генә каерылды икән аның канатлары5 «Хәзерге яшьләргә дә авыр шул. Өсләре бөтен, тамаклары тук булу белән генә түгел бит». Ишек ачылды. Кызы Хәят икән. Клубка чыгып барышы, күрәсең, зәңгәр күлмәген кигән. Әтисеннән кыенсыныпмы, кыюсыз атлап капкага таба китте, жинелчә сврлегеп тә алды. Гайшә апа ишектән башын тыгып: Кызым, ялгыз йөрмә. Санияләргә кер башта.— дип калды. Тагын нидер әйтергә дип авызын ачкан иде дә, иренен ачуланып борылуын күргәч, әйтмәде, кереп китте. _ «Әнисенең шулай адым саен бәйләнеп торуы да борчый аны,— дип ♦ уйлады Мансур агай.— Гайшә дә инде өйдә ята-ята ЧӘУЧӘЛӘККӘ әйләнеп бетте». Хәятның алымнары клубка якынлашкан саен акрыная барды. Анда күптәннән булмаганга, хәзер ятсына иде ул. Ләкин урам уртасында туктап кала да, тиктомалдан борылып китә дә алмады. Капка төпләрен- * дә утыручы кешеләрнең әллә ни уйлаулары бар. Хәят, арттан кигереп » сугуларын көткәндәй, иелә төшебрәк бара бирде. Башы әйләнгән сыман g булып китте. Үзе белән менә-менә нидер буласын сизенде ул. = Кечкенә чагында озак кнтап укыса, анын күзе алышына, тйберләр * үзләрсниәнүзләре ерагая, зурая башлыйлар иде Өстәлнең ялан кадәр к киңәеп китүен, мич кырыена эленгән чаршауларның йөзәр метрга ерак- < лашып киң панорамага әйләнүен күзәтүе апа кызык тоела иде. Л чкин < бераздан шөбһәләнә башлый, бодай булмаска тиешлеген, озакка СУЗЫЛса үзенең нидер югалтасын, моның табигый хәл булмавын анлый Ләкин әйберләр үз урыннарына кайтырга теләмиләр. Бу аны тагын да куркытарак төш.» «Яңадан озак укымас идем»,—дип чарасызлана. Урыннан торып йөренә башлый. Идән кнн, күпме барса да очына чыга алмас кебек. Ә өч-дург адым атлауга стенага барып төргелә. Мондый чакта, ачык һавага чыгарга, күккә карарга кирәклеген исенә төшереп, ишек алдына чыгып китә. Йолдызлар беркайчан да үзгәрмиләр. Аларга карасаң, күзеңдәге киеренкелек бетә. Күз карасын өй кыегына күчерсә, өй кыегы яңадан дөньяны каплап зурая башлый. Хәяг әле күккә, әле өй кыегына карый. Ниһаять, әйберләр үз урыннарына кайталар Хәяг, икенче бер дөньядан килеп төшкәндәй, бер тын хәйран калын тора. Хәзер дә Хәят шундыйрак бер халәт кичерде. Тик күзе гүгел, ә зчке дөньясы үз хәленә кайтты аның. Клуб эченә килеп керүгә, яшьләр барысы да ана борылып карадылар. Хәяг үзен ничек тотарга икәнен белә инде. Аның өстендә турыга тегелгән, кыска итәкле, килешле зәңгәр күлмәк. Кысып бумаса да, биленең нечкәлеге күзгә ташланып тора. Поясы жнз божр i :ардан тезеп ясалган. Аны Казан университетында укучы Ирек абыйсы бүләк нгкән иде. Дус кызы Сания йөгереп килеп аны кочаклап алды. Вальс уйный башлады — шул уңайдан биеп тә китгеләр. Икенче вальс вакытында аның янына Җәвад килде. Ул Хәягка күз агып йөри иде. Биергә чакырды. Хәят: «Ардым»,— диде. Арыймы соң? Җәвадка ачу итеп кенә шулай диде ул. Хәзер генә кирәк булган икән?! Хәят урамга чыкты. Искиткеч жылы, айлы, серле төн иде. Хәят дөньяда Габделхак исемле егетнен барлыгын исенә төшерде. Дөресрәге, ул һәрвакыт аның исендә, хәзер бары тик менә үзе янында шул егетнен булуын бик теләде ул. Үзалдына уйланып бара торгач, Хәят авыз башына чыкты. Кыр түрендә тонык кына комбайн тавышлары ишетелә. Габделхак шундадыр. Ул тиз генә кайтмас, кайтса да клубка чыкмас, алар биг төнге берләргә кадәр эшлиләр. — Габделхак, киләчәктә тормыш ничек булыр икән? — Шуны да белмисенме? Җир шарында бернинди дәүләт чикләре калмас, безнең планета кешеләре бер гаилә булып яши башларлар. Ул чагында гаскәр дә, сугыш кораллары да кирәк булмаячак, һәр кеше ике СҮЗСЕЗ җые телдә сөйләшә белер. Үзенең туган телендә һәм барлык кешеләр өчен уртак интернациональ телдә. — Интернациональ тел рус теле буламы, әллә инглиз, я башкамы? — Юк, алар берсе дә түгел. Хәзергә үле тел дип исәпләнүче грек- латин теле булачак. Бөек Гомер теле. «Илиада» белән «Одиссея»ны укыганың бармы? — Әйе. >кыган идем. Ә шуннан соң кешеләр нинди максат белән яши башларлар?’ — Бервакыт урманда мин гаҗәеп бер хәлгә тап булдым. Август башлары иде. Этюд ясарга кызыклырак урын эзләп йөргәндә, бер кырмыска оясына күзем төште. Ояны ниндидер канатлы бөҗәкләр сырып алган иде. Югыйсә, кырмыскалар усал халык, моңа ничек түзеп торалар икән дип якынрак килдем. Дикъкатьләбрәк карасам, канатлы бөҗәк дип уйлаганым шул ук кырмыскалар булып чыкты. Аларның барысы да канатлы булмыйча, оя өстендә йөгереп йөри торган гади кырмыскалар да күп иде. Алары жир асты юлларыннан чыгучы канатлы кырмыскаларны сыпыргалыйлар, канатларын җайлыйлар. Аннары, команда бирелгәндәй, барысы берьюлы аз гына читкә тайпылалар. Ка- натлылары шунда ук һавага күтәреләләр иде. Соңыннан кырмыскалар тормышы турында язылган бер китапны укыгач, очып киткән кырмыскаларның яңа урынга төшү белән, канатларын кимереп ташлап, оя кора башлаулары турында белдем. Җир кешеләре дә билгеле бер үсеш баскычында үз вәкилләрен башка планеталарга очырырлар. Чөнки безнең планета мәңгелек түгел, вакыты җитеп бер җимереләчәк. Ләкин моның өчен җир шары кешеләренең бер гаилә булып яшәүләре кирәк. Аерым илләрнең генә мондый зур эшне башкарырга көчләре җитмәячәк... Хәят авыл башындагы сөзәк калкулык өстенә килеп чыкты. Төнге кыр түрендә прожекторларын кабызган комбайннар әрле-бирле килеп йөриләр. Ә күктә тулган ай. Ана инде кеше аяк басты. Хәят аны яктылык сирпүче түгәрәк итеп кенә түгел, галәмдә үз урыны, орбитасы булган күләмле җисем итеп күрде. Ул үзе дә гади авыл кызы гына түгел ич. Планетабызның бер вәкиле — Җир кызы ич ул. Якындагы салам эскерте кырыенда ниндидер кара нәрсә селкенеп куйды. Кыштырдаган тавыш та ишетелде. Җир шары вәкиленең җаны табанына төште. Ул. борылып карый-карый, авылга таба йөгерде. Капкалары турына җитәрәк сулышы тигезләнгәнне көтеп, бер тын тик торды. Әнисе йокламаган идеме, әллә ут кабызганга уяндымы, ак өйдән: — Кайттыңмы, кызым? Тамагың ачса, ашап ал, мич алдында,— диде. Хәят яңакларының кызышуына түзә алмыйча учлары белән кысты. Көзгегә караган иде, анда йөзеннән, күзләреннән нур сирпел торучы искиткеч гүзәл бер кызны күрде; ышанмыйча боргаланып алды. Бармагы белән борын очына басып карады. Бу — ул, Хәят иде. Чишенеп ятар алдыннан, ул исенә төшереп, сумкасына үрелде. Аннан таш кисәге алып, Габделхак кебек, ике бармагы белән генә тоткан килеш, күзләре турына күтәрде. «Беләсеңме, бу таш эчендә нинди сер бар?» Габделхак, тузанлы салкын киемнәрен мунча өйалдына салып калдырып. эчкә үтте. Җылы. Иң беренче шуны тойды ул. Куыксыз лампа яна Габделхак ләүкәгә менеп утырып, пар өстәде. Ташы кайнар икән. Чыжлый. Әле генә аның колагы төбендә мотор тавышлары иде. Күз алдында прожекторларын кабызып кара төн эчендә таралып йөрүче комбайннар иде, салкын һәм тузан иде. Кинәт шундый тынлык, сөякләрне жебетә торган парлы җылы. Габделхак тирләп үк чыкты. Аның йөзен- н»н. күкрәкләреннән лайлы кара тасмалар ага башлады Беренче кат юынганда көрән, аннары зәңгәр су акты аның тәненнән Ике-өч кат сабын күбегенә күмеләкүмелә юынганнан сон гына чиста су ага башлады. Бу авылның суы әйбәт, сабынны күбекләндерә, чәч соңыннан кабарып, елкылдап кала. «Шушындый берәр авылда яшәргә, ә? Начар булмас иде»,— дип уйлады Габделхак. Капшана-капшана. Нигьмэтулл • > абзый керде Аның күзләре көндез дә начар күрә. Врачлар «Күз х алмасына элпә үскән, операция ясарга кирәк»,—дип әйтәләр икән з Нигъмәтулла абзый гомергә колхозда эшләгән Көтү көткән, бригадир * булган. Габделхак кайчан кайтмасын, уяу була. «Эшләмәгәч, йокы да » юк, ашау да үтми»,—дип зарлана — Яигыр җиле исеп тора, яңгыр яумагае әле,— диде Нигъмәтулла > абзый, капшанып тәрәзә буендагы тактага утырганнан соң.—Менә, чиста күлмәкләреңне шушында куям Эссесе бармы соң. матурым? ♦ Ул хатынына да, балаларына да, Габделхакка да, ишек алдындагы = эткә дә гел шулай «матурым» дип кенә дәшә. х — Сабан кырын бетерә алмагансыздыр әле? — Бетте Кичке алтыда ук бетердек. Хәзер Артыш буена күчтек. < — һәй! Коры тоткансыз! Кара син, ә' — Бүген унике комбайн эшләде бит Күрше авылдан өч комбайн £ килде. — Ә-ә-ә Безнең шул инде. Гомергә хәерче кебек теләнү булды, алла- * нын рәхмәте Халык качып беткәч, эшләр кешесе юк, техникасы да бар, югыйсә. Кая, аркаңны ышкыйммы? Габделхак мунчаласын сабынлап Нигъмәтулла абзыйның кулына тоттырды, борылып утырды. — Сөбханалла, сөбханалла! Аркаң гына да бер гектар чамасы бар икән. Әйтәм җирле, бер дә талчыкмагансың. Хикмәте бар икән шул. Маладис, матурым, шулай кирәк Таза-сау кешегә эшләү берни түгел ул. Менә безнең кебек гарип-горабага кыен, алланың рәхмәте. Чыгып китәр идем үзем дә кырына да — Ничево, Нигъмәтулла абзый, менә операция ясарлар, күзең ачылыр — Шулай булсын, матурым, шулай булсын Кара әле. машина да йөртә беләсең икән, комбайнны да биш бармагы кебек белә, дип сөйлиләр, каян өйрәнеп бетерден син аларны? — Минем әти комбайнчы бит,—диде Габделхак, кызган тәненә салкынча су коякоя.— Җәйге каникул вакытларында гел бергә эшли идек. — Ә-ә-ә. Шулайдыр шул Габделхак коенып сөртенде дә җиңеләеп калган, иркен сулыш ала башлаган тәненә як күлмәк, чиста чалбар киде Өйгә керделәр Нигъмәтулла абзый алгы өй җиткереп маташа иде Бөтенесе әзер. мич кенә чыгарасы калган иде — Мич чыгаручы бүген дә килмәде, алланың рәхмәте Башка авы ira китеп эчеп йөри икән, хәерсез,— дип зарланып алды Нигъмәтулла абзый. . Габделхак сусаган нде Кайту белән катыклы әйрән ясап эчте Ул арада Нигъмәтулла абзый өстәлгә итле шулпа китерел куйды Мунчадан сон Габделхакның бик үк ашыйсы килми нде. ШУНЫ сизеп ахрысы. Нигъмәтулла абзый мич чыгаручыга дип алган ак башны китереп куйды Өйдәге башка кешеләрне уятмас өчен пышылдап — Әйдә матурым, үзең кара Мунчадан соң әйбәт була ул,—диде. — Нигъмәтулла абзый, үзен дә,—диде Габделхак, шулай ук пышылдаш* ыииа ярамый Врачлар операциягә кадәр эчмәскә куштылар. Белми сөйләмиләрдер, аларны да тыңларга кирәк. «Утлы» судан сон Габделхак тирли-тирли бәрәңгеле. итле шулпа ашады. Дөньясы түгәрәкләнгән, бөтен нәрсәдән канәгать бер халәттә иде ул. Габделхак иртән бик сон, сәгать сигезләрдә уянды. Янгыр ява иде. Ул яңадан йоклап китте һәм уннар тирәсендә тәмам йокысы туеп күтәренке күңел белән уянды. Янгыр һаман ява. бүген туктар исәбе юк, күрәсең. «Кич клубка чыгарга булыр. Хәятны күрермен, бәлки»,—дип уйлады Габделхак. Ашап алганнан сон, ул лавсан чалбарын, күлмәген үтүкләп куйды. Аннары болдырга чыгып, янгыр шыбырдавын тыңлый-тынлый. Нигъмәтулла абзый белән тәмәке тартып керде. Алай да вакыт күп эле. Маһруй апа фермага, малайлар мәктәпкә киткәннәр иде Нигъмәтулла абзый да. «Тәннәр авыраеп тора».— дип, аралык ягына кереп ятты. Габделхак бер үзе. Өй эче ярым караңгы. Тын. Сәгать текелди. Габделхак этюдларын караштыра башлады. Портретлар, табигать күренешләре. Шулар арасыннан Альбинаның сангина белән ясалган рәсеме килеп чыкты. Альбина... Беркөнне шулай Габделхак, күрәсе килеп, Альбина яши торган тулай торакка китте. Төнге унберләр тирәсе булгандыр. Дежур торучы хатынның кәефсез чагы иде, күрәсең, кертмәде. Габделхакның: «Чакырып чыгарыгыз, алайса»,— диюенә, ул, бөтенләй ачуы килеп: «Юк ул, чыгып китте»,— диде Габделхак сүзләшеп тормады. Альбина яши торган бүлмәнең кайдадыр бишенче катта булырга тиешлеген исенә төшереп, ишек алдына чыкты. Тулай торакның утлы күзләрендә кешеләр кайнаша. Альбиналар тәрәзәсендә дә ут яна һәм хәтта балкон ишеге дә ачык иде. Өйдә икән, таныш профиле тәрәзә өлгеләрендә шуып узды. Балконнар икенче катка кадәр тезелеп төшкәннәр. Габделхак күз карашы белән балконнар арасын үлчәде. Буй житәр сыман. Ишек алды ярым караңгы, тәрәзәләрдән төшкәй нур белән генә яктыртылган иде. Якын-тирәдә кеше-кара да күренми Габделхак башта беренче каттагы тәрәзәнең тупсасына менеп басты, аннан икенче катның балкон нигезенә куллары белән асылынды. Турникта уйнагандай тартылып менеп тә китте. Дүртенче катның балконында аңа ике егет очрады. Папирос капканнар. — Син кая? — Ары. — Шырпың юкмы? Юк иде. Габделхак бишенче катка күтәрелде. — Мөмкинме? Бүлмәдәге кызларның берсе сызым сызып утыра, икенчесе йокларга әзерләнә, ә Альбина койкасында, ярым яткан килеш, китап укый иде. Барысы да авызларын ачып калдылар. Ниһаять, Альбина «Син кая?» дип әйтерлек хәлгә килде. Габделхак кыенсынып маңгай чәченә кулын тигезде. — Менә, үтеп бара идем, юл уңаеннан'кереп чыгарга булдым,— диде. Альбина эчтән генә көлеп бер як җилкәсенә иелеп алды. Бу рәсемне Габделхак шул кичне ясаган иде. Күпме кыйналып та җанлы итә алмады. Рәсем, мода журналларындагы чибәр һәм бары тик чибәр генә кызларга охшап чыкты. Бу, бәлки, Альбинаның эчке дөньясын аңламаудандыр. Аның кем булуын, нинди омтылышлар белән яшәвен Габделхак әлегә белми. Менә ике кашы белән туры борыны зур «Т» хәрефенә охшаган, төмсә йөзле Хисам Гыймадиевичның портреты. Кызыклы гына кеше. Бервакыт ул Габделхакка: — Энем, Габделхак, мин веранда ясаткан идем Шуны буяп бир әле,— диде. Габделхак, бу кешенең өендә күңел кайтаргыч күренешләргә тап буласын алдан ук сизенеп, барасы килмичә: — Аны үзен дә буйый аласын инде,— диде. — Алай түгел ул, энем Габделхак. Анын краскасын әллә куе итәргә, әллә сыек итәргә? Аннары рам араларын буярга зур осталык кирәк бит ул. Тыңла инде, энем Габделхак, буш итмәм,— диде. ф Үзеннән өлкән кеше шулай үтенеп сорагач, Габделхак бармыйча бул- дыра алмады. з Хисам Гыймадиевич шәһәр читендә алты почмаклы зур агач йортта ~ тора икән. Каралты тирәләре ыхтымат, чиста иде. Габделхак боларын j ошатты. «Бәлки, Хисам Гыймадиевич алай ук начар кеше түгелдер».— дип уйлады. Хисам Гый.мадиевичның үз «Москвичжы бар икән. Өй эче $ дә бай җиһазлы. Телевизор, диван, көзгеле шифоньер. Боларына да тел тидереп булмый. Кеше җиткелекле, бай яшәргә тиеш. * Әмма кечкенә бер күренеш бу йорт эчендәге тормышның бөтен асы- ® лын ачып салды. ~ Хисам Гыймадиевичнын унҗиде яшьлек бердәнбер улы бар нкән. = Мәктәптән ашыгып кайтып керде дә: — Әти, безнең чыгарылыш кичәсе. Баянны алып барыйм әле, иптәш- н ләр көтеп калдылар,— диде. < «Т» хәрефенең «ске өлеше җыерылып бер-берсенә кысылды. Ул өйгә "° кереп китте. Улы да ана иярде. Озак чыкмый тордылар. Нишләптер * тавыш-тын да ишетелми. Бу тынлык Габделхакка хәвефле тоелды. Чирек сәгатьләр үткәннән сон, кинәт өй эченнән күк күкрәгәндәй яман аваз бәреп чыкты. — Ничу! Әндри казнасы юк монда, үзең акча таба башлагач хуҗа булырсың. Пока мин хуҗа бу йортта! Өйдән Хисам Гыймадиевичнын куркынган кыяфәтле хатыны чыгып, күләгәдәй. Габделхак яныннан үтеп китте. Башын түбән игән килеш, күз кырыйларын сөртә-сөртә, улы да чыкты, күтәрелеп карамастан, капкага таба китте. Ә төш вакытында хатыны чәй эчәргә шикәр алып кайткач, Хисам Гыймадиевич бер сумнан калган унөч тиенне санап алды «Расчуты юк, Габделхак энем». Бу сүзне Габделхакка Хисам Гыймадиевич әйтте. Үзара сөйләшеп утырганда, Габделхак, җаен туры китереп, анардан: — Башка балаларын юкмыни? — дип сораган иде. Хисам Гыймадиевичнын бу сорауга җавап бирәсе килмәве йөзенә чыккай иде. Ләкин сорау бирелгән, бөтенләй эндәшми калырга җай юк. Хисам Гыймадиевич: «Аңласаң анла, аңламасаң. үзенә кара»,—дигәндәй: — Расчуты юк бит аның, Габделхак энем.— диде. Габделхак аялады. Ничек кенә аңлады әле. Расчуты юк. Чөнки анын картлык көне болай да тәэмин ителгән. Пенсия алачак, үз өе. бакчасы, кроликлары бар. Нәрсә дип бала-чага белән иза чиксен ул5 Хәзерге балаларда иман бармыни?! Хисам Гыймадиевичнын үзенен рәхәт яшәп каласы килә... Габделхак ишекле-түрле йөренә башлады. Ясаячак картинасында бу кешенең урын алачагын сизенде ул. Хәзер анын өчен ярым караңгы авыл өе дә. яңгыр да юк. Габделхакның күңелендә әле моңарчы беркем ясамаган, һәмул ясамаса беркем дә ясый алмаячак картина формалаша; уңай, тискәре геройларның үзара мөнәсәбәтләре, аерым композиция детальләре ачыклана иде. Анын унзй герое үзенен җилкәсендә хәзерге тормыш шартларында яшәргә, көрәшергә мөмкинлек бирә торган яна идеяләр, карашлар алып килергә тиеш. Ул диннән азат. Ә диннән чын- чынлап азат булу үзе генә дә кешенең эчке дөньясын тамырдан үзгәртә Диннән азат булу өчен аек акыл, белем һәм батырлык... Әйе. әйе' Нәкъ менә батырлык кирәк! Хәят әнә куркып калган быт әле. Котылгысыз үләсенне, үлгәннән сон яңадан беркайчан да булмаячагыңны белә торып ничек яшәргә кирәк? — дип сыкрана ич әле. Диннән азат булуның икенче ягы да бар. Өстәге бөтенесен күреп, ишетеп торучы, яхшылык эшләгәннәрне оҗмахка, явызларны тәмугка олактырып торучы «Алла» дигән нәрсәнең юклыгына инанганнан сон, кешеләр бәйдән ычкынган этләр кебек кыйнала башламаслармы''* Юк. Чөнки нәкъ менә шушы дин кабыгы астында күп гасырлар дәвамында кешеләр арасында кешелек мөнәсәбәтләре формалашкан. Ул мөнәсәбәтләрнең өлгереп җиткән урыннарында дин кабыгы үзеннән-үзе җимерелә. Хәзерге вакытга кешелек, борын төртеп, ачык күз белән яшәү чорына чыгып килә. Диннән арыну табигый һәм котылгысыз. Менә мин дингә ышанмыйм. Аңа карап кешелегемне югалтмадым ич. Начарлык эшләмим икән, бу минем тәмугтан куркуымнан түгел. Яхшылыкны да оҗмахка эләгер өчен дип эшләмим. Матурлыкка — чиксез мәхәббәтем, Явызлыкка — чиксез нәфрәтем. Кино-фәлән булмаса да, бүген клубта кеше күп. Яшьләр бииләр, бер башта бильярд сугалар. Габделхак һаман нишләптер күренми. Янгыр булганлыктан бүген комбайнчыларның эшләмәвен, Габделхакның авылда икәнлеген Хәят белә иде. Шуна күрә борсаланып. «Җаны түзеп ничек өйдә ятадыр!» — дип уйлады. «Әнә ул!» Габделхак керә-керешкә очраган егетләр белән кул биреп күрешә барды. Монда аны барысы да белә, күрәсең, ул үзен өйдәге сыман иркен тота. Хәят өчен клуб эче яктырыбрак, ямьләнебрәк киткәндәй булды. Габделхак күзләре белән кемнедер эзләде. Хәятны күрүгә, танцы мәйданы аркылы ашыкмый гына ана таба атлады. Хәят дулкынлануын ничек тә иптәш кызларына сиздермәскә тырышты, ә йөрәге Габделхакның адымнарына ярашып типте, әйтерсең Габделхак аның йөрәгенә басып килә иде. Габделхак килеп җитеп Хәятны биергә чакырды. Ә Хәятның, үч иткәндәй, аяклары тыңламый, ул аларның барлыгын да сизми кебек. Шулай да торып басты. Егетнең лайдан кояш ясый ала торган пакь кулларының биленә ятуын тойды һәм аны әйтеп бетергесез шатлык, күңел күтәренкелеге биләп алды. Вальстан сон сигезле күмәк бию биеделәр. Аннары бер төркем кызлар түгәрәк уртасына Әюпне тартып чыгардылар. Ул бераз назланган булды да, гармунчы янына барып, аның колагына нидер әйтте. Габделхакның бәгырен телгәләп «Беренче мәхәббәт» көе яңгырый башлады. Әюп. кешеләрнең башлары өстеннән караган килеш, җиңел генә алып китте. Сулышы иркен икән. Хәтердә ул тыныч айлы кичләр. Хәтердә бормалы су юлы. Онытылмый беренче саф мәхәббәт, Онытылмый Агыйдел сылуы. Хәят Габделхакка күтәрелеп караган иде, аның йөзендәге үзгәрешне күреп коелып төште. Егетмен уйларын, хәзерге халәтен Хәят аңлады. Аңламыймы соң? Дөньяда бер Хәят кынамыни5 ! һай, беләсе иде, кем икән аның күңелендә... Ул мине утларда яндырды да, Тилмертте аерылу газабы Нигә сон чәчәктәй яшьлегемнең Канышу булмады азагы?! Юлыгызда киртәләр очратсагыз, Күнелегез булса нык яралы... Ж,ыр башында Габделхак Хәятка карады. Сагыш белән өртелсә дә, давылдан сон аязып килгән күк йөзедәй якты, җылы иде аның карашы. Хәятның йөрәге кыюсыз өмет белән сулкылдап алды. Сез искә алыгыз яшьлн сөйгән. о. Беренче яраткан ярларны. 3 Жыр бетүгә шаулашып кул чаптылар. Кайсыдыр: « — Кунак егетен дә җырлатыйк,— дип куйды. Уен оештырып йөрүче кызлар: — Нинди кунак булсын ул. Үзебезнең егет ул.—дип юмалый-юмалый. ° Габделхакны уртага чыгарып бастырдылар. Барысы да тыныбрак торган ♦ арада Габделхак: в — Сезнең алда җыр җырларга сандугач теле кирәк. Ачуланмагыз. “ моряк биюен биим,— диде. я Түгәрәк киңәя төште. Габделхакның өстендә буена ятышып торган < зәңгәрсу-кара костюм-чалбар иде. Кызлар аның башына бескозырка да u кигергәч, бөтенләй морякка охшады да калды. Ул арада гармунчы егет £ кирәкле көйне эзләп тапты. Габделхак салмак, әмма яшерен эчке дәрт я сизелеп торган килешле хәрәкәтләр белән биеп китте. Түгәрәктәгеләр: < — Афәрин! — Шулай бас! — Килештерә бит, ә?! — дип. аны дәртләндереп тордылар Габделхак соңыннан түгәрәкне бер әйләнеп чыкты да Хәят каршына килеп «тып» итеп басып куйды. Шунда клуб эчендә шикле тынлык урнашты. Хәятның савыга башлавы турында сүз таралса да. күрәсең, күпләр моңа ышанып җитмиләр иде. һәм мөгаен. «Бу кыз килешмәгән эш эшләп, авылыбызның йөзенә кызыллык кигермәсме’» — дип уйлыйлардыр Ләкин бу тынлык бер мизгелгә генә сузылды. Хәятның дус кызлары: — һай, белеп бастың. — Күптән ишеткәнебез юк иде Хәятның җырлавын.—дип. шау-гөр килеп. Хәятны уртага алып чыктылар. Сания, аның югалыбрак калуы.ч сизеп, шаян җыр әйтеп бирде: Уртада басып торасын. Әйләнмиме башларын? Сандугачка мисал иким Синең кара кашларың. Ул арада Хәят, үзен кулга алып, күңеленнән жыр сайлады. Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем. Тиз гена әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадык. Инк готтын чиләгемнән. Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнәнАлкышлап калдылар. Хәят түгәрәктән йөгереп чыгып китте. Габделхак аны тыкрык башында куып житеп: — Кайтасыңмы, озатам...—дия генә башлаган нде, Хәят һич уйламаганда борылып аны үбеп алды Бу шундый тнз һәм җиңел булды, әйтерсең Габделхакка Хәят түгел, ә хуш нсле болын җиле генә кагылып узды Анына килгәндә. Хәят юк нде инде Габделхак аны куа кипе. Хәяг нәрсәдер үзен белештермичә йөгерә нде. Әнә аның балтырлары караңгылык эчендә, калкулык итәгендә жемелди, әнә күздән дә югалды. Габделхак калкулыкны турыдан үтеп Хәятның каршысына төшә башлады. Моны күреп, Хәят читкә тайпылды, ялан кырга чыгып китте. Куып «.итәргә күп калмаган иде инде, Хәят салам эскерте артына борылды. Габделхак аның эскерт тирәли әйләнеп чабасын анлап, икенче яктан каршысына йөгерде. Хәят тик тора иде. Габделхак та туктады. Йөрәге, ана сулыш алырга ирек бирмичә, күкрәгеннән бәреп чыгардай булып типте. Хәят, куллары белән йөзен каплаган килеш, чайкалыбрак эскерт кырында басып тора иде. Габделхак якынрак килде. Кызның чәчләре тузгып, йөзен дә, йөзен каплаган кулларын да күмеп киткән. Габделхак аларны сак кына артка кайтарып куйды, Хәятның кулларын түбән төшерде, Хәятның йомылган күзләрен үпте, тозлы күз яшьләрен тойды; яңакларыннан, иреннәреннән үпте. Аннары кисәк кенә кочагына алып, сылу гәүдәсен чатырдатып кысты... Берничә атна үткәннән сон, Габделхакны идарәгә чакырып алдылар. — Виктор Иванович сагынган сине,— диде бухгалтер.— Менә, художникны кайтарыгыз, үзебезнең октябрь демонстрациясенә әзерләнәсебез бар», дигән — дип, конвертлы язу сузды. Габделхак аңа күз дә төшермәде. Кайдадыр ниндидер Виктор Иванович дигән кешенең булуы ана сәер тоелды. Әйе, ул монда вакытлыча гына ич. Ә Хәят? Алар бернәрсә турында сөйләшмәделәр. Ул чакны алар ике табигать баласы гына иделәр. Ә монда ниндидер язулар, әнә бухгалтер счет төймәләрен шалтырата. — Менә шушында кул куй,— ди. Габделхак кулына ручка алды, карага манды. 85 сум. Алдаганнар... Бухгалтер кая кул куярга икәнен бармагы белән төртеп күрсәтте. Күзләре майлы. Габделхак ручкасын өстәлгә ташлады. Бухгалтер пошаманга төшеп, ишек төбендә, мич буенда тәмәке тартып утыручыларга күз кырые белән карап алды. — Менә шушы турыга кулыңны куй. — Нишләп 85 сум гына? Тәмәке тартучылар сагаешып тынып калдылар. — Минем комбайнда беренче көн эшләвем түгел,— диде Габделхак.— Сез акчаны гектар исәбеннән генә чыгаргансыз Центнер исәбе кая? Мина төп-төгәл 246 сум 50 тиен тиешле. Янадан исәпләгез. Әгәр шулай чыкмаса, үзем исәпләп күрсәтәм. Бухгалтер боргалана-тыргалана урындыгына авып төште, ул бөтенләй кечерәеп калды. Шулай да сөйләшә әле. — Син болай, иптәш, безнең колхозны бөлдереп китәсең бит. — Менә шулай алдап, колхозыгызны сез үзегез бөлдерәсез. Ә мин үземә тиешле хезмәт хакын гына таләп итәм. Тәмәке тартучыларның тәмәкеләреннән төтен чыкмый башлады. Бухгалтер, председатель белән киңәшергә дип, күн тышлы ишек артына кереп китте. Бу вакыт Габделхак кашларын жыерып идән уртасында басып тора иде, озын буеннан кыенсынып урындыкка утырды. Тәмәке тартучылар каршында ул үзен ничектер гаепле тоя иде. Ни өчен икән? Хәят өченме? Хәятка ул бернинди вәгъдә белән бәйле түгел. Габделхак өчен гөнаһ, алла дигән нәрсәләр дә юк. Мөнәсәбәтләрен ул үзе, үзенең намусы кушканча хәл итәргә тиеш. Бухгалтер күн тышлы ишек артыннан чыгып сүзсез генә урынына килеп утырды. Счет төймәләре шалт-шолт, шалт-шолт итә. 246 сум 50 тиен. Габделхак храмга чыкты. Авыл өстендәге репродукторда иртәнге концерт бара. Җырның көе дә, сүзләре дә Габделхакны эзәрлекли иде. Син кал. иркәм, бездә, китмә, китмә. Дустың сине сөеп иркәләр. Монда атты синен бәхетен таны. Монда туды матур иртәләр. Син кал. иркәм, бездә, китмә, кнтыә.. Авылда көн иргә башлана. Габделхак кайтып кергәндә, Нигъмәтулла , абзыймын кече улы Илдус мәктәпкә барырга җыенып кына йөри иде әле. 5 Габделхак та чемоданын карават астыннан сөйрәп чыгарды. Нигъмә- s тулла абзый, күрми торган күзләре белән анын башы өстенә төбәлгән п хәлдә, капшанып ишек кырыендагы тәбәнәк урындыкка утырды. — Китәргә булдыңмыни, матурым? > — Эш урыныннан чакырганнар... ° — Шулайдыр инде.. ♦ Мәгыйшә апа коштабак белән өстәлгә ярмаланып пешкән бәрәнге я китереп куйды. “ — Башта ашап ал, Габделхак, аннары җыенырсың,— диде ул. “ Тышта салкын аяз иртә иде. өй эче җылы, тәрәзә пыяласындагы пар < тамчылары энҗе бөртекләредәй җем-җем итәләр Яран гөле тәрәзәгә u ятыбрак, үрелеп, көзге буш урамны күзәгә. — Салкыннар да житте, моржа чыгара алмый калабыз, ахры, алла- * нык рәхмәте. Тәки алдалап йөртте бу исерек баш Морҗачыны әйтәм < Мәгыйшә апа: — Тамагына ятып аша инде,— дип, Нигъмәтулла абзыйны орышып алды. Габделхак үз уйлары белән мәшгуль. Бу гаиләнең хуҗалык мәшәкатьләре ана кагылмый Мәгыйшә апаның яргаланган, сөялле бармаклары юка пыяла стаканны самовар борыны астына китереп куйды Шыбырдап су ага башлауга, стаканның өске өлеше парланып тоныкланды, ә аскы өлешен* д.»ге, кызларның күз яшедәй кайнар, чиста суга кояш нуры төшкән иде. Ул кыныдай чыгарылган кылыч сыман ялтырый Нигъмәтулла абзыйның күп мәртәбәләр кискәләнгән калын, каты тырнаклы бармаклары икмәкне капшанып таба Икмәк өстенә мзнны ул гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә җыйнак итеп яга. Ә Илдусның бармаклары нәфис тиреле, эчтән яктыртылган сыман үтә күренмәле. Бәрәңгене ул озак тотып тора алмый, бер кулыннан икенче кулына күчсргәли дә өстәлгә төшерә Аннары иелеп вак тешләре белән китеп ала. Нәзек алсу иреннәре кайнар бәрәңгегә тигәндә, кара күзләре кысыла төшәләр. — Каймак салыйммы. Габделхак3 — Варенье белән эчәм. Мәгыйшә апа. Стакандагы су инде ак түгел, гәрәбәдәй саргылт-яшел Җиләк вареньесын салгач, ул вино сыман куе булды. Аңардан хуш нс анкый иде. Кабып карамас борын ук Габделхакның авызына су җыелды. — Кышкы суыкларда сыкылап, түшәме, стеналары каралып бетәр инде, алланың рәхмәте. Нигъмәтулла абзый һаман алгы өенә мич чыгара алмын калуына борчыла. Габделхак аңардан: — Нинди мич чыгарырга уйлаган идегез3 Плнтэленеме? — днп сорады. — Түгел, турыга гына. Бу өйнеке плнтәле безнең. — һәй, Нигъмәтулла абзый, үзем чыгарып бирәм, алайса Илдус, син дә мәктәпкә бармассың. — Бәрәкалла, бәрәкалла! Чынлап әйтәсеңме, матурым? Морҗа да чыгара беләсеңмени шулай? Габделхак исе китмичә: — Нәрсәсе бар авын, өясен дә менгерәсең,—дигән булды —Нигъмәтулла абзый, син мина алъяпкыч тап. Кирпеч китә торган чүкеч, мастерок, отвес кирәк булыр. Габделхакның белеп, ышандырып сөйләве Мәгыйшә апаны да кузгатты. — Тәвәккәллибезме сон әллә, атасы? — диде ул. — Габделхак җилгә сүз сөйләмәс. Габделхак, матурым, ни, мин аның инструментларын апкайтып куйган идем инде. Чүкече дә бар, мастиругы да бар. Аллага тапшырдык, алайса. Ашап-эчеп туйганнан сон өйдәгеләр мәш килеп зур эшкә әзерләнә башладылар. Габделхак Нигъмәтулла абзый белән Илдуска измәне ничек ясарга икәнлеген өйрәтте. «Кызыл балчыкны өч чиләк комга бер көрәк кенә салыгыз, күп салсаң, ярылучан була»,— диде. Үзе биленә алъяпкыч бәйләп мич казнасы эченә кирпеч ватыклары тутырды, аннары ком салып тигезләде. Кирпечләре стандарт, завод кирпечләре иде. Җае жаена килеп кенә тора. Тыштан караганда үз эшенең остасы сыман күренсә дә, Габделхак дулкынлана иде. Анын беркайчан да мич чыгарганы юк, карап торганы гына бар. Ләкин бу рәссам егетнең күңелендә сәер бер ышану яши, кеше эшли ала торган теләсә нинди эшне булдыра алуына ул һич шикләнми иде. Төтен юлларының йөреше аның күз алдында, онытмаган икән. Ә тышкы ягын ул күз күреме белән дә кыл белән тарттыргандай тигез өя ала Шулай да мич көймәсен әйләндергәндә Габделхак тирләп чыкты. Эшнен авырлыгыннан түгел — баш ватасы нәрсә күп иде монда. Мич көймәсе биек булса да, тәбәнәк булса да — ипинен йөзе килмәячәк. Габделхак кайнар мич эчен һәм анда пешеп яткан күмәчләрне күз алдына китерде, мич көймәсе күпме югарылыкта булса кызулык ни дәрәҗәдә бәреп торасын чамалады. Кучкар тирәләренә җиткәч, эш кызурак китте. Кояш баегандарак ул түбә өстендә иде инде. Монда өясе дә өясе. Кирпеч биреп торучылар гына җитешсен. Илдус инде арыды. Шулай да сиздермәгән була. Егет кеше бит. Урамда эштән кайтып килүче Хәят күренде. Ул әле Габделхакны күрми. Үзенен бөтен урамны ямьләндереп килүен дә белми, иптәш кызлары белән шым гына ни турындадыр сөйләшә. Илдус түбә астыннан: — Тагын кирпеч кирәкме, Габделхак абый? — дип кычкырды. Биленә алъяпкыч бәйләгән, балчыкка буялып беткән Габделхакны күреп, кызлар көлешеп алдылар. Кайсысыдыр: — Армый эшлә, морҗачы агай,— диде. Бер мизгелдә Габделхак белән Хәятның күзләре очрашты. Шул арада сөйләшеп алдылар. — Сине бүген китә дигәннәр иде. — Менә, эш килеп чыкты бит. Хәят, бүген дә килерсеңме? Яна мичкә ягып караганда өй эченә күрше-күлән кереп тулды. Төтен алга килми, ялкын да, артка кайтарылып, мич көймәсен ял.мап юллыкка кереп китә иде. Дөнья күргән агайлар: — Сөйләшеп яна, мичегез килешә болай булгач. — Тәмле ризыклар пешәргә насыйп итсен,— диештеләр. Шунда бер апа ашыгып килеп керде дә: — Кая яна морҗачы? Миңа да морҗа чыгарып бирмәсме икән? — диде. — Күзенне ач, дөнья бу. Габделхак бу илаһи авазны йокы аралаш ишетте. Хәят аны гел шулай уята. Габделхак, аның тән җылысын тойган хәлдә, күзләрен ачты. Төндәй кара чәчләр Хәятнын яңакларыннан, иңбашларыннан, сөт өсген- дәге күбекләрдәй нәфис имиләреннән Габделхакның күкрәгенә таралып төшкәннәр. Хәят аның күз карашыннан оялмый, тын гына шул килеш утыра бирә. Серле елмаю кунган йөзе дә тыныч. — Дөньяда синең булуың нинди әйбәт, Хәят. Алиһәм минем. Хәят, чәчләреннән хуш ис аңкытып, гөл сыман-аның күкрәгенә иелә төште, кайнар тыны белән- ♦ — Яктырып килә, тор инде, сина китәргә вакыт,— дип пышылдады, х Алар салам эскерте эчен уеп кергән куышта ягалар. Эскерт дымлы- 3 рак чагында өелгән булса кирәк, жылы бәрел тора. Ферма авылдан бер читтә, калкулык итәгендә. Юл үргә каршы булса - да, Хәят очып баргандай җиңел атлый Ләкин менә ул туктап калды. Кулы белән эчен кысып жиргә чүгәләде Күз алдында гына юл өстендәге ® вак ташлар, кантарлы-кантарлы яргаланган каты балчык. Хәят һәр я үлән бөртеген аерым-аерым күрә Җирнең шулай якын торуы сәер я Башы шаулый. Ул үзенең балага узуын анлады. авыл ягына күз төшер- * де. Моннан авыл уч төбендәгедәй күренә. Әнә тыкрыкта олы юлга таба н кулына чемодан тоткан, жил кәсенә этюдник аскан Габделхак бара. Олы < юлда зәңгәрле-сарылы автобус тора Репродуктордан скрипка моңнары * агыла. Заһид Хәбибуллин уйный Әнә Габделхак автобус эченә керде, кузгалып та киттеләр. Ә авыл өстендә скрипка моңнары өзгәләнә. Юк, Хәят үкенми. Габделхакны ул үзенә карый да яхшырак аңлый. Габделхак гомерен зур бер максатка буйсындырган, ул шуңа омтыла. Хәят аны шундый булганы өчен яратты да Хәят үкенми, ул Габделхакка ышана Үзенең Габделхакка. Габделхакның үзенә кирәк булуын белә һәм кайчан да булса барыбер кавышачакларына ышана. Әгәр күңелендә шундый ышану булмаса, ул үзен әти-әнисе, авылдашлары алдында гаепле тояр иде. бу эше өчен үзеннән-үзе жирәнер иде. Ә бу — мәхәббәт, тормышның үзе бу. Әйе, Хәят Габделхакка бер сүз дә әйтмәде. Чөнки сүзләр тупас. Хисләргә сүз кирәкми. Ишектә Габделхак күренү белән Виктор Иванович Дудин, телефон трубкасын урынына ташлап — һо! Кайттыңмы? Без монда сине дүрт күз белән көтәбез,—диде — Ну, ничек, курорттан канәгатьме? — дип сорады Соравына жавап көтеп тормасган. Габделхак сузган путевка язуларын карый башлады — Ике көн аерма чыга икән, син чәршәмбедә үк кайтырга тиеш булгансың. Нигә болай? Габделхак жавап эзләп түшәмгә текәлде — Я. ярый, ижат итеп азапланма,—диде Виктор Иванович — Әллә ни зур бәла түгел Җайларбыз,—диде —Менә нәрсә. Габделхак Безнең предприятие оформление буенча беренче урынны алды Синең белән хәтта горком кешеләре кызыксындылар һәм. беләсеңме, шәһәрнең үзәк мәйданын Октябрь бәйрәменә бизәүне безнең предприятиегә йөкләделәр. Виктор Иванович өстәл өстенә куйган кхлларына текәлеп сөйләп торган жиреннән бер як кашын югары чөйде һәм шул як күзен дә зуррак ачып. Габделхакка күтәрелеп карады — Бу синең өчен дә начар булмаячак Үзәк мәйданны тиешле дәрә- жәдә бизи алсан, енна алтынчы разрядны бирергә дә мөмкин булыр,— диде Виктор Иванович. Габделхакның куанмавына, сөмеере коелып утыруына гажәпләнеп. — Син нәрсә, канәгать түгелсен? — дип сорады. Габделхак сүрән генә; — Рәхмәт,— диде. Предприятиене ул, чыннан да, бәйрәмгә әзерләп бетерел киткән иде, кайту белән үзенең картинасын ясый башларга уйлаган иде. Палитрасын, буяу пумалаларын кулына алмаганга ни гомер бит инде. Соңгы вакытта Габделхак аларны төшләрендә күрә башлады. Конторадан чыгып барганда, аны Хисам Гыймадиевич туктатты. — Габделхак энем, ни... Теге веранданы буяган идең бит. Нишләптер буявы һаман кипми,— диде. Габделхакның исенә төште Хисам Гыймадиевич аны чәй белән генә сыйлаган иде Габделхакның тамагы туймады, ашханәгә барып тамагын туйдырып килергә туры килде. Шуның ачуыннан ул буяу чиләгенә бер банка чамасы машина мае салып болгаткан иде. Буяганда сизелми ул, буяуның төсен дә үзгәртми, ләкин озаграк кибә. Сигез-тугыз айлардан сон гына йокмый башлый. Бу әле көннәр кояшлы, җиләс торса шулай... Габделхак, Хисам Гыймадиевичның сары буяуга буялган җиңнәренә, иңбашларына караган килеш: — Күпме вакыт үтте соң әле? — дип сорады. — Ни инде, Габделхак энем, ай ярымнар булды инде. — Да-а... Габделхак тулай торакка кайтып кергәндә, аның белән бер бүлмәдә торучы Шамил, җилкәсенә тастымал салып, юынырга чыгып бара иде. Ягымлы күкрәк тавышы белән гөрләп: — Әйдә, өс-башыңны алыштыр, берәр ресторанга барып утырабыз. Юл тузаннарын юарга кирәктер, шәт. Альбинага да шалтыраттым. Минем Әлфия белән сигезгә «Россия» клубы янына килергә булдылар,— диде. Габделхак: — Альбина? — дип куйды. Шамил ана аптырап бер тын карап торды да көлеп җибәрде. — Син нәрсә?! Космостан төштеңме әллә? Син, вообще, авылдан үзгәреп кайткансың. Шамил башын чайкап алды да юынырга чыгып китте. Кичке Әлмәт. Янгыр явып узган һәм көз булса да җылы. Төнге утлар, неон реклама язулары асфальт юлдагы, тротуардагы чиксез күп күлләвекләрдә чагыла. Кешеләр, машиналар упкын өстендә, реаль булмаган бушлыкта йөриләр, стеналар аша да үтеп чыгалар сыман. Тротуарлар тулып ага. Киенеп-ясанып чыккан кешеләр үзләрен күрсәтергә тырышып һәм башкаларны да күзәтә-күзәтә ашыкмый атлыйлар. Ә яшьләр тынычсызланып бер-берләрен эзлиләр. Шәһәр кешеләренең үз-үзләрен тотышлары көннең төрле вакытында төрлечә була. Иртән әле йокыларыннан уянып җитмәгән булалар, йөзләре тыныч, күпләрнең ирен кырыйларына елмаю кунган була. Чөнки колакларына әле шау-шу тулмаган, эш урынындагы көндәлек низаглар белән нервлары бозылмаган. Төш вакытында алар йокыларыннан уянып җитәләр, шул ук вакытта арганлык та сизелә, бер-берләренә ул кадәр игътибар итмәстән, үзалларына уйланып, ашыгып атлыйлар Шамил белән Әлфия алдан култыклашып баралар. Әлфия эчкә таба басып килешле атлый икән. Бу кыз буйсынмас Шамилне чын-чынлап сихерләгән, ахрысы. Алар, бер-беренә сыенышып, тын гына үзара гәпләшеп баралар. Габделхакның куллары кесәләрендә. Альбинаның биек үкчәле ак туфлиләре аның ботинкалары белән янәшә «тык-тык» итә. Виктор Иванович белән ачыктан-ачык сөйләшергәме әллә? Мөгаен, рөхсәт итмәс. «Предприятие сынлы сәнгать мастерское түгел, производство урыны».— дияр. Ләкин нинди дә булса җай табарга кирәк. Югыйсә, гомер үтеп китәр, берни эшли алмый калырсың. Гел шуның өстендә геяә эшләп, рәсем серләрен көн-төн эзләсәң дә таманга килер Сиңа үзеннән башка беркем ярдәм итмәс. Иҗат өчен шартларны үзем булдырырга тиешмен. Нишләргә сон? Бу үзәк мәйданны бизим әле. Бәлки, шуннан сон вакыт иркенәер. Кыш көне эш күп булмас. Кыш, озын кыш әле алда. Каршыга килүче бер төркем яшьләр Альбинаны Габделхак янынарак кысрыкладылар. Аларның иңбашлары кушылып алды. Габделхак уйларыннан арынып Альбинага борылып караган иде, ана бик күңелсез икәнлеген анлады. Чибәр үзе. Үзәк мәйданны бизәү өчен Габделхакка сварочный агрегат, күтәрү краны һәм ярдәмгә тагын өч кеше беркеттеләр Алай да эш ике атнага сузылды. Габделхак панноларын зур масштаблы, Октябрьның юбилей бәйрәменә лаек булырлык, мәһабәт итеп ясарга тырышты. Виктор Иванович канәгать иде. Мәйдандагы эшне карарга килгән чакларында ул һич тартынмыйча, Габделхакның җилкәсенә сугып. — Яхшы, яхшы, молодей,— ди торган иде. Әмма эш төгәлләнгән көнне Дудин Габделхакны бер читкә чакырып алды да: — Барысы да әйбәт, ләкин беләсеңме, горкомдагы иптәшләр 50 санының язылышын ошатмадылар Артык кистереп, кроссворд сыман итеп язылган, үзгәртергә кирәк, диләр Янадан ясарга туры килер,— диде. Габделхак үзалдына көлемсерәп куйды һәм: — Моны рәсемнән зәвыгы булмаган кеше әйткән,— диде. — Анысы шулайдыр. Минем үземә дә ул шушы килеш ошый. Ләкин эшне кабул итүче комиссия әгъзалары үзгәртергә кирәк днләр ич. — Комиссия әгъзаларының барысы да түгелдер. Тулы бер коллектив андый сүз әйтмәс,— диде Габделхак, ачуы килеп.— Янадан ясарга! Кечкенә нәрсәме ул? Иңе-буе егермешәр метр бит аның! — Күз алдына китерергә була.— дип дәвам итте Габделхак, ачы елмаеп. Башкалар «ах-вах» килеп мактап торганда, иң хөрмәтле бер кеше үзенең башкачарак уйлавын күрсәтер өчен үтә акыллы бер кыяфәттә: «Менә шулай, шулай, иптәшләр. Шушы жире шулайрак», дип үз фикерен белдергәндер. Янында, җитмәсә, ана карата жылы хис саклаучы берәр ханым да басып торгандыр. Габделхак сурәтләгән күренешне күз алдына китерепме, әллә югыйсә чыннан да шулай булгангамы. Виктор Иванович көлеп жибәрде. — Фантазия эшли синен,— диде ул. көлә-көлә. Аннары җитдиләнеп:— Ләкин барыбер янадан ясарга туры киләчәк Минем хәлне дә аила син. Мин аларга: «Ярар, эшләрбез»,—дидем бит — Үзем мәгънәсезлек дип исәпләгән эшне мин эшли алмыйм,— диде Габделхак.— Кулым бармый, я бөтенләй бозып ташлармын,—дип өстәде. — Мин яларга нәрсә дип әйтим алайса Художник ясарга теләми димме. Ул чагында минем директорлыгымнан ни кала5 ! Әйе. син рәссам, синең үз зәвыгын, ләкин беренче чиратта син эшче, производство кешесе. Монда икенен берсе я эшләргә тиешсен, я мин сяне эштән азат итәргә мәжбүр булачакмын Габделхак «Ихтыярыгыз» дип башын бер якка кыңгырайтып, җилкәләрен жыерып алды. Боларнын бөтенесен кич белән Альбинага сөйләгән иде, Альбина үтә салкын бер тонда: — Подумаешь. к>лым бармый, имеш! Буярга да куярга иде. Снна барыбер 1үгелмени? Бу предприятиедән юкка китәсең. Виктор Иванович белән дуслар идегез бит. Әгәр әйбәтләп сөйләшсәң, ул снңа квартир да достать итә ала,— днде. т. «к. У.» м I. 97 АЗАТ ГАНИЕВ ф СҮЗСЕЗ ҖЫР ф — Хикмәт анда гына түгел,—диде Габделхак,—Бу эш миңа гомумән ашамый. Монда рәсем белән шөгыльләнергә мөмкинлек юк. — Аһ, боже бой! Рәсем, рәсем! Шул рәсемең аркасында син кешеләрне дә күрмисең. Сизми дип уйлыйсың што ли? Минем янда булганда да гел шул турыда уйлыйсың бит син. Акчаң жит.мимени? Син болай да Виктор Ивановичтан аз гына ким аласың ич. Габделхак, баруыннан туктап калып: — Менә шушы урында безнең юллар аерыла,— диде. Альбина: — Подумаешь! — дип аның яныннан үтеп китте. Габделхак икенче көнне үк гаризасын язып кертте. Дудин сүз озайтып тормады. Моның файдасыз икәнлеген аңлый иде, күрәсең. — Виктор Иванович, хәтерлисеңме, эшкә алганда: «Ни өчен сезне бер урыннан икенче урынга куыл йөртәләр?» — дип сораган идегез. Виктор Иванович көлемсерәп куйды. Хезмәт кенәгәсе белән гаризаны Габделхакка сузып: — Ә шулай да мин синнән канәгать. Предприятиене адәм рәтенә кертеп китәсең. Гомумән, әйбәт егет син. Ләкин мондый характерың белән яшәве авыр булыр сиңа,— диде. Кулларын өстәл өстендә кушырып бер тын уйланып торганнан соң ул: — Хәзер ни эшләргә исәплисен?— дип сорады. Габделхак хезмәт кенәгәсенең битләрен актаргалап: — Менә «география китабын» язып бетерергә кирәк ич,— диде. Виктор Иванович башын чайкап янә көлемсерәп куйды, урыныннан торып Габделхак янына килде. — Я, ярЫй, хәерле юл,— дип кулын сузды. Көне буе кызу кояш астында печән чабып арган, имеш. Куыш янына кайтып ял итеп утырган чагы. Көн инде кичкә авышкан. Офык артына яртылаш күмелгән кояш керфек-нурлары белән төнгә куна калган болыт кәрваннарына кадалып аларны кызылга манган. Учак төтене тын һава биеклекләренә сыгылып-сыгылып күтәрелә, имеш. Шул чак көтмәгәндә жиһанны иңләп сүзсез җыр яңгырый башлый. Аның җирдән күтәреләме, яисә күктән иңәме икәнлеген аңлап булырлык түгел. Габделхак бу хәлгә аптырап башын күтәрә һәм үзеннән ерак та түгел, ут шикелле янып торучы кызыл болытны күрә. Анда ниндидер сурәтләр төсмерләнә сыман, жыр да шуннан килә кебек. Ул да булмый, күкнең иңеннән буена ямьле бер күренеш ачылып китә. Куе яшел тау итәгенә сыенган авылга таба болын юлы буйлап бер кыз килә, имеш. Күренеш тора-бара ачыклана, яшерен дәрт белән башлаган әлеге сүзсез жыр көчәя бара. Ләкин аны икеләнүле, борчулы авазлар эзәрлекли. Көйдәге яшәү көче ул мәкерле авазлардан арынырга теләп, ачыргаланып әле гүбән атыла, әле газапланып яңадан югары омтыла. Габделхак урыныннан торды да, сукмак-юл санлап торм^стан шул якка—Хәят күренгән якка китеп барды.