Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Боерык Корабымның тузганын да күрәмен. Җилле чакның узганын да беләмен. Өметләрдән яматтырып җилкәнен Боерык бирә йөрәгемә теләгем: Кораблар бит йөзәр өчен төзелә Туры карап упкыннарның күзенә. Тиеш түгел ярда ятып черергг. Әйләнгәнче йомычкага, йөрергә? 1971 Үземнеке Башкалардан чүпләттереп чүпләмен Мин өстемә дан чикмәне текмәдем. Үзем чәчтем, үзем җыйдым сүсләрен һәм эрләдем аркау, буйлык җепләрен... Я Акмулла, я Тукайдан өлге алып, Чүпләмнәрен үземчәләп чүпләдем. Үзем кистем. Үзем типчеп җөйләдем... Ни булса шул, үземнеке теккәнем! 1971 Әгәр дә Узсаң озын сукмакларны. Ярып тездән баткакларны. Пычраклары йокмый булмас, Кичсәң ташлы чокырларны, Чәнечкеле чытырманны — Тәннәреңне ертмый булмас... Тән яраларын бәйләрсең. Кием пычрагын уарсың. Әгәр вөҗданың тапланса, 1971 Аны ни белән юарсың? Куркам Кышкы урман тынган җырдан... Сырган да энҗе юрган — Бөркәнеп шуны башыннан Татлы йокыга чумган... Шыңгырдатмаска тырышам Кышның көмеш кыңгыравын. Бүлдереп тылсымлы төшен. Уятырмын дип куркам... 1970 Урманда Шу... итеп китте йөрәгем Күргәч карга урманын. Ташландык авыл шикелле Шомга күмелеп торганын. Тәрәзләре томаланган Өйдәй тора оялар. Соң, кайчан бу ояларга Кошлар килеп оялар? Кышлы булса булсын урман. Кошсыз тормасын икән. Каргалар булса да анда Шаулап җырласын икән! 1971 Дәрәҗә Таудай авырлыктан егылмады, Күтәрде. Яудай кайгылардан сыгылмады. Үткәрде. Таң калдырды, шулай, күпләрне. Бер илегә генә үскән иде. Башы әйләнде. Тик бер касә бәхет эчкән иде. Теле бәйләнде. Менә шул аны күгәрен бәрде! 1971 1970 Сөйләмә син Сөйләмә син миңа үлем турында. Көйләмә һич аның көен җырыңда. Кундырма котсыз шәүләсен сыныңда. Асрама салкын хәнҗәрен кыныңда! Исраф итеп урынсызга көчеңне, Шыкырдатма барлы-юклы тешеңне. Сакла, ичмасам, киләсе ел яз көне Орлык булып җиргә чәчелер көшелне! Сына калсаң— корыч кебек чыңлап сын. Тына калсаң — ташкын кебек гөрләп гын. Сүнеп китсәң — метеордай дөрләп сүн. Үлеп китсәң — Тукай кебек җырлап үл! 1970 Җилләр искәндә 1 Җилләр иссә әгәр җилкәдән, Җиңел булыр алга барырга. Үрмәләргә өокә, үрләргә, Килмәс сиңа һич тә авырга... Нинди булуыңа карамас, Бәхетләргә табан этәрер. һичбер төрле түләү сорамас, Тәхетләргә чаклы күтәрер... 2 Җилләр каршы яктан искәндә, Гәүдәңне кирегә эткәндә. Күзләреңә тузан сипкәндә. Башыңны түбәнгә бөккәндә; — Алга табан атлап кара син! Чайкалдырмый өмет корабын, Ялгыз якынайтып кара син Йөрәк белән теләк арасын! 1971 Каршылый да белер әле Беләгем алып беләккә. Йөрәген салып йөрәккә Озатты ул мине юлга. Ялгызлыктан боегырлык, Иблис-фәлән сыенырлык Калмады буш урын анда. Беләктә тоям беләген, Йөрәктә — типкән йөрәген. Күземдә моңлы күзләре. Кайтыр юлга карый-карый. Кавышу көнен саный-саный Каршылый да белер әле... Бакчама кем керде икән Бакчама кем керде икән, Гөлләрем күшеккәннәр. Гөлләремне күшектереп Кемнәр соң үчеккәннәр? Гөлләргә ни булды икән. Сөйләшмиләр гөлләрем. Кемнәр тотлыктырды икән Гөлләремнең телләрен? Кем шулай карады икән. Күз тигән гөлләремә. Кемнәр соң көнләште икән Гөл кебек көннәремә? 1970 Булмаса Карап торсам үткән еллар ягына. Икәү узган юлларымны сагынам. Арулардан баш авырткан чагында. Дару сузган кулларыңны сагынам. Әгәр бүген шатлыкларга абынсам. Кайгыларны җиңгән чакны сагынам. Артта калган кичләремне актарсам. Сине күргән төшләремне сагынам. Зар булганда шатлыкларның таңына. Син яктырткан төннәремне сагынам. Ялгызлыкның газабына тарысам. Бик сагынган чакларымны сагынам. Сагыныр мәлең, табыныр ярың булмаса. Тордың ни син. тормадың ни дөньяда!