Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕР БУЕ ҮЗЕ БУЛЫП КАЛГАН КЕШЕ

ИБРАҺИМ ГАЗИ

(1907—1971)

РЕДАКЦИЯДӘН.

Табигать законнары аяусыз Үлем безнең арадан язучылармы алып китә тора Үлү белән аларның зше онытылмаска, халыкка җиткерелап тарырга тиешле < Казак утлары» шушы елның беренче саныннан » Әдәби мирас» исемле даими бүлек ача һәр санда мәрхүм язучыларның мирасы — хикәя шигырь, мәкалә һәм хатлары шулай ук язучы турындагы истәлекләр бастырып барылачак. Әнә шул уңай белән редакция әдипләрдән һәм журнал укучыларыннин үзләрендә саклатам хатларны яки язучыларның әсәрләрен, истәлекләрне җибәрүләрен үтенә Бу санда без күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Г. Тукай премиясе лауреаты. зур һәм катлаулы тормыш юлы узган Ибраһам Гази мирасымнан кайбер әсәрләр бирәбез И. Газиның *Совет язучысының байрагы». • Язучының граждан.тык йөзе» кебек мәкаләләре татар әдәбияты өчен генә түгел, гомумән күп милләтле совет әдәбияты үсеше өчен принципиаль әһәмияте булган зур әдәби документлар, алар әдипнең зур эрудицияле, киң карашлы, нык принциплы коммунист язучы булуын тагын бер мәртәбә раслыйлар. Ә бит вафат булган язучыларның архивында басылмый калган андый мәкаләләр. җыелышларда сөйләнгән чыгышлар аз түгел. Татарстан язучы тар союзы идарәсе Ибраһим Газиның әдәби мирасын туплау өчем А Шамов. Г. Кашшаф. Л. Ихсанова. А Сердинская (язучының хатымы) уставында махсус комиссия төзеде Әдип турындагы материалларны Татарстан язучылар союзы адресы белән (Казань, ул. Баумана. 19. Союз писателей) яки А. Сердинскоя адресы белән (Казань, ул Товаршцская. дом 21. кв 1) шушы иптәшләр исемен» дә җибәрергә мөмкин. Журналыбызның алдагы саннарында Ш Мөдәррис. Г. Насрый, Г. Хуҗи, Ә Даоьь- дов. 3. Мансурның әдәби мираслары биреләчәк.

ГОМЕР БУЕ ҮЗЕ БУЛЫП КАЛГАН КЕШЕ

Мин аны бермме мәртәбә Тукай клубында күрдем. Пи хикмәттер, авылда туып-үскән кешеләрдә тере язучыны күрү, анын ни свйләгәинәрен үз авызыннан ишетү — буй жигмәсбер хыял булып яши. Әнә шул күптәнге хыял безне язучылар клубына китерде. Казан университетына килеп эләккәннең беренче атналарында ук без. авылдан килгән егетләр, кичектергесез миебез ит, п. Матбугат йортына, язучыларны күрергә Йвгерлск Клубның ин югаргы катта булуы ла. янда берничә дистә язучының берьюлы жыела алуы да — барысы искиткеч иде, дулкынландыргыч нде. М — Монысы кем? — Кит аннан! — Әнә тегесе, чәчен алга сыпырып сөйләгәне кем? — Кит аннан! — кебек гаҗәп- , ләнү сүзләре күп булды ул көнне. Әмма барыннан да ныграк гаҗәпләндергәне бер авторның куркусызлыгы иде. Куркусызлыгы дип шуна әй- тәм. Төп докладчы да, чыгып сөйләүчеләр дә «Онытылмас еллар» романын тетеп салдылар. Монысы җитми дә тегесе җитми, монысын сурәтләмәгән дә тегесен , сурәтләмәгән. Хәзер без андый 1 таләпләр куюга күнеккән инде. Андый җыелышларны да күп [ күрдек. «Тетеп салынган» китапның яхшы китап булуын, аның | хәтта Тукай премиясе ала алыр- , дай китап булуын да аңладык. Әмма ул чакта, авылдан килгән ; тәҗрибәсез үсмерләргә, безнең үтә дә яратып укыган китабыбызны , «яманлаулары» бик кыен булган иде. Бигрәк тә бер язучының — яшькелт ярым хәрби кительле, шадрарак битле, кысык күзле бер кешенең (бәрәкалла, Кави Нәҗми икән!) ярсынып-ярсынып сөйләве истә калган. Сүзләр аның түгәрәкләнеп ачылган авызынан берәмберәм түгел, ялкын тасмасы кебек тоташы белән чыгып торалар иде. Хәер, бу «ялкын тасмасын» мин хәзерге язучылык тәҗрибәм ирешкән фантазия белән уйлап чыгарам бугай, ул чакта мин, авыл малайлары кебек, гади генә итеп: «самавыр кебек кайнап сөйли» дип уйлап куйган идем. Чыннан да, Кави агай, кайнап, күбекләнеп сөйли, «Онытылмас еллар» романының авторын әллә ниткән гөнаһларда гаепли иде. Тыңлый торгач, аның нәрсә әйтергә теләве дә аңлашыла башлаган кебек булды. Бактың исә, романның авторы, үзенең китабында, роман хәтле ром анда, татар милләтчеләрен фаш итмәгән. Хәлбуки, татар милләтчеләренең күңел кайтаргыч, җирәнгеч образын халыкка күрсәтеп бирер өчен авторның кече дә, сәләте дә, мөмкинлеге дә, утлар чәчеп тора торган сатирик куәсе дә бар икән. Ә ул аны эшләмәгән, ул сыйнфый сизгерлеген югалткан. — Менә сиңа мә! — дип аһ иттек без.— Бетерделәр бит «Онытылмас еллар»яы! Авторы пичек түзә икән? Күкелдә кыяр-кыймас кына булып язучылык корты кузгалып йөргән заманнар. Төннәр йокламыйча сер бүлешкән Хәлимгә, романның төп героена, арттан килеп, миңгерәүләтердәй итеп, күсәк белән китереп ордылармыни! Шул кадәр әйбәт китап та ярамагач, тагын нинди китап ярар соң? Ай-һай-һай! Язучы булам дип хыялланып, әллә ниткән яшертен уйлар белән саташып йөрү кирәк микән? Тагын кемнәрдер чыгып сөйләде, кемнәрдер бәхәсләште, кемдер хәтта китапны мактаган да булды, тик аларның берсе дә истә калмаган. «Авторы пи дип әйтер икән? Аңар сүз бирерләрме?» дип көтеп утыруыбыз гына хәтердә саклана. Ниһаять, без көткән минут җитте. Сөйлиселәр сөйләп, ярсынасылар ярсынып беткәч, китапның авторы Ибраһим Газига сүз бирделәр. Залдан егетләрчә җилләнеп, озын буйлы, күзлекле бер кеше узып китте. Сәхнәгә ул басмачадан түгел, идәннән генә сикереп менде. Три буна янына килгәч, трибуна читенә ике куллап чытырдатып ябышты, күзлек пыялаларын ялтыратып, залга үткен итеп бер багып алды, һәм, юка иреннәрен кысып беркавым дәшми торгач, безнен күңелләрне канат кактырырдай, кыска һәм усал итеп, залга берничә сүз ташлады: — Куркытма сине мине, Кави! Татар милләтчеләрен фаш итү — синен эш, татар крестьянының революциягә килүен сурәтләү — минем эш! Беренче тәэсир чын була диләр. Ихтимал, бу дөрестер. Ибраһим Газиның холкындагы беренче сыйфат — куркусыз принципиальлеге, әнә шул принципиальлекне өздереп, ярып кына әйтеп бирә белүе гомер буе сакланды. Мин аны егерме ел буена беләм. Егерме ел буена бергә китаплар чыгарырга да. китапларым турындагы киңәшен ишетергә дә, бергәләп «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, проза секциясе бюросында, ниһаять, Язучылар союзы идарәсендә эшләргә туры килде. Ул һаман да шул принципиаль карашлы, туры сүзле булып калды. Ул минем беренче китабымны чыгарттырмады. һәм мин моңа рәиже- мим, киресенчә, шатланам, ул җыентыкка тупланган беренче хикәяләр бик зәгыйфь булганнар икән, мин аларны хәзерге җыентыкларыма керткәнем юк, «Яшьлек яме» исемле повестьтан беренче китабымны башлап җибәрү миңа отышлырак булды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, ул мине беренче мәкаләмнән үк тәнкыйтьче итеп таныса да. озак вакытлар хикәяче-прозаик итеп танымады, үзем бик якыннан белгән, ярсынып язган «Юллар чатында» хикәямнән сон гына хикәяче итеп тә ♦ таныды. Бу — аның шулай ук әдәбиятка булган зур таләбеннән, принципиальлегеннән килә иде. Шул принципиаль җирлектә ул әдәби әсәрләрне энә күзеннән үткәреп барды. Татарстан китап нәшриятында Ибраһим Гази кулы белән язылган берничә йөз эчке рецензия булырга тиеш, заманында кулъязмалар актарганда без аларның берншесен архивка тапшырган да идек, аларны, исән булган сурәттә, халыкка җиткерү әдәбият фәненә яңа бер өлеш була алыр иде. Принципиаль, туры сүзен ул телдән әйтергә дә иренми иде. Бер вакыт, Октябрь бәйрәме алдыннан, Әнвәр Давыдовның Октябрь революциясенә багышланган шигыре газетада басылып чыкты. Квартир яклары кысан булу сәбәпле, без, берничә яшь язучы. Язучылар союзы бүлмәсендә һәм редакцияләрдә бикләнеп эшли идек, шушы хәлне белеп торган Ибраһим Гази, якшәмбе булуга карамастан, Әнвәр Давыдовка шалтыратып, аның шигыре турындагы фикерен әйтте Аның фикере бик югары иде. газетада басылган шигырьләр лежурный-кәжүннн булмаска тиешләр, алар поэзиянең барлык таләпләренә жавап бирердәй яхшы сыйфатлы булсыннар иде, диде. Хәтеремдә, Давыдов шигырьне аклаучы прозаиклар да булуына шатланып, атна буе дулкынланып йөрде. Яшь прозаиклардан ул Шамил Бикчурин иҗатын бик җентекләп карап барды, озак еллар буе аңар иҗатта гына түгел, көнкүреш һәм әхлак мәсьәләләрендә дә киңәшләрен биреп, аның үсүе, язучы буларак формалашуы белән кызыксынып яшәде. Шамилнең күптән түгел тәмамлаган романын укырга Лениногорскига да барып кайтты. Әйбәт роман булачак, тормышчан дип сөйләп торганы хәтеремдә. Бикчурин Әлмәт берләшмәсеннән үсеп чыккан автор булганга, ул миңа күптән таныш иде, күренекле язучы, каләм остасының сүзен ишетү аеруча күңелле булды. Хәзерге яшьләрдән ул Мәдинә Маликова иҗаты белән дә бик кызыксынды. авторны кабинетына чакырып, аның иҗат планнары турында, иҗатындагы уңай һәм кимчелекле яклар турында озаклап сөйләште. Ибраһим Газиның принципиальлеге Язучылар союзында эшләгән чакта эш стиленә дә күчте. Анын ни яратмаганы — рәсми кәгазьләр теле иле. Ул миңа. Язучылар союзының секретарена, берәр кәгазь әзерләргә бирә, мин. әлбәттә, хәзерге заман стиленә туры китереп, мөрәҗәгать иткән кешеләргә карата итагатьлек, әдәплелек саклап, кәгазьне язып ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ бирәм. Аннан ул аны ботарларга тотына. Бер вакыт Әмирхан Еники, үзе яшәгән йортны сүтәр алдыннан, озак кына квартир ала алмын йөрде. Ул хакта без шәһәр Советына да, башка урыннарга да язып карадык. Эш кузгалмады. Ибраһим Гази җиңнәрен сызганып үзе язарга утырды һәм аның каләменнән менә мондыйрак сүзләр чыкты (хәтеремдә калганын язам, алдымда хаты юк). «...Җир йөзендә хәзер фәрештәләр юк. Күктә дә аларны санаулы гына калган диләр. Күренекле татар язучысы Әмирхан Еникигә фатир бирүне озакка сузып йөртүегез аның бәгырен таштай катыландыра...» Беләсезме, бу сүзләр шундый нык тәэсир иттеләр, алар шундук шәһәргә таралдылар һәм Әмирхан Еники озакламый квартирлы да булып куйды. Мәскәүгә, СССР язучылар союзына. Язучылар йорты салырга акча сорап хат яздык. Акчаны бирмәделәр. Биш-алты ел көтәргә куштылар. Ә без йортның Татарстанның илле еллыгына кирәк булуын язган идек. «Отказ» хаты алу белән тынычланмады Ибраһим Гази, шундук утырып, яңа хат язды, русча язылган ул хатта (русчаны ул камил белә иде) бер аеруча усал җөмлә истә калган: «Дорогой К- В. Вы нам обещаете построить Дом литераторов через сотни лет, но ведь красное яйцо дорого к Христову дню...» Яшьли әти-әнисез калып, балалар йортларында тәрбияләнгәнгәме, ул тантананы, шау-шуны, бәйрәмнәрне яратмый, кунак-кунак уйнамый, тәмәкене, эчемлекне җен урынына күрә, бу кадәресепдә хәтта кирәгеннән дә арттырып җибәрә иде. Мәскәүдән яки күрше республикадан берәр язучы килеп төшә, син. әлбәттә, аны озатып йөрисең, кунак итәсең, Казанны һәм республиканы күрсәтәсең, Ибраһим абый сиңа чынлап торып үпкәли, синең кунак язучы белән йөрүеңне гаепкә саный, вакытны әрәм үткәрмә. Союзның берәр эшен эшлә, ичмасам, ди. Хәзерге заманда әдәби багланышларның көчәюен, ә моның шәхси танышлыктан башка була алмавын ул башына да китерми иде. Ләкин ничек кенә булмасын, аның үзенә дә хезмәт вазифасы буенча Казаннан читкә чыгарга, зур киңәшмәләрдә катнашырга туры килде. Тик ул анда да, җилкәсен куырып, мескен хәлендә йөрми, әйтәсе сүзен шундый ук усал-үткен итеп, борыч салып әйтә иде. РСФСР язучылар союзының секретаре һәм СССР Верховный Советы депутаты булып сайлангач, ул Архангельскига, РСФСР язучыларының күчмә секретариатына барды. Киңәшмәдә катнашучылар аның әдәбият мәсьәләләре буенча гына түгел. Архангельск шәһәрендәге җәмәгать тәртипләре хакында да образлы итеп, үзәк бәгыреңә үтәрдәй итеп сөйләвен соңыннан бик үз итеп, яратып әйттеләр. Ибраһим Газиның принципиальлеге, туры сүзлелеге, усал телле булуы гомер буена сакланды. Бу сыйфат аның халык тарафыннан танылган «Онытылмас еллар» трилогиясендә, повестьларында, хикәяләрендә һәм мәкаләләрендә дә бар. Алар аның үзенчәлекле, оригиналь язучы булуының бер сыйфаты иделәр. Ягъни Ибраһим Газиның яшәү стиле белән язу стиле кушыла алды. Ибраһим Газиның күзгә ташланган икенче җитди сыйфаты — шаянлык. юмор. 1960 ел. Ленпногорскига нефтьчеләр дуслыгы бәйрәменә бардык. Шамил Бикчурпн безне күрергә гостиницага килгән. Аның селкенебрәк сөйләшә торган гадәте бар иде. Шамил киткәч, Ибраһим агай әйтә: теге салам чәчле егетегез өстемә ава дип котым калмады, ди. Ленино- горск ул чакта әле төзелеп кенә ята, шәһәр комитетына зур бер алан аша, чокыр-чакырлардан сикереп барабыз, соңга калмыйк дип ашыгабыз. — Ибраһим абый, сәгатегез дөрес йөриме? — Бик дөрес йөри, хәтта алга да китә! Нефтьчеләр бәйрәмендә катнашканнан сон (ул анда барыбыз өчен дә образлы итеп котлау сүзен әйтте), безне табигый урман паркына мәҗлескә алып киттеләр, һәркем, хәлле хәленчә, котлау сүзе, тост әйтте. Чират Ибраһим абыйга да җитте. Кич буена ул. су кушып, бер рюмка кызыл аракы эчте һәм тостын кыска гына итеп, болай диде; Монда сезнең эшләрегез чатыр-чатыр килеп тора. Урман паркы да бик шәп. Геройларыгыз да бар. Тик мин сезгә әйтим: без китапханәләрне, уку залларын карап чыктык. Китапханәче штатын кыскартканнар. Мин әнә шул штат кыскарттырган кешене атарга боерам! Монда аның баягы принципиальлеге белән борычтай ачы сатирасы бергә кушылды. Язучылар союзында эшләгән чакта ул директив органнарда эшләүчеләр белән дә төчеләнеп сөйләшүне яратмый иде. Өстәл яныннан торып, аякларны аерып баса, телефон номерын җыя һәм әйтә — Бу шул әле: Ибраһим Гази дигәннәре. Помыш бар. Кайсы көнне һәм ничә сәгатьтә кабул итә аласыз? Секретарь бүлмәсенә кереп (звонок басып чакыртып түгел!) миннән идарә хәлләрен сораша. Мин сөйлим. Аннары үзе өйдә бик озак уйлап килгән кайбер эшләрен куша. Мин; әһә. әһә. әһә. дип тыңлыйм. Көлеп әйтеп куя; «Әһә, әһә!» дип әйттең дә нәрсә дигән сүз соң ул әһә?» Бездә гомер буе юмор сөйләп, гомер буе эчеңне катырып көлдергән ♦ язучылар бар. әмма, ни хикмәттер, үз әсәрләрендә шул юморны табигый итеп куллана белмиләр. Ибраһим Газиның яшәү стилендәге юмор китапларына да бик табигый булып килеп керде һәм әнә шул юмор анын Ибраһим Газига гына хас язу стилен тудырышудагы бер элемент булы I бик һәйбәт кушылды. «Оцытылмас еллар»дагы ишектән икегә сы ныл керә торган Бер ярым Миннуллалар. ач карынга мәзәк сөйләп йө рүчс ярлы ябагайлар әнә шул тормыштагы табигый юморның якты гәүдәләнеше бит инде. Шулар янына аның чыпчык борыны хәтле генә итеп язылган гаять көчле юморнстик-сатцрнк хикәяләрен дә өстәргә кирәк. Чехов мәктәбе үрнәгендә язылган бу хикәя-новеллалар әдәбият хәзинәбезнең югалмас гәүһәрләре булып калачаклар. Гомумәи. Ибраһим Газиның үлеменә берничә еллар гына кала язган хикәяләре аеруча оста, аеруча тирән язылган булулары, энҗе бөртегедәй ялтырап ятулары белән укучыларның да, язучылар җәмәгатьчелегенең дә нгътибарыв җәлеп иттеләр. Аның соңгы еллардагы әсәрләрен, бигрәк тә хикәя-новелляяарын игътибар белән күздән кичерсәң, әдипнең, кеше буларак, тагыв бер сыйфатын күрми калу мөмкин түгел. Ул сыйфат — Ибраһим Газиның нечкә күңеллелеге. Принципиальлеге һәм шаянлыгыннан аермалы буларак, аның бу өченче сыйфаты күзгә ташланып тормый иде. Без. аның белән аралашып өйрәнгән кешеләр, яны ничектер, корырак итеп күрергә гадәтләнгәнбез. Әмма тормыштагы аерым очраклар анын күңел нечкәлеген кинәт кабызып җибәрәләр иде. 195! ел. Мин «Совет әдәбняты»на эшкә кердем, әдәби хезмәткәр булы 1 эшлим. Ул заманда нибарысы өч кенә кеше эшләгәнгә, эш иртәнге алтыдан башланып, кичке тугызларга хәтле сузыла иде. Кичке бншме- алтылармы тирәсендә егетләрчә җилләнеп Ибраһим Гази килеп керә, керә дә. тукталып та тормястан әйтә: — Әйдә, тәмәке төтененнән туйгансыңдыр. һава сулап керәбез! Без «һава суларга» чыгабыз. Ул шуннан гыйбарәт: Ибраһим абый мине үргә. Чернышевский (хәзерге Ленин) урамына алып менеп китә. Черек күл аркылы алып чыгып. Казанка елгасы буенда тау башына китереп туктата. Шунда без утырышабыз. Ул кесәсеннән икс телем ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ӘДӘБИ МИРАСЫ кара ипи чыгара, берсен мина бирә, икенчесен үзе ашый. Ипи ашый- ашый озак кына елга өстенә, ерактагы офык читенә карап утырабыз. Дәшмибез. Аннары сүзгә сүз ялганып, әдәбия~ мәсьәләләренә керешеп китәбез, ул сугышта йөргән чакларын, татарча газета чыгаруларын, Кутуйның госпитальдәге үлемен, ул хәбәрне хатынына әйтүнең никадәр авыр булуын сөйли. Сузмыйча, азапламыйча сөйли. Аннары без әдәби осталык мәсьәләләренә тукталабыз. Ул миңа әйтә, син, ди, урам тулы халык булуын нинди деталь белән бирер идең? — ди. Мин аптырабрак калам, минем ул хакта уйлаганым юк. Шуннан ул әйтә, Горький, ди. халыкның урам тулы булуын кешеләрнең коймаларга бәреләбәрелә баруы белән биргән, ди. һәм бу сөйләшү минем күңелемә бик озакка сеңеп кала, мин әдәби әсәрнең бик төгәл детальләрдән торуын физик рәвештә тойгандай булам. Ул минем байтак әсәрләремне укыды, тик бер генә мәртәбә каләм тотып, бер сүзне төзәтте. Әлеге дә баягы «Юллар чатында» исемле ул яраткан хикәядә: «Без барлы-юклы әйберләребезне машинага төяп» дигән җөмлә бар иде. «Төяү» сүзе машинаның тулык булуын күрсәтә, диде ул, димәк, барлы-юклы әйберне төяп булмый. Моны «барлы-юклы әйберләрне машина төбенә салып» дип кенә әйтеп була. Хәзер дә мин кайбер детальләрне язган чакта, тукта әле, барлы-юклы әйберне төяү килеп чыкмаганмы, дип тикшереп карыйм. Сүзем — Ибраһим Газиның нечкә күңелле булуы, табигатьне яратуы хакында иде бит. Без әнә шулай табигатьтә утырганыбызны үзебез дә сизмәстән, әдәби осталык һәм дөньяви тормыш турында сөйләшеп, аерылабыз. Лениногорскига нефтьчеләр бәйрәменә килгән чакта ул минем анда ничегрәк яшәп ятуымны белергә теләп, Әлмәткә дә килеп чыкты, бездә бер көн кунып китте. Аның бездә үзен тотуы бик яхшы истә калган. Ишектән кергәч тә ул семья членнарының барысы белән дә кул биреп, бик җентекләп күрешеп-сорашып чыкты. Аннары битен-кулын юды. Аннары барлык бүлмәләрне карады. Иң азактан кухняга керде, тәрәзә төбендә утырган исле гөлне ике куллап тузгытып, бөтен бите белән күмелеп иснәде һәм бәләкәй генә бер тармагын чеметеп кенә өзеп алды да түш кесәсенә тыгып куйды. Аш-су өлгергәнче без минем эш кабинетына кердек. Ул әйтте: — Сине нефтьчеләрдән роман яза диделәр. Укып кара әле, мин диванга кырын төшеп тыңлыйм,— диде. Кулъязманы алып бер бүлек (ун битләр чамасы) укып күрсәттем. «Тагын укы». Тагын бер бүлек укыдым. — Син беләсең инде, мин бит кеше әйберсен мактарга саран кеше. Моны мактыйм. Чын итеп язасың. Бүленмә, тизрәк бетер,— диде. Өйләдән соң урманга чыгып кердек. Тын гына сөйләшеп йөргән җирдән зур бер имәннең астагы ботагына сикереп ябышты да турниктагы кебек атына, әллә ниткән әкәмәт боҗралар ясый башлалы. Мин алтынчы дистә белән барган кешенең шул хәтле җиңеллегенә шаккатып калдым. Агачтан төшкәч көлеп әйтте: ~ Җыйдыңмы, ничә чиләк ком коелды миннән? — диде. Иртәгесен мин аны Казанга озатып җибәрдем. Әлмәттә язучы халкын бик ихтирам итәләр, нефтьчеләрдән машина алып, махсус озатып куярга да була иде, тик ул моңа теше-тырнагы белән каршы төште. Рейстагы автобус киткәнче минем белән тышта сөйләшеп торды, өйдәгеләргә рәхмәт әйтергә кушты, киләп яхшы итүен, күңеле яңаруын әйтте, килсәң, миңа керерсең, диде. Мин кышсыз бара алмам шул, дидем. Кышын кил, урманга чыгып учак ягарбыз, көлгә бәрәңге күмеп ашарбыз,— диде. Автобус китәргә тырылдый башлагач, бик жянел генә, автобус баскычына сикереп менде дә китеп барды Язучылар союзы председателе булып сайланганчы ул байтак еллар ирофессиональ язучы булып, жәйләрен Аккош күлендәге дачасында алмагачлар, гөлләр үстереп яшәде. Гомуми җыелышларга, киңәшмәләргә бик төгәл йөрүдән башка аны бүтән җирдә күреп тә булмый торган * иде. Язучылар союзы җитәкчесе булып сайланганнан сон анар әдәби 3 хәрәкәтнең барышы өчен дә, аерым әдипләрнең тормыш шартлары өчен < дә борчылырга туры килде. Ни сәбәптер, аны сонгы елларда төрле = авырулар да бик борчыды. Шулай да ул холкындагы өч төрле сыйфатны: s принпипиаль-турылыкны, юмор хисен, табигатькә гашыйк-нечкә күнел- ® лелеген ташламады. S Яна эшендә җаваплылык хисен тою анар әдәбиятта партиялелек ® карашларын аеруча басым ясап, кат-кат куярга, тормыштагы бюрок- = ратизмга, гамьсезлеккә каршы көрәшүдә табигый юморыннан файдала- = нырга мөмкинлек бирде. Нечкә күнеллелеге анын әсәрләрендәге ли- S ризмга, образларының пластик булуына алып килде. Мин анын белән * егерме ел аралашып яшәвемнән чыгып әйтә алам, ул табигый сыйфат- s ларына гомер буе турылыклы булып яшәгән, димәк, гомер буе үзе бу- Z лып калган кеше. Әнә шул ныклык анын кабатланмас үз стилен тудыр- £ ды, әдәби хәзинәбезгә Ибраһим Гази дигән гаять үзенчәлекле, талантлы £ язучының зур мирасын калдырды. Бу мнрас җентекләп тупланырга, барлык зурлыгы, нәфислеге белән халыкка җиткерелергә тиеш. ГАРИФ АХ