Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАГЫ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ

Гавдәттә, зур шәһәрләрдә, олы театрларда, җәмәгатьчелек фикере тудыручы дәүрәк шәхесләр күз алдында иҗат иткән артистларның гомер юллары шау-шулырак, кыңгырау- лырак була. Алар турында күбрәк сөйләнә, күбрәк чаң сугыла. Бу һич тә начар нәрсә түгел, әлбәттә. Яхшы ат кыңгыраусыз йөрми дигән кебек, яхшы артист та шау-шусыз яшәргә тиеш түгел. Шуңа да артист ул! Ләкин артистларның шау-шулы үзәкләрдән еракта, район театрларында, тәнкыйтьчеләр чаңыннан читтә гомер үткәргәннәре дә байтак. Мондый артистлар ун роль уйнап бер җылы сүз, һаять, начардан арынып, яхшыга юнәлеш бирүчеләре дә тамашачылар була Татарстанның халык артисты Мөхит Кичүбаев та менә шундый язмышлы, үзенең бетен иҗат иҗат гомерен тәгәрмәч өстендә үткәргән, сәхнәдә йөздән артык рольләр уйнап, тоташ бер образлар галереясе барлыкка китергән кешенең иҗат юлын азрак яктыртып үтүдән, укучыларда, галәм киң икән, кояштан еракта да йолдызлар яна икән дигән фикер тудырудан гына гыйбарәт. Шулай, хөкем эскәмиясендә Мөхит Кичүбаев. Кем ул? Нинди уртаклыктан чыккан һәм театр дөньясына каян килеп эләккән? Биографиянең башы Мөхит 1910 елның 16 августында хәзерге Свердловск өлкәсенең Красноуфимский районы, Сызгы авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне шул ук авылдагы мәктәптә ала. Укытучы Харис Хәйдәровтан математика, агасы Габделәүвәлдән татар теле һәм әдәбияты, Наталья Прокофьевна Луконинадан рус теле һәм әдәбияты укый. Гражданнар сугышыннан соң, Габделәүвәл Красноуфимскига мәгариф бүлегенә эшкә чакырыла, һәм кечкенә Мөхитны да үзе белән шунда алып китә. Габделәүвәлләр, Красноуфимскида драма түгәрәге оештырып, Галиәсгар Камалның «Уйнаш» драмасын сәхнәгә куялар. Спектакль карарга Мөхит та бара. Ул шунда беренче мәртәбә гаҗәеп СӘНГАТЬ утыз-кырык ел эшләп бер юньле тәнкыйть фикере ишетә алмыйлар. Аларның бердәнбер бәяләүчеләре дә, иҗат шатлыкларын, иҗат гомерен Минзәлә театрында шау-шуларсыз, кыңгырауларсыз гына үткәргән артистлар кайгыларын уртаклашучылары да, ни ның берсе. Ул режиссер Сабир Өметбаев белән бергә Минзәлә театрының үзенә генә хас реалистик мәктәбен тудырышуда һәм бүген Мулланур Мсстафин белән шул мәктәпне тагын да үстерешүдә катнашкан актив иҗатчы. Бу мәкаләнең максаты бөтен эшләргә киңәшләр бирәләр, өйрәтәләр. Шулай итеп, өметсезләнеп Сызгыга кайтып китәргә җыенып беткән Мөхиг театрда төпләнеп кала. 1937 ел башында театр драматург Таҗи Гыйззәтнең «Мактаулы заман» драмасын сәхнәгә куя. Бусында Мөхитка Ярулла карт ролен тапшыралар. Шушы спектакльдә уйнаганда Мөхит артист өчен бик мөһим булган тагын бер хакыйкатькә төшенә. Бер вакыт алар Калинин районы культура йортында «Мактаулы заман»ны уйныйлар. Шунда Хөбәйдә ролен уйнаучы Хәдичә ханым Сәлимова репликаны бутый. Мөхит тәмам югалып ни эшләргә белми кала. Хәдичә ханым аңа ярдәмгә килеп, сузләрне искә төшерә торган репликалар биреп карый. Ә Мөхит аның саен каушый бара, бутала, чын-чынлап ояла. Ә залда халык, аларны чынлап та шулай уйныйлар икән дип, рәхәтләнеп шаркылдарга. аяклары белән дөбердәтә-дөбердәтә кул чабарга керешә. Шунда Мөхит: «Менә чынын уйнасаң ничек була икән? Сәхнәдә кыланырга түгел, яшәргә кирәк икән ләбаса?» дигән фикергә килә һәм соңыннан бу фикер аның иҗатында юл күрсәтүче якты маякка әверелә. 1937 ел Минзәлә театрының яшь профессиональ көчләр белән ныгытылган, театр буларак профессиональ якка чын-чыннан борылыш ясаган чоры була. Театрга Гыйззә- туллинаВолжская, Габдулла Кариевлар белән бергә «Сәйяр», «Нур» труппаларында уйнаган атаклы артист Гыйлаҗ Казанский эшкә килә, артистлар составы театр техникумы тәмамлаган яшьләр белән тулылана. Театр ике бригадага бүленеп эшли башлый. Гыйлаҗ Казанскийның театрга килүе Мөхит тормышында да зур вакыйгага әверелә. Мөхит Гыйлаҗ белән бер бүлмәдә яши һәм бер бригадада эшли. Бригада Задонский- ның «Илья Лебедев» дигән драмасын сәхнәләштерә. Мөхит Тимер юл политбүлек начальнигын, Гыйлаҗ Казанский үзе бер кара шәхесне уйный һәм Мөхитны сүзне әйтә белергә өйрәтә. — Сәхнәдә коры сүз генә сөйләп йөрмә син, энем! Әйтәчәк сүзләреңнең тел фикерен билгелә дә шуларга басым ясап әйт. Кулларыңны, әгъзаларыңны шулардай чыгып эшкә җик. Тышкы хәрәкәтләрең эчке кичерешләреңә бәйләнсен һәм шулерның нәтиҗәсе булып чыксын,— ди ул Мөхитка. Мөхитның Гыйлаҗ Казанский белән иҗади дуслыгы 1938 елга, Казанскийның еафатына чаклы дәвам итә. Шул ук елда Сабир Өметбаев «Козгыннар оясында» драмасының Шәриф Камал тарафыннан Минзәлә театры өчен атап эшләнгән махсус вариантын кайтадан сәхнәгә чыгара. Бу — Минзәлә театрының иҗат тарихында этап спектакле булган, аның репертуарының алтын фондына кереп калган һәм дистәләрчә артистлар тәрбияләгән әсәр. Мөхит Кичүбаевка «Козгыннар оясында»гы Усман карт ролен уйнарга туры килә. Сатлык җанСадри Усман карт шахтада эштә чакта аның өенә кереп кача да, ул кайткач: «Мәрьям янына куна кергән идем» дигән пычрак гайбәт тарата. Мәрьям, хурлыгына чыдый алмый, суга батып үлә. Садри коткысына ияргән кайбер аңсызрак шахтерлар Усман картны үртиләр, мыскыллап көләләр. Мөхит шунда үртәлүнең, гарьләнеп әрнүнең нәрсә икәнен чын мәгънәсендә тоя һәм күзеннән яшьләр акканчы үртәлә. Усман карт образы Мөхитта образларның эчке дөньяларына үтеп керергә ачкыч тоттыра. Бу әсәр театр өчен генә түгел, Мөхит иҗаты өчен дә этап спектакле, борылыш ноктасы була. Соңыннан 1950 елда инде Мөхит бу спектакльдә Таҗи мулланы уйный. 1939 елда Минзәлә театры Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасын сәхнәгә чыгара. «Чаткылар» да Мөхитка әсәрнең баш герое тимерче Гаяз ролен ышанып тапшыралар. Бу ансамбльлелек ягыннан Минзәлә театрының ул елларда иң яхшы эшләнгән спектакле була һәм театр «Чаткылар» белән Мәскәүгә колхоз-совхоз театрларының беренче Бөтенсоюз фестиваленә барып яхшы бәя ала. Мәскәү тәнкыйтьчеләре Мөхитның уенына да әйбәт бәя бирәләр һәм хаклы рәвештә мактыйлар. Ләкин бу мактаудан Мөхиг үзе генә канәгать булмый. Мөхит үзен Гаяз ролен тиешенчә башкара алмадым дип саный. Чөнки моңа кадәр гел картларны, өлкән яшьтәге кешеләрне уйнап килгән артистка кинәт кенә яшьләрне уйнарга күчүе авыр була. «Миңа ул чакта Тимай бабайны бирсәләр, яхшырак уйнаган булыр идем, мөгаен»,— ди Мөхит. 1940 ел башында театр В. Масс һәм Н. Куличенколарның «Бакчалар чәчәк ата» дигән комедиясен сәхнәгә чыгара. Бу комедиядә Мөхит 24 яшьлек Владимир Карпович ролен уйный һәм беренче мәртәбә комедия материалы белән очраша. Моңарчы драмаларда гына уйнарга, җитди хәлләр эчендә җитди хәрәкәтләр ясап, җитди идеяләр үткәрергә күнеккән Мөхит үз гомерендә беренче мәртәбә комик хәлләр эчендә комик хәрәкәтләр аша җитди һәм Ватан сугышы сабаклары 1941 елның 22 июнендә безнең илгә игълансыэ-нисез гитлерчылар басып керә Ботен ил Гитлер илбасарларына каршы керәшке күтәрелә. Артистларның шактый элеше сугыш башлануның икенче конендә үк фронтка китәләр. Сабир Өметбаев та. Мохит та кулларына корал алып Ватанны яклаучылар сафына басалар. Мохит, бишенче Кызыл Байраклы укчы мотополк составында Смоленск юнәлешендә Саәино авылы очен барган каты сугышларда кыюлык, батырлык күрсәткән очен. Ill дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Озак та үтми, яраланып, госпитальгә озатыла. 1943 елның башында ань , армиягә яраксыз табып, Минзәләгә кайтаралар. Мохит очен солдат буларак сугыш бете. Ләкин театрның хәле тагын да аянычрак булып чыга. Анда ирләрдән берәү дә калмаган диярлек Ботен зш, бетон авырлык хатын-кызлар җилкосено оелгән. Труппа Хадимә Селимова, Рәбига Шакирова, Җиһан Сәетова, Нурия Гыйззәтүплина. Галия Юныс оеа, Нәзифә Гайнетдинова кебек фидакарь артисткалардан гына тора. Репертуарның рәте- башы калмаган. Берәр пәрдәле пьесалардан, концерт номерларыннан башка халыкка күрсәтер әйберләре до булмый. Алар да искереп, таушалып беткәннәр. Мохит алдына театрны аякка бастыру очен яңа программа озерләү бурычы килеп баса. Күл пәрдәлә зур спектакльләр кую турында ул чакта уйларга да момкин булмый. Мохит үзе ■Таныштылар, кавыштылар» дигон музыкаль куплетлар яза. «Кайгырма, чибәрем», «Тау боркотом» дигән койләр иҗат ито. Артист Юныс Фарсинның «Погоди, постой, тукта* дигон такмакларын музыкалаштыра һәм шуңа бер пердело пьеса ости до труп-’в-ы гастрольгә алып чыгып кито. Аңа бу чорда артист, композитор, музыкант һәм администратор да булып эшләргә туры кило. зур идеяләр үткәрү бурычы алдынэ килеп баса. Ул башта Карловичны клоунланып, комикланып уйнап карый. Ләкин тамашачыда хуплау таба алмый. Режиссер Өметбае» та аңардан җитди хәрәкәт таләп итә. Шуннан Мохит аны драмаларда уйнаган тәсле җитди итеп уйный башлый. Тамашачылар да аның бу уенын хуплап каршы алалар. Мохитка җиңел дә, рәхәт тә булып китә. Владимир аның «үзенекенә» әверелә. Шул ук елда театр Риза ага Ишморатның •Голэада» драмасын да сәхнәләштерә. (Артист Фәридун Юнысов поста- иовкасы.) Мохит Риза Ишморат иҗаты белән беренче мәртәбә шунда очраша. Аңа Рәшит ролен тапшыралар. Рәшит, әсәрнең баш герое хисчән Хафизга капмакаршы буларак, акыл белән, сабырлык белән >ш итоп, Голзаданың күңелен яулап ала. Аларның караш, омтылыш бердәмлекләре әкренләп хис, мәхәббәт бердәмлегенә әверелә. Мохит бу тирән кичерешләргә бай фәлсәфи драманың геройларына сокланып кына калмый, Рәшит образын сокланырлык җыры», •Әй. кызлар» спектакленнән бер күренеш. Әбдслкадыйр роленде И Кинүбаев Ш АЬИ МОРАТ OR ф ЕГАКТАГЫ ЯКТЫ ПОЛДЫЭ итеп уйнал та чыга. Спектакли эчен «Голзада ■Хафиз җыры», «Яшьлек җыры» дигән койләр яза. Кәйләрне башкару эчен Сызгы зимагоры Мостафа абзыйның аны скрипкада уйнарга ойротүо дә, Мәчетле режиссеры шахтер Гафиятоаның нота танымахсус оркестр да оештыра. Күрәсез, туы да бушка китми. Алар Мохитның икенче бер матур ягын, композиторлык сәләтен ачарга да ярдәм ителер. 1943 елның язында театр Риза ага Ишморатның «Кайту» дигән драмасын сахив- ләштерә. Көзен Мехит Вл. Суходольскийның бер пәрдәле «Җуләриен, Н, Шаповаленко- ның «Очрашу» дигән әсәрен тәрҗемә итеп сәхнәгә куя. 1944 елда Хан Җәмилнең «Кура җиләге», 1945 елның язында Эмма Шамилнең «Кунак егете» комедияләре сәхнәгә менәләр. Мехит бу спектакльләрнең барысында да катнаша. Ләкин алар Мехит иҗатында сизелерлек эз калдырмыйлар. Чәнки аларның берсе дә театрның иҗади йөзен билгели алырлык спектакльләр булмый. Театр үзенең чын җитәкчесен, оештыру, чысын көтә. Яңа үрләргә менгәндә 1946 ел башында сугыштан Сабир Өметбаев кайтып төшә. Шинелен дә салып тормый, җитәкчелекне яңадан үз кулына ала һәм театрны сугышка кадәрге профессиональ дәрәҗәсенә күтәрү өчен көрәш җәеп җибәрә. Ул эшне театрга кадрлар туплаудан башлый. Сугыштан Габдулла Шәрифҗанов белән Мөхәррәм Зәйнуллиннар кайта. Артистлар составы яңа яшь көчләр белән тулылана, һәм театр берьюлы өч зур спектакль әзерли. Максим Горькийның «Васса Железнова» драмасы. Мольерның «Ирексездән табип» комедиясе һәм Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы сәхнәләштерелә. Театрга җан кереп китә. Бигрәк тә Максим Горькийның «Васса Железно- ва»сы артистларның иҗат рухын күтәрә. Хәдичә ханым Сәлимова Вассаның үзен. Рәбига ханым Шакирова революционерка Рашельне, Мехит Кичүбаев Вассаның бертуган агасы Прохорны уйный. Прохор — Железновлар өендә берни дә эшләмичә, бөтен вакытын эчеп-исереп, гитара чиертеп, хатын-кызлар белән чуалып, азгынлык, бозыклык юлында үткәрүче түбән җанлы, тасма телле шәхес. Мөлаем йөзенә, йомшак, ягымлы мөгамәләләренә карап, бу кеше куркыныч, кансыз бер ерткычтыр дип уйлавы да читен. Кешеләрнең яхшы якларын гына эзләп, яман якларын тешен кысыбрак чыгарырга күнеккән Мехит алдына мөлаемлык битпеге астына яшеренгән бу ерткычның чын йөзен ачу бурычы килеп баса. Прохор образын тудырганда ул сәхнә обр. тларыи күп кырлы, күп бизәкле итеп уйнарга өйрәнә һәм, иң мөһиме, үзен моңа чаклы интектергән «мускуллар киекракелеге» дигән актерлар чиреннән бөтенләйгә котыла. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасында Мөхитка Бәдри ролен тапшыралар. Бэдри абзый Мөхитны җылытып кына калмый, үзенең каршылыклы хәрәкәтләре, кичерешләре белән тетрәтә дә. Кыскасы, Мехит Прохорда явызлыгын яхшылык битлеге астына яшерүче икейөзле шәхес белән очрашса, Бәдридә бөтен эшен, хәрәкәтен ихластан, шулай кирәгенә ышанып эшләүче беркатлы кешегә юлыга. Минзәлә театры, 1947 елның июлендә колхоз-совхоз театрларының башкалабыз Казанда үткәрелгән республика фестивалендә «Васса Железнова», «Ирексездән табип», «Галиябану», «Килен төшкәч» (Гариф Галиев әсәре) спектакльләре белән катнашып, икенче урынны яулап ала. Башкалар белән беррәттән, Мехитның хезмәтләре дә уңай бәяләнә. 1949 елда театр Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» комедиясен яңадан сәхнәгә күтәрә. Моңа чаклы әсәрнең баш герое Галимҗан һәм Вәли кучер рольләрен уйнал килгән Мөхитка бу юлы Кәрим байның үзен тапшыралар. Мөхит, уйлана торгач, аның да кул-аяк тимәгән ягын таба. Кәрим бай үзен генә акыллы, эшлекле кеше дип уйлый, башкаларны аңгыра, ахмак, вак кешеләргә, эшлексезләргә саный. Мөхит Кәрим байның менә шушы якларына басым ясый. Аларны зурайтып, купайтып, дөньяга сыймаслык нәрсәләр игеп кабартып уйный. «Башмагым»нан соң театр Шәриф Камалның атаклы «Хаҗи әфәнде ейләнә» комедиясен сәхнәгә куя. Бу җаваплы спектакльдә Мөхитка Хаҗи әфәнденең үзен тапшыралар. Мөхит Хаҗи образын мавыгып, канатланып иҗат итә. Хаҗи әфәнде дә, Прихор төсле үк, катлаулы, үзенчәлекле образ. Ул үзенең азгынлыгын. физиологик комсызлыгын изгелек, хаҗилык битлеге астына яшерә. Кешеләрне сәүдәгәрләргә хас елгырлык белән үзенә җәлеп итә белә. Шул ук вакытта арадагы ч’нхне дә югалтмый. Кирәк урында аркадан кага, мактый, кирәк җирендә тавышын да күтәрә. Мөхит Хаҗи әфәндене әнә шулай сурәтли һәм зур уңышка ирешә Хаҗи әфәнде Мөхитка «Зәңгәр шәлидәге ишан ролен уйнарга трамплин булып хезмәт итә. Илленче еллар Миизәлә театры өчен Музыкаль комедияләр сәхнәләштерү белән дә характерлы, 1950 елда сәхнәгә күтәрелгән «Аршин мал алан» комедиясендә Мөхит Сөләйман ролен башкара һәм режиссер-постановщик вазифасын да үти. Аңа, постановщик буларак, тормыш хакыйкатен сәхнә хакыйкате белән бәйләү юлларын эзләргә, әсәрнең «сверхзадачасын» билгеләргә, барлык актерларның бурычларын ачарга, үтәтергә, иҗат процессын оештырырга, спектакльне яңабаштан иҗат итәргә туры килә. Бу эштә аңа сугыш елларында берәр пәрдәле әсәрләрне сәхнәгә кую тәҗрибәсе, «Гөлзада» драмасын музыкаль яктан формалаштыру практикасы һәм баянчы Шамил Сабировның музыкаль башкару, оештыру таланты ярдәмгә килә. «Аршин мал алан» уңышка ирешә. Әзәрбәйҗан халкының мактанычы булган бу атаклы әсәр Минзелә сәхнәсендә дә йөзгә кызыллык китермәслек дәрәҗәдә яңгырый. Театр «Аршин мал аланянан соң Җәүдәт Фәйзинең Гамир Насрый либрэтбу.ич. „Идея бу.яд». «у- « СТëû«.1Ив» зыкаль комедиясен сәхнәләштерә. Мехит бу спектакльдә авылга кимсетеп караучы культураны шәһәр кешеләренә генә хас нәрсе дип ышанучы шаккатар мещан Закир Е Саттаровны уйный. Ләкин аңа. барыннан да бигрәк, әсәрнең музыкаль ягын эшләү ® бурычы йөкләнә. Ул башта баянчы Шамил Сабировны нота белән уйнарга ейрәтә. Аннан алар икәүләп комедиянең опера театры эчен язылган тулы партитурасын карап чыгалар. Кәйләрне баянга, скрипкага яраклаштырып уйнарга ейрәнәләр Аннан җырчыларны, хор партияләрен өйрәтәләр. Нәтиҗәдә спектакль баян, скрипка озатуында бара торган чын музыкаль комедиягә өйләнә. Спектакльне Казан тамашачылары да хуплап каршы ала. Аны Салих Сәйдәшев тә карый һәм ул: — Музыкаль әсәрләрне академия театрында да болай уйный алмыйлар иде. Сездә музыка көчләре әйбәт икән. Мин дә сезнең театрга «Наемщик»иы езерләп бирем әле,— ди. Ленин йерәге вакытсыз тибүдән туктау гына мәшһүр композиторга вәгъдәсен үтәргә комачаулый. Композитор Җәүдәт Фәйзи исә: — Мин сезне «Идел буендамны бу хәлгә китерел җиткерә алырсыз дип һич to уйламаган идем. Болай булгач, мин сезгә «Акчарлакларжы да әзерләп бирермен, дип вәгъдә итә. Композитор театрга биргән сүзендә тора. 1954 елның язында Минзелә шәһәре яңадан Җәүдәт Фәйзинең искиткеч матур музыкалары белән шаулый башлый. «Акчарлаклар» Минзелә сәхнәсендә дә очып йөри. Мехит, Шамил Сабиров белән бергә, бу спектакльне дә музыка ягыннан формалаштыра. Фәтхи образын эштә дә, хистә дә уңган җор егет итеп уйный. Бу чорларда Мохит, болардан тыш та, күп кенә рольләрдә уйный. Атаклы Украина драматургы Александр Корнөйчукның «Балам куаклыгы» комедиясендә азучы Батура; драматург Шәриф Хесәеновның «Профессор кияве» комедиясендә мещан семьясыннан чыккан, мещаннарча тербияленгон, исемә до ниндидер модага ияреп кеио кушылган татар Эдуарды образларын сәхнәдә иҗат итә. 1954 елның ко зонде Сабир Өметбаов драматург Юныс Әминоеның «Язылмаган законнар» драмасын сәхнәгә куя. Мохит бу спектакль әчем «Сайрат, дустым, гарму11. «К. У.» М 1, ШАЬНМОРАТОВ ф ЕРАКТАГЫ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ ф 161 ныңны», «Бәхетем син», «Мәк чәчәге» дигән көйләр яза. Тракторчы Шәйхинур ролен башкара. Шәйхинурның хезмәттәге уңышлардан башы әйләнә, ул бозыла, кирәгеннән артык масая башлый. Иптәшләреннән, кешеләрдән аерыла. Үзен югары культуралы кешегә санап, башкаларга түбәнсетеп карый башлый һәм хәйләкәр Назлыбикә тырнагына килеп эләгә, сөйгән хатыны Фәридәне, баласын ташлый... Ләкин җәмәгатьчелек ярдәмендә үзендә хатасын аңларлык, төзәтә алырлык көч таба. Мөхит Шәйхинур образын үз итеп, күп кырлы, саф йөрәкле, ләкин ялгышып күзләре ачылгач, яңадан яктылыкка омтылучы шәхес итеп гәүдәләндерә. Шул елда Мөхитның иҗади хезмәтләре Татар, станның партия һәм хөкүмәт органнары тарафыннан югары бәя ала. Аңа Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. Сәхнәдә заман сулышын чагылдырган, тормышчан конфликтлар эчендә кайнаучы партия җитәкчеләренең образларын иҗат итү теләге Мөхит Кичүбаевка күптәннән тынгылык бирми килә. Шул елларда драматург Гамир Насрый «Кадерле минутлар» драмасын яза. Әсәрдә куелган проблема да, кешеләрне көрәшкә күтәргән, бәрелешкә китергән конфликт та һәм шул конфликтта хәлиткеч рольне уйнаучы геройлар да яңача, тормышчан булып чыга. Кайчандыр җитен комбинатында көндәлек эш нормасын ике йөз-өч йөз процентка үтәп, үз ачышы, үз новаторлыгы белән ил шаулаткан тукучы Суфия, заман, таләп үзгәрү, комбинат җитәкчеләренең аның новаторлыгыннан дөрес файдаланмаулары, рекорд шаукымы белән мавыгулар аркасында, мин мин икән, мин кем икәнгә әйләнеп, масая. Үз тәҗрибәсен берәү белән дә уртаклашмыйча һәм уртаклашырга да теләмичә ялгыз новаторга әйләнеп кала. Озак та үтми, Суфияның кызы инженер Әлфиягә өйләнәчәк Ильяс Заманов дигән егет партком секретаре булып килә. Суфиядагы бу торгынлыкны, бу аяныч хәлләрне күрә, аларга каршы кискен көрәш җәеп җибәрә, конфликтның, көрәшнең үзәк фигурасына, юнәлдерүче компасына, илһамчысына әверелә. Суфияның йөрәгенә дә ачкыч ярата ул. Нәтиҗәдә курслар оештырыла, тоташ бер новаторлар армиясе, Суфия тәҗрибәсен масса төсендә гамәлгә ашыручылар армиясе барлыкка килә. Гамир Насрый, совет язучысы буларак, үз өстенә алган җаваплы бурычны җиренә җиткереп, коммунистларча үти. Татар драматургиясе җәмгыятебезнең үсү законын диалектик дөрес сурәтләгән олы бер әсәр, чын партком секретаре образы белән бизәлә, һәм бу әсәр мәрхүм Гамир Насрый иҗатының югары ноктасы булып кала. Мөхитка «Кадерле минутларвда Ильяс Заманов ролен бирәләр. Мөхит бу рольдә шатланып уйный, күптәнге кадерле теләгенә, зарыгып көткән морадына ирешә. Заманов Мөхит Кичүбаев башкаруында ярата, сөя, кайгырта һәм көя дә, оештыра, көрәшә, көрәштерә дә белә торган чын коммунист, сизгер җитәкче булып гәүдәләнә. Мөхит «Кадерле минутлар» спектаклен, уйнаган роле белән генә түгел, «Бар Казанда бер комбинат», «Тиз кил, иркәм», «Дәү әни» кебек көйләре белән дә бизи. 1955 елның көзендә, театр, артистларның профессиональ осталыкларын тагын да күтәрү максаты белән, рус драматургиясенең атасы Александр Островскийның «Бирнәсез кыз» драмасын сәхнәләштерә. Бу спектакльдә бирнәсез кыз Ларисаны Нәсимә ханым Җиһаншина, пароход хуҗасы Паратовны Мөхит Кичүбаев уйный. Бу — Минзәлә артистларының бөек рус драматургы иҗаты белән беренче очрашуы була, һәм алар рольләрен зур канәгатьлек белән, бирелеп уйныйлар. Мөхит кына үзендә Паратов белән килешә алмаслык капма-каршылык сизә. Паратов Ларисаны кызганмый, Мөхит кызгана. Паратов Ларисадан көлүне егетлеккә, Мөхит этлеккә саный, һәм шуңа Мөхит Паратовны башка эксплуататорлардан аермасы булмаган, икенче берәүләрнең бәхетләрен җимерү хисабына үзенә бәхет төзүче түбән җанлы, көләч йөзле кыргый франт, мәдәниятле палач итеп тамашачы алдына бастыра. Ил алдында имтихан тотканда 1956 ел җитә. Шул елны Мөхит та үз тормышын онытылмаслык истәлекләр белән бизәгән өч зур вакыйга аша үтә. Театр атаклы татар драматургы Көрим Тинчуринның мәшһүр «Зәңгәр шәл» драмасын сәхнәләштерә. Мөхитның күптән көткән һәм гомер буе әзерләнгән хыялы гамәлгә аша. Ниһаять, аңа ишан ролен уйнарга мөмкинлек бирә- лер Ишан «Козгыннар оясында»гы ташландык сәяк артыннан чабучы Таҗи мулла да. Хаҗи әфәнде кебек, авторитет алу өчен генә хаҗга барып хаҗи булып маташучы надан, диндар сәүдәгәр дә түгел Ул диннең дә, кениең дә ни бәя торганын бик яхшы белүче, ярлысын гына түгел, байларын да үз алдында биетеп, кулымда тотып тора алучы аңлы реакционер. Ул үз тирәсен, малын гына түгел, кирәк булса хәләл хатынын да талак итеп һиба кыла ала торган фидаи мөридләр белән чолгый. Аңа Таҗи муллага әйткән кебек; «Алланың үзен, забойга төшереп, күмер чаптырсаң нишләр иде икән?»— дия алмыйлар Аны, башың белән бәхилләшмичә, Хаҗи әфәндене япкан кебек, үз хатыны янына ябарга да мамкин түгел. Ул ишан, ул хаким. Ләкин ул бүре кебек ялангач ерткыч кына да түгел, төлке кебек хәйләкәр җаиаар. Корбанын һайһулап куып тотмый, посып, майлап, җайлап, балга ябыштырып кына тота Мәхит ишан хәзрәт образын менә шулай трактовать итә һәм сәхнәдә дә шулай уйный. Уфада гастрольдә вакытта аңа — «Нигә син ишанны болай культурный итеп уйныйсың? Бездә амы дуңгыз итеп уйныйлар иде бит?» — диләр Мөхит аларга: •— Дуңгызлар да бер генә төрле булмыйлар бит. Дорфа, дуамал кешедән кеше кача. Ә бу песәем, песәем, nepcl* — дип җавап бирә. Шул ук 1956 елда Мохитны коммунистлар партиясе сафына кабул итәләр Ул «Кадерле минутлар» драмасында үзе иҗат иткән Ильяс Заманов кебек көрәшчеләр арасына аяк баса. Шул ук елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәреләчәге иуълан ителә Минзәлә театры да катнашучылар исемлегенә кертелә һәм декадага алып бару өчен «Язылмаган законнар» белән «Галиябану» драмаларын әзерләргә керешә. «Язылмаган законнарпны театрның баш режиссеры Сабир Өметбаев үзе, «Галиябану»- ны әле бер генә ел злек театр институты тәмамлап кайткан яшь режиссер Мулланур Мостафии әзерли башлый. Мөхит Кичүбаеяка «Язылмаган закоинармда Шәйхинурмы, «Галиябанупда Исмәгыйл ролен тапшыралар Мәхит Исмәгыйлне штампка кергән «лобовойплыклардан качып, яңачарак уйнарга карар бирә Ул аны хәйләкәррәк, тотнак- — лырак кеше, усаллыкларын, мактанчыклыкларын ялгыз калган чакларында гына чыга- = ра, кискен бәрелеш моментларында гына кансыз юлбарысларча хәрәкәт итеп уйнарга ® уйлый. Нәтиҗәдә Мөхит Исмәгыйле «лобовой» Исмәгыйлләрнең барысыннан да кат- гэ лаулырак, көчлерәк, куркынычрак булып чыга. Авыл тамашачылары гына түгел, Казан, Москоу кебек мәдәният үзәкләренең таләпчән тамашачылары да яңа Исмәгыйл- ио хуплап каршылыйлар. Аңардан буып үтерерлек дәрәҗәдә нәфрәтләнәләр һем Мохитның уенына сокланып кул чабалар. Декадада Минзәлә театрының егерме ике еллык зшоне йомгак ясала. Аның уз иҗат йөзә, үз мәктәбе булган профессиональ театр булуы таныла. Башкаланың сәнгать белгечләре, реалистик театр буларак, сезнең театрның уз мәктәбе барлыкка килгән, дип бәялиләр. Бу мәктәп сәхнәдәге уенның тормышчан булуында, тормыш чынлыгының сәнгать хакыйкатенә әверелеп үсүендә, артистларның сәхнәдә барган хәлләргә чын- чыннан ышанып уйнауларында ярылып ята диләр. Мәхит Кичүбаавка Татарстанны», халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. Яңадан тәгәрмәч өстендә Театр декададан кайту белән Югославия драматург»! Бронеслае Нушичның «Иң гади кеше» диген комедиясен сәхнәгә күтәрә Бу искиткеч бер осталык белән язылган табышмак комедиядә Мохит Кичүбаев Арса диген кәшә ролен уйный. Арса, кызын кияүгә бирү эчен, хәйләле юллар белән агасының мөлкәтен кулга төшерергә йөри. Ә кызы шул арада, малсыз да үзе яраткан шагыйре белен казыша. Кызына хорам мал белән хәләл бәхет табып бирергә теләгән ата көлкегә кала. Мохит бу шаккатыргыч комедиядәге шаккатыргыч вакыйгаларга да ышанып уймый. 1958 ел башында театр тамашачыларны бурят халкы тормышы белән таныштырырга телеп, бурят драматургы Цырон Шагжиииың «Хәйләкәр Будамшә» дигом комедиясен сәхнәләштерә. (Мулланур Мостафии постановкасы) Бурятларның борынгы тормыш- көнкүрешләрен чагылдырган бу комедиядә Мохит Елбай ролем уйный. Елбай уз улусында сәйранда йөргәндә көтмәгәндә бер көтүче кызы белен очраша һем «ы>- ШАҺИ МОРАТОВ ф ЕРАКТАГЫ ЯКТЫ НОЛДЫЗ ф ны үз сараена илтергә әмер бирә. Ләкин кызның гашыйгы юлаучы Будамша Елбзй сараена кыз урнына кызның анасын капчыкка салып илтеп, Елбайны көлкегә калдыра. Мөхит Елбайны көнчыгыш феодалларына хас тәкәббер, боерырга, хакимләнергә яратучы, үзен генә сөяр, башкаларны кеше дип тә белмәс хөкемдар итеп уйный. 1959 елның язында Мулланур Мостафин Галимҗан Сәгыйдуллинның «Сибелә чәчөкл драмасын сәхнәләштерә. Мөхитка Әмирхан ролен тапшыралар. Бу аның сәнгать кешеләре образы белән сәхнәдә беренче мәртәбә очрашуы була. Караңгы юллар белән сәнгатьтә якты дан казану юлына баскан дустының «изгелеге» белән тормыштагы урынын югалта язган һәм яхшы кешеләр ярдәмендә үзендә яңа опера язып сәхнәгә куйдырырлык көч тапкан романтик Әмирхан образын Мөхит гашыйк булып уйный. Үзендә тагын да зуррак, авыррак, катлаулырак образлар тудырырга теләк, омтылыш, ашкыну тууын сизә. Алтмышынчы ел башында театр Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасын сәхнәгә чыгара. Бу драмада Мөхитка укытучы Сәлим ролен бирәләр. Мөхит Сәлимне яратып уйный. Аның балалар кайгысын кайгыртып йөрүләре Мөхитны җылыта. Ләкин Мөхит Тәлгатьнең анасының гамәлләрен генә аңлап җиткерә алмый. Ана башта баласын атасына дошманлык рухында тәрбияли, соңыннан аны шул ук ата янына озата. Ана бу эшне атадан үч алу өчен эшлиме, әллә күз яше аша шулай эшләргә мәҗбүрме? Бу нәрсәнең ачык түгеллеге Сәлим образына күләгә ташлый һәм Мехитның аңа биргән бәясен ике яклырак итә. Ул аны яратып уйнавына карамастан, гаепли дә, аклый да алмый. 1961 елның язында театр шушы юлларны язучының «Дәһшәтле минутлар» комедиясен сәхнәгә чыгара. Бу нефть, газ разведка системасында эшләүче вышка монтаж- лаучылар тормышыннан язылган әсәрдә Мөхит контора директоры инженер-геолог Рәшит ролен башкара, һәм беренче мәртәбә сәхнәдә Татарстанны индустриаль Татарстан иткән нефтьчеләр белән очраша. Бу яңа төр профессия кешеләренә йөрәгендә тирән хөрмәт һәм мәхәббәт сизә. Рәшит образы Мөхит уенында бөтен каршылыклар ны таптап сындырып үтеп, яңалыкны, алдынгылыкчы кыю рәвештә тормышка ашыручы ачык күзле белгеч, какшамас оештыручы, тимер куллы производство командиры, иҗатчы новатор һәм тирән хис иясе булып сурәтләнә. 1963 елның язы Мөхит иҗадын яңа бер баскычка күтәрүче истәлекле яз булып килә. Режиссер Мулланур Мостафин гарәп язучысы Сәхиб Җамалның әфган халкы тормышын чагылдырган «Кара чәчәкләр» романы буенча Вәли Галимов тарафыннан эшләнгән инсценировкасын сәхнәгә куя. Мөхитка бу спектакльдә Сәид баба роле тапшырыла. Мөхит аны трагик язмышлы аталарның фаҗигале кичерешләрен бөтен тирәнлеге белән тоеп, трагедияләргә хас югарылыкка күтәреп башкара. «Кара чәчәкләр» спектакле Мөхит иҗаты өчен генә түгел, режиссер Мулланур Мостафин иҗаты өчен дә зур борылыш, этап спектакле була. Актер белән режиссер бу спектакльдә берберсен табалар. Бөек Ленинның йөз еллыгына, Татарстанның илле еллыгына әзерлек белән үткән тарихи елларда театр башкорт халык шагыйре Мостай Кәримнең «Айгөл иле» дигән романтик драмасын һәм Нәкый Исәнбәтнең М. Кичүбаев Сэид баба ролендз. «һиҗрәт» сатирасын (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Сәлимҗа- ноа постаиовкасы) тамашачылар алдына чыгара. Мехит «Айгөл иле» драмасында гаепсезгә җәберләнеп, сөргеннән акланып, сугышта аягын калдырыл кайткан элекке зоотехник, хәзерге умартачы Җәгъфәр ролет уйный. «һиҗрәт»тә аферист Баһаәи ролен башкара. Мехит уенында «Айгөл иле* Җәгъфәре болганчык күл төсле тымызык кеше булып сурәтләнсә, «һиҗрәт* Баһааие, эчкәндә дә билгеләнгән сәгатьләр белән генә эчеп, баш төзәткәндә дә сәгатенә карал кына төзәтә торган мут кеше булып гәүдәләнә. 1970 елның язында Мулланур Мостафин шагыйрь Әхсән Баянның «һәйкәл* дигән гражданнар сугышы елларында авылда Совет властен ныгыту эчен керәш вакыйгаларын сурәтләгән шигъридраматик репортажын сәхнәләштерә. Бу романтик стильдә язылган һәм романтик алымнар белән сәхнәгә куелган героик спектакльдә Татарстанның халык артисты Әнвәр Фәсхетдиноа коммунист Арслан ролен. Мохит Кичубаев авыл кулагы Гобәй ролен башкара. Мехит бу образны җаиы-тәне белән яратмый һәм үзенең зәһәр чәчрәтел тора торган кансыз хәрәкәтләре белән әсәрдәге сыйнфый дошманнарга каршы юнәлдерелгән нәфрәтне көчәйтүгә хезмәт итә. Сызгы һәвәскәреннән Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелгән, дистәләрчә яшь артистлар үстерүдә армый-талмый эшләгән, утыз елдан артык театрның тел герое булып килгән, драмаларда да. комедияләрдә дә. трагедияләрдә дә бертигез уйнау остасына әверелгән һәм үз кәйләре белән театрның уннарча спектаклен бизәгән Мехит Кичүбаевның кырык еллык сәхнә гомере эчендә иҗат иткән образлары шул кадәр күп, аларның барысы турында язып та. сейләп тә бетерергә мемкнн түгел. Сүэ ахырында шуны гына әйтәм, Мехит үзенең алтмыш еллык юбилеена минем Якутиядә алмаз эзләүчеләр турында, татар-рус-якут халыклары дуслыгы турында язылган «Раушан* дигән драмамда экспедиция җитәкчесе рус галиме Аркадий Захарич ролен уйнап килде (Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗанов белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Сәлимҗанов постановкаларь' ) Мин Мохит кебек олы җанлы, зур талант иясенең үз әсәрем буенча эшләнгән спектакльдә катнашуы һәм үз уены белән спектакльне бизәве белән горурланам. Мехит Кичубаев иҗат иткән образлар арасында татарлардан тыш, рус. башкорт, украин, казакъ, әзәрбейҗан, грузин, бурят, югослав, офтан һем башка халыкларның вәкилләре дә, ялкынланып янып торучы фидакарь революционерлар да, партия җитәкчеләре дә, колхоз председательләре дә, промышленность командирлары да, нефтьчеләр, партизаннар, укытучылар да. композиторлар, язучылар, гади колхозчылар, эшчеләр дә, яшьләр һәм картлар да. муллалар, ишан »е мөдәррисләр^/^. байлар, кулаклар да, бизнесменнар, аферистлар да. бюрократлар һәм ялагайлар да бәр. Никадәр коч. никадәр энергия кирәк шул кадәр күп образны иҗат итәргә! Мохитның иҗат юлына естон-естон генә күз йортеп чыксаң да, аның гомерен заяга уздырмаганлыгын, коше буларак. Советлар Союзы гражданы буларак, коммунист буларак ил тарафыннан үз өстоно йөкләнгән бурычларны намус болан үтеп чыкканлыгын ачык күрәсең. Бу мактанырлык та, горурланырлык та олы. якты гомер юлы