Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият-сәнгать яңалыклары

ДРАМАТУРГИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Узган елнын 28—2У октябрендә Әлмәт шәһәрендә бүгенге кон татар совет драматургиясенә һәм республикабыз театрларының репертуар проблемасына багышланган кннәшмә бтлды Аны Татарстан ятучылар союзы. ТАССР Культура министрлыгы. Бвтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге оештырды Драматурглар һәм язучылар, театр эшлеклсләрс һәм сәнгать белгечләре, партия һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, халык театрлары, үзешчән драма коллективлары членнары катнашкан бу киңәшмәне Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Гази Кашшзф ачты Бүгенге драматургиябез, театр һәм драматургларның ижади бәйләнеше турында доклад белән Татарстан язучылар союзының драма секциясе җитәкчесе А. Гыйләжсв чыкты. Театр белгече И Илялова. драматурглар Р. Ишморат. Т. Мнннуллнн республикабызның күчмә театрлары эшенә анализ ясадылар Фикер алышуларда Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры М Сәлнмҗанов, Р Тумашен, Минзәл.* драма театрының баш режиссеры М Мостафин, Әлмәт драма театрының баш режиссеры Г Хвсәснов. әдәбият белгече А. Әхмәдуллин, язучылар М Әмир, Г. Минский, драматург Ю Әми нов һәм башкалар катнаштылар Кннәшмә бариш кемнәрдә Казаннан килгән язучылар Әлмәтнец беренче мәктәбендә. Бигәш һәм КәләЙ мәктәпләрендә укучылар белән очраштылар Киңәшмәдә кашашучылар Әлмәт драма театрының «Сменен һәм каенем» (С. Каль- метои). «Минем җинаятем» (Ю Әминов). Мннзәлә драма театрының «һәйкәл» (Ә. Баянов) спектакльләрен карадылар Кннәшмәдә Татарстан культура министры Б. М Гыйззәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАРЫНЫҢ V СЪЕЗДЫ Узган елнын октябрь аенда Татарстан журналистларының чираттагы V съезды булды КПСС елка комитетының Мәгариф йортында үткәрелгән ул съездда журналистлар союзы идарәсенең эше һәм республикабыз журналистлары алдында торган бурычлар турындагы докладны Татарстан журналист зар союзы идарке пред селателс 111 X Хамматов ясады Докладтан соң булган фикер алышуларда Буа районында чыга торган «Байрак» газетасының редакторы Н. И Гобәй- дуллнн. Татарстан АССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты председателе Ф Г. Надый- P'IB. «Заветы Ильича» газетасы (Леииногорск) редакторы С Г Андреева, язучы Мирсәй Әмир. Чнстайдагы башлангыч журналистлар оешмасы секретаре К. С- Хайруллин. Татарстан китап нәшрияты директоры Г. К. Камалнев. «Советская Россия» газетасының баш редакторы П. Ф Алексеев. «Ульяновская правда» газетасының (Ульяновск алкәсе) редакторы М. А. Колодин. В И- УльяновЛенни исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы меднре .1 Г Юд- кевнч. «Волжская коммуна» газетасының (Куйбышев елкәсе) редакторы К. И Шестаков иптәшләр кашашты КПССнын Татарстан елкә комитеты секретаре М. Ф Вәлиев чыгышын съездда катнашучылар зур кызыксыну белән тыңладылар Фикер алышулардан соң съезд КПССнын XXIV съезды карарларын уңышлы рәвештә тормышка ашыру «>чен журналистлар алдында торган бурычларны билгеләгән карар кабул итте. Съезд Татарстан журналистлар союзының яңа идарә составын, ревизия комиссиясен һәм СССР журяалистларынын 1И съездына делегатлар сайлады Татарстан журналистлар союзы идарәсе председателе итеп «Социалистик Татарстан» газетасының баш редакторы Ш X. Хамматов. аның урынбасарлары игеп Татарстан китап нәшрияты директоры Г К Камалиея һәм Татарстан АССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты председателе Ф Г. Нады»р>>а. идарәмен жаваллы секретаре итеп В Н Михайлов иптәшләр сайланды Татарстан журналистлар союзы идарәсенең президиум членнары итеп «Татарстан коммунисты» журналының баш редакторы Ш М В«әм«в. «Советская Татария» газетасының башре- л 1кт< I ы А И Ь »• ■ ’ Министрлар Советы каршына i ы матбнаг идарәсе начальнигы В П Федоров. «Азат хатын» журналының баш редакторы А Ф Хәсәнова һәм В И Ульянов-Ленин исемемдәге Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы меди ре Л. Г Юд- кевич иптәшләр сайланды. И. САЛАХОВКА 60 ЯШЬ Үткәй елнын сентябрь аенда Казагыстви- да яшәүче татар язучысы. «Квзвя утлары» журналының ажтв» авторларымнан берсе Ибраһим Салахсвиын тутына алтмыш яшь тулды Шул умай белән һәм нәтиҗәле әдәби эшчәнлеге өчен. Казагыстан ССР Верховный Советы Президиумы Ибраһим Салаховны Казагыстан ССР Верховный Советының Почет Грамотасы белән бүләкләде. Әдипнең юбилей тантанасына Татарстан язучылар оешмасыннан Нури Арсланов барды Ул юбилярга Татарстан язучылары исеменнән котлау адресы һәм бүләкләр тапшырды ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ 29 октябрьда Казанның Актерлар йортында татар театрына нигез салучы артистлардан Габдулла Кариев. РСФСР- нын халык артисткасы Гөлсем Болгарская һәм Башкортстанның халык артисты Вәлиулла Мортазин-Иманскийларны искә алу кичәсе үткәрелде. Башта атаклы артистларның тормыш һәм ижат юллары турындагы докладлар тыңланды, аннары аларның замандашлары истәлек сөйләделәр. ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР Әлмәттә яшәүче язучыларыбыздан Сәет Кальметов. Равил Файзуллин, Лениногор- скидан Шамил Бикчурин. яшь шагыйрь Разим Вәлиуллнн һәм Казаннан килгән шагыйрь Гәрәй Рәхим республикабызның Лениногорск районы колхозларында китап сөючеләр белән очрашу кичәләре үткәрделәр. Алар кичәләргә җыелган халыкка үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар, ижат планнарын сөйләделәр Колхоз җитәкчеләре белән әңгәмәләр алып бардылар. Кичәләрдә китап сату оештырылды. «Казан утлары» журналының бүлек мөдире, язучы Вакыйф Нуруллин газета- журнадларга язылу кампаниясе көннәрендә Пермь шәһәрендә булып кайтты Ул Пермь телевидениесе һәм радиосы аша чыгышлар ясап. Пермь шәһәрендәге һәм өлкәсендәге күп санлы журнал укучыларына 1972 елда «Казан утлары»нда басылачак әсәрләр турында сөйләде. Пермь өлкәсе укучыларыннан килгән хатларга җаваплар бирде. Зеленодольск шәһәрендә яшәүче өлкән язучыбыз Идрис Туктар еш кына яшь дуслары — мәктәп балалары белән очрашып тора. Сонгы айларда гына да ул Зелено- дольскинын 12. 1. 3. 5. 8. 10. 11, 13 һәм 14 мәктәпләрендә укучылар алдында чыгышлар ясап, балалар өчен я.-ылгаи әсәрләрен укыды Зәки Нури, Нәби Дәүли. Рафаэль Мос- тафии, Геннадий Паушкнн һәм 1Орнй Бело- стоикнй Казандагы Югары командир-инже- иерлар училищесы курсантлары белән очрашып. булачак командирларны татар әдәбияты белән таныштырдылар, хәрби патриотик темага язылган яңа әсәрләрен укыдылар. ПОЛЯК ЖУРНАЛИСТЛАРЫ ТАТАРСТАНДА Варшавада поляк-совет дуслыгы җәмгыяте тарафыннан «Пшиязнь» («Дуслык») исемле журнал чыгарылып килә. Үткән елның октябрь аенда әнә шул журналның культура бүлеге мөдире Марек Сечковскнй һәм фотокорреспонденты Станислав Чер- ногурский безнең Татарстанга килеп, дүрт көн торып киттеләр Алар Казанның Ленин булган урыннарын карадылар., Казан елга порты хезмәткәрләре, республикабыз журналистлары һәм укытучылар белән очраштылар. Кунаклар Әлмәт шәһәренә барып, «Дуслык» нефть үткәргече башланган урынны карадылар, нефть промыселларында булдылар. «Әлмәтнефть» идарәсе хезмәткәрләре белән сөйләштеләр. Шул ук октябрь аенда Польшаның «Культура» газетасына безнең илебез турында материал туплап кайту максаты белән СССРга килгән поляк явучысы Анджей Гарлнцкий да Казанда һәм Әлмәттә булып китте. Ул Казан дәүләт университеты профессоры, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Хатип Госман белән. Казан елга порты җитәкчеләре һәм «Дуслык» нефть үткәргече башланган урында эшләүчеләр белән сөйләште. Анджей Гар- лицкий. илебез тормышы белән танышсын дәвам итеп, Татарстаннан Ташкентка китте. АВЫЛДА ГОРЬКИЙ МУЗЕЕ Республикабызның Кама Тамагы районына караган Красновидово авылында А. М Горький музее ачылды. Казандагы М. Горький музеййортының директоры М. 11. Елизарова яңа музейга һәр җәһәттән уңыш теләде һәм яңа музейны шефка алачакларын белдерде. КЫРГЫЗ КИТАПЛАРЫ КҮРГӘЗМӘСЕ Октябрь аенда Казанның политик китаплар кибетендә (Бауман урамы. 19 йорт) кыргыз китаплары күргәзмәсе үткәрелде. СССРның төзелүенә 50 ел тулуга багышланган әлеге күргәзмәне ачкан чакта Кыргызстан ССРиыя культура министры урынбасары Җ. Сатыбалдыев революциягә кадәр кыргызларның үз полиграфиясе бөтенләй булмавын, ә хәзер исә Кыргызстан хезмәт ияләренә алты нәшрият хезмәт күрсәтүен, шуларнын өчесе махсус китап нәшриятлары икәнлеген әйтте. Күргәзмәгә Кыргызстан китап нәшриятларында басылган 250 китап кселган. алар арасында татар язучыларының кыргызча басылган китаплары да бар иде. Күргәзмәне оештыручылар Татарстан язучыларына кыргыз халкының культурасын. тарихын һәм экономик үсешен чагылдырган китаплар бүләк иттеләр.