БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
Н. НУРУЛЛИН. Тукай турында хикәяләр. Казан. 1971 еп Татарстан китап нәшрияты, «Мәктәп китапханәсе» сериясендә, филология фәннәре докторы, профессор Ибраһим Нуруллинның Габдулла Тукай турындагы хикәяләренең яна, тулыландырылган басмасын чыгарды. Әгәр галим Нуруллин халык шагыйрен укучыга якынайту, аның иҗатының идея байлыгын һәм эстетик матурлыгын аңлауны җиңеләйтү өчен тырышса, хикәяче Нуруллин да, бераз башкарак алым һәм үзгәрәк чаралар ярдәмендә шул ук максатка омтыла Тик шунысы бар. тормышта теләсә кайсы, хәтта иң тулы һәм иң җентекләп эшләнгән гыйльми хезмәтнең дә көче җитмәслек нәрсәләр очрый. Бөек шагыйрьнең тере, җанлы образын тудыру, аның тирәсендәге кешеләрнең портретларын, ул еллар тормышының рухи атмосферасын, чорның колоритын бирү, мәсәлән, шундый кыен бурычлар рәтенә керә. Боларын чын сәнгать әсәрләре ярдәмендә генә хәл итәргә, тормышка ашырырга мөмкин, һәм, дөресен әйтергә кирәк, хикәяче үз алдында торган бурычны уңышлы башкарып чыккан. Хикәяләрендә автор халык шагыйренең биографиясен сөйләп чыгу белән генә чикләнми. Ул, XX йөз башындагы иҗтимагый тормыш вакыйгалары белән бәйләнештә. Габдулла Тукайның социаль һәм әхлакый йөзен ачарга, әдәби образын тудырырга омтылыш ясаган Ә Фәйзинең «Тукай» романыннан һәм С. Хәкимнең мәгълүм поэмаларыннан соң, бездә бу юнәлештә ныклап эшләгән кеше юк иде. Җыентык кыска-кыска хикәяләрдән, шагыйрь тормышындагы төрле вакыйгаларны тасвирлаган аерым эскизлардан тора һәм вакыт ягыннан Тукайның Казанга килгәннән соңгы 6—7 еллык гомерен үз эченә ала. Автор шагыйрьнең тышкы вакыйгаларга әллә ни бай булмаган, әмма гаять мәгънәле һәм киеренке тормышының борылыш моментларына ныграк игътибар иткән. Ул аның шатлык һәм кайгыларын, бәхетле һәм бәхетсез минутларын, тар дөнья читлеге эчендә газапланып талпынуларын сурәтли. Автор шагыйрьнең кешеләргә мөлаемле- ген, үз замандашларының акыл һәм йөрәкләренә йогынты ясавын күрсәтә алган. Болай һәр хикәядә шагыйрь тормышыннан алынган теге яки бу реаль эпизод сурәтләнсә дә. автор төп игътибарын ул эпизодларның тышкы ягына түгел, ә Тукай образының эволюциясен, эчке психологии хәрәкәтен бирүгә юнәлткән. И. Нуруллин шагыйрьнең фикер агышын, йокысыз төннәрдәге газаплы уйларын тасвирлый. Бу яктан «Карәхмәт» исемле хикәя аеруча кызыклы. Хикәядә аатор Тукайның иҗат лабораториясенә үтеп керергә, аның иҗатындагы ин күренекле әсәрләрдән саналган • Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэмасының язылу тарихын ачыкларга уңышлы омтылыш ясый. И. Нуруллин хикәяләре буенча Габдулла Тукай безнең алга катлаулы, каршылыклы, тынгысыз шәхес булып килеп баса. Ул горур табигатьле, шул ук вакытта кече күңелле, нечкә күңелле, тиз яраланучан кеше. Ул ялгышырга, көтелмәгән эшләр эшләп ташларга мөмкин, әмма. И. Нуруллин бик дөрес күрсәткәнчә, аның һәр адымы шагыйрьнең рухи эзләнүләренә, эчке кичерешләренә барып тоташа. шулар белән аңлатыла. И. Нуруллин хикәяләре җыйнаклыклары, тарихи обстановканы дөрес һәм тулы чагылдыра алулары, детальләр төгәллеге белән аерылып торалар. Билгеле, җыентыктагы хикәяләрнең барысы да бер тигезлектә эшләнмәгән. Арада таркаурак, сүлпәнрәк язылганнары дә бар. Аннан соң авторны, бәлки, шагыйрь тормышындагы аерым эпизодларны өстән- өстән генә тасвирлаган өчен дә гаепләргә кирәктер. Хикәяләрдә XX йөз башында төрле әдәби агым һәм төркемнәр арасында барган катлаулы көрәшкә бары ишарә генә ясала. Безнеңчә, боларны киңрәк яктыртырга кирәк иде, шунсыз Тукайның әдәби хәрәкәттәге ролен һәм бөеклеген күз алдына китерү кыен булачак. Тукайга якын, вның тирвсендорэи йер’эн язучылар да тулы АЧЫЛМЫЙ, кайберләре исә ышандырмый. Җыентыкка тупланган хикәяләрне тоташ укып чыкканда, шундый тезсир кала, алар, местәиыйль әсәрләр булудан бигрәк, зур эпик әсәрнең аерым кисәкләрен хәтерләтәләр Әгәр шулай икән, әгәр автор Габдулла Тукайга багышланган зур әсәр язарга уйлый икән аңа ул эшне, һичшиксез, дәвам иттерергә кирәк. Ченки «Тукай турында хикәяләр» Ибраһим Нуруллинның проза елкәсеидә дә мемкиилеклере булуы турында сәйли. Р. өхмәтов Г. БИКУШЕВ Иң бәхетле чүмеч. Повесть. Рус телендә. Казан. 1971 ел «Иң бәхетле чүмеч» —Гани Бикушевның аерым китап булып чыккан еченче повесте Аның «Бүген до. иртәгә дә» (1967) һәм «Өйгә кайтыйк» (1969) исемле беренче повестьлары мораль сафлык һәм турылык, кеше күңеленең матурлыгы кебек әхлак мәсьәләләренә багышланган иде Яңа әсәрендә дә шул ук тема дәвам иттерелә. Хикәяләү повестьның тол герое Сәлим исеменнән алып барыла, әсәр аның үз алдына уйланулары рәвешендә язылган Повестьта сурәтләнгән вакыйгалар агышы дәвамында Сәлим үз тормышындагы иң истәлекле. иң гыйбрәтле минутларны искә те- шере. Истәлекләр бүгенге тормыш күренешләренә килеп бәйләнә, геройларның хәзергә хәленә һем язмышына яктылык сир- пи. Әсәрдәге аерым эпизодлар һем тормыш күренешләре лирик чигенешләр Сәлимнең уйланулары белән аралашып бара Безнең күз алдына аның ерак бала чагы, сугышчан юлы, Фатыйма белән алар арасындагы соклангыч мәхәббәт тарихы килеп баса. Кыска гына бәр әсәрдә без теп геройларның шактый гыйбрәтле һәм кызыклы тормыш юлы белән танышабыз. Авыр елларга туры килә Фатыйма белән Сәлимнең яшьлеге. Бер-бәрсен яратышып әйләнешәләр, матур гына гаилә тормышы корып җибәрәләр. Инде рәхәтләнеп яши башлыйбыз гына дигәндә, фин сугышы башланып китә: Сәлимне фронтка алалар Ак финнарны тар-мар итеп, туып-үскән илләргә кайтырга җыенган кемнәрдә изге җиребезгә немец фашистлары басып керә Сәлим башыннан ахырына кадәр Беек Ватан сугышына катнаша Куп мәртәбәләр коты яралана, госпитальләрдә ятып чыга. Әмма ни генә булмасын нинди генә газаплар күрмәсен ул шул ук Сәлим булып, тиран хисле, нечкә күңелле авыл кешесе булып кала. Ашкынып, дәртләнеп туган авылына — Фатыймасы янына кайта. Ләкин монда аны күңелсез хәбәр каршылый Колхозның чәчүлек ашлыгын бозауларга ашаткан эчен. Фатыймамы судка бирергә йериләр икән. Сугыштан кайтуга. Сәлим хатыным коткару артыннан йәри башлый. Районына бара тиешле кешеләрне күрә, сейли. аңлата Юк. Фатыйма моны һич тә начар ният белем эшләмәгән. Андый кеше түгел ул. Колхоз бозауларым ач үлеммен саклап калырлык бернииди чара калмагач, аптыраганнан шул эшкә барырга мәҗбүр булган ул. Сәлим Әмма нинди генә кыемлыклар күрсәләр до повестьның теп геройлары иелмиләр, бегелмиләр Тормышта очраган кыенлыклармы җиңеп чыгалар, шул процесста үзләре дә олыгая, сафлама тешәлер, тагын да матуррак, тагын да күркәмрәк кешеләргә әйләнәләр. Автор теп игътибарын кеше күңеленең матурлыгын ачуга юнәлткән. Әсәр безгә әме шул матурлыкны тоярга булыша. Г Бииушеьиың җыйнак һем оста язылгаи повестеның теп кыйммәте шунда. Чечни рухи сәламәт кешеләр генә чын мәгънәсендә бәхетле була алалар Фатыйма белен Сәлимиәң яшьлек елларымда, бәхет сынар эчен, суга ташлаган чүмечләре алармы алдамый. Алар, чыниан да бәхетле кешеләр булып чыгалар. И. САТТАРОВ. Б КАМАЛОВ Күңел кыңгыраулары. Повестьлар һәм хииәяләр. Казан. 1971 ея Бүгенгә урта буын прозаиклар арасында Барлас Камалов хәзерге тормыш мәсьәләләренә аеруча сизгер булуы белем аерылып тора. Ул үзем заманның актуаль мәсьәләләрем вакытында кузгата «үтерә барырга селәтлә елгер һәм оператив язучы ител танытты Аның иң яхшы әсәрләренә әйбәт мәгънәсендәге актуальлек заманчалык хисе хас. Авторның «Күңел кыңгыраулары» исемле яңа җыентыгына кергән әсәрләре дә барыннан да элек, әнә шул яклары белән игътибармы җәлеп итәләр. •Күңел кыңгыраулары» җыентыгыма азучының оч яңа повесте һәм дүрт вниеасе кертелгән. Үзәк урынмы «Күңел кыңгыраулары» исемле повесть алып тора Әсәр комсомол җитәкчеләренең эшем һем тормышын тасвирлауга багышланган. Беренче секретарь авырып больницага кергәнлектән, райондагы комсомол эшенең бөтен мәшәкате икенче секретарь Инсаф җилкәсенә өелеп кала. Аңа тәрбияче һәм оештыручы булырга, колхозларга барып от- четсайлау җыелышларын уздырырга, үзешчән сәнгатьтә йөрүчеләр белән җитәкчелек итәргә дә туры килә. Кешеләр күңеленә ачкыч табу җиңел эш түгел, билгеле. Көтелмәгән хәлләр, уйламаган каршылыклар чыгып кына тора. Үзешчән түгәрәк әһелләре «Зәңгәр шәлине куярга йөриләр. Ә утыз елга якын спектакльләрдә катнашып йөргән Мәрзия апа, «иремнең рөхсәте юк» дип, уеннан баш тарта. Бер караганда, вак нәрсә кебек. Ләкин әнә шундый «вак-төяк» эшләрне дә Инсаф эшләргә тиеш, һөм ул Мәрзия апаның ире Хәмидулла абзый янына китә. Әйбәтләп сөйләшкәч, һәммәсе ачыклана. Баксан-күрсәң, Хәмидулла абзыйның үзенең дә театрда уйныйсы килә икән. Шуның өчен генә карчыгын тыеп маташкан... Вакыйгаларны, әсәрдәге персонажларны бер төбәккә туплау эше повестьның төп героена — Инсафка йөкләнгән. Әсәр аның исеменнән язылган. Бу алым, беренчедән, композиция бөтенлегенә ирешергә ярдәм, итсә, икенчедән, Инсафның эчке дөньясын укучыга якынайтырга булыша. Ләкин кеше, бигрәк тә ул тыйнак булганда, үзе турында бөтенесен әйтеп бетерә алмаска мөмкин. Шуны күз алдында тотып булса кирәк, автор әсәренә Розаның көндәлеген керткән. Роза — Инсаф белән бергә рай- комолда эшләүче кыз. Ул Инсафны һәр көн күрә, кешеләр белән ничек мөгамәлә итүен белә. Секретарьның ашкынуын, һәр эшкә йөрәксенеп тотынуын күңеленнән хуплап йөри. Роза Инсафны, үзенә сиздермичә, тыйнак кына рәвештә яратып та йөргән икән. Моны да без аның көндәлеге аша беләбез. Әсәрдә өч образ — Инсаф, Гөлнар һәм Роза образлары шактый тулы канлы итеп эшләнгән. Ә гомумән алганда, повестьта персонажлар шактый. Райком секретаре Илдар Мәхмүтович, кошчы Зөлхәбирә, бухгалтер Гөлназ, инструктор Шәяхмәт, комсомол секретаре Фидаил. Хәмдия апа, аның улы Хәйдәр Исламшин, учетчик кыз Нурия һәм тагын бик күпләр. Бер яктан, персонажларның күп булуы секретарь эшенең күпьяклы булуын ачарга ярдәм итсә, икенче яктан, авторга һәр образга озаграк тукталырга комачаулаган. Әсәрдәге вакыйгаларның ничәнче елларда баруы әйтелмөсә дә, заман сулышы һәр биттән сизелеп тора. Повестьның төп герое Инсаф куп укыган, киң эрудицияле кеше булып күңелдә кала. Ләкин кайвакыт ул шул эрудициясен күбрәк күрсәтергә тырыша кебек. Үзе укыган китапларны еш искә төшерүе, алардан цитаталар куллануы геройның тыйнаклыгына зыян итмиме икән?. Тормышта һәр язучыны аеруча нык борчыган һәм дулкынландырган мәсьәләләр була. Җирдә тынычлык өчен көрәш, сугыш уты кабызучыларга каршы нәфрәт тәрбияләү — бүгенге язучылар алдында торган иң зур һәм иң төп мәсьәләләр әнә шулар. Барлас Камаловның «Җан кардәшләр» повестенда сугыш елларындагы авыл тасвирлана. Илебезгә искәрмәстән фашистлар басып кергәч, безнең якларга эвакуацияләнгән семьялар килә башлый. Бу хәл Яртуган авылын да читләтеп үтми. Фин сугышында ук ирен югалткан укытучы Фәгыйләләргә Эстониядән килгән Кристина Хярмсонны урнаштыралар. Фәгыйләнең дә. Кристинаның да уллары бар. Татар малае Гашыйк белән эстон малае Вольдемар арасында якын дуслык башлана. Алар бер-берсенә һәркай- да ярдәм итәләр. Эстон малае Вольдемар немец телен әйбәт белә икән, ә Гашыйк русчага шомарак. Бер дә ялындырып тормыйча, үсмер малайларда гына була торган хиоеслек һәм кызулык белән, җае чыккан саен алар сүзләр өйрәтешәләр. Ләкин аларның якынаеп китүләренә тормыштагы уртак кайгы да ярдәм итә. Гашыйкның әтисе сугышта үлгән, ә Вольдемарныкы авыр яраланып госпитальдә ята. Озакламый Вольдемар әнисез дә кала. Малайны язмыш төрле яклап яңаклап кына тора. Балалар йортында да шактый гына кыерсытылу күрә ул. Чит җирдә япа-ялгыз калган малай дуслык җылысы һәм яклау кирәк булганда Гашыйкларга йөгереп килә. Әсәрдәге геройларны бер уй, бер телэк — сугыш алып килгән авырлыкларны җиңәргә омтылу берләштерә. «Күңел кыңгыраулары» җыентыгына болардан тыш «Зөбәйдә» исемле повесть, «Елла үткәч», «Савыгу», «Кыл өстендә» һәм «Юлда» исемле хикәяләр кергән. Б. Камаловның бу җыентыгына кергән барлык әсәрләрендә дә диярлек тәрбия мәсьәләләре күтәрелә. Китапта гыйбрәт алырлык, күңелгә салып куярлык хәлләр бар. «Күңел кыңгыраулары» җыентыгы күп эшләүче авторның уңышлы адымы диясе килә.