Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ

 

Яшь шагыйрьләр иҗаты турында уйланулар

Яшь шагыйрьләр иҗаты турында уйланулар Кереш урынына азанның актерлар йортында яшь шагыйрьләр иҗатына багышланган әдәби кнчо бара. Зал шыгрым тулы, зал тып-тыи. Эшче яшьләр, студентлар, иҗат интеллигенциясе аәкилләре йотлыгып шигырь тыңлый. Сизел, тоеп-күреп утырам: зал белән шагыйрьләр арасында тулы аңлашу, якынлык һәм теләктәшлек хо- кем сора. Заманында кайбер тәнкыйтьчеләргә артык катлаулы һәм аеыр тоелган шигырьләр дә халыкка барыл җитә, рәхәтләнеп аңлашыла икән ич. Тәнәфес җитүгә, әле анда, әле монда бәхәсләр кабынып китте. Тамашачылар яңа гына тыңлаган шигырьләр турында фикер алышалар. Коридорларда, киеиү-чишеиү урыннарында теге яки бу шагыйрьнең иҗади йезе, әдәби хәрәкәттәге роле хакында әңгәмәләр куерып китә, ак һәм ирекле шигырь, традиция һәм ноеаторлык мәсьәләләре кузгатыла. Бор ториемнан икенчесенә иүчә-күчә, бәхәсләргә колак салып йорим. Бүгенге поэзиябез турында уйланам, аиың иҗтимагый һәм социаль йезе. авторитеты күтәрелүгә куанам. Без: «Укучыларны сәнгать әсәрләре, язучылар тәрбияли*, дип сеиләргә яратабыз. Дорос сүз, билгеле. Әмма әдәбият беләи укучылар арасыида башка герлерәк бәйләнешләр дә яши, укучының аң-белем һәм культура дәрәҗәсе, ахыр килеп, үзе дә әдәбият үсешенә билгеле бер йогынты ясый икем. һәм безнең бүгенге поззиянең казанышларын әдәби кадрлар саны артуы беләи генә түгел, ә укучыла- рыбызның белем, культура дорәҗесе, эстетик сизгерлеге күторелү беләи дә аңлатырга кирәктер. ...Моннан унбиш еллар зләк танылган язучыларыбызиың берсе татар поэзиясенең картаеп баруы турында борчылып сойләгои иде. Ул, мисаллар китереп, исәплеп тә күрсәтте. Әгәр япгышмасам. безнең шагыйрьләрнең ургача яше иллеләр чамасында, дигән иде бугай. Яшьләр рәтендә Ияргәннәрнең дә күбесе кырыкны тутырыл килә, диде ул. Аннан бирле хәл иык үзгәрде. Хозер без. газетә-жүриаллар аша. ел саен диярлек дистәлеген яңа авторлар белән очрашып торабыз. Ихтимал, алариың һәммәсе дә поэзиядә генә калмас, үз йозләреи таба алмыйча, иҗат эшеннән бетеипәй китүчеләр дә булыр. Әмма шул кадәресо бояәссоз: әдәбиятка килүче яшь кочләр ташкыны никадәр кочлерои булса, әдәбиятның базасы, аны туендырып торгам туфрак шүя кадәр баерак, яшь авторлар арасыннан яңа Тукайлар. Такташ һәм Җәлипэәр чыгачагын* емет һем ышаныч шул кадәр зуррак булачак. К Дөньяны шигъри танып-белү Без барабыз Яшьлен юлларыннан. Корчагиннар үткән юллардан. Без яшьлекне мирас итеп алдын Көрәшләрдә егылганнардан — Мусалардан. Мулланурлардан. И. Ю 3 Е Е В. Кеше организмында езлексез яңару процессы бара, картайган күзәнәкләр үлә, алар урынына яңалары туа, диләр. Шигърият организмы да шундый. Анда да мәңгелек хәрәкәт, езлексез үзгәреш бара. Бу бик табигый һәм закончалыклы күренеш. Шуның белән бергә, әдәби буыннар алмашынуы гел бер тесле генә дә бармый. Әдәбият тарихында шундый дәверләр очрый, талантлы яшьләр иҗат мәйданына төркемнәре белән, дулкын-дулкын булып киләләр дә беренче адымнарыннан ук укучыларның ихтирамын һәм мәхәббәтен казанып өлгерәләр. 50 елларның беренче яртысында бездә дә шундыйрак хәл булды: поэзия күгендә бер ук вакытта диярлек биш яңа исем күренде. Сүз Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Рәшит Гәрәй, Хисам Камалов һәм Илдар Юзеевлар хакында бара. Дөрес, бу шагыйрьләр тәүге адымнарыннан ук үз мәктәпләрен тудырдылар, шигърияткә яңа тон бирделәр, дип булмый. Апарның беренче әсәрләре камиллектән шактый ерак һәм ярыйсы ук бертөсле иде. Әмма, шуңа да карамастан, алар иҗатында киң катлау укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек ниндидер уңай сыйфатлар да булган, билгеле. Нинди сыйфатлар соң алар! Барыннан да элек, алар иҗатында гадилек, эчкерсезлек, дөньяны аңларга, аны таныпбелергә теләк, омтылыш көчле иде. Үз иҗатларының шул сыйфатлары белән алар укучыны тарттылар, аның игътибарын җәлеп иттеләр. Ул чактагы өлкән поэзиябез исә, ничектер, әле һаман парадный киемнәрен салырга куркыбрак йөри, ша- гыйрьләребезнең кайберләре, үз исемнәреннән сөйләүдән бигрәк, кирәксә-кирәкмәсә дә бетен халык исеменнән, үз хыялларындагы миллионнар исеменнән сөйләргә ярата иде. Шуңа күрә дә, телиләрме-кжмы, аларга тавышларын күтәрә төшеп, күкрәкләрен киеребрәк сөйләшергә, зуррак, биегрәк күренү өчен, аяк очларына басып йөрергә туры килде. Ахыр чиктә, бу аларны ясалмалыкка этәрде, укучыларның ышанычын югалтуга китерде. Болардан аермалы буларак, $0 еллар башындагы яшь шагыйрьләр (соңыннан алар «беренче дулкын шагыйрьләре дигән исем алдылар] укучы белән гади һәм табигый тонда, күптәнге дуслар кебек сөйләшергә тырыштылар. Алар үзләре белгән чын тормыш турында, сугыш елларына туры килгән авыр бала чаклары, сугыш кырларыннан кайтмый калган әтиләре, абыйлары турында яздылар, һәм укучы да дуслыкка дуслык белән җавап бирде, әлеге төркемгә кергән шагыйрьләрнең әсәрләрен үз итте, яратты. Дөрес, яшьләре, тормыш тәҗрибәләре һәм талант дәрәҗәләре ягыннан ул шагыйрьләр бер төсле түгел иде. Алар арасында иң яше саналган Илдар Юзеев, мәсәлән, әдәбият мәйданына мәктәп эскәмиясеннән килде дияргә була. 1955 елда, аның хакында укучылар сөйли, тәнкыйтьчеләр яза башлаганда, ул нибары 22 яшьтә иде. Арада иң өлкәне саналган Гамил Афзал беренче шигырьләрен 34 яшь тулганда дөньяга чыгарды. Шул ук 1955 елда Хисам Камаловка — 29, Шәүкәт Галиевкә — 27. Рәшит Гәрәйгә 24 яшь иде. Шулай да иҗат һәм эстетик платформалары ягыннан алар бер-берсенә шактый якын торалар иде. Беренчедән, аларның әдәби остазлары уртак була. Ул — Сибгат Хәким. Нәкъ менә ул. беренче булып, аларга игътибар итә, аларны әдәби осталыкка, үз иҗатларына таләпчән булырга өйрәтә, беренче җыентыкларына шигырьләрен сайларга булыша. Шуңа да әлеге төркемгә кергән шагыйрьләрнең тормыш күренешләренә якын килү алымнарында, алар иҗатында лиризмның өстенлек итүендә, шигырьләренең басынкы һәм эчкерсез характерда булуында Сибгат Хәким шигъриятенең йогынтысы сизелә. Бу шагыйрьләрне уз вакытында юкка гына «Хәким мәктәбе шәкертләре» дип Яерт- мәгәинәр. билгеле. Икенчедәй, алар һәммәсе дә диярлек уртак әдәби традицияләр тәэсирендә тәрбияләнеп үсәләр. Алар иҗатында. барыннан да ныграк булып. Һади Такташ интонацияләре (бигрәк тә И. Юзееа шигырьләрендә) сизелә, аңа караганда бераз кимрәк, « шулай да ярыйсы ук сизелерлек дәрәҗәдә Әхмәт Фәйзи поззиясе йогынты ясый. Миңа калса. Ш. Галиев һәм Г. Афзал шигырьләрендәге юмористик агым Әхмәт Фәйзи иҗатыннан башланып китә шикелле. һәм. ниһаять, еченчедәи, бу шагыйрьләр иҗатына үз ззен салган чор. заман уртак була. SO еллар уртасында безнең тормышта булып узгаи үзгәрешләр поззия әсәрләренә дә тәзсир итми калмый. Иҗтимагый тормыштагы яңа җилләрне, башлап, тагын да әлеге яшь шагыйрьләр сизеп ала, алар тасвирлый башлый. Әйе. беренче дулкын шагыйрьләрен үзара берләштерә, якынайта торган сыйфатлар шактый. Әмма алга таба алариың һәркайсы үз юлы белән китә, үзенә генә хас стиль тудырырга, үзенә генә хас тавыш белән җырларга тырыша. Шәүкәт Галиев, мәсәлән, баштарак бүтәннәрдән бер ягы белән дә аерылып тормый иде. Башка каләмдәш дуслары кебек үк. ул да иҗат зшчәнпегеи традицион калыптагы лирик шагыйрь буларак башлады Әгәр Ш Галнеанең бүгенге лирик шигырьләрен аның беренче иҗаг тәҗрибәләре белән чагыштырып карасак шагыйрьнең осталык ягыннан нык үскәнен күрербез. Аның беренче шигырьләре гади һәм табигыйлар. вакыты-вакыты белән хәтта беркатлырак иделәр. Ш. Галиеәнең бүгенге лирикасы тс пеиең байлыгы һәм сыгылмалыгы, композицион тезелешенең тегәллеге. үткен һем нечкә юморы, кыскалыгы һәм җыйнаклыгы, әдәби образлардан гаять оста файдалана белүе белән аерылып тора. Әмма югалтулар да юк түгел. Никадәр генә гади һәм бериотлы күренмәсеннәр, авторның беренче шигырьләрендә ихлас күңеллелек, эчкерсезлек кочле иде Хәзер исә еш кына аның әсәрләренә шигъри кайнарлык җитми. Ул әйтерсең лә үзенең осталыгы белән масая, гади генә әйбердән, очраклы рәвештә килеп туган теге яки бу фикердән менә дигән шигырь «эшли» алуы белен горурлана. Бу яктан караганда, аның «Казан утлары» журналының 1971 елгы Ә санында басылган «Тормыш тозы» исемле шигыре аеруча характерлы. Сугыш елларында кешеләргә ашамлык тоз җитешмәвен иснә тошереп, шагыйрь тоз тешенчәсои һем туры, һәм күчермә мәгънәсендә уйната: ...Аңла син ул заманны да, Тозсыз сүздән арала. Кайчагында тозсыз сүз до Тоз сала бит ярага .. һәр кешенең тозы була, Була, ягъни, мәгънәсе. Сер түгел, тозсыз да була Кайбер хода бәндәсе .. Ә тормыш— тозлы тир түккән Җир уллары кулында Җирдә иң кирәк тә шулар — Сүземнең тозы шунда. Суз дә юк. әдәби яктан шигырь менә диген итеп эшләнгән. Башка бер шагыйрь ечен ул зур уңыш булып санала алыр иде Әмма хәзерге кендә Татарстанның күренекле шагыйрьләренең берсе булып җиткән Шәүкәт Гаяневтеи фәлсәфи тирәнлек, чык дулкынлану һәм кайнарлык белән сугарылган тагын да кичлерәк әсәрләр котәсе килә. Ш. Галиев юмористик жанрлар әнкәсендә аеруча зур уңышка иреште, шул епиәдв һәм бигрәк тә балаларга багышланган шигырьларекда ул үзен тиңдәшсез шагыйрь итеп танытты һич шикләнми әйтергә була, бүгенге кендә үп Бари Рәхмәт традицияләрен уңышлы дәвам иттерүче иң яхшы балалар азучысы. Ш. Галиев —иң актив һәм РАФАЭЛЬ МОСТАФИН ф ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ эшчән шагыйрьләребезнең дә берсе. Әдәбиятта ул өч кеше ®чен — лирик шагыйрь, юмористик шагыйрь һәм балалар язучысы буларак — эшли. Киләчәктә, бәлки, аның иҗаты бераз үзгәрәк юлдан, юмор һәм лириканың якынаюы, синтезы юлыннан үсәр. Ш. Галневнең иң яхшы шигырьләре шулай уйларга нигез бирә. Гамил Афзал укучылар алдында шулай ук ике планда: лирик һәм юмористик шагыйрь буларак ачылды. Тик шунысы бар, әгәр Ш. Галневнең юморы йомшак, ягымлы, лирик характерда булса, Г. Афзал үзен үткен фельетон, усал һәм рәхимсез сатира остасы итеп танытты. Үкенечкә каршы, соңгы елларда Г. Афзал иҗатының сатирик куәте шактый йомшарды. Авторның узган ел «Казан утлары» журналында басылган «Тун астында кыюлык» һәм «Ияләнгән беркет» исемле сатирик шигырьләре аның бу өлкәдәге үз казанышларыннан шактый кайтышлар. Гамил Афзалның лирикасы да үзенчәлекле. Дөрес, Ш. Галиевнекеләр белән чагыштырганда, аның лирик шигырьләре композицион яктан таркаурак, әдәби эшләнеше ягыннан йомшаграк сыман тоела, аларда буш токымнар да ешрак очрый. Шулай да иң яхшы шигырьләрендә Г. Афзал кайнар һәм эчкерсез хисләре белән яндыра, тормышның катлаулы һәм җитди күренешләренә карата игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итә. Тау сыртларының биеклеген иң югары нокталары буенча билгелиләр. Ә Г. Афзал иҗатында исә биек нокталар аз түгел. Бу дулкынның иң яшь вәкиле саналган Илдар Юзеев иҗаты да үзенчәлекле юл белән үсеп китте. Укучылар, илленче еллардагы яшь буынның уй-теләкләрен чагылдыручы романтик шагыйрь буларак, аны баштан ук яратып каршы алдылар, үз иттеләр. Үзе хакында зур шау-шу кузгаткан шагыйрь соңыннан үз лирикасының кайнар дәртен бераз киметә төште. Ул әле драматургиягә, әле эпик һәм фәлсәфи поэма жанрына мөрәҗәгать итеп карады, һәм бу эзләнүләр аның иҗаты өчен эзсез калмады. Шагыйрьнең соңгы еллар лирикасына көчле драматизм да, эпик киңлек һәм фәлсәфи тирәилек тә өстәлде. И. Юзеевның «Казан утлары» журналының 1971 елгы 2 һәм 10 саннарында басылган шигырьләрен аның үз иҗатында бер адым алга китеш дип кенә түгел, соңгы еллардагы татар поэзиясе өчен дә матур бер вакыйга дип бәяләргә кирәк. Хәзер аның иҗатының тематик колачы гына киңәеп калмый, ә яңгырашы, тональносте үк үзгәреш кичерә. Яшьлек пафосы төпле, тирән уйланулар белән алмашына. Тыштан аның поэзиясе салмакланды кебек, аның каравы, тагын да тирәнәя, олыгая төште. Хәзер ул ташларга бәрелеп аккан тау чишмәсе кебек шауламый, ә чәчәкле ярлар эченнән җай гына агып яткан елганы хәтерләтә: Һәр нәрсәгә карыйм исем китеп: Алтын көзгә, Ачык йөзгә. Бөдрә тупылга. Уйчан Айга, Шаян тайга. Йөгерек дулкынга,— һәр нәрсәгә карыйм исем китеп, Тәүге тапкыр күргәндәй итеп. By төркемгә кергән ике шагыйрьнең — Рәшит Гәрәй белән Хисам Камаловның — иҗат язмышы катлаулырак булып чыкты. Хисам Камалов поэмаларында сугыш утында янып көйгән, яраланган һәм сугыштан соңгы тормышта үз урынын эзләп җәфаланган буынның авыр уйлары, үкенечле кичерешләре тасвирланды. Салмак тавышлы, тормыш турында җитди итеп, тирәнтеи уйлана белүче шагыйрьне укучы тиз таныды һәм яратып өлгерде. Ләкин аның соңгы елларда язган әсәрләрендә ясалмалык, бертөрлелек сизелә башлады. Үзен борчыган һәм дулкынландырган мәсьәләләр, үзе кичергән һәм күргән вакыйгалар турында язганда. шагыйрь буларак, ул кызыклы һәм үзенчәлекле. Инде үзе белмәгән, үз башыннан узмаган тормыш күренешләре турында язарга тотындымы, аның шигырьләре сыегая һәм төссезләнә башлый, шагыйрь белән укучы арасына салкынлык үтеп керә. Юк. гомумән алганда, X. Камалов элеккедән начаррак язмый, тик тормыш үзе, бүгенге чынбарлык нык алга китте. Решит Гәрәй белән дә шуңа охшашрак хәл булды. Аның беренче шигырьләре деиьяны шигъри итеп сурәтли, артык гадәти күренешләрнең яңа. гадәти булмаган якларын ача алулары белән аерылып торалар иде. Ләкин. Ш. Галиев. И. Юзееалардан аермалы буларак, ул ирешелгәинәр белән канәгатьләнеп калды, эзләнүләрен йомшарта теште, башка жанрларга игътибар итми башлады һәм моның нәтиҗәләре дә ф үзен озак коттермәде. Мин Нәби Дәүлинең «Бизәк ечен түгел, кирәк оченв [«Казан утлары» журналы. 1971 ел. 7 сан.) исемле мәкаләсендә Р. Гәрәй и>ңатына бирелгән гомуми бәя беләи килешәм. Ләкин шуны гына искәртәсе килә, соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләрендә ул. шагыйрь буларак, шактый үсте, тирәнәйде. Бу киләчәктә аның иҗатында яңа бер күтәрелеш булачагына ышаныч уята. Терпе характердагы кимчелекләре булуга да карамастан, беренче дулкын шагыйрьләре асылда үзләренә булган ышанычны акладылар һәм бүген, урта буын шагыйрьләр рәтенә күчеп, шигъри йекие тепкә җигелеп тарталар, һәр кайсының индивидуаль йезе никадәр генә ачык беленеп тормасын, әле хәзер дә алариың ниндидер уртак, гомуми сыйфатлары сакланып калган. Деиьяны лирика алымнары белән танып-белергә омтылу, һәртерле формаль алымнарны кире кагу, шигъри яңгыраштагы басынкылык һәм эчкерсезлек, поэзияләренең югары идсялелеге — ул сыйфатларның иң меһнмнәре эне шулар. Яшьләре һәм иҗади елгерүларе ягыннан күптән елкеинәр ягына чыксалар да. Гәлиевләр. Юзеевлар буынына бик озак яшьләр рәтендә йерерга туры килде. Чеики алардан әдәби эстафетаны кабул итеп алырга тиешле алмаш артык акрын үсте. SO елларның икенче һәм 60 елларның беренче яртысы — поэзия беләи кызыксыну аеруча кечәйгәи һем барыииаи да бигрәк яшь рус шагыйрьләре иҗаты ими ат күтәрелеп, үсеп киткән заман. Е. Евтушенко. В. Вознесенский, Б Әхмәдуллииа, Б. Окуджава. Р. Рождественский кебек шагыйрьләр нәкъ меиә шул чорда шау-шулы дан. популярлык казаналар. Бу елларда татар поэзиясендә шактый кызыклы процесслар бара. Классик мираска, аерым алганда. Дәрдмәнд, С. Рәмиевлар иҗатына. Такташның беренче чор шигырьләренә булган меиәсәбәт яңадан карала. Поэзиягә Хәсаи Туфан кебек үзенчәлекле зур талант кайта, әдәбиятыбыз Муса Җәлилнең Моабит шигырьләре белән байый. Бу елларда Сибгат Хәким поэзиясендә яңа сыйфат үзгәрешләре барлыкка килә, күп кенә башка әлкән шагыйрьләрнең иҗади тавышы аңарә. Ә меиә поэзиягә яңа кечләр килү ягыннан эшләр мактанырлык булмый. Рус поэзиясендә шул чорда ук хасыйл булган кечле поэтик дулкын безнең әдәбиятка бары җиде-сигеэ елдан соң гына килеп җитә. Дерес. үэ Вознесенскнйпарыбыэны эзләү, хәтта аларны ясалма юл беләи булса да тудырырга тырышып караулар булмады түгел. Мәсәлән, замаиыида бу шагыйрьнең алымнарына Роберт Өхмәтҗаиоа ияреп карады. Ләкин бер мнллн җирлектәге күренешне икенче милли җирлеккә күчереп утырту сирәк очракта уңышлы чыга, һем ул эшне Р. Өхмәтҗаиоа та уңышлы итеп башкарып чыга алмады. Татар Вознесенские булу түгеп, ул хәтта үз иҗатындагы каэаиышпариы да |әйтик лирик җыр. романс опкесендәго) югалтып бетерә язды Аның «Казан утлары* журналының 1971 елгы 11 санында басылган «Мин — Сонгми» исемле шигыре шул хакта сейли торган бер ми сад була ала. Шигырь эүр һәм актуаль темага язылган, ләкин эчтәлеге әгыиман гәУЛФАЗЛЬ МОСТАФИПф ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ Көч туплау дәвере М ШАВАКВ. зета, радио, телевидение аша белгән нәрсәләргә әллә ни яңалык остами Формасы ягыннан исә ул яшь рус поэзиясенең уткәннәрен генә кабатлый. Әмма акрынлык белән, аз-азлап булса да, безнең поэзиягә яшь көчләр кипә торды. Әхсән Баянов шигырьләрендә, әйтик, SO еллар уртасында безнең тормышта булып узган үзгәрешләрне аңларга тырышучы яшь кешенең каршылыклы уйлары чагылды. Аның герое өзгәләнәбәргәләнә, еш ялгыша, әмма һаман дәреслекне, хакыйкатьне эзли. Соңгы елларда Ә. Баянов күбрәк проза әсәрләре яза башлады. Аның лирикасы проза әсәрләренә дә билгеле бер эз салды, аларны лирик тон, психологик нечкәлек бег.ән баетты, прозасы исә, үз чиратында, поэзиясен тирәнәйтте. Бу тагын бер тапкыр чиктәш жанрларга мөрәҗәгать итү язучы ечен никадәр файдалы булуы турында сөйли. Әмма шулай да, Ә. Баянов иҗатында күпмедер күләмдә социаль зәгыйфьлек, өлгермәгәнлек үзен сиздерә әле. Аның лирик герое тормышта барган процесслар өчен үзен җаваплы тоеп бетерми, ул еш кына тормыштагы кыенлыклардан зарлана, әмма шуларны бетерү өчен ныклап торып көрәшми. Шунысын әйтергә кирәк, Ә. Баянов әсәрләренә хас әхлакый, социаль өлгермәгәнлек «икенче дулкынга» кергән башка яшь шагыйрьләр иҗатында да сизелә. Аларның иҗади яктан акрынрак өлгерүләренең сәбәбе дә, бәлки, нәкъ менә шундадыр әле. Марс Шабаев поэзиядә үз урынын тиз тапты һәм әдәбиятта ныклы урын алды. Ул әдәби телне әйбәт белә, шигырь һәм поэмаларын композицион яктан оста төзи, беркайчан да халтура юлына басмый, тема актуальлеге болан спекуляция ясамый. Ул куп эзләнә торган җитди шагыйрь, өстәвенә, искиткеч хезмәт сөючән булуы белән аерылып тора. Ләкин, миңа калса, аның дә ахырга кадәр ачылып җитә һәм үз мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алганы юк әле. Вакыт-вакыт аның шигырьләренә чын кайнарлык, ихлас күңелдән дулкынлану җитми. Хисләрен укучыга ул еш кына тышкы чаралар — инверсияләр, юлларны бүлеп язу, күп нокталар кую аша җит- кермәкче була; Йөгереп-уйнап йөгерек дулкын килә. Йөгерек дулкын ярга тартыла. Килә... бәрелә... үлә... Күбекләре сүнә... Менә тагын бер мисал: Шаулап торган яшел жчкәннәр Корый... көя... Тик көл кала... Күтәрелә янә... Ләкин бу юлларда чын дулкынлану сизмим мин. Шундый тәэсир кала, гүя ки бу — хиснең үзе түгел, бары аның шәүләсе, имитациясе генә. Әлеге төркемгә кергән шагыйрьләр арасында, аерым алганда, Нәҗип Мэдьяров. Егор Уткнннар иҗатында, пейзаж лирикасына тартылу да сизелә. Ләкин кояш баеган яки кояш чыккан вакытларның гүзәллеген, чык бөртекләрендә комеш нурлар җемелдәвек, яңа чапкан печәннәрнең хуш исен бирәбез дип, алар еш кына тышкы матурлыкка, сентименталь төчелеккә бирелеп китәләр. Ә бит поэзия тормышның сурәтен ясау белән генә чикләнә алмый, ул аны тирәнтен аңлатып та бирергә тиеш. Икенче дулкын шагыйрьләрнең күбесенә иҗади активлык җитми. Поэзиядә мәгълүм бер югарылыкка ирешкәннән соң, алар тынычланып калдылар, яңа формалар һәм алымнар эзләмәделәр, әдәбиятның башка жанрларына җитәрлек мөрәҗәгать итмәделәр шикелле. Дөрес, әгәр талантың булмаса, иҗади активлык үзе генә әллә ни файда китерә алмый, хәтта зарарлы булырга мөмкин. Касыйм Фәсәхов белән Абдулла Сәләхетдиновның чын шигърияттән шактый ерак торган китаплары нәкъ шул турыда сөйли. Икенче буын шагыйрьләренең ни ечен иҗади яктан акрын үсүләрен, чагыштыр* мача йомшак булуларын ачыклал бетерү кыен эш, билгеле. Бәлки, аларга артын баласытып карау, мәрхәмәтле монәсәбәт кирәгеннән артыграк булгандыр! Бәлки, аларның үа сәләтләренә, үз кечләренә ышанычлары җитеп бетмәгәндер! Әмма тол сәбәпне аларның грждаиии буларак акрын олгерупәреннәи. заман каршында, укучылар каршында, күл гасырлык татар лозэиясе каршында җәнаплылык хисе тоел җиткермәүләреннән эзләргә кирәктер. Менә шуңа да $0 елларның азагын һәм 60 елларның башын безнең яшь поэзиядә үзенә күрә коч туплау чоры булды, дип бәяләргә туры килә. Шушы ук чорда бездә Әнзәр Даяыдоя башлап җибәргән сызык — интеллектуаль поэзия, зур социаль гомумиләштерүләргә омтылган, татар шигыренең сурәтләү чараларын яңартырга, баетырга омтылган поэзия сызыгы да — дәвам иттерелә. Бу агым, мәсәлән, Ш Махмудов, К. Мостафиииар иҗатында шактый ныи сизелә. Безнең матбугатта аларның икесе дә чагыштырмача аэ басыла, алар шулай ук әдәби тәнкыйть игътибарын да аз күргән кешеләр. Шулай да Ә Давыдов поэзиясенең иң кочле. иң үзенчәлекле якларын 60 еллар уртасында иҗат мәйданына килгән «Өченче дулиын шагыйрьләренә» китереп бәйләүчеләр нәкъ шулар булды. Яшьләре ягыннан икенче дулкын шагыйрьләре дә яшьләр рәтеннән чыктылар инде, ләкин аларның байтагы олгергәи шагыйрьләр сафына күчеп китә алмый тора әле. Алар поэзиядә үз урыннарын таба алырлармы — ул кадәресен вакыт күрсәтер. Р ГАТАУЛЛИН Рус һәм нуп милләтле бетен совет әдәбиятында S0 елларның икенче ертысында һәм 60 еллар башында барган процесслар безнең яшь поэзиябезгә дә йогынты ясамый капмады Барыннан да бигрәк, аны туендырып торган туфрак баеды, традицияләр киңәйдл. Яшь шагыйрьләр үз классикларыбыз тәҗрибәсен геиә үзләштереп калмадылар. Э Моҗелойтис. П Элюар, П Неруда. Г. Лориа. Н. Хикмәт кебек шагыйрьләр иҗатына да торган саен күбрәк игътибар бирә башладылар Аларның белеме һәм культура дәрәҗәләре күтәрелде, гражданин буларак җаеаллылыи хисләре үсте. Өс- тояпиә. алда бер тапкыр әйтелгәнчә, безнең укучыларның да. аеруча яшьләрнең, белем һәм эстетик дәрәҗәләре сизелерлеи үсте Шулерның һәммәсе яшь поэзиянең яңа күтәрелешен тәэмин итте 60 елларның урталарында башланган шул күтәрелеш бүг-эн дә данәм итә Мин Равил «әйэуплнн. Рәдиф Гатауллин. Ренат Харисов, Гәрәй Рәхим. Рәшит Әхмәтҗаноо, Ростом Мнигалимое кебек шагыйрьләр иҗатым күздә тотам. Бу шагыйрьләр игътибарны, барыннан да бнгрәи. форма олиосондоте эзләнүләре болан җәлеп иттеләр. Кайберәуләргә бу эзләнүләр озак еллар буе туплана килгән трәдициаләрне җимерү, юкка чыгару булып тоелды, икеиче берәүләр мсо яңа ритмиканы. образлы фикерләүнең ассоциатив формаларын тамырга һәм кабул итәргә ук теләмәделәр Әмма аннан бирле узган вакыт эчендә шул нәрсә ачыкланды әлеге шагыйрьләргә яңа формалар аңа эчтәлекне гәүдәләндерү очем кирәк бүлгән, хикмәт форма яңалыгында гына түгел, ә тормышны аңача танып-беяергә һәм аңнарга омты РАФАЭЛЬ М ОС Т АФ И Н ф ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ Күтәрелеш еллары луда икән. Бүген ул шагыйрьләрнең кайберләре әледән-әле традицион шигырь калыпларына мөрәҗәгать итә, ләкин бу әле алар иҗатының яңалыгын, оригинальлеген юкка чыгара алмый. Боларның беренче дулкын шагыйрьләре белән уртак ягы шунда, Ш. Галиевләр буыны кебек үк, алар да поэзиягә оешкан төстә, бердәм эстетик платформалары булган хәлдә килделәр. Хәлбуки, әсәрләренең сыйфатлары ягыннан алар беренче төркем шагыйрьләреннән шактый аерылалар. Өченче дулкын шагыйрьләре иҗат мәйданына әдәби яктан ныграк әзерлекле, поэтик яктан өлгергәнрәк хәлдә аяк бастылар. Алар, барысы да диярлек, беренче адымнарыннан ук үзләрен башкалардан аерылып торган кызыклы авторлар итеп таныттылар. Бу төркем шагыйрьләр әдәби иҗат юлларын биегрәк ноктадан башладылар һәм алар үзләренең элгәреләреннән ераккарак китәрләр дип ышанырга кирәк. Әлеге шагыйрьләрнең иҗат алымнары, ак һәм ирекле шигырь тирәсендә кирәгеннән артык тавыш, шау-шу куптару шуңа китерде, бер-берсеннән нык аерылып торуларына, һәркайрының үз йөзе, үз стиле булуга да карамастан, аларның һәммәсен бер күчкә өеп йөртә башладылар. Н. Дәүли, мәсәлән, 1970 елгы поэзия турындагы докладында Р. Файзуллин белән Р. Гатауллинны игезәк шагыйрьләр дип атады. Чынында исә бу шагыйрьләр бер-берсеннән җир белән күк шикелле аерылалар. Рәдиф Гатауллин «Чәчәкләр су сорый» (1966 ел) исемле беренче җыентыгында ук үзен давыллы хисләр, асылда, мәхәббәт хисләре җырчысы итеп танытты. Аның шигырьләрендә эчкерсез хисләр ташкыны, кайнар дәрт ташып тора. Рәдифнең яшьләр арасында зур популярлык казануы да шуның белән аңлатыла булса кирәк. Ул яшьләргә, барыннан да элек, аларның эчке, эмоциональ дөньяларын чагылдыра алуы белән якын. Равил Файзуллин шигырьләрендә исә тынгысыз, эзләнүчән фикер алгы планда тора. Ул — югары гражданлык хисләрен, үз буынының уй-теләкләрен, киләчәккә булган социаль омтылышларын җырлаучы шагыйрь (моңа ышану өчен аның «Көрәшчеләре исемле циклын искә төшерү дә җитә). Рәдиф Гатауллин, кагыйдә буларак, шигырь тезүнең традицион алымнарыннан файдалана (дөрес, шигырьләрен ул бары үзенә генә хас сыйфатларга һәм буяуларга төреп бирә). Р. Фәйзуллин шигырьнең яңа алымнарын, яңа мөмкинлекләрен эзли. Әгәр фикер, эчтәлек таләп итсә, ул шигырь төзүнең иске нормаларын кыю төстә җимерә, бер дә курыкмый ак һәм ирекле шигырьгә мөрәҗәгать итә. Шунысы да бар, соңгы вакытларда Р. Гатауллин үз шигырьләренең ритмик сурәтен төрлеләндерергә омтыла, Р. Фәйзуллин исә торган саен традицион формаларга якыная бара. Ләкин бу әле аларның һәркайсына үзенчәлекле, башкалардан аерылып торган шагыйрьләр булып калырга комачауламый. Р. Гатауллин беренче җыентыгында аеруча тулы ачылды, аның шуннан соңгы җыентыкларында беркадәр сүлпәнлек сизелә. Кайбер шигырьләрендә тормышның мәгънәсен, бәхет төшенчәсен артык тар, шәхси планда гына аңлатуын автор үзе дә сизә булса кирәк, хәзер ул яңа темалар эзли, фикер тирәнлегенә омтыла, әсәрләренең идея тирәнлеген көчәйтергә тырыша. Р. Фәйзуллин, киресенчә, беренче шигырьләрендә корырак, салкынрак иде. Хәзер ул хис һәм фикер бердәмлегенә омтыла һәм шул юнәлештә бәхәссез уңышларга да ирешә. Аның, мәсәлән, халык җырларындагы мотивларны файдаланып язылган шигырьләре ■опулярлык казанды («Башны салларга салып, китәсе иде агып»-.]. Р. Фәйзуллин стиле — җыйнак, кырыс, урыны-урыны белән хәтта өзек-езек яңгырый торган стиль. Аның шигырьләрендә метафора, эпитетлар аз очрый, фигыльләр исә тагын да азрак. Әйбер һәм предметларның бары исемнәре генә атала, шулар ярдәмендә автор фикерләрен күпертеп, көчәйтеп бирүгә ирешә. Автор кабатланып килгән образларны яратып куллана, бу аңа төп идеяне алгы планга чыгарып кую өчен кирәк; Җирдә — аклык, җанда — шатлык! Беренче кар, беренче кар! Баш — бүректә, бүрек — күктә! Беренче кар, беренче кар! Чана-чана бала чага — Беренче кар, беренче кар! Яки: Күк тулы —сер, җир тулы — сер, һер үлеи — сер, һәр теш — сер. Чылтырап аккаи чишмәләр — сер, Йезеңә баккан туташ — сер. Җир-кояш — сер, гыйшкый яз — сер — Донья — тылсым, тоташ сер. Мин юри ₽. Фәйзуллинның артык уңышлы булмаган шигырьләрен китердем Аның иң яжшы шигырьләрендә дә шул ук хәл — бер-берсен кинәт алмаштырыл килгән һәм шагыйрьнең зчке дулкынлануын чагылдыра торган атау җемләләр: Җирдә күпме Тәнде күпме күрелмәгән тагылмаган яңа тос, ямь! ләззәт, кеч, тәм! Ренат Харисовның иҗат алымы тыштан Равилнекенә якын кебек. Баштарак кайберәүләр аны Фәйзуллинга ияреп йеруче гадәти бер шагыйрь дип кенә уйлаганнар иде. Ләкин бик тиз ачыкланды: ул беркемне дә кабатламый, берәүгә дә иярми торган үзенчәлекле һәм кызыклы, местәкыйль шагыйрь икән. «Яралар* («Казан утлары» журналы. 1971 ел. 11 сан) исемле яңа шигырьләр циклыннан соң, Р. Файзуллин иҗаты кебек үк, Р. Харисов иҗаты да яшь поаэия рамкалары белен генә чикләнеп кала алмый инде. Р. Харисов иҗаты ечен нинди сыйфатлар характерлы соң! Аны Н. Хикмәт һәм Дәрдмәид традицияләрен дәвам иттерүче дип атыйлар. Бу аның шигырьләренең ритмик һәм интонацион охшашлыгында гына чагылып калмый. Укытучылары кебек үк, Р. Харисов шигырьнең топ идеясен, асыл магьиәсеи шигъри образ аша бирергә тырыша. Ул укучыга әйтер вңа сум булмаганга күрә алай зшләми. киресенчә, аның әйтер сүзе артын күп. ләкин ул укучыларның үз фантазиасенә дә урын калдырырга омтыла. Нәкъ менә шуңа күрә до кайбер кешеләргә аның шигырьләре артык катлаулы булып күренә. Хәлбуки, игътибар беләирәк укырга тотынсаң аның шигырьләренең һәр юлы бик гади һәм аңлаешлы, тышкы бизәкләрдән һәм һәртерле шалтыравыклардан азат булуын күрәсең. ӨЯНКЕ Өскә үсмәсен оле дип. Баш ботагымны киссәң — Мин бит як-якка үсем!» Киңлеккә китмәсен диел. Ян-якларымны киссәң — Мин куелыкка үсем!- Куелыкка үсмесеи дип. Ябалдашымны киссәң — Мин тамыр якка үсәм1_ Бәгыренә чабыйммы диеп. Казып тамырыма тешсаң — Каберең остендо үсем! Монда нәрсә аңлашылмый, нәрсә томанлы һәм уйлап чыгарылган!!, һәммәсе дә аңлашыла, гади һәм ачык. Оммв шигырьнең зчталеген бетен тирәнлегендә аңлар эчен, аны туктый-туктый укырга, бер генә кат түгел, күп мәртәбәләр укырга кирәк. Ул гади бер оянке агачының ботаклары турында гына язылган шигырь түгел, билгеле. Шигырьнең идея яңгырашы күп тапкыр зуррак. Эсерда сүз ешоү кеченең, тормышның мәңгелек процесс булуы, кешенең ныклыгы һем чыдамлыгы турында бара. 1Я. «к. У.» м I. 177 РАФАЭЛЬ М О С Т А Ф Н Н ф ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСЕ ф Шагыйрь Шәйхи Маннур, «Казан утлары» журналын тикшерүгә багышланган җыелышта чыгыш ясап, «Өянкепне салкын акыл белән уйлап чыгарылып язылган әсәрләр рәтенә кертте. Мин мондый бәя белән килешмәс идем. Әйе, Р. Харисов яңгыравыклы буш сүзләргә кызыкмый, тирәнтен уйлап, барысын да үлчәп яза. Ләкин аның иң яхшы шигырьләрендә бик эчкә яшерелгән, шуңа күрә дә аеруча нык тәэсир ясаучан тыенкы дәрт кайный. Тагын шунысы бар, бу дәрт Р. Гатауллин шигырьләрендәге ялкыннан нык аерыла, бу елгергән ир кеше, кеше һәм гражданин кайнарлыгы. Мии Р. Харисов иҗатына Ш. Әхмәдуллинның «Уйланырга кирәк...» исемле рецензиясендә |«Казан утлары» журналы. 1971 ел. 8 сан) бирелгән бәя белән дә килешеп бетә алмыйм. Р. Харисовны үзенчәлекле һәм эзләнүчән шагыйрь дип бәяләвендә рецензент хаклы. Ул шагыйрьнең үзенчәлеген ачу юнәлешендә кызыклы гына адымнар ясый. Инде рецензент шагыйрьдән һәммә кеше ечен аңлаешлы булуны таләп итәргә тотынгач, мин аның белән килешмим. Р. Харисовның «Чигешем, тегешем» исемле шигырендәге «Вакыт — җеп, мин — энә» дигән юлларны ала да, рецензент мондый фараз кылуларга керешеп китә: «Кайсы категория укучы бу әверелүне кабул итәргә мөмкин! Терлекче савымчы! Юк. Игенче, тегүче, механизатормы! Юк. Китапханә эшчесе, татар теле укытучысымы! Юк...» Суз дә юк, Р. Харисовның да кимчелекләре, йомшак һәм җитешсез яклары бар. Ләкин мине рецензент тарафыннан мәсьәләнең бу рәвешле куелуы канәгатьләндерми. В. Маяковский: «Төрле һәм яхшы шагыйрьләр күбрәк булсын!» — дигән. Чөнки укучы үзе дә бер генә төрле булмый, һәрхәлдә, рецензент үз исеменнән генә сөйләсә, күп тапкыр урынлырак булыр иде кебек. Рәшит Әхмәтҗановны дөньяны шигъри сурәтләүдә Р. Харисовның антиподы дияргә була. Ул сүзнең тәмен белә торган ифрат халыкчан шагыйрь. Р. Харисовтан аермалы буларак, ул образның стихия көченә ышана, шул көч аны үз артыннан ияртеп алып китә. Ләкин кая! Моны еш кына шагыйрь үзе дә белми. Моннан берничә еллар элек «Казан утлары» журналы битләрендә яшь авторның бер төркем шигырьләре чыккан иде. Шуларның кайберләре беренче укудан ук хәтергә сеңеп калды: Без мәңгегә, без мәңгегә монда. Их, бу җирне күпме таптады Безнең йөрәк бәйрәмнәренең Кыңгыраулар таккан атлары! Хәзер бу юллар шигырь яратучы һәркем телендә. Шигырьнең соңгы ике юлына игътибар итегез. Образ төзелеше ягыннан никадәр катлаулы алар. Берсе өстена икенчесе өелгән метафоралар арасыннан иң үзәктәгесен, иң әһәмиятлесен табып алу шактый кыен эш. Ләкин шигырьнең төп пафосы шул кадәр эчкерсез, авторның хисләр агышы шул кадәр көчле ки. үзебез дә сизмәстән без шигырь стихиясенә ияреп китәбез һәм әлеге юллардагы мәгънә тирәнлеген, акыл белән аңкаудан да бигрәк, күңел, йөрәк белән тоябыз. Рәшит Әхмәтҗаиов — зур мөмкинлекләре булган, шуларга да карамастан, бик аз яза торган шагыйрь. «Казан утлары» журналының 1971 елда чыккан саннарының берсендә аның дүрт кенә шигыре бар иде. Эмма аларның һәрберсендә Рәшитнең үз йөзе үз стиле ярылып ята. Әгәр Р. Файзуллин белән Р. Харисов моңарчы беркайда да очрамаган яңа образ уйлап табарга, яки электән яшәп килгән образның яңа якларын ачарга тырышсалар. Р. Әхмәтҗанов. кагыйдә буларак, традицион обраэ-ме- тафораларның халыкта киң таралган мәгънәләренә таяна. «Сугыштан кайтәпмаган егет сүзләре» исемле шигырендә үп, мәсәлән, халык иҗатында сафлык, пакьлек символы булып йөргән образны менә ничек файдалана: Иелеп-иелеп ак каеннар сорый. Ак розалар сорый шул хакта — Нигә соң мин яшь шаһзадә булып Киләлмадым сиңа ак атта! Ләкин шагыйрь халык иҗатындагы традицияләрне кабатлау белән генә чикләнми. Ул аларны үстерә, баета, аларга яңа ямь бирә. Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең дә кабатланмас үз йезе бар. Үзен борчый торган мәсьәләләргә җавап азлап, аның лирик герое тирә-яи тормышны, чынбарлыкмы игътибар белән күзәтә. Г. Рәхим әсәрләре кыска һәм җыйнак булулары белән аерылып тора, ул гади, халыкчан тел белән яза. Аның пародияләре һәм кәлке әйберләре, кыска проза әсәрләреннән нәсерләре аеруча уңышлы чыга. Шуларга таянып. Г. Рәхимдә прозаикка « хас сыйфатлар бар, дип нәтиҗә ясарга була. Аңа проза олкәсендә дә кочен сынап карарга кирәк. Ростам Миигалимов әдәби иҗат олкәсендәге беренче адымнарын Р. Фәйзуллии шәкерте, аның юлын дәвам иттерүче буларак башлаган иде шикелле. Әмма еллар узган саен, бу ике шагыйрь берберсениәи ераклаша барды. Әгәр Р. Фәйэуллиниың стиле азмы-күпме формалашып, калыплашып килсә. Р Миигалимов әле һаман үз тавышын, үз җырын эзли. Заманында аның ак һәм ирекле шигырь олкәсендәге тәҗрибәләре Нурихан Фәттахның кискен тәнкыйтенә очраган иде. Яшь шагыйрьнең яңа форма олкәсендәге кыю эзләнүләрен хуплап һәм яклап чыккан иеше Ә. Давыдов булды. Әмма хикмәт форма эзләудә генә түгеп иде. Ростәмнен традицион калыпта язылган, Г. Тукай, С. Хәким шигырьләрен хәтерләткән әсәрләре дә аз түгел: Рәхәтләнеп иелеп яшәгәндә Күкрәгеме авыр уй баса: Бу доиьяда әле бер иелүең Җинаятьтер, бәлки, уйласаң. Җинаятьтер, бәлки, уйласаңП. Әмма шундый шигырьләрендә дә Ростам үзе булып, фииерлорои кыю рәвештә яклый белүче, кырыс, принципиаль швгыйрь булып кала. Аиың шагыйрь булып формалашуында Ленин темасына мораҗәгать итүе уңай роль уйнады. яМинем дәүләтем» исемле поэмасында шагыйрь әлеге зур темага үзенчә, яңача ямый килә алды. Әсәрдә шагыйрь күңелендә яшәгән Ленин образын бирү юлында кызыклы омтылыш ясала. Поэма, иң элек, әнә шул ягы белән игътибарны җәлеп итә. Миңа калса. Р. Миигали- мовиың, шагыйрь буларак, әле бетон иечеиә ачылып җиткәне юи. Аннан, моңарчы язганнарына караганда, зурракны, күбрәкне котәргә момкми. Сибгат Хәким Р. Мингалимовиы Язучылар союзына тәкъдим иткәндә болай дигән иде: «Кешене онытып, гомуми шау-шулар белән мавыгу заманы үтте поэзиядә. Бик нык уйлану, фикерләү чоры килде, үз авылына гына бикләнеп, шуииаи гына торып бәяләүче түгел, зур доньяны үзенеке ител санаучы, аңа уэен хуҗа итеп санаучы, шул позициядән донья белән сойләшуче яшь поэзия барлыкка килде. Мингалимоаиың «Эзлорпеидэ әнә шул масштабны күрәм мин». Бу сузләр бер Р. Мингалимоака гына түгел, оченче дулкын шагыйрьләрнең барысына карата да туры килә. Өченче буын шагыйрьләр турында күп сойләргә мемкми Мин исә аеруча галантлыларына гына тукталдым. Аларның матур яшьлеге зирәк картлыкларына ныклы нигез булыр, дип ышанасы килә. Өченче дулкын шагыйрьләр арасында традицион калыпта иҗат итә торган авторлар да байтак: К Булатова. Т. Камалнеа. Р. Закиров. Ш. Маннапов һәм башкалар. Аларның талантлары тыштай әллә ни ялтырап тормый. Шулай да һәркайсы. коченнон килгән кадәр, бүгенге эамаидашларыбызиың шигъри образын иҗат итү эшенә катнашып килә. Поэзиябезнең яңа көчләре Өченче дулкын артыннан иемиар кипә! Бүген укучылао игътибарын Э. Моста- фин, Ф Шәфнгуплин. X. Өюлоо, Ө. Рашитов ксбеа дүртенче дулкын шагыирьлеэе җопеп итеп олгерде. Шулай да бу дулкынның иң талантлы вәкилләре Золфәт белән РАФАЭЛЬ МОСТАФИНф ҖАВАПЛЫЛЫК ХИСВ Мөдәррис Әгьләмов булса кирәк. Аларның икесе дә хәзергә берәр генә җыентык чыгарган кеше, әмма иҗатларының сыйфаты ягыннан алар өйрәнчеклек чорын күптән уздылар. Алар турында иң зур таләпләр югарылыгыннан торып сөйләргә була. Бу группа шагыйрьләре безнең поэзиягә нинди яңалык алып килә соң! С. Хәким бик дөрес күрсәткәнчә, поэзиядә формаль эзләнүләр, коры шау-шулар заманы үтте. Форма яңалыгы үзе генә уңыш та, дан да китерми хәзер. Бүгенге яшьләр иҗатында классик шагыйрьләр традициясенә тартылу нык сизелә, шигырьнең музыкальлегенә, эчке гармониясенә омтылу көчле: Назларымны кичер — соңардылар. Язларымны кичер — соңардылар. Күзләремне кичер — соң бактылар, Сүзләремне кичер — елаттылар... Зөлфәтнең шушы кыска гына шигырендә искиткеч камиллек, әгәр шулай әйтергә яраса, классик төгәллек бар. Шигъри юлның һәр сүзе алдагы юлның берәр сүзе белән рифмалаша, һәм бу формаль алым гына түгел, андый алым ярдәмендә автор үзенә бер төрле, артык кычкырып тормаган, күңелдә моң һәм сагыш хисләре уята торган мелодия тудыруга ирешә. Шушы бер строфасы гына түгел, шигырь баштан ахырга кадәр нык уйланып, җентекләп эшләнгән. Шигырьдә Лермонтов әсәрләренә хас аһәңнәр ишетелә кебек. Бу очраклы күренеш түгел. Зөлфәт иҗатында да, бүгенге башка яшь шагыйрьләр иҗатында да татар һәм рус классикларының традицияләре нык сизелә. Мөдәррис Әгъләмов шигырьләре тагын да дәртлеләр, пешерер-көйдерер дәрәҗәдә кайнарлар. Шагыйрь беренче юллардан ук югары авазларга күчә. Менә сулышы кысар, тыны җитми, туктап капыр дип куркып торасың. Юк, туктамый, алай гына да түгел, уз артыннан сине дә ияртеп алып китә. Безнең халык биредә дә шулай. Табигатең нинди булмасын — Тукайларга, Такташларга тотынып Гомер итә, саклый йоласын... ...Алгы көнгә атлаганда халык Үткәненә карый текәлеп... Үткәннәрнең яхшыларын ала, Яхшыларын бара күтәреп. Бу юллар М. Әгъләмовның «Туй» исемле («Казан утлары» журналы. 1971 ел. 1 сан) шигыреннән алынды. Яшь шагыйрьләр үзләренә кадәр яшәгән буыннарның әхлакый тәҗрибәсенә торган саен ешрак мөрәҗәгать итәләр, үз халкының тарихи барыштагы урынын һәм ролен аңларга тырышалар. Торган саен ныгый барган тарихилык хисе — бер яшьләр иҗатына гына түгел, ә соңгы еллардагы бөтен татар поэзиясенә хас күренеш. Ләкин шунысын истән чыгарырга ярамый, бу заманнан качу түгел, киресенчә, халыкның, мәдәниятебез һәм телебезнең киләчәгенә күз ташларга омтылуның бер формасы. Зөлфәтнең дә, М. Әгъләмовның да шигырьләренә хас үзгә бер сыйфат бар, мин аны лиризмның эчтәлеклелеге дип атар идем. Бу — вакытлы бер омтылыш, йөрәкнең яшьлек кайнарлыгы гына түгел. Бу — заман белән бер адымнан баруыңны тою, замандашларың һәм киләчәк алдында үзеңне җаваплы итеп сизү хисе. Менә шуңа да, яшь булуларына, башкарган эшләренең аз булуына да карамастан, мин аларны өлгергән шагыйрьләр дип саныйм. Кайвакыт бер чын шигырь дә урта кул шигырьләрдән төзелгән калын-калын җыентыклардан кыйммәтрәк Йөрергә мөмкин. Зөлфәтнең һәм М. Әгъләмовның «Казан утлары» журналының 1971 елгы саннарында басылган шигырьләрен, X. Туфан, С. Хәким, Н. Арсланов, Ш. Ганиев, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин, Р. Харисов кебек шагыйрьләрнең шул ук елда дөньяга чыккан әсәрләре белән бергә, әдәби елның иң мөһим казанышлары дип бәяләргә була. •еиоюид ‘ntfewuAg се eV amaue waHdavadMRjem OVHOACHN uevodecAM *UHH»UH»M< tunuiid A9 М»н1ви4чдит Нансоg weq етемеем undoc неннпми еноте Аеивид -dec eVuncAd WCMKAWWOM ниипАд чтя CBMdejHffl *edeg undndunjeh *ueMdac endeumad -HJCA Mnudeg Rjecmnwdoc BRJOWMCMCM *мядях $vdjowstia> daacH3 ecA Чикоц ’емАд ecdBicV псхпи емчфез "«'• VoHcexedec MgeVe 'ueuMndanM RHdeudHe* емтед eVweuAx daVewuAx 'datec виссои euex ’nccde ewec 'edaVex МэнсАз Mdajwfn -deueuKM uaoc азмс МЯЯИММи dAc еикияХуяи свидеХе deuxme 'ednVHeAx ehAdae ПЗПИАЩ BOHednc eaeg еичсям ияң BOVM Каллаит иеМмх asedHeV deuewac Манвиссои Мәнсад ‘euadacsA иоиад nmnumwo MecdA •nanumndnc xecdA taauadauuMxaa ипАд audaa ниссой 'еХиенсие неиад сАэ dag deunc •свод неиад deudeae RVNRCRM weq амхаиениэсА чсваа аквиссои Мәнсәд 'deunVunhe мая ад RdeuxB еМв MRHRdeuceteH сА «V cagadauad^njam ип Ад нсхио мадам иессед э 'dAMMcw ГП 'мепзи Ө *aoMCU3dy н aVdeuua пл«>э -NBVM иеасв eVHRdAc mauadecAM 1Ч4»»игч»Ни< daMWMMflx ’Э ■ияфАА X ни aHwadag әэәдАи MnMdaua •»wedfx uiaua (XMMMecodu иив RHidAitwedV еип; пз^аи 'eV ИЯИН1ЧҺ RVdnMah ajdadsM иеипз eV eVHRdeudNe* еигляд MRHisMgeVe wadeuhOM cA OMdeuadyRjem чтв MA 'әҮеииоз асмас uAm eV ииииАсияф -4 eVnasdag Wnwdeu ■mRuaRte wajuRdnVcA BVHRCO«O> deuRhAcg се мид Rdeue 'MwadaxHaiMWc adeudese ан •сез -adeudese ecodu седин еиаи e иеми несиеииАс xdnjMm мәийясиМс ecus ЯҺИН euue мА иасАд BVMM eVHaua$cdou ncendmeH месим RVeumeg аиптои adeuanmc csHdmeM асмес Ад ‘unuAg awnadag deg eV ndeuxB месемАм WanmaHadAM Ад амтаис ecdecw dAgteew ecdRMevcem *ecdRMeudAdoc аисад 'MecwadAx иеНА мид eMmeden ahwadag aVM dnuAg MednM HRdA UAM 'спмее мАм eV енас майе AJRH меиеэ HadeHwaan *иасАс Adng eMMcoMdecNedec nuAc eHR3yeMdet| WnMdeue 'еиим UAM deVex uAm deuhox чтв есвис -сои *аме deg deuced>»iR3 немев eVHatacMH MaHxau4ueAVHBMVHH миссои 'пэомзмм ♦ -adeuAuag еиим MRMB ehwadeircA есАтии RHewaugodu-ewae ndeumedex cA ecedoM ejdeu -manadAx ncecmRwdoc чипе нессеиеэ ngeVe weq Mavdace 4ueHOM33a4>odu 'нпикэ^ея • d*q HaMdeM4dMRjefli чтв Ад -HMMWOW ejdaedax ewaced deuAm RHdeueaoMefedMMem 'U •ммммАдипэен £ -имимАсесдиэ м -кифоз ф 'ниммАиМии d емим uaHadAx eV RHRX -«AV аииәтмд WaHde«4dtfi4jem чтв пмемемее ехмпфо HOHKrude HFINUAV ahnacdAtf