УТ ҺӘМ СУ
нисенең исеме — Идел.
Үзенеке — Кама.
Әнкәсе — Идел күкрәгенә башын куеп, рәхәтләнеп йоклый Кама. Матурлыкны күрә белгән күзләр буыннан-буын- га — гасырлар буена — көн саен, сәгать саен, минут саен соклана алсын өчен Табигать дөньяга мәңгелек гүзәллек — хатын-<кыз сынын бүләк иткән. Бу могҗизалы бүләк Камага уннарча, йөзләрчә, .меңнәрчә кабат бирелгәндер, мөгаен. Югыйсә, барлык чибәрләр мөлаемлыгын бергә жыйган якты чырай каян килсен? Җәйге кояшлы көннәрдә аның йөзендә күкнең бөтен киңлеге, саф зәңгәрлеге, ап-ак болыт кәрваннары сыеп тирбәлә, ә төннәрен — йолдызлар сибелә, ай чайкала. Бу яктылык, бу зәңгәрлек, бу аклык һәм пакьлек — бер-берсенә һич тә сыеша алмаслык бүтән төсләр — ничек бергә, бер сулыш белән сулый һәм яши алсын, югыйсә?!
Яр читенә, болын буена кил лә тыңла: ерак гасырлардан ишетелгән барлык чулпылар чыңы түгелме бу?
— Чың... чың.. чылтыр . чылтыр...
Үләннәрнең әллә яңа буынга сикергәндә чыңлап китүеме? Кошлар, чикерткәләр сайравы, дулкыннарның ярларга, ташларга бәрелүеннән яралган көйләрме? Әллә гүзәллекнең, мәхәббәтнең әнә шулай аһәң булып ишетелүеме? Нәрсә бу?
Бөтенесен бергә җыеп әйткәндә, Кама бу.
Изге һәм тирән, уйчан һәм... вакыты белән, тыелгысыз дәрткә бнре- лүчән ул Кама.
Язгы ташулар, җәйге күкрәүләр, кышкы ачы бураннар вакытында килегез сез бу чибәр янына. Сәбәбен сизә, аңлый алмассыз да. бәлки, әмма ярсыну, ашкынулары, әрнү, сөенүләре ишетелми калмас. Могҗиза гади күзләргә күренми — моның өчен сихерче яки художник булу фарыздыр. Ә бәлки, аны бүтән бернинди гүзәлне дә ярата алмаслык көчле мәхәббәт белән яратырга кирәктер
Ә хәзер, тып-тыныч хәлдә, әнкәсенең күкрәгенә башын куеп, рәхәтләнеп йоклый Кама.
1ирән-тирән сулап чапкала, кулалыи кул. «зспсң lonaiKUj 1I4M изге ялангачлыгын калын урманнар белән, камышлыкларның карасу- яшел чәчләре белән каплап куя, ят күзләрдән саклый, яшерә...
Аны бу тәмле йокысыннан беркем дә беркайчан да аермаган — вакыты җитмичә, ул уянмаган. Дөнья яратылганнан бирле аның изге тынычлыгын бүлдерергә жөрьәт итүче дә булмаган Андые табылса да — кодрәтеннән килүчесе булмаган. Әмма егерменче гасыр урталарында, төгәлрәк әйтсәк, мең дә тугыз йөз алтмыш алтынчы елда, аның янына бер Егет килә дә болай дип сүз куша:
— Әй. чибәр Кыз, вакыт җитте, уян!
Кама бу сүзләрне төштә генә ишетәм дип уйлаган шикелле, сизелер- сизелмәс кузгалып, болыттай, урмандай кабарып торган чәчләре белән үзен тагын’да яхшырак капларга тырышып, чайкалып куя да яңадан тына.
— Чибәр кыз, Кама, вакыт җитте, уян!
«Бу ниткән тәкәллефсезлек, каян килгән кыюлык һәм, әйтергә яраса, акылсызлык?..»
Ихтимал, шушы сорау, шундый гаҗәпләнү, беләсе килү уяткандыр Каманы. Әллә шушында әкият башланамы?
Ни булса шул — теп-тере кызга әверелеп, «Кайда, кем икән бу?» дигәндәйрәк итеп карады да уянды Кама атлы кыз бала:
— Кем син, ни кирәк сиңа?
— Мин — синең мәхәббәтең... Бүләк китердем.
Кама аптыраудан сикереп үк куйды:
— Нинди?
Егет, тагын да кыюрак кыланып, Каманың каршысына ук килеп басты:
— Утлар тезмәсеннән муенса...
Кама каядыр йөгереп китәргә чамалап хәрәкәт тә ясаган иде бугай, шулай да, белергә тырышу, кызыксыну, гаҗәпсенү хисләре җиңде, ахрысы, тагын тын калды һәм бер дә яшермичә әйтте:
— Уттан ясалган муенса? Нигә ул?
— Сине тагын да матуррак итү өчен...
Егет нидер әйтмәкче, аңлатмакчы иде, ләкин Кыз аны тыңлау үзе үк әдәпсезлек дигән төслерәк кыяфәт белән алиһәләргә хас көязлек һәм бөеклек саклаган хәлдә, комда кызынып яткан йөзләрчә кыз һәм егетләр яныннан уза-уза, яр читенә яп-якты пыяладан гына диярлек ясалган кибеткә таба атлады.
Егет аның буй-сынына карап, соклануыннан телсез калып, хәрәкәтсез торганын аңлагач, Кыз киткән якка ашыкты. Ләкин яр читенә җиткәндә күздән ычкындырды — Кыз кибеткә кереп китте.
Кибеткә керсә, анда йөзләгән хатын-дыз чиратка баскан — җитмәсә, барысы да су коену костюмнарыннан гына... Кызлар, үз туалетларына кирәкле әйберләр, киемнәр алырга торалар бугай. Егетне күрүгә, барысы да елмаешып куйдылар һәм аптырап, телсез калган егеттән, каз көтүе кебек каңгылдаша-каңгылдаша, көлә-шаярта башладылар:
— Сиңа ни кирәк, егет? Комбинацияме?
— Әллә бюстгалтермы?
— Әллә...
Озак түзә алмады егет — ишектән тышка атылды. Мыскыл итүчеләрнең берсе — Кама иде бугай, тавышын шуныкына охшатты егет. Ишек төбендә кызның чыкканын көтәргә булды һәм көтте. «Ялангач иде бугай Кама, мөгаен, монда кием алырга кергәндер,— дип уйлады ул.— Кибеттә куна алмас, барыбер чыгар... Ах, менә ул бугай».
— Кама!
Кыз «егет акылдан язган’» дигән кыяфәт белән карап куйды һәм, волейбол уйнаган иптәшләре арасына йөгереп, уйнарга да кереште. Ул арада егет тагын бер кызны туктатты
— Гафу итегез, сез Кама бит?
— Юк, Кама түгел, Вятка!—диде кыз һәм хихилап анысы да
каядыр китеп югалды. ♦
Шул рәвешле ул тагын, тагын ниндидер кызларны көлдерде һәм > барысы да, кулдан ычкынган кош шикелле, пырхылдап оча тордылар. и
Ниһаять, кояш баер чиккә җиткәндә, кибетне шылтырдатып биклә- | деләр. Димәк, кызны ычкындырды егет, аны танымады. Пляждагы - барлык кызларга яңадан карап чыкса, яңадан озак-озак көтсә дә, инде £ комлыкта бер жан иясе дә калмагач, башын түбән иеп, ямансулап, өенә таба атлады. *
а
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 2
К
Дөресен әйткәндә, егет пролог төслерәк бу вакыйганы уйлап кына * чыгарды диярлек. Әмма шунысы хак — ул Камага шулай эндәште, табигатьнең барлык матурлыгын үзенә җыйган чибәр кызны да күрде, ® һәм, ничектер, ике гүзәллек шул рәвешле бергә кушылып, болай да о гашыйк булырга гына торган йөрәкне тылсымлы шатлык белән тутыр- * ды. Кызык: хыял искиткеч якын—кул белән сыйпап сөяргә мөмкин кебек аны, ләкин кагылыйм дисәң, юкка чыга да куя.
Берәүләр әйтә: дөньяда юк ул могҗиза, ди, икенчеләре — бар. ди. Юк диясегез килсә, кырысрак кешеләрдән сорагыз, бар дисәгез — гашыйклардан. Әкиятне гүзәллек һәм мәхәббәт бар иткән.
Кама елгасы шушы хәтле матур булмаса, егет бер күрүдән яраткан кыз әкиятләрдә генә язылганча чибәр булмаса, өстәвенә, исеме дә Кама булмаса, бу әкият тә тумаган булыр иде. Хәер, егетебез, бераз гына үз файдасына ялгышып, Камилә дигән исемне үзенә кирәкчәрәк үзгәртте үзгәртүен... Ләкин моннан кемгә ни зыян?
Шулай, әкият бар һәм егет, аның белән очрашачагына, кавышачагына иртәгә кояш чыгарына ышанган кебек ышанып, көннәр буе, айлар буе аны эзләде.
Эзләде, тапты, югалтты. Инде табылачак түгел.
Әмма җырдагычарак «илеп чыкты шул. Вакыйгаларны узып — ах, бу ашыгычлык! — карасак, кыз белән егет бөек яшеллек уртасында бер кич, бер төн һәм бер көн бергә булдылар. Ләкин
Моннан соң ничек ышанмыйсын инде могҗизага?! Ничек ышанмыйсың әкняткә? — Яшеллек кочагында көн буе уйнап шаярып йөргән кыз бала кинәт һуштан язды да куйды Дөнья яратылганнан бирле кеше ләр йөрәгенә мәхәббәт дигән ук атып җәрәхәтли торган Амур эше булдымы бу, әллә бүтәнме, әйтү, аңлап бетерү кыен әле. Егетнең бергә килгән дусты Борис кыз тәнендәге җәрәхәтне алданрак күреп, ана ярдәм итмәкче «де— үзе дә аңын югалтты. Хәзер көймәгә утырып, кайтыр юлга чыгасы гына калды
Кичке елга тып-тыныч ялтырап ята Җылы июль үзенең рәхәт җиле белән аркалардан, чәчләрдән сыйпый — дөнья рәхәтен кичереп йөр генә дә бит. Юк, булмады — гомерендә беренче тапкыр фарт килмәде егеткә һәрхәлдә, мондый да көтелмәгән уңышсызлыкка очраганын ул хәтерләми — гомумән үзен бәхетле йолдыз астында туган балалардан исәпли иде. Югыйсә, Кама белән — үзе уйлап чыгарган фантастик кыз белән кемнең очрашканы, табышканы бар? Ә менә ул тапты Кул белән кагылгач кына... нәкъ әкияттәге кебек... һушын югалтты кыз .
Көймәдә алар дүртәү.
һгет үзе койрыкта, алда — ьорисның таныш кызы 1 ета. Ьорис Кама белән бергә көймәдә ята. Ни булганын берсе дә белми — бары тик чамалый гына, тизрәк калага барып җитәргә, врачлар кулына тапшырырга — бердәнбер хис, теләк һәм бурыч — шул.
Күңел дигәнең, инде мең кабат кайтып, мең дә бер тапкыр урап килде, ә мотор, сигез ат көчле «Ветерок», уйга иярә алмый шул.
Көймә башында утырган Гета әледән-әле Каманың пульсын санап карый, аннары Борисныкын. Егет «Ничек?» дигән кебек сораулы караш белән кызга текәлә, ә җавапны Гета баш кагып кына кайтара — пульсы бар, ди.
Көймәдә алар дүртәү.
Көймәдә егетнең хыялы ята — исән калырмы, юкмы, әйтүе кыен. «Кама ята—чит егет янында. Ичмасам, ш}л егет урынында ник мин түгел?!»
Гета, аның уен сизгәндәй, сагышлы гына елмаеп сорый:
— Нәрсә, Фәез, көнлисеңме әллә?
— Әйе.
Ирексездән икесе дә елмаялар.
Кояш инде баеп та өлгерде, ә кайтып җитәргә ки.м дигәндә (шушы тизлек белән) өч сәгать вакыт кирәк әле. Ерак кителгән шул. Кем белгән аны, мондый хәл килеп чыгарын...
Сизелмичә генә караңгылык иңде һәм көймә төнге табигать эчендә кечкенә бер йомычка кебек чайкала башлады. Су да, яр буйлары да, күкләр дә бер төскә, күксел төскә кереп, бергә кушылды һәм, бу киңлекнең күпме, нинди икәнлеген күрсәтеп, еракта-еракта йолдызлар җем-җем итә башлады.
Чиксезлек һәм кечкенәлек.
Галәм һәм көймә...
Көймә югалмаска тиеш...
Мондый хәлдә нәрсә эшләргә инде?
Уйланырга, уйланырга, уйланырга.
Мөгаен, Гета да таралган чәчләрен сыпыргалау-рәтләүдән калган барлык вакытын шул «шөгыльгә» багышлаган, мөгаен, ул да үзенең бик үк рәтле килеп чыкмаган язмышы белән бәхәсләшәдер. Ә Фәез үзенеке белән...
Фәезнең уйлары бер тирәгә әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта — сигез ат көчле шушы «Ветерок»сыман.
Әкиятләр, гадәттә, матур чишелеш белән төгәлләнә. Гыйбрәтле беткәннәре дә бар. Бу юлы әнә шул сирәк очрый торганы, гыйбрәтлесе килеп чыкты.
Әле кайчан гына Фәез үзенең дусы Борисның көнләшүен гаеп итә, аламалык дип тирги иде. Ә хәзер, бер сәбәпсез диярлек, үзе көнләшә— Борисның, югыйсә, көнләшер сәбәпләре күбрәк иде бит...
Дөрес, сәбәп дигәне Фәез аркасында килеп чыккан нәрсә түгел, аларны тудыручы — бүтәннәр. Борис белән Фәезне чагыштырма берәмлекләр хәлендә ике олы агай, ике җитди кеше куйды. Ник? Фәез менә шуны аңларга тырыша...
Кама елгасының сул ягында, иске шәһәрнең дәвамы буларак, шәһәрнең, мөгаен, иң биек төшендә, бишәр катлы өр-яңа йортлар тезелгән. Үзәнлеккә табарак, ераклардан узып баручы кораб төслерәк, бер йорт аерылып тора... Ныклабрак карасаң, ул каядыр бара, шәһәрне каядыр өстерәп барадыр төсле.
Теплоходка куелган траплар — баскычлар... Шуларга мең өметләр белән баса-баса, кемнәрдер керә, ә кемнәрдер якындагы пристаньда төшеп кала...
Бу йорт — Баш идарә, барлык бүтән идарә һәм трестларны берләштерә торган акыл һәм кодрәт тупланышы. Барлык төзелөшләрдәгечә, монда да төп җитәкчеләр — управляющий белән баш инженер. Руль, кем әйткәндәй, алар кулында. Алар бердәм булса, кораб дигәнебез дөрес юнәлештә һәм шәп бара, ә икесе ике якка боргалый башласа, чайкала, калтырый. *
Гадәттә, управляющий белән баш инженер ишекләре капма-каршы 3 тора, кабул итү бүлмәләре уртак була. Ә бу юлы алар бинаның ни өчендер икесе ике ягына урнаштылар. 1
Баш идарәнең баш инженеры Казимир Романович Лебедев — аз х сүзле, тыныч холыклы кеше, йомыш белән керсәң, тынлап бетергәч £ тә я теге, я бу якка бәхәссез нисез генә хәл итеп куя. Уңайлы кеше 0 Шулай да Фәез, сәбәбен үзе дә аңлап җитмәгән хәлдә, төзү-монтаж идарәсенең баш инженеры буларак, йомышларын Лебедев белән түгел, ® управляющийның үзе, Анатолий Самойлович Лазарев белән хәл итәр- = гә ярата. Ярата һәм якын күрә. Икенче катта сөйләшкәне беренче ~ бүлмәдә яңгырап торган акырбайны ярата. Ә Борис өчен Лебедев а мәхәббәтле. =
Фәез эшли торган дүртенче идарә — үзәнлектә. Җәяүләпме, маши- о на беләнме, көн саен ул шунда, мең машина актарып ташлаган балчык £ һәм туфрак дөньясына юл тота. Иләмсез зур чокырлар һәм таулар о арасыннан юл табыла тагы.
Чама белән бер квадрат километр зурлыктагы чокыр өстендә тукталсаң, аста гаҗәеп бер күренешкә тап буласың — беренче карашка тәмуг анда. Мең яктан мең төрле ут агыла. Ут, ут, ут — чиге-чамасы юк. Мондый күренеш телескоп аша караган астрономга гына очраса очрыйдыр. Галәм чиксезлегенә караган галим генә шундый утларга бернинди куркусыз карый ала торгандыр. Ут диңгезе шулай шаулыймы, әллә моторларның туктаусыз гүләвеме бу? Хәер, Фәез аны ишетми, күрми дә диярлек, аның өчен бу—гал-гади төзелеш мәйданы, шлюз, ә чак кына уңдарак — гидростанция бинасы. Төзелешнең бүгенгесе көндә иң нык бәйләнгән төене. Болай да түбән җир тигезлегеннән уналты метр аста... төзелеш үкереп ята.
Уйласаң, гаҗәбрәк, Каманың төбе—синең өстә, күп өстә. Күз ияләшә төшкәч, әйберләр үзләренә хас рәвешләр алып, бөтен нәрсә уч төбендәге шикелле аермачык күренә: кешеләр дә, аларның эшләре, хәрәкәтләре дә. Мәйдан — цирк аренасы шикелле, стадион шикелле, борынгы грекларның ачык театрлары шикелле. Турысын әйтсәк, бу — тышкы охшашлык. Монда тамаша юк, монда бер генә очкын да кешенең күңелен күтәрү өчен, кызык өчен ялтырамый, монда илаһи трагиклар да, берсен-берсе бары тик һәлак итәргә хокуклы гладиаторларда, үгезне кызыл төс белән үртәп кадап үтерергә тиешле тореадорлар да. биюче атлар һәм арысланнар да юк. Монда —мөмкин булган барлык маҗаралар мәгънәсен туплаган тормыш
Илнең барлык почмакларын диярлек күргән, Мәскәү институтыннан соң Якутия бозлыкларын, тайга чиксезлеген тойган Фәез хәзер менә туган җирендәге шушы тормышка моңарчы күрмәгән ят дөньяга кара!айдай карап тора һәм киләчәген күз алдына китерә хәзергә корыч каркаслардан, челтәрләрдән торган бу рәвешләр, ут, тимер, бетон кушылмасы буларак, шлюзга әйләнәчәк. Күпмедер вакыттан соң шушы җирдән, могҗизалы мәрҗән-лампалар иленнән, чиксезлеккә таба пароходлар узып йөриячәк.
Фәез чокыр башыннан чак кына сулгарак күз төшергән иде, җиңел машиналар күзгә чалынды. Кемнәрнеке икәне әллә каян билгеле Фәез тиз-тнз атлап килеп җитүгә, компрессорлар тавышын җиңеп дөбердәгән тавыш аның өстенә ябырылды
— Кайда болай адаштың, иптәш Насибуллин?
Акырса да, каушатмый бу кеше — коңгырт чиста йөзендә, зур гына чем-кара күзләрендә ниндидер үз итү, яктылык уйный кебек. Аның янында — Лебедев, озын һәм төз гәүдәле, көл төсле плащ һәм эшләпә кигән. Җитдилеген күзгә бәрелерлек итә торган деталь — карчыга борын. Бөтен гәүдә һәм чырайда классик интеллигентлык һәм иң югары баскыч дипломат пөхтәлеге. Ул сүзгә катнашмый диярлек, ләкин ниндидер мәгънә ишетергә тырышкандай сак тора. Фәез аңа никтер кур- кыбрак карый. «Капма-каршы ике кыяфәт һәм әле кыяфәттә генә микән аерма?!»
Фәез Лазарев янына килеп елмайды:
— Мин сезгә кергән идем.
Управляющийны бүтәннәр дә, курыкмыйча, ләкин күзгә күренеп торган ихтирам белән тыңлыйлар. Бәхәс Зәй ГРЭСындагы ходка җибәреләсе объект хакында бара икән: идарә начальнигы Харламов үзе шушында торса да, авыру булганлыктан һәм жаваплылыкны баш инженерга тапшырганлыктан, эшне хәл итәр өчен Фәезне көткәннәр. Бу идарәдән утызлап кеше алмакчылар.
Озын сары егет Харламов Фәезгә күз кыса:
— Мин власть түгел, үзең кара, янәсе.
Күк күкрәгән тавыш үз дәлилләрен китерә:
— Берничә көннән ут бирәчәк объектны тоткарлауның күпме зыян китерәчәген исәпләп күрсәтергәме сезгә? Үзегез хисап белмисезме?
Фәезнең үз кайгысы:
— Сез бит мондагы планны киметмәячәксез, ә үти алмый калсак?..
— Үтәми карагыз!—ди Лазарев, Фәез әйтеп бетергәнне дә көтмичә.
— Шул хәтле эшче киткәч, без ничек үтик ди аны?
•— Белмим.
— Димәк, бирмим.
— Димәк, бирәсең.
Бәхәс шаярган төслерәк — һәр як елмая: Лазарев иреннәрендә — хәйләлерәк елмаю. Тыныч, ләкин аптыраулырак елмаю — Фәез йөзендә.
Управляющий машинага таба атлагач, бүтәннәр аңа иярде. Килеп җитәрәк, Харламов кесәсеннән өр-яна сигарет пачкасы чыгарып, аны ачарга азаплана иде, көтмәгәндә Лазарев шул пачканы эләктерде:
— Сиңа тартырга ярамый, синдә язва.
— Больницада тартмам әле.
— Ә соңыннан?
•— Соңыннан да.
— Алайса, мә.—Управляющий пачканы кире сузды.—Сүзендә торалмасаң, төзелешкә кайтма.
— Изеп бетергән,— ди тегесе үпкәләгәнрәк кыяфәт белән.
Управляющий исә аның үзен Лебедевка әләкли:
— Юньсез егет бу Харламов. Ике көн элек, ашказаныннан кан китеп, «ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр иде. Тагын шушында килгән. Тозлы су сип көннәрмени! Җилбәзәк егет. Үзе идарә начальнигы тагы, яшьләр идарәсе начальнигы! Нинди үрнәк инде бу, ә?..
— Егетләр шәп,— ди үзенә хас сабырлык белән сузып Лебедев.
— Бөтенесе дә түгел. Җай чыкса качарга гына торучылар да бар. Карагыз сез менә бу егеткә.— Управляющий киңчә йөзле, базык гәүдәле берәүнең аркасына кулын куйды: — Эх, Борис, Борис...
Борис Филинов ни әйтергә белми кызарып торганда, чокыр башыннан дөбердәп машиналар килеп төште. Филинов Харламов артыннан бетон саласы блокка ашыкты. Фәез дә китмәкче иде, аны Лебедев туктатты: йомышы бар икән.
Машина ишеген ача-ача, управляющий сүзен төгәлләде:
— Менә шулай, утыз кеше.
Беркем бернәрсә вәгъдә итмәсә дә, эшнең нәкъ үзе әйткәнчә булачагына Лазаревның шик-шөбһәсе юк иде шикелле.
Казимир Романович белән Фәез идарә будкасына таба атладылар. Будка дигәч тә, алай ук кечкенә түгел — озынлыгы ким дигәндә йөз метрлы такта йорт ул. *
Ишектән узгач та Фәез Лебедевка үз урынын тәкъдим итсә дә, * тегесе никтер әкренрәк кузгалып, утырмыйрак торганга, Фәез каушабрак куйды. Аның кулларын кая куярга белмичә, әле алгарак сузып, о әле аксыл плащының кесәләренә тыгып интегүен күреп бугай, Лебедев “ көлемсерәде. «Оялчан егет». Ләкин бу егетнең кирәк чакта шактый £ кырыс була белүен шулай ук чамалый иде ул. Ф
— Мин сездәге рационализация тәкъдимнәре белән кызыксынмак-
чы идем,—диде Казимир Романович, ниһаять, өстәлнең бирге ягына ® утырып.— Ел буе ниләр керде икән? я
Фәез кушуы буенча, секретарь кыз производство бүлегеннән зур « гына папка күтәреп чыкты. Ун-унбиш минут чамасы тикшереп утыр- д гач, Лебедев папканы Фәез алдына куйды: =
— Аз түгел, ләкин яңа сүз юк. Филинов тәкъдимнәреннән башка, а
— Филинов бүтәнчәрәк шул. £
— Талантлы артистлар, спортсменнар хакында шаулыйбыз, ә та- о лантлы инженерларны санга да сукмыйбыз. Я, гаделлекме бу?
— Филинов болай да аерым урында. Арттырып та җибәрә, минемчә.
— Шуңа күрә дә талант бит инде ул. Андыйлар сирәк, ә безнең кебекләр белән дөнья тулы.
— Без дә тик ятмыйбыз бугай.
— Техниканы үстерә алырлык кешеләр хакында әйтәм мин. Алар* ныц кадерен белергә кирәк, якларга. Ә бездә киресенчәрәк килеп чыга — Бераз уйлангач өстәде: — Аның яна тәкъдиме каралдымы әле? Монда юк,—диде папканы күрсәтеп.
— Кайсы тәкъдим?
— Соңгысы. Ул булачак водопровод системасын үзгәртмәкче иде.
— Мин нишләптер белмим.— Фәез шактый кырыч кыяфәткә кереп, стенадагы сәдәпкә төртте дә, секретарь кыз башын күрсәтүгә
— Филнновка әйтегез, пожалуйста, хәзер үк монда керсен,— дип боерды. Кыз ишекне ябыйм дигәндә, өстәп өлгерде: — Яна тәкъдименең схемасын да алып керсен.— Аннары Казимир Романовичка таба борылды,—Шулай, сез беләсез, ә мин белмим Сизгерлек җитмәгән.
— Мин сезне тиргәмим. Шулай да уйлана төшү кирәк. Әгәр сиңа турыдан-туры буйсынучы кеше киңәш сорап сица килми башласа, югарырак начальство белән генә эш итәргә керешсә, бик үк шәп нәрсә түгел бит бу.
— Миннән узып сезгә бара диген, ә? Кызганыч...
Лебедев бу сүзләрне «ишетмәде».
— Аны Лазарев бик каты рәнҗетте. Без дә якламасак...—дип битараф кына әйтеп куйды
Фәез исә блокнотына: «Аккош белән ябалакны нәрсә берләштерә?» дигән сорау төшереп куйды.
Баягыдан чагыштыргысыз күңелле кыяфәт белән кергән Филинов, чакыру көтмичә түргә узып, Фәез алдына схемаларын җәеп салды дә исәпләрен сүзгә күчерә башлады
— Ким дигәндә ике километр ара кыскара
— Әһә, син торбаларны бу тирәгә китереп тормыйча...—Лебедев, сызымнарга линейка белән сузылып, уйлана калды.
— Әйе, туп-туры узам
— Күпме торба, күпңе металл.. Ш\лай бит, Фәез Сәлимовнч, шактый бит, ә?
Фәез исә мөнәсәбәт белдермичә генә:
— Проектчылар хатасы,— дип куйды.
Лебедев та үзенә хас битарафлык белән әйтте:
— Аларны төзәтү — безнең бурыч.
Баш идарәнең баш инженеры шулай дип торганда, СМУ идарәсе баш инженерының каршы килмәячәген сизгәнгә, Борис Фәезгә карап көлемсерәде:
— Син нәрсәдәндер риза түгел кебек.
— Болай гына... Без бит бу эшне синең участокка бирәбез дип конкрет хәл итмәдек әле. Синең белән киңәшкән генә идек. Ә син, хәл ителгән әйбер итеп, уйлана ук башлагансың, хәтта тәкъдим дә әзер.
— Начармы бу өлгерлек? — дип елмайды Филинов.
— Киресенчә.
Аларга колак салмыйча, исәпләр белән мавыгып утырган Лебедев башын күтәргәч, тынып калдылар.
— Эффект шактый кызык. Минемчә, үзендәге грунтны тагын бер тапкыр тикшертеп, тәкъдимне ПТОга бирергә мөмкин.
— Әлбәттә, син риза булсаң. Каршы килсәң, бирмәскә дә мөмкин. Пожалуйста,— диде Филинов, Фәезгә карап.
— Ижади эшне кысарга сәләтле дип күз алдына китерәсеңме син Нәсибуллинны? — Лебедев Фәез өчен шулай жавап бирде.
— Юк, гафу итегез, һич тә.
Лебедев, китәр алдыннан плащ төймәләрен каптырган арада:
— Тагын бер кабат әйтәм, мондый егетләргә игътибарлырак булырга тырышыгыз,—дип куйды.— Гомумән, докладларда гына түгел, ә конкрет...
— Мин һәрвакыт әзер, тик ул үзе сер яшерә башлады — туп-туры сезгә, баш идарәгә чаба.
— Минем масштаблар зуррак бит,— диде Филинов, шаяртып.
— Ләкин син хәзергесе көндә СМУда баш инженер түгел. Иске гадәтләрне чак кына үзгәртеп торсаң да яхшы булыр.
— Ярый, ачуланма, иртәгә үк киләм үзеңә.
— Тагын тәкъдимең бармы?
— Берәү генә түгел, икәү.
— Син — сәләтле кеше, канешно...
Филинов тагы елмайды:
— Ләкин...
— Ләкин нәрсәдер комачаулый сиңа.
— Ярый, начальство алдында хурлама, житәр.
Шул сүзләр белән кабинеттан чыктылар һәм, Лебедевны озаткач, бетон сала торган төшкә атладылар.
Машиналар көн буе диярлек тукталмады. Мондый бәхетле көннәр сирәк була — кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә, Харламов белән Фәез кичкә кадәр беркая да китмәделәр.
Сәгать кичке дүрт тулды, бу исә — эш вакыты бетте дигән сүз. Бишенче ярты җиткәч, Филинов, бераз читкәрәк китеп уйланып торгандай итте дә үз будкасына керде һәм, озак та үтмәстән, машинасына утырып шәһәргә элдерде.
— Тәки качты Борис,— диде Фәез үзе өчен генә.
Ләкин Харламов аны ишетте:
— Мең кабат сөйләштек инде. Управляющийга кадәр барып җиттек —-барыбер үзенекен итә.
— Куя белә кеше үзен.
— Формаль яктан ул хаклы — эш сәгате беткәч, ничек тота аласың син аны?
— Уникаль күренеш бездә.
— Бәлки, илдә дә юктыр
— Анын каравы — чын и жат кешесе, чын инженер. Безнең кебек бетон юллап йөрми, запчасть артыннан да чапмый.
Харламов больницага кергәч, Фәезгә, кем әйткәндәй, нке арбага * берьюлы жигелергә туры килде. Идарә начальниклары киңәшмәсенә дип килсә, бер көнне управляющий бүлмәсендә ниндидер хатын елап 5 утыра иде.
— Елама, ипләп кенә сөйлә. Ни булды? — диде аңа Лазарев юа £
тырга тырышкан тавыш белән. Ф
— Шул инде, ирем, өйгә кайтмый. Җиде тәүлек инде, эшләгән
жирендә йоклый. Үзем бер хәл, балалар курка. “
— Янына барып сөйләшеп карадыңмы соң?—диде Лазарев.— я
Утыр, Сәлимыч. *
— Барган идем, дөм-исерек. Култыклап алып кайттым, шәһәр буй щ
лата кеше көлдереп. Өстен-башын юдым. Икенче көнне тагы кайтмады. Аңа кем кирәктер тагы... э
Сөйләшә торгач, иренең Керосинников Иван булуы һәм анын Фәезләр идарәсендә, Филинов участогында эшләве билгеле Х5улды.
— Ничек эшли? — дип сорады управляющий.
— Балта остасы. Кирпеч тә, бетон да сала белә. Начар түгел. Тик эчкегә салынды.
— Тиз арада Казанга дәваланырга озатыгыз.
— Ай, ходаем...— Хатын тагы елый башлады — Озата күрмәгез, куркытыгыз гына, бүтән эчмәслек булсын, өйгә кайтсын.
Шунда Фәез дә, Анатолий Самойлович та рәхәтләнеп бер көлделәр дә сүз икенчегә борылды:
— Күпме кеше китте Зәйгә?
— Утыз.
— Шәп.— Лазарев хатынга карады.— Ярый, апа, иреңне үзеңә тапшырырбыз. Бүтән качып йөрмәс.
Хатын мен рәхмәтләр укып чыгып киткәч, кабинетка бүтәннәр дә керде һәм чираттагы планерка башланды. Ләкин, агымдагы эшләр хакында сүз барса да, чынлыкта бәхәс төзелешнең төп юнәлешен ачыклауга бәйле иде
Башта жәйге сезонга күчкәч эшне ничек тизләтү мөмкинлекләрен эзләпгә тырыштылар.
Управляющий телефон трубкасына акыра:
— Җәй—безнең өчен дә урак өсте, ул бездә дүрт айга сузыла. Приказга ничек кул куйыйк?
Кыяфәте күрсәткәнчә, Казан эшне хәл итми Мәскәү дә.
— Ике төрле график булырга мөмкин: күчмә ял көне белән атна буе эшләү, яки шимбәне сверхурочный эш көненә әверелдереп, якшәмбедә ял итү —атнасына бер генә.көн ял
Шуннан сон ким дигәндә ярты сәгать сөйләшсәләр дә, уртак фикер килеп чыкмый. Ләкин жавап барыбер табылачак дип исәпләргә кирәк. Анатолий Самойлович секретарь кызга барлык проект задамнеләрен алып керергә кушты. Яшел ефәк кофта якалары өстеннән ап ак челтәр яка күренеп торган кыз, шактый хәйләкәр зәңгәрсу күзләре белән бөтен бүлмәгә карап елмайгач, управляющий өстәленә дермантин тышлы калын папка китереп куйды. Чыкканда да елмаюын яшерә алмыйча, аска караган булды. Кемнәндер ояла, янәсе, бүтәннәр белмәгәнне белә, имеш.
Папка ачылып, бәхәс тагын да куера төшкәч, Фәез кызның чыннан Да нәрсәнедер белүен һәм аның секретарь кыз булудан бигрәк, сихер
лерәк зат икәнен уйлап утырды. Анатолии иамоилович үзенә хас сулмаганча тантана беләнрәк игълан иткән сүзләрне тыңлаганда, Фәезнең шикләнүе тагы да арта төште.
— Без сезнең белән миллионерларга әверелдек,— диде управляющий,— дәүләт безнең карамакка алты йөз миллион сум акча бирде. Шул акчага Камада өч Днепрогэс чаклы станция төзергә тиешбез. Кулыбызда акча һәм Кама. Бүтән берни юк. Фактта — нульдән башлыйбыз. Сүз шул миллионнарны ничек ваклый башлау хакында бара.
Лебедев, управляющийдан көлгәнрәк төстә (бәлки Фәезгә генә шулай тоелгандыр) шундый ук тантаналы ясалмалылык белән әйтте:
— Башта ук шунысын да әйтеп куйыйк, иптәшләр. Безнең кулга, алты йөз миллион сум акча белән бергә, бүгенге көндә тугыз мең кеше үз язмышларын тапшырган. Алар һаман арта торачак. Тугыз мең кеше, тугыз мең өмет. Берсен дә алдамаска, берсен дә җимермәскә, ватмаска кирәк.
— Син матур әйттең, әлбәттә,— Анатолий Самойловичныц тавышында аның сүзен җөпләп бетермәве сизелә иде.— Анысын без барыбыз да беләбез, иң кадерле төзү материалы — әлбәттә, кешеләр йөрәге. Ләкин бүген сүз ул хакта түгел.
Лебедев тагын урыныннан кузгалып куйды:
— Нишләп ул хакта түгел? Безнең беренче максатыбыз — кешеләргә эш, тормыш бирү. Дөньяга яктылык өстәү. Кая таба барасыбыз- ны билгеләгәндә...
— Боже мой! — диде Анатолий Самойлович авыр сулап (ниндидер әчерәк сүз эзләп торды булса кирәк), шулай да тыелып калды һәм ясалма бер тынычлык белән сүзен дәвам иттерде: — Зинһар, җитдирәк...
Тик Лебедев та азау тешле. Бөтенләй уңайсызланмас булды.
— Син бездән нәрсә ишетергә телисез соң? — диде ул, управляющийга туп-туры карап.
— Кабатлыйк, алайса, ничек, нәрсәдән башлыйбыз, нинди юнәлеш сайлыйбыз?
— Аңлашыла.
Тынлык. Никтер бөтенесе тагын Лебедевка карый. Фикер барын сизәләр буган.
Лебедев башта аягүрә басарга чамалап кузгалган итте дә, янадан тынычланып, костюм сәдәпләрен каптырды һәм, кесәсеннән авторучка чыгарып, шуның белән исәпләрен һавага сызгалый-сызгалый сөйләргә кереште.
— Әгәр дөрес аңласам, Анатолий Самойлович, әгәр кульләрне, гомуми фәлсәфәләрне конкретлаштырсак, беренче чиратта сүз торак йортлар төзү күләме хакында бара. Шулай бит?
— Билгеле инде.
— Алайса, мин сүзне дөрес башлаган булганмын. Нәкъ эш хакында Әлбәттә, минем ялгышуым бик ихтимал, тик хаклы булып чыгуым да мөмкин. Шуңа күрә бәхәс килеп чыгар төсле тоела миңа.
Сүзнең кискен төс аласын Анатолий Самойлович та сизә иде бугай— дәшмичә генә баш какты.
Лебедев юри үртәргә тырышкандай, һаман ашыкмыйча:
— Кызганыч, без протокол алып бармыйбыз,— дип куйды.
Бу кадәресе бүтәннәргә дә килешмәде, күрәсең, тынычсызлана башладылар:
— Анысы нигә тагы?
— Ягез инде, сөйләгез, нәрсә ул хәтле... тарихи моментмы әллә?
— Минемчә, тарихи...—Лебедев чигәсен сыпыргалады.—Ярый, бу фикерләрне газетага язып чыгарга да мөмкин булыр.
— Мин сезне акламыйм. Казимир Романович, сез нәрсә, үзегезне дипломат итеп күрсәтеп утырасыз. Без сезне көчләп сөйләтмибез — курыксагыз. пожалуйста...
— Юк, мин курыкмыйм — киресенчә. Хәзер... Менә шул, иптәш
ләр — безнен карамактагы тугыз мең кешенең яшәү шартлары борчый мине. *
— Сез баш инженермы, әллә көнкүреш бүлеге буенча минем урын- *
басармы5 и
— Мин бу сорауны көттем, әлбәттә. Мин хәзер механизмнар ха- §
кында сөйләргә тиеш кеше. Ләкинкешеләр өченкайгырам. Мәзәк. “
— Тыңлыйбыз. Я... £
— Механизмнардан бигрәк, шул аппаратларны эшләтә торган
кешеләргә җитәкчелек итүне артыграк күргәнгә күрә, шуларның язмы *
шы борчый мине. Чөнки аларның хәле хәзергә һич тә рәтле түгел. Дө- ® рес. яңарак мәлдә энтузиазм үз эшен әйбәт башкара. Энтузиазм. 2 романтика, героизм .. Барысы да бар һәм барысы да бик кирәк. Ләкин к кешеләрнең шул матур хисләрен дөрес файдаланмау безне бик үк ма * тур итеп бизәмәс. _
— Тәкъдим? я
— Тәкъдим шул: безнең эш девизы «бөтенесе кешеләр өчен, бөте- « иесе кешеләр хакына!» булсын. Төзелеш — үзмаксат түгел.
— Акыллы кеше син, әлбәттә.
Управляющийның ачыктан-ачык чәнчүе иде бу. Ләкин баш инженер да бирешмәде:
— Конкрет дисәк, шул: безгә килгән барлык кешеләрне квартирларга урнаштыра барырга кирәк.
Бу юлы Анатолий Самойлович тынып калды. Мәсьәләнең җитди икәнлеге бүтәннәргә дә шунда гына аңлашылып җитте, ахрысы.
—- Кабатлап әйтәм, иптәшләр, эшкә килгән һәр кеше үзенең баш өстендә су үтми торган түбә булуын тоярга тиеш Шул чакта гына безнен эш чынлап барыр.
— Мин сезне дөрес аңласам, сез — агач шәһәр салу ягында.
— Вакытлыча — шулай.
— Аннан аларны җимереп...
— Таш кала салырга. Җимерү — кыен эш түгел
— Ансат эш. Төзергә, җимерергә, төзергә. Аңлашылды. Беттеме сезнең?
— Кирәк булса, яңадан сөйләрмен
— Тагын кем ничек уйлый? Дәвам итик.
Шлюз янында, үз идарәсендә сөйләшкәндә, Фәезгә Лебедев бик үк охшап бетмәгән иде. Ә хәзер икенчерәк кыяфәттә күренеп, ул бүтәннәргә караганда хаклырак сыман тоелды. Мәҗлеснең бер мәлгә уйланып калуы да юкка гына түгелдер. Башлык карашы белән исәпләшмичә, фикерләрен шулай кыю әйтә алуы белән Казимир Романович, мөгаен, башкаларга да әйбәт фикер калдыргандыр
— Я, кем сөйли? — Лазаревның кыяфәте шактый кырыс иде.— Тик шунысын истә тотыйк, без төзелешкә демагогия белән шөгыльләнер өчен килмәдек, үзебез төзегәнне җимерә барыр өчен дә түгел .. Күпмедер вакыттан соң безгә үзебез салган корылмаларга карап бәя бирәчәкләр. Нинди инженерлар икәнлегебез агач шәһәргә, времянкаларга карап түгел, ә таш һәм корыч стеналарга карап, бетон һәм корыч корылмаларга карап билгеләнәчәк. Каршылар юкмы шуңа?
— Анатолий Самойлович...— Лебедев, әлбәттә, каршы килмәкче иде, шуңа күрә управляющий кырт кисте:
— Сез инженер кеше, исәпләп карагыз...
— Кеше гомере акча белән исәпләнми. Эшләргә генә түгел, ул яшәргә тиеш, үзе өчен дә...
теп тутырмакчы буласызмы?
— Вакытлыча.
— Вакытлыча алар частный квартирларда да түзәчәкләр.
— Кешеләр һаман килә тора, ә Чаллы зур түгел...
— Бераз гына түзгәннән соң аларга менә дигән газлы, ванналы, өр-яңа кирпеч өйләр булачак.
— Яна мебельләр белән бергә, ул өйләргә яна чирләр, авыруларда күченмәс дисезме? Алары да бүләкме? Яхшы!
Анатолий Самойлович бер мизгелгә аптырабрак калды, үзенә хас булмаганча, кызарынды, каушады. Утырдашлар исә, баш инженерга да, аңа да кушылмыйча, тын утыра бирде — бигрәк тә шул нәрсә борчый булса кирәк Лазаревны—ул бөтен кабинетны карашы белән айкап чыкты. Җитәкче буларак, кычкырышка әйләнеп барган киңәшмәгә карау аны. әлбәттә, рәнҗетә, ләкин шул ук вакытта бар көченә кызган фикер бәрелешен инде туктата да алмый иде.
— Димәк, сез тизрәк файда китерәчәк төп объектлар төзелешен әкрен барышка көйләп, планны өзәргә, миңа каты җәза бирдерергә, ә үзегез, шуңа кул чабып, рәхәтләнеп елмаеп утырырга җыенасыз?..
•— Анатолий Самойлович...
— Ләкин мин сезгә ирек куймаячакмын.
— Проект заданиеләре барыбер әзер түгел, төзелеш барыбер озакка сузылачак...
— Ә сезгә сөенечме?
— Мин алай димәдем.
Лазарев урыныннан торды:
— План үтәлешенә торак йортлар төзелеше дә керә, ә времянка- лар —юк. ГЭСның эш сызымнары килеп җиткәнче без менә дигән чын өйләр төзи торачакбыз. Мин шулай уйлыйм. Ә сез, минем белән килеш- мәсәгез, үзегезгә бүтән төзелеш алыгыз һәм кешеләрегезне, тантаналы рәвештә фанфаралар уйната-уйяата, баракларга тутырыгыз — анда сез әйткән авырулар булмас. Пычкы чүбе тутырылган, юеш тактадан оешкан стеналардан ул чирләр куркыр...
Бу сүзләрне үзенә кабул итәргә теләмәгәндәй, Лебедев кырыс бер елмаю белән сүзне чикләде:
— Менә монысы, ичмасам, демагогия!
Бәхәсне дәвам иткән хәлдә кычкырышка әйләнәчәге сизелгәнгә, бүтән сүз кушучы булмады. Фәез ике олы кешене ачуланыштырган сәбәпнең нәрсә икәнен ачык белсә дә, үзенчә уйларга тырышты: «Сәбәп — Кама, секретарь кызта әверелеп, бая ул көрде бит!»
Бераздан, тынычлана төшеп, управляющий шулай ук кырыс итеп әйтте:
— Бәхәс принципиаль, әлбәттә, сүз төзелешнең генеральный юнәлеше хакында бара.
— Хәл итүне эшчеләрнең үзләренә калдырырга мөмкин,—диде баш инженер да, аның белән килешеп.
Анатолий Самойлович, таралышырга мөмкин дигәнрәк ым белән, телефоннан номерлар җыя һәм сөйләшә башлады:
— Павел Александрович? Лазарев, исәнмесез. Силикатный завод хакында борчуым. Әйе, ничек анда геодезистлар, привязканы ясап бетерделәрме? Алары булыр. Иртәгә үк наряд бирелер. Котлован казырга. Ничек күчте? Елына йөз миллион кирпеч. Шунсыз рәтләнә алмаячакбыз.
Бу сөйләшүнең телефон чыбыгының теге очындагы кешедән бигрәк Лебедевка җавап икәнен, ихтимал, сизмәүче дә булгандыр.
Югары ике җитәкче арасындагы бәрелеш баштарак кешеләрне шомландырса да, соныннан, киңәшмәләр яңадан тыныч уза башлагач, онытыла төште. Беренче чиратта капиталь йортлар салу белән Казн мир Романович үзе дә килеште бугай. Ләкин Фәез каршылыкның эчкә ♦ рәк кенә яшеренгәнен, дөресрәге, Борис белән үз арасына күчкәнен > тоймыйча булдыра алмады. Югыйсә, участок башлыгының СМУ баш у инженерын санга сукмавы каян килә?
Элек, Фәез производство бүлегендә гади инженер чакта, сулыш л алулары да бергә булган кешеләрнең, хәзер әйтерсең араларыннан ь кара мәче узды. Гадәткә әйләнгән аралашу калды калуын, ә дуслык... * Әйтү кыен, һәрхәлдә, дусты шактый борчый Фәезне. ♦
Инде кич. а
Шлюз төбеннән югарыга карасаң, кып-кызыл яктылык аша узган ° машиналар мәзәк шәүлә төсле тоелалар. Шәүләләр әкияттәге кебек х җиңел, күңелле. Ләкин бу карап торганда гына шулай. Ә ул машина < лар китергән бетонга «агылу белән аның никадәр авыр икәнен бетон а салган кешеләр яхшы белә... Бигрәк тә эштән соң килгән бетон авыр- = лыгын. Ә Борис аны бик үк теләп күтәрми шул.
Барлык төзелешләрдәге кебек үк монда да материал җитмәүдән * зарлануны көн саен ишетергә туры килә. Соңгы көннәрдә кая, нинди материал җибәрелергә тиешлеге турында гомумграфнк төзелеп, «Промстройматериалы» тресты кешеләренә чак кына җан керсә дә, хикмәт, алар, үч иткәндәй, кичкә таба, эш беткәчрәк кузгалалар Шо-ферларга нәрсә — китерә дә аудара. Эшчеләр китеп өлгергән булса, иртәгә эшкә килүгә блок урынында кыялы тау барлыкка килер иде. Шуңа күрә мондый чакта Фәез үзе калырга тырыша
Озын такта күперләрне шыгырдатып, самосвал уза. Иләмсез зур кузов шыгырдап күтәрелүгә аста җир тетри башлый. Бүтән күперләрдән дә шундый тавышлар ишетелә. Ул арада вибраторлар да эшкә тотынып, җир чын-чынлап калтырый башлый. Ничаклы катырак калтыраса, шул чаклы шәп — вибратор дигәне шул калтырдаткыч машина бит инде.
Шулай, дөнья көйле генә калтырап торган мәлдә, ерак та түгел, мәче мияулаган тавыш ишетелде. Тыңлый төшкәч, тавыш җырга да охшагандай тоелды. Сагаеп калдылар.
Рясиветали веники в сарае, Поплыли калоши по реке Выезжала на берег старуха. На своем горбатом старике.
Кем булыр мондый вакытта? Бу тирәдә кеше яши торган йортлар юк лабаса! Каян килеп чыккан бу адәм? Адәм дигәннәре, очкылык тотудан бүленә-бүленә, акыра бирә:
— Выезжала на берег старуха... һык...
Кинәт Кәрам шаркылдап көлеп җибәрде:
— Карагыз, бәй, үзебезнең Иван бит бу!
— Чынлап, шул әкәмәт.
— Ләгънәт, тапкан эчеп йөрер урын.
Иван, үз адресына яуган сүзләрне ишетергә теләмәктән, чайкала* чайкала, кешеләрнең иң күп җыелган төшенә килеп керде:
Выезжала на берег Катюша.
На своем горбатом старике.
Читтәрәк калган Кәрам бияләен салды, беретын баскалады ia абзый янына узды.
“ Хәзер җырлатам мин сине, хайван,— дип, күз ачып йомганчы Иванның якасыннан эләктереп тә алды.— Кемнән рөхсәт алдың эчеп йөрергә, ә?
Иван аптырашлы кыяфәт белән егеткә карап торды-торды да аннары, нидер исенә төшкәндәй, дусын кочакларга кулларын җәйде:
— Коля җаным, син ич бу, җанекием!
Кәрам дустын турайтып бастырды:
— Кемнән рөхсәт алдың эчеп йөрергә дим, ә?
Иван исә шаркылдап көлде генә:
— Менә инде, кемнән булсын, иптәш Лазаревның үзеннән, жане- кием.
— Бөтен кеше эшләгәндә ник болай йөрисең?
— Ничек алан? Мин дә эшләп йөрим ләбаса. Беләсең килсә, мин бүгенгесе көндә иң җаваплы зат монда. Иптәш Филинов үзе билгеләп китте мине.
— Кем итеп?
— Бетон салганда җаваплы кеше итеп. Син барыбер өенә кайтмыйсың, шунда җитәкчелек ит, диде.
Исерек баштан адәм рәтле сүз ишетмәсен төшенгәч, Фәез кискен тавыш белән боерды:
— Бар, өеңдә бул.
— Әйтәм бит, кайта белмим, и кайтмыйм. Бүгенгесе көндә мнн җаваплы кеше, Филинов үзе калдырды.
— Молодец, тапкан кешесен,—диде Кәрам, аның аркасыннан каккалап.
Эш беткәч, офыкларда таң яктырганда, кычкырта-кычкырта булса да, Иванны да алып кайттылар. Участокта өстәлгә бөгәрләнеп яткан җиреннән өстерәп төшерде аны Кәрам...
Шушыннан соң ничек сөйләшәсең инде Борис белән. Ярый әле, икенче участокта начальник ышанычлы кеше, Бориска бик ачуы килсә, тынычланыр өчен, Фәез шунда, Пичугин янына килергә тырыша.
Менә алар чиге тауларга, офыкларга тоташкан үзәнлек буйлап атлыйлар. Промбаза дип аталган йөзләрчә корылмалар сибелгән монда— үзе бер шәһәр.
Пичугин белән Фәез үзләре төзегән шул шәһәрне, шул корылмаларны карап йөриләр.
Бетон заводы — элеватор төсле.
Гравийны сортларга аеру заводы. Ике йөз илле мең куб...
Аннан ары — механизация базасы.
Сулда — баш энергетик базасы.
Сантехника детальләре заводы.
Водопровод, җылылык трассасы.
Болардан тыш тагын унлап база.
Бер гидростанция төзү өчен күпме корылыш’
Кирпечтән салынган шактый биек корылмаларның берсе алдында туктадылар.
Автобаза цехы. Аның тимерчелек бүлегенә керделәр.
Цех — чиркәү эче шикеллерәк. Югарыда чәүкәләр, күгәрченнәр оялыйсы урын дияргә мөмкин булган аралык күренә. Конструкция буенча, иң өстәге түбә белән стена тоташкан җирне уттан курыкмый торган түшәм аерып торырга тиеш. Ут белән бәйле һәр цехта шулай эшләнә.
— Проектта табаклы калай беркетмичә генә куела,—диде Фәез, түшәмнән күзләрен алмыйча.
— Алай гына аны һава агымы ачмасмы икән соң, кузгатмасмы?
— Дөрес, бик ихтимал. Ябыйм дип, яки бүтән калай куйыйм дип, берәр белмәгән кеше түшәмгә менсә, түбәнгә мәтәлүе мөмкин, калай
аны күтәрә алмый, АНДЫЙ ХӘЛ килеп чыкмасын өчен, ул калайны фиксаторлар белән ныгытып куярга кирәк.
Пичугин, Фәезнең бу хакта карары әзер икәнне сизенеп, озак уйлап тормыйча сорады:
— Фиксатор .. Анысы ничек була инде?
— Менә болай,— дип, Фәез блокнот алып сызгаларга кереште — * Калайнын ике ягында — ике сәдәп. Икесе дә калайларны тишеп узган * бармакчалар башына беркетелә.
— Сварка аппараты беләнме? п
— Әйе, барлык табакларны да шулар тотып торачак.
— Шактый четерекле нәрсә икән. >
— Шуна күрә дә сииа тапшырам бит инде. Бориска түгел. .
Кичә бетон салганда Керосинниковның ничек «җитәкчелек итүен»
хәтерләп, икесе дә көлештеләр. Шуннан сон Пичугин Фәез блокнотын- ® дагы сурәтләргә карап уйлана калды. Шушы кечкенә сәдәпкә никадәр я зур кичерешләр һәм хәтта язмышлар бәйләнгәнен ул әйтерсең сизе- к нә иде. *
Заман шундыйрак шул: кайбер урыннарда кечкенә бер сәдәпкә бас- _ сан, бер секундта бөтен дөньяң ут булып очарга .мөмкин. Гаҗәп нәрсә ул® ут, гаҗәп... Ә без дөньяда бүтән төрле ут күбәйсен дип тырышабыз!..
Ярый, анысы хакында — соңыннан. Безгә хәзер шунысын әйтү кирәк: ® шулай итеп, Фәезнең чираттагы рационализаторлык тәкъдиме барлыкка килде. Махсус эзләнеп түгел, мәҗбүрият кушуы буенча, һәм Лебедев «кечкенә яңалык» дип кенә әйтер әле... Ә менә Борис бу җәһәттән күбрәк ачышлар ясый һәм туктаусыз эшли шул. Көнләшмичә генә әйткәндә, чынлап та гади инженер гына түгел бугай ул. Соңгы көннәрдә тагын бер тәкъдим кертте Борис: бөтен промбазаны су белән тәэмин итү системасын үзгәрткән. Проектта су елгадан алынырга тиеш. Ә Филинов аны Камадан түгел, бәлки җир астындагы басымлы горизонттан алу юлын тапкан. Скважиналар гына кирәк. Анысы инде кыен эш түгел. Тагын күпме торбага, күпме металлга экономия дияр иде Лебедев. Ә вакытка күпме! Каян башына килә?! Кама дип өзелгән Фәез ут тирәсендә, ә аны бар дип тә белмәгән Борис су тирәсендә ачышлар ясый. Кызык...
Бер көнне үзен көлке хәлгә куйган Филинов икенче көнне бөтенләй башка якган ялтырап китә. Әйтерсең аның гәүдәсе булып ике кеше яшәп ята.
Кешене тиргәве җиңел, аңлавы кыенрак. Бигрәк тә иҗаг кешесен. Бәлки моның өчен башта Лебедевны аңлау кирәктер?
Шундый уйлар һәм ниятләр белән Фәез эштән соң Кәрамнар торган җиргә китте.
•
Ни өчен «бронвахта» дип атаганнардыр бу төшне,—белүче юк Исем кушучылар аның мәгънәсен үзләре дә әйтә алмыйлардыр, бәлки Хәер, хикмәт исемдә түгел. Аның ни икәнен белик без.
Елгаларда йөзеп яки өстерәлеп йөргән баржаларны күргәнегез бармы? Менә шулардан тора инде ул бронвахта. Аларны коры җиргә өстерәп чыгарганнар. Ямь-яшел болын уртасында егерме-утыз баржа каядыр юнәлгән кәрван шикелле тезелеп тора Тик беркая да бара алмый. Ничектер, кызганыч—суда йөзәргә ясалган нәрсәне һич тә коры җирдә күрәсе килми — ком өстендә калган балыклар шикелле сикерешә, сулыш ала алмыйча интегәләрдер кебек тоелалар.
Ләкин алай ук түгел бугай, андый ук кыенлык сизелми бугай монда. Киресенчә, иркенлек, яшеллек — сирәк бәхеттер... Яшел төсне чуарлап. малайлар йөгерешә, малайлар кычкырыша. Качышлы уйныйлар алар.
I «к. у,» ь» 9,
17
Бер куак артына ике малай яткан. Фәез шулар янына килде:
— Мине дә уйнатыгыз әле.
Малайлар елмаештылар:
— Абый, монда тормагыз, сезнең белән сөйләшкәнне күреп, көтүче безнең монда икәнне белә.
— Ярый, алайса, мин дә качам.
•— Ул сезне күргәндер инде.
— Юк, күрмәде.
Фәез куак артына малайлар белән бергә ятты да, икесен дә баштанаяк күздән кичергәч:
— Битләрегез нишләп бу хәтле шешенгән сезнең?—дип сорады.
— Черки... у-у! Кичкә таба болыт пряме!
Малайларның күз тирәләре бигрәк тә нык бүрткәләнгән. Куллары да шундыйрак хәлдә.
— Ә кулларыгыз нигә бетчәләгән? Кулны черки тешләми торгандыр бит?
— Тешләмәс! Күрерсез әле, көтегез.
Хәер, көтәсе дә юк — хәзер үк сырып алганнар, һавада тузан шикелле сорыланып бөтереләләр. Игътибар гына ителмәгән икән.
— Алайса, монда кыендыр яшәү.
— Булды ди. Нишләп кыен булсын. Бик шәп...
Малайларның Фәезгә бигрәк тә сипкеллесе ошады. Сап-сары сипкел малайның бөтен битен диярлек каплаган. Сирәк урында гына бизәлмичә калган ак чырай, теп-тере күзләр шаянлык сирпеп, күңелне кытыклый.
Шул вакыт бронвахта ягыннан музыка яңгырады — малайлар күңеле төсле җиңел һәм шаян тавышлар.
—• Репетиция башланды,— диде сипкелле сары малай.
— Концертка әзерләнәләр,— диде икенчесе.
Бүтән сүз әйтергә өлгергәнче янда гына ялт итеп әлеге «көтүче» — яшеренгәннәрне эзләүче күренде.
— Серьга, Фәрит, чыгыгыз, күрдем,—диде дә кире йөгерде.
— Минем аркада булды инде, ярый, ачуланмагыз,— диде Фәез.
Ә малайлар, аны тыңлап та тормыйча, иптәшләре янына чаптылар. Фәез барып җиткәндә, такта башына өелгән вак чыбык кисәкләре яңадан һавага чөелеп, аларны баягы сары малай яңадан җыярга керешкән иде инде. Үз гаебен сизеп, аңа бүтән сүз катарга кыенсынганга күрә, Фәез баржалар янына атлады.
Ярдан егерме метрлап эчкәре, бер-берсенә иллешәр метр чамасы ара калдырып тезелгән баржалар. Берсе суда. Якорьдадыр инде. Кәрам шунда булырга тиеш, дип, Фәез су буендагысына китте.
Баржага шактый озын трап буйлап күтәреләсең. Аннан палуба. Палубаның уртасындарак каюта — Фәез шунда кплде. Кәрамнар аста икән. Текә тимер баскычтан төшелә. Ә түбәндә коридор—бөтен бер урам шикелле сузылган — ишекләр, ишекләр. Берсенә керде, икенчесенә кагылды. Көчкә эзләп тапты Кәрам каютасын.
— Әйе, керегез! — диде хатын-кыз тавышы.
Фәез керде дә ишек төбендә үк туктап та калды.
— Кәрам шушында торамы?
— Шушында.
— Ул кайтып җитмәдемени әле?
— Кайткан иде дә... репетициягә китте,
— Ә! Анда тавышлар ишетелгән иде шул,
— Әйдәгез, узыгыз, озакламас инде.
Узарга дисәң, узарлык урын юк — алты-жиде квадрат метрлы кеч- Кенә генә бүлмә. Кергәч тә уң якта—тимер карават. Каршыда —
өстәл, ике урындык. 1 бмумзн, 0ST5H ЖШЗ Н5Ч ЧЛШИ НМ! ШШЧЛ исәпләнгән. Өченче кеше — артык. Озак торылмас монда.
— Мин теге репетиция дигәннәрен карап кайтыйм инде,— дип, ишекне ачсам, коридордан баягы сары малай ишеккә атылды:
— Әни, ипи бир әле.— Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, Фәезне күрүгә
шым булды һәм шундук елмаеп жнбәрде.—Ә-ә, сез икән! Әти дә ♦ кайта, әни... >
— Бик әйбәт, әнә кунак килде безгә.
Авызы колагына житкән хәлдә, Кәрам да килеп керде: i
— Килдеңме? Шәп булган. Күреп китәсең инде, алайса, безнең “
тормышны. £
— Китәсең дип... Бәлки минем китәсем килмәс,—• дип, Фәез үзенчә ф шаярткач, хатын чын күңелдән көлде:
— Бу ожмахны ташлап ничек китәсең. Менә без дә китә алмыйбыз, о
Ул, ишектән чыга-керә, табын әзерләргә кереште. s
Кәрам исә чынлап сөйләшә иде. ®
— Ошаса, калырга да мөмкин. Буш бүлмә бар. a
— Карават бармы сок? =
— Табарбыз. 2
— Алайса, мин бүген шушында гына йоклыйм. х
— Ярый, урынны рәтләп бирербез дә... Рәисәгә әйтербез.— Фәез бу исемнең кем икәнен абайламый торгач, Кәрам аңлата төшебрәк әйтте: — Минем хатын Рәисә исемле. Ятарга урын рәтләп бирер,—Рәисә үзе күренгәч, аңа:—Кунак бүген монда гына йоклый. Теге буш бүлмәдә,— диде.
— Кунакны чит өйдә йоклату килешмәс, үзебез анда кунарбыз
Фәез:
— Юк, сез борчылмагыз...-—дип әйтә башлаган иде дә Кәрам сүзне төгәлләде:
— Ярый, анысын карарбыз...
Якын-тирәдә кибет юк икән, хужага—сылтау, кунакка — куаныч,—аракысыз гына ашап-эчтеләр Һәм, малайны житәкләп, дүртәүләп кичке прогулкага чыктылар. Монда башлыча яшьләр торганга, аларның күбесе шәһәргә киткән. Шулай да иртәгә иртүк эшкә барасын ныклабрак уйлаганнары (эшкә илтә торган автобуска ара ким дигәндә жиде чакрым) инде өйләрендә тынычланып ял итә. Ә кайберләре? Дистәләрчә чакрымнарга жәелгән тип-тигез болын — алар өчен танцы мәйданы, теләсәң ничек иркенләп бие һәм жырла. син монда чын мәгънәсендә ирекле. Бер генә инструмент түгел, бөтен бер квартет уйный. Ял итәргә дип, шәһәрдән килүчеләр дә байтак.
Фәез бик үк яшь егет булмаса да, өметсез үк карт та түгел. Әмма ни өчендер, бөгелә-сыгыла, гәүдәләрен, башларын жиргә тндерә-тндерә биегән кешеләрне күрсә, ул үзенең кеше булуыннан ояла башлый. «Үзеңне шушындый да тиле хәлгә к>яр өчен никадәр буш һәм мәгънәсез булырга кирәк бит!» дип уйлый ул. Мондый чакта гомумән танцы житди кешенең дәрәжәсен мыскыл итә төсле тоела.
Ләкин бүген андый яман уй тумады. Яшьләр, беренчедән, күп түгел, аннары, ул хәтле маймылланмыйча, үзләренең кеше икәнлекләрен онытмыйча гына бииләр. Тукталган арада — кызык-кызык сүзләр.
Кешеләрнең күбесе таныш түгел икән. Арада күзгә ташланган бер чибәр кызны «Кем ул?» дип кызыксынган иде, Кәрам әйтә алмады.
— Монда бетмәс инде алар,— дип кенә куйды һәм хатынына карая елмайды.— Бүген мин аны беренче тапкыр күрәм әле.
— Кама түгелме соң бу?
— Түгел! Что син!
Ул арада кыз. квартетка кушылып, моңарчы ишетелмәгән бер жыр жырлый башлады Аңа бүтән кызлар да иярде;
Суз куешкан шул булыр. Күл буенда юл булыр-
Бүтәнчә киенгәнгәме, Фәез кызны танып ук бетерә алмады. Сүз арасында кызның исемен дә атап әйтмәделәр, ичмасам. Җыр бетүгә — тагын танцы. Ят кызны да үз ритмына ияртеп алып китте шул жор ритм. «Фәритне яткырырга вакыт, үземнең дә иртә торасым бар»,—дип, Кәрам хатынын да, малаен да алып китә башлагач, Фәезгә дә, кунак буларак, алар артыннан иярергә туры килде. Музыка һәм жыр тавышын су өстендәге баржа палубасыннан гына тыңлап утырырга калды.
Гаҗәп, кичәге киңәшмәдә кешеләр бронвахтада яшәүчеләрне кызганып, алар өчен баш ватып, бер-берсенең күпме кәефен кырып, бәхәсләшеп, ямьсезләнешеп утырдылар. Ә болар, ул сүзләрне бар дип тә белмичә, рәхәтләнеп, уйнап-көлеп яшиләр. Торыр жир юклыктан түгел, оҗмах төсле җылы урыннар тәкъдим итсәң дә, барыбер шушы брон- вахтага килер төсле иде алар Баягы чибәр кызны гына кара — зарлану, кәефсезләнүгә охшаш нинди нәрсә бар аның кыяфәтендә?! Бернинди андый галәмәт юк. Ул үзен иң бәхетле кеше итеп тоя торгандыр төсле һәм чынлап та бәхетледер. Шундый чибәрлек, шундый яшьлек — тирә-яктагы менә шушы иркенлек, табигать, Кама, июль киче —моннан да зур бәхет, моннан да тылсымлырак матурлык тагын кайда бар?! һәм ул чибәр кыз нишләп Кама түгел икән? Ник сөйләшеп карамады әле Фәез аның белән? Бәлки сөйләшер дә иде — Кәрам тизрәк алып китте шул. Ник икән?
Дөньяда иң яхшы мендәр — хыял.
Йокларга яткач, яныннан Кәрам китәргә торганда, Фәез шаяртып сорады:
— Баржа мине каядыр алып китмәсме?
— Юк, төбе комга терәлгән аның.
«Алайса. Лебедев хаклы»,— дип уйлап алды Фәез. Ләкин алай түгелдер. Баржаның салмак кына чайкалуыннан сизә Фәез—бер урында гына тормый ул, кая табадыр йөзә, бара. Вакыт артта кала, ә Фәез алга атлыга, чакрымнар булмаса, минутлар, сәгатьләр артта кала, әмма барыбер тик тормый Фәез. Дулкыннар шыбырдавы, минутлар, сәгатьләр аша Фәез ай сукмагы буйлап Кама исемле гүзәл кыз артыннан йөзә...
Кызның тавышы да ишетелә бугай. Әйтерсең ул тәрәзә кага:
— Чык, син дә чык — әйдә, минем арттан...
Шулай ди дә ай юлы буйлап йөгерә... Әллә Фәез дә аның артыннан йөгерсенме?
Егет тиз-тиз киенеп, палубага күтәрелә дә ай сукмагына, судагы ак шәүләгә карый — кыз каядыр китә, югала, тик тавышы гына дулкын авазы шикелле ишетелә:
— Мине күрәсең килсә, суга сикер, шушы ай юлы белән бар — арыганчы, хәлдән тайганчы. Шуннан соң гына без кавыша алырбыз.
Тавышка гына ышану кыен, әгәр үзен күрсә, бәлки сикергән да булыр иде. Ә болай кем эндәшмәс?
Фәез, хыял-мендәргә башын куеп, тагын йокларга ята. Каманин иркә тавышын, тәрәзә кагуын тыңлый торгач, йокыга тала. Ә төшендә һаман йөгерә, дулкыннарга баса-баса, ай сукмагы буйлап Кама артыннан йөгерә. Ул якынлашкан саен, кыз, су чылтыраган шикелле көлә- көлә, ераклаша, Фәез якынлашкач китә дә, барып җитте дигәндә, тагы кача.
Төн буе шулай интектерде. Хәлдән тәмам тайдыргач, таң аткач кына Фәез бүлмәсенә үзе керде. Ишек ачылды, аның җиңел адымнары ; Башын күтәрсә, ул түгел — каршында Кәрам елмаеп тора.
Хаклы түгел бугай Лебедев, түгел.
Чаллы урамнарында белдерүләр күренгәнгә байтак вакыт үткәч, инде аларга игътибар итүче калмагач, ниһаять, коймаларда, витриналарда булачак концерт турында яна игъланнар барлыкка килде. Гидростанция төзүчеләрнең үзләре оештырган беренче чыгышы уникенче июльгә билгеләнә. *
Кәрамнәр өендә бу хакта мәзәгрәк сөйләшү булды. *
Кичтән әзерләп куелган ризыкны тиз-тиз капкалап, чәй эчеп, ике кисәк бутербродны (анысы көндезгә) кесәсенә тыкканда, хатынына ул § салкын гына итеп: л
— Бүген безнең концерт... Ак күлмәкне үтүкләп куярсың әле,— £ диде.
— Тәки катнашасыңмыни инде? *
— Катнашмыйча, ай буе репетициягә йөргәч. ®
— Анысына да йөрмәскә буладырие. я
— Кешеләр үтенгәч, тыңларга туры килде. Хәзер теләсәң дә ычкы «
нып булмый инде. *
— Ычкынып булмый дигән була, үзе оештырып йөрде.
— Кушкач...
— Кем кушсын хатынлы кешегә!
— Кем дип... ВЛКСМ комитеты. Син үзең дә комсомолка. Аның * карары — синең өчен дә закон.
— Әй!
Бу ымлык ни аңлаткандыр — Кәрам аның мәгънәсенә төшенергә тырышмады, чөнки вакыты беткән иде. Ишек янына килгәч тә:
— Ярый, карчык, ачуланма, синең янына кайтмыйча әллә кан китмәм, - диде.
— Китәрсең дә...
Кәрам, яңадан килеп, хатынын кочаклап үпте дә чыгып китте. Артыннан уйлары иярә барды: «Чынлап, аның урынында мин булсам? Концертларга ул йөреп, мин өйдә утырсам? Миңа да бик үк ошамас бит бу?! Әйе, килешмәс, ансамбль җитәкчесенә әйтергә кирәк, бүтән кеше тапсыннар».
Бүтән кешенең тиз генә табылмаячагын да. аның аркасында концертның өзелүе мөмкинлеген дә белгән хәлдә, Кәрам үзен һәм хатынын тынычландырыр өчен генә ансамбль җитәкчесенә шалтыратты. Сүз күп булды, шулай да ул бер нәрсәне кабатлап тик торды:
— Хатын кызганыч, авырлы килеш өйдә утыра .. Булмый.
Бүтән инстанцияләрнең файдасы тимәгәч, эш идарәнен баш инженерына барып терәлде. Кәрамны шунда чакырып керттеләр.
Фәез нәрсәдер укып утыра иде, Кәрам аның янына килеп җиткәч ■кенә, башын күтәрде.
— Син нәрсә, чибәр егет, бәянне күтәрәсең, ә?
— Күтәрмим, болай..
— Башта нәрсә карадың?
— Башта хатын ул хәтле әллә ни әйтмидер ие. Үзең беләсең, аның кәефе көннән-көн начарая. Авырлы бит. Шул килеш көннәр буе берүзе утыра. Төнгелеккә дә калдырып булмый бит инде.
— Дөрес, ярамый — концертка алып кил.
— Малай берүзе. .
— Берәрсенә калдырыл торыгыз. Синең Чаллыда бабаң бар түгелме соң?
— Бар да...
— Соң?..
— Аек чагы туры килмәскә мужыт.
— Әбиең?
— Үлде, бабай берүзе.
— Берүзе... Ә детсадка гариза бирдегезме?
— Әллә кайчан инде. Чират җитми.
— Тиз арада постройкомга гариза яз, мондый хәлдә беренче чиратка кирәк. Ярдәм итәрбез. Ә хәзер бар, тап бер кичкә малаеңны калдырыр урын. Сине тыңларга кич белән үзем дә барам. Булдымы?
— Булды.
Кич. _
— Җыр һәм бию ансамбле чыгышын башлыйбыз, иптәшләр.— Пәрдә ачылгач та шул сүзләр яңгырады.
Балта остасы һәм монтер Кәрам дип кем әйтер бу конферансьены? Гомер буе сәхнәдән кычкырып өйрәнгән диярсең, бернинди каушау, ашыгу галәмәте сиздермичә, кирәген генә әйтте дә салды.
— Ансамбль башкаруында җыр: «Ленин һәрвакыт исән!» Ансамбльнең җитәкчесе — дирижер Олег Масленников.
Масленников халыкка борылып баш игән арада Кәрам чак кына арткарак барып басты. Күп тә үтмичә, икенче кырыйдагы бер кыз тавышы яңгырады:
— Солист Кәрам Марданшин!
— Ленин —безнең якты кояшыбыз, Ленин — безнен сүнмәс таңыбыз.
Кәрамның йомшак, ягымлы тавышы тигез һәм ышанычлы яңгырый, күңелләргә көрлек, дәрт өсти. Соңыннан, тантаналы җыр бүтән моңнар, уйчан көйләр белән алышынгач, бераз гына ямансурак, ләкин ирләрчә сабырлык хисләре таратып, «Кайда сез хәзер, полкташ дусларым» яңгырады. Күпмедер җыр башкарылгач, пәрдә ябылып торды. Аннан соң нәфис сүз сөйләделәр. Яшь кенә бер <кыз Муса Җәлилнең «Вәхшәт» исемле атаклы шигырен укыды. Бу вакыт күпләр күзеннән яшь тамчылары тәгәрәп төшүен күрергә мөмкин иде. Ләкин аларны карап утырырга кемнең дә вакыты юк — һәркем бер тойгы кичерә. Фәез дә үзенең бөтен тәне буйлап электр тогы узган төслерәк чемердәү сизә иде.
Бу шигырьне балалар укыса, тагын да көчле һәм гыйбрәтлерәк ишетелә. Вәхшәт һәм гөнаһсызлык, яшәү омтылышы белән канлы һәлакәт, кешеләр күмеләсе тирән баз белән хәзерге көн гүзәллеге күзгә-күз очраша кебек. Үлемгә каршы — яшәү, җимерүгә каршы — төзү өр-яңа йортлар һәм сарайлар рәвешле күз алдына килә. Аннары бию, атаклы «Яблочко». Аннары шундый ук шаян, ләкин мыскыллы шаяру катнашкан аксак корольнең сугыштан кайтуы... Аннары мөлаем сөенечләр бал-кыткан гүзәл кыз.
— Солистка Кама Сафарова. Ул татар халык көйләрен башкара. «Ай, былбылым!»
Бу сүзләр башта, ничектер, гаҗәп тә аңлаешсыз, юри генә, шаяртып кына әйтелгәндер төсле тоелды. Кама дидеме? Кама?4 Әйе, шул. Таныш кыз бу... Кама! Әйе. Кама бу, Кама! Син аның кыяфәтенә генә кара: болыт шикелле кабарып торган чәчләре күкрәгенә төшкән, башында укалы калфак... Энҗеләрме әллә?.. Гидрострой салынып беткәч җем- җем итәчәк утлар шикелле. «Кама! Син бит бу? Кәрам синең белән электән үк танышмы? Мин синең хакта аңа әйткәнем бар, нишләп ул сине белгәнлеген, синең кайда икәнлегеңне миңа әйтмәде икән? Әллә ул да сиңа гашыйкмы? Юк, мөмкин түгел! Сиңа миннән дә тилеребрәк гашыйк кеше дөньяда юк һәм була да алмаячак».
Кама, ни өчендер, Агыйдел камышлары турында. Агыйдел мәхәббәте. Агыйдел сагышлары хакында җырлый. Сеңелесе Агыйделне мактый. Шулай шул, үз-үзен җырлый алмый бит инде кеше!
Аннары, «Каз канаты» кыштырдаулары ишетелгәндәй, каурыйлар күлгә очып төшкәндәй тоела. Дөресен генә әйткәндә, канатлы кош
шикелле үзе очына кама, үзе җилпенә — каядыр ашкына, ияртеп китмәкче Сула. Ә Фәез иярер иде, дөньяның, вакытның теләсә кайсы читенә кадәр синең арттан барырга, шуны бөек шатлык санап, кирәксә арып егылырга һәм бөтенләйгә егылып калса да. үкенмәскә риза.
— Кама, чакыр син мине дә, алып кит син мине дә үзең белән, мәхәббәтем белән бергә! Ни күрсәк тә бергә күрербез! Ни күрсәк тә, бергә ♦ булгач, ул безнең бәхетебезгә әйләнер. х
Бөтен зал, дөбердәтеп, аяк тибә-тнбә, сызгыра-сызгыра, кул чаба, ° ә Фәез, җырчыга рәхмәт булып яңгыраган алкышларга кушылырга ки- s рәклеген аңларлык та һуш җыя алмыйча, телсез калып карап тик тора. - Менә кызны яңадан, кабат-кабат чакыралар, һәм бик тә. бик тә дөрес ь эшлиләр. Шулай шул —ачы сәхнәдән чыгармаска, бер дә чыгармаска * кирәк. Бераздан зал тынып, кызга аккомпанементлык иткән ансамбль ♦ дөпелди. a
о
Кул буена кил, бәгырем — а
Тыңла сагыну сүзләрем...
Җырлап бетергәч, кыз тагын баш иде дә, йөгерә-атлый, тагын сәхнә а артына китте. Зал тагын гөрләп кул чапты, үзсүзләнеп, җырчыны тагын = чакырды. и
Кыз чыкмас дип куркып өлгергән Фәез аны күрүгә урыныннан торды £ да тагын да катырак итеп кул чабарга кереште. Хикмәт, ул тору белән бүтәннәр дә, аягүрә басып, җырчыны алкышлый башламасынмы. Кыз чыгарга мәҗбүр — музыкантлар ансамбле тагын ниндидер көй чыгарып дөберди башлауга, Кама биюле-җырлы әсәргә күчте:
Сагынмамын димә, жаным, Сагынырсың, туктале.
Әйтерсең юри әйтте ул аны, гүя Фәезгә карап әйтте. Ә Фәез йөрәге: «Тиле, болай да сагынган бит инде, туганнан бирле диярлек көтеп, эзләп арыган. Тагын ничек сагындырмакчы буласын?» дип типте.
Кыз тагын сәхнә артына китте. Озак-озак кул чапсалар да. инде бер-ике кат чыгып баш ию белән чикләнеп, бүтән җырламады ул.
Кәрам яңа номер игълан иткәч, халык тынды. Ләкин Фәезнең күңеле тынычланырга чамаламый иде. Киресенчә, кыз янына ничек барырга икән дип, план кора ук башлады егет. Хәзер кыз сәхнә киемен алыштыра торгандыр. Андый чакга янына бару килешмәс, бераз сабыр итәргә кирәк. Бәлки өстен алыштырмый да торгандыр, бәлки тагын чыгар әле? Юктыр, чыкмас, шул хәтле җырлап арыгандыр инде, болай да бик ялындырмады бит, үзен әллә кемгә куеп азапланмады. Биш-хн минуттан сәхнәгә менсәң, ул анда тыныч кына концерт беткәнне көтеп утырырга тиеш, һәм Фәез аны озата барачак. «Ай, бәхет булыр иде озату! Дөресен генә әйткәндә, ул хәтле чынга ашмаслык та хыял түгел икән бу. Менә, ун минут дигәнең үтте дә китте — сәхнәдә минутларны бии-бин озаталар... Вакытка кызык аккомпанемент... Ярый, биегәнне тагын карарга мөмкинлек туар —сирәк бәхетне ычкындырмаска кирәк».
Фәез шыпырт кына урыныннан торды да, иелә төшеп, ишеккә таба атлады. Урамга чыгып, сәхнә ягыннан ачылган ишеккә якынлашса, аптыраудан катты да калды. Баягы кыз—Кама узып бара! Я ходай! Фәез, аңына килгәнче, кнм дигәндә йөз метр ара китте. Уйларга вакыт юк, нәрсә дә булса эшләргә, хәл кылырга кирәк. Хәл кылуын әйтү кыен, тик Фәез нәрсә булса да уйларга курыкса да, кыз артыннан иярде. Башта салмак кына атлады, ә аннары, артта кала башлагач, адымнарын тизләтә төште. Егет якынлашканны сиздеме, башка сәбәп беләкме— кыз да тизрәк атламакта. Фәез тизләгән саен, ул да тиз.-н Икесе дә башта тиз тнз атлады, аннары икесе дә йөгерергә үк тотын
дылар. Нәкъ узышу килеп чыкты; йөгерү дә — башта салмаграк, аннары— җан-фәрманга. Кыз Центральная урамыннан телеграфка таба борылды, егет тә, берәр өйгә кереп качмасын дип, жәһәт шунда таба бөтен көченә чабарга кереште. Бәхеткә каршы, кыз качмакчы булып, почмакта авыр-авыр сулап тора икән. Егет сөенеченнән: «Кама, тукта!» дип, кызның кулыннан эләктерә язгач, тегесе «Энекәем!» дип бөтен көченә кычкырып та җибәрде, Фәезнең тагын капылт каушавыннан файдаланып, кулдан ычкынган кош шикелле пырылдап күздән дә югалды. Уңга киттеме, сулгамы, алгамы, арткамы — егет абайламый калды. Кыз ярдан сикергән төсле тоелды аңа. Яр астына да төшеп карады, урам-тыкрыклардан, хәтта ихаталарга да кереп эзләп азапланды, шулай да файда чыкмады Тылсымлы әкияттәге төсле, күз алдында юкка чыкты кыз.
Фәез өенә соң гына кайтты. Ятып та тормыйча, тиз-тиз юынды да, кичәгедән калган минераль су белән вак-төяк капкалап, баш идарәгә ашыкты. Иң әүвәл комсомол комитетына керде. Исәнлек-саулык сорашу юк — ишектән керүгә, беренче сүзе шул булды:
•— Наил, әйт әле. кичәге кыз кем иде ул?
Секретарь егет кап-кара күзләрен тутырып карады:
— Әйдә, Фәез, уз.— Үз бүлмәсендә беренче тапкыр күрүе иде аны.
— Кем иде ул кичәге кыз?
— Нинди кыз? —Наил баягыдан да гаҗәпләнебрәк, хәтта бераз мыскыллаган сыманрак көлде.— Нәрсә бар? Ни булды?
— Ничек нинди кыз инде?!. Кичә җырлаган кыз!..
— Кичә җырлаган кызларны дөнья буйлап эзли китсәң...
— Кичәге концертта дим мин.
— Кичәге концертта да кызлар берәү генә түгел иде. Бәлки, утырырсың?
Фәез утырмады, якынрак килде һәм, артык кабалануын әле генә сизеп, үзе дә көлеп куйды.
— Менә бит ничек килеп чыкты. Ярый, син гаҗәпләнмә инде. Ансамбльне оештыручы — син бит, Наил?
— Мин.
— Әйт алайса, каян таптың син ул Кама Сафарова дигән кызны?
— Ә! Менә ничек!
*— Шулай шул. Я, кем ул?
— Белмим мин аны.
— .Адресы?..
— Адресын белсәм!
— Менә юләр' Адресын белсәң, ^зең барыр идеңме? Син өйләнгән кеше, егет, койрыгын бозга каткан, шаяртма.
— Ялгыш аңладың, мин алай...
— Шулай да карап карар идеңме? —Наил җавап урынына елмайгач, Фәез янә сорады: —Я, кай төбәктә тора? Әйт, яшермә, адәм бул, зинһар.
— Кай т&бәктә торганын да белмим.
— Гаҗәп, үзе оештырган ансамбль кешеләренең кемнәр икәнлеген белми. Бәлки син әллә нинди куркыныч кешеләрне җыйгансыңдыр?
— Бердәнбер куркыныч кеше шул Камадыр.
— Шактый куркыныч... Син аны каян таптың? Ничек очраттың?
— Кәрам алып килде.
— Кәрам? Безнең идарәдәге Кәраммы!
— Әйе.
— Алайса, мин нишләп синең белән сөйләшеп вакыт әрәм итәм,— 1иде дә ул жылдырым кук юкка да чыкты.
Тик, управляющий кабинеты яныннан баскычка таба борылганда, 1ны секретарь тавышы туктатты. Лазарев чакыра икән. Ашыгыч эшем >ар иде бит дип караса да, нишлисен, начальствога каршы килеп бул- аый — керергә туры килде. Кабинетка үткәндә, секретарь кыз мәгънә- * те генә итеп: *
— Анда милиция кешесе,— дип елмайды.
— Милиция кешесе?
Жавап көтмичә үк ишекне ачкач, Лазарев Фәезгә үзе эндәште. х
— Давай, давай, тиз бул. £
Бүлмәдә чынлап та милиция лейтенанты утыра икән. .
Хәл-әхвәл сорашып та тормастан, Лазарев комсомол комитеты :екретарен чакырырга кушты һәм ул кергәнче үк сүзгә кереште: “
— Менә, сезнең каршыгызда район милициясе вәкиле Рөстәм х
Фролов. ®
«Булса соң, Фәезнең нинди катнашы бар анда?» — Башка килгән ш Веренче фикере шул булды. х
Наил кергәч, управляющий, үзенең гадәти сөйләшү ысулынча, кыч- ® кыра төшеп, төзелештә җәмәгать тәртибен саклауның әһәмияте турын- к аа озын гына нотык тотты. Ә лекциянең төгәлләнгәнен чамалагач, Фәез э «Монда минем ни хаҗәтем булды икән соң>» дип уйлап өлгергәнче, кинаяле төслерәк итеп көлде:
— Хәзер ин мөһиме—Фәез Салимович. Концерт куючыларның күбесе сезнең идарәдән икән. Ә сез аларның эшен һәм ялын ахыргача матур итү хакында уйлап җиткермәгәнсез.
— Ничек, уйлап җиткермәгәнбез?
Бу сорауга җавапны милиционер бирде:
— Кичә төнлә концертта катнашкан бер артисткагызны хулиган куган...
— Нинди хулиган? Нинди кыз? — Фәез, кинәт кызарып, бөтенләй енсез калды — коелды да төште. Кичәге... кыз артыннан йөгерү хәбәре, килеп тә җиткән. Менә ни өчен чакыртканнар!
— Нәрсә, гаҗәпме?
— Гаҗәп шул... бик гаҗәп. Монда ниндидер буталыш бар бугай — Фәез тотлыкты, сүзләрен әйтә алмас булды. Хулиган... у-х-х...
— Аның да кем икәнен белергә тырышыгыз.
Ах, өстән тау ишелеп төште: «Әле белмиләр икән. Ә соңга таба карарбыз әле анысын».
— Әлбәттә, беләчәкбез,— диде лейтенант.
— ВЛКСМ райкомыннан да ярдәм сорагыз, бергәләп эшләгез,— диде Наилгә Лазарев.— Булдымы?
— Булды.
Шуның белән сөйләшү төгәлләнде. Алгы бүлмәгә чыккач. Фәез Вераз һуш җыярга дип тәрәзә яңагына сөялсә, анда да секретарь янына җыелган хатын-кыз төнге вакыйга турында гәпләшә иде.
— Нәрсә дип куды икән ул аны?
— Билгеле инде, кызларны ннк кусын?
— Әтәч!
Юк, моңа түзеп торып булмый, Фәез ишетсен дип. юри сөйләшәләр, мөгаен. Исемләп әйтергә генә кыенсыналар. Шулай, әллә кем булы i чыкмадың, иптәш Насыйбуллнн, әтәч булып чыктың! Управляющийга да чама белән аның исемен әйткәннәрдер, әлбәттә. Югыйсә, ннк тәгаен аны чакыртсын? БолаЙ беренче юлга кәефен бозмыйм дип кенә әйтмн калдыргандыр, бәлки. Исемләп әйтмәсәләр дә, Фәезгә барыбер бөтенесе бармак төртеп күрсәтә бугай... Ишетелмәслек итеп кенә хихыл
дыйлар: «Хулиган! Хулиган!» —диләр. Матур килеп чыкмады, биктә ямьсез күренде бу уйлап чыгарылган мәхәббәт.
«Уйлап чыгарылган мәхәббәт» Фәезнең үзенә дә кызык тоелды һәм ул, аның мәгънәсен уйлый-уйлый. машинасына чыгып утырды. Юлда да һаман эчтән генә шул гаҗәп сүзне кабатлады: «Менә сиңа мәхәббәт! Хулиган мәхәббәте!»
Үз идарәсенә кергәч, секретарь кыз да авыз ерып каршылады, җитмәсә:
— Фәез Сәлимович, ишеттегезме, кичә төнлә бер хулиган җырчы кыз артыннан куган.
— Ишеттем,—дип кенә куйды Фәез җитди кыяфәт белән һәм кул селтәде. Тегесе кызыклы темага сөйләшеп начальнигының күңелен күтәрмәкче иде бугай, киресенчә килеп чыкканын абайлап, тиз генә тынды һәм бүлмәгә хәтле озата керде:
— Сезгә имза салырга. Плановыйдан, бухгалтериядән, ПТОдан. һәр сүз саен — бер папка.
— Ярый, Жанна, карармын.
Көндәлек «камераль эш».
Ике-өч сәгатьтән соң гына диспетчерны чакырып кертте:
— Ничек, тәртипме?
•— Беренче участокта кран юк. Калганнарында тәртип.
— Ә кешеләре нишли?..
— Сезне көттек.
— Домино сугалармы?
— Кәрт.
— Карта уйныйлар? Кем рөхсәт итте? — Беренче тапкыр һәм сә- бәпсезгә шулай каты кычкыруын аңлап, Фәез шунда ук кайтып та төште,—ярый, ачуланма.— Диспетчер чыгуга, трубканы алды:
— Филиновмы? Син нәрсә? Участокта эш беткәнмени? Көпә-көндез «кәрт сугарга» кем рөхсәт итте?
— Кран юк бит! —дигән салкын җавап ишетелде.
•— Раз билгеләнгән эш юк, бүтән эшкә күчерә торырга кирәк.
— Кая?
— Нефтебазага урын әзерләгез, барыгыз.
— Көрәкләр тотыпмы?
•— Нәрсә бар, шуның белән. Хәзер мин дә чыгам. Килүемә — анда исегез дә калмасын. Аңлашылдымы?
— Аңлашылды.
«Кешеләрне ялгыш өйрәттем, ахрысы. Иртән ярты гына сәгатькә соңласаң да, нинди дә булса звено рельстан ычкына. Филиновта бигрәк тә тиз».
Ярты сәгатьләп вакыттан соң мәйданга килгәч һәм анда һичбер жаи иясе күзгә чалынмагач, бераз тынычланып, тимер баскычтан Кәрам эшләгән блокка төшеп китте. Кәрам белән Иван, алга-артка карамыйча, бик тырышып опалубка урнаштырып азапланалар ,иде. Фәез бер яктан опалубканы күтәргәндәй иткәч, болт тураеп, гайкалар бушады һәм ахыргача борасы гына калды. Кәрам бер яктан, Иван икенче яктан болтларны ныгытырга-каккаларга һәм борырга керешкәч, кәефләре дә җайлангандай итте.
— Безгә өч кеше кирәк икән,—диде Кәрам.
Дүрт кеше дә комачау итмәс иде,— дигән булды Иван.
— Ярты кеше дә җитте бит әле менә,— диде Фәез.
Болар, әлбәттә, сүзсез тормас өчен әйтелә торган сүзләр генә. Кирәкле сүз, вак-төяк арасына кушылып, җай белән генә иярә торган була бит. Бу юлы да күңелдәгесе тәмәке тартырга утыргач кына әйтелде.
— Бу сина сәхнәдән жырлау түгел, шлюз төзү диләр моны,— дип, :үзне Фәез үз файдасына борырга тырышты һәм. ахрысы, ялгышмады.
— Кәрам үзе сәхнәдән жырласа. монда эше газлы анын.— диде Иван, иптәшенә ачыктан-ачык юхаланып
— Ялагайланма,— диде тегесе,— барыбер бер тиен дә бирмим,
башын чатнап хет челпәрәмә килсен. Аннары Фәездән сорады: — Ни- ♦ чек сон. ошадымы концерт? *
— Кама Сафаровадан башкасы әйбәт.
Теләгенә иреште Фәез. Кәрамның күзләре капылт шар булды: §
— Ничек диден? Кама ошамадымы сина? -
<Кама! Димәк, Кәрам аның белән таныш». Шулай уйлады Фәез. £ а үзе икенче сүз әйтте:
— Каян эзләп тапкансың син аны. Юньлерәк җырчы юк идеме? *
— Менә сина мә! Беренче кешедән ишетәм. Син нәрсә, Сәлимовнч. ®
колагына аю төкергәнме әллә? -
— Мин генә түгел, тагын бар андыйлар.
— Яратмаганнармы? *
— Билгеле инде, нәрсәсен яратасын анын
— Ничек инде нәрсәсен? Халык күңеленнән ургып чыккан чишмә „ сафлыгын ничек яратмыйсын5 Анысы житмәсә, авыл кызларының табигый матурлыгы белән Кама камышлыгының зифалыгын бергә * кушкан гүзәллеге, көләчлеге, шаянлыгы... тагы...
Кайнарланып тагын нәрсәләрдер санамакчы иде дә, Фәез бүлдерде:
— Ярар, житәр, кайда сон ул кыз?
— Күрәсең киләме? — Кәрам шып туктады. Мөгаен, үзенең алдануын сизгәндер, һәм урынына кире утырды. Шактый вакыт сүзсез торгач, тагын Фәез сорарга мәжбүр иде:
— Кайда соң ул кыз?
— Кайсы кызны әйтәсең? — диде Кәрам көттереп кенә.
•— Кама Сафарованы инде, кемне булсын?
— Син аны уйлама да, көтмә дә.
— Болай булсаң, мин синең хатыныңа әйтәм.
Фәез Кәрамга ачыктан ачык чәнчергә кереште
— Ул өйләнгәндә матур кызлар сирәк иде. Как өйләнде, чибәр кызлар белән урам да тулды, н дөнья да тулды. Әкәмәт бу. искитмәле әкәмәт...
— Ярар, житте сиңа. Иван алдында сөйләшә торган нәрсә түгел бу.
— Мин кемнән ким. ә? Кайсыгыздан ким мин сезнең! Сез икегезгә бер кыз карата алмыйча интеккәндә...— Артык уңышка ирешмәячәген сиздеме, бүтән дәвам итә алмады Иван һәм, сүз очын жуеп, тәмәкесен төкерек белән сүндерергә кереште.
— Кайсы урамда тора ул кыз?
— Кайсы кыз?—диде Кәрам тагы елмаеп,— нинди кыз таптырасың син миннән? Ә?
— Кайда эшли?
•— Белмим.
— Түгәрәккә үзең алып килгәнсең бит
— Мин сорамадым аның кайда яшәгәнен дә. кайда эшләгәнен дә.
— Алдакчы. Мин аны бронвахтада күрдем.
— Анда ул килеп кенә йөрде, каян икәнен белмим, ипидер менә
Кәрам, әлбәттә, белми, хәйләкәрләнеп кылана гына, юри әйтми, янәсе. Әмма бер нәрсәне шәп чамалый, шуны сиздереп. Фәезгә күз кысты ул:
— Менә нинди шәп хулиган булып чыктың син, иптәш начальник! Ха ха!
Шулай, күптән түгел Борис үзен көлке хәлгә куйса, хәзер — Фәез... Кешеләрдән бигрәк, үзеннән ояла. Ярый әле көндәлек мәшәкатьләр
кем әйткәндәй, тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел фикерне бүтән таб алып китәләр, башкага юнәлтәләр.
Иртәнге сәгать жиде.
Беренче эш итеп Фәез диспетчерлык ишеген ача:
— Я, ничек?
— Кичәгечә.— Диспетчер егет, аны күрүгә, жыясы номерлары! җыймыйча, аягүрә тора.
— Маневрлы кран чыкмыймы? — ди Фәез, хәлне сүзсез төшенеп.
— Әйе.
— Фнлиновның ике бригадасы нефтебазада калсын.
— Әйтермен.
Аннары Фәез, утырмыйча гына, телефон номерлары җыя.
— Механизация идарәсеме? Кем бу? Сонечка! Дустым, ник безне болай җәберлисең син, ә? Ничек кем булыйм? Фәез.... Менә шул. Нинди үчең бар бездә? Кәефеңне кырдыкмы әллә? Иртәгә үк егет табарбыз — мыеклылары да күп. мыексызлары да буа буарлык. Тик кранны тоткарлама. Кем булсын синнән башка? Син бит — дөньяның тоткасы. Кайчан? Озак, озак, бик озак. Ул арада мин промбазаны салып бетерергә тиеш. Ярый, тырыш, тырыш, дустым, егетле буласың килсә. Хуш.
— Я. ничек? — ди диспетчер, Фәез трубканы куймас борын.— Шаяртуның файдасы тиярме?
— Иртәгә кран була.
Фәез аннары башка идарәләргә һәм заводларга шалтырата. Шулай ким дигәндә бер сәгать вакыт уза.
Икенче участокта бетон салалар. Анда Фәез озак тормый: «Барган атның башына суксаң, туктала гына».
Арматурачылар тузгыткан очкыннар белән күңеленә рәхәтлек сирпелгәнен тоеп, бераз торгач, машинасына утырып ераграк объектларга китә.
Промбазаның тимерчелек мастерскоенда корыч тавышлары чынлап тора—димәк, монтажчылар килгән. Алар анда мичләр, мехлар, компрессор, шулай ук бүтән корылма һәм җайланмалар укмаштыралар. Тимер арканнар буйлап инде блоклар чабыша. Кичә генә тып-тын иде. тормыш әсәре юк иде биредә, ә бүген... Менә бит ничек. Бүтән объектларга да шулай әкренләп җан керәчәк инде. Үзең оештырган нәрсәнен кузгалып китүен күрү кызык һәм сөенечле, үзеңне дөнья яратучы кол- рәт кебегрәк хис итә башлыйсың... Әнә Фәез иҗат иткән нәрсә дә анын үз каршында кып-кызыл металл күтәреп җилтерәтә, ут төсле тимерләргә форма, кыяфәт бирә... Алары да. ниндидер механизмнарга кушылып..илаһи хәрәкәткә әверелә.
Проектка ул керткән икенче үзгәреш, түшәм калайлары белая тоташып, чылтыр-чылтыр килә... Утлы тишкеч калдырган тишекләргз| тимер бармаклар кереп утыра, һәм алар ике яктан сәдәпләр белән i ныгытыла — калайларны шарнирлап беркетү дигән әмәл шул була инде. Егетләрнең неп-нечкә бетон матчаларда мәче шикелле оста сикер- гәләп йөрүен күрүе күңелле.
Анда эшләүче егетләр белән шундый кыска гына сөйләшү булып алды:
— Я, ничек, бара.мы? — дип сорады Фәез.
— Бара, иптәш начальник.
— Аңлашылмаган нәрсә юкмы?
— Күренми алай.
— Вак эш ләкин.
— Береккәч, зурая ул. Аздан җыела. Бригадир кайда?
— Калай бетеп килә, шуны әйтергә китте.
— Калай киләчәк.
— Безгә тиз кирәк бит.
— Барыбызга да тиз кирәк.
Автобазаның бүтән бүлекләрендә дә булгач, Фәез нефтебазага онәлде. Филинов белән кул биреп исәнләштеләр. *
— Я, ничек? 0
— Шулай, ташчыларга көрәк тоттырдык. g
— Барыбер эш.
— Ләкин акчасы азрак төшә бит... Эш хакы дигәннән, минем башка
агын бер уй килде бит әле. £
— Әйдә, сөйләшик. ф
Бригада кешеләре экскаватор айкап узган чокырларны көрәкләр я 1елән рәтләп чистарткач, чокырлар инде түгәрәк баз шикелле була о башлаган. Нигез нык булсын өчен, аларга яңадан балчык тутырырга = (Ирәклеге күренә иде. <
— Без бу эшкә ашыгыбрак керешкәнбез, Фәез. я
— Бригаданы эшсез тотмас өчен. Грунтны каян аласыбыз әле хәл = ггелмәгән,— диде Фәез, сүзнең кай юнәлештә башланасын сизеп. 3
Филинов шатланып елмайды: *
— Проект буенча, грунт әллә каян, йөз чакрым җирдән китерелергә ‘ гнеш икән.
— Карьер якын түгел шул.
— Ә мин сиңа грунтны Чаллының үзеннән тапсам’
— Тапсаң, яраклы икәнен исбат итсәң, кем сүз әйтсен? Шәп булыр.
— Рационализация булырмы соң?
— Булуы да мөмкин, булмавы да бар.
— Бәхәсле булса, мин алынмыйм.
— Карале, Борис, син сүзне дөрес башладың да ялгыш бетермәкче Зуласын. Башына фикер килгән икән...
— Иҗади фикер
— Әйе.
— Иҗади фикер — рационализация... Анык кыйбатмы, арзанмы «әйе акча белән үлчәнә.
— Соңгы көннәрдә син мина бер дә ошамыйсың әле, дустым.
— Анысы зыянсыз Мин сиңа кыз кеше түгел. Мәхәббәттә аңла- пасыбыз юк.
— Бүтәнчә аңлашырга туры килсә?
— Әйдә, аңлашабыз. Идарәнең баш инженеры буларак, әйт үз !үзецие.
— Минем сүз генә җитми монда, банк нәрсә әйтер бит әле, аның »екламация бирүе мөмкин.
— Ә син үзең? Әгәр банк син уйлаганча эшләсә?
— Инструкция кушканча эшләр ул.
— Ә инструкциядә җирле карьерлар табу — рационаллаштыру билесе, диелгән.
— Булмаска мөмкин дигән искәрмә дә бар.
— Димәк, эш синдә.
•“ Миннән тормас анысы.
— Ну вот, шулай итеп, мин эшкә тотынам.
Сәгать ун тулганда Фәез, барлык объектларны карап, яңадан ида- чгә кайтты Монысы инде «камераль эш> дигәне — ике сәгать буе Ммектлар карау. Иртән һәм кич килгән х . рга җаваплар, уктаусыз язышу — трест бүлекләре, подрядчиклар. поставщиклар. аказчылар белән бәйләнеш. Финанс нормаларына т>ры килми торган •«азлар керсә, яки шуның кебек бүтән бәхәсле нәрсәләр килеп чыкса.
хатлар бигрәк тә ешая. Бүген дә ким дигәндә дистәләп хат язылды, Шулар белән өйлә җиткәнен сизми дә каласын.
Көндезге аштан соң тагын шәһәр буйлата сәяхәт. Монысы —сөйләшүләрнең рәсми булмаган ягы. Хат алыша торган кешеләрнең үзләре белән күзгә-күз очрашу: поставщиклар, заказчылар, трест бүлекләре белән дипломатик мөнәсәбәт. Эшнең яртысы шул мөнәсәбәтләрне оста башкаруга бәйлонгән дисәң, һич тә ялгыш булмас. Зарланырлык түгел, күз тимәсен — Фәез теләсә кем белән уртак тел таба белә.
Көндезге сәгать өчләр тирәсендә яңадан агымдагы мәсьәләләрле хәл итү өчен кабинетка кайтырга кирәк. Үз идарәсендәге бүлек кешеләре бу вакытны сагалап кына торалар: бухгалтериядән, план бүлегеннән имза салырга кәгазьләр, документлар күтәреп керәләр, югалган җеп очлары эзләп табыла Аннары нинди заказлар кабул ителәсен, аларны башкару өчен кирәк әйберләрне ничек табарга һәм кайтарырга дигән йомышлар белән производство булегеннән керәләр... Әңгәмә- бәхәсләр, һәр көнне кичке бишкә кадәр. Аннары участок начальниклары, өлкән прораблар җыела. Монысы — кичке сәгать җидегә хәтле.
Баш кашырга да вакыт юк. Бу әле — эшләр бик җайлы барганда. Ә мәҗбүри бу программага өстәмә оперативкаларның санына чыга торган түгел. Идарәдә — атнага бер тапкыр, трестта — бер, район советында — бер, худка җибәреләсе объектларда бер тапкыр киңәшмә. Кайчакта көненә икешәр өчәр кабат җыеласың. Максат — паман шул: генеральный подрядчик белән ярдәмче подрядчикларның бердәм, төгәл эшләвенә ирешү. Шуңа тагын иң мөһим «һәм башкайларны өстик: партбюро утырышлары һәм партҗыелышлар, семинарлар, укулар, постройкой үткәрә торган җыелышлар...
Арганыңны да өйгә кайткач кына сизәсең һәм мендәргә баш тию белән йокыга таласың. Мендәр белән башны (аерылмас сөяркәләрне!) бер-берсеннән хәзер күп булса егерме минут вакыт аерып тора. Инде өйгә, өйгә!
Машинага утырыйм дигәндә, таныш тавыш ишетелде:
— Федя!
Артына борылса, Филинов икән. Аны бу вакытта идарәдә очрату гадәттә бик сәер хәл. Шуңа күрә гаҗәпсенеп куйды Фәез.
— Нишләп син монда? Бер-бер хәл булмагандыр бит?
— Сөйләшәсе килгән иде.
— Кичке унбер бит инде.
— Җибәр бу казна машинасын. Юлда сөйләшә-сөйләшә минем «Волга»да кайтыйк.
— Нәрсә хакында?
— Ну, табылыр сүз... Әйдә, мин — синең шоферың. Квартирына ук кертеп куям.
Фәез үз шоферына кайтырга кушты да. Филинов машинасына утырды. Аллы-артлы ике машина гөрләп барды — баш идарә бинасына хәтле юл бергә туры килде.
Артык арылганга күрә, Фәез Филиновның нинди йомышы барын д* сорамады. Тегесе үзе башлады.
— Мин рационализацияләр хакында. Җыенысы дүрт тәкъдим булды бит инде.
— Көндез сөйләшергә вакыт тапмадыңмы?
j Җай килми бит. Синең анда кырык йомыш белән кырык кеше. Кайбер нәрсәне алар алдында әйтү дә кыен — ялгыш аңлаулары бар.
— Соң?
Филинов, сүз җаен ала алмыйча иза чигеп, шактый юл үткәч, болаЛ диде:
— Минем ул тәкъдимнәр безнең идарәгә кырык мең сум бирәчәк.
— Әһә... Тәкъдимнәр тормышка ашырылгач.
— лайчан оулса да. шунысы факт — дәүләткә файда.
— Мин алай уйлый алмыйм шул, гафу ит.
— Син мина йомышымны әйтергә дә ирек бирмисен, алдан ук исэсен.
— Соң бит мин сизәм инде нәрсә сораячагыңны: рационализация —
җади хезмәт, акча белән түләнә, дисен. *
— Син түләмәскә үк ниятләмисендер ич? *
— Юк, һич тә.
— Шулай булгач?
— Шулай булгач, син юкка борчыласың.
— Менә, ичмасам, мәсьәләгә якын ук килдек. Йомыш шул — син Z ида кул куй инде.
— Кул куелган.
— Сип бер өлешен генә түләргә дип язгансың.
— Әйе, аванс. а
— Ә мин тулы расчет хакында әЙтәм. к
Фәез, баш инженер буларак, идарәдә шундый тәртип урнаштырган д де, шундый принцип: әгәр рационаллаштыру тәкъдиме участок жи- = экчесе тарафыннан бирелсә, аның өчен ике тапкыр түләнә— тәкъдим о ең нигезе эш сызымнарына кертелгәч (монысы — идарәнең техника £ үлеге карамагында, заказчы һәм проектлаштыру оешмасы белән дә -а л килешә), аванс бирелә. Ә калган акча, тәкъдим тулысынча произ- одствога кертелеп, фактик-экономик эффект исәбеннән түләнә Фәез зул хакта әйткәннән соң:
— Күптән түгел син дүрт йөз сум алдың. Шактый зур бүләк бу, юнемчә,— дип куйды
— Товарына күрә бәясе.
— Шулай анысы.
Филинов трасса буйлап барганда машинасын акрынайтты:
— Бәлки безгә генә кайтырбыз?
— Нишләп?
— Минем буфетта кызыклы әйберләр бар. Сүз дә бетмәде. Икәү* 1ән икәү туйганчы әңгәмә коргач, ятып йокларбыз.
— Икәүдән-икәү? Ә хатының, балаң?
— Хатын китте минем,— диде Филинов, чак кына кызгану хисе издереп.— Баланы да алып китте.
— Бөтенләйгәме? Кая?
— Тольяттидагы элекке квартирга.— Бераз аптырабрак торгандай ткәч.— Бөтенләйгәдер инде,— дип уфтанды.
— Да, эшләр...
Фәез сүзен әйтеп бетерә алмый аптыраган арада, Филинов сүзне хенчегә борды:
— Вообще, синең белән иркенләп киңәшәсе килгән иде. Киттекме?
Дөньяда төрле хәл, төрле чак була, шуңа күрә каты бәрелмәскә иеш табып, Фәез йомшак тавыш белән үз тәкъдимен әйтте:
— Мондый хәлдә киңәшмичә булмыйдыр шул. Мин риза, иркенләп •йләшербез. Ләкин бүген вакыт аз. Әйдә, икенче серия — иртәгә.
— Ярый, шулай булсын, алайса, иртәгә.
— Үзең өйдән чыгып качма только,— диде Фәез*
— Егет сүзе бер булыр.
— Өйдә хатының калдырган жылы суынды дамыни инде?
— Анысын уйлама... Ярый, сине туш уйнап каршыларбыз.
— Салют та булсын.
— Егерме биш артиллерия залпы белән, моңарчы яшәлгән елларын саныңча.
— Егерме җиде мәртәбә.
— Булды.
Сөйләшенгән вакыт тиз җитте. Звонокка кагылгач, ишек ачылуга Борис балкып та чыкты.
— Килдеңме? Молодец. Әйдә, Федя, уз.
Залга узгач. Фәез сорады;
•— Кайбер иптәшләр килмәделәрмени әле?
Борисның күзләрендә хәйләле һәм шул ук вакытта дусларча елмаа күренә:
— Сабырсызланма, дустым, сабырсызланма.
Сүз юктан әйтелә торган репликаларның бетүе булды, ниндиде] тавышкамы, ишек ачылугамы борылып караса, кухня ишеге төбёндәик кыз басып тора икән. Фәез урыныннан торды. Борис исә, үз кешеләрчә кызларны залга чакырды:
— Әйдәгез, мадленнар, танышыгыз. Бу—минем атаклы дустын Федя. Болар да дус, билгеле,—дип, кызларга ишарәләде.
Кызларның берсе ап-ак чәчле, юка гәүдәле, чибәр.
— Гета.
Икенчесе җирән, зур торыклы.
— Раина.
— Гета һәм Раина. Бик шатмын.
— Булды, даваегыз, киңәшик, леди һәм джентельменнар Кичәне» көн тәртибе хакында.
— Хуҗа — кунакның ишәге. Боерыгыз, кызлар,—диде Фәез, дус тының күтәренке тавышын куәтләргә тырышып.
— Мин хуҗамы сезгә?
— Чакырган кеше хуҗа.
— Мин чакырдыммы сезне? Ничек сез моны исбат итә аласыз? Кайда справкагыз? Прошу предъявить, леди һәм джентельменнар.
— Иранда инглизләр яши дисәләр, ышаныгыз, кадерле туташлар,— дип чәнечте Фәез.
Тазарак һәм озынрак кыз өстәл янына килеп утырып, Фәезгә карады:
— Ник алай дисез?
Кыскарагы һәм ябыграгы да калышмады:
— Гсографик-демографик ачыш! Тыңлыйбыз.
— Нигә дисәгез, ике ел эчендә... ике елмы әле?
— Дүрт ел,—диде Боря кухня ишегенә сөялеп, үз-үзен кочаклаган хәлдә.
— Менә шул дүрт ел эчендә безнең хөрмәтле инженерыбыз Персей огланнарын гидроэлектростанцияләр төзергә өйрәтеп кенә калмыйча, үзе дә алардан тел өйрәнгән. Шунысы кызык, фарсылар аңа үз теллә рен түгел, инглиз телен өйрәткәннәр.
— Алай димәгез, джентельмен, инглиз теле халыкара тел ул.Аны белсәң, дөньяның бер почмагында да югалмыйсың.— Шулай дип. Борт сервант капкачын ачты.— Телне калдырып торыйк, сүз шешәләргә бирелә. Рәхим итеп, карагыз — кайсы ошый, кайсы сезгә күз кыса, шунысын ачабыз.
— Боларның барысы да безгә баш ия,— диде Фәез.
Кызларның озынрагы, тазарагы үзенекен әйтте:
— Менә бу җәлпәк гәүдәлесе сиңа охшаган, Боря, кукраеп утыра, һич баш иясе килми.
— Сүзгә бик остарып киттегез, леди һәм джентельменнар. Кайсын сайлыйсыз?
— Миңа шул җәлпәге дә ярап торыр.
— Бу — итальянский бренди булыр.
— Ә менә монысы — Фәез кебек төз, ләкин нык гәүдәле.
— Анысына кызыкмагыз, ул — сухое вино.
— Эчтәлек һәм форма берлеге. Миңа шунысын ачыгыз,— диде Фәез.
Гета аны яклады:
— Мина да шул ярап торыр.
— Димәк — бренди һәм...— Борис, шешәдәге исемне укырга азапла
ып һәм тотлыгуын сиздермәскә тырышып,— гарәпнеке бу,— дип куйды ♦
Фәез үзенчә ярдәмгә килде: *
— Мәсхәрә. Аңлыйсынмы? Русча: позор яки издевка.
Хуҗа шешәләрне өстәлгә куйгач та юк-бар сүз дәвам итте. Ннш- i 1әтәсен, мәҗлес шулардан тора бит инде — әйткәләшү, ирекле төрт- ;әләшү... Шул рәвешле хәл итеп, Фәез белән Гетага сухое вино. Борис £ >елән Раяга коньяк салдылар.
— Ярый, джентельменнар вә ледиләр, безгә ни кирәк? Нәрсә өчен *
•чәбез? ®
— Танышмак өчен. з
— Без инде таныш. «
— Ай-һай. я
Фәез кул күтәрде:
— Болай, иптәшләр, һәркемнең күңелендә, ин тирән урында яше- ®
>елгән иң кадерле хыялы өчен, шуның чынга ашуы өчен. Кешегә әйтеп 5улмый торган уе. ихтимал, мәхәббәте өчен. э
— Яхшы, кабул итәргә ярый моны, в общих чертах.
— Мәхәббәт өчен!
— Мәхәббәт!
Мәхәббәтнең хрусталь чыны булуы бик ихтималдыр — шул чын 5арысының да йөзенә елмаю булып күчте. Коньяк катылыгы чырай сыттырганда исә кайсы киселгән лимонга үрелде, кайсы — алмага. Рая сүзгә чая икән — коньяк тәме узганчы ук, күзләрен челт-челт йомга- лап, шаяртты:
— Кара, бик йомшак икән бу, башка бер тамчы да менмәде.
— Әйттем мин сезгә, сухое вино эчегез дидем..
— Әйе шул, без уңдык—бокаллап эләгә. Менә без инде исердек тә. Давайте, биибез, жибәр радиоланы.
һәм башкалар һәм башкалар — шаян сүзләр, кыланулар. Барысы да табигый, барысы да шәп. Ләкин утырдашларның кәефе күтәрелгән саен, Фәезне ятсынуга охшаш бер хис һаман күбрәк били. Ә ахырга таба борчый ук башлады. Үзе өчен кадерле, изге хыялына хыянәт иткән төсле тоелды аңа. Борис аны монда юри. алдалап китергән бугай. Шушы кызларның берсе, конкретрак әйтсәк, Рая белән таныштырмак- чы, компания төземәкче булып чакырган. Димәк, ул Фәезнең кем икәнен һаман рәтләп белми һәм үз арбасына утыртырга чамалый. Матурлык ягыннан түгел, ул җәһәттән бу кызлар әллә ни ким-хур түгел, кемгәдер, әйтик, Боряга — югыйсә, ник чакырган дисең! — хәтта бик сылудыр да. Тик Фәезгә генә түгел. Матур күренмәү бер нәрсә. Ләкин, шуның өстенә. әрсезлек бар бу кызларның сүзләре һәм хәрәкәтләрендә. үрти торган, ачу китерә торган иркенлек бар... Моны алар үзләре заманга хас шаянлык, үсеш, культура билгесе дип исәплиләр булса кирәк. Ләкин андый үсеш Фәезгә кирәкми. Тыйнаклыкның грация белән өртелгәнен ярата Фәез. Шундыйны эзли ул... Ә болар, болар... Я, әйт инде син. адәм рәтле кыз төнге сәгать унда аракылы мәҗлес корып утырамы?! Мондый очрашуга түгел, иң изге ниятле очрашуга да күндереп булмый бит әнә Каманы. Эх. Кама. Кама! Син арттырыбрак җибәрәсең, әлбәттә, арттырыбрак. Ә болар.. Борис аркасында тау түбән тәгәриләр түгелме соң? . Сүз җаеннан сорап та белде Фәез; тулай торакта тәрбиячеләр икән. Ә Борис нке-өч көн элек кенә хатының озатып, әйтерсең, аны оныткан да. Радиоланы ходка җибәрде дә 1етаны биергә чакырды. Бая гына үпкәләшкән төстә әрепләшкән пар
«. «к. у.» м в.
33
хәзер, бер-берсенә елышып, иркәиркә сүзләр алмаша. 1е1аныц башы — Борисның кулбашында... Әнә ул баш Борисның күкрәгендә үк инде. Ә Рая, кайчан чакырыр дигәндәй, Фәезгә астыртын гына күз ташлый. Көт әле, көт, үз кадереңне үзең белмәгән нәрсә, ди янәсе.
Борис та, Гета да Фәезгә ымлый:
— Раяны танцыга чакыр.
Инде Раясы да чытлыклана:
— Әйттем мин сезгә, сухойны эчмәгез дидем, коньяк эчкән булсагыз, исермәгән булыр идегез... минем кебек... Хәзер менә танцыга хәлегез калмаган.
— Әйе шул, рәт юк миннән.
— Егет кеше, имеш!
Кичәнең барышыннан канәгать булмаган Борис, Гетаны урындыкка утыртты да, мәҗлескә «ягулык өстәргә» тәкъдим итте.
— Болай бармый, леди һәм джентельменнар, күңелне күтәрмисез сез, киресенчә, төшерәсез генә. Шуңа күрә миннән категорический тәкъдим: берәр рюмка коньяк күтәрергә! Каршылар юкмы? Юк. Бертавыштан. Бүтән тәкъдимнәр кабул ителми. Эчмәгән кеше дус түгел.
Бу юлы ялындыручы булмады. Фәез касә күтәргәч, хуҗа аны мактарга ук тотынды:
— Күрдегезме?!. Фәез дә каба икән, кызлар эчә дә эчә инде.
— Егетебез егеткә охшап китте,— диде Рая да.
Гета гына бәхәскә катнашмады — ул пластинкалар сайлый иде.
■— Булды егетләр—татарча вальс! Үзебезнең җирле көй,— шулай дип. Борис тагын Гетаны биергә чакырды.
Әкертен генә килеп, Фәез Раяны чакырды. Шактый авыр иярә һәм ямьсез чайкала кыз. Тагын бер прозаик деталь: буе нәкъ Фәезнеке чаклы икән, әгәр чак кына озынрак та булмаса... Борыныннан коньяк исле җил дә өрә шикелле. Исе хәтта сулышны буа кебек.
Башын әле читкәрәк каерып, әле аска иеп, чиратны шулай да уздырды, геройларча түзде Фәез. Соңыннан твист башлангач, мондый кыенлык тумасына ышанып (хәрәкәтләр тиз һәм төрлечә, борыннык борынга якын булуы мәҗбүри түгел), бу юлы көттермичә кузгалды. Дөбер-шатыр твист ботарларга-кисәргә керештеләр. Кыз аңардан да дәртлерәк һәм (күңеллерәк, әйтергә кирәк, ашыгыбрак бии — хәтта музыканы узып... Кыз тәкъдим иткән темпка Фәезнең иярерлек чамасы бар барын да, музыка дигәнеңне тыңламагач ничек була инде ул. Кыз үзенең бар осталыгын күрсәтмәкче булып пырдымсызлана. Шелтәләсәң, үпкәләве бар, шуңа күрә егет, бөтен дипломатик сәләтен туплап җай көтте дә, тиешле сүз эзләде һәм тапты да. Ләкин нәкъ шушы минутта, кыз ашыккан төсле, үзенең дә чак кына алгарак китүен сизде. Шуның аркасында—көтелмәгән хәл... Язмыш үзе әзерләгән диалог башлана:
— Биюегезгә караганда, сез шактый темпераментлы күренәсез.
Секунд та аптырап торылмыйча ташланган җавап:
— Тикшереп карыйсызмы әллә?
Шундый ук уйсыз секундта әйтелгән сүз:
— Ә бәясе күпме тора?
һоп, килеп җиттек — шып туктаудан арба әйләнеп ат аркылы барып төшкән кебек... Фәез сизми дә калды һәм нәрсә килеп чыкканын хәзер тик хәтер белән генә күз алдына китерә... Булдымы бу хәл, юкмы? Шуны белер өчен яңагын тоткалады ул... Әйе, ничек кенә телә- мәсәң дә танырга туры килә — булды бу хәл, Фәезнең ике як яңагына да ике мәртәбә чалт иттереп чапты Рая.
Борис белән Гета сәер тавышка һәм боларның идән уртасында хәрәкәтсез калуларына гаҗәпләнеп карап тик торалар. Ниһаять, хәл
алмашынды. Борис Гетаның кулларын салмак кына ычкындырып, бер- ике-атлам якынгарак килде:
— Нәрсә бу? Ни булды?
— Әнә, сухой дигән аракыңнан сора, ул белә! — Рәхилә шул сүзләрне әйтте дә, тураеп басып, башын артка чайкады һәм, көяз кәжә гөсле тып-тып атлап, икенче бүлмәгә кереп китте. Бераз аптыраштан соң Борис телгә килде:
— Бу ни дигән сүз? Берни аңламыйм. й
Фәез, елмаерга да. ачуланырга да белмичә Бориска һәм аның кул- s башына янадан килеп башын куйган Гетага карап, шактый уңайсыз 2 хәлдә калганын тойды. н
— Ярый, мин гаепле, мәжлесне бозган өчен гафу итегез,— диде һәм, *
ишек катындагы плащын эләктереп, чыгып та китте. ♦
а * • о
* s
һәр дөрес сүзне йөзгә дорфа бәреп әйтүнең егетлек түгеллеген < Фәез яхшы белә. Алай гына да түгел, шул ысул белән иптәшләре ара- я сында кыюлык күрсәтеп, ә тиеш урында, үзеннән югарырак даирә = кешеләре арасында маэмай булып, арткы тәпиләренә басып боргалан- и ган, тәмле телләнеп йөргән «үткен акыллы» кешеләрне жаны-тәне * белән күралмый. Ләкин ул үзен бу юлы нәкъ шундый буш куыклар э ролендә сизде һәм ике-өч көн буе кәефсез йөрде — төкерәсе килә, күкеле болгана иде.
Ныклап уйласаң, Фәез хаклы да. Әйтик, төннәр буе — ә бит аның да өендә эше, вазифалары бардыр — дөньясын онытып, нишләп ирләр мәҗлесенә йөри ул кыз? Билгеле инде... Кәеф чигү өчен. Тфү! Барыбер хаклы, әйе, әйе, шайтан алгыры, хаклы Фәез! Тик бер нәрсәдә хаксыздыр сыман — шуны туп-туры әйтә алуда. Ә әйтмәсәң ничек тәрбияләргә?
«Хәерле булсын, онытырга кирәк — файдалы анализ түгел бу. Онытырга».— һәм Фәез, яңадан бөтенләе белән эшкә чумын, иртәнге жиде- дан төнге сәгать унбергә чаклы төзелеш ыгы-зыгысында кайнады. Шулай ук Бориска да күренмәскә тырышты — күренмәү жайсыз түгел: участокка эшләрне производство бүлеге рәсми тапшыра. Өстәмә сүзләр һәм йомышларын да бүлек аша житкерү табигый хәл.
Ләкин идарәдә атна саен — планерка, анда, бүлек мөдирләре белән участок башлыклары да жыела. Борис та шунда керде. Пөзендә— мәгънәле елмаю. Башка участок начальниклары белән сүз беткәнче, тәрәзә янында тезелгән урындыкларның берсендә, тышка таба карабрак утырды да, бүлмәдә икәүдән-икәү генә калгач, Фәез каршына килде. Бер сүз юк — һаман елмаеп тик тора.
— Я, ничек анда синең? — диде Фәез бер дә сүз әйтми тормас өчен генә.
— Ярыйсы. Билгеле инде, диванда ауный ауный үкседе. Көчкә юаттык.
— Мин аны әйтмим, участокта эшләр ничек бара дим?
— Ә! Анда! Бара, бер көй.
— Миңа бер көй генә кирәкми, миңа көннән көн тизләү, эш күләмен арттыру кирәк. Синең чынлап та бер көй белән. Безнең идарәгә генә дә быел мең кеше эшкә алынырга тиеш. Бер ел эчендә өч тапкырга зураябьн, димәк. Синең участок шулай ук тиздән ике буласы. Син шушы хәлдә дә бер көй белән... Өйрәнчекләрне өйрәтүчеләр итеп тәрбияли алмасаң, син коллективыңны үзең генә үстерә алмаячаксың. Әбез сиңа кешеләр бирәчәкбез һәм за тяниене икеләтә. өчләтә арттырачакбыз. Шуны үтәмичә кара — башың белән жавап бирәчәксең.
Фәез кайнарланыбрак китте, ахрысы, монологының чама белән
яртысында торып баскаклыгыннан шуны аңлады. сүзен әитеп бетергәч, Борисның тын гына баш иеп торуыннан да тойды. Әллә нәрсә булды әле бу арада — тынычлык, тигезлек, тыйнаклык белән дан тоткан Фәезебез кызып китә һәм шуның белән иптәшләрен, бигрәк тә үзен рәнҗетә башлады. Борисның әйткәләшергә тотынмавы гына аны тагын тиешле түбән «отметкага» төшерде һәм ул кирәк тавышка күчте.
— Ә үзең ничек карыйсың?
— Миннән эш тормас. Карарбыз. Тик мин бүтән йомыш белән кергән идем.
— Шәхси йомыш булса, тыңламыйм.
— Эшкә бәйле.
•— Соң?
— Без теге көнне иң кирәген сөйләшмичә калганбыз.
— Ул көнгеләр бүген юк.
— Ашыкма әле син. Мин бөтенләй икенче нәрсәне әйтәм. Теге тәкъдимнәр хакында. Үзең әйткәндәй, кырык мең сумлык дүрт тәкъдим...
— Ай-Һай, акчаны яратасың син. Боря... Кызлар яраткан кебек.
Кырыс әйтелде бугай. Борис күзләрендә кинәт очкынланган үртәлү һәм ачу шуны күрсәтә иде.
— Нәрсә? Мин бит синнән әҗәт сорарга килмәдем. Ради Христа түгел, тем более. Үземә тиешлене даулыйм мин.
— Калганы тәкъдим производствога кертелеп, экономик эффектным нинди икәне эштә күренгәч. Шундый тәртип. Күпме әйтергә мөмкин инде?
— Син урнаштырган тәртип кенә ул.
— Юк, мин генә түгел, күп җирдә шулай.
— Син, әлбәттә, миңа карата тәртипле...
Чын-чынлап үпкәләү, рәнҗү бар иде Борис җавабында. Шуңа күрә Фәез аңа бу юлы йомшаграк әйтергә тырышты:
— Бүтәннәргә карата да шулай. Син аны үзең сизәсең. Дус буларак кына син мине бүтәнчәрәк эшләр дип уйлыйсың. Әмма дәүләт исәбенә дуслык юк. Булганы — үзебезнең исәпкә. Килештекме?
— Килешер идек... Фәез, бул әле кеше,—диде Борис түземлерәк булырга тырышып,— миңа акчаның бик кирәк вакыты—менә болай.— Ул муенын бармагы белән сызып күрсәтте,— до зарезу.
— Гафу ит, ярдәм итә алмыйм.
•— Ләкин син юкка болай... Юкка. Минемчә, бу — ялган принципиальлек. Иҗади инициатива хакында кайгыртуга бик үк охшап бетми бу, шуның киресенә ныграк охшап тора —һәм Борис китәргә җыенды.
— Ачуланма, Боря.
— Тырышырмын.
Алар тагын да сирәгрәк очраша торган булдылар. Рәсми йомышлар бүтәннәр белән бергә чакта хәл ителә килде. Ләкин соңынтын, әкренләп, Борис тагын елмая һәм ачыграк эндәшә, хәтта сирәк-мирәк шаян сүзләр дә әйтә башлагач, Фәез аның үпкәләве бетәр дип уйлады һәм югала язган дустын яңадан тапкандай тойды.
Фәез — авыл малае.
Аның бәллүе — Табигать.
Остазы—Табигать. Ул һәрвакыт аның белән киңәшләшә.
Мәхәббәте дә —Табигать. Язгы һәм җәйге яшеллек төсле —мул, чиксез, серле.
Үзе калада яшәсә дә, машинасына утырып, җай чыктымы, ерак урманнарга, ерак болыннарга юл тота Фәез.
Тагын ял.
Бу юлы үзе генә түгел, бөтен төзелеш диярлек бара. Комсомол һәм бүтән жәмәгать әһелләре, яшьләрнең ялы турында кайгыртып, җәйге лагерьлар оештырдылар. Шул ысулдан көймәләр, хәтта катер да алынды. Атналар буе белдерүләр эленеп торса да, Борис Фәез тәкъдимен яналык төсле кабул итте: ♦
— Нинди прогулка? >
— Көймәләр белән. Эстрадный оркестр бара, кониерт, уен, җыр ° Гомумән — яшьлек. Син үзеңне яшьләр кастасына кертәсеңме соң әле? §
— Кертәм. л
— Хатын киткәч ни... £
Шулай итеп, жомга көнне кичке якта көймәләргә төялделәр дә . Кама буйлата сәяхәткә киттеләр.
Фәез белән Борис янына Гета, ә Гета янына теге Рая елышты. “ Тагын бер кыз... Анысының исемен атарга курка Фәез. Камага охша- я ган чөнки... «Юк, түгелдер, охшаган гынадыр. Бүтән ...чөнки кыз бер « егет янында утыра... Менә сиңа — ял! Ял итү кайгысы калдымыни инде j болай булгач? Шайтан алгыры, көн югалды. Көн генәме сон, бәлки - бөтен гомер... Югалды. Ләкин юктыр, Кама түгелдер бу. Әйе, охшаган » гынадыр, шайтан алгыры». *
Фәезебез үзеннән берничә генә кеше аркылы утырган кызның теге а чакта яр буенда очрап, ә күптән түгел сәхнәдән жырлап акылдан яздырган кыз икәнен ап-ачык күргән килеш «танымаска» карар кылды: аннан башка егет белән йөри алгач, нинди Кама булсын инде ул?
Дустының өметсезлек тулы карашын күргән Борис, имеш, ярдәм итмәкче. Көймә борынында яткан Фәезгә иелде дә, бүтәннәр аңламасын өчен, сүзләрен речетатив төсле көйләргә кереште:
— Әкият юк ул, дустым, дөньяда, бар тик шушы кыз гына Аның исеме — Камилә. Кама түгел. Хәтта шушы Камилә өчен дә конкурс — кайсыгыз җиңә, ул — шуңа.
— Күңелсезрәк килеп чыга түгелме соң алай?
— Ярлар сөю күңелле эш. Сил дә җиңәргә тиеш, дустым, җиңәргә тиеш!
Ай, усал бу Борис! Сөмсере коелган Фәезгә әзрәк чырай кертте. Тик койрыкчы егет тә тик тормый, үчекләгәндәй, теленә салына, җай чыкса-чыкмаса да, кызга Камуля дип эндәшә, хәерсез!
Өч-дүрт сәгать баргач, елганың сулъяк ярында, биек яр буенда, тукталдылар. Өстә урманлы тау, аста—су. Борылма эчкәрәк кереп тора. Аннан сикерергә мөмкин... тик ят суда сикерү — урынсыз тәвәккәллек, башта тикшерергә кирәк. Югыйсә, җаныйны су төбендә калдырырга мөмкин. Мәхәббәт һәм су белән шаярырга ярамый.
Көймәдән беренче булып Борис сикереп төште һәм чылбырны ул эләктерде:
— Амазонкалар утравына килеп життек. Хәзер хатыннар патшалыгында рәхәт чигәчәкбез.
Гегага көймәдән төшәргә Фәез, Ранга — Борнс, ә «Ка.муля»га, тфү чорт, койрыкчы егет булышты. Җитмәсә, «ят кыз» чая нәмәрсә икән:
— Болар амазонкалар эзләп килгәч, безнең кебек гади кызларга кем кала инде? — диде ул.
«Шулай ук гади кыз микәнни?»
— Кайгырмагыз, ледиләр, сезне менә дигән баһадирлар көтә — су төбендә.
— Рәхмәт, башта үзегез төшегез,—- диде Рая.
— Исән чыкмасагыэ, безгә үпкәләмәгез,—диде Гета.
— С легким паром! — дип котларга ашыкты Камилә.
Юк, бу кызга Кама дип эндәшә алмас Фәез.
inpjH чикыр иуилап, ucpvcn-ucpv». и... i --r ■■ ——i
жиргә барып чыктылар. Ярты гына чакрым ары — арыш басуы. Палатканы шул басу күренеп торган жиргәрәк кордылар.
Озакта үтмичә, яр буеннан оркестр тавышы ишетелде. Бу — калган көймәләрнең килеп җитүе иде.
— Безне оркестр каршылыйсы урында, без оркестрны каршыларга тиеш, мәзәк килеп чыкты әле бу,— дигән булды Фәез күңелендәге көек тәмен басар өчен генә.
— Сукранма, картлач, әйдә, ал кармакларыңны тизрәк.
Дөрес әйтә Борис, кояш баерга бер сәгатьләп вакыт бар әле. Кызларны ияртә алмыйча, баягы тирән борылмага үзләре генә килделәр.
— Монда безне корбан балыклары сагынган.— Фәез тиз-тиз суалчан саплап, кармагын суга ыргытты. Көймәнең икенче башында утырган Борис та шул эш белән мәшгуль. Фәез, аңа игътибар итмичә, кармак җебеннән бигрәк, су төбен күзәтә. Кармакны бер сала, бер чыгара торгач, сизми дә калган: дулкын акрынлап көймәне яр читенә- рәк кагып чыгарган, имеш. Шунда Фәез суның яр буенда да тирән икәнен төшенде. Тик яр артык биек — ким дигәндә алты-җиде метр. Җайсызрак төшсәң... Чү! Нәрсә булганын төшенеп тә житмәстән, ул кармакны өстерәп чыгарды — көймәдә ап-ак корбан балык сикергәли. Караңгы төшкәнче алабуга һәм кызыл канат та эләгеп сөендерде. Китәр алдыннан Борис кычкырды:
— Молодец, сазан иптәш, булдырдың!
Күпмедер утыргач, каяндыр тавыш килгәндәй тоелып, ярга карасалар, кызлар килгән икән. Камилә дә бар, ә койрыкчы егет юк!
— Су керә алмый калдык,— диде Фәез, каушавын җиңәр өчен.
— Керербез әле, картлач, иртәгә бөтен бер көн бар.
Балыкларны бала чактагы кебек итеп җепсәгә тезделәр дә палаткалар янына киттеләр. Анда инде җиде-сигез палатка калыккан һәм яшел мәйдан уртасында учак балкыган.
Балыкны егетләр үзләре чистартып, урданы үзләре корып, кастрюльне дә кайнарга үзләре куйдылар. Ә кызлар, палатка алдында җәймә җәеп, булган ризыкны шунда чыгардылар һәм, кайнаган ухага дүрт күз белән карап, көтеп тордылар.
— Хәзер... леди һәм джентельменнар... Сак кына сабырлык. Биш минут.
— Иллегә чаклы саныйбыз...
һәм санадылар да. Озак та үтми, кашыкларга өрә-өрә, ухаңы гадәттәгечә мактый-мактый, ашарга керештеләр.
Аерым-аерым гына башланган шаянлыклар тора-бара олы бәйрәмгә әверелде — оркестр тирәсенә җыелдылар: уртак музыка һәм уртак учак тирәсенә.
Башланды җыр, башланды бию. җор уен һәм башка кыланмышлар. Фәез дә читтә калмады — ул да биеде, ул да җырлады. Караңгы төшкәч, аргач, дөресрәге — Камиләнең гел койрыкчы егет белән танцевать иткәнен күтәрә алмыйча, бәйрәмне калдырып, яңадан куыш янына килде дә сүнеп барган бәләкәй учакка чыбыклар өстәде һәм йомшак үләнгә чалкан ятты.
Адәм баласы төнге күккә караса, уйлана башлый. Дөньяның башка сыймас хикмәтләре шул ераклыклар белән бәйләнгән бит. Мәңгелек сер — йолдызлар каян килеп чыккан? Газ сыман әйберләрдәнме? Ә газлар үзләре каян?
Җир — безнең бәллүебез. Аннан ары — планеталар, кояш, тагын да арырак •— безнең галактика, аннары—’ бүтәннәре...— башка дөньялар, томанлыклар... Ә алар нинди дөньяга барып тоташа? Галәмнең чиге булмаса, шул чиксезлек кая хәтле сузыла һәм аннан ары — тагын да ары нәрсә китә?
сорауларның чшс юп. n.i<ap кешенең ua.ia чак акылын аеруча нык борчыйлар. Уйлап-уйлап та жавап табалмагач, сонынтын адәм баласы алардан кул селти һәм чагыштырмача уйсыз гомер кичерә. Ә туктый алмаса — алардан яңа Лобачевский яки Эйнштейн киләп чыга. .
Жир өстенә аяк баскан «Аңлы кеше» сабый чагыннан ук уйга чум * ган. Нәкъ Фәез кебек, шушы ук йолдызларга карап хәйран калгандыр * ул. Ничәмә гасырлар күзләрен шул ук йолдызларга шулай теки һәм шундый жавап эзли кеше. Ә төгәл генә жавап юк. Берәү әйтә аптыра- о гач: дөньяны алла бар иткән. Ләкин икенчесе аннан: ә алланың үзен “ нәрсә бар иткән? — дип сорый. Мондый сорауны кую — законлы түгел, £ ди сиңа теолог. Сорау тудымы, син ана жавап эзләргә тиеш буласың Таба алмыйсың икән—димәк, теорияң фәнгә әверелми. Шул чакта инде Аңлы кеше икенче якка күз төшер ) бөтен галәм — бердәм, .матди. ® Материя булган, бар һәм булачак, ул — чиксез. Ә поп яки мулла тота - да сорый шул чиксез материянең үзен нәрсә яки нинди сәбәпләр бар к иткән? Нинди кодрәт? Шул кодрәтне икенче төрле әйтеп алла дип * атыйбыз түгелме соң инде? Артык гадиләштерелгән шушы сорауга да кистереп кенә жавап бирү җиңел эш түгел шул. Менә шуннан китә дә п инде мәңгелек бәхәс — философиянең төп соравы, һәм ул бәхәс хәзер £ дә бара... э
Шулай уйланып яткан чакта Борис килеп утырды да Фәезнең күкрәгенә кулын куйды:
— Адәм баласы нәрсә хакында уйга талган?
— Галәмгә карап кеше нәрсә хакында уйларга мөмкин?
— Кешелек нәрсә хакына яши, нинди максаты бар аның?..
— Андый максатны куеп буламы икән соң?
— Ә нишләп куймаска! Бигрәк тә менә безнең заманда, кешелек өчен жир кысанлана башлагач. Мәсәлән, океаннарны үзләштерү, бүтән планеталар табигатен үзгәртү — анда яшәр өчен... Ниһаять, безнең дөньяда жылылык бетәсен исәпләсәң... Гомумән — кешелекне, кешелек акылын саклап калу максаты...
— Акылны саклап калу— кешенең бурычы, ә максаты түгел.
— Леонарда да Винчи. «Файдалы үткән гомер тыныч үлем китерә»,— дигән. «Галәмдә кешенең нинди функциясе бар?» дип сорый философ Бакминстер Фуллер һәм үзе үк жавап бирә «Сез һәм мин — Галәмнең аерылгысыз функциясе. Без — гаять нечкә мәгънәдә аңлашыла торган антиэнтропия», ди. Ягъни мәсәлән, безнеңчә әйтсәк, дөньяда Жылылык җитми башлагач, аны кеше акылы жылытырга тиеш була. Кеше кояшны алыштыра. Без синең белән жылылык һәм яктылык иҗат итәбез икән, судан ут алырга җыенабыз икән, бу — шул процессның бер өлеше. Кешелекнең миссиясе—материаль һәм рухи стихияләр белән җитәкчелек итү. Менә синең белән минем максат кайда!
— Юк, киләчәк буыннарга яшәү шартлары тудыру, космик тормыш ижат итү — хезмәт, ә хезмәт өчен түләү — бүләк түгел. Бүгенге кеше ул хезмәте ө.чен бүген практик файда ала алмый икән — космик тормыш та булалмый.
— Шулай итеп, син үз фәлсәфәңне ачып салдың инде, янәсе?!
— Минем теләгем шундый: үземә бирелгән бүгенге көн белән яшәргә, бүген үземә бирелгәнне алып калырга тырышу. Чөнки аның иртән булмавы ихтимал. Менә минем янда чибәр кыз бар икән — мин аның кадерен белергә тиеш. Сиңа да шуны тәкъдим нтәм. Кара, Камилә чибәр ич Иртәгә аның монда булмавы мөмкин.
—• Тик шулай гына уйласам, мин дөньяда яшәмәс идем.
Борис шунда сикереп торды һәм, Фәезнең жавабын көтмичә, «ня әйтереңне беләм» дигәндәй кул селтәде дә якыннан узыл баручы Гегага эндәште:
•— 1 era, тукта әле?— lerece туктагач, аны кичаллап үпте пам ч'эеэт тә баш какты.—Бу — минем бүгенге көнем. Иртәгә аның булмавы ихтимал.
Кыз белән тагын нәрсәләрдер сөйләшеп, көлешә-көлешә мәйдан уртасына кереп киттеләр. Фәез исә, нишләргә белмичә, аптырады да калды.
Караса, бая гына яшелләнеп шаулаган киңлек, ераклардан зәңгәрләнеп балкыган гүзәллек хәзер соры ялангачлыкка әйләнде кебек.Мәхәббәт? Ул да юк. Күпме вакытлар хыялланып табылган бәхет —башка кешенеке... Дөньяның мәгънәсен шулай да табарга мөмкиндер шикелле әле. Матурлык бармы анда? Димәк, мәхәббәт тә бар! Кама исемле кыз да бар һәм Фәез аның өчен — ялгыш кына, соңлабрак очрашкан өчен генә бүтән белән дуслашып өлгергән (ләкин Фәез сизә —яратып өлгермәгән!) бәхете өчен көрәшәчәк. Көрәшәчәк һәм җиңәчәк— әкиятне бар дип исбат итәчәк!
Ышаныч белән бергә туып, яңа көн балкый.
Фәез, койрыкчы егетне бар дип белмичә, Камиләгә елмая һәм хәтта шаян сүз куша...
Палатка яныннан китеп, яңадан урап килгәндә, аның кулында ике сюрприз иде. Камилә янына килде дә тагын елмайды. Ләкин кыз:
— Әләй, елан! — дип кычкырып җибәрмәсенме.
Фәез каушавын җиңәргә тиеш иде.
— Елан түгел, тузбаш. Монысы — кәлтә.
Егет, егетлеген итеп, тузбашны муенына куеп, ә кәлтәне куенына салып күрсәтте дә кире алды.
— Тапканнар шаярыр нәрсә,— дип зарланды койрыкчы егет,— Камиләнең Фәезгә сокланып каравын ошатмыйча.
Билгеле инде, ничек ошатсын!
Эшнең кая барасын сизгән Борис Фәезгә күз кысты:
— Леди һәм джентельменнар, хәзер кызык ясыйбыз.— Шулай дип, ул бүтән палаталар янына китте.
Фәез исә ирешелгән уңыш белән чикләнмичә, тузбашны бер кулы, кәлтәне икенче кулы белән кызга сузды:
— Табигатьнең ике могҗизасы. Икесен дә сезгә бүләк итәм.
Кыз, алырга да, алмаска да белмичә, кызарып тик тора. Ә койрыкчы — чырайсыз:
— һа! Оригиналь бүләк — елан! Сез генә сәләтледер мондыйга.
Усаллыкка китсә, Фәез дә югалып кала торганнардан түгел:
— Еланга мохтаҗлык юк шикелле монда... менә дигән изге жан иясе күңелгә үрмәли...
— Фәез, сез...
Кыз бүтән сүз таба алмыйча интеккәндә, рәхмәт төшкере, Борис килеп җитте. Буш консерва савытына хәмер салган. Көлә-көлә шуның белән тузбашны һәм кәлтәне сыйларга кереште. Рәван җаннар башта эчми аптыратса да, соңыннан авыз иттеләр һәм тора-бара кешеләрдән курыкмый торганга әйләнделәр. Дустының бу эшен ошатып бетермәсә дә, Фәез, дусты аңа ярдәмгә килгәнгә, сүз әйтмәде. Шаяру тукталгач, «бүләкләрне» тотып килгән җирләренә яңадан илтеп куйды.
Уен-көлке дәвам итте.
Аннары су керергә килделәр.
Башкалар сөзәк яр читендә чыпырдаганда. Фәез кичә күзләп куйган яр башына менде дә шуннан баштүбән очты. Күпмедер секундлар эчендә ул Камиләнең куркып кычкырганын ишетмичә калмады".
«Хәзергә шунысы җитеп торыр»,—дип уйлады ул. Ә калганын ул Вакыт дигән кодрәткә тапшырырга булды.
Дәвамы бар