Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИЗЛӘТЕЛГӘН ӘДӘБИ ҮСЕШ ҺӘМ ИҖАТ МЕТОДЛАРЫ


оңгы елларда галимнәр арасында в* әдәбиятларның тизләтелгән үсе-
ше турында бәхәсләр активлашып китте. Дөрес, бу төшенчә үзенең тиешле ачыклыгын һәм тулылыгын алды дип булмый әле. Шулай да аның эчтәлеге һәм чикләре күпмедер дәрәжәдә билгеләнде инде
Тарихи һәм әдәби-эстетик үсешнең төп дәверләрен билгеле бер эзлеклелек белән үткән әдәбиятлардан тыш, тагын да әле аерым чорларда артта калып та, соңыннан аларны тиз арада куып житкән һәм алдынгы әдәбиятларга хас төп билгеләр, типологик сыйфатлар белән бергә, үзләренең милли үзенчәлекләрен ачкан әдәбиятлар да бар. Кыска гына итеп әйткәндә, артта калып килгән һәм йомылып торган әдәбиятларның билгеле чорларда бик тиз арада сикереш ясап, күтәрелеп китүләрен тизләтелгән үсеш днп атыйлар.
’ Тизлателгән процессның нигездә өч төрле формала булуы турында сүз йөртергә мөмкин: 1) билгеле нжат методларының ләм әдәби агымнарның классик эзлеклелек г'елән бер-берсен бик тиз алыштырып килүе формасында (мәсәлән, XVIII һәм XIX гасыр аралыгында рус әдәбияты классицизм, '■әгърифәтчелек реализмы, сентиментализм һәм романтизм этапларын үтеп өлгерә); 2) бу буын-звеноларның нинди дә булса өлеше төшеп калу формасында (мондый әдәбиятлар байтак); 3) билгеле бер тарихи чорда төрле ижат методларының һәм әдәби агымнарның очрашуы, аралашуы яки янәшә яшәве формасында (моның бер мисалы— XX йөз башындагы татар әдәбияты һ. б.) — Г. X.
Мәгълүм ки. Россиядәге куп кенә әдә-биятлар үзләренең үсеш, өлгереш дәрәҗәләре ягыннан байтак гасырлар дәвамында төрле баскычларда тордылар. Халыкларның беришесе, авыз яжаты белән генә чикләнеп, язма ижат эшеннән, хәтта укый-яза белүдән дә мәхрүм иде. Ләкин XIX йөз азакларында һәм XX йөз башларында Россиядә кузгалган халык хәрәкәтләре артта калган күп кенә милли әдәбиятларның да үсеш темпын тизләтеп, халыкларның рухи эшчән- леген уятып жнбәрде. Бу — зур сикереш иде. Әмма шулай да артта калган милли әдәбиятларның һәммәсе берьюлы күтәрелеп китә алмады. Чөнки изүче жәмгыять шартлары аларнын барлык эчке, потенциаль көчләренә тиз арада гына ачылыр өчен кирәкле мөмкинлекләрне бирми. Капиталистик жәмгыятьнен тигезсез үсеш законы һәм милләтләрнең бердәм хокукка ня булмаулары аркасында, милли әдәбиятлар арасындагы тигезсезлек тә бетерелә алмын.
Теге я бу әдәбиятның тизләтелгән үсеше өчен берничә әһәмиятле тарихи-ижтимагый һәм мәдәнн-әдәби факторның бер ноктага- рак килүе, очрашуы кирәк. Тизләтелгән процесс барлыкка килсен өчен, иң әүвәл. артта калган милли әдәбиятны алга этәрә торган тарихи шартлар өлгерергә, икенчедән, ул әдәбиятның үз язма традицияләре булырга һәм, ниһаять, яна шартларда анын шул эчке мөмкинлекләре тиз арада ачылып, активлашып китәргә тиеш. Әнә шундый ике фактор булганда, бу әдәбият өчен бик кирәкле өченче фактор да — үзеннән алда торган әдәбиятларның тәжрибәсен кабул
io. «к. у.» м о. 1,5
иту мөмкинлеге дә кинәя. Тагар әдәбиятына килгәндә, бигрәк тә XX йез башында инде анын^тнзләгелгән үсеше өчен кирәкле шул өч факторный барлыгы сизелә идс. Россия чынбарлыгын биләп алган азатлык хәрәкәтләре, татар әдәбиятында күп гасырлар аша килгән язма традицияләрнең яшәү- чәнлеге һәм, ниһаять, дөнья күләмендәге алдынгы эстетик процесс белән, аеруча рус классик әдәбияты белән якын мөнәсәбәткә керү — болар һәммәсе олектә һич күренмәгән кинлек һәм тирәнлек алдылар.
Тизләтелгән процесс кинәттән генә килеп чыкмый, әлбәттә. Һәрбер тарихи сикерешнең хәзерлек чоры булган шикелле, әдәбияттагы тизләтелгән үсешнең дә хәзерлеге була Безнең әдәбиятка карата шундый әһәмиятле бер хәзерлек чоры итеп XIX йөз дәвамында көч җыя килгән һәм гасыр азагына табан формалашкан мәгърифәтчелек хәрәкәтен, анын белән тыгыз бәйләнгән мәгърифәтчелек әдәбиятын һәм мәгърифәтчелек реализмын күрсәтергә мөмкин. Әйе, без татар әдәбиятында нигездә XIX йөзнең соңгы чиреге белән 1905—1907 ел<ы революция аралыгында булган мәгърифәтчелек реализмы этабын тизләтелгән үсешнең хәзерлек чоры дип атыйбыз. Әмма кайбер белгечләр мәгърифәтчелек реализмында ук инде тизләтелгән үсешнең үзен керергә һәм шул реализм белән бергә романтизм-ның да килүен, кушылуын татар әдәбияты өчен характерлы момент дип санарга телиләр ". Әмма бу законча зык татар әдәбиятына ни күләмдә туры килә һәм аны туры- даи-туры тизләтелгән үсеш дип буламы? Әгәр дә мәгърифәтчелек реализмы XX йөз башындагы татар әдәбиятына гомумән хас күренеш дип саныйбыз икән, ул чакта ннде бу реализмның романтизм белән кушылуы хакында тулы мәгънәсендә сөйләргә мөмкин, әлбәттә. Ләкин дә мондый кушылышны фәкать мәгърифәтчелек реализмы кысаларына гына куеп карау бәхәсле булып калачак. Чөнки без XX йөз башы дигән төшенчәне татар әдәбияты үсешенең нигездә 1905 елдан башлашан тарихи бер чоры анп карыйбыз. Шуңа күрә бу чорда инде мәгърифәтчелек реализмы белән романтизмның үзара мөнәсәбәтен критик реализмнан башка күз алдына китерү читен булачак.
Мәгълүм ки, татар әдәбияты үзенең күп гасырлык язма традицияләре булган әдә-
1 Ю Г. Нигматуллина Национальное своеобразие эстетического идеала Из-иэ Казанского уннперентета. Рус телендә 1970 ал. 62 бит.
бият.тар төркеменә керә Ул традицияләрнең нигездә Көнчыгыш әдәбиятлары белән бәйләнгән булуы да билгеле, һәм бу бәйләнешнең ике ягы — унай һәм кире яклары булганлыгын да яшерергә кирәк түгел. Элекке татар әдәбияты үзенен берничә гасырлык тарихы дәвамында бертуктаусыз һәм бер юнәлештә генә үсеп килә алмады. Шулай ук анда тизләтелгән үсеш дип аталырлык сикерешле этаплар да күренмәде. Моның сәбәпләре дә ачык: Көнчыгышка бәйле патрнархаль-феодаль мөнәсәбәтләрнең нык, озак саклануы һәм рус са.чодер- жавнесенен колониаль политикасы татар культурасының, әдәбиятының һәм сәнгатенең өзлексез, прогрессив үсешен тоткарлады, аиын бик искергән традицияләре саклануга җайлы шартлар тудырды. Шуның нәтижәсендә татар әдәбияты Европа тибындагы әдәбиятлардан, аерым алганда, рус әдәбиятыннан күп артка калды. Россиядә барган янарыш һәм алдынгы рус культурасы тәэсире белән бәйләнештә күтәрелгән татар мәгърифәтчеле!е әнә шул чынбарлыкны аңлап хәрәкәт итәргә теләде. Моны раслаган фактлар байтак. Шулар арасыннан берсен генә искә алып үтик. 1893 елда «Мусульманин» имзасы белән «Кое-что о казанском мусульманстве» дигән бер әсәр басылган. Татар җәмгыятенең артта калуына борчылу белән тулы әсәр ул. Аның авто-ры бик айнык караш белән татарларның алдынгы халыклар сафына басарга тиешлеге турында сүз алып бара
«...Татарлар — акыл үсешенә сәләтле халык һәм акыл хезмәтенә тырышлыкта һәм чын мәгариф башлангычларын үзләштерүдә башка халыклардан кнм түгел—
Россия мөселманнарына Европача мәгариф кирәк һәм ул зарури. Күп миллионлы рус халкы арасында яшәгән бер төркем татар үзенен азнатчыл характерын саклый азмый .. Үзегезгә эш башларга вакыт инде* Югыйсә, соң булыр һәм сез, мөселманнар, әгәр дә үзегезне кайгыртуны башкаларга тапшырса! ыз. күпне югалтырсыз» <10— II битләр).
Мондый фикерләр нәрсә турыива сөйлиләр соң? Алар, бик ачык итеп, татар халкының һәм милли культураның бу хәлдәй тиз чыгара тиешлеген анлауиы, алдынгы татар интеллигенциясенлә үз халкын һәм милли культурасын үстерү ихтыяҗы, теләге көчәя баруын күрсәтәләр Бу теләк-ихыяж- нын асылы, һичшиксез, тарих һәм рухи тормыш тирәннән үз|әрә баруын сизенә башлауда иде.
XX йөз башында инде. 1905—1907 елгы рус демократик революциясе яктылыгында, татар әдәбиятының тиз арада үсеше имен кирәкле яна шартларны, мөмкинлекләрне анлау алдынгы татар интеллигенциясе эш- чәнлегендә тулы гәүдәләнде. Тукай кебек әдипләребезнен беренче чыгышларында ук шулай аңлау ярылып ята иде:
Барып керик хөрриятнең кочагына.
Тәрәкъкыйнең күкләрен» очмагына,— диде шагыйрь 1905 елда «Дусларга бер сүз» шигырендә, Революция белән башланган прогрессның, күтәрелешнең зурлыгына. матурлыгына ышаныч романтикасы иде бу. Һәм мондый романтика Тукайның бөтен ижатын сугарды. 1906 елда язылган «Хиссияте миллия» мәкаләсе бу яктан декларация булып яңгырый шикелле: «Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга. Лермонтовларга мохтаж. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, бар- дакханәдән чыкмаган (килмәгән мәгънәсендә — Г. X.) яңа-яна милли шигырьләргә. музыкаларга вә гайреләргә мохтаж.
Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тор-мышыбыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз, тавышсыз, рәхәтсез була-чактыр».—диелгән иде Тукайның ул мәка-ләсендә. Күп тапкырлар искә алынган һәм һаман да алыначак бу билгеле сүзләрдә зур хакыйкать бар: шагыйрь революцион күтәрелеш яктылыгында милли культура, милли әдәбият язмышындагы тарихи про-грессны аңларга омтыла. Моның иң характерлы ягы — татар әдәбиятын һәм культурасын алдынгы рус әдәбияты югарылыгына тиз арада күтәрү өчен көрәшкә өндәвендә иде. Менә шул яңарыш, күтәрелеш аңы XX йөз башындагы татар әдәбнятынын буеннан-буена үтте һәм аңардагы тарихи оптимизм идеясенең бик әһәмиятле элементы булып торды.
XX йөз башында татар әдәбиятының тизләтелгән үсеше шактый катлаулы һәм каршылыклы идея-эстетик күренешләрне мәйданга чыгарды. Бу күренешләр заманның яңа ижтимагый-сыйнфый шартларына гына түгел, ә татар әдәбиятының үз традицияләренә һәм башка алдынгы әдәбиятларга бәйләнеше ничек булу ноктасыннан аңлатканда гына үзләрнең тулы мәгънәләрен ачарлар. Безнең әдәбият мәгърифәтчелек реализмы этабын тиешенчә үтеп тә өлгермәде, критик реализм, романтизм һәм тагын кайбер әдәби агымнар белән очрашырга тиеш булды. Очрашып кына калмады, ә аларнын яралу, формалашу «газабын» һәм үзара мөнәсәбәтләрен, көрәш һәм бәрелешләрен кичерү чорына килеп керде. Ләкин, безнен кайбер белгечләребез уйлаганча, бу процесста мәгърифәтчелек реализмы төшеп, югалып калмады яки артка чигенмәде, ә критик реализмга һәм романтизмга аерылмас юлдаш булып, алар белән бергә үзенең традицияләрен һәм мөмкинлекләрен үстереп жибәрде. Шуна күрә XX йөз башындагы татар критик реализмы һәм романтизмы турыдан-туры мәгърифәтчелек реализмы жирлегендә үсеп чыкты дип карарга һәм мәгърифәтчелек реализмы үзе дә яңа дәвер кичерүе турында сөйләргә нигез бар. Шулай итеп, татар әдәбияты, тизләтелгән үсеш сферасына кергәннән сон. башка әдәбиятлар кыска яки озак вакыт эчендә эзлекле рәвештә, бер-бер артлы үткән агым-юнәлешләрне бер үк вакытта һәм бер ноктагарак жыеп «үзләштерергә» тиеш булды. Бу хәл. әлбәттә, татар әдәбиятындагы нжат методларының формалашуында да, аларнын үзара мөнәсәбәтендә дә бик үзен-чәлекле сыйфатларны тудырды.
Бу чор татар әдәбиятында реализм һәм романтизм, мөстәкыйль юнәлешләр буларак та. бер-берсе белән кушылган, синтез тәшкил иткән хәлдә дә үзләрен күрсәттеләр. Әмма бигрәк тә синтез процессының торган саен көчәя барганлыгына игътибар итмичә булмый. Шуна күрә безнең әдәбият белеме, реализм һәм романтизм синтезы XX йөз башы татар әдәбиятына сәнгатьчә зур яңарыш һәм байлык алып килде, дип саный икән, бу фикердә, һичшиксез, хаклык бар. Шуның белән бергә, бу синтез безиек әдә- битта ике методның үзара бәйләнешеннән, бер-берсенә тәэсиреннән туган сәнгатьчә төсмерләр байлыгын, төрлелеген генә биреп калмады, ә өченче бер башлангычның, юнәлешнең барлыкка килүенә дә нигез булды диясе килә. Безнеңчә, бу өченче башлангыч. гомумән генә алганда, әнә шул билгеле ике методның органик бердәмлегеннән гыйбарәт романтик реализм агымы иде. Бу инде синтез нәтижәсе. ягъни яна эстетик күренеш, әдәби ижатнын үзенчәлекле бер тибы. Ул башка әдәбиятлар тарихында да булган.
Рус әдәбиятына карата гына түгел, башка әдәбиятларга карата да романтик реализм төшенчәсен куллану очраклы булмаса кирәк. Поляк поэзиясендә, мәсәлән, хәтта XIX гасыр урталарында ук инде, бигрәк тә А Мицкевич һәм Ю. Словацкий ижатында.
романтик реализм урын алганлыгын күрсәтәләр Шундый фактларны күз алдында тотканда, бездә дә реализм белән романтизм мөнәсәбәтеннән, синтезыннан өченче бер үзенчәлекле ижат тибынын мәйданга калу ихтималы бар шикелле.
Сонгы елларда совет әдәбият белеме романтик реализм төшенчәсенә билгеле күләмдә игътибар итте инде. Рус әдәбиятында, аеруча, XIX йөз азагында романтик реализм (яки реализм романтнзацнясе) көчәеп китте, диләр рус әдәбияты белгечләреVII VIII IX. Мона мисал итеп Горький, Гаршин һәм Королен- коларнын шул чордагы ижатларын китерәләр, хәтта Чехов шикелле язучыларда да моими булганлыгын әйтергә телиләр. Бигрәк тә Горькийга карата алганда, романтик реализм этабы анын нжатында нәкъ социалистик реализм принципларына күчү алдыннан булганлыгы аңлашыла.
У. Р. Фохт фикеренчә. рус әдәбиятындагы романтик реалнзмнын ин характерлы бер сыйфаты түбәннән, халык арасыннан күтәрелүче шәхес образын алгы планга чыгарудан һәм анын активлыгына игътибар итүдән гыйбарәт Язучылардан, мәсәлән. Короленко бу хакта үзе болай дигән: «Шулай итеп, массаның әһәмияте жирлегендә шәхеснең әһәмиятен ачу — реализмга алмашка киләчәк яңа сәнгатьнең бурычы менә шул»X.
Яна чорда, халыкнын самодержавиегә каршы көрәше кызган һәм анын башында социализм байрагын күтәргән пролетариат мәйданга чыкканда, рус әдәбиятының халыкка. кешегә, шәхескә һәм заман героена мөнәсәбәтендә дә тирән үзгәрешләр барлыкка килүен М. Горький көчле итеп сизгән художник булды. Анын WOt ел башында Л. Андреевка жибәргән хатларыннан берсендә мондый сүзләр әйтелгән: «Яна кеше үс9. яна тормыш, якты тормыш ирекле тормыш ижат итәргә үзенен хакы барлыгын. гәрчә тар булса да, әмма ачык итеп анлагаи шәхес үсә. һәм бу шәхес жылы тормышны, тук тормышны. күнелсез тормышны, тыныч мешанлык тормышын хәзер үк инде жанынын бөтен куәте белән нәфрәтли белә» ’ Бу, һичшиксез, яна чор күтәргән шәхесне, геройны янача анлагаи эстетик VII М. Храпченко О прогрессе в литературе и нскусстпе «Вопросы литературы». Рус телендә 1970 ел 6 сан. 66 бит;
VIII И Балашов. Я В Станюкович Развитие романтизма и реалистической тенденции в польской поэзии 1810-х годов (Поэма Словацкого «Бенбвскнй»). «Реализм и его соотношения с другими творческими методами» исемле җыентык 1962 ел. 143— 144 битләр
’ Кара С М Петров Литература романтизма и социалистический идеал. «Вестник Московского университета». Серия X. Филология Рус телендә. 1967 ел. 2 сан. 12 биг
• «Проблемы типологии русского реализма* исемле жыснтык 1969 ел 78 бит
• «Русские писатели о литературном труде» Т. 3. Рус телендә. 1955 ел. 626— 62/ б1гтлэр
* Литературное наследство. Т 72 Горький и Леонид Андрее" Неизданная переписка Иа-во «Наука» Рус телендә. 1965 ел 83 бит
X Кара. Д Ф Марков. Реализм и романтизм в болгарской литературе кони» XIX —начала XX в «Реализм и его соотношения с другими творческими методами» исемле жыентык 206 бит.
концепция иде.
Димәк, рус әдәбиятындагы романтик реалнзмнын төп мәгънәсен, асыл сыйфатын халык массаларынын әһәмиятен күрсәтү белән бергә шәхес- нен ролен ачу дип анласак. XX йөз башындагы татар әдәбиятында да реализм белән романтизм синтезынын шундый ук тенденцияне, юнәлешне тудыруын кире кагып булмас. Бигрәк тә унынчы еллардан сон, яна революцион күтәрелешләр башлангач, Габдулла Тукай, Мәжит Гафури һәм Галимжан Ибраһимов кебек демократик язучылар ижатындагы яна идея-эстетяк тенденцияләр безнен әдәбиятта романтик реалнзмнын көчле яралгылары булуын күрсәтәләр. Аларда да халык белән бәйләнгән һәм халык арасыннан чыккан яки халык арасына барган шәхес образына, шундый геройга игътибар көчәеп, анын активлыгын алга куеп, югары эстетик пафос белән күрсәтү тенденциясе ачыла барды. Бу романтик герой тормыш белән нык бәйләнештә азатлык идеалына ашкынды һәм халыкны яклап, явызлыкка каршы көрәш илһамы белән рухланды. Дөрес, романтик реализм бездә рус әдәбиятындагы шикелле тулылык алып өлгермәде, әмма аның яралгылары яхшы ук тотрыклы төскә кереп, безиен демократик әдәбият традицияләренең ич алдынгы өлешен тәшкил иттеләр һәм социалистик революция елларындагы әдәбиятыбызда үзләренен көчле булып яшәүчәнлек- ләрен күрсәттеләр.
Кайбер белгечләр, романтизм белән реализм синтезына сатрак карарга кирәклекне искәртеп. XX гасыр әдәбиятларында реализм белән романтизмның аерым метод буларак яшәүләре турында сүз алып бару урынлырак булыр иде. диләр*. Әлбәттә.
XX гасыр балында романтик реализмның гына өстенлек алуы яки реализм белән романтизмның һәрвакыт мөстәкыйль булып калулары турындагы фикерләрнең берсе дөрес, ә икенчесе дөрес тугел дип раслау мәсьәләне хәл итми. Монда суз конкрет милли әдәбиятлар җирлегендә барганда гына үзенең тулы мәгънәсен, эчтәлеген алырга мөмкин. Әмма гомуми куелышында ул фикерләрнең икесендә дә дөреслек бар. Рус әдәбиятына карата да. татар әдәбиятына карага да романтик реализмның мәйданга чыгуын дәгъва иткәндә, романтизмның һәм реализмның үзләренә хас «тумыш билгеләре» бетеп, ягъни аларнын типологик сыйфатлары юкка чыгып, бөтенләй башка, гел өр-яна метод кына калырга тиеш мәгънәсендә нәтиҗә ясау шулай ук тарихи чынбарлык белән исәпләшмәү булыр иде. Мәсьәләнең кыенлыгы да, кызыклыгы да шунда: бу ике традицион әдәби метод үзләренең генезисын, асыл табигатьләрен ничек саклыйлар, ничек тотрыклы булып калалар гына түгел, ә яна шартларда ничек үзгәрәләр, ничек бер-берсен баеталар һәм нинди синтез бирәләр.
XX йөз башында иҗат методларының, әдәби агым һәм юнәлешләрнең үзара бәй-ләнеше. мөнәсәбәте мәсьәләсен реализм һәм романтизм белән генә чикләп калдыру шулай ук берьяклы булыр иде. Бу чорда әле тагын модернизм һәм декадентлык күренешләренең сизелерлек төскә керүен дә истә тотарга кирәк. Мондый агымнар, туры- дан-туры реализмга һөҗүм итү белән бергә, үзләрен хәтта классик традицияләрне, бигрәк тә романтизмны дәвам иттерүчеләр, янадан тудыручылар дип тә күрсәтергә теләделәр. Мәсәлән, символистлар иске дөньяның бетәргә хөкем ителгәнлеге турында сөйләүдән тартынмадылар. Алар буржуаз җәмгыятьтә кеше рухы авыру, гарип икәнлеген. капитализм аны таркалуга, патоло-гиягә китерүен әйттеләр. Ләкин мондый хәлне алар чынбарлыкның иҗтимагый сә-бәпләреннән түгел, кешенең шәхси табига-теннән эзләделәр, аның язмышы чыгышсыз һәм ул котылгысыз фаҗига кичерергә тиеш дин карадылар. Моңа охшаш караш һәм тенденцияләрне романтизмда да табарга мөмкнн, билгеле. Ләкин дә символистлар иң әһәмиятле бер нәрсәдән — романтикларның кеше иреген яклап, явызлык белән актив көрәшү идеясенә теләктәшлек итүдән ерак тордылар. Кеше язмышын, кеше ихтыярын каптализм казыган явызлык чоңгылына ташладылар. Ирексезлек, коллык тойгысын кешегә ин характерлы бер сыйфат дип күрсәтергә маташтылар. Символизмга мондый бәя һич тә әле аха теге я бу төстә катнашы, бәйләнеше булган язучыларның һәммәсенә дә тулысынча уртак нде дигән карар чыгарырга нигез була алмый. Шул ук символистлар арасында чын мәгънәсендә прогрессив романтизм белән бәйләнештә булган язучылар да бар нде. Мәсәлән, рус шагыйре А. Блок, символизмның күренекле бер вәкиле булу белән бергә, романтизм традицияләренә бәйләнеше көчле икәнлеген дә күрсәтте Бу хәл аның иҗатында демократик настроениеләрнең урын алуы турында сөйли иде. Моңа охшаш икенче мисалны В. Маяковский язмышында күрергә мөмкин. Ул әдәбият мәйданына футурист буларак чыкты. Әмма анын иҗатына да заманнын алдынгы идея-әдәбн йогынтысы үтеп, шагыйрь халыкка кирәкле сәнгать юлына басарга теләде. Анарда да революцион романтизм өстенлек алды. Шул рәвешчә. модернизм һәм декадентлык әдәбияты белән теге я бу күләмдә элемтәдә булган язучылар язмышында аларнын критик реализмга яки прогрессив романтизмга мөнәсәбәтләре бик әһәмиятле роль уйнады.
Безнең әдәбият белеме кайвакытларда татар әдәбиятын модернизм һәм декадентлык йогынтысыннан читтә торган кебегрәк итеп күз алдына бастыра. Соңгы елларда критик реализм турында да. романтизм турында да байтак игътибарга лаек фикерләр әйтелде. Бу, һичшиксез, безнең әдәбият белеменең мәсьәләгә бик якын килеп, анын әһәмиятле якларын тирән итеп тикшерү юлына чыга барганлыгын күрсәтә. Әмма шунын белән бергә, безнең әдәбияттагы тизләтелгән үсеш процессы, реализм белән романтизмны гына көчәйтеп, мәйданга чыгарып калдырмыйча. XX йөз башынын тарихн-иҗтнмагый шартлары таләп иткән башка идея-эстетнк күренешләрне дә тудырырга тиеш булды. Болар арасында декадентлык һзм модернизм тенденцияләре дә бар иде. Алар шулай ук очраклы булмадылар. Татар әдәбиятында барлыкка килгән гаҗәп катлаулы һәм каршылыклы атмосфера эчендә күп төрле идеологик настроение- ләр очраштылар. Бу настроениеләр тарихи чорның гомуми сәбәпләре белән дә. рус әдәбияты дөньясына турыдан-туры бәйләнгән булу белән дә аңлатылалар. Ләкин тагар әдәбиятындагы модернизм һәй декадентлык күренешләрен рус якн Европа әдәбиятларындагы шундый ук күренешләргә тәнгәл иттереп карау, бәяләү мәсьәләне
бик жннел хәл итү булыр иде. Ә чынлыкта исә ионда да татар әдәбиятының үз җирлегенә бәйле үзенчәлекле яклары бар. Шулардан берсе — модернизм һәм декадентлык күренешләренең дә үзләренә генә хас кискен, ачык сыйфатлар белән чыкмыйча. шулай ук бнк ерактан килә торган әдәби традицияләр аша яна шартларда үзләренә җайлы урын табарга омтылулары.
1 Безнең әдәбият фәнендә, мәсәлән, прогрессив, революцион романтизмның антиподы, капма-каршысы булган реакцион романтизм һәм аның декадентлык әдәбиятына тартымлыгы хакында кайбер фикерләр әйтелде инде. Димәк, бу тер реакцион әдәбият бездә дә романтизмны билгеле күләмдә үзенә җайлы җирлек итеп файдаланган икән. Шуның бер мисалы итеп, мәсәлән. II. Думапннын 1913—14 еллар ти-рәсендә булган чы)ышлары искә алынды. Инде М. Хәнәфи кебекләр символизмның төшенкелек, һәм үлем культын ачыктан- ачык яклаган, ин нечкәртелгән үрнәкләрен бирделәр. Бу, күбесенчә, безнен әдәбиятның бер романт ик-лирик һәм фәлсәфи жанры булган нәсердә бик кабарынкы гәүдәләнде. Шулай ук империализм сугышы елларында ил һәм халыклар естенә төшкән газапларга исе китмичә, тыныч матурлык һәм саф мәхәббәт белән тилергән әдәбиятның ниндидер күләмдә урын алганлыгына да күз йомарга ярамый. Бусы инде тормыш, тарих трагедиясенә аркасы белән торган акмеизмның бер чагылышы идс. һәм әйтергә кирәк, мондый күренешләр критик реализм яки прогрессив романтизм позицияләренә нык басып торг пи язучыларга да вакыты-вакыты һәм урыны-урыны белән үзләренең тәэсирләрен ясадылар. Ә бу хәл инде аларнын лпкьяга карашында ла. әдәби-эстетнк принципларында да ниндидер каршылык һәм катлаулылык тудырмыйча калмый иле. Шул рәоешчә, XX биз башы загар әдәбиятының тизләтелгән үсеш нәтиҗәсен гә са гына барган магне гриль юлын караганча, аның нинди елга -рмаклар, тау-ганпар, чокыр- чакырлар. дала-ялдннар. урман-куаклык- лар, үзән-тугайлар аша үтүенә текәлеп игътибар игү соралганы аңлашылса кирәк.
Әйткәнебезчә, критик реализм һәм ро-мантизм XX йөз башы татар әдәбиятында бер-берсенә якын тору һәм аралашу сәбәпле, һәр очракта па атар арасына таш стена Куеп карау мөмкин түгел. Шуңа күрә дә бер үк язучы иҗатында бу ике методның характерлы бнлте-сыйфатларын табу һич ааыр булмаячак. Байтак вакытлар безнен әдәбият белемендә, әйтик, Тукайны романтик шагыйрь дип атарга теләүләр дә гаҗәпләндермәс Дөрес, вульгар социологизм тарафдарлары болай дию белән Тукайдагы романтизмны да идеалистик, мистик мәгънәдә күз алдына китерергә тырыштылар. Аннары, мока каршы тенденция буларак, Тукайны саф реалист дип кенә бәяләү өстенлек алды. Чынлыкта исә Тукай гадәти мәгънәсендәге реалист кына түгел, ә романтик шагыйрь дә, дөресрәге, анарда бу ике методның гаҗәп көчле һәм табигый эретмәсе бар икән. Бу хәл ша-гыйрьне бер дә кимсетми һәм түбәнсетми, ә киресенчә, аның иҗатына гына түгел, ә гомумән бу чор татар поэзиясенә характерлы идся-эстетнк байлыкның колачын, дәрәҗәсен дә күрсәтә. Критик реализмга да. прогрессив романтизмга да бәйле художник буларак. Тукай татар әдәбиятының башка алдынгы әдәбиятлар традициясенә, бигрәк тә рус һәм Көнбатыш эстетик дөньясына якынаюына, кушылуына киң капка ачып җибәрде. Татар ооэзиясеидә квнчы- гыш-көнбатыш синтезы дип аталырга хак- \ лы яна эстетик процессның нигезен салды.
Кайбер белгечләр тизләтелгән үсешне һәр милли әдәбият өчен дә стандарт, уртак критерийлар белән үлчәү һәм барлык очракта да унай нәтиҗә итеп кенә карау кнрәкмәгәнлегсн искәртәләрһичшиксез, тизләтелгән үсеш процессы, әдәби юнәлеш- агымнарнын. традицияләрнең чуарлыгын көчәйтүе белән бергә һәм шуның нәтиҗәсе буларак, гомумән теге я бу милли әдәбият җир.к-гепдә идея-эстетнк аерымлану, диф- фер пциацияләрнсн бик ачык төс алып җиткермәве дә мөмкин. Мондый хәл. әлбәттә, әдәби метод һәм агымнарның аерымлануыннан бигрәк, аларнын үзара бәйләнешенә күбрәк тәэсир итә, синтез өчен жайлы шартларны тудыра. Шуннан инде әдәбият белгечләрен аптырата торган «каршылыклы» моментларның байтак очравы да гаҗәп түгел. Моның мисалларын татар әдә-биятыннан да табып була. Мәсәлән, Дәрд- мәндне озак вакытлар «символист» дип атаганнан соң, хәзер инде «романтик» дияргә теләү көчәеп бара. Кайберәүләр ана хәтта «чик ләнгән реалист» ’ дигән мөһерне сугудан па тартынмыйлар. Эш нәрсәдә соп? Беренче карашта Дәрдмәнд ижаты- яын метод кырлары яки төсмерләре төрле һәм чуар булудан киләдер мондый бәяләр. дигән жаваи белән генә дә котылып булыр иде. Ләкин болай куелыш берьяклырак. Беренче очракта мәсьәләнең сере бик тиз ачыла: вульгар социологизм тәнкыйте Дәрдмәндне буржуаз идеолог дип карагач, шуна тәңгәл әдәби ярлыкны да ябыштырырга тиеш иде. Ә «символист» ярлыгы нәкъ шуна туры килде дә инде. Аннан сон бу шагыйрьне «романтик» яки «чикләнгән реалист» дип атауларның билгеле күләмдә «символист» дип кимсетүгә каршы реакция булуын да истә тотарга кирәк. Менә шундый моментларны искә алган хәлдә, бу өч атаманын һәммәсе өчен Дәрдмәнд иҗатыннан теге я бу күләмдә кирәкле сыйфатларны табу мөмкинлеген дә бөтенләй үк
кире кагып булмый шикелле. Чыннан да, Дәрдмәнднен шигъри дөньясында бик тирән традицияләргә бәйле символика да. романтика да һәм тормышка якынлык та бар. Димәк, анын ижат методы, эстетик принциплар системасы гажәп катлаулы дип расларга була икән. Шуна күрә аны турыдан-туры гына, гадәттәге типологик критерийлар белән генә, теге яки бу аерым ижат методы бизмәненә салып кына үлчәү ярыйсы ук читен. Менә бу очракта инде язучының индивидуаль ижат методы, эстетик принциплар системасы белән исәпләшмәү һич мөмкин булмавы аңлашылачак. Әдәбият белгече исә шуңа игътибар итәргә, шуның үзенчәлекләрен ачарга тиеш. Безнен фикеребезчә, Дәрдмәнд ижат методын традицион романтизм нормаларына бәйләп карау дөресрәк булыр кебек. Әмма монын гажәп үзенчәлекле, индивидуаль яклары бар. Дөрес, доминантлык, өстенлек итүче сыйфатлар әйдәүче булып торалар, әмма һәр очракта да алар белән генә эш итү язучының нжат дөньясын күз алдына тулы бастыра алмый.
Без монда, мисал өчен. Тукай һәм Дәрдмәнд ижат методларына бәйле кайбер мәсьәләләрне гомумән генә карадык. Шундый ук сораулар башка татар язучыларына карата да туачак, әлбәттә. Әйтик, Сәгыйть Рәмиев һәм Галимжан Ибраһимов иҗатларын бәяләү тирәсендә дә шул ук ижат методлары ноктасыннан тиешле ачыклык алмаган яки бәхәсле булган мәсьәләләр байтак. Безнен уебызча, боларнын күбесе XX йөз башы татар әдәбиятындагы ижат методларының, бүтән алдынгы әдәбиятларда формалашкан типологик сыйфатлардан башка, тагын үз милли җирлегендә шушы тарихи чорный үзенчәлеге буларак тугай билгеләренә, төсмерләренә тиешенчә игътибар итмәвебез аркасында читтәрәк кала, ахрысы. Әйе, тизләтелгән үсеш байтак кына очракларда ижат методлары арасындагы бәйләнеш, аралашу һәм күчеш төсмерләре үзләренең бөтен кискенлеге, тулылыгы, куелыгы белән ачылырлык шартларны тудыра алмый. Чөнки монда төрле методлар, бер-берсен алмаштырудан бигрәк, бер-берсе белән бәйләнгән хәлдә мәйданга чыгалар. Әмма бу хәл, әйткәнебезчә, ижат ме-тодларының, әдәби агымнарның типологик билгеләренә кискенлек һәм эзлеклелек белән өлгерү өчен жайлы булмаса да, индивидуаль әдәби стильләр формалашуга, ачылуга көчле этәргеч биргәнлеге күренә. Поэзиядә Тукай. Рәмиев һәм Дәрдмәнд шикелле шагыйрьләрнең яки прозада Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г. Ибраһимов һәм драматургиядә Г. Камал кебек әдипләрнең бер-берсеннән бик аерылып торган ин-дивидуаль стильләре — безнен әдәбиятның нәкъ шул тизләтелгән үсеше тудырган жанлы сәнгатьчә үрнәкләре иде. Әлбәттә, индивидуаль стильләрне ижат методларының формалашуыннан һәм үзара мөнәсәбәтеннән һич тә аерып карап булмый. Стильне методның формасы дип анлау шушы яктан үзен, бәлки, аклый да торгандыр. Шулай ук методларның үзара бәйләнеше. синтезы ахыр чиктә индивидуаль стнльләрнен ачыграк төс алуына бер жнр- лек, уңай шарт булып торуы да әнә шул эчтәлек белән форманың гажәп бер оригиналь һәм конкрет мөнәсәбәтен исбатласа кирәк.
XX йөз башындагы тизләтелгән үсеш нәтиҗәсендә татар әдәбияты мәгърифәтчел- дидактик фикерләүдән һәм сурәтләүдән шигъри фикерне художестволы образга әверелдерү процессын гажәп кыска бервакыт эчендә үтте. Бу инде күренеш-сурәтXI белән фнкер-сурәтне ’ бер бөтенгә әйләндерү, ягъни шуның белән бергә стиль мо- низмыйа (бердәмлегенә) ирешү юлында зур тәҗрибә мәктәбен үтү дигән сүз дә иде Шушы процессны һәм тәҗрибәне үтмн торып, бер генә әдәбият та индивидуаль
XI Русчадагы «образ-картина» мәгънәсендә.
’ Русчадагы «образ-мысль» мәгънәсендә.
стильләр системасын тудыра алмый, һәм бу җиңел генә барлыкка да килми. XX йөз башындагы безнен әдәбият монын никадәр авыр булуын бик ачык күрсәтте. Әгәр дә без әдәбиятның тизләтелгән үсеш процессы
бик катлаулы идея-эстетик ситуацияне мәйданга китерүен искә алып аш итсәк, бәлки, ижат методларына, әдәби стильләргә һәм жанрларга бәйләнешле күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә үзенчәлекле якларны, хасиятләрне жинелрәк анлар идек.
Социалистик революциядән сон мнллн әдәбиятларнын үсешендә яна чор башланды, аларнын тизләтелгән үсеше ечен электә булмаган гажәп кнн һәм зур момкинлекләр ачылды. Ижтимагый тезелеш бердәмлеге идея-теләкләр уртаклыгы, милләтләргә һәм милли культураларга бирелгән тигезлек — болар һәммәсе әдәбиятлар үсешенә дә яна юнәлеш, яна темп бирделәр, элекке тигезсезлекне яки <стадиалһ» герлелекне алып ташладылар. Бу — искиткеч кискен һәм тирән революцион үзгәреш, сикереш иде Шуиын аркасында электә язуы да булмаган, тик авыз ижаты белән генә рухланган халыклар, социалистик революциядән сон тиз арада язма әдәбият тудырып, социалистик реализм юлына чыктылар. Хәтта аларга һич тә. әйтик, мәгърифәтчелек реализмы, критии реализм яки романтизм этапларын үтү кирәк булмады. Алар, башка милләтләр тудырган алдынгы әдәбиятларнын хәзинәсеннән үрнәкләр, елгеләр алып, аларнын традицияләрен үзләштереп һәм үзләренең фольклорын файдаланып, социалистик чынбарлыкка лаеклы әсәрләр тудыра башладылар. Шул рәвешчә, социалистик революция китергән тизләтелгән үсеш пронессынын характерлы тагын бер ягы — мнллн әдәбиятларнын үзара бер-бер- сенә ярдәме квчәеп. үсеп китүдә күренде. Бу инде интернациональ менәсәбәт-бәйлә- нешләрнен остенлек алуы һәм хәлиткеч идея факторына әйләнүе нде.
Социалистик революциядән сон әдәби традицияләрнең күп тврле катлам һәм тас- мерләре гажәп ләрәжәлә активлашып китте. Боллр арасында, совет әдәбиятына кирәкле, файдалы булганнары белән бергә, апа зарарлы һәм тошеп калырга тиешлеләре дә байгак иде. Кискен идея-зстетик кврәш барды һәм шул кврәш аша яна әдәбият. яна метод үзенә юл ярды. Бу процесс нигездә революциянең беренче ун елы •чеидә үтелде һәм тизләтелгән үсешмен дә ин әһәмиятле сыйфатлары ачылды. Күпләгән милли әдәбиятларнын социалистик реализм юлына басуы «чей ныклы жирлек тәэмин ителде Гзермснче еллардагы татар совет әдәбияты тарихы моны тулысы белән раслый.
Социалистик революцнвнея беренче ел-ларында татар әдәбияты да традиция һәм новаторлык күренешләренен чуарлыгы һәм катлаулылыгы белән аерылып торды. Ро* мантиэм да һәм башка кайбер агымнар да үзләренең терле тесмерләре белән активлык күрсәттеләр. Менә шундый хәлне күз алдында тотканда, бу чордагы совет әдәбиятларының күпчелегендә нинди ижат методы остенлек итү турындагы мәсьәләнең бәхәслерәк булуы да гажәп түгел. Кайберәүләр. совет әдәбияты үзенеи башлангычыннан ук социалистик реализм әдәбияты булды, анда реализм остенлек итте, днләр, ә икенче берәүләр романтизмның әйдәүче булуын дәгъва кылалар. Әлбәттә, бу инде традицион мәгънәсендәге романтизм гына түгел. Анын теп влеше яна чынбарлыкнын жанлы тамырларына бәйләигән булып, шул чынбарлыкны раслау керәше белән рухланды. Ә бу тамырлар һәм корәш рухы яңа тип романтизмның реалистик сыйфатлары кочле булуы турында да свйләделәр. Татар әдәбиятына нисбәт алганда, романтизмның торле тесмерләре белән бергә, романтик реализмның да яна бер этап кичерүе һәм монда социалистик реализмның кичле башлангычлары формалаша баруы сизелде дип әйтергә телибез Бу башлангычларның нидән гыйбарәт икәнлеген күрсәткән дәлилләрнең берсе — халык массалары арасыннан күтәрелгән гади кешенең революцнои- полнтик герой ролендә алгы планга куелуында һәм романтик гомумиләштерү аша сурәтләнүеидэ иде. Моның ин характерлы мисаллары Галимжан Ибраһимоа ижатыи- ла бик калку булып чагылды. Анын «Безнең коннәр». «Яна кешеләр». «Кызыл чәчәкләр хикәясе» кебек әсәрләрен романтик реализм үрнәкләре итеп карарга мамкин.
Романтик реализмны демократик әдә-бияттан совет әдәбивтына күчү чорында туган бер күренеш итеп алу белән без аиы һич тә шул чордагы бетен татар әдәбияты очен универсаль, ботенләе белән анда истен күренеш дип тәкъдим итәро жыеимыйбыз. Бигрәк тә Октябрьдан сон совет әдәбивты- на килгән һәм социалистик реализм позициясенә баскан татар азучыларының ижат тарихы тврле агымнар һәм юнәлешләр аша үтүе билгеле инде. Шуна күрә романтик реализмны ин алдынгы әдәби агымнардай берсе дип. аны критик реализм һәм прогрессив романтизм синтезының бер форма-сы итеп санаганда, аның күләме дә. эчтәлеге дә байтак конкретлашыр Тагын да. аны берише алдынгы татар язучыларыиың социалистик реализмга үсү юлындагы ха-
ра к терли бер ижат баскычы дип акласак, аннан башка нжат методлары һәм әдәби агымнар аша да социалистик реализмга юл барганлыгын ачык күрербез. Чыннан да, бер төркем татар язучылары критик реализм (Ш. Камал, Г. Камал һ. б.) яки традицион романтизм аша (М. Фәйзи, Ф. Бур- наш һ. б.) совет әдәбиятына килделәр, ә кайберәүләр гыйсъянчылык романтизмын үтәргә тиеш булдылар (һ. Такташ, Н. Исәнбәт һ. б ). Әлбәттә, бу искә алынган юнәлеш һәм агымнар арасына текә киртә корып булмый Алар арасында бер-берсенә якынлык та. йогынты ясашу да көчле иде. Шунз күрә бер үк язучы ижатында, хәтта аның аерым әсәрләрендә вакыты-вакыты белән теге я бу методнын, әдәби агымнын характерлы билгеләре өстенлек алып чагылуы да табигый күренеш итеп каралырга тиеш Шул рәвешчә, татар совет әдәбияты критик реализмның һәм прогрессив романтизмның алдынгы традицияләрен үзләштерү. үстерү һәм дәвам иттерү жирлегендә социалистик реализмга лаеклы новаторлык сыйфатлары, ана хас идея-эстетнк үзенчәлекләр житлегү, ныгу дәверенең беренчесен. гомумән алганда. 20 еллар уртасына кадәр үтте, һәм бу дәвер татар совет әдәбиятындагы тизләтелгән үсешнең, һичшик-сез. ни интенсив, ин авыр, катлаулы бер өлеше булды.
Социалистик революциядән сон безнең илдәге барлык милли әдәбиятлар өчен дә тизләтелгән үсешне үтү зарури идеме? Әллә ул электә артта калган әдәбиятларга гына кирәк идеме? Мәсьәләне болай кую революция белән әдәбият арасындагы мөнәсәбәтнең нидән гыйбарәт икәнлеген аңлаудан чнттә була алмый. Чөнки Октябрь революциясе барлык совет әдәбиятлары тарихында да тамырдан үзгәреш, сикереш тудырды. Бу үзгәрешнең төп юнәлеше, максаты сыйнфыйлык, халыкчанлык һәм пар-тиялелек принциплары жирлегендә социа-листик реализм юлына чыгу һәм тагын да югары идея-эстстик баскычка күтәрелү иде. Менә шул уртак максатка ирешү юлын берише әдәбиятлар тизрәк, ә икенчеләре берникадәр соңгарак калып үттеләр. Шуңа күрә аларның яна тизләтелгән үсеше бер ноктадан ук башланып, бер үк ноктада тәмамланды дип карау мәсьәләне артык гадиләштерү, схемалаштыру гына булыр иде.
Әгәр дә без тизләтелгән үсешне, гомумән алганда, әдәбиятның элекке хәленнән тиз арада югары күтәрелеп, заманның алдынгы идея-эстетнк таләпләренә жавап бирүендә һәм әһәмиятле сәнгатьчә ачышларга ирешүендә дип аңласак, бу ноктадан иң алдынгы рус әдәбиятының да революциядән соң ниндидер күләмдә һәм аралыкта тизләтелгән үсешне үткән булуын икърар итәргә тиешбез. Чөнки совет әдәбнятынын төп юнәлеше булган социалистик реализм эстетикасынын өстенлеген тәэмин итү өчен, рус әдәбиятындагы күп кенә элекке, ягъни искергән агым һәм тенденцияләрне кысрыклап чыгарырга, кискен идея-эстетнк көрәш дәверен үтәргә кирәк иде. Рус әдәбияты моны тиз арада үтте. Аның революцион һәм социалистик традицияләре бу көрәштә ныклы терәк булды. Ә татар әдәбияты, мәсәлән. рустагы шикелле, совет чорына социалистик реализмның әзер традицияләре белән килеп кермәде. Аңа элекке демократик традицияләр жирлегендә һәм рус совет әдәбиятыннан үрнәк алып, яңа, социа-листик эстетиканы тудырырга кирәк иде. Шуңа күрә татар әдәбиятының социалистик реализм юлына чыгуы өчен кирәкле тизләтелгән үсеше рус әдәбияты белән бер дәрәжәдә һәм бер үк төстә булуын дәгъва кылу мәсьәләнең тарихи дөреслеге һәм милли үзенчәлеге белән исәпләшмәүгә алып барачак.
Шулай итеп, чирек гасыр эчендә татар әдәбияты критик реализм, прогрессив ро-мантизм һәм социалистик реализм кебек бай нжат методларының барлыкка килүе, үсеше һәм үзара бәйләнеше шикелле катлаулы идея-эстетнк процессны үтәргә тиеш булды. Бу чын мәгънәсендә тизләтелгән үсеш нәтижәсе иде. Бу нәтижэ, жайлы ижтнмагын-тарнхн шартлар булганда, артта калган әдәбиятлар тиз арада үз эчке мөмкинлекләрен ачып жнбәрә һәм алдын-гылар сафына баса алуын раслый. Бигрәк тә совет шартларында үскән әдәбиятлар мона бай материал бирәләр һәм үрнәк булып торалар.