Логотип Казан Утлары
Очерк

ТИРӘННӘН ЧЫККАН ШЫТЫМНАР


•Бер вакыйга минем хәтергә бик нык уелып калган: авыл хезмәт ияләренең иң өлкәннәреннән берсе. Чаллы районының еГигант» колхозы председателе 3. Закиров, Татарстан партия активының быел яз булган җыелышында чыгыш ясап, болай диде:
— Колхозчылар, партия активы җыелышына озатканда, миңа шундый теләк белдерделәр: *3ыя абый, әгәр җыелышта чыгыш ясарга туры килсә, партиягә һәм хөкүмәткә, халык турында гаять зур кайгыртулары өчен, бездән, игенчеләрдән, иксез-чиксез крестьян рәхмәте тапшыр».
Дөресен әйтим, бездә ихтирам йөзеннән *3ыя абый» исеме белән атап йөртелгән бу хөрмәтле кешенең чыгышын зур дулкынлану белән тыңладым».
(КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Ә. Табеевның ^Октябрь» журналында (1970 ел, 9 нчы сан) басылган мәкаләсеннән )
ыя абый көн саен таң белән кырларын бер урал кайтмаса, йөрәгенә тынгылык таба алмый башлады. Әле күптән түгел генә ул җитәкләгән колхоз җирләре хәзер инде зур төзелешләр астында кала. Йөрәккә бик якын әнә шул мәйданнарны ураганда күңелне сагыш, төрле уйлар били.
Биләмәслекмени?! Аның туган җиренә бик зур төзелеш килде. Әллә кайларда яшәүче әллә кемнәрнең йөрәкләрен тынгысызлап, гомерләр агышын үзгәртергә мәҗбүр иткән, яшәешне яңартып, ямьләндереп җибәргән яңа төзелеш килде. Яңа борчылулар, кайгырулар, мең төрле мәшәкатьләр,
Бу үзгәреш әле күнегелгән җирләреннән купкан кешеләрне, мең төрле халыкарасына китереп, бер сокланырга, бер моңланырга мәҗбүр итәр.
язмыш шуклыклары, ачы аерылулар, көтелмәгән кавышулар булып кыен төзелеш килде. Котылгысыз рәвештә иске карашлар белән бәрелештерәчәк каршылыклы дөнья
туфракларын, авыл урамнарын, чирәмнәрен, йорт урыннарын да Кама автозаводы мейданыиа биргән кешеләрнең, җирнең беек хуҗаларының хәле ничек? Яңа җиргә чигенгәч тә. игенче антына тугъры калып, автозавод кешеләре эчен аш-су. икмәк-ит хәстәрләүчеләрнең хәле ничек? Нинди генә кыенлыклар булмасын аларның бит бу җирне ташлап китәселәре юк...
Ә бирегә илнең илле ягыннан килгәннәре бу җирнең уз тарихы, үз игенчеләре < булгандыр, аларның да үз моңы, үз традицияләре бардыр, дип. бу тезелешнең берен- = че нигез ташларын алар, җирле халык, игенчеләр салган дип башларына китерер- 2 ләрме икән?! 3
Гомергә уйламаган әнә шундый уйлар башка килә Ни әйтсәң дә. җаның-тәнең бе- = леи яратып, егерме ел дәвамында аркылыга-буйга мең мәртәбә үлчәгән шушы кыр- х ларда хәзер тирән-тирән чокырлар, аркылы-торкылы бетон юллар күргәч, күңел дә - уйнап куя икән. Терле хискә бата икән, гаҗәп икән бу...
Тик барысыннан да бео олы хис, бер горурлык хисе өстенлек итә. Бу хисен ~ партиянең елкә активы җыелышында да әйтми буллыра алмады ул: Я
— Ачыктаи-ачык әйтим,— диде председатель.— исеме инде бетен илгә таралып х өлгергән «Батыр» белән күршедәш булу безнең ечен зур бәхет Гүзәл Кама ярында © автозавод төзү турындагы карар — безнең район өчен генә түгел, ә бетен республика х өчен дә горурлык.
Шушы җирдәге колхозны үрнәк хуҗалык итим дип йөрәк азмы сызды? һәр ♦ карышы көрәш тулы. Ә менә бу арырак кыр Бу урын аңа бигрәк тә газиз. Үзе бер х гомер. Зыя абый истәлекле мәйданга атлады...
Я
...Язгы чәчү вакыты иде Производство идарәсе начальнигы аның сүзләрен тыңларга да теләмәде.
— Юк. булмый, Зыя Закирович,— диде.— Сөйләмегез дә Хәзер үк торәинәоне а күтәрегез Сыналмаган ысул белән чәчтереп, игенне харап итеп булмый Сезнең җир- < ләр районыбызның дүрт-биш колхозына торырлык, барыбызның да тел башына уты- « руыбыз бар.
Ул начальникның карарын йомшартырга тырышып карады: ь.
— Коры килгән елларны халыкта элек-электән тирен күмдерүне хуплаганнар бит... Әллә соң...
Әмма теге кырт кисте:
— Юк, булмый. Катгый рәвештә тыям. Бу югалтуны без үз башларыбызны түлөл тә кайтарып ала алмаячакбыз. Сүз куертмыйк) Сезнең кебек тәҗрибәле иешенең шундый юлга басуы һич башыма сыймый.
Начальник, үз сүзен үткәрел, ашыгып китеп барды
Куп еллар эшләү дәверендә мондый әрләүләрне шактый ишетсә дә. бүген бер геркем механизаторлар, нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча аның белен бехеске «әргән кайберәүләр каршында җиңелеп калуы бик авыр булды. Нишлисең, инстаициж. Чигенде Ә чигенмәскә кирәк иде Бигрәк тә бүген, килечекнең язмышы — язгы чәчү хел ителгәндә чигенмәскә киоәк иде.
Быәл язның коры киләчәген алдан ук хәбәр иткәннәр иде. Район үзәгендә дә чәкүгә нинди күрсәтме бирергә белмичә аптырап калдылар. Ахыр чиктә, гадәттәгедән читкә чыкмаска куштылар: Элек ничей чәчелгән, шулай чәчелсен. Ә мене бу колхозда, яГиганткта, бу инструкцияне тотмыйча, үзләренчә эшләргә булдылар. Председатель белен килешә алмыйча йөргән кемдер (ө андыйлар һәрчак табыла)) бу хәлне; «Чәчүдә харап булабыз, тизрәк килеп җитегез», дип хәбәр итеп тә өлгергән. Идарә начальнигының колхозга шул сигналдан соң килеп чыгышы иде.
—Начальник барда терәннәрне иүтерте тешәргә кушса да. Зыя абыйның күңелендә яшерен давылләр уйнады. Калын китаплардан башча халыкның меңәр еллар буе тупланып килгән алтын тәҗрибәсе дә бар түгелме соң? Нигә аңа шул тәҗрибәгә колак салырга рохсот итмиләр? Ни өчен яшь начальник аның бу инициативасын гзеп-
лап китте! кем хаклы соң! Нигә ул үзенең тәҗриоәсе, акылы кушканны тормышка ашыра алмый?
...Зыя абыйны идарәдә йомыш белән килгән картлар-карчыклар көтеп утыралар иде. Кайсына утын, кайсына бакча сөрдерергә ат, кайсына машинэ-фәлән кирәк икән. Ул көтеп утыручыларның барысын да кәйләргә җаен тапты. Тик шәһәргә китәргә справка сорап килгән бер яшь егетнең генә үтенечен кире какты.
— Энекәш, мин сиңа укуыңны ташлап китәргә справка бирә алмыйм. Аннары, шәһәр үзе безнең якларга киләм дип тора бит, ашыкмый тор...— диде ул.
Тыңлап, аңлатып, киңәш биреп, бүген шактый арыды Зыя ага. Ул өенә кайтып кергәч, хатынына:
— Уф, талчыктым, Мәрьям. Читенгә туры килде,—диде.— Районнан килгәннәр дә әрләп киттеләр. Йомыш белән килүчеләр дә күп иде. Картайтып бетерә, ахры, мине бу эш.
— И Зыя, сөйләмә инде, берөзлексез ничек йотып барасың кеше сүзен. Авырып- нитеп, безне вакытсыз ташлап китә күрмә инде тагын. Күрәсең, үзем дә сыкрап торам. Кызларыбызны аякка бастырып бетерик инде. Әле син кайтыр алдыннан гына Ленизабыз Казаннан шалтыратты. Быел да экзаменнарымны бишкә генә бирдем, ди, и тынгысыз да булды инде, сиңа әйтәм.
Кызлары турындагы хәбәр Зыя ага күңелен эретеп, рәхәтләндереп җибәрде, арулар онытылгандай булды. Ул аш янында гел шуларны гына искә төшереп утырды.
Шөкер, кызлары уңган, Әиүзәсе медсестра булып әйбәт кенә эшли, Энҗесе медицина институтында, Җәннәте белән Ленизасы педагогия институтында укый, Зени- ра тугызынчыда гына укый әле Ленизасы ике институтны берьюлы тәмамлау турында хыяллана, әллә нинди түгәрәкләргә йөри. Көне-төне уку, зыянга булмаса ярый.
Бер баруда әтисе аңа:
— Нигә болай үзеңне бетерәсең,— дигәч, кызы:
— Соң, әти. син үзеңне кара, әни дә сиңа шулай ди бит. Без синнән үрнәк алабыз. Теләгәнеңнең ахырына җитмичә туктама, дип өйрәттең бит,— диде, елмаеп.
Кызык... Ул өстәл яныннан торып, киенә башлады.
Кырга, чәчүчеләр янына!
Ә Мәрьям апа:
— Бу ни хәлең, Зыя. чәй дә эчеп бетерми кузгалдың. Аштан соң бераз ял итеп ала идең бит,— дип сөйләнеп калды.
...Бүген Зыя ага җир сулышын йөрәкләре белән тойган крестьяннар ышанычыннан чигенгән.
...Фашистларга каршы сугышта утлар-сулар кичте Зыя солдат. Көнбатыштагы биш илне илбасарлар тырнагыннан азат итүдә катнашты, уз иленә кайткач, озак та тормый, егерме җиде яшьлек егетне туган колхозында председатель итеп сайладылар. Хәлсез, корылыклы ел иде бу. Өлкәнрәк кеше кирәк иде. бу тарта алырмы икән соң? — дип шикләнүчеләр дә булды. Шикләнергә урыны да бар иде. Унбиш елга кырык икө председатель алышынган.
Зыя бу шикләнүләрне йөрәге белән тойды. Еш кына ачыктан-ачык та каршы чыккаладылар. Тик сугыш кырында, дошман уты астында партия сафына кергән коммунист бу фронтта чигенүне башына да китермәде.
Еш кына ул, тирән уйларга бирелеп, авыл урамнары буйлап атлады... Ә авыл хәрабә.. бомбага тоткан сыман. Элек балкып торган өйләр кыйшаеп, җимерелеп беткән, гөрләп утырган кайбер йортлар урынында бүген инде шайтан таяклары гына үсә... Сугыш халыкның җелеген суырган Кибетләрдә тоз һәм шырпыдан башка бернәрсә дә юк. Ачлыктан йөзләре саргайган хатын-кызлар фермада бау белән сыерларны күтәртәләр, бәләкәй чана тартып, язгы баткак карларны ера-ера, симәнә ташырга ерак юлга чыгалар. Чирәм калыккач, юа, кузгалак, кычыткан ашы белән тернәкләнәләр.
Әнә шундый кешеләрне эшкә оештырырга кирәк.
Теләсә кем теләсә нәрсәне җимерә, тарката, вата.
...Әнә, әллә кайдан, ерактан зәгыйфь тальян тавышы ишетелеп китте. Бу аваз атлаган саен көчлерәк, дәртлерәк тоелды. Менә ул кул чәбәкләүләр, тыпырдап ая* басулар белән бергә кушылды.
Ватык тальян хәенә яшьләр уйнап-җырлал бииләр. Алар ап-ах итеп юылган гади ситса күлмәкләрен жәлләмичә тузанлы клубны дер селкетеп бииләр
Ватык тальян булса да. моң бар, җыр бар. Үлән белән тукланган һәм чабата кигән булсалар да, кешеләр бар... Димәк, тормыш бар_. ф
Авылдашларына бөтен планнарын ачыл салып, киләчәк турында матур итеп сөй- _ лисе иде. Ләкин тел әйтеп бирә алмаслык бу дәһшәтле елларда кешеләр матур < сүзләргә түгел, ә практик эшкә ныграк ышаналар шул.
...Беркөнне Зыя, зират яныннан үтеп барганда, җимерелеп беткән коймаларга 2 игътибар итте. Өмә оештырырга кирәк. Үлгәннәрне хермәт итмәү ярап бетмәс. 3
Өмә оештырылды. Койма тотылды. Авыл халкына бу — сусаган гелгә җылы яңгыр - двй булды. Бик күпләр аңа: s
—- Яхшы кеше икәнсең, зур рәхмәт сиңа, улым,— диделәр.
Халыкның аңа карата күңеле йомшара, карашлары үзгәрә төште.
һем алгы көрәш юлында кеше турында кайгырту — аның уңышларының сере булды. S
„.Тормыш акрынлап үргә үрмәләде. Районда, Закировның эшләре алга баруын г күреп, күрше-тирәдәге кечерәк хуҗалыкларны аның колхозына куша бардылар. «Ко- 5 яшны тәгәрәтердәй» дәртле ир җилкәсенә ун төрле йок, ун авыл язмышы салынды. = Уналты мең гектар җир биләгән бу зур хуҗалыкка «Гигант» дип исем куштылар. *“
„.И ул берләшү вакытлары. Дәүләткә бик зур бурычлары булган Олы Шильнә ♦ Илбакты авылларын әҗмәкәйлеләр башта һич кенә дә үзләренә берләштерергә телә- — мәделәр. Җыелышта төнге сәгать өчкә кадәр тартыштылар. Ә Зыя ага. бу юлы да S халык көченә ышанып, берләшү фикерен яклады. Әмма хәзергә әле бу берләшү еҗмекәйлеләргә күңелсезлек кенә китерде. Хезмәт кененә түләү шактый кимеде. А Шуңа да карамастан, халык Закировны чит итмәде. Райком аны артта калган колхозны £ күтәрергә дип берничә мәртәбә икенче урынга күчерергә теләсә до, колхозчылар g җибәрмәделәр.
Шильнә ягын аякка бастырырга кирәк иде. Беренче тапкыр партком һәм идарә “ членнары белән анда барып төшкәндә, каралтыларда бер грамм да азык калмаган, терлеклор ач иде Авыл янындагы салам да урланып беткән. Язгы юлларда кар эрет “ сыекланган, машина тәгәрмәчләре бата. Хәлне тиз генә тозәтү мәмкин түгел. Шильнә- я лер үзләре, бернигә дә исләре китмичә (я. хода, бозылса да бозыла икән халык). х ниндидер бәйрәм үткәреп яталар.
Күчмә идарә ашыгыч рәвештә бетен халыкны җыйдыртты. Җаваплы посттагылар- ның бер-икесен шунда ук айныткычка да озаттылар.
Тиз арада берничә трактор колхоз үзәгенә җибәрелде. Ләкин алар юлда батып беттеләр. Өҗмәкәй егетләрен аякка бастыргач кына терлекләргә азык китерелде.
„.Эшчән әҗмәкәйлеләр белән бер колхозда нңне-иңгә куел эшләү шильнолелорго уңай тәэсир итте. Ниһаять, аларда да иген уңышы күтәрелде. Соңыннан алар үзләро дә, Закировның таләпчән кулы безне аякка бастырды, югыйсә, харап була идем, диештеләр.
Колхозның җегәре арта торды. Санап бетергесез тозелеш эшләре башкарылды. Уи авылда 150 гә якын төрле биналар, балалар бакчалары, кибетләр, терлекче йортлары. мәктәпләр, клублар үсеп чыкты. Шул ук Шильиәдә 260 урынлы ер-яңа ачылу гаҗәеп бер тантанага әверелде. Җыелышта дулкынланып трибунага менгән яшьләр до, картлар да председательгә чиксез рәхмәтләрен әйттеләр.
Өне шулай бу авылларда культура дә җир идәннән нурлы сарайларга күтәрелде.
-.Шулай, рәхсотсев булса да. Зыя ага үзенекен итте. Бодайны тирәнгә чәчтерде. Чәчтерде чәчтерүен... Әмма икенче конно үк кайбер идарә членнары, ничектер, аны гаепләгәндәй читләшә башладылар
Ә чыннан да, орлыклар тишелеп чыга алмас»’ Ничек кеше күзәне күренерсең’ Әлеге емет шактый гына иде. Тик менә чәчүдән соң җидонче-сигеэенче коннерне төньяктан салкын себер җилләре бәреп керде һавалар кинәт алышынды
шытымнар өскә чыгып җитәрәк башларын иебрәк калганнар. Көчләре җитмәгән, ахры. Әллә салкыннан, әллә тирәнлектән... Калган энергияләре, бәлки, әле өскә бәреп чыгарга җитәр?.. Ә бәлки, җитмәс тә._
...Идарәдә партком членнарыннан берсе, Зыя ага белән бергә-бер калгач, шактый каты әйтте:
— Әнә, күршеләр белән бергә чәчкән идек, аларның тишелеп чыккан инде, ә без харап иттек игенне, бетердек,— диде.
Зыя ага башын иеп утыргач, чигенде дип уйладымы, ул тагын да батырая теште.
— Синең үзсүзлелек аркасында бу, иптәш Закиров. Моның ечен безнең баштан сыйпамаслар.
Аның тавышында ачу, уч алу, мыскыллы көлү тулы иде.
Тик Зыя ага каршында тавыш күтәргән бу иптәш үзе күп сөйләнеп аз эшләргә ярата торган кеше иде: нигә тегеләй түгел дә, нигә болай түгел, янәсе.
— Ярар, чәчүне харап иттем ди инде мин, алайса. Әйдә, парткомга куйыйк,— диде Зыя ага.
Партком утырышы башта авылдагы тәрбия эшен карады. Чәчү мәсьәләсе дә куелды. Ләкин партком членнарының күбесе, әле бит ни буласы билгеле түгел, монда берәүне дә гаепләп булмый, көтәргә кирәк, диделәр...
...Утырыштан соң Зыя ага яшь партком секретаре Биков белән фермаларны, авылларны карарга чыгып киттеләр.
Биков, секретарь булып килгәнче, Закиров белән Чаллыда очрашканда, бервакытта да аның маңгай җыерчыкларына игътибар итми иде бугай. Ә менә монда килеп, атна-ун көн яшәү белән, ул аларны күрде генә түгел, нидән икәнлеген дә аңлый башлады.
Эчтән яна. эчтән сыза Зыя абый. Үзенең эшен дәвам итәрдәй кадрлар турында кайгырта-кайгырта, беркемгә дә сиздермәскә тырышып, эчтән дөрли. Әнә колхоз үз акчасына Г. Зарипов, Г. Хәйруллин, М. Муллахмәтов кебек күп кенә белгечләр укытыл чыгарган. Алар колхозны күтәрүдә җиң сызганып булышалар.
* * *
Икенче көн таңында бодай кырында күгелҗем ятьмә күренде. Күпләр шунда ашыкты. Бу ни бу? Бу бит бодай шытымнары шулай күгелҗем! Тишелгән, бәрел чыккан! Карагыз сез! Күрегез, орлыклар тирәннән шытып чыккан! Күңелне рәхәт, җылы шатлык дулкыннары биләп алды. Зыя абый, куанычыннан малайланып, кепкасын күкк» чөйде.
Әй, бу шатлыкларның кабатлануы... Алар кеше күңелен нечкәртә, онытыла язган мтирәлерне яңарта икән...
„Моннан күп еллар элек Украина фронтында бер-берсен үлемнән коткарышкан капитан Воробейко белән, озак аерылышулардан соң, шушындый ук уҗым кырында ечрыикач, шатлыклардан пилоткаларын күккә чөйгәннәр иде! Уңышлы атакадан соң иде бу.
Орлыклар шытуы... Дуслар очрашуы...
Эх. меме язгы чәчүдән соң ул дусны озакламый шаулап-гөрләп үтәчәк сабан туена чакырасы иде.
...Капитан Воробейко ни өчендер сержант Зыяны бик якын итә. аның белән каи- гы-шатлыкларын уртаклаша иде. Иң җаваплы эаданиеләрне Зыяга тапшыра. Ул кушса, Зыя иң авыр, куркыныч заданиеләргә дә бик рәхәтләнеп, шатланып бара һәм уңышлы үти иде. Аларның берсе украин, икенчесе татар булуы дуслыкларына аеруча мэгьнә
Капитан аерылышканда' «Без мәңге дуслар булырбыз, мин сине мәңге онытмам»,— дигән иде.
Еллар үтә торды. Алар бер-берләрен кунакка чакырышыр ара да таба алм*" дылар.
Зыя ага тыныч хезмәттә дә җиңүче булып чыкты. Аның хезмәтен ил күрде. Ул ике I мәртәбә ТАССР Верховный Советы депутаты булып сайланды. Ленин ордены белән
лаек булды...
Ә оның иске дусты капитан Воробейко кайда икән хәзер? Исәнме ул? Семьясы белән сабан туема чакырсаң, килә алырмы икән?
Ул килсә, ике милләт вәкилләре кочаклашып күрешерләр, фашизм өстеннән җиңү күкрәүләре тагын бер тантана итәр иде. Шушы якты тормыш өчен һәлак булган меңләгән керәштәшләре хөрмәтенә бокаллар күтәрерләр иде алар.
...Хисләр ташыды. Сабый уҗымнарны сыйпап язгы җил исте. Бу минутларда Зыя абый белән килгән һәркем күңеленә хәтфә кырлардан нурлы шатлык агылды.
..Орлыклар шытып кына калмады. Көзен күршеләрнекенә караганда ике талкыр артыграк уңыш алынды. Көтелмәгән хәл иде бу.
Икенче елны инде проиэводстао начальнигы үзе үк бу ысулны яклап чыкты, аны бетен районга керттерде
Ике-әч елдан соң тирән күмдереп чәчтерү — буразнада туган яңалык — бөтен республикага таралды.
Автозавод юлларыннан үкереп килгән машиналар тавышы. Зыя абыйны уйларын* нан айнытып, бүгенгегә кайтардылар. Кулына алган туфрагын тагын угалап-угалап куйды. И җылы туган туфраккай! Ул инде кулны җылыта, иркәли... Димәк, язгы яшәү куете белән уянган кырлар орлык сррый... Әмма инде бу җирләргә орлык тешмәс Ә-е, юк, дөрес түгел, авыр елларда Зыя абыйлар бу җирләргә чәчкен орлыклар бүген инде яңа төр куәт булып, автозавод төзелешләре булып калкалар.
Зыя Закировның тормышы тагын да киңрәк юл аша. җитмешенче еллар дөньясының кайнар көрәш мәйданы аша үтә. Удар тезелешчә күбрәк азык-телек җитештерү! Бу көрәш тагын до яңачарак яшәү алып килә. «Гигант» колхозы хәзер еч совхозга бүленеп, авыллары озакламый ике урман орасындагы таулы калкулыкта шәһәрчә итеп өр-яңадан салынган яңа урынга — Такташ поселогына күчәчәк. Үзек совхозның директоры (тагын үзәктә!) — Зыя Закиров.
Озакламас, халкыбызның эш соючәнлек, түземлелек, хезмәт кешесенә олы мәхәббәт, башка милләт вәкилләренә зур ихтирам кебек гүзәл сыйфатларыннан бетмәс- тәкәнмәс кодрәт алып, автозавод күтәрелер. Бу күтәрелеште Зыя абыйның әнә шул, халкына хас күңел байлыклары, тирәнгә кумдерелгән орлыклар кебек, тормыш катламнары, каршылыклары аша тишелеп чыгар да, меңләгән күңелләрдә чәчәк атар, үлемсез рухи матурлык булып, халыкның үзенә кире кайтыр.
Хәерлеге, бәхеткә булсын бу яңаруың».— дип, Зыя абый, учындагы туфрагым зурлап әкрен генә җир өстене куйды. Күтәрелеп, тирен сулыш алды, тынычланып тирә-якиы күзәтте. Кырларда тезелеш моторлары герелди... Калкулыклар, урманнар артыннан матур таңнар, гаҗәеп иртәләр алып килүче ер-яңа кояш, елмаеп, күтәрелеп килә,