ТАБЫЛДЫК ХАТЛАР
ажәеп тиз үсә, тиз төзелә, яңара һәм яшәрә безнең Казан! Бу төзүчеләрдә жен гыйлеме бар инде әллә! Күз ачып йомарга өлгермисең — таудай өй салып куялар, ә дигәнче яңа урамнар сузалар. Кыланышлары кырга гына сыймый —- инде күккә дә үрмәли башладылар. Биш катлар гына туйдырды, диләр, хәзер өйләрне тугызар, ундүртәр катлы итеп салабыз, диләр. Ә өйләргә күтәрелеп карасаң, бүрегең генә түгел, башың да төшеп китәрлек.
Гажәп, гажәп! Әле кичә генә урамында маэмай малайлары песи малайлары белән куышып йөргән гап-гади авыл була. Ә бүген урам да, йортлар да юк. Иске өй нигезләрендә төрле чүп-чар, ямьшек җиз комганнар, көя ашаган ката кунычлары, шешә ватыклары, саргайган кәгазь-мәгазьләр генә аунап ята, ташландык бакчада рәт-рәт булып бәхетсез алмагачлар монаеп утыра. Ә тагын бераздан барсаң, шәһәрнең асфальт жәелгән яңа урамы гөрләп тора...
Мин беркөн генә иске йортлары сүтелеп, ул йортларның хуҗалары жырлый-җырлый яна фатирларга күчкән әнә шундый бер урамнан үттем. Бер иске нигездә аунап яткан төрле кирәкмәгән әйберләр арасында өр-яңа, сап-сары конверт күземә чалынгач, туктап калдым. Кешеләрнең иске нигезләре белән кызыксыну гадәтем булмаса да, конверт тышындагы; <Мәчтүрәнең уз кулына! Укып чыккач, яндырып юк итәргә!» — дигән серле сүзләрне укыгач, түзмәдем, кызыксынып конвертны кулыма алдым. Аның эченнән дүрт хат килеп чыкты. Алар- ның эчтәлекләре, бәлки, башкалар өчен дә гыйбрәтле булыр дип уйлап, мин аларны, ничек язылган булсалар, шул килеш, укучыларның игътибарына тәкъдим итәргә булдым.
Беренче хат.
«Мәчтүрә!
Мин Сездән сорыйм миңа 10 ар сум акча җыеп бирүегезне. Сез 5 кеше, ә сезнең кайсыгыз элек 5 тәңкә биргән булса аннан 5 кенә тәңкә алыгыз һәм менә әлегә 10 ар тәңкә җыеп торыгыз, ә калган 15 әр тәңкәне соңынтынрак җыеп бирерсез. Минем материал як бик авырлашып китте шул, ни өчен дибәйтеп әйтеп әйтсәң. Ә бит сезгә кайчан түләсәгез дә барыбер, соңнан кимрәк бирерсез, ә миңарга хәзергесе көнемдә акча бик кирәк ышанасыңмы-юкмы үтереп кирәк. Мәчтүрә мин бик намуслы кеше һәм мин сез биргән акчадан беркайчан да баш тартмаячакмын. мин һич кайчан да кешеләргә начарлык эшләргә үземне мәҗбүр итмәм, менә бит әле хәтта ки 5 әр сум алуымны да хәтеремдә то-
там кем икәнен белмәсәм дә аны син генә беләсең,. Менә шул Мәчтүрә җыегыз һәм миңа тапшырырсыз, якшәмбе көнне 45 тәңкә көтәм Сиңа ышанамын инде Мәчтүрә миңа каршы килмәссең дип. ни өчен дибәй- теп әйткәндә мин дә сезгә яхшылык эшләдем ич Үтенәм бу язуны утта яндыр, югалта күрмә, ату мондый эшләр өчен икебезне дә аркабыздан сыйпамаслар. Шулай итеп зинһарлап үтенәм минем кайгыма керегез инде, хәзергә 45 тәңкә җыеп торыгыз, ә калган 15 әр тәңкәне эшне булдыргач бирерсез. Мәчтүрәкәй бик нык сорыйм бу язуны берүк саклый күрмә тегеләргә тел белән генә әйт тә бер минут та саклама һәм җиргә ташлама акыллы хатын бул утка ягып яндыра күр берүк. Бу эшнең ахыры һәммәбез өчен дә хәерле була күрсен Сезнең өчен мин эшләгән эш бик яхшы бит шуны уйлагыз мондый җай икенче туры килмәс ә 25 тәңкә гүпчи күп түгел, чөнки бүтәннәр 50. 40. 30 арны алалар, шулай булгач күпсенмәгез аннан очсызга сезгә берәү дә алып бирәчәге юк. Шулай итеп Мәчтүрә төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен бу хатны алу белән утка як һәм берәүгә дә әйтәсе булма, ә үзегезнеке- ләргә әйт якшәмбегә чаклы сиңа 45 тәңкә җыеп бирсеннәр Ирем бик каты авырып китте. Түшәктә ята миңа аны тиз арада терелтеп аяк өсте куярга кирәк. Ә әле минем бурыч түлисем дә бар ә аны сәламәтләндерергә бер нәрсәм дә юк. Бик каты үтенеп сорыйм, Мәчтүрә, мин сезгә яхшылык эшләдем сез дә миңа яхшылык эшләргә тиешле. Хатны яндыр һәм бер җирдә дә саклама мин сезне алдамам миңа ышанырга мөмкин мин сүземнән кире кайта торган адәм түгел мин бик намуслы кеше тормыш законнары шулай инде, хәзергә вакытлыча михнәт чигәм материал як бик авыр».
Икенче хат,
*Хәләбикэ!!!И .......
Әллә син мине дивана дип белдеңме?????
Бер холодильник өчен мин ни эшләп сиңа 25 сум бирим ди???П/ Әгәр алай булса, мин аны кеше төсле чиратка язылып та алам1 Подумаешь көтәр идек әле. Форточкабызга калай тартма беркетеп куйдык та итне-майны рәхәтләнеп шунда асрыйбыз.
Ха-ха!!!!!
Мисез тавык дип белгәнсең икән!!!???... Син бит әйттең мин бригадир дидең, теләсәң, чиратка чиратсыз язам, бер тәңкә акча бирсәң, дип Әйттең
Үзеңнең авызың белән шулай дип әйттең ләбаса, тиле марҗа!!!!!
Бер сум гына булгач, мә. дидем, игелеген күр. дидем Ә син тагын ни дидең, ә?????................ Таныш-белешләреңә дә әйт дидең Мин әйттем, тагын
дүрт кешегә .....
Бик әйбәт хатын икән, бәйрәмдә яки туган көнендә җыелышып берәр бүләк алып бирербез дип әйтеп уйлашып торадыр идек әле!....
Ә син???!!!...
Менә нинди икән!!!!!!...
Бер сумга чиратсыз гына чиратка кертәм диеп акча өчен генә яхшы атланган булып ялагайланып йөргәнсең икән Чиратыңның бер дә рәте- чираты юк икән. Алдакчы син. белдеңме???!. Кибеттә чиратсыз чират сатып акча җыеп ятасың. Подсуд җибәрергә кирәк сине' ............................................. , -
Ирең пләмәннәй үгез шикелле тап-таза синең Чиртсәң, каны чыгарга тора. Какой-такой авыру анда еще!!??? Акча баер өчен кирәк сиңа, бай хәерче!!!???????. Полированный мебель кирәк сиңа, машина кирәк!!! Ел саен я Сочида, ч Кырымда типтерергә кирәк!! .
Егерме биш сум бирсәм, холодильник кына түгел — әллә кайчан үлгән атай белән анайны терелтеп китерәләр миңа!??? Биш кешедән ера- 9ы йөз егерме биш сум җыеп, тиз генә баеп китмәкче булгансың икән, тәре башшш!!!!! Баемый гына тор, яме???
Фик сиңа!!!...
Моннан өч көн элек тэ анай колхоз базарына ит алырга баргач, мин Мәчтүрәгә чиратсыз холодильник бирәм дип, анайдан өч сум акча сорагансың. Ә үзең шунда күгәрчен күкәе шәе генә күкәеңә ике сум сорап күкәй сатып торгансың!!... Иреңне дә күргән, килосын алты сумнан кыч- кыра-кычкыра бөрешеп беткән мандарин сатып ята иде, ди... Йөриләр мөселман халыкларын страм итеп. ди!!!!.
Син икенче аңа ягыласы булма!!!!
Бирермен бирми ни мин сиңа биш сум — мә. көтеп тор!.. Тоттырган- нарые ди сиңа учлап???!!!..??
Бер тәңкә дидең — биш тәңкә бирдем — и өсе!!!!!!
Мин намуслы, мин намуслы диеп мактангансың, значит, шулай булгач әйткән сүзеңдә тор — бишебезгә дә биш холодильник бир!!!!.................................
Хатыңны мин укыдым да утка яктым. Син дә минекен укы да утка як. рас намуслы икәнсең!!!!!
Ә бүтән акча сорама........... >
Өченче хат.
«Мәчтүрә сез ни сәбәпле миңа мөнәсәбәтегезне үзгәрттегез һәм миңа шундый усал һәм начар хат салдыгыз, мин хәтта гарьлегемнән кычкырып олыладым. Мин бит сезгә изгелек эшләдем ә инде сездән дә изгелек көтү турында сүз чыккач сез кинәт үзгәрдегез әйтерсең лә гүяки мин үзем нишләптер гаепле булып калдым. Ә мин сезне бөтенләй икенче кеше дип уйлаган идем, әгәр сез алай икән, мин дә ышанмаячакмын. Әгәр акча бирмәсәгез. бу бит гадел булмаячак һәм мин теге кеше алдында дуңгыз шикелле булып калачакмын чөнки исемлеккә мин үзем генә кертмәдем бит. димәк, мин сезгә аллаһаппәр өчен бер тиен- сезгә бу эшне җайларга тиеш булганмын. Ә сез шундый хат язгансыз әйтерсең лә мин гаепле сез миңа түгел, мин сезгә бурычлы булып түләми йөрткән шикелле. Ну ярый сез миңа шундый этлек эшләргә ягъни алырга гына ә бирергә түгел телисез икән мин дә иптәш сезне сыздырталам. исемлектән сызам да ыргытам. Кабатлап әйтәм мин әле үз гомеремдә берәүне дә алдамадым һәм әйткән сүземнән кайтмадым. Карагыз аны нахалка исемлектән сызам да ташлыйм и үзең әйткәндәй все ата нахалка саран крис. Хатны сакламагыз күңелсезлекләр китереп чыгармасын өчен һәч моның турында кем дә булса чит кеше белсә сезнең үзегезгә дә яхшы булмас язуны ертмагыз ә яндырыгыз!
Ә менә дүртенче — соңгы хат.
«Син үзең нахалка!!!!!....
Сыздың пычагымны исемлектән!!!!!
Холодильникны кичә апкайттык инде!
Ха-ха-ха-ха!!!!! ....... »
Менә шушы хатлар иде алар.
Яндыр, яндыр дисәләр дә, Мәчтүрә дә, Хәләбикә дә ни сәбәптәндер бер берсенең киңәшен тотарга ашыкмаганнар. Бу нәрсә дә, хатларнын, ахыр килеп, нинди сәбәпләр аркасында бер үк конвертка килеп керүләре дә, бу нигезнең кем нигезе булуы да минем өчен сер булып калды.
Аннан ары, бу икәүнең кайсы нахалка, яисә кайсысы кайсысыннан нахалрак? Мин бу сорауга да өзеп кенә җавап бирергә кыенсындым һәм табылдык хатларны укучылар хөкеменә тапшырырга ниятләдем.
Сонгы сүз итеп тагын шуны әйтим — бу хатлар ярый әле яна йортларга күчеп китмәгәннәр — иске нигездә кирәкмәгән чүп-чар арасында онытылып калганнар! Әле шунысы бераз куандыра...