Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Багана Качты
Бу дөньяда кемгә нәрсә. Баганага
терәү ошый. Шуңа таянып яши ул,
һичнәрсәгә эче пошмый.
Берәү кәлтә еланының
Ялгыш өстенә басты.
Ә тегесе, эләктем дип.
Койрыгын өзеп качты.
Күнекте Ал да гөл
Беркөн ат юлга шулчаклы Алды
күнеп. Үзе йөри, үзе йоклый, Төшләр
күреп.
Көл савыты ал да гөл, Лны
хөрмәтләп гәпчекне Идәнгә
ташлыйлар гел...
Яраталар «Соавтор»
Яраталар себеркенө Черки атны
Чүп-чар, тузан:
Чөнки себерке себерми, Күптән
тузган,
Тотып буган, Соавторы
Бүре булган.
Зарлана
Тавык астына куймады күкәй.
Чебеше юк!., дип зарлана түтәй.
Мактанды
«Зифа буйлы каен идем!» диеп гел Мактанды ди мич
алдында яткан кел.