Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җиргә ак юрган түшәп, Кар ява ишеп-ишеп.
Шагыйрь бүлмәсендә челлә:
Эшли изүләр чишеп...
Гасыр пәрдәләре аша Шекспир кулын кыса...
Чү, шауламыйк, бу чакта ул Фидакарь Фучик, Муса.
Юртак атың булса — юл яхшы. Ә ярканат өчен төн якты. Ярканаттан канат сорамыйм. Җырламыйча бер көн торалмыйм. Өнем барда көнем, төнем бар, Өнем бетсә, җирдә нием бар?
Җилләр ачкан олы капканы, Кемгә икән?
Чапкын аткамы?..
Күзләреңнән алып...
Иңнәренә салмыйм кулларымны — Сарылмасын сиңа сагышым.
Күкри икән күкрәк — күкри бирсен, Күзләремдә яшен чагылсын...
Авыр уйдан ачы яңгыр яусын — Сагышларны күз яшьләрем юсын.
Иңнәреңә салмыйм кулларымны —
Сарылмасын сиңа сагышым...
Хатирәмне чигәм, төннәр буе, Күзләреңнән алып нагышын.