Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Дусларга
Кайсыгызның кулы исылы?- Бәйлнсе бар йөрәкне...
Хасан Туфан.
Язмыш миңа мәрхәмәтсез булды, Кара кайгыларга гел чолгап:
Юлга чыксам —бер ялгызым чыктым, Озатмады беркем кул болгап.
Бураннарда калып адаштым мин, Урманнарда төпкә абындым.
Курганнарда...
Илгә кайтмый калган
Туганнарны өзелеп сагындым.
Ник син болай моңлы бала, дисез. Нидән, дисез, күңелең яралы?
Тугыз яшьтән миндәй ятим калып, Артык кашык булып карале!
Юлларымда очрап киртәләргә, Күз яшьләрем азмы түгелде?.. Бәхет вәгъдә иткән мизгелләрне Көтеп алу әллә җиңелме?!
Кичте инде баштан төрле хәлләр, Бирде инде тормыш кирәкне. Әмма яуга, йодрыкларым төйнәп, Ташланырга мине өйрәтте.
Үзсүзлемен, бәлки, кайчакларда;
Ак димәмен ләкин караны.
Бөгелмәмен...
һәм шул холкым белән Күрәселәр алда бар әле!
Үткәнем һәм киләчәгем өчен Бар җиһанга зарым булганга, Карурманнан качкан болан сыман, Ораи салам бүген урамда.
Беләм. җырым артык сагышлыдыр, Моңайтадыр, бәлки, сезне дә.
Ләкин җырга матур ялган нигә, Күңел алдый торган сүз нигә?1
яшьлек оелән саубуллашканда
Урамда очраган гади бер кеше алдында сейланэсе сүзлар
Яшьлегемне уйлап торам әле.
Ул, моң-сагыш салып күңелемә. Яулык болгый-болгый китеп бара Бугенемнән үткән көнемә.
Их, барасы юллар алсу чәчәк һәм барысы әле алда чак. Романтика җилкәнендә җилеп. Җил-давылга каршы барган чак.
...Бар хыяллар инде чынга ашкан.
Күкрәкләрдә — орден...
Илдә —дан...
Яшьләр, бәлки, бездән көнләшәдер, Мин көнләшәм ләкин... яшьләрдән.
Яшьлек яшьлек инде, һәм безнең дә Күңелдә ул изге, Гел садә;
Шул чакларын кемнәр сагынмый соң, Хатыннардан яшереп булса да.
Кайберәүләр, әйдә, хурласыннар, Әй, ул тиле яшьлек, дисеннәр, Гомер буе шундый тиле булсам, Китмәс иде әле исем дә.