Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

әскәү яны
Мәскәү янын мактап туялмыйбыз, һавасы ла, урман-кырлары! йөрим дисәң, келтерәп лә тора Поездлары, асфальт юллары.
Мәскәү! Ялдамы син, эштәме син. Гел кайгыртып тора ул сине. Тәннәреңә сихәт һәм тынычлык, Рәхәт бирә аның саф җиле.
Әйтерсең лә купшы наратлары Зәңгәр күккә барып тоташкан. Мәскәү яны кебек булсын иде Бөтен дөнья, димен, тоташтан
Иртәдән үк диңгез зур мәйданга Алып чыккан чая атларын, Сыешалмый зәңгәр киңлекләргә, Аргамаклар чайкый ак ялын.
Эләктереп тезген очыннан бер, Утырып алсаң алар сыртына, Чайкаласың, Тирбәләсең генә. Куркуларың бар да онытыла.
Ак яллардан бер ычкынып китсә, Бер калтырап китсә кулларын. Син алардан һич мәрхәмәт көтмә, Әйләндереп сала ул, җаным!
М. Девятаевка
Аның гомере үзе бер легенда, Көмеш кырау кунган чәчләргә. Бер карасаң, өлкән, Бер карасаң. Биргесез ул кайбер яшьләргә.
Утларын да кичкән.
Суларын да,
Ялкыннары һаман бетмәгән.
Тоткын килеш фашист самолетын Көпә-көндез күккә күтәргән.
Чигенүне белмәс ир-егеткә Тоткында да күкләр ачыла: Әсир итеп фашист самолетын, Төкереп үткән Гитлер башына!
Яратылган иде җиргә Гел изгелек өчен генә. Әзер иде кешеләргә Ширбәт кенә эчерергә.
Исеме телдән төшми хәзер:
— Әрәм булды, Әрәм булды...
— Әрәм түгел, Сагынмаклык, Мәңгелек бер адә*« булды.
«Картаясын,— диләр,— чәчләрен Гел агара бара.
Берничә ел гына элгәре 'Алар иде кара».
Агарсыннар чәчләр, беләмсең, Андамыни соң эш.
Ни әйтсәң дә алар барыбер Бакыр түгел, көмеш.
Гөлгенә
Жыр Гөлгенәм, бер генәм, Сагынам мнн сине. Өнемдә, төшемдә Яндырасын мине. Җырларың, моңнарың Чыңлыйлар колакта. Ләкин син, Гөлгенәм, Еракта, еракта. Утларга янмамын. Суларда батмамын. Бары тнк туктамый Килсеннәр хатларың. Гөлгенәм, бер генәм, .Мнн сине сагынам. Мәхәббәт утларым Сүнмәскә кабынган. «к у.» м ». 97
Җырчы чыршы
Кара диңгез ярларына һи мал айдан — ерак илдән, Кемнәрнеңдер әмере белән. Ят бер чыршы күчеп килгән.
Чыршы гади түгел икән, Җырлый икән, көлә икән, Туган-үскән иле аның Төшләренә керә икән.
Боерган ди:—Җырла,— диеп, Хаҗи Гәрәй — Кырым ханы,— Беләсеңме, үз кулымда Тотам мин,—дип,— бу дөньяны’
Ләкин чыршы явыз ханның Боерыгын тыңламаган, Хан күңелен күрер өчен Уйнамаган, җырламаган.
Бармак янап, кисәткән хан:
— Асармын да кисәрмен! — дип.— Күз яшеңне сараемда
Шәраб итеп эчәрмен! — дип.
Аннан гайбәт таратылган: Җырлый белми икән чыршы, Гап-гади бер агач бит ул, Нишләп булсын ди ул җырчы...
Чыршы сарыга сабышкан, Ләкин горур тоткан үзен. Бер дә исе китмәгәндәй Үткәргән ул гайбәт сүзен.
Бер көнне аның төбенә Ике гашыйк, ике чибәр Утырганнар ышыкланып, Иркәләгән йомшак җилләр.
Ике гашыйкның сүзләре Торган җанга рәхәт салып. Тыңлаган урманнар, таулар, Сайрар кошлар хәйран калып.
Кичкә керсә җырчы чыршы. Онытып бар кайгыларын, Таңга кадәр җырлый икән: —- Сине генә сөям, җаным!..
Ишетелә бу җыр бер көн — Җиткерелә Гәрәй ханга:
— Мин боердым—тыңламады, Ул ниткән башбаштак анда!..
тгәм ҖийорГән кешеләрен:
— Барыгыз да кисегез дип. Көлен күккә очырырга Яккан булсын мичегез,— дип.
Уйнаклый үткер балталар, Зың-зың килә корыч пычкы. Тик йомычка очмый бер дә,—* Ялчыларның коты очты.
йомычка урынына шаулап Бары тик җыр чыңлап тора. Кушыла аңа урманнар. Кыялар кушыла җырга.
Чыршы бүген дә исән-сау, Шатлык җырын җырлый һаман. Кара диңгез ярларына Басмасын дип явыз-яман.
А. Ф Исаковка
Туры килдек бер үк палатага, Күргәннәре аның җитәрлек. Дәрте белән
Ат чаптырып йөргән Малайларны әсир итәрлек.
Кайчакларда кала да ул тынып, Көнгә төнне ялгап уйлана.
Иртәгәсен кояш кебек балкып. Яна хыял белән уяна.
Докторларга ышанычы зур да, Авыруына ләкин ышанмый.
Бер көн тормас идем мин биредә, Сезнең урыныгызда булсам, ди.
Кырык җирдә кырык эшем көтә, Күңелемдә кырык беренчесе. Больницада аунап ятармыни.
Кулларын тик тотыл <егет» кеше.
Бу дөньяны шактый кайгыртамы, Матурлыйсы әле бар аның.
Шулай булгач,
Тынычлыкка салып
Тота аламы соң ул җанын.
Күндерде ул барыбер докторларны.
Даруга ул инде табынмас.
Чир дигәнең мондый кешеләрне Егам диеп бүтән алынмас.
1970