Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Партияле кеше диләр мине
, Киләчәккә без чур стажлы Фиркасызлар булып барырбыз.
Л. Такташ.
Партияле диеп алданалар. Аптырыйлар әйтсәм киресен:
— Ничек инде шушы башын белән Беспартийный булып йөрисен5!
— Зур стажлы фиркасыз,— дим көлеп, Төзәткәндәй дуслар ялгышын. Ялгышмы сон?!
Мин һәрвакыт солдат, Ил язмышы — минем язмышым.
Юк, ал да гөл түгел мина дөнья, Бик күп жанда сыкрар яралар... Яраларын юлда бәйли-бәйли Замандашлар яуга баралар.
Читтә каламыни Ил жанлы нр — Шагыйрь урыны — алгы сафларда! Алгы сафта барган кешеләрнең Рухы төшми авыр чакларда.
Стенага китереп терәсәләр.
Коммунистны, диеп, атабыз’ — Юк. әнталмас идем мин киресен: Бу инде, дип, сезнең хатагыз.
Юк, ялвармас совет шагыйре һич Мескен булып дошман алдында! «Зур стажлы» аның Такташлары. Үлемнәрне жингән батырлары — Җәлилләре булган чагында!
Партияле кеше диләр мине.
Дөрес! — формаль карамаганда — Партиясез шагыйрь буламыни Бөек көрәш барган заманда!
1971
Карпат итәгендә
Яулар булып килгән борынгыда Бу җирләргә ханнар.
Бабаларым ат чаптырган монда, Кылыч айкаганнар.
Онытырга күптән вакыт, юкса, Онытылмаган, көфер...
Җуелмыйдыр, ахры, утка-суга Тарих баскан мөһер.
Тик бит инде башка тарих тулы: Яна, якты, яхшы!
Замандашлар, кашки аңа тугры, Лаек булалсакчы...
Ә без бүки ясап «бабай»лардан, Куркытабыз кайчак...
Безгә, ахры, сабый балалардан Таман үрнәк алсак:
Әнә урам буйлап уза шаулап Карпат балалары.
Казандагы кебек калам карап, Сөеп мин аларны.
Бу кадәрле булыр икән, бәгърем, Бала дисәң бала:
Ул уйлап та бирми,— князьләрең, Ханнарың ни аңа!
Кай илдә дә бер-берсенә охшаш Бу ачык, саф җаннар:
Аларга тик булсын һава, кояш, Урман, сулар, таулар...
«Искеләргә тимә — исең китәр!» Дигән борынгылар.
Борынгының гариплеген бикәр Кузгатмасын уллар.
Әле күптән түгел йөрмәдекме Тездән канга батып, Сөякләрдән таулар өймәдекме, Карпатлардан артып?!.
Сугышлардан дөнья сыкрый-сызлый, Авыр яралары...
Үстерергә иде бер дә бозмый Газиз балаларны.
1971
Гади бер фәлсәфә
4 Тәндә жаным ничә кен миһмая икәндер.
белмәдем...» һ. Салихов.
Никадәрле олы булып кыланса да, Гомер буе сабынлыкта яши инсан! Мин яшьләргә карыйм—сәер нарасыйлар — Алар да картая инде, мина ни сан!..
Килеп житәр бер көн котылгысыз сәгать, Шаккатырмак булыр үлем дигән сантый; Исем китмәс, ләкин,— алдан белеп торам. Холкым белән гафилләрдән түгел андый.
Нигә кеше елап туа икән жиргә, Алдан белеп тугангамы ни көткәнен: Әлмисактан бирле ата-бабалары Ирек теләп, хаклык эзләп интеккәнен?
Җанварлардан акыл белән генә өстен Бер карасан кеше дигән гажәп мәхлук. Белмәгәннәр генә шушы хакыйкатьне Үзеннән бик риза, үз-үзенә мәхбүп.
Белә торып мәңгелек юклыгын жирдә. Рух төшерми кешелекле горур инсан. Аз гомердә күп тәрәккый тели күкеле, Шуңа жапы йолдызларга омтылучан.
1970
Байрон рухы
Быел Лондонда. хәзерге грек хунтасы вәкилләре. Греция бәйсезлеге- нен йвз илле еллыгы уңае белән. Байрон каберенә венок куярга киләләр Байрон булып киенгән бер инглиз алар каршына чыгып баса да;
— Бу — хәрмәтләү түгел, хурлау Байрон рухы тираннардан берни дә кабул итмәячәк! — дип белдерә..
Газвталардан.
Грек ирке «чен һәлак булган Бөек шагыйрь Байрон гүренә Грек халкы азатлыгын буган Кара полковниклар үрелә.
Бәйсезлеккә гасыр ярым. диеп. Килгән алар венок куярга Шагыйрь исеме белән сату итеп. Яхшы атлы булып уйнарга.
Гайд-паркта шуңа шомлы тынлык, Инглизлар чытык чырайлы... Көтмәгәндә Байрон үзе торып. Гадәтенчә, жәнжал чыгарды:
— Бу тантана һич тә минем рухка Хөрмәт түгел, мыскыл бар монда! Каушап калды башта кара хунта. Ташландылар аннан «Байронга».
Тотарсың, бар, үлемсезлек рухын! — Тыныч ятмый шагыйрь гүрдә дә: Ул ирекле Элладаның туын 1 Җәлладларга каршы күтәрә!
197J
Язгы тамчылар
Кыш патшаны жинеп килгән атлылар Атларына бәллүр япма яптылар.
Түбәләргә эленделәр камчылар. Камчылардан тамып тора тамчылар: Тып-тып, там-там-там...
Юеш карны казый маллар жим эзләп,— Җир теләге — колыннарын нмезмәк,— Күтәрелә сөттәй ап-ак томаннар.
Ә тамчылар тамарга бик комарлар:
Тып-тып, там-там-там...
Көзгеләрен суга салып сылулар Кияүләре кем буласын юрыйлар. Көзгеләрдә умырзая чагыла...
Күз яшедәй тама тамчылар гына:
Тып-тып, там-там-там...
Атлы яулар ни гомерләр көрәштә.— Күтәрделәр байрак итеп кояшны.
Хуш исле жир жылынганнан-жылына — Искитәрлек тамчыларның җырына: Тып-тып, там-там-там...
J971
'Ту —байрак (төркичә).
Кобзарь янында
Тукай кебек, син <күлмәксез> тудың,— Күралмадың дөнья рәхәтен,
Колдан рәссам булдын, шагыйрь булдың, Җырлап үлдең халкың хәсрәтен...
Бала чакта безнең Апушны да Сине саткан кебек саттылар...
Саталмыйча тик кобзарьны гына Олактырдылар — читкә аттылар:
Син атылган йолдыз булып төштең Монсу казакъ далаларына...
Кара язмыш — кара таштан үстең һәйкәл булып!
Олы жанына
Мин сокланам! Карыйм уйчан сынга, Килгән саен көн дә «Каштан»га Күпме уйлар, күпме серләр, моннар Алып була икән таштан да!
Ни уйлыйсың:—Украинам! — димсең?
Син куенында азат жиреңнең, Иң беренче син богавын чиштең, Тозакларын аның жимерден.
— Халкым! — дидең, Тукай кебек син дә, Шагыйрь итте сезне халкыгыз.
Үлем белми халык!
Шуңа жирдә Мәңгелеккә сез дә калдыгыз.
1971
Табигать белән тартышканда
Бөтен тәнем авырыксынып тора ооп.
Шуңа бугай чырай сытык, күңел боек...
Табигать, бу —үзенне белдергәнеңме:
— Мин көчле! — дип, кешедән бер көлгәнеңме?
Бер биреп, бер алуларга өйрәнгән син,—
Алып гүргә салуларга көйләнгән син...
Чиреңне дә, шулай булгач, алырсың бер:
Минем белән уйный торгач арырсың бер!
, 1971
1 «Каштан» — Трусковсцтягы санаторий клубы. Тарас Шевченко һәйкәле тунын дынт урнаштырылган.
тин оик риза
Баштук, ахры, күзгә чалындым мни — Яшь.— диделәр,— яңа! — диделәр... Ә картайгач:—Бу яшәгән саен Гел яшәрә бара! — диделәр.
Таныдылар чынлап илле яшьтә, Зурладылар фәкать алтмышта... Берәүләргә ул да насыйп түгел, Мин бик риза мондый язмышка.
Фирдәүсиләр, Гомәр Хәйямнар да, Мирас итеп гаҗәп моңнарын, Хикмәт кунып? акыл утырганда Язган, диләр, гүзәл җырларын.
Пәйгамбәрләр хәтта шулай икән. Мин фәкыйрьгә нихәл итәргә? — Бит җырчыга шагыйрь булыр өчен Сират күпере кирәк үтәргә!
1Э70
Илһамга
Нишлисен син, илһам дигән тинтәк. Мине үртәп шулай итәмсең: Шаян килен кебек алларымнан Итәк кенә болгап үтәсең?!
Дәртем дә бар әле, көчем дә бар Билләреңнән кысып кочарлык. Җилкән итеп җиләс итәкләрен, Дулкыннарда тибрәр, очарлык.
Форсатыңны җилгә җибәрмә син — Кала күрмә кысыр, тол булып. Әйдә чыңла, чыңла бар тавышыңа. Җырларыма алтын кыл булып.
1970
Мэрцишор
Тартыша торгач яз иңде Жинеп чыккан кышны — Молдаван кызлары мине Бер почмакка кысты
Мэрцишорны — яз билгесен I Миңа тага берсе. Аңкытып рәхәт яз исен. Шомырттай күзлесе,
«Сезнен шигырьләргә дә мул Уныш бирсен, ди, яз'> Изге теләк була кабул, Нури, син яз да яз!
Тага торгач яз бөтиен, Мавыгып эше белән. Үрелде дә мина... жебен Өзде теше белән.
Ымсындырдың, жепне түгел. Үзәгемне өздең!
Әй сылу, талпынды күкел,— Син яз идек үзең'..
1971
Минем балдыз
Көнлисезме, кем дисезме. Янымдагы бу чибәр кыз? Минем балдыз!
Үземнең дә күзем төшә.
Тик кыланмыйм гына сансыз: Ул бит балдыз...
Җизнәкәй, дип кенә тора!..
Ни әйтсәң дә бик куштан кыз Минем балдыз.
Чибәрлеккә апасыннан Биш кат артык, һич ялгансыз, Хәйран балдыз!
Кайчак куллар озынайса- Чалт! янакка — әдәпле кыз Минем балдыз.
Үзе тыйнак, үзе уйнак.
Менә дигән минем балдыз — Чукынган кыз!
1970
I Ефәк жспнен ике очында да нәни йолдызлар беркетелгән бу билгене молдаваннар I мартта күкрәкләренә тагышалар, йортка, бакчаларга влалэр — шулай аздан уңыш тынләр нкән.
Хафиз газәлләре
Әгәр күңлемне хуш итсә Ширазнын бу гүзәл яры, Аның бер миңенә бирәм Самарканд вә Бохараны.
Сал, әй сакьи, шәрабыңны! Син ожмахта да күрмәссең Ширазнын Рукнабадын 1 һәм гаҗәп матур Мусалланы’.
Бетерде, урлады сабрымны шат, куштан, чая кызлар, Төрекләр урлагандай хан тажын, бирмичә Ягъманы 2 3 4.
Минем бу гыйшкыма андый сылу буламы соң мохтаж? Чибәргә һич кирәкми төрле иннек — йөз буяулары!
Йосыфтагы матурлыкның анык белдем көчен шуннан: Оят пәрдәсен ачкан калдырып шәрә Зөләйханы.
Ачы сүзләр белән мине орыш — тиргә, булырмын шат, Ишетсәм бал кебек татлы авазлы яр — Шәкәрханны5.
Сүземне тыңла, дустым: чал хәкимнең хак кинәшләре Җитәкләр тугры юлга яшь, бәхетле, дәртле җаннарны.
Кәеф кыл, җырла, бу хәят серен эзләп маташма син: Бит ул бар дип тә белми хәтта хикмәтләр вә аңнарны!
Газәл яздың, күңелле тыңлавы, кат-кат укы, Хафиз, Күгендә балкытыр тәңре сиңа җидегән вә айларны!
Гомәр Хәйям робагыйлары
Мәзәксез һәм мәйсез тормыш нигә хажәт!
Курайсыз да моңсыз тормыш нигә хажәт!
Көн күзендә булган һәрни аз гомерле: Кәеф-сафа кылсаң хәтта тормыш га шәп.
«Без булмабыз!» — Ә дөньяның исе китмәс!
«Югалыр эз!» — Ә дөньяның исе китмәс!
Без юк чакта да ул булган, мәңге булыр! Бер ваемсыз яши бирер — исе китмәс.
2 * Рукнабад елгасы буендагы гүзәл Мусалла бакчалыгы — Хафнзнын яраткан
урыны булган. Аның кабере дә шунда.
4 Чик буендагы Ягьма шәһәренә иранлы хан килеп хөкем йөртмәкче була. Ләкин төркиләр, анык тажын урлап, ханлыктан мәхрүм итәләр.
5 Ш ә к ә р х а н — Хафизның сөйгән яры.
Корьән шәриф сүзләренең күбесе хак: Ләкин шул ук хикмәтләргә өнди арак. һәр жам безгә ача гажәп тормыш серен, Күренер төбе—иренең генә тидереп бак.
Шәраб — хәким, сыналган ул хәкимлектә; Аны эчсән, юк-бар уйлар хәзер бетә. Гажәп алхимик ул шәраб дигәннәре; Гади кургашны да алтын комы итә.
— Нәрсә сон ул жырлар, жамнар, сылу тәннәр! — Сабыйларның таштәтие — уенчыклар!
— Ә батырлык-ирлек, корбан, гыйбадәтләр' — Янып сүнгән учак, көлләр генә — чүп-чар!
«Килер үлем, чабып егар чалгы белән. Авар жиргә башын иеп үскән үлән...» Туфрагымнан мәй чүлмәге ясагыз сез. Мин яңадан терелермен торып гүрдән.
Тормыш — базар Син аннан дус-тиң эзләмә. Тормыш — яра. Ана һич тә им эзләмә. Гел көләч бул үзең, елмай бүтәннәргә, Тик алардан көләч йөзне син эзләмә.
Син исергән икән — шатлан мона, Хәйям.
Өзелеп сөйгән икән — шатлан мона. Хәйям. Килер үлем — бетәр барлык саташулар! Бүген исән икән —шатлан шуңа, Хәйям.
Аһ, әгәр дә тынгы булса иде жирдә! Аһ. әгәр дә тынгы булса иде гүрдә! һәйһат! — язгы үлән булып терелсәк дә, Тапталырсың тагын туфрак белән бергә.
Минем каберем дә нәкъ үзем кебек булыр: Тирә-якта шәраб исе анкып торыр.
Якын килсә әгәр берәр юлчы ана — Тәмам сәрхуш булып юлын дәвам кы