Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ ТАРИХЫНА СӘЯХӘТ


әгълүм булганча, фольклор шигыре язма поэзиядән шактый карт. Халыкта ритмик сүз — мәкаль һәм табышмаклар — бик күптән туган. Бабаларыбыз шулай ук җырлар чыгарган, зур күләмле дастан, эпослар да иҗат иткән.
Ләкин шигырь тезелеше ул чорда хәзерге кебек силлабик системага түгел, ә интона- ии о н-с и и т а к с и к тәңгәллеккә нигезләнгән булган. Исеменнән үк күренеп торганча, анын ритмын оештыруда тел рольне үзара тәнгәл килә торган ритмик-интонаиион кисәкләр уйнаган. Алар сүз тәртибе ягыннан да, җемлә кисәкләре буенча да бер-беренә охшаган шигырь юлларын тәшкил иткәннәр. Фигыльләр исә һәрвакыт диярлек бер урынга — юл ахырына җыелганнар. Юллардагы иҗекләр саны, ягъни тезмәтәрнен озынлыгы бертигез булмаса да, ритм әлеге охшаш җөмләләрнең яки фразаларнын кабатлануы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Галимнәр интонацион-синтаксик шигырьне Европа халыкларының күпчелеге вчен ритмик сүзне оештыруда башлангыч, примитив форма булган дип исәплиләр. Анын үрнәкләре мәкаль-табышмакларда да, шулай ук борынгы җырларда да шактый киң сакланган. Әмма эпик поэзиядә — геронк әкилт-поэмаллрда һәм впос-дастдннарда — архаик шигырь формаларының эзе аеруча тирән (мәсәлән, төрки халыклар арасында бик борынгы заманнарда ук иҗат ителгән «Манас» һәм «Коркыт дәдәм китабы» эпосларында). Менә IX гасырдан ук килә торган «Коркыт дәдәм китабыл эоосымиаи бер мисал:
Колкубани йөрумдән | турур идүм, (И)
Иелнсн кара кызыллык атума | бинеридум, (15) Бабамунга бан эвнндән | чакарыдум, (12) Арку бели ала тагы | апларыдум, (12)
Ала гейик, сыган гейик | ковар идум, (12) Тартанда бнр охыла | нейлерндүм, (II)
Демренсуз охыла йигнт свин | сниар кд у и. (14) Үлдүрмега йнгидум мен семи | кыйармыдум. (14)
Бу взектэ хәзерге шигырьгә хае булгаи инверсия дә. юлларны һәм рифмаларны тврлечә тэзү күренеше дә юк. Монда юллар, тврле озынлыкта булсалар да, һичшиксез, сннтаксик битеннән, бу очракта аерым җәмлмәрдәи торалар. Юаларда аудай уа сүзләр тәртибе дә, яралгы хәлендәге рифмаларның-фн! ыльләриең урыны да — бер үк, Чинкн алар сннтаксик тәңгәллеккә нигезләнгәннәр. Әмма шумы ук мисалда искә форма •чеидә ана форма элементларын күрү дә кыен түгел. Мәсәлән, т«л сиришаиә, авын ритмик-интонацион тезелешенә буйсынып, текстами бер үлчәм тирэмидэрәа әйләнү*, аерым урыннарда стихияле рәвештә цезуралар беләи ритмах буыннар налами чыгуы һәм, ииһпчть, кочлс басымлы иҗекләр алдыннан ачын иҗекләр ииләргә әмгылуы
ТЯ
М
(г-рур. бинер, чакар) әнә шул турыда сайли. Бу инде Оорыйгы^ыТ«.й,үг«ДГЙ әлеге очракта эпик поэзиянең, нигезендә башлангыч хәлендә берничә ритмик принцип булган дигән сүз. һәм хәзер дә халык авыз иҗаты шигырьләре нинди дә булса бер метрик чара белән генә түгел, ә төрле метрик чараларның бөтен бер комплексы белән тудырыла. Икенче төрле әйткәндә, күп метрик ысулларның үзара тәэсир итешүе генә фольклор әсәрләренең ритмын тоярга мөмкинлек бирә.
Билгеле, халык иҗат иткән ритмик сүз арасында, бигрәк тә мәкальләрдә, бертигез озынлыктагы юлларга нигезләнгәннәре дә җитәрлек. Ләкин шигырьләребез нигезләнә торган силлабик системага карыйлармы соң алар? Безнеңчә, мәкаль ритмы белән язма шигырь ритмы арасында зур охшашлык булса да. алар арасында тулы тәңгәллек үткәрергә, күпләр уйлаганча, берсен икенчесенең үзгәрешсез дәвамы дип карарга мөмкин түгел. Ник? «Чөнки мәкальләр, мәгънәгә иң кыска шигъри сөйләм юлы белән ирешү өчен, мөмкин хәтле теркәгечсез һәм катламсыз төзелгәнгә, аларның мәгънәсе дә күбесенчә аваз ымлыклары (интонация), тыныш-паузалар һәм ритмик басым көчләре белән биреләләр. Шулай көйләм өчен булмыйча, ритмик сөйләм өчен булганга, аларда иҗек саны гына урын тотмый, ритм басымнары калку итеп әйтеләләр, аваз системасы да шуңа көйләнгән. Димәк, жанр буларак, мәкальнең шигъри үз алымнары бар, ләкин, моңа карап, аны нинди дә булса гыйльми вәзен системалары, әзер схемалар белән эш игә дип булмый. Ул бик табигый тел сөреше, сөйләмнең табигый басымы белән ритм- лана» *.
Бик дөрес әйгелгән сүзләр. Чыннан да, халык үз мәкальләрен әдәбиятчылар нор-малаштырган теге яки бу шигырь системасы буенча иҗат итми. Аларда үзара укмашкан хәлендә силлабиклык та, тониклык та һәм үзенә генә хас булган башка төрле закончалыклар да бар. Халык үзенең тел сөреше белән бөтенләй көтелмәгән ритмик конструкцияләр эшләп ташлый. Кирәк икән, силлабикасын да, без күнеккән башка кысаларны да җимерә. Кыскасы, фольклор шигыренең башка төрләре кебек үк, м ә к а л ь-ә й т е м- нәр моноритмга түгел, ә күп төрле ритмнар катнашмасы I булган полиритмга нигезләнгәннәр. Димәк, аларда әле канунлашты- рылган билгеле бер уртак норма юк, ә теге яки бу шигъри системада файдаланырлык төрле «ритмик күзәнәкләр» генә бар.
Эстетик таләпләргә карап, халык иҗаты хәзинәсеннән теге яки бу метрик принципларны сайлап алу инде — язма әдәбият эше, ягъни к н т а п шигыре бурычы. Менә ни өчен төрле метрик чаралар башта, гел сөрешенә нигезләнеп, фольклор шигырендә тусалар һәм һәркайсы стихияле рәвештә билгеле бер нормага омтылсалар да, алардан үзенә кирәген генә алып тәмам нормага салган, система дәрәҗәсенә күтәргән көч — язма шигырь булган. Чөнки нәкъ менә язма поэзиядә генә, табигый чаралар белән беррәттән. шартлы- лыкка, ясалмалыкка да нигезләнгән метрика тантана итә башлаган, гомуми ритмик система үсеп чыккан.
* * *
Язма поэзиянең фольклордан аерылып чыгуы һәм мөстәкыйль тармакка әверелүе — гасырларча дәвам иткән ритмик эволюциянең зур җиңүе. Бу бүленештән сон китап шигыренең, димәк, яна туып килгән поэтик әдәбиятның махсус законнарга нигезләнгән үз үсеш юлы башлана. Ләкин тәүге чорда, бигрәк тә үзенең «бала» чагында, язма ши! ырь күзгә күренеп торган меңнәрчә җепләр аша анасы — фольклор белән бәйләнгән була. Чөнки яна туган бала ана сөтеннән башка үсә алмаган кебек, борынгы язма шигырьнең дә башта фольклор «җиме» белән генә азыклануы, һичшиксез, объектив һәм зарури күренеш була.
Борынгы төрки язма шигырьнең төзелешенә нинди үзенчәлекләр характерлы сои? Ул нинди ритмик системага нигезләнгән? Дөресен әйтергә кирәк, бу сорауларнын әле әдәбият белемендә ахырына кадәр ачыкланып беткәне юк. Алай гына да түгел, тюркологиядә әле һаман борынгы фольклор шигырен дә һәм язма шигырьне дә «горки
1 Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләренең шигъри үлчәмлеге. «Совет әдәбияты» журналы. 1958 ел. 5 сан. 109 бит.
либез. Мәхмүт Кашгариның «Дивани лөгатит төрк*еидәге (XI гасыр) парчалар, безнеңчә, терки халыклар тудырган борынгы язма шигырьнен бүгенге көнгә килеп жнткән беренче үрнәкләре. Алар инде фольклор әсәрләре кебек полиритмга түгел, ә утырып житкәи билгеле бер ритмик тезелешкә нигезләнгәннәр, метрик нормага салынганнар Иң мөһиме — аларнын гасырларча дәвам иткән ритмик сайланыш нәтиҗәсендә туган 4 шигъри системасы бар. -
Ләкин безнен алда, һичшиксез, язма шигырьнен бала чагы. Моны без. барыннан * да влек, ни архаик шигъри форманын — синтаксик тәнгәллекнен — ритмик чара була- g рак кин рәвештә саклануында күрәбез. Әмма Кашгарн сүзлегендәге әлеге парчаларда < инде бу форма нык камилләшкән, жемлә һәм синтагма кисәкләренен урынын гыиа = түгел, ә аларнын санын һәм зурлыгын да тулысынча үзенә буйсындырган. Менә ии р
тмик оуыннын пам пәр сүзнен диярлек
Этил : суй | ака ; турур, (8)
Кайа ; төби | кака ; турур. (8) 2
Балик ; тилим | бака ; турур, (8) g Күлүң = таки | күшәрүр (7)
(1.1031 ♦
Ирән : алпи | окнштилар. (8)
Кннгнр ; көз үч | бакиштилар, (8)
Камуг : тулмун | тукиштилар, (8) Килнч ; кипка I көчүн снгдн. (8)
(1.340)
. (П)
(И) (111.303)
Иц борынгы үлчәмнәрдән 7-7, 8-8 һәм 11-11 белән язылган бу мисалларда гасырлар буена эзләнгән ритмик тезелешнен табылуы һәм шагыйрьләрнең шу на ахыргача турылыклы булуы сизелеп тора. Борынгы шагыйрьләр ритмнк-сиитаксик тәңгәллек» шулкадәр нык омтылганнар ки, күпчелек строфаларда аерым ригмик буыннар гына түгел, ә алар эченә кергән аерым сүзләр дә хәтта үзләренең вертикаль парларына (мәсәлән, еүрлүг — барчик) буйсынып килгәннәр. Нәгижәдә. шигырь юлларында, гөп цезуралардан тыш, естәмә, ярдәмче сүзбүләр.гәр барлыкка иилгәи. һәм ритмик буын-нар тагын да ваграк кисәкләргә бүленгән. Бу инде ритм стихиясенең һәрьяклап идеаль тэнгәллеккә, ягъни мөмкин кадәр күбрәк парлы берәмлекләргә омтылуы дигән сүх Ич мөһиме, бу — ин борынгы метрлар (егрофа калыплары) системасынын, ниһаять, тууы һәм тәүге чорда бөтен ваклыкларына кадәр сакланып тантана итүе.
Кашгаридагы парчаларның рифмалары да язма шигырьнең әле чагыштырмача яшь булуы турында сөйли торган дәлилләр. Аларда морфологик төрлелек тә. фонетик- акустик охшашлык та бик чикле. Рифманың йогынтысы әле төрле сүз төркемнәренә һәм сүзләрнең тамырына үтеп кермәгән диярлек, ул күбрәк фигыльләргә, аларнын да кушымчаларына нигезләнә (йарилди — көрүлдн. бакиштилар — тукиштилар, үрпәшүр — тартишур, күрдим — барднм, гурмади — армади һ. б ). Дөрес, арада фигыль булмаган рифмалар да очраштыргалый. Бу, һичшиксез, алга таба бер адым. Тик бер үк характердагы сүз төркемнәренә нигезләнүләре белән алар әле сннгаксик тәнгәллекнен туры- Дан-туры нәтиҗәсе булып торалар.
йүгүрдн I хапал ; ат, Агди | кизил | байрак,
Чакгглди I кизил ; от, Тугди | кара I толрак.
Көйнрдн I арут ' от, Йатшү I келнб I or рак,
Сачраб ( мин I уртанур. . Токшнп | аннм j кечтнмнз.
(11153) (111.199)
1 Жәя эчендәге саннирнын беренчесе «Дивани лөгатит теркә китабынын (Ташкент, 1960—63.) том номерын, икенчесе нса ничәнче бит икәнлеген ьүр-әтәләр
өчен монда пәр юлның, ләр цезураның, ише, үз тәнгәлләре бар.
Түрлүг ; чәчәк | йарилдн, (7)
Барчик ; йазим | кәрилди, (7)
Учмак ■ йөри | көрүлдн, (7)
Тумлуг: йана | келгүсүз. (7)
(I 141) • Ирән : арнг | үрпәшүр, (7)
Үчин ! кәкик | үртәшүр, (7)
Сакал ■ тутуп | тартишур, (7)
Күкси ; ара | ут түтәр. (7)
(I 233)
МАРСЕЛЬ БАКИРОВ
Ажун ; тени | кендези | йәлкин ; кәчар Кныни : кали | сатсага | күчнн ; кәвар
Утрак : ири | таграк : йэми | анын• оглак.
Сути '■ үзә | саграк: йөри I таки : аглак.
(1.435)
Димәк, авыз нжаты шигыре ечен генә тугел, ә фольклор йомыркасыннан чыккан борынгы язма шигырь өчен дә төп ритмик принцип — синтакснк параллелизм. Ләкин язма поэзиядә инде ул метр тәртәсе арасына кертелгән, ягъни шартлы законнарга буйсындырылган. Менә бу яктан караганда, борынгы төрки язма шигырь фольклорда эшләнгән архаик формаларның әдәбият сандалында чүкелеп янартылган үзенчәлекле төре булып тора. Икенче сүзләр белән әйткәндә, ул — халык гасырлар буе иҗат иткән ритмик формаларның каймагы, аларның профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән икенче тормышы. Фольклор шигыреннән аермалы буларак, аның инде язма поэзия өчен уртак норма булып әверелгән метрлар системасы бар. Алар, бер яктан, шигырь үлчәмнәренә, ягънн иҗекләр санына, икенче яктан, цезураларга һәм алар нәтиҗәсендә туган ритмик буыннарга нигезләнгәннәр. Димәк, шул чакта ук инде шигырьнең метры юллардагы иҗекләр санына гына түгел, ә сүзбүләрләрнен каян үтүенә дә нык бәйле була.
Кәлум : куми | капса : кали | тамиг ; итәр. (12)
Көрсә : ани I биЛКӘ : КИШИ I (ӘЗГӘ : бүтәр. (12)
(III. 151)
Тәгүр : мәниң | савимн | би.иәлигә : ай. (12)
Тинар : кали I ататса I кисрак санн ; тай. (12)
(III. 173)
Бер үк үлчәмдә язылган бу мисалларның төрлечә яңгырау сәбәбе дә нәкъ менә шунда: метрның, иҗекләр саны белән генә канәгатьләнмичә, ритмик буыннар дулкынына да буйсынуында. Бу, һичшиксез, борыш ы метрлар системасының безнең көннәргә кадәр килеп җиткән мөһим үзенчәлеге.
Борынгы язма шнгырьнен метрларына, болардан тыш. тагын бер мөһим ритмик чара хас. Ул — тюркологлардан беренче булып профессор Хатип Госман игътибар иткән ачык иҗекләр системасы*. Бу системаның үзенчәлеге шунда: борынгы төрки язма шигырьдә строфанын билгеле бер урыннарыннан вертикаль юнәлештә ачык иҗекләр тезелеп төшә. Горизонталь юнәлештә караганда, андый иҗекләр, кагыйдә буларак, һәр ритмик буында очрыйлар һәм аларнын билгеле бер иҗекләренә беркетелгән булалар.
Узу : бариб | өкүш : ЭВДИМ + — —V»
Телим : йүриб | кучи ; кәвдим, + «_» —
Атим ? бирле | тегү : әвдим, + ч> ч>—
Мәни : көрүб | йәси ; агди. + (-> —ч>
(I- 1?9)
Алплар ; ариг | алкншур, ч-< ч> +ч>
Куч бир ; килиб | аркашур. ч> ч> + ч/
Бир-бир ; узә | алкашур, •-< ч> + —
Изкәрмәзиб | ок атар. ч> ч> +ч>
Ус әс : кәрүп | йуксәк ; калик | коди ; чакар. Билгә : киши | өгүт ; бер ип | таврак i укар
(III. 53)
Әйтергә кирәк: бу кызыклы күренеш тә, һичшиксез, синтакснк тәңгәллек нәтиҗәсендә туган закончалык. Башта яралгы рәвешендә фольклорда барлыкка килеп, соңыннан ул борынгы язма шигырьгә үтеп кергән һәм анда ритмик кына түгел, ә метрик роль дә уйный торган куәтле берәмлеккә әверелгән. «Днвани лөгатит төрк»тәге парча-
1 Хатип Госман. Татар шигыре. Казан. 1964.
3 Ритмик схемаларда ачык иҗекләр <—>, ябык ижекләр «ч^>, метрик ачык ижекләр <+» билгесе белән күрсктакмер.
Кашгарндагы метрик ачык иҗекләрнең хасияте нидән гыйбарәт сон? Аларга корылган борынгы терки язма шигырьнен ритмик үзенчәлеге бу яктан нәрсәләр белән характерлана? Тюркологлар әлеге сорауларга ике төрле жавап бирәләр. Беренче карашнын авторы Хатип Госман ачык иҗекләр системасын гомумән аруз күренеше итеп карый һәм, Кашгарндагы парчаларнын ачык ижекләргә дә. шулай ук иезураларга да бердәй нигезләнүеннән чыгып, борынгы язма поэзиягә аруз белән бармак (си.тлабнка) синкретизмы хас булган дип исәпли '. М. Хамраев белән М. Кәримов исә әлеге парчалар «бөтенләе белән һәм тулысынча бармак метрына туры килә» дигән фикердә торалар ».
Безнен уебызча, монда әлеге фикерләрдән теге яки бу дәрәжәдә аерыла торган өченче төрле карашка да урын бар. Без үзебез ана нигезләнгәндә төрки шигырь үсешендәге борылыш моментларын һәм хәзергә табышмак булып тоелган аерым нәрсәләрне янача һәм тулырак хәл итеп була дип саныйбыз.
Карашыбызны анлатуны «Дивани лөгатит төрк»тәге метрик ачык иҗекләрдән башлыйк. Безненчә. алар башка иҗекләрдән барыннан да элек басымсыз булулары белән аерыла торган берәмлекләр. Аларнын, кагыйдә буларак, сүэнен башына яки уртасына туры килүе дә. шулай ук күренекле лингвистларның борынгы төрки теле һәм анын
дә дә — һәрчак янәшә торалар. Шул ук нан да, алдыннан да килә алалар.
Игләдй | мәннн | азАк, Көрмәэйб | очрн | тузАк, И клали м | андин | узйк, Имләгёл I имди I тузАк.
(1 361) йашйи ; атнб | ййшиади, Тумйн ! туруб | тушнади. Азгйр |, хисир | кйшнәдн, ®'УР : «луб | бкрашур.
(I. 23?)
оакыпа басымнар ачык иҗекләрнең артын§§§ ****
йагн ; бәгдин | узу ял а ди, Көрүп ; суни | азйклали, Өлүм ! анп I конуклалн, Агйэ ; ичрә агу сагди.
(III. 351)
Агй I бүктнр | үзә, ? йурдим.
Барйк йакиб | кийа көрднм.
Анй : билнб | такй. I барднм.
Түгәл ' йагн I төрй, ! туган.
(1. 424)
1 Хатнб Усманов К характеристике ритмического строя тюркского стиха. «Народы Ааин и Африки» журналы 1968 ел Ь сан. 93. 97—99 битләр
* М К Хамраев. Основы тюркского стихосложения. Алма-Ата 1963 ел. 122— 124 битләр
’ A Gabain. Altturkische Grammatlk. Leipzig, 1341, p 42 М P« янекяын «Материалы no исторической фонетике тюркских языков» дигән китабы буенча китерелә. 19л>ел. 33 бит.
**** Бет ритмны, кайбер әдәбиятчылар аңлатканча, «бертигез вакыт араларында бер үк күренешләрнең кабатлануы» дип түгел (Г. Л. Абрамович. Введение в литературоведение. 1955 ел. 178 бит), ә капма-клршы күренешләрнең — антиподларның чиратлашуы һәм диалектик берәмлеге днп карыйбыз. Шигырьдә андый капма-каршы пэрлар берничә төрле басымлы һәм басымсыз иҗекләр. озын һәм кыска иҗекләр, ачык һәм ябык иҗекләр, цезуралар һәм ритмик буыннар, ш.ггырь юллары Һәм юл ахырында ы паузалар ,
-лариын күпчелеге нәкъ менә шул берәмлекләргә — ритмик ачык ижекләргә нигезләнүләре белән аерыла да.
диалектлары турындагы күзәтүләре дә менә шул хакта сөйли. «Уйгурда,—дип яза танылган немец тюркологы А. Габэн (ә Кашгари сүзлеге, билгеле булуынча, төрки телнен карлук-уйгур төркеме ядкарьләре исәбенә керә),—динамик һәм музыкаль басым нын булганмы, юкмы икәнлеге хәзергә әле ачык түгел, һәрхәлдә, сүз эчендә
ге ачык и же к басымсыз булган»’ (ассызык безнеке — М. Б)
Димәк, әгәр дә метрик ачык иҗекләр басымсыз берәмлекләр икән, аларнын ши гырьдә, һичшиксез, капма-каршы парлары — антиподлары да булырга тиеш *. Чынбарлыкта да бу шулай. Кайсы гына борынгы язма парчаны алма, ачык иҗекләр янында мотлак рәвештә басымнар торганын тоясын. Ә менә басымлы ижекнен ябык булуы, ягъни тартык авазга тәмамлануы мәҗбүри түгел. Чөнки метрик ачык нжекләрнен капма-каршы пары ябык иҗеккә корылмаган. Анын өчен магнитнын икенче полюсы — бары басым гына. Шулай ук антиподларның бер үк сүзгә туры килүе дә зарури күренеш түгел. Аерым метрларда ачык иҗекләрнең икенче сүздә урнашулары да күзәтелә. Ләкин ритмик нарлар бер үк сүзгә туры килгәндә дә. төрле сүзләргә бүленгән
Агрук ’ агйр ] ишннни | азнагука | иүзүрмә, Айруп өзүң | ошариб | азнагуни ] тозурма.
111. 75) Таңдй ; била ] күрсә мәни | өрдэк: : атар, Калва ; курүб | кашгйлаки ) сука ; батар,
(1. 480)
да иҗат итәләр, ягъни чорына, иҗат үзенчәлекләренә карап, шигырьләрне терлечә яшыраталар. Моннан 900 ел алек теркәлгән әлеге мисалларда да, безнецчә, борынгы шагыйрьләрнең интонациясе һәм сулыш системасы лава шикелле булып катып калган. Шуларнын эзенә төшкәндә, димәк, борынгы төрки язма шнгырьнен һәм шул вакыттагы телнен табигатенә хас закончалыкларны ачарга мөмкин булуы бер дә гаҗәп түгел. Ю) арыда анализланган һәм конкрет мисалларда күрсәтелгән антиподлар системасын без борынгы язма поэзиянен метрик нигезендә яткан реаль закончалык дип исәплибез. Бу ни дигән сүз? Әгәр Кашгарндагы парчаларның метрын тудыруда басымнар да катнаша икән, ул шигырьләргә тониклык күренеше дә хас булып чыга түгелме сон?! Әйе. нәкъ шулай. Борынгы язма шигырьдә без үзенчәлекле тоник башлангыч булган дигән фикердә торабыз. М. Хамраев белән М. Кәримовнын «Днвани лөгатит төркатәге поэтик парчаларның метрын «бөтенләе белән һәм тулысын- ча бармак метрына* кайтарып калдыруларыннан безнен карашыбыз менә шул ягы белән аерыла да.
Билгеле, тел гыйлемендә төрки телләргә зәгыйфь, саңгырау басым хас дип исәп- ләнелә. Ләкин бу һич тә борынгы язма шигырьдә басымнарның мөһим ритмик роль уйнавын инкарь итә алмый. Чөнки шигырь составында сүзләр грамматикадан тыш булган өстәмә бәйләнешләргә дә керәләр. Гади сөйләм стихиясендә сизелеп тормаган һәртөрле грамматик чаралар үзләре дә анда жанланып. калкуланып китәләр. Шулай ук аерым басымнарның йөкләмәсе дә бермә-бер арта. Төрки шигырь белгече, күренекле поляк галиме Т. Ковальскнйның фундаменталь хезмәтендә бу турыда бик кызыклы фикер чагылып кала; «Төр и и өчен,—дип яза ул,— нәрсәне булса да басым белән әйтү (асылда) шул ук нәрсәне сүзмә-сүз, я булмаса бераз үзгәргән формада кабатлау белән бер»1 (ассызык безнеке—М. Б.) Моңа ышану өчен һәртөрле тәңгәллекнең идеаль үрнәге булган мәкальләргә игътибар итү дә җитә.
Тулум анутса, кулун болур.
Тулуы уиутса, болун болур.
(1. 221)
Көндә ирүк йок.
Бәктә кыййк йок.
(I. 100)
Алплар бирлә урушма,
Бәкләр бирлә турушма.
(I. 192)
Тулысынча синтакснк параллелизмга, охшаш юлларның кабатлануына корылган бу мәкальләрдә басымнарның метрик-ритмик чара булып килүе ап-ачык. Әгәр шушы тезмәләрне кабатлану сыйфатыннан мәхрүм итсәң, ягъни берәр юлларын алып ташласак, басымнарның куәте шунда ук зәгыйфьләнә. Алар бары аллитерациягә корылган, я булмаса логик басым таләп ителгән юлларда гына билгеле дәрәҗәдә сакланып кала алалар. Чөнки аллитерация күренешләренә дә. мәгълүм булуынча, шул ук закончалык — кабатлану күренеше хас. Андый күренеш булганда, бер үк яки охшаш сүзләр кабатланганда, басым үзенең куәтен хәтта бер юлда да күрсәтеп өлгерергә сәләтле.
Шагыйрьләр, образлар белән бергә, интонация дә, шул ук вакытта сулыш ритмы
Килём-китё.м бар, Үлёы-җитём бар.
Җаның тынса, кулың тынмый.
Кулың тынса, җанын тынмый
Җйкмәсәң дә, ат яхшы.
Сөймәсән дә. кыз яхшы1 2.
Күренүенчә, шигырь иң борынгы 7 (8) үлчәменә һәм сингаксик тәңгәллеккә корылган. Шулай ук аның рифмалары да әле яралгы хәлендә генә Ләкин нәкъ шул камил булмаган бетем өлешләрендә ачык иҗекләр системасы ярылып яга. Нәрсә дигән сүз бу? Бу —ачык иҗекләр системасы һәм, шуңа бәйле рәвештә, тониклык күренеше башта шигырьнең бетем өлешендә формалашкан дигән сүз. Менә шуңа күрә дә XVII гасыр филологы Исаак Боккнйның «рифма —ул тоник просод иянең (ритмның—М. В.) баласы» дип ясаган нәтиҗәсе, безнеңчә, бик урынлы (Исаак Ьоккий. О произношении или пении древних стихотворений. «Агеней» Москва. 1828 ел, 9сан) Ул безнең төрки шигырьнең дә ритмик нечкәлеген ачарга ярдәм итә торган бик мөһим күзәтү булып тора. Сонга табарак инде тониклык күренеше рифма белән генә канәгатьләнеп калмаган, ә акрынлап строфаның башка өлешләренә дә үтеп кергән, һәм. шулай атеп, тоник башлангычлы борынгы төрки язма шигырь барлыкка килгән.
Безнең тониклык күренешен яклавыбыз Ф. Коршнын һәм Т. Кивальскийның борынгы төрки шигырьне силлабо-тоник дип исәпләүләре белән аваздаш түгелме сон? Бәлки, ул фәндә хаклы рәвештә тәнкыйтькә очраган әлеге карашны анадан тергезергә маташудыр? Һич юк. Тониклык төшенчәсен без борынгы язма поэзиягә карага тар һәм үзенчәлекле мәгънәдә кулланабыз, ягъни ул төшенчә эчеиә бу очракга силлабо-гоник системаны кертмибез. Чөнки Каштари парчаларында һәм борынгы поэтик үрнәкләрдә Корш белән Ковальский «күргән» стопалар юк. Аларның нигезендә, грамматик басымнарга буйсынып, һәрчак я так, я җөп иҗекләрдә калкып чыга торган ритмик басымнар Да күзәтелми. Борынгы язма шигырь бөтенләй икенче характердагы берәмлекләргә — көчәйтелгән басымлы ритмик буыннарга һәм буынара ачыклыкларына корылган Басымлы булсалар да, бу буыннар инде енллабо-тоника стопалары белән тиңдәш түгел-ләр. Чөнки аларның чиге һәрчак сүтаралыклары, ягъни цезуралар белән белдерелә.
Арыслйн баласы арыслан булыр.
Ак булмаса да, пйкь булыр.
Ир кадере йл белән.
Туган илек — туган анаң.
Һәм. киресенчә, тәңгәл моментлар булмаса, бер юллык мәкальләрдә тоник сыйфат ф бөтанләй юк дәрәҗәсендә.
Туй үпкәсез булмас. х
Тел — кылычтан үткен. р
Чиләгенә күрә — капкачы.
Бурычлының теле кыска. =
Моннан нәтиҗә шул: б а с ы м тулы куәт алсын өчен. поэтик сөй * ләмдә аерым сүзләрне н, һичшиксез, я горизонталь, я • е р- 5 тикаль парлары булырга тиеш. Әмма бу парларның нинди булуы, ягъни н тоник басымның нинди тәңгәлләргә нигезләнүе барыбер түгел. Метрик роль уйнасын- л нар ечен, басымнарның я иң кыска тәңгәлләргә — бер иҗекле сүзләргә — тешүе. я үз- 3 ләренең антиподлары — ачык иҗекләр белән янәшә торулары шарт. Чөнки бер иҗекле = сүзләр дә, шулай ук ачык иҗекләр дә тониклыкны көчәйтә торган берәмлекләр Менә 3
шушы таләпләр үтәлгәндә, «зәгыйфь басымлы» теләсә кайсы төрки телдә, могҗизалы ф көч булып, тониклык күренеше калкып чыга. Борынгы тирки язма шигырь, безнеңчә. а иәкь шушы закончалыкка нигезләнгән дә. Аиың мәкальләрдә, лирик һәм эпик поэзиядә э ■шләигән тоник характердагы заготовкаларны кин куллануы моның ачык дәлиле. ь
Биредә тоник башлангычлы шигырьнең ничек формалашуын күрсәткән аерым ми- х
салларга да тукталып булыр иде. Ә андый мисаллар бар, хәтга шактый борынгы чорга < караганнары бар. Мәсәлән, күптән түгел «Алтун йарук» әсәреннән Госман тапкан борынгы төрки шигырь үрнәкләре шундыйлардан.
ике строфа:
Нә ада эрти | адайым, (8)
Көрклә кЙа | әкүкүм (7)
Өлмәк әмгак | нәчүкни, (7)
®нрә кәлнп | әртүрдн. (7)
(X гасыр) Хатип Менә характерлы ~
Сынтыда өнрә | өлмәкйг Булайып, ни | күнки ам Көрмөйнп әртн | муни таг, (8) Улуг ачыг | әыгәкнг. (7)
(»)
Икенчедән, аларнын зурлыклары да төрлечә. Бер ук шигырьдә хәтта берничә төрле буын чиратлашып килергә мөмкин, һәм шунысы характерлы: барлык метрлар өчен дә һәр ритмик буыннын, димәк, һәр сүзнең көчәйтелгән басым алуы мәжбүрн түгел. Кайбер очракларда, бигрәк тә ике янәшә буынның берләшү тенденциясе сизелеп торганда, аерым ритмик буыннар тоник басымсыз да килә алалар. Нигә дигәндә, әлеге басымнар үзләренең яшәешләрен һәм метрик рольләрен сирәк булып урнашканда гына сиздерәләр. Шигырь юлында никадәр азрак килсәләр, аларның куәте дә шулкадәр зуррак була.
Инде хәзер борынгы төрки язма шигырьнең аруз белән нинди мөнәсәбәттә булуына килик. Безнеңчә, Кашгари парчалары аруз булып исәпләнә алмыйлар. Ник дигәндә, алар әле аруз йогынтысына эләгергә өлгермәгәннәр, ә турыдан-туры төрки халыкнын саф үз казанышы, үз шигырь төзелеше булып торалар. Шулай булгач, аларга бернинди мөнәсәбәте булмаган шигырь системасының исемен бирү нигә кирәк?! «Төрки аруз» дигән термин әдәбият гыйлемендә гарәп-фарсы йогынтысында туган шигырь төзелешенә карата кулланылганлыктан һәм борынгы язма шигырьдән теге якн бу дәрәжәдә аерылганлыктан, без Кашгари парчалары белән арузга нигезләнгән әсәрләрне бер-береннән аерып карау ягында.
Борынгы төрки язма шигырь белән төрки арузы арасындагы аерма нәрсәләрдә күренә соң? Иң зур аерма, әлбәттә, метрларының бер-беренә охшамаган булуында. Кашгари парчалары снллабнкага һәм тоник башлангычка нигезләнгәнлектән, борынгы язма шигырьнең метрлар системасы да шушы ике сыйфатны калку итеп күрсәтүче берәмлекләргә буйсынган. Аларнын иң үзенчәлеклесе һәм һәр ике ритмик принципка да турылыклы хезмәт итә торганы — цезуралар якн сүзаралыклары. Цезуралар үткәндә, строфа, һичшиксез, билгеле бер зурлыктагы ритмик буыннарга бүленә һәм шуның аркасында шактый озын юллар да ритмик яктан жннел, силлабик яктан тигез һәм төгәл булып яңгырыйлар. Икенче төрле әйткәндә, тагын да ваграк кисәкләргә бүленү нэтижә- сендә. силлабиклык принцибы строфаның бөтен эчке структурасына, состав өлешләренә үтеп керә. Ә тониклык? Ритмик буыннарда сүзләр билгеле дәрәжәдә мөстәкыйль яңгыраш алганлыктан һәм бер-берсеннән цезуралар белән аерылганлыктан, шигырьдә, һичшиксез. аерым басымнарның көче дә арта. Әгәр аларнын горизонталь һәм вертикаль ишләре дә булса, яннарыннан, куәт өстәп, метрик ачык нжекләр дә үтсә, силлабик принципка ритмик юлдаш булып, тоник башлангыч килеп кушыла. Борынгы язма шигырьнең метрлар системасында бу ике принцип ныклап кавышкан һәм «идеаль законга» әверелгән. Ә квантитатив-мнкъ- дари башлангыч алар фонында гына, өченче дәрәжәдәге чара буларак кына гәүдәләнә. Аның мөстәкыйльлеге дә. әлеге принципларны икенче планда калдырырлык куәте дә юк. Шуңа күрә дә Кашгаридагы метрик характердагы шигырь юлларын микъдари стопа- ларга, ягъни квантитатив метрга бары шартлы рәвештә генә бүләргә мөмкин.
Аруз метрларына килгәндә, без моның киресен күрәбез. Аларда инде озын һәм кыска иҗекләр — төп антиподлар. Димәк, метрик ачык иҗекләрнең функциясе дә инде башка озын иҗекнең пары булып килү. Тоник башлангычлы шигырьдә ачык иҗекнең басымсызлык сыйфаты төп рольне уйнаган булса, монда, киресенчә, анын кыскалык сыйфаты беренче планга күчә Тоник башлангычлы шигырьдә ачык иҗекнең юлдашы, антиподы булып тоник басымлы ижек калкып чыккан булса, монда анын ритмик пары булып озын ижек килә. Шуның белән бергә, арузда ачык ижек янәшәсендәге капма-каршы иҗекнең басымы да башка төрле: тоник түгел, ә музыкаль. Чөнки ул, беренчедән, һәрчак сузынкы, озын иҗеккә төшә; икенчедән, тон ягыннан әйләнә-тирәсендәге, ритмик такттагы башка иҗекләрдән шактый югарырак булаXIV, һәм. ниһаять.— монсы инде аеруча характерлы — музыкаль басым табигый
12 сацХ ТУФ,Н- Ш,,,иРь тезелеше мәсьәләләре. «Совет әдәбияты» журналы 1958 ел.
4’“КТ0РлаРы дигәннән, без монда метрик ачык ижекләрнен кыска булып килүен, ябык һәм такт (стопа) ахырындагы ачык ижекләрнен исә (озын сузык катнашмаса да.) озын булып яңгыравы« күздә тотабыз Гарәл-фар.ы телләрендә һәм ар.зыкда *'ГПЧелс|( 0JUI* "ЖСКЛЭР нәкъ шундый кгл белән ясала Ягъни аларда да. ижея озын Лсы” өчен, аның составына озын сузык катнашуы мәжбүрн түгел
Без шулай ук арузда көй-мелодика белән сүз текстның нн рәвешле ныклы союзга керүен дә өйрәндек Күпчелек көйләр арузнын теге яки бу метрына рнтмик яктан га- мәе ләрәжәлә тәңгәл булып чыкты Ягъни көйләрнең тактлары да. озын кыска тоннары пам музыкаль акцентлары дз шигырьләрдәге үз ишләренә — стеналарга. озыя-яыска жекләргз һәм мхзыкаль басымнарга бнк төгәл туры килеп торалар Рздәкл. Рчми, Һә л ’ Аафиэ. Нәвоп. Ж.амн кебек классикларның шигырьләремә көйләнгәч
басымнарга һәр очракта да зарури тәнгәл килми. Чөнки анын грамматик басымнар белән бергә туры
Tv» з'ГГ,Г* кадәр килеп жмгкәи мокамиар— мояың ышандыргыч үрчәкләре
гүааа шигырьләренә жырланучы «Туган тел» («Анам кабере «.'ында»). «Тафтжзәт» |орнәиспгхыз ншезе), «Пар аг», «Бәйрәм бүген*. «Тока мә.кәүләр якаң* кеСң» тат. «•■ләре дә арм (текст) ритмы белән шактый ааэиаш Uh ,ың белән бер. бе» • •руз шигырьләрен тактиг мелодикасына. һәр үлчәмнең үзенә тема хас мен ме.-.с . ч мигмлап уку да киң таралган булган.
•к у.» М 0
«глүе м ә ж б ү р я түгел Тукай шигырьләрендә, сүз басымнары белән исәпләшмичә. ачык ижекләрнен я алдыннан, я артыннан калкып чыга торган музыкаль-ритмик басымиарнын сере нәкъ менә шунда.
И матур’ Мин | янмас идем, [ яндыручы [ булмасан;
Тбммас иде | жиргә яшьләр. | тамдыручы | булмасан Кызганыч хәл. | кызганыч хәл. [ бйк кыен бит, | бнк кыен; Бйрсәгезче | бёр тиен тик, | тәнкә түгел | бйт. тиен. Нн кылырсың. | хажи абзам, | тбтса мәскәү ■ ләр якан?
Кёк ты будешь | бтвечать там, ] тбтса мәскәү : ләр якан’
Билгеле, мондый басымнар калкып чыксын ечен, шигырь, һичшиксез, көйләп ярым такмаклап укылырга тиеш. Аруз музыкаль шигырь булганлыктан, бу — аруз гыйлеменең, аерым алганда, тактиг (вак кисәкләргә — тактларга бүлгәләп уку) кануннарының зарури таләбе. Тактиг кагыйдәләре заманында мәдрәсәләрдә ейрәтелгәнлектәи, •лек аруз шигырьләре шулай (ярым көйләп, ярым такмаклап) укылган да. Һәм хәзер дә бу алым кыйраәт (сәнгатьле уку) сабагы үткән өлкән яшьтәге һәр кешегә диярлек таныш.
Шунсы характерлы, ярым көйләү, ярым такмаклау мелодикасынын. дөресрәге, му- яыкаль басымга нигезләнеп укылучы шигырьләриен ритмик үзенчәлеген иң беренче дөрес аңлатучы кеше дә бездә мәдрәсә тәрбиясен үткән әдип булды. Без монда Ххән Туфанны күздә тотабыз. Ул әлеге басымнарның «табигый урынын югалткан»лыгын күрсәтеп бирде һәм аларны шартлы рәвештә «ясалма», «схематик» басымнар дип атады '. Без Исә ул басымнарны, исемнәре жисемнәренә туры килеп торсын өчен, «му- выкаль басымнар» дип алабыз.
Төрки арузда музыкаль басымнарнын роле искиткеч зур. Аларны саклап, көйләп- такмаклан укыганда, озын-кыска и җекләрнең чиратлашуы һәм үзара нисбәте дә шактый төгәл саклана. Чөнки мондый мелодика шигырьиен алдан бирелгән ритмына буйсынып кына калмый, ә үзе дә аны ту-лыландыра, тексттагы ритмик чатаклыкларны тигезләп, төзек хәлгә китерә. Икенче төрле әйткәндә, м у э ы к а л ь фактор аруз- лыкны тудыручы тел факторларына яна куәт өсти-, квантитативлык күренешен тагып да көчЭйтә. Ә менә шул ук шигырьләрне силлабик шигырь кебек итеп, ягъни хәзергечә, сөйләү интонациясе белән укыганда, аруз күренеше зәгыйфьләнә. Чөнки музыкаль басымнарны һәм тактларны (стопаларны) сакламау кайбер ижекләрнен озынрак яки кыскарак янгырааына китерә. Без боларның шулай икәнлегенә эксперименталь фонетика аппаратлары ярдәмендә махсус тикшерүләр үткәреп ышандык Төрки аруз метрларының борынгы язма шигырь метрларыннан тагын бер аермасы бар. Сүз күпчелек аруз шигырьләрендә буынара ачыклыкларның сакланмавы турыида бара. Икенче торле әйткәндә, арузда цезураларның да, димәк, рит-
МАРСВЛЬ БАКИРОВ ф ШИГЫРЬ ТАРИХЫНА СОЯХОТ
161
мик буыннарның да. зарурн норма булып саналган даим» катнашлыгы юк. Анда шигырь юлларын ритмик кисәкләргә булу ролен күбрәк башка чаралар — музыкаль басымнар һәм озын-кыска иҗекләрнең чиратлашу тәртибе — башкара. Менә шуңа күрә дә бу системага корылган шигырьләрдә цезураларга сүз атландыру алымы, ягъни буынара ачыклыкларына суз белән күпер салып үтү кнн таралган.
Тоник башлангычлы борынгы язма шигырьдә исә сүз атландыру алымы юк. Ул шулай ук халык иҗатына да хас түгел. Фольклор белгече Нәкый Исәнбәт, мәсәлән, мәкальләрнең «атланмасыз бөтен сүзле ритмик буын»нарга нигезләнгәнлеген күрсәтә («Татар халык мәкальләремне кереш сүз. I том. Казан. 1961. 197 бит). Яшь тикшеренүче Хуҗи Мәхмугов та табышмакларга карата шундый ук нәтижә чыгара; аерым алганда, ул «буынара ачыклыклары сакланмаган табышмакларны (язма рәвештә ижат ителгән китап табышмакларын исәпкә алмаганда) без берне дә очратмадык дип яза («Татар халык табышмаклары». Диссертация. 1969. 114 бит). Димәк, бу күренешне халык иҗатында очраткан тәкъдирдә дә. система рәвешендә түгел, ә аерым элементлар сыйфатында гына табарга мөмкин булуы шиксез. Аның каравы, аруз белән язылган иң беренче төрки әсәр булып исәпләнгән «Котадгу белег» поэмасында (1069 ел) һәр ун юлга уртача сигез сүз атландыру туры килә. Бу, әлбәттә, очраклы күренеш тугел. ә гарәп- фарсы метрикасының йогынтысы, төрки аруз формалашуга үзенчәлекле ритмик чара буларак ярдәм итүе дигән суз. Төрки поэзия көнчыгыш йогынтысына эләккән ул чорда сүз атландыру алымы, ягъни, немец классик поэтикасы термины белән әйткәндә, «күперләр» куллану нәкъ менә гарәп-фарсы арузының бер сыйфаты булган.
Ләкин шунсы характерлы: цезуралы шигырьгә күнеккән төрки шагыйрьләр иҗатына сүз атландыру алымы механик рәвештә генә күчеп утырмаган. Алар аны үз зәвыкларына яраклаштырып, шактый үзенчәлекле итеп үзләштергәннәр: сүз атландыру кулланганда, стоп а-т ураклар арасына махсус рәвештә ике тартык аваз китерә башлаганнар. Бу — стопалар чиген сиздерү өчен шулай эшләнгән. Чөнки такт ахырында тартык аваз (ябык иҗек), тавыш юлын ябып, үзеннән сон аз гына пауза ясарга, я булмаса «ялган пауза» тудырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул кирәк урыннарда музыкаль басымнар куллануны да җиңеләйтә. Менә на эчен «Котадгу белег»тә башланган бу үзенчәлек аруз белән язылган бик күп, бик күп әсәрләргә үтеп керә һәм. буыннан-буынга күчә-күчә, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Гафур Голәм, Мирза-Әлибир, Сабнр, Сәмәд Вургуннар иҗа- кына килеп тоташа.
Әй оарв рух : соралар. биз ! га нигох ай ; лаб үтунг Бнр назар бир | ла гадони | под(н) шах ай ; лаб үтунг. Гарчи үтгаи : да кнраренз | күп кишинаиг | конина. Бу гадо кунг ■ ли учун мун • ча гунах ай : лаб үтунг. (Лотфыйдан.) Кед. әй, днл бар • ки, бустаи вак j ти булди, Гул «чал ди, I гулист ал вак : ти булди.
Калай ном, | бахиб гулдек | юзунгга,
Чу булбуллар ; га афган вак ; ти булди. (Атайдан.) Чыкчы, и фи' рем кояшы! | Китсен өстен ; нәм болыт. Бу үлек аөҗ ! данны җанлан : дыр, жылыц бер ; лән җылыт! Мяи адаштым. | тугры юлга | ул торып күн ; дермәсә;
Дүрт ягым гыйсъ | як уты, сум j ыәс һич, ул сүн ; дермәсэ. (Тукайдан.)
Лакая югарыда язылганнар арузга цезуралар бөтенләй ят икән дигән сүзме сон? Юк, әлбәттә. Сирәк булса да, буйдан-буйга цезуралар сакланган аруз шигырьләре ю •чрый. Ти аларда ияде метрик ачык иҗекләр янындагы басымнар, борынгы *-1М* шигырьдәге кебек, табигый һәм тоник түгм, • музыкаль. Олега шигырьләр тони бал1- аиагычды шигырьләрдәй нәкъ шуның беләя аерылалар да. Меяә Каидалыйдаи, «♦»₽• хнгм имыасьшнан, акрым строфалар рәвешендә генә булса да очрый торгам мисаллар;
Фагыйләтен, | фагыйләтен. | фагыйләт, Сйна, Фәрхи, J күп сәламнәр | камиләт. Кайда китте I дәрттә үткән | елларым? Сагышыкднн I таптый йөргән | елларым? Сандугачым, | кйрлыгачым, | былбылым, Тйшламагыл, | тбтса, Фәрхи, | кил кулым. Айгынам ла, | көнгенәы лә, | гөлгенәм, Җйнгынам ла, | тәнгенәм лә, | квнгенәм, Җәүһәрем лә, | гәүһәрем лә, | нургынам, Сәрвием лә. | жәннәтем лә, | хургынам.
(Әгәр аруз дип тәкъдим ителгән шигырьләр арасында тоташ кечәйгелгән табигый басымга корылганнары очрый икән, алар инде асылда тоник башлангычлы шигырь дигән суз. Тониклык теориясе горки халыкларда кузгатылмый килгәнлектән һәм монарчы эшләнмәгәнлектән, элек, чыннан да. шигырьне ачык ижекләренә генә карап, аруз ритмы белән анлату очраклары булган һәм хәзер дә андый омтылышлар юк түгел.)
Димәк, борынгы горки язма шигырь белән терки аруз арасында охшаш моментлар булса да, алар икесе ике герле Беренчесе — тоник башлангычлы, икенчесе исә — му- аыкаль-квангигатив. Башкача әйткәндә. Кашгари парчалары аруздан аерыла торган мөстәкыйль системага — силлабика белән тоник башлангыч синкретизмына нигезләнгән иәр. Бу — язма шигырьнен яшь чагында барлыкка килгән ин беренче ритмик система. Горки әдәбиятның саф уз казанышы буларак, ул, әлбәттә, усәрГә һәм яңадан-яна сыйфатлар белән тулыланырга тиеш булган, бу — шиксез. Әмма, аерым тарихи сәбәпләр аркасында, ана тоник юнәлештә камилләшү чорын үтәргә туры килми. Фольклор шигыреннән язма шигырьгә кучу чорын үткәч, ул баштагы хәлендә бетен төрки поэзияне инләп усудән туктый. Чөнки язма әдәбияты булган, аеруча алга киткән төбәкләрдә нәкъ шул дәвердә гарәп-фарсы тәэсирендә тории аруз барлыкка килә һәм тиз арада профессиональ әдәбиятның иң нечкә, иң югары, нн модалы уриәге булып әверелә.
Даими норма буларак арузның чит йогынты тәэсирендә формалашуын танысак та, без, билгеле, төрки аруз әзергә хәзер булып кына дөньяга килде дип караудан ерак торабыз. Төрки поэзиянең яна системаны үзләштеру өчен жирлеге бар иде, йогынты-стимул булганда, куәт алып, аруз таләпләренә ярашып китәрлек ритмик каза нышлоүр ы бар иде. Менә шуңа күрә дә төрки аруз — асылда гарә n-ф а р с ы йогынтысы белә и үзебездәге җирлекнең бергә кушылу н ә т и- жәсе ул. Аруз гыйлеме һәм метрлар системасы— читтән, ә ана җайлашу, тирән тамырлар җибәрү мөмкинлеге тудырган жирлек — үзебездән. Безнең карашыбыз менә шундый.
Гали Халит та горки поэзиядә «аруз һәм төрки классик шигырь влемегплары үзара керешкәннәр» ■ дигән фикер әйтеп чыкты. Без бу фикер белән бик теләп ки.тешәбеа. 1өркн арузда нке башлангыч элементлары, чыннан да, очрашкан һәм үзара ярашка*. Мәсәлән, гарәп-фарсы арузындагы кебек, борынгы төрки язма шигырьдә дә 11-11 үлчәме киң таралган булган һәм аруз йогынтысына эләккән ин беренче төрки әсәрләр иәкь шул уртак үлчәмгә салынганнар да. Шулай ук тоник башлангычлы шигырьләрдә әвәләнгән ачык иҗекләр системасы да аруздагы кыска иҗекләр белән типологик актай охшаш булып чыккан һәм, кыскалык хасиятен саклаган хәлдә, состав өлеш булыи төрки арузны тудыруда катнашкан. Ә басымнар? Тоник басымнар белән музыкаль басымнар исә, сыйфат ягыннан төрле булсалар да. урыннары ягыннан тәңгәл кил тәм-нәр Һәм беренчеләре икенчеләренең тууына да нәкъ менә ачык ижекләр яныяиаи гыма үтүләре белән ярдәм иткәннәр.
Биредә төрки арузның буш урында гына тумавы турында тагын да аерым мисаллар китереп булыр нде. Ләкин профессор Хатип Госманның алда күрсәтелгән хезмәтләрендә классик шигырьнен милли җирлеге киң рәвештә тикшерелгәнлектән, мәсьәлә инде шактый ачык дип уйлыйбыз, һәрхәлдә, монда шунсы бәхәссез; аруз систө- ~ Го/\атдт. Тукай ы его современники. Казан. 1966 ел. 125 бит.
масы белән уртак тел табу өчен, аны үз итү. үзләштерү ячен, төрки халыкларның җирлеге, алшартлары булган. Һәм бу табигый дә. Чөнки «теләсә нинди алымнар, чит йогынтыны үзләштерүләр, бигрәк тә шигырь өлкәсендә, эчке структур алшартлар булганда гына тормышка ашырыла ала» '. Бу — бик мөһим закончалык.
Инде законлы сорау туа: гарәп-фарсы йогынтысына эләкмәгән төбәкләрдә шигырь үсеше нинди юнәлештә барган соң? Бәлки, аларда ритм эволюциясе үзенчәлеклерәк, башкачарак дәвам иткәндер? Менә монда инде без. чыннан да. үзенчәлекле һәм шактый кызыклы фактлар белән очрашабыз. Тюркологиядә киң мәгълүм булганча, бу төбәкләрдә аруз системасы беркайчан да кулланылмаган. Аныклап әйткәндә, казакълар да, кыргызлар да һәм чувашлар да төрки арузны үзләштерүгә һәм үстерүгә катнашмаганнар. Менә шуңа күрә дә аларның классикларында — Абай Кунанбаевта. Сабнт Мукановта, Аалы Токомбаевта, Константин Ивановта аруз өчен характерлы булган сүз атландырулар да, димәк, ике тартык алымы да юк. Аның каравы, алар нык иҗатында борынгы төрки язма шигырьдән үк килә торган традицияләр ярылып ята. (Дөрес, бу төбәкләрдә язма поэзия шактый соң формалашканлыктан. тоник башлангычлы шигырьгә хас сыйфатлар аларда киң планда, бердәнбер система рәвешендә дәвам итә алмаган алуын. Ләкин төп ритмик принцип дәрәҗәсенә күтәрелмәсәләр дә, андый традицияләр шагыйрьләрнең үзенчәлекле алымына әверелгәннәр.) Казакълар, кыргызлар һәм чувашлар, гомумән, төрки казанышларның иң архаик катламнарын саклап калуда һәм бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерүдә аеруча зур роль уйнаганнар. Шул исәптән, цезуралы строфаларда ачык иҗекләр һәм тоник басымнар системасын башкалардан киңрәк кулланучылар да — алар. Менә казакъларның борынгы авыз иҗаты хәзинәсеннән (а) һәм казакъ язма әдәбиятына нигез салучы Абай иҗатыннан (б) үрнәкләр:
Язма поазаяле төбәкләрдә исә мондый шигырьдә эшләнгән ачык (кыска) иҗекләр скстемасыыыц төрки арузны тудыруда катнашканлыгын әйттек инде. Ул төбәкләрдә шулай ук тоник башлангычлы шигырьгә хас булган икенче мөһим сыйфат та —цезуралар системасы да — юкка чыкмаган, ә өлешчә үзалдына һәм өлешчә әлеге язма шигырь йогынтысында туган «саф» силлабик системада дәвам иткән. Борынгы язма шигырь төзелешевед адәбнят мәйданында күзгә күренеп кимүенең бер сәбәбе менә шушыларга кайтып калса, икенче сәбәбе, безнеңчә, аның аруз системасы белән буталуыннан һәм кирәксез параллелизмнан аңлы рәвештә качу белән бәйләнгән. Метрик ачык иҗекләр арузиың да асыл сыйфатына әверелгәнлектән, аларның параллель рәвештә тоник башлангычлы шигырьләрдә дәвам итүе, һичшиксез, уңайсызлыклар һәм урынсыз кабатлааулар тудырган булырга тиеш. Ике системаның шигырьләре бер үк урыннардан үтүче ачык иҗекләргә һәм бер үк үлчәүгә нигезләнгәндә, бу хәл хәзер дә нык сизелә. XII йөз шагыйре Әхмәт Ясәвинең хикмәтләрен бер төрле галимнәрнең аруз дип, икенчеләреиең исә силлабик дип исәпләүләренең сәбәбе дә нәкъ менә шунда, ягънн ул шигырьләрнең тышкы яктан ике системага да охшаш булуында.
Билгеле, Әхмәт Ясәвидә силлабик характердагы ачык иҗекләр системасы даими сакланмаган шигырьләр дә җитәрлек. Чөнки ул, әлеге берәмлекләрнең арузда төп роль
М. М. Гмршман Стихотворная речь. Теория литературы. Мәскаү. 1963 м. 322 бит.
а) Жа.мйн болса, жакьтн— җау, Шабйн болса, атын — жау, Шайнау болса, катын — жау, Тартыншак болса. түнең — жау. Тебегён болса, биең — жау,
б) Җайнаган туып җыгылмай, Җасканып жауда . тыгылмай, Җасаулы җаудан бурылмай, Җау жүрёк жомарт кубылчан.
Күнде келсе, күйеү — жау, Җымыскы болса. жиёп — жау, Тёл алмаса, улың — жау. Бай алмаса, кызың — жау.
Кызарып, сурланып, Лүпелдёп жүрегё.
Өзгедән урланып, Өзде-өзё керегё.
не күрәбез, тик аларда инде ачык ижекләр системасы тагын да азая тешә. Ә менә Кол Галинең XIII йөз ядкаре булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасында алар бетенләй юкка чыгалар, чинки бу вакытта буынара ачыклыкларына гына корылган силлабик система иигездә өлгереп житкән була.
Ләкин уз милләтләре формалашканда һәм әдәбиятларында романтик принцип активлашып киткән чорда, терки шагыйрьләр борынгы терки язма шигырь традицияләренә яиадан игътибар юнәлтәләр. Ченки бу чор шагыйрьләренә уз халкыныи үткәндәге әдәби һәм фольклор казанышларына әйләнеп карау, аларны кулланышка кертергә омтылу — аеруча хас сыйфат. Шул ук вакытта романтик рухлы шагыйрьләр һәртерле иске кануннарны, иярүләрне дә инкарь итеп чыгалар һәм кен үзәгенә яна. милли формалар тудыру таләбен куялар. Күпчелек шигырьләрен аруз белән язган Тукай ук ииде «халыкның үз кое, уз вәзене, үз формасы илә язылганга», «халык җырлары безиен киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шебһәсез, нигез булачактыр» дип чыга (һәм М. Укмасый белән Сәгыйт Рәмиевнең силлабика белән язылган берәр әсәрен һәм үзенең «Милли моннараын моның ин беренче үрнәкләре итеп китерә). Сәгыйт Рәмиев үзе исә, шигырьләрен аруз белән чыгаручы С. Сүнчәләйне тәнкыйтьләп, шул ук чорда болай дил яза: «Шигыренез гаруз вәзененә туры килә, ләкин татар вәзененә бер дә килми», «зинһар, гарәпкә иярүегезне ташлагыз». Бу фактларда, билгеле, эстетик таләпләрнең борылыш моменты да, «фагилатен»нәрдән генә чыгып аруэны
Бу шигырьләрнең ритмы инде аруз рамкасын атлап чыккан вларнын график яктай рәмәл (— »_/ ------------------------ ) метрына туры килүе акустик яктан бер строфада да расланмый
(без моны эксперименталь юл белән тикшереп карадык), һәм бу тзбнгый дә. Ннк дигәндә, вларнын метрлары озыи-кыскв ьжекләр чиратлашуына түгел, ә бөтенләй башка берәмлекләргә тигезләнгән. Ьу — әлеге) ыәгийрьләрнен башка байтак әсәрләренә дә хас закончалык.
«Шаулый диңгез, чыкты жилләр. купты дулкын» кебек тезмәләрдә басымны беренче сүзнең тәүге иҗегенә төшереп уку да табигый булачак Чөики, эксперименталь тикшеренүләр күрсәтүенчә, бездә фонетик басымнар, ритмга һәм мәгънәгә буйсыны . сүзнең ахыргы иҗегеннән күчә дә алалар икән.
уйный башлауларын аңлап, акрынлап алардан баш тартуга, ягъни буынара ачыклык* ларын гына танучы «саф» силлабикага юнәлеш алган шагыйрьләрнең берсе булса кирәк. Аннан бераз соңрак яшәгән Сөләйман Бакыргани шигырьләрендә дә без шушы ук хәл
килмешәк дип кенә карау да гәүдәләнгән.
Менә ни ечен Дәрдмәнд белән Сәгыйт Рәмиев иҗатында ачык ижекләре дә, цезуралары да һәм табигый басымнары да сакланган шигырь барлыкка килә. Дөресрәге, татар шигырь төзелешенең бер тармагы яңадан силлабика белән тоник башлангыч синкретизмына нигезләнгән борынгы язма шигырьгә «әйләнеп кайта», X. Госман сүзләре белән әйткәндә, «билгеле дәрәҗәдә борынгы традиция тергезелә». Ләкин бу инде йомык түгәрәк буенча гына үткәнне кабатлау түгел, ә спнраль рәвешендә югарыдан үтә торган яңарыш. Аерым алганда, Дәрдмәнд белән С. Рәмиев тудырган шигырьнең метр-ритмкары басрак,
басымнары куәтлерәк, интонацияләре
ӘЙ, авыл, син | мен шәһәрдән Мен кабат ямь ; лё вә хуш, Бер кеше юк | бер урамда Нйндн тын һәм | нинди буш.
Шйулый диңгез...
Җйл өрәдер.,,
Җйлкәнён кнргән ворзб! 1*11 вә көндез
Ул йөзәдер
Юл бара ят Ал карап -
тагын да табигыйрәк
Нйндн иркен, | нйндн рәхәт,
Нйнди бар жнр | гөл генә. Синдә төн дә | юк, тенёк дә Бер болытлы | көн генә.
(«Авыл»)
Чыкты җилләр.
Купты дулкын —
Ил корабын жйл сөрә!
Кййсы юллар,
Нйнди упкын
Тйрта безне жйн сорап?!1
(«Кораб»)
Дәрдмәнд белән С. Рәмиев тудырган шигырьне соныннаи башк» шагыйрьләр өлеп- үстереп алып китә. Шу ларның ин галантлысы һәй үзенчәлеклеге, әлбәтта, Һади Такташ булды. Бу очракта без шагыйрьнең, барыннан да элек, метрик ачыж иҗекле шигырьләрен күздә тотабыз. Чөнки борынгы язма поэзия традицияләрен дә, тоник башлангычлы яна шигырь интонациясен дә, шулай ук шагыйрьнең үз ритмнарын да бергә туплаган иң характерлы үрнәкләр — шулар. Менә «Җир уллары* әсәреннән бер мисал;
Йоклый алла, | йоклый җир күк, Бар табигать | йоклаган, Йоклаган ай | да, бүген төн, Каф тавыннан | чыкмаган, , Чыкмаган...
Тик янар тау : лар бүген төн Туктймыйча | ут ата — Ут ата ак ; сыл төтеннәр. Ббдганып ут ; лар белән, Нәкъ томан җир : га ята...
Күренүенчә, өзектә ачык иҗекләр тәртибе бозылмыйча сакланган һәм күпчелеге янында тоник басымнар калкып чыккан. Ләкин алар инде урыннары буенча метрик түгел, ягъни һәр очракга да билгеле бер нокталарда гына килмәгәннәр, ә ачык иҗекләрнең я алдында, я артында калыкканнар. Ике урында хәтта ачык иҗекләрнең үзләренә төшкәннәр (монсы — ачык иҗекләрнен өченче функциясе). Ә менә басымнарнын сан ягыннан метрик роле сакланган; һәр юлда (ялгаучы юлдан башка) алар икешәр булып килгәннәр. Шуның белән бергә, шагыйрь арузга хас булган сүз атландыру алымын да бик оста файдаланган. Әмма «күперләр» бер генә урында да табигый басымны бозмаган, ә киресенчә, тонны нәкъ цезура үтәсе урында сындырып, сүз басымын тагын да көчәйтү функциясендә килгән (тау ; лар. ак ; сыл, ут ; лар, җир ; гә). Бу үзенчәлекле чаралар шигырьнең тониклыгын тагын да көчәйтәләр, тоник башлангычлы төзелештән аны чын тониклыкка якынайталар.
Такташны үаенчәлекле дәвам итүче Илдар Юзеев иҗатында да без шушы ук за-кончалыкларны очратабыз. Ярсулы хисләрен көчле интонация белән яңгыратырга кирәк булдымы, ул шундук тоник басымлы шигырьгә күчеп китә, аның борынгы формасын да. хәзерге мөмкинлекләрен дә оста итеп куллана. Менә «Тынлык белән сөйләшү* поэмасыннан фашистларның вәхшилегенә карата шагыйрьнең нәфрәтен чагылдырган юллар һәм җнр-ана монологы:
Үтте тирйн, китте тнрёя, Яндырып, таптап, талАп, Бёр сынык икмәк сорыйлар СабыйлДр күзгә карап.
Млллнёрд сл яшәп
Инде нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Димәк, татар шигырьләрен сүз аралы (цезуралы) һәм ачык иҗекле төрләргә генә бүлеп йөртү җитми икән. Чөнки, беренчедән, алар үзара кушылган хәлдә дә очрыйлар, ягъни бу ике төр кысасыннан читкә чыгалар. Икенчедән,— монсы виде аеруча мөһим — ачык иҗекле шигырьләр үзләре дә асылда ике төргә бүленә: төрки арузына һәм тонык башлангычлы шигырьгә. Димәк, ачык иҗекләр катнашу гына әле М. Гафури һәм Г. Тукай әсәрләре белән С. Рәмиев һәм һ. Такташ шигырьләрен бер үк система дип карарга нигез була алмый.
Икеича мөһим нәтиҗә шул: тониклык күренеше төрки халыкларның, шул исәптән татарларның, шигыренә ят сыйфат түгел икән. Иң беренче язма шигырь үк инде тоник башлангычлы булган һәм хәзерге поэзиядә дә мондый шшырь төзелеше билгеле дәрәҗәдә бар. Ләкин, безнеңчә, анын мөмкинлекләре әле ныклап өйрәнүне сорый, шигырь төзелеше үзе нсә аңлы рәвештә» пам тагын да киңрәк куллануга мохтаҗ.
Тынгылык күрмәгәе Әнкәгез чакырй.
Ак болыт шнкеллё Чәчләрем хакынё._ Дәшегез, аналар. Уянсын балалар.