Логотип Казан Утлары
Публицистика

САЛИХ СӘЙДӘШЕВ ҺӘМ ТЕАТР


«гүгәрчен», «Эңгермеңгер»ие һем Заһидулла ага яруллин иҗат иткән пукам мэршм»* тамашачылар
йотлыгып тыңладылар.
Кичәдән соң яшьләр биюле һәм җырлы уеннар уйный башлады. Шул чакта оркестрда
катнашкан елкән композитор Мәсәлим ага Вәлиев, халыкка мерәҗәгать итеп:
— Хәзер Салих Сәйдәшен музыкасы — «Татар вальсы» башкарыла! — диде. Ул шушы сүзләрне
әйтүгә, кулларын очарга талпынган беркет канатларыдай җәеп, Сәй- дашев бер талпынып куйды.
Аннары оркестр, бетен залны таң калдырып, «Татар яальсыпн уйнап җибәрде...
Аңарчы торлесе терле фронт бригадаларында эшләп йорган татар артистлары һам
артисткалары 1922 елның кышкы сезонына, ниһаять, үзебезнең мәдәни үзәккә — Казан дәүләт
театрына кайттылар. Театрнын музыка җитәкчесе булып Салих Сәйдәшеа эшли башлады. Бу
эшендә эшләү чорында ул Кәрим Тинчурииның «Зәңгәр шәл». •Кандыр буе», «Ил», Мирхәйдәр
Фәйзинең «Галиябану», Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик», Гадел Кутуйның «Балдызкай».
«Калфаклылар». Һади Такташның «Күмелгән кораллар»ы- на һәм башка бик күп драматургларның
әсәрләренә музыка язып, рух, дәрт биреп, халык арасында аларны популярлаштыруда бик зур4
хезмәт куйды.
«Зәңгәр шәл»не сәхнәгә куярга әзерләнгәндә, аңарчы оркестр башкарган кәйләргә беребезнең
дә җырлаганы булмагаилыктан. безне оркестр белән җырларга ейрәтү ечен композитор бик нык
азаплады. Бер үк кәйне уннарча мәртәбә кабатлап та без канәгатьләнерлек итеп җырлый алмагач,
ул, дирижер таягын пультка куеп, нотасын яба иде дә, кара бедрә чәчләрен сыпырып:
— Бик шәп җырладыгыз. Инде азрак ял итеп алыгыз!»—дия иде.
Эченнән борчылса да, тыштан үзен бик сабыр тота, беркайчан да ачуланмый, авыр «үз әйтми.
Йомшак табигатьле, аз сүзле кеше иде ул. Ләкин бер ачылып китсә, бик кызыклы вакыйгалар
сейләп, безне рәхәтләндереп келдереп ала. Ә үзе беркайчан да кычкырып келми, бары елмаеп кына
тора иде.
Керим Тинчурииның «Зәңгәр шәлпендә Мәйсәрә ролен беренче мәртәбә артистка Оркыя
Кушлоеская башкарды. Спектакльнең премьерасы бик зур уңыш белән үтте. Тамашачылар ярты
сәгать буена пәрдәне яптырмыйча, алкышлап тордылар. Бу уңыш, бер яктан, әсәрнең яхшы
язылганлыгыннан килсә, икенче яитан. музыкасының әйбәт булуына бәйләнгән иде. Спектакль
тәмамлангач, Салих Сәйдәшев бии нык дулкынланып, артистларның грим бүлмәсенә килеп керде
дә барыбызга да рәхмәт ейтте. Аннары, күкрәк кесәсеннән кулъяулыгын алып, маңгаена бәреп
чыккан зре-зре тир бертекләреи сертте һәм:
— Оркыя ханым, сез минем музыкага җан кертеп, моңлы тавышыгыз балам бүген аны
тамашачыларга җиткердегез. Шуның эчен чын күңелдән котлап, музыканың беренче нотасын сезгә
ядкарь нтәм! — дип, нотасын Кушловсиаяга биреп чыгып китте.
•Зәңгәр шәл» спектакле репетицияләрендә безнең белән шактый нык интеккәннән соң, Салих
Сәйдәш ее безгә нота ейрәтә башлады.
— Драма артистлары булсагыз да. музыканы аңларга, нота укый белергә кирән сезгә. Бу
нәрсә әсәрләрдәге җырларны башкаручылар ечен генә түгел, музыка фонында монолог сейләгәндә
дә кирәк булачак,— диде.
Аның тырышлыгы аркасында без ноталарны да укырга ейрәидеи, музыканы да тирәнрәк
аңлый башладык.
Безне музыкага якынайтырга тырышу белән бер уи вакытта. Салих Сайдашав үзе дә артистлар
эше белән якыннан кызыксынып йери иде Мәтълүм булганча, Кәрим Тинчурииның «Җилкәнсезләр»
әсәрендә сүзсез рольләрдән торган байлар образлары бар. Бер дә бер иенне, пәрдә күтәрелеп,
спектакль башланып ниткәч, сәхнәдә безгә таныш булмаган бер бай-артист пәйда булды. (Без ул
чакта сәхнә артында декорация арыкларыннан карап тора идек.) Сары сакаллы, озын мыеклы, зур
корсаклы каше иде ул. Нишләр икән дип кызыксынып күзәтә башладым. Кыяфәте бик шәп. кеше
хакын ашап симергән борынгы татар байларына, суйган да каплаган дигәндәй, охшаган иде.
Сахиәдәге барлык байлар да дога кылып, кайсы кая утырышып беткәч, әлеге сары саиаллы бай
артист «гы-ыи!» иттереп, бетен сәхнәне ярып кикереп куйды. Шул чакта күп ашаганга түзә алмыйча,
аның корсагы ярылып киткәндәй булды һәм бетен тамаша
177
залы шау килеп келеп җибәрде, кул чаба башлады, без дә. сәхнә артында туйганчы көлеп, пәрдә
тешуен түземсезлек белән кеттек. Ниһаять, пәрдә теште һәм без йөгере- шел әлеге «бай» янына
килдек. Килдек һәм, аның Салих Сәйдәшев икәнлеген күреп, тагын да ныграк көлешә башладык. Ә
Сәйдәшев, гадәтенчә, тыйнак кына елмаеп, «сакалын» кубарып тора иде...
Салих Сәйдәшев иҗат иткән музыкаль әсәрләрнең кыйммәте һәм үзенчәлеге, минемчә,
шундэ: алар милли булулары белән бер үк вакытта, башка милләт халыкларына да бик яхшы
аңлашылалар. Аның әсәрләрен илебез халыклары гына түгел, чит ил кешеләре дә яратып
тыңлаганга мисал итеп 1928 елның 8 сентябрендә булган бер концертны искә алып үтәсем килә. Ул
елны Казанда физиклар һәм математиклар съезды үткәрелеп, шул съезд хөрмәтенә Салих
Сәйдәшев әсәрләреннән төзелгән концерт бирелгән иде. Концерт бик уңышлы үтте. Аны карарга
галимнәр генә түгел, бөек язучы Максим Горький һәм чит ил журналистлары да килгән иде.
Кунаклар концертның һәр номерын бик яратып, зур алкышлар белән тыңладылар. Концерт
тәмамлангач, Максим Горький һәм чит илдән килгән кунаклар, сәхнә артына кереп, Салих
Сәйдәшевнең һәм аның көйләрен җырлаган Асия ханым Измай- лованың кулларын кысып, аларга
чын күңелләреннән рәхмәт әйттеләр. Чит ил журналистлары Сәйдәшев музыкасының Европадагы
музыкалар белән бер дәрәҗәдә торуын икърар иттеләр, ноталары белән кызыксындылар.
Германия журналистлары шул кичне Салих Сәйдәшев белән Асия Измайлованы Берлинга
гастрольгә килергә дә чакырып киттеләр...
Салих Сәйдәшевнең башка композиторларга хәер-хак һәм ярдәмчел булуын аеруча басым
ясап әйтәсем килә.
Ватан сугышы елларында Сәйдәшевләр семьясы белән без күршеләр булып яшәдек. Минем
иптәшем композитор Шакир Мәҗитов ул елларда үпкә авыруы белән җәфаланды. Әнә шундый
күңелсез көннәрдә Салих Сәйдәшев еш кына безгә кереп, Шакирның хәлен белеп, юатып, аны
иҗатка рухландырып чыга торган иде.
— Син. Шакир дус. күңелеңне төшермә. Авыруың үтәр. Дошманны җиңгәч, дөньялар
рәтләнер. Башкалар дошманга каршы мылтык тотып сугыша, ә без. әйдә, шул сугышчыларны
җиңүгә дәртләндерерлек матур көйләр языйк! — ди торган иде.
Яңа көй иҗат итсә, шундук әиы алып кереп. Шакирга тыңлата, кайбер көйләрен хәтта уйнап
кына түгел, җырлап та күрсәтә иде. Шакир язган көйләрне дә бик теләп тыңлый, аларга карата
үзенең фикерләрен әйтә, дусларча киңәшләр бирә торган иде.