Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИХАИЛ ЛЬВОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Танылган шагыйрь.. Бу сүз күп нәрсәне эченә ала Әдәбият дөньясы — зур дөнья. Пушкиннан башланып бүгенгә тоташкан араны гына алсаң да — анда күпме талантлар... Хәзер әдәбиятның чикләре тагын да киңәйде. күз карашы җитмәс дәрәҗәдә киңәйде Шагыйрьгә танылу тагын да читенләште. Әдәбият дөньясы шундый киң. кайвакыт барысын да күрү мөмкин түгел шикелле Ләкин талантлар барыбер югалып калмыйлар, биографияләренә күз төшерсәң, хәтта бераз гаҗәпләнеп торасың, чыннан да ничек югалмаган, дисең Иҗаты белән бөтен совет укучысына танылгач Михаил Львовның биографиясе кызык Ул 1917 елда Башкортстанда Насибаш авылында туган Ә бала чагы Лаклыда узган Әтисе Дәүләтша Шаһи улы Габитов — укытучы. Татарстанның Норлат районыннан... Дәүләтша абзый революция хәрәкәтендә катнашканы өчен колчаклылар тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителә, со-ңыннан үлем җәзасы 20 елга төрмә белән алыштырыла Әтисе кулга алынганнан соң һәм шул елларда әнисе вафат булганнан соң яшь Рифгать (аның элекке исеме шулай. Без, шагыйрьләр, аны үзебезнең арада Рифгать дип кенә йөртәбез) башта кеше ку пянда тәрбияләнә, аннан Златоуст шәһәрендә әбисе карамагында үсә
Уку еллары Златоустта җидееллык мәктәп. Миасс педагогия техникумы, беренче шигырьләр... 1935 елда Михаил Львов Чиләбедә * Безнең трактор» газетасы редакциясендә эшли, читтән торып Горький исемендәге әдәбият институтында укый 1939 елда институтны Мәскәүдә тәмамлый. Институтка Бөек Ватан сугышы ялганып китә, Ул — танкист. Ул танкта, үз корпусы белән, Украина. Польша. Германия, Чехословакия җирләре буйлап үтә.
Мондый биографиядән баш калкытып шагыйрьлеккә күтәрелү җиңел булмагандыр. Танкистлар өчен бик характерлы бер сүз бар: прорыв Львов та поэзиядә шушы прорывны ясый. Поэзия кырының да уз рубеж.тары бар. шагыйрь дә шул Рубенсларны үтеп килә. Иң кыены шунда: поэзия фронтының үз солдатлары арасында аны тавышыннан танырлык булсын. Бөтен ышаныч — талантта
Львов безне 1950 елларда үзе тапты. Ә 1957 елда, без Мәскәүдә татар әдәбияты декадасын үткәрергә җыенып йөргән көннәрдә, яңадан килеп чыкты Әтисенең нигезе белән, халкының җире белән очрашу — күрешү өчен, безгә булышу өчен килеп чыкты.
Казанда очраштык. Дуслык зур эштән — антологиядән, татар тарихында беренче тапкыр чыгарылачак антологиядән башланып китте Антология — авыр хезмәт, зур хезмәт. Тәрҗемәчеләр кирәк. Львов — инициатор оештыручы һәм тәрҗемәче . Сәгыйть Рәмисв. Әхмәт Исхак. Шәйхи Маннур. Әхмәт Грикәй. Мөхәммәт Садри. Әнвәр Давыдов, Мәхмүт Хөсәен шигырьләренә антологиягә юлны башлап ул ачты Шул хезмәттә таныштык. Шуннан бирле элемтәнең өзелгәне юк. Мәскәүдә татар әдәбиятының илчесе дип йөртәбез без аны .
Львов иҗатын мин күптән күзәтеп киләм Баштарак ул миңа шигырьдә Җиңел ч ә yiluNil кебек тоелды. Шулай тоелды Бу. бәлки, эзләнүнең үзенә күрә бер формасы булгандыр? Әгәр шигырь юллары астында фикер, хис ята икән, низә уй- катмаска шигырьне? Тукай да бит: еШигырьне мин ат уйнаткан кебек уйнатам»,— дигән..,
СИБГАТ Х9К.НМ
Безнең Атлантидо
Ничә миллион халкы бар иде... Югалттык без шундый бер илне, Бяек Ватан сугышы барганда. Насыйп түгел кайту аларга.
Безнең Атлантида — зур яра.
Юллар да юк, гид тя юк ана.-
Әгәр дә мин уйларда янсам. Авыр газапларда кыйналсам. Үчтән тыялмасам үземне. Фашисттан алмасам күземне. Димәк, һаман борчый ул мине, Мин онытмам мәңге ул илне.
Г оспитальдә
Всеволод Аксенов истэлегена
..Чиләбедә. Госпитальдә конперт.
Зал тыңлавын әйбәт тыңлады.
Бик аңлап та. ихлас белән дә, тик
Кул чабулар никтер булмады...
Син уңайсыз аптырашта идең.
Бер яралы торып җаеннан:
— Гафу итегез инде безне.— диде,— Без кулсызлар монда җыелган.
Кинәт сафта тәртип бозылгандай
Булып китте, җавап тапмады
Моңа сәнгать, җаны сызланганга. Хакыйкатькә башын гына иде, Хөрмәт белән тынлык саклады...
НУРИ АРСЛАНОВ тәржемәләре
Минем татар телем
Мин Казанда татарчалап сөйлим, Ә сүзлегем ярлы шактый ук. Карыйм җиргә татар күзе белән, Рифгать дип һәр кеше атый күк.
Хәреф танырга да өлгермәдем. Зур шәһәргә алып киттеләр. Океандай тирән һәм дә ярсыз Рус теленә гашыйк иттеләр. Шул диңгездә утыз ел буена Моряк булып хезмәт итәм мин. Корабымны сүзләр гаскәренең Бәрелешенә һаман илтәм мин.
Татар теле ярларында ләкин Чит кешедәй торам аптырап. Гафу ит син мине, татар телем. Син ничектер миңа ятырак.
Синең өчен малай булып калдым. Мин һаман да үсмер этапта...
Әлифбадан аерылуыма Язалмадым җыр да, китап та. Татар теле. Кичер мине!
Өстәлемдә — Җәлил.
Назыйм Хикмәт
Урын алган аның яныннан.
Ак канәфер чәчәк тоткан килеш, Белоянис карый рамыннан.
Бернидән дә алар, беркемнән дә Курыкмаган һичбер вакытта. Рәсемнәре бергә торсалар да. Минем өчен якын булсалар да, Сугышмаганнар бер окопта. Өч кыюны, әйе, бер уй-максат Берләштергән, солдат иттергән, һәм аларны, бер мәрҗәнгә тезеп. Өстәлемә тормыш китергән.
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН тәрҗемәләре
Билгесез солдат
Мин — билгесез. Мин — хәбәрсез үлдем. Мәгълүм түгел исемем хәзер дә.
Җирнең үлмәс улы булып ятам Кремль янындагы кабердә.
...Мәскәү буйлап минем килер юлым Тантаналы булды бирегә.
Генераллар форма киеп килде Гүя миңа рапорт бирергә.
Җир тын иде. Ул көн флаглары — Матәм чәчәкләре иделәр.
Ә күңелләр әйтте: «Иле буйлап Илнең улы уза»,— диделәр.
Барча постлар мина баш ияләр. Ә табутым минем—лафетта.
Гәрчә җирнең гади жәяүлесе Булсам да мин исән вакытта Бер солдатны бетеп дәүләт күмә. Бөтен Мәскәү буйлап үткәреп.
Минем көлне Илнең Башлыклары Кулларында килә күтәреп.
Барча йөрәк бердәм тетрәр китте, Бөтен күзләр гүя яшь койды.
Чөнки иле. чөнки халкы исән Булсын өчен солдат баш куйды Әйтеп үлдем «Кордаш-чордашларым. Сез билгеле булып калыгыз!
Яудан кайтып.’сөйгән ярлар белән Табыннарда утыра алыгыз...»
Минем туфрак җиңел булс*»н өчен. Үз даннарын өстәп даным.
Ватанымның герой калалары Килеп басты каберем янына Ленинград та. Сталинград та шунда, Шушында ук Мәскәү жире дә.
Ишетәм мин Киев сулышын да, һәм Брест та әнә биредә.
Мин яңадан яраламдыр төсле Мәңге сүнми торган бу утта. Кочакларга сезне ашкынам мин Яннарыма килгән минутта. Арагызда сезнең кемдер — туган. Кемдер — әнкә, кемдер — ул миңа. Мин югалдым яуда сезнең өчен. Йөрәк сызды шундый юл миңа.
Юк, чәчәкләр кирәк түгел миңа, Үлмәс җырлар кирәк үзләре.
Мәңгелек — ут, мәңгелек — мин монда. Күзләр җиргә кояш даулагандай, Локаторлар аваз аулагандай, Утка баксын кунел күзләре!
ЗӘКИ НУРИ тәржемәсе
Казан вокзалында ялгызым Басып торам. Юк. мин хан түгел, Агулы ук түгел кулымда, һич мактамый аны бу күңел. Мәскәүдәге Казан вокзалыннан Ил эченә чумып китәм мин. Казанга һәм Урал ягына Бик тиз генә барып житәм мин. Килеп чыгам өр-яңа көнгә — Көннәр монда шундый шифалы. Бу вокзал — бер гажәеп ачкыч. Мәңге югалтмамын мин аны. Шәхси, серле шушы ачкычым, Күп йозаклар ача белә ул — Кешеләргә минем сөюне, Реальлелекне ачып бирә ул. Якташларның йөрәк җылысын Ачкан чакта җырлап тора ул. Ракеталы чорда борынгы Дага кебек чыңлап тора ул.
ГӘРӘЙ РӘХИМ тэржемәләре
СИБГАТ ХӘКИМГӘ
Хәким дустым, игелекле дустым!
Үтенеч бар сиңа минем дә:
Нәкъ илле яшь тулган көнемдә Котла мине Тукай телендә!
Котла мине Myta телендә син, (Шушы телдә Муса көрәште.— Моабитны шул тел тетрәтте.)
Мин дә сина җавап җибәрермен, Җырларыма кушып йөрәкне.
Котла мине, котла, кадерле дус, Күнелле көн — туган көпемдә, Яшь чагында Ленин хөрмәт итеп Тынлап йөргән матур телеңдә!
Мине әти, чор һәм революция Бөек Россиянен кулына Тәрбиягә биреп үстергәннәр, Ул сынау да булган улына.
Мин ышанам, дуслар, Россиягә — Туры, гадел сүзгә — анарга'
Мин сүз бирдем атам туфрагында Изге Россиядә янарга!
Ир кешеләр
Мәгъдән булу — мәгъдән үзе генә Җитмәгән күк тимер итәргә. Дөньяга ир булып туу җитми, Чын ир кеше булып үсәргә! Син тиешсен, мәгъдән кебек эреп, Үз-үзенне корбан итәргә, Син тиешсен бөек сынау аша, Утлар-сулар аша үтәргә! Авыр итек белән җәен кыен, Ә син солдат —тиеш түзәргә. Сонгы үбешкәндә туган якта, Пуля тиеп яраланган чакта Син түзәргә тиеш. Син жинәргә тиеш, җинәргә! Ир кешеләр курку белми алар. Үлемгә дә каршы баралар, Үлә белеп үлгән баһадирлар Гасырларда яшиләр алар.
МӨХӘММӘТ САДРИ тәржеыәсе