Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЧКЕ УЙЛАР


дәбиятка төрле кеше төрлечә килә Берәүләр күләмле ике-өч әсәр, я булмаса кечерәк бер җыентык чыгаралар да язучы булып китәләр. Икенчеләренә, исемнәре кеше теленә кергәнче, байтак тир түгәргә, азапланырга туры килә. Яшь прозаик Рәфкать Кәрамиеа шул соңгыларына — «тир түгүчеләр» рәтенә керсә кирәк. Республика газета-журнал- ларында аның беренче хикәяләре моннан ун еллар элек күренә башлаган иде. Тик аларны әллә ни мактаучы, күтәреп алучы гына булмады. Хикәяләр ярыйсы ук төссезләр. йомшаклар иде. Шулай да автор, өметсезлеккә бирелеп, югалып калмады. Эшче халкына хас тырышлык белән гел яза, өйрәнә торды. Акрынлап аның каләме шомара, осталыгы арта барды.
Болай эшчеләр арасыннан чыккан про-заик саналса да. аның иҗатында завод- фабрика тор иышыннан алып язылган әсәр-ләр хәзергә күренми диярлек. Бу яңа җы-ентыгына XV кергән әйберләренең дә күбесе колхоз тормышына, бүгенге авыл кешелә-ренә, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүгә багышланган.
Җыентык «Кичке уйлар» исемле повесть белән ачыла. Күләме белән артык зур булмаган шушы әсәрдә шактый актуаль һәм җитди мәсьәләләр күтәрелә, истә калырлык образлар сурәтләнә. Үз әсәрен кызыксынып һәм мавыгып укырлык итеп эшләү өчен дә Рәфкать Кәрамиев күп көч куйган.
...Кич. Кояш әкрен генә таулар артына тәгәри. Шәфәкъ куе кызыл төскә кергән. Күк Йөзендә берничә кара болыт кисәге әсылъгнып тора. Балта остасы Шакир, көн сөен өйалды баскычына чыга да, терсәк-ләрем тез өстенә куел, зур куллары белән түбән иелгән башын тотып, шул болытларга карап утыра. Алар моннан бер атна элек булып узган яшенле яңгыр турында искәртәләр. Алар Шакирның йөрәген әрне-теп, күңеленә шом салып торалар. Ул болыт кисәкләре бер заман, әлбәттә, таралырлар. югалырлар Тик тол ир йөрәгендәге кайгы гына яшенле яңгыр болыты кебек таралырлык, үтеп китәрлек түгел..
Бу юллар шунда ук безнең игътибары-бызны биләп ала. Бер атна элек нинди хәвефле вакыйгалар булган? Яшь ир Шакир башына бер дә таралмастай нинди кайгы төшкән икән?.. Укучыларда шундый кызык-сыну уятканнан соң гына, автор әсәрен җайлап сүтәргә керешә. Безне повестьтагы геройлар, алар башыннан узган гыйбрәтле хәлләр белән таныштыра башлый.
Ә ул хәлләр моннан унөч ел элек баш-ланган икән.
Шакир исемле шахтер егет Киҗеледәй туган авылына кунакка кайта. Йөргән еге-теннән тартып алып, авылның иң чибәр кызына өйләнә Шаулатып, бөтен кешене шаккатырып зур туй ясый, һәм хатынының әнисе Шәмсеҗиһан түти читкә китәргә ри-залык бирмәгәнгә генә, Галия белән авылда торып кала. Нинди эшкә тотынса, шуңа кулы ятып торган тырыш егет биредә дә югалып калмый. Колач җитмәслек нарат бүрәнәләрдән менә дигән йорт салып керә, каралты-кура торгыза, мал-туар булдыра. һәммәсе җитеш, булган кадәренә шөкер итеп, рәхәтләнеп яши бир. Тик һәрвакыт кешенекеннән арттырып эшләргә ярата торган Шакирга болар гына җитми. Аңа әле җиңел машина да кирәк икән, машинаның да тегенди-мондые гына түгел, иң шәбе, «Волга» дигәне булсын, һәм ул тырышып-тырмашып машиналык акча җыярга тотына. Клубка чыгулар, кино караулар бетә, кием-салым, өйгә җиһаз алу кысыла, кунак чакырч, кунакка йөрүләргә дә чик куела. Шуның аркасында ул яраткан хатынының туганнары белән бозылыша, колхоз җитәкчеләре белән әчелешле булып бетә- Дөрес, тырыша, иза чигә торгач, барыбер үз дигәнен итә. Акчасын да туплый, каядыр барып өр-яңа «Волгамсын да алып кайта. Тик ни файда: Шакир гаиләсен интектереп акча җыйган арада, өйдәге хәлгә түзә алмый, хатыны Галия авырый башлый. Күпмедер вакыт урын өстендә ятканнан соң үлеп үк китә. Аксыл төстәге яңа «Волга»- сы, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы белән Шакир берүзе торып кала.
Күпме тырышты, күпме көч түкте Шакир. Ә менә ничек килеп чыкты. Машина
XV Р. Кәрамиев. Кичке уйлар. Повесть һәм хикәяләр. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел.
Ә
бер. Галия юк. Байлык бар, шатлык юк һәммәсе җитеш, куаныч юк. Әнә шуңа да, кон дә айалдыиа чыгып, күктәге кара болытларга карап утыра икән ул. Бик кыскартыл, артык гадиләштереп әйткәндә, повестьта шул мәлләр турында сейләнә Үзенең бетен пафосы, бөтен яңгырашы белен ул кешеләр аңындагы шәхси милекчелек калдыкларына, комсызлыкка каршы юнәлдерелгән.
Билгеле, әсәрнең бөтен урыннары да бер дәрәҗәдә эшләнмәгән. Анда очы-очка ялганмаган эпизодлар, ышандырмый торган вакыйгалар очрый. Образларның эшләнешенә карата да искәрмәләр ясыйсы килә. Аерым геройларга характер бөтенлеге, ээлеаделек җитми. Автор бигрәк тә уз геройларын үсештә биргәндә, алариың бер халәттән икенче халәткә күчү моментларын сурәтләгәндә көчсезлек күрсәтә. Андый нәрсә Галия образында аеруча нык сизелә. Тел-теш тидерерлек урыннар Шакир образында да калган. Ахырга таба автор аны шул кадәр каралтып ташлый, авылның иң әйбәт, иң чибәр кызы Галия бу чаклы әшәке кешегә кияүгә чыгарга ничек риза булды икән дип аптырый ук башлыйсың. Әсәргә Шакир образын ачу эчен кертелгән кайбер эпизодлар да ышандырып бетерми. Шакирның бер төн каравылга бармый калуы була, Гарифҗан карт белен Галия шунда булуга карамастан, ферма сарыкларын бүре буып чыга. Килгән зыянны, ни ечендер, Шакирдан түләтәләр. Илтеше Гарифҗан карт ни караган? Нигә аннан да түләтмиләр? Аңлашылмый Яисә аспрдәга төп вакыйганы — Шакирның «Волга» дип җенләнеп йөрүләрен алыйк. Аның белән дә күңел ризалашып бетми. Авып җирендә яшәгән кешенең җан ачысы белән машина ечеи тырышып йерүе шулай ух гайре табигыйрәк хәл. Кешенең комсызлыгын күрсәтергә моннан кулаирак нәрсәләр беткәнмени?!.
Эзли башласаң, әсәрдән башка хаоак- тердагы кимчелекләр дә табарга булыр иде. Әмма ни генә булмасын, тиешенчә эшләнел җитмәгән урыннар никадәр генә күп күренмәсен, алар повесте турындагы гомуми уңай фикерне юкка чыгара алмыйлар Яшь прозаик актуаль мәсьәлә күтәргән, сәнгать чаралары ярдәмендә аны шактый уңышлы хәл иткән Әсәр укыла, ул зур тәэсир көченә ия. һәм аның төп кыйммәте шунда.
«Кичке уйлар»дан тыш. җыентыкка тагын алты хикәя кертелгән. Алариың төрлесе төрле характердарак Арада агач тел белән язылган йомшаклары тапталган темага багышланганнары, бернинди яңалык өстәми торганнары очрый («Кунак», «Кушаматлы Әбүзәр» һ. б.). Матурлары, тормышчан һәм җылы язылганнары бар. Минем үземә мәсәлән. «Кайтмады» һәм ..Шофер хатыны., дигәннәре күбрәк ошады. Беренчесе шәһәр тормышыннан алып язылган. Хикәя җиңел "абигатьле Асия исемлә бер хатын турында. Асия тормышта күңел ачып, мәшәкатьсез генә яшәргә уйлый. Аның хәтта бердәнбер улын багарга да әаиыты калмый. Ләкин ахырдан хатынга шулерның һәммәсе өчен бик нык үкенергә туры килә . Өстәнрәк, ашык-пошыграк эшләнсә дә. хикәя болай ярыйсы гына тәэсир калдыра. «Шофер хатыны» яңа өйләнешкән яшьләр, алар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр самими хисләр турыңда. Гади һәм әйбәт кешеләп турындагы бу хикәя үзгә бер җылылык һәм ярггу белем язылган.
«Кичке уйлар» — Рәфкать Кәрамиевиыц икенче китабы Байтак кимчелекләре җитешсез яклары булуга карамастан, уа авторның тагын да үсүе, бер адым алга китүе турында сөйли. Безнең арага тормышның үэ эченнән яшь бер прозаик кмле> Күңелле күренеш бу.