Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ ҺӘМ ЯЗ


алимҗан Латыйп туып-үекен, ул егет булгаи якларда мәһабәт Урал кыялары башта яссы тауларга е инде Чакмагыш тирәләрендә тебенек йене сыртларга. калкулыкларга әверелә. Базы суы ярларында чәчләрен суда чайкап, куе шомыртлар, бәдрә тал- лвр үсә. Ә «Чияле тау» чагылларында, сейгәннәре белен очрашырга әзерләнгән кызлар шикелле ак күлмәкләрен киеп, чуклы шәлләрен ябынган каеннар серләшеп утыра. Табигать үзе шагыйрьләр, рәссамнар үстерә, дип әйтелер. Бәлки шулайдыр, бәлки түгелдер дә... Ләкин тыйнак матурлыгы белен бео күрүдә үк үзенә җәлеп итәрлек Базы буйлары шигъри йөрәкле кешеләрне байтам тудырган. Хеэер «Герой., исемле бер колхоз авылларыннан дүрт ■Дип ЧЫМКВНЕ Галимҗан Латыйп, Гыйлемдар Рамамное. Нур Гайсин. Вазыйх Исхаков.
—Моннан кырык елга акын элек күперелеп торган кара бедре чәчле, әшьләм дәрте ташып торган егет, аркасына еур арыш капчыгы асып, Дүртәйле прыетаиемо «илә Шуннан читләре чигелгән кулыгулът- гыиа төрелгән барлы-юклы байлыгын еет- кат саный да. ек чарлактай ек парохаивие утырып. Тукай нуры белән балкыган, Сәйдәш моңы белән илһамланган Казанга юл тота. Казан аны студент ите. Казан аны гражданин һем солдат итә, Казан енш шагыйрь итә
Галимҗан Латыйп утыз биш ел *»енде (аның беренче шигыре 1935 елда -Коммуна» газетасында басыла) егәомолел шигъри китап чыгарган автор. Бу — зур хезмәт. Хазар менә минем өстәлемдә 99 гына битле яңа шигъри җыентык ята. Тышлыгыма кызыл хәрефләр белән «Кызыл Яре д-п язылган Ә ес терәк —■ атакага тлшланг»н җайдаклар сурәте— Мин оның күңелгә ныграк сеңгән, Аерекнө ешрак тибәргә
Г
мәҗбүр иткән юлларын күңел дәфтәремә күчерә-күчерә укыдым.
— Буразналар исеннән дә Тәмлерәк ис бар мнкән — дип Сөйләгән ул.— бу дөньяда . Кайчан гына карасаң да. Уйлары да. тәпие дә Булган аның буразнада.
Бала чакларымны хәтерләдем, әле генә сабан төрәне актарып киткән җылы бураз-надан ялан аяк йөгерәсем килеп китте. Күкләргә күтәрелеп карадым — төпсез зәң-гәрлектә сабан тургае сайрагандай тоелды.
Шагыйрь Галимҗан Латыйп, уйлавымча, балаларча ихласлык белән кешеләрне ярата. Чөнки:
Кеше купеле — нечкә нәрсә, серле нәрсә.
Кеше күңеле кешеләргә нур өләшә—
Мин үзем лирик булмаган шагыйрь юк дип беләм. «Кызыл Яр» авторы исә сентябрь кояшыдай тыйнак, яз чәчәге умырзая төсле оялчан лирик. Ул тойгыларны, язгы елгадай ярларга бәрә-бәрә түкми. Ул, чишмәдән кайтучы кызлар кебек, хисләрен чайпалдыра гына, һәм шул җитә дә.
Каһәр суккан СУГЫШ бетми— Яна иген басулары.
Изге кабер ташы яна
.Яна яшьлек Яна гомер. Мәхәббәт һәм хыял яна Сабыйларның һәм тозларның Сулгып-сулгып яше тама...
Китапта тойгыларны шулай уятырлык, рухны күтәрерлек һәм күзләрне ныграк ачтырырлык шигырьләр күл кенә Аларның һәрберсенә тукталып булмый. Ә шулай да исемнәрен генә булса да әйтеп үтәсе килә: «Минем нәсел», «Якташлар», «Кешеләр нык тора», «Җыр үткәндә». «Барысы да синдә кала» һәм Яңа доктор». Соңгысы аеруча кешелекле, югары гражданлык пафосы белән сугарылган шигырь. Ул — бөек рус язучысы А П. Чеховның Сахалинга жан исәбе алыр өчен озын, азаплы сәфәргә чыгуы турында. Шигырь:
Алып килгән дә ул үзе белән Изгелек һәм гөнаһ улчәвен, Жан исәбе алып йөогән көн-тен.— Җәберләнгән җаннар исәбен.-
дигән тирән мәгънәле һәм тәэсирле юллар бәлән тәмамлана.
Китаптагы «Кызыл Яр» дигән поэма да шагыйрьгә хас самими лирик дулкында жәылган. Поэманың төп герое Зөһрә автор ?1внтазиясе белән тудырылган образ түгел, өһрә—тарихи шәхес Ул. патшалык һәм шәригать бо-ауларын өзеп, җил-давылга маршы барган зур ихтыярлы кыз була. Гимназия тәмамлый, аннан татар-башкорт балаларына рус теле укыта. Гражданнар су-гышы башлангач, мәктәп ябыла Зөһрәнең бертуган агасы акларга каршы сугышта Бәләбәй шәһәрендә һәлак була. Кыз. әти-сенә ияреп, Бәләбәйгә бара. Юк. ул анда һәлак булганнарның, революция корбанна-рының кабеоләренә чәчәк салу өчен генә бармый. Аның теләге зуррак һәм изгерәк ул госпитальгә эшкә керә, аннары, кулына мылтык алып, күп кенә сугышларга катна* ша һәм туган Уфасын азат иткәндә һәлак була.
Шундый геройларның берсен эзләп табып уңай әдәби образ тудырган өчен генә дә язучыга рәхмәтебезне әйтергә һәм ихтирамыбызны белдерергә тиешбез. Әсәрдә Уфаны азат итү турында сөйләнсә дә. аның пафосы тантаналы булса да, сагышлы әрнүле урыннар күп. Зөһрә Уфаны азат иткәндә һәлак була. Ләкин аның ал яулыгы, кызылармеецларның штыгына бәй-ләнеп, Уфага җиңүче булып керә.
Җир кан белән сугарылды. Жио астында ялкыннар .. Бик кыенга туры килсә. Алар тагын калкырлар,—
ди шагыйрь халыктагы сүнмәс рухны, бет-мәс-төкәнмәс потенциаль энергияне раслап. һәм ул раслап кына да калмый, ә из-гелекнең, батырлыкның мәңгелек көч икәнен дә исбатлый:
Гомерләр дәвам итәләр. Изгелек ятмый җирдә Батырлык белән нзгелен Икесе атлый бергә.
Ирек, бәхет чыганагы әнә шунда да инде.
Мин бу очракта, әгәр гадәти тәнкыйть-челәр традициясе буенча эш итсәм, поэ-маның йомшак якларына да тукталырга тиеш идем. Аның, мәсәлән, гел «кавалерия маршы ритмында» язылуын, анда фәлсәфә урынына гел генә хикәяләү, хәтта: «Уңга селти, сулга селти, нишләргә дә белми аклар, эшләр яман, эшләр хөрти...» кебек йомшак шигъри тезмәдән торган юлларның булуын да күрсәтергә мөмкин иде. Чөнки «Кызыл Яр»ны укыганда кашым җыерылган чаклар да булды, әмма 99 битнең 90 бите мине канәгатьләндерде һәм илһамландыр- ды, күңелемне җылытты һәм яктыртты. Шулай булгач, китап турында ничек җылы сүзеңне әйтмисең инде. Ә әсәргә анализ сүзен, аның поэтик эшләнешенә бәйле теге яки бу фикерне исбатлы да һәм төпле дә итеп безнең тәнкыйтьче дусларыбыз әйтер-ләр әле.
. .Кем соң ул шагыйрь’ Башкалардан кай ягы белән аерыла соң ул? Юк, бер ягы белән дә аерылмый. Шул ук кеше ул. Тик башкалар күрә алмаган нечкәлекне, гүзәл-лекне. тойгыны күңел күзе белән күрә бе-лүче кеше ул шагыйрь, һәр көн яңалык ачучы, һәрнәрсәгә сокланучы, гаҗәпләнүче кеше ул шагыйрь. Тормышта матурлыкны күрә һәм шуны образлы тел белән әйтә белгән һәркемне «Син бит шагыйрь» дип юкка гына мактамыйлар.
Булсын дисәң күңелләрдә һаман да яз.
Счн үзен дә кояш кебек Язлар яса.
Бу дөньяның нн яме бар. Яз бүлмаса.
Галимҗан Латыйп китабында да шул яз-ның ниндидер бер нуры, яңача елмайган бер яктылыгы бар.