ЕЛДАН-ЕЛ КАМИЛЛӘШӘ...
Рә« Даутов матур әдәбият әсәрләрен русчадан татарчага терҗемә итү эше белен күп еляардан
бирле шогыльләне. Ул тәрҗемә кагыйдәләрен дерес үзләштергән һәм алариы практик эштә дерес
куллана белүче, танылган, талантлы тәрҗемәчеяеребеэнең
ра мине.
Аның тәрҗемә осталыгы елдан-ел камилләшә, яхшыра бара. Әгәр аның беренче
тәрҗемәләре белән соңгы елларда басылып чыккан тәрҗемәләренең сыйфатларын
чагыштырып карасаң, соңгыларының сизелерлек дәрәҗәдә яхшырак, сыйфатлырак, әдәбирәк
икәнлеге бик ачык сизелеп тора.
Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы тәрҗемәсе миндә аеруча яхшы тәэсир калдырды.
Тәрҗемә җиңел, шома укыла. Әгәр китапның беренче битенә «русчадан тәрҗемә» дип
язылмаган булса, укучыларның аны оригиналь әсәр дип кабул итүләре мөмкин. Чөнки тәрҗемә
җөмләләренең гадилеге, шомалыгы, әдәбилеге белән автор оригиналы дәрәҗәсенә
җиткерелгән.
Р. Даутов образларның телләренә, сөйләү манераларына да тиешенчә игътибар иткән,
крестьяннарның, мулла-мәзиннәряең, хаҗиларның, морзаларның уз телләрен
Әсәрдә торие сыйнфый катлау кешеләре тарафыннан язылган берничә хат бәр. Алар
язылышлары, телләре белән бер-берләреннән бик нык аерылып торалар. Аварның
имзаларына карамыйча да, теге яисә бу хатны кайсы сыйныф вәкил е язганлыгын белергә
мөмкин. Болар барысы да Р. Даутовның тәрҗемә эшенә бик җитди караганлыгын, аны чын
иҗади эш итеп санаганлыгын күрсәтеп тора.
А. Купринның «Повесть һәм хикәяләрне дә яхшы тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәче оригиналның
әдәби үзенчәлеген һәм идея-мәгънә төгәллеген тулысымча саклаган һәм тәрҗемәне югары
сыйфатлы итү өчен әдәби телебезнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланган. Шуның
нәтиҗәсендә бу китап та оригинал кебек шома, җиңел укыла.
Р. Даутов иптәш бу мактау сүзләреннән чыгып: «Мин инде тәмам камилләшкәнмен икән,
миңа хәзер тәрҗемәчелек осталыгын үстерү өчен артык тырышмаска, маңгай тирләрен
агызмаска да мөмкин»,— дигән ялгыш нәтиҗәгә килмәсен иде. Р. Даутов, тәрҗемәче буларак,
мактауга чыннан да лаеклы булса да, әле аның тәрҗемәләрендә ара-тирә кайбер кимчелекләр
һаман да очраштыргалый.