Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
Татарстан язучылар союзы идарәсенең
чираттагы утырышлары булды. Анда союз
каршындагы ижат секцияләренең эше тик-
шерелде һәм оештыру мәсьәләләре каралды
Шагыйрь Зәки Нури «Казан утлары»
журналынын баш редакторы вазифасын
үтәүдән азат ителеп, Татарстан язучылар
союзы идарәсенең председателе итеп сай-
ланды. Язучы Гариф Ахунов «Казан утлары»
журналының баш редакторы итеп сайланды. Ә
аның урынына, Язучылар союзы идарәсенең
җаваплы секретаре итеп, шагыйрь Ренат
Харисов билгеләнде.
КҮБРӘК ҺӘМ ЯХШЫРАК БУЛСЫН!
Шушы елның май ае ахырында үткәрелгән
проза секциясе утырышы хикәяләр турында
сөйләшүгә багышланды. Язучылардан М.
Әмир, Ф. Хөсни. Г. Әпсәләмов, Г. Ахунов, Б.
Камалов, Г. Мөхәммәтшин, Л. Ихсанова, С.
Сабиров, X. Сарьян, М. Мәһдиев, М.
Хәбибуллин, В. Нуруллин. Ф Мансуров
катнашында үткәрелгән ул җыелышта
әдәбиятыбызда хикәя жанрының торышы
аның уңай һәм кимчелекле яклары хакында
Габдрахман Минский доклад я.ады. Ул безнең
әдәбиятта хикәя жанры элек-электән зур урын
алып килүен, аның Шәриф Камал, Фатих
Әмирхан кебек осталары булуын билгеләп
үтте. Ләкин, диде аннары докладчы, соңгы
елларда безнең өлкән әдипләребез нигәдер
хикәя жанрыннан читләшә башладылар.
Күбрәк зур күләмле әсәрләр язу белән
мавыгып киттеләр. Сүз дә юк. повестьлар,
романнар да кирәк. Әмма хикәяне дә онытырга
ярамый. Яхшы хикәяне укучылар яратып
укыйлар. Хикәядә әһәмиятле проблемаларны
күтәрергә. замандашларыбызның образларын
ачык итеп чагылдырырга мөмкин. Дөрес,
соңгы елларда яшь хикәячеләр шактый ак-
тивлашып баралар. Араларында әйбәт кенә
язучылары да бар. Ләкин әле аларга тәҗрибә
җитенкерәми.
Докладтан соң сүз алган Габдрахман
Әпсәләмов хатын-кыз язучыларыбызның
хикәяләре турында сөйләде. Ул М. Маликова, К.
Тимбикова, Г. Зәйнашева, С. Сө- ләйманова
хикәяләренең отышлы һәм җитешсез якларын
күрсәтеп үтте. Соңгы елларда хатын-кыз
язучыларыбызның шактый күп яза
башлауларын әйтте һәм алар- га киләчәктә
тагын да активрак язарга кинәш итте. Фикер
алышуда катнашкан Мирсәй Әмир, хикәяләрдә
бернинди дә фальшь булырга тиеш түгел, алар
укучыны ышандырырлык булырга һәм аның
исендә калырдай итеп язылырга тиеш. диде.
Аның сүзен куәтләп. Фатих Хөсни һәм Гариф
Ахунов, хикәядә сурәтләнгән вакыйгалар
гыйбрәтле. кызыклы булырга һәм хикәяне
укып чыкканнан соң аның эчтәлеген сөйләп
бирерлек итеп язылырга тиеш, дигән фикерне
әйттеләр.
Г Мөхәммәтшин. Б. Камалов һәм Ә. Шәмнн
иптәшләр дә фикерләре белән уртаклаштылар.
КУБАНЬДА СОВЕГ ӘДӘБИЯТЫ
КӨННӘРЕ
Шушы елның 11—21 маенда Кубаньда
совет әдәбияты көннәре булып узды. Кубаньга
Советлар Союзының барлык өлкәләреннән
диярлек 60 язучы җыелды. Алар арасында
Вадим Кожевников. Константин Симонов. Алии
Кешоков. Виталий Закрут- кин. Давид
Кугультннов. Сергей Давыдов кебек исемнәре
ипгә таралган язучылар һәм шагыйрьләр бар
иде. Әдәбият көннәре Краснодар шәһәренең
драмтеатрында зур әдәби кичә белән ачылды.
Икенче көнне язучылар Краснодар
крайкомында әңгәмә үткәрделәр, шәһәр белән
таныштылар, предприятиеләрдә. клубларда
чыгыш ясадылар. Аннары, унике бригадага
бүленеп, районнарга чыгып киттеләр.
Колхозлар, совхозлар. югары уңыш үстерү
осталарының эше белән танышып, әдәби
кичәләр үткәрделәр. 18 майда язучылар
Новороссийск шәһәренә барып. Бөек Ватан
сугышында дан алган атаклы шәһәрне, анын
тарихи урыннарын карадылар. Билгесез
матрос һәйкәле янында шигъри митинг
үткәрделәр.
Илебезнең икмәк амбары саналган, яна
бодай сортлары җитештергән, бөтен дөньяга
атаклы галимнәре булган Кубань яклары
язучыларда зур тойгы калдырды.
Әдәбият көннәре «Авыл хезмәтчәне һәм
матур әдәбият» дигән теоретик конференция
белән тәмамланды.
Кубаньдагы совет әдәбияты көннәрендә
татар язучыларыннан Гариф Ахутгов. Баш-
кортстаннан шагыйрь Рафаэль Сафнн кат-
нашты.
Гариф Ахунов «Кубань» авыл хуҗалыгы
институтының биология кафедрасы мөдире
профессор Иван Сергеевич Косенко турында
документаль повесть язарга материал туплап
кайтты.
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Ижевск шәһәрендәге тимер юлчылар
культура йортында өлкән язучыбыз Нәкый
Исәнбәт һәм ТАССРның халык артисты Илһам
Шакиров китап сөючеләр һәм тамашачылар
белән очраштылар. Н. Исәнбәт очрашу
кичәсенә жыелган халыкка бүгенге татар
драматургиясе һәм үзенең йжаты турында
сөйләде, ә Илһам Шакиров Ижевскн- да
үткәргән гастроле вакытында туган тәэсирләре
белән уртаклашты. Соңыннан
Илһам Шакиров. «Идел» инструменталь ансамбле
белән бергәләп, татар халык көй лэреяям тезелгән
концерт бирде.
• * *
Башкортстан язучылар союзы чакыруы буенча
Мәхмүт Хөсәен Нефтекамск шәһәренең
предприятиеләрендә һәм уку йортларында булып
кайтты. Ул анда -китап укучылар белән очрашты,
алариы үзенең яжвт планнары белән таныштырды.
« * »
Казанның Дербышка поселогы культура
сараенда әдәби кичә үткәрелде Шагыйрьләрдән
Галимҗан Латыйп, Тәүфикъ Кама- лкев, Роберт
Миннуллин һәм прозаик Вакыйф Нуруллин ул
кичәдә үзләренең яка әсәрләрен укыдылар «Казан
утларыжың бүлек мвдире В. Нуруллин кичәгә
килгән әдәбият сөючеләрне журналның алдагы
елга планнары белән дә таныштырды.
ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ике
республика галимнәренең әдәбият- фольклор
бәйләнешенә багышланган фәнни конференциясе
булды. Анда Татарстан галимнәреннән профессор
Хатип Госман «Борынгы тарихи шигырьдә һәм
халык поэзиясендә шигырь төзелеше», Г.
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институтының директор урынбасары Илбарис
Надиров «Халыктан — шагыйрьгә, шагыйрьдән —
халыкка», шул ук институтның фәнни хезмәткәре
Нурмөхәммәт Хисамон «Кыйссаи ГҺяыф»
поэмасында мәкальләрнең идея- эстетнк
вазифасы», Алабуга педагогия институты
доцентлары Фатих Урманчеев «Нурихан
Фәттахның тарихи романында фольклор
чыганаклары», Тәлгать Галиуллин «Утызынчы
еллар поэзиясе һәм фольклор» дигән темалар
буенча докладлар ясадылар
Конференциядә башкорт һәм татар ха-
лыкларының әдәбият һәм фольклор бәйләнешләре
хакында кызыклы тәкъдимнәр әйтелде, бай
мәгьлүмат китерелде Башкорг галимнәреннән
Кирәй Мәргән, Салават Галия һәм башка иптәшләр
дә әдәбият Һәм фольклор фәненең мөһим бу
өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча
чыгышлар ясадылар
ГЫЙЛЬМИ ДӘРӘҖӘЛӘР
Республикабыз галимнәре быел аеруча •Ур \
кышка ирештеләр. Бары тик бер ай •чендә
(июньдә) генә дә биш галимебез,
диссертацияләрем уңышлы яклап, фәнни Дәрәҗә
алуга лаек булдылар. Филология фәииәре
кандидаты М X. Хәсәнов «Ок- тяврыая соңгы
чорда Г. Ибраһимов ижа- тынын эволюциясе»
дигән тема буенча Докторлык диссертациясе,
тәнкыйтьче Р А. Мостафни «Соңгы еллардагы
ззләнү- W >IU материаллар яктылыгында Мус*
Җалалнең Моабит чорындагы тор- •мшы һәм
иҗаты», Г. С. Мөааммәдовя •|»Одр»хыая
Әпсмәмов әсәрләрелвн ху- хожяство үмнчадагө»,
К. Э. Хамтамирова •*»*■ тәрҗемәдә оригинала мд
ы ил ли үзенчәлеген тудыру», А X. Айнетднноз
«Татар фронт матбугаты (1942—1945 еллар)»
дигән темалар буенча кандидат.тыв
диссертацияләре якладылар.
МӘСКӘҮДӘ БАСЫЛЫП ЧЫКТЫЛАР
Әле шушы көннәрдә генә Мэскэүдэге
«Детская литература» нәшрияты Татарстан әдибе
Рафаэль Моствфинның «По слезам поөта героя»
(«Герой шагыйрь эзләреннән») исемле китабын 50
мең данә тираж белән рус телендә бастырып
чыгарды.
• • •
Әхсән Баяновныц «Яшьлегемне эзлим» исемле
повесте журналыбыз укучыларына яхшы таныш.
Ул әсәр безнең журналда басылып чыккан иде. Ьу
алның нюнь венда әдипмен шуд әсәрен Мэскэүдэге
«Советский писатель* нәшрияты 30 мең данә
тираж белән шулай ух рус телендә бастырып чы-
гарды.
ТАГЫН БЕР МУЗЕЙ
Илебезнең төрле шәһәрләрендәге һәм
районнарындагы мәктәпләрдә гэри* шагыйребез
Муса Җәлил музейлары каннән- көи врта бара. Әле
күптән түгел генә Пермь шәһәренең 70 иче
мәктәбендә тагын бер Муса Җәлил муэее ачылды.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ әлмәт
БҮЛЕГЕНДӘ
Азнакайда яшәүче прозаик Мәхмүт Хә-
сәновиың Кама автозаводым төзүчеләргә
багышланган «Кама таңнары» исемле яна романы
тикшерелде. Шунда катнашкан язучылардан Г.
Бәшнров, Р Төхфәгулднн, Р. Файзуллин. Г Афзал,
Ю. Әмннов ул романның уңай һәм кимчелекле
аклары хакында сүа алып бардылар һәм авторга
әсәрен яхшырту вчви ымткрө? фнмрләр әйттеләр.
ЯЗУЧЫЛАР САПЛАУЛАГ
Шушы елның 13 июнендә үзләрелгәь РСФСР,
ТАССР Верховный Советларына һәм хезмәт
ияләре депутатларының жирле советларына
сайлауларга әзерлек чорында Татарстан
язучылары коллективы актив катнашты. К.
Тимбикова, М. Маликова, Д. Зөбәерова Ә
Әдиатуллина һәм Ә. Сафина агитаторлар булып
эшләделәр Казан шәһәренең Бауман районының
бер округы (№ 79) комиссиясе тулысынча
Язучылар союзы коллективы вәкилләреннән
төзелгән пде. Самат Шакир, Газиз Мөхәммәтшин,
Хәсән Сарьян. Флера Габбасова һәм Сәгыйдә
Ганфетдннова составындагы ул комиссия узенә
йөкләтелгән эшне укышлы башкарды.
Казан шәһәренең Киров районы хезмәт
ияләре ТАССР Верховный Советына депу-
татлыкка кандидат итеп Татарстан язучылар
союзы идарәсе председателе Нуретди- нов Зәки
Шәрәфетдин улын (Зәки Нурины) күрсәткәннәр
иде. Зәки Нури ТАССР Верховный Советына
депутат итеп сайланды.
РСФСРда БЕРЕНЧЕ
РСФСР китапханәләре арасында барган
социалистик ярышта республикабыз
китапханәләре быел да беренче урынны яулап
алды Шул унай белән Казандагы актерлар
йортында Татарстан китапханәчеләренең слеты
үткәрелде Слетка килгән китапханәчеләрне
КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР
Министрлар Советы исеменнән республика
Министрлар Советы председателе урынбасары
М. X. Хәсәнов котлады. Аннары ТАССР культура
министры урынбасары М, Т. Низамневныц
«КПССнын XXIV съезды һәм республика
китапханә хезмәткәрләренең бурычлары» дигән
темага доклады тыңланды. Слетта катнашучылар
алдында Язучылар союзы идарәсе председателе
Зәки Нури да чыгыш ясады һәм китапханәчеләргә
эшләрендә тагын да зуррак уңышлар теләде, татар
әдипләренең китапларын укучылар арасында
киңрәк пропагандаларга чакырды
Слетка килгән алдынгы китапханәчеләрнең
байтагына Татарстан Культура министрлыгының
Почет грамоталары тапшырылды.
ЧАЛЛЫ МУЗЫКАЛЬ КУЛЬТУРА
УНИВЕРСИТЕТЫНДА
Чаллыдагы музыкаль культура университеты
занятиеләре шактый кызыклы һәм файдалы итеп
үткәрелә Анда республикабызның күренекле
композиторлары һәм артистлары катнаша «Муса
Җәлил һәм музыка» дигән тема буенча үткәрелгән
за- нятиедә, мәсәлән. РСФСРның халык артист-
касы 3. Хисмәтуллина, ТАССРның халык
артисты И. Ишбүләков, ТАССРның атказанган
артистлары Э. Җәләлетдинов һәм Ә. Яһуднн
иптәшләр катнашты.
Университет занятиеләрёндә композитор-
ларыбыздан РСФСРның атказанган сәнгать
эшлеклесе. Г. Тукай премиясе лауреаты А.
Ключарев, ТАССРның халык артисты. Г. Тукай
премиясе лауреаты 3. Хәбибуллин га
катнаштылар Алар язган көйләрне уни- зрситетта
укучыларга ТАССРның халык этнсты С.
Иосыпов, артисткалардан f Теркулова. Л.
Хангильдииа, Б. Тимер- баева һәм башкалар
жырлап та күрсәттеләр
Ун верситетның «Халык шагыйре Тукай һәм
s зыка» дигән тема буенча үткәрелгән занятьесе
дә тыңлаучылар күңеленә бик хуш килде. Тукай
әкиятләренә нигезләнеп язылган музыкаль
әсәрләрне һәм Тукай шигырьләрен Культура
университетында укучылар аеруча яратып
тыңладылар.
ГАСТРОЛЬ ӘЙБӘТ ҮТТЕ
Әлмәт драма театры Чаллы якларында
гастрольдә булып, Кама автомобиль заводын
төзүче эшчеләргә Т. Миңнуллннның «Диләфрүзгә
дүрт кияү», Г. Хугаевның «Хатынымның ире». Г.
Мөсрнповның «Ко- зы-көрпеш һәм Баян-сылу»,
X. Хәмзәнең «Бай һәм хезмәтче» спектакльләрен
күрсәтте. Әлмәтлеләрнен спектакльләрен тама-
шачылар бик кызыксынып карадылар. Гас-
трольдә зур уңышка ирешкәннәре өчен,
Партиянең Чаллы шәһәр комитеты театр
коллективын һәм аерым артистларны Мактау
грамоталары белән бүләкләде.
«ЯШЬЛӘР АЛДАТМЫЙЛАР» —
ТАШКЕНТ СӘХНӘСЕНДӘ
Ташкент шәһәренең Ахунбабаев исемендәге
культура йортында татар драма коллективы
тарафыннан әзерләнгән яна спектакльне кабул
итү тантанасы үткәрелде. Мирхәйдәр Фәйзинен
«Яшьләр алдатмыйлар» исемле әсәре буенча
әзерләнгән ул спектакльне Үзбәкстан халык
нжаты йорты һәм театр жәмгыяте вәкилләреннән
торган комиссия югары бәя биреп кабул итте.
Спектакльне үзешчән драма коллективы
члены Гөлзадә Әбүбәкирова сәхнәгә куйды.
сәнгать житәкчесе — Вилли Әхмәдиев.
КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ
Июнь аенда үзешчән театр коллективлары
һәм халык театрларының традицион язгы
конкурсына йомгак ясалды Ул конкурста
егермедән артык театр коллективы катнашкан иде
Конкурс нәтнжәсендә халык театрлары арасында
Урицкий исемендәге культура йорты һәм
мәгариф работниклары йорты, үзешчән
коллективлар_ арасында Киров исемендәге
культура йорты һәм Түбән Каманың
«Нефтехимик» культура йорты үзешчәннәре
жиңүче булып чыкты. Аларга беренче дәрәжәле
дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде.
Шул ук вакытта үзешчән тынлы оркестрлар
арасында да конкурс барган нде. Аларның да
нәтижәләре ачыкланды. Бу конкурста
профсоюзларның Бауман районы культура йорты
коллективы беренче урынны яулап алды.
«Теплоконтроль» заводы клубы үзешчәннәре
икенче, Ленин исемендәге культура сарае
коллективы өченче урынга чыкты.