БӘЛӘКӘЙ РЕЦЕНЗИЯЛӘР
Е. УТКИН. Минем романтикам. Шигырь- лар һем поэма. Татарстан китап нәшрияты. 1971 ел.
Менделеевой шәһәренең 1 иче номерлы урта мәктәбендә белем алган укучылардан алты кеше Беек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек була. Шуларчың әчесенә — Василий Белоусовка, Вилен Бурмистров һәм Петр Сафроноака бу исем Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен бирелә
Яшь шагыйрь Егор Уткин «Минем ро-мантикам» исемле яңа җыентыгында басыл-ган «Ант» поэмасын әнә шул кыю егетләрнең берсенә — Вилен Б/рмистровка багышлап язган. Әллә ни озынга сузылмаган бу поэмасында ул шактый күп нәрсә турымда сәйли. Поэманың беренче өлешендә без туган җиребезнең бәйсезлеге, халкыбызның азатлыгы хакына гомерләрен биргән ба-тырларның каберләре алдында баш ияргә килгән пионерлар белән очрашабыз. Аннан соң суз Бурмистровның яшьлек еллары, яу кырына киткәч, якын дуслары белән иңгә- иң торып арысланнарча сугышуы турында сейпеүгә күче. Туганнар каберлегенә килгән әлеге пионерлар белән шагыйрь безне есаренең соңгы өлешендә яңадан очраштыра. Бу юлы алар өлкәннәр калдырган кереш эстафетасын биек күтәреп барырга ант ителер.
Ватып тыныч йокла.
Аяз күкле «тпт илең бар.
Клбереңди әнә ант итәләр Кызыл галстуклы Виленнар.
Поэма шундый юллар белән тәмамлана. Бу юлларны укыганда без ата-бзбаларының васыятьләренә тугрылыклы булып үсәчәк ■шь көрәшчеләрнең көчле авазын ишетәбез.
Жыен'ыкка, «Ант* поэмасыннан тыш, шагыйрьнең соңгы елларда иҗат иткән кайбер яңа шигырьләре урнаштырылган Ул шигырьләрнең күбесендә бүгенге авыл эормышы, үз язмышын гомерлеккә җир язмышы белән бәйләгән игәнче мең уй-тнс- ләре. тойгы-иичерешләре шактый калку ител сурәтләнә. «Минем романтикам» «Ындыр табагымда». «Иген кыры авыл итәгеннән», «Намус диләр аны авылда», «Карлар», «Игенчеләр җырлый көзләрен», «Таяна иңеңә», -Хәле җиткән ындыр артына тик» һәм «Очрашу» шигырьләрендә лирик геройның түген җиргә, иген кырларына карата булган тирән мәхәббәте аеруча матур чагылыш талкан. «Таяна иңеңә» шигырендә автор, игенчене, аның тынгысыз хезмәтен зурлап, менә болай ди:
Бу — үзе батырлык.
MaTvpnwK.
Ютыңны үзгәртмә чигенмә. Батырлар галәмгә чыкканда Талма иңенә синең дә.
Уңышлы тотып алынган һәм оста файда-ланылган мондый поэтик детальләрне юга-рыда саналып кителгән башка шигырьләрдә дә байтак очратасың.
Шегыйрьне дулкынландырган һәм кулына каләм алырга мәҗбүр иткән темаларның икенчесе — тынычлык темасы. Күп кенә шигырьләремдә ул узган сугышның авыр газапларын, аның күңелләрдән беркайчан да китмәслек авыр яраларын күреп сызлана. бүгенге тормышыбыз хакына, киләчәк хакына кешеләрне уяу булырга, сизгер булыр* a енди. «Орденнар кайталар». «Куеп иңне иңгә». «Дөньяны ул яңа күргән кебек», «Сакта тора Газинур», «Бир кулыңны, Хиросима». «Ак каеннар җирсеп шаулыйлар» шигырьләре укучыны ил яэмышы, лланета язмышы хакында уйланырга мәҗбүр итә Яу кырында зур батырлыклар эшләгән сугышчылар турында, аларның бүген дә сафта калулары турында шагыйрь «Орденнар кайталар» шигырендә бик матур итеп әйтеп бире:
Сптдятиа дякың ки. чиның ия.
Исән сау ту гән из — Шат әзер...
ИЛңа да батырлар әченнан Бүген дә орденнар кайталар.
Егор Уткин, гомумән, кайнар йереяле. олы җанлы гади кәшәләр турында күбрәк вэәрга тырыша. Аның бу әйбәт сыйфатын
«очраттым мин», «пвтмәгәндә очраштык», «Әллә язлар уйчанлана» кебек шигырьләрен укыганда бигрәк тә нык тоясың.
Җыентык күңелдә куанычлы тәэсир кал-дыра. Ул шагыйрьнең моңарчы басылып чыккан китапларыннан, һичшиксез, уңышлы-рак булуы белән аерылып тора. Әмма аның бу җыентыгы да кайбер кимчелекләрдән азат түгел. Төп кимчелекләрнең берсе итеп авторның шигырьдә сүз сайлауга тиешенчә игътибар биреп җиткермәвен әйтеп үтәргә кирәк. «Кырык бернең июнь аеның соңгы кичәсе-, «Күрше-күлән барып дәшкәннәрме», «Кайгы бар кылганнар маңгай сырларын» шикелле сүз тезмәләре, мәсәлән, һич кенә дә татарча яңгырамыйлар, укучыга җиткерелергә тиешле фикерне аңлауга комачаулыйлар. Кайбер шигырьләрнең бертөрле характерда язылган булулары да җыентыкның күләгәле якларын арттыра төшә. Шундый шигырьләрдән «Яңгыр», «Кешеләр күңеленә», «Бүгенгәчә әле ишетмәдем», «Агачларга тияр-тимәс болыт ага» исемлеләрен китапка кертмәгәндә дә автор әллә ни оттырмаган булыр иде. Җыентыкка керәчәк шигырьләрне сайлаганда аңа, бәлки, редакторның да ярдәме кирәк бул- гаҗцыр. Ләкин нәрсә генә булмасын, «Микем романтикам» китабы яшь шагыйрьнең үсә баруы, каләмен торган саен ныграк чарларга омтылуы турында сөйли.
К. ЛАТЫЙПОВ Ак карлар. Шигырьләр, җырлар һәм новелла. Татарстан китап әәшрияты. 1970 ел.
Каән Латыйпов поэзия өлкәсендә индө күптән миләп килә. Аның матбугатта басылып чьистоан берничә китабы бар. Былтыр ул ■Ак карлар» исемле тагын бер җыентык бастырып чыгарды. Бу җыентыкта, шигырьләреннән тыш, шагыйрьнең Җ Фәйзи, А. Кгәочарев, М. Яруллин кебек комгюэм- торларыбыэ тарафыннан кәйгә салынган җырларвяне да урын бирелгән. Җыентык «Сәлам сиңа, партия» җыры белән ачыла Композитор Җ. Фәйзи көй язган бу шигырендә әвтор халыкларның партиягә булган кайнар мәхәббәтен гәүдәләндерергә омты- ма. Ул җырны Маяховскийга, Вьетнамдагы вакыйгаларга, Греция халкының фашизмга каршы көрәшенә багышланган шигырьләр елыштыр*. «Китап сүзе» шигырендә К. Ла-тыйпов элеккеге Сембер губернасының Петряксин авылындагы татар мәктәбендә укытучы булып эшләгән Гайфулла Галиев турында сөйли. Бу мәктәпне В. И. Ленинның
■ I. J I ОН--
фулла Галиевны яңа ысул, үз ысулы белән укытырга өйрәткән, яңа демократик юнәлеш биргән. Барлык сөйләгәннәренә йомгак ясап, шигырьнең ахырын шагыйрь менә мондый юллар белән тәмамлый:
Баганалы юлга чыкты
Хәлфә Гайфулла эзе. . Сембер ягыннан килгән, пи. Авылга китап сүзе.
Кави Латыйпов чуваш халкының тормы-шын, аның гореф-гадәтләрен яхшы белә һәм моны үз иҖатында файдалану юлларын эзли. «Альтук», «Иван бабай», «Ташларыңа башым иям», «Олы юлда бер шәһәр бар», «Настюк-Нәфисә». -Кодагыйлар» шигырьләрендә татар һәм чуваш халыклары арасындагы олы дуслык үзенең матур чагылышын тапкан. Башка темаларга язылган шигырьләрдән «Васыять», «Биш йөрәк бер кабердә», «Туганнар», «Дуслар сүзе». •Коючы Сабир», «Камышлардан киткән аккошлар», «Уха» шигырьләре дә күңелдә җылы гына тәэсир калдыра. Кызганычка каршы, китапка кергән башка шигырьләр турында моны әйтеп булмый. Хис һәм кичерешләргә нигезләнмәгәнгә күрә, алариың күбесеннән салкынлык бөркеп тора. Ясалмалыкка корылган мондый шигырьләрне укыйсы килми башлый. «Хәтәр елларда». «Кылыч». «Җиңгием», «Чатка кадәр безне озаттылар», «Мыек Заһидулла», «Бәхет», «Кардиограмма». «Тамаша», «Нефть турында баллада» кебек декларатив, риторик шигырьләр укучы йөрәгендә бернинди дә хис уятмыйлар, алар бары тик җыентыктагы әйбәт ши-ырьләрнең тәэсир көчән генә киметәләр. «Күрше Сабирулла» новелласында да шагыйрь һәркемгә билгеле булган фактларны бер-бер артлы саиап чыгудан уза әлмагаи. Әсәрнең сюжеты ясалма, поэтик яктай эшләнеше йомшак.
Әйтеп үткәнебезчә. Кави Латыйпов инде күптән яза. Шушы елларда ул Мәскәүнең М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлады. Димәк, аның иҗат тәҗрибәсе дә, әдәби белеме дә җитәрлек. Шуңа күрә киләчәктә укучының аннан матур-матур әсәрләр көтәргә тулы хакы бар.
Ә ГОБӘЙДУЛЛИНА. Минем дустым театр. Татарстан китап нәшрияты. 1970 ел.
Нәшрият Татар дәүләт академия театры каршындагы музей директоры Әмине Гобейдуллинәншц «Минем дустым тәыр«
'исемле китабын бастырып чыгарды. Кече
яшьтәге мәктәп укучыларыма адресланган 6/
китап театр сәнгате, сәхнә тормышы,
актерлар хезмәте белән бәйләнешле күп кенә
нәрсәләр хакында свйли. Күл булулары
өстенә, аларның байтагы балалар ечен
ярыйсы ук катлаулы да. Шуны истә тотып,
аятор үзе кузгаткан мәсьәләләрне гади һәм
үтемле итеп аңлатырга, мавыгып укырлык
итеп эшләргә тырышкан. Китап әдәби
формага салынып, повесть итеп язылган
Ул кечкенә-кечкенә аерым бүлекләрдән
тора һәр бүлек театр сәнгате, я булмаса
актерлар эшчәнлегенә кагылышлы берәр
мәсьәләгә багышланган. Ә ул мәсьәләләр,
алда бер тапкыр әйтелгәнчә, шул хәтле күп,
аларның һәммәсенә тукталу һич мөмкин түгел.
Шулай да аеруча әһәмиятлеләреи санап
узмыйча булмый. «Кылану сәхнәгә ят нәрсә.-
». пИгътибар...». «Без рольгә керәбез.-п,
«Хәрәкәтләрнең төре..», «Артистның уены
гади һәм табигый булырга тиеш» кебек
бүлекләрдә сүз нигездә актерлар иҗаты
турында бара. Бу бүлекләрдә автор нәни
укучыларны артист хезмәтенең нечкәлекләре,
үзенчәлекле яклары белән таныштыра, күп
төрле дәлилләргә, кызыклы мисалларга
таянып, бу хезмәтнең авырлыгына һәм
җаваплы булуына басым ясый. Артист
хезмәте иң әпыр хезмәт, эш сеймәгән ялкау
кешеләрдән артист чыкмый, сәхнә эчен бөтен
вакытын, шәхси тормышын багышлаган кеше
генә яхшы артист була ала —авторның
югарыда исемнәре саиалгдн бүлекләр аша
укучыга әйтергә теләген тел фикере она шул.
Китаптагы «Вакыйга... Кисекләр...■ дип
исемләнгән бүлек безне сәхнә әсәрләренә
конкрет анализ ясарга, аларны күренешләргә,
аерым эпизодларга һәм кисәкләргә бүләргә
өйрәтә. «Прогон һәм генеральный
репетицияләр» дигәне, исеменнән үк күрен-
гәнчә. спектакльне сәхнәгә әзерләгәндә ясала
торган репетиция төрләре белән таныштыра.
«Режиссер, художник, артист» һәм «Театр
вешалкадан башлана, ,» дигән бүлекләр
күбрәк информацион характерда язылган,
аларда театрның җитәкче кешеләре, ул
кешеләр башкаргач вазифалар турында.
шулай ук хуҗалык тормышына кагылышлы
мәгълүматлар бирелә. Кыскасы, китап белән
танышкан укучылар, театр турында булсын,
актерлар тормышы турында булсын, кызыклы
һәм файдалы нәрсәләр беләчәкләр.
Дөрес, күтәрелгән мәсьәләләрнең һәммә-
се дә бер дәрәҗәдә яктыртылмаган Үзе яхшы
белгән, үзенә таныш булган нәрсәләргә автор
кайта-кайта туктала. Икенчеләрен исә телгә
алып кына уза. Аның игътибарыннан бөтенләй
читтә калган әйберләр дә байтак. Китапта
шулай ун коры акыл сатуга корылган яки
беркатлырак яңгырагаң-урыннар, авыр
җөмләләр дә очрап-очрап китә. Әмма
бернәрсә бә>әг- сеэ: хезмәт театр
сәнгатебезгә, актерлар хезмәтемә тирән
ихтирам һәм мәхәббәт белән язылган. Ул
артист тормышы хакындагы җиңелчә
карашлардан арынырга булыша, театр
сәнгатен яратырга ойрәтә. Китапның топ
кыйммәте әнә шунда.
Әгәр бездә мондый характердагы хез-
мәтләргә мохтаҗлык зурлыгын да и-епке
алсак, Ә. Гобәйдуллина башлаган эшне
башкалар дәвам иттерсен иде, диген талек
белдерергә генә кала. Сәнгатебезнең башка
тармаклары буенча да балаларга адрес-
ланган шундыйрак һәм моннан да яхшырак
китаплар язылсын иде.