Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЛАЛАРГА УКЫГЫЗ


Зәкия Туфайлсва
C<<<XX<<<0OC<X<<<<000000000000<
Күк зәп-зәңгәр — диңгез кебек, Әйтерсең лә чыңлый һава. Тирбәлешкән
күбәләктәй, Җир өстенә яфрак ява.
Зәңгәр һава, зәңгәр һава, Җир өстенә яфрак ява.
Сары яфрак күлгә куна, Алтын яфрак
кемгә куна? Шатланабыз менә шуңа:
Яфраклар да безнең кебек — Шатланалар,
биешәләр. Әйтерсең лә көлешәләр.
Кыштыр-кыштыр килешәләр. Оикерә-
сикерә йөгерешәләр...
Зәңгәр һава, зәңгәр һава, Җир өстенә
яфрак ява.
Трай
Әти кичә мине бик нык тиргәде:
— Гел урамда трай тибеп йөрмә,—
ди. Шулчак энем йөгереп кенә килде
дә, Әй, әтине юмалый бу, юмалый,
Битләреннән үбеп-үбеп куйгалый:
— Миңа да,— ди,— «трай» алып
бирерсез, Абыйдан да шәп тибәрмен,
күрерсез!
Яңа мәктәп
Яңа мәктәпкә барабыз. Хәерле сәгатьләрдә!
И мәктәбем, өйрәт безне Иң матур
гадәтләргә.
Яфрак ява
Кыш килде
Кыш килде, кыш килде — Безгә яңа
эш килде: Мамык карлар көрибез,
Юллар ясап йөрибез.
Юллар такыр, киң булсын, Асфальт
юлга тиң булсын! Әтиләр һәм
әниләр, Укучылар, әбиләр...
Шул юллардан үтсеннәр, Рәхмәт
әйтеп китсеннәр.
Заһирә Гомәрова
lllllllllllllllllllltlllllllllllllllllllllinilllllllllli
Кайсы берлек
Әни бирде Исхакка Берәр сумлык өч
акча:
— Бер берлеккә ипи ал. Бу
берлеккә сора бал. Монысына —
әнис алма. Кара аны, ялгыш алма!
Исхак кайтты бернисөз. Үзе шундый
күңелсез, Белмибез ни әйтергә...
— Юкмыни бер әйбер дә?
— Ник булмасын, бар да бар,
Алма да бар, бал да бар. Оныттым
мин барганда: Кайсы берлек ипигә
дә, Кайсы — балга, алмага?..
Илгизнең диңгезе
Илгизнең диңгезе Тәрәзә төбендә.
Балыклар йөзәләр Көнен дә,
төнен дә.
Шул диңгез ярында Утыра песи
дә.
Күзләрен уйната, Диңгезне исни
дә.
Ирене тисә дә Андагы балыкка, Бу
диңгез бикле шул — Пыяла
савытта.
Җәй
Бул син безгә, җәй, мәнге!
Җәй тылсымлы җәймәңне.
Янда булса чиләгең. Үзе тула
җиләгең.
Концерт бирә урманың:
Оркестрың, хорларың...
Җәйрәп ята җәйләвең, И рәхәт
тә, җәй, ямең.
Кал син бездә, җәй, мәнге.
Җәеп яшел жәймәңне.
Яратам сары балны
Ямьле соң у марталык,
Йөрим мин хәйран калып.
Яратам сары балны.
Чү, кортлар сырып алды...
— Балдан авыз ит, диләр,—
Кунак булып кит! — диләр.
Абау, алар нишлиләр, Битне-кулны тешлиләр!..
Алар укол кадыйлар:
— Ашатабыз бал,— диләр.
Башыма да кундылар,
Кашыма да кундылар,
Битемә дә кундылар.
Иренгә дә кундылар...
Каш-кабагым, иреннәрем
Кабартма күк булдылар.