ҖАН АЛИ
и өчен редакция эшеннән киттен, дисезме? Аның үзенә күрә
бәләкәй генә тарихы бар.
Көннәрдән бер көнне минем эш бүлмәмә. күгәрчендәй
гөрли-гөрли, базык гәүдәле, яшь чырайлы бер кеше килеп
керде. Уң кулының чәнти бармагында — кашы ат күзе чаклы
йөзек. Өстендә искереп беткән кыска кожан. Күлмәк якалары
керләнгән булса да, галстугы өр-яңа. Кожан кесәләренә эш
бияләйләре бөтереп тыккан.
— Сәлам, сәлам каләмдәшләргә!..
— Жан Али, шагыйрь...
— Шигырь китердегезмени?
— Сонетлар,— диде Жан Али эре генә.— Җиде поэмам, сигез балладам бар
иде. Яшьләр гәҗите белән хатыннар журналы талап калды. Сонетларым озакламый
нәшриятта аерым китап булып чыгачак. Тәр- жемЭче тапсам, Мәскәүдә дә китап
чыгарырга исәп. Нишлисең, кирәк бит... To мунчасы, то верандасы, то яңа сорт
телевизоры, дигәндәй... Кеше төсле яшисе килә....Син нитмә, китап чыккач бер
иркенләп утырырбыз әле. Инде хәзер тыңлап кара! — Жан Али куеныннан бер төр-
гәк кәгазь тартып чыгарды. Кожан төймәләрен ычкындырып, кулларын бутый-бутый,
ярты сәгать чамасы урам җырларына охшаш такмаклар укыды.
— Барысы да шундыйлармы? — дип бүлдерергә мәҗбүр булдым мин аны,
ниһаять;
Уфа кая, Уфа кая> Уфа тауда, калкуда. Юка чачак аткан накыг
Рахат була басуда.—
дигән жыр куплетын тыңлагач.
— Мондыйлары дүрт йөз кырык сигез юл Менә арада бер канатлы со нетым да
бар. Укыйммы?
— Укы,— дидем мин, сабырлыгымны җуймаска тырышып.
— Киләчәккә хатлар озак бара —
Телеграм СУГЫЙК, иптәшләр! Иптәшләр
үтебезнеке. Балан, гаеп итмәсләр..
— Исәнмесез!
— Минем ижат позициям бик ачык чагыла бу сонетта,— дип, Жан Али
урындыкка килеп утырды.— Беренчедән, Такташ традициясен батырларча дәвам
иттерәм; икенчедән, телеграм сүзе мисалында новатор буларак кыю дебют ясыйм.
Өченчедән, халык авыз иҗатына бик оста таянам һәм бу минем бөтен иҗатым
буенча кызыл жеп булып тартыла.
— Шулаен ул шулайдыр да,— дип суздым мин. тирләгән маңгаемны сөртә-
сөртә,— безнең газета өчен бармас шул мондый шигырьләр.
— Нәрсә?! —Жан Али күкерт кебек кабынып китте. Түш кесәсеннән тагын бер
төргәк таушалып беткән кәгазь тартып чыгарды.— Менә,—диде ул, күзләреннән
яшеннәр атып,— бусы шигырьләремнең сонет булулары хакында райпотребсоюз
работникларының гомуми җыелышы карары, менә бусы лесхоздан үтенеч... менә
бусы минем Ж,а- мали түгел, Жан Али булуым турында авыл советыннан
белешмә!..
Мин кулларым белән чигәләремне кыстым.
— Кирәк дип тапсагыз, райондагыларнын да берәрсеннән раслатып чыга
алам,— дип дәвам итте Жан Али.
— Кирәкми, зинһар, кирәкми. Казандагы берәр шагыйрьгә укытыр идегез,
ичмасам.
— Шагыйрьгә?! — Жан Алиның гаҗәпләнүдән күзләре маңгаена менде.— Үзем
шагыйрь була торыпмы?! — дип, баягыдан да битәррәк кызып китте ул,—юк инде,
мин массалар фикере белән генә килешәм.
Мин, телемне чак-чак кына әйләндереп, ләкин әле һаман да сабырлыгымны
җуймыйча, болай дидем:
— Ярый, калдырыгыз шигырьләрегезне. Иптәшләр белән укып карарбыз.
— Түлке озакка сузмагыз,—диде Жан Али боерулы тавыш белән,— минем
быел дача саласы ел. Аннары,— Жан Али кинәт тавышын йомшартты,— көн саен
районга килеп булмый. Идән буявы ала кайтырмын дигән идем... Бер-ике-өч тәңкә
генә булса да нитеп тор әле мина, ә... басылып чыккач хисаплашырбыз...
Тизрәк котылыйм бу бәйләнчектән дип, мин Жан Алига үз кесәмнән бер тәңкә
акча чыгарып бирдем...
Берничә көннән Жан Алига шигырьләренең начарлыгын әйтеп хат яздык. Ә
тагын берничә көннән мине редактор чакырып алды. «Авторлар белән тупас
мөгамәлә итә» дип, Жан Али минем өстән жалоба язган икән...
Ниһаять, шушы аңлашудан соң, бәлки, котылырмын Җан Алидан дип,
редактордан чыгып барганда гына, күгәрчен кебек гөрли-гөрли,ул үзе редакциягә
килеп керде.
— Сәлам каләмдәшләргә!
Жан Али, тулган айдай балкып, өстәл янына килеп утырды. Бер чеметем
мыегын сыйпаштырып, сүзгә кереште:
— Шигъри роман язып аттым бит әле. Романымда заман сулышы кызыл жеп
булып сөйрәлә.
— Шәп булган,—дидем мин, еларга җитешеп.
— Сонетларымны кайчан басасыз?..
— Беркайчан да.
— Әгәр дә мин Казанга жалу бирсәм.„
— Бир.
— Мәскәүгә язсам!..
— Яза бир.
Жан Али, башын иеп, авыр сулады.
— Бәлки, бер өлешен генә басарсыз, ә?
Мин эндәшмәдем.
— Карале, дус кеше, әгәр дә биш-алты сонетымны төзәткәләп бассагыз,
больше ике аягымның берсен атламас идем редакциягезгә.
Минем эчкә җылы кереп китте. Көн йокламам, төн йокламам, өр-яңа шигырьләр
язармын, әмма котылырмын бу сонет җәфасыннан.
— Чынлап әйтәсенме? — дидем мин, шатланып.
— Чынлап инде, чынлап,—диде Жан Али.—Түлке гонорарын алдан биреп
куярсыз.
— Бездә гонорарны әсәр басылып чыккач кына бирәләр.
— Ә мина хәзер үк кирәк,—«дип киреләнде Җан Али,— дачаны эшләп бетерәсе
бар... Сез генә карунланып утырасыз. Әнә күрше районда ике сонетым басылды.
Шартлатып ике кило кадак алдым. Шул ук перевод кило ярым буяуга да җитте!.. Олиф
алырга гына акча юк хәзер.
— Анда безнең ни эш бар?!.
— Ихтыярың-мәйлең,— диде Жан Али. китәргә җыенып.— Түлке карагыз аны,
үпкәләштән булмасын. Иртәгә үк ике мең юллык шигъри роман китерәм ..
— Туктале, Жан Али.
— Нәрсә тагын?
— Ничә тәнкә кирәк сина?
— Ну... мин ярты пот олиф сөйләшеп куйган идем.
Мин, «сөйләшкәя сүзеңдә торсаң гына» дип. Җан Алига үз кесәмнән чыгарып биш
сум акча бирдем.
— Нибарымы? — диде Жан Али, җилкәләрен җыерып. Үзе акчаны тиз генә
кожан кесәсенә салып куйды.— Хәзер шагыйрьгә шулай гына бирәләрме инде? — дип
мыгырданды ул, ишеккә таба атлый-атлый.
Иртәгесен Җан Али редакция өстәленә кирпеч калынлыгы дәфтәр китереп салгач,
мин көлеп җибәрдем.
— Ник көләсең? — диде Жан Али, гаҗәпләнеп.
Мин йодрыгымны Җан Алиның борын төбенә куеп алдым да, эштән китүем
хакында язылган гаризамны күгәреп, редакторга кереп киттем.