Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯЛЫКМАСЛАР


нисе Азатны тудыргач ук ташлап киткән. Яшүсмер егетнең бүгенгә кадәр булган тормышындагы бетен бормалар шул хәлнең дәвамы. Башта ул нәни үксезләр йортында тәрбияләнде, аннары мәктәпкәчә яшьтәге балалар интернатында торды. Соңгы ун елы Чиләбедәге мәктәп-ннтернатта үтте.
Ике канатсыз ятим кеше сабый чакта ата-ана назына күпме генә сусамасын, гомерендә бер тап кыр да ашамаган ризыкның тәмен белмәгән шикелле, газиз әткә-әнкәнен жан жылысын тәгаен чамасукыр килеш туган ул жан иясе көн яктысын күз алдына китерә алмаган кебегрәк хәлдә үсә. Тумыштан сукырга салават күперенең гүзәл төсләре дә, чәчәкләр яме дә, урман-суларнын матурлыгы да юк ич. Әмма еллар үтү белән баладагы хисләр үзгәрә, тойгылар бүтән төсмер ала, тирәнәя, жнтдиләнә бара. Ул үзенә гомер биргән ата ана хакында торган саен ныграк уйлана. Билгесезлек томанын таратасы килә аның. Нәсел ыруын ачыкларга омтылуы тыелгысыз бер көчкә әйләнә.
Азат Ишбулднн да, бик озак уйланудан, күңелендә кат-кат үлчәп караудан соң, аттестат алуга багышлап үткәреләчәк чыгарылыш кичәсе алдыннан мәктәп-интернат директорыннан әтн-әнисен яки туганнарын эзләшүдә булышуын үтенде. «Ком чүлендә адашкан кош кебек япа- ялгызым гына түгелдер мин. Ярдәм итегез, киңәш бирегез»,— днде ул.
Анык куанычынамы, әллә хәсрәтенә каршымы, директор бу эшне жннел һәм тиз аныклады. Мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләрнең дирекция сейфындагы делоларында шактый тулы мәгълүмат бар иде.
— Инде мөстәкыйль кеше син. Ишбулднн. Паспортын да, аттестатың ла кулыңда. Урта белем алдын. Зур тормышка аяк басасын. Синең белән олыларча сөйләшергә мөмкин,—диде директор.—Әтиең хакында бездә бер мәгълүмат та юк. Әниеңнең адресы бар. Ул Татарстанда. Аккүл дигән район үзәгендә. Роза Люксембург урамы, йорт номеры
— Алайса, мин аны барып күрә алам?
* Әсәр кыскартма басыла.
лый алмый иде. Ата-ана һәм баланын үзара якынлыгын анлау ягыннан
Ишбулдин. Аның семьясы, балалары бардыр.'ләер, сип уйламыйча эшләүче егет түгел...
Чыгарылыш кичәсе булган көннең иртәгесен үк Азат төзелеш бригадасына эшкә урнашты. Таза гәүдәле, нык беләкле, шыңшый белми торган бу егетне төзүчеләр бик тиз үз иттеләр. Ай ярым дигәндә, ул хәйран гына акча эшли алды, һәм менә инде Азат Аккүлдә. Килеп төшүгә әнисен эзләп барырга ашыкмады ул Беренчедән, караңгыланды инде, өйләрдә үт алдылар. Икенчедән, орды-бәрде генә барып керүнең азагы ни белән очланасын кем белә? Шунлыктан Азат гостиницага урнашуны иң кулай дип санады. Ләкин анда борын төртү мөмкин түгел иде.
— Бер генә урын да юк. егеткәем,— диде кунак йортында дежурлык итүче хатын.— Ьерәрсенә фатирга гына кермәсәң... Иртәгә булып куймасмы, сугылып карарсың...
Болан юатудан гына егетнең хәле яхшырмады, әлбәттә. Ул гостиницаның парадный ишеге буена чыкты да. чемодан өстенә утырып, тирә- юньне күзәтә башлады. Шул чакта аңа олы яшьтәге бер агай эндәште. Русча сөйләшсә дә, аның татар икәнлеге сизелеп, әллә каян кычкырып тора иде. Азатның үзенең дә татарчасы барлы-юклы булганга, сүз ничек башланган булса, шулай дәвам итте.
— Урын юк диләрме, улым, ә?—Бу кешене Азат администратор тәрәзәсе буенда торганда искәргән иде,—Урак өсте, улым, урак өсте! Шәһәрдән булышырга килүчеләр күп. Тирә-як районнардан да халык өзелеп тормый. Тимер юл тарта үзләрен... Товары кайта, төзү материалы. ашламасы...
— Шулайрак икән шул...— Турысын гына әйткәндә, юлаучы егетнең кунак өендә халык күплеге турында җәелеп сөйләшер нияте юк иде. Бары тик абзый кеше:
— Булмаса, әйдә үзебезгә! Без карчык белән икәү генә. Сыярбыз,— дигәч кенә, Азатның йөзе ачылып китте.
— Чыннан да. абзый! Бер генә кичкә, ярыймы? Мин сезне бер дә кысрыкламам,— диде ул һәм җитез генә сикереп торды да чемоданын кулына алды.— Иртәгә урын булыр дигән төслерәк әйттеләр...
— Анда күз күрер. Җае чыкмаса, икене дә кунарсың, өчне дә. Кешедән тарсынмыйбыз без. Бу дөньяда төрлесен татыдык инде. Әйдүк!
Алар үзәк урамнарның берсе буйлап киттеләр. Китап кибетен уздылар, аның каршында утларын балкытып ресторан калды. Халык суды бинасы яныннан үттеләр. Аннары Азат шәһәр паркы каршындагы икмәк заводына игътибар итте. Арырак, уң кулда, ул Дәүләт банкы һәм район элемтә конторасын күрде.
— Кай яклардан килешең, улым? — Мостафа абзый шулай сорап кү йды.
— Уралдан, абзый.
— Озаккамы? Төзелешкә киләмсең әллә?
Азат җиңел сулады. «Әйе!» дип кенә җавап бирәчәк, һәммәсен ничек итеп сөилисең?! Шуңа күрә абзыйдан «төзелеш» сүзе чыгуга, ул:
— Әйе шул, төзелештә эшләп карыйсы иде,— дип җавап кайтарды.
— Синдәй егетләрне дүрт куллап алалар анда.— Абзый бара-барыш- ка Азатны башыннан аягына кадәр тагын бер кат күздән кичерде.— Күп төзиләр бит. Кошчылык фабрикасы бик зур булачак. Шундый дәү фабрика Мәскәү янында гына бар ди буган. Тугрыбай урманында колхозлар уртактан санаторий салдыра. Аккүлдә культура үзәге кора башладылар. Кино залы, сәхнәле зал, спорт залы, шахмат клубын бергә итеп төзиселәр икән... Сорамый да торам, ни атлы син, улым?
— Азат.
— Бәрәкәт! Татар малаемыни син?
•— Әйе шул. Татарча белүем ’генә чамалырак...
— АНЫҢ каравы, русчаны шан иеләсеңдер, русча укыгансын чин, улым. Мостафа абзан булам. Мәктәптә хужалык командиры. Завхоз дигәнем... Мәктәп безнең Муса Җәлил исемендә. Аны ишеткәнен бардыр бит? Геройны?..
— Аны белмәгән кеше бармы икән соң, Мостафа абзый? Моабитта
язган шигырьләрен яттан сөйли алам мин анын... ♦
— Молодец икәнсең, кем, Алмаз, әй генә лә... Азат! □_
Мостафа абзый Азатны өенә алып кайтты
— Кунак белән бергә кайттык, карчык. Гайб кунак, көтмәгәндә килеп &
очраган кунак. Урал егете. Төзелешкә килгән. Самоварыңны жырлат, г сыекны куй...з
Абзыйның хатыны Әкълимә түти, оныгын сагынып көткән әбисе 2 шикелле, Азатны ачык йөз, тәмле тел белән каршылады. Үзе. тыз-быз ф йөреп, чәй хәзерләде, үзе, гадәтенә кереп киткән үтә бер төпченү һәм кызыксыну белән, кунакның хәлен сораштыра торды: бик арымаганмы, ® юлда артык өшәнмәгәнме, кайдан, нинди гаиләдән, әти-әниләре бармы, с; исән-саулармы? <
Азат та җавапка саранланмады, тик. әлеге дә баягы, ата-анасы хакында сүз чыккач, бер сүз белән генә. «Исәннәр. Эшлиләр»,— дип. коты- х лу ягын карады. о
Ул, әйтсәң-әйтмәсәң дә, шактый йончыган һәм алҗыган иде. Ашап- < эчкәч, тәмам авыраеп китте, йокы басты. Үзе кыюлыгы җитеп урын £ җәюне сорый алмас иде, Мостафа абзый анын кәефен бик тиз чамалап < алды һәм: к
— Әйбәтләп урын сал, карчык, кунак ятсын, ял итсен,—диде.
Әкълимә түти түр яктан юка такта белән бүлеп куйган бүлмәгә урын җәйде.
— Ят җирдә күргән төш рас килә, диләр, гөлем. Тәмле төшләр күреп йокла әле бер,— дип, кунакны бүлмәгә кертеп җибәрде.
Азат, башы мендәргә тиюгә, изрәп йоклап китәр төсле иде. һич алай булмады. Әнисен барып табуын, аның белән ку решен сөйләшүне уена китерүгә, йокысы өреп очыргандай юкка чыкты. Күзләрен зур ачкан килеш, түшәмгә карап ятты ул.
Олы якта карт белән карчык һаман кыштыр кыштыр йөрделәр, чышын-пышын сөйләштеләр. Шулай да Азатка ал арның барлык сүзе ишетелеп торды. Мостафа абзый яна уку елына кадәр ремонтлап бетерәсе парталар, мәктәпнең тулай торагына чыгарасы мич. атка кышлык печән һәм тәҗрибә участогы өчен кайтарасы минераль ашлама турында сөйләде. Карчыгы исә, аның сүз арасына кыстырып, шушы араларда гына кемнәрнеңдер өйләнешүләрен, бик зур туй итүләрен, мәҗлестә кыз һәм егет ягыннан нинди бүләкләр салынуын, тагын әллә ничә төрле имеш мимешен тезәргә өлгерде.
Шул чакта ишек шакыдылар.
— Керергә ярыйдыр бит? — Моны тоныграк тавышлы бер хатын-кыз сорады. Үзе исә, рөхсәт тә көтеп тормастан, бик тиз бусаганың бу ягына үткән шикелле булды.
— Әйдә, әйдә! Ишек уйган, тәрәзә куйган. Төнгә авышканда килдең, чәй суынган. Яманлап йөрисен днп әйтимме? — Мостафа абзый аны үз нтеп шулай сөйләнде. Әкълимә түти:
— Әйдә, гөлем, әйдә, уз! Самоварны тагын яңартабыз аны! Яманлавы, мактавы шунда булыр, әйсме? — дип сүзгә кушылып китте.
— Яманларга вакытны шайтан ялмаган әле монда, Мостафа абзы- кай гынам! — диде тонык тавышлы хатын-кыз.—Җиләк-җимеш өлгергәч, безнең комбинатта мәхшәр көне башлана бит! Тәүлегенә егерме Дүрт сәгать эшләсән дә артмас... Әле эштән кайтышым. Әхтәм Казанда. Базасына дару-чирү кайтартырга йөри Тукта әле дим, кереп чыгый>'
имин яталармы икән, мәйтәм, шәт ун көн генә дә түгелдер сезне күрмәгәнгә...
— Әйтмә дә инде, Мәгъсүмә, гөлем! — Әкълимә түти аның сүзләрен хуплап куйды.
Аларның шуннан ары гәпләшүләрен Азат ишетмәде. Ишетсә дә. теге якта сөйләнгән сүзләрнең мәгънәсе аның аңына барып житмәде. Мәгъсүмә дигән исем генә егетне кинәт тетрәндереп куйды. Әнисенең исеме шундый ич!.. Хәер, дөньяда Мәгъсүмәләр азмыни?!
Алан да Азат түзмәде. Жаны чыдамады. Песи шикелле тын гына урыныннан торды, бүлмә ишегенә эленгән хәтфә пәрдәнең читен сызык кына ачып, хәл белешергә килгән апаны карыйсы итте. Йомры гына гәүдәле, чибәр генә хатын икән... Бит урталарына алма алсулыгы йөгергән. Кашлары дугаланып күтәрелгән дә кинәт аска кыйгачланып төшкән. Зур соры күзләрен куе керфекләр тирәләгән. Килешле генә тулы иреннәре менә-мепә елмаерга торалар төсле. Шулай да аның йөзендә ниндидер моңсулык бар сыман.
Азат таң атканны, яктырганны көтеп зарыкты. Бәхетенә, абзыйлар иртә торалар икән. Сәгать алты тулганда бер генә чынаяк чәй эчте дә шәһәргә чыгасы итте.
— Зрә дә иртә бит әле. конторда берәү дә юк. Сигез тулгач кына килә башлыйлар алар.— диделәр өлкәннәр.
— Аккүлне карап йөрермен. Яна җирдә барсы да кызык,— дигән булды Азат. Тик аңарда район үзәген карап йөрү кайгысы юк иде әле. Шәһәр үзәгенә төшү белән, Роза Люксембург урамын белеште. Сорап торасы да булмаган, кичә шуннан үтеп киткән икән ич. Халык суды бинасы шул урам чатында булып чыкты.
Менә аның әнисе яши торган йорт. Зур-зур тәрәзәләр. Яшел калай белән ябылган түбә. Сырлап-сырлап бастырган урыс капка. Биек коймалар. Шундый йорт-җир хакында: «Кош та очып кермәслек», ди торганнардыр инде. Капка баганасындагы калайга йорт номеры һәм Била- ловлар дигән фамилия язылган. Әнисе Билалова икән инде хәзер. Билалова. Мәгъсүмә Билалова...
Азат башта бу йортны узып китте, артына караштыргалый-караш- тыргалый урам башындагы колхоз базарына кадәр барды һәм кире борылды. Билаловларга житәрәк, ул каршы якка чыкты. Асты таш, өсте бүрәнәдән салынган өй турындагы газета витринасы янына барып басты. Анда район газетасының кичәге саны ябыштырылган иде. Шуны укыган булып, бизәкле мәһабәт капкадан кемнең дә булса чыгуын көтә Азат. Шул арада базар мәйданындагы багана башына куелган громкоговори- тельдән иртәнге сәгать җидене белдергән сигнал ишетелде.
Беравыктан капкада өстенә кара болоньий плащ, аягына тәбәнәк үкчәле туфли кигән, башына кыекча зәңгәр яулык бәйләгән хатын-кыз күренде. Матур кул сумкасы тоткан, вак-вак атлап кына килә. Менә ул кыйгачлап урам аша чыкты һәм витрина янына житте. Шул! Кичәге апа! Очраклык юк дип Азатны кем ышандыра алыр моннан соң?
Егетнең йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай булып типте, гүя ул. телгә килгән һәм кысылып күйган саен: «Әйт, әни дип әйтеп кара, әйт!» дип кычкыра иде. Әмма Азат авыз ачарлык хәлдә түгел, иреннәре баллап ябыштырган кебек иде. Ә теле әйтерсең кипшенеп игәүгә әверелде һәм аңкавын ыш:.ып торды. Чигә тамырлары күз алдын әлҗе-мөлҗе китерерлек булып сулкылдады. Мәгъсүмә ун-унбиш адым китүгә. Азат, күзгә күренмәс магнит белән тарттырган төсле, аның артыннан иярде. Ханымның автобус тукталышына барып басканын төшенгәч кенә, бер читтәрәк калды.
Автобуска кереп баскач та. Азат аңардан күзен алмады. Шунда ул үзе өчен ачыш ясады: икесенең дә күзләре бер төсле, чәчләре дә бер, кашларының дугаланып торуында да уртаклык бар.
урман ягына кереп киткән юл белән уңга борылды. Анын артыннан төшкән Азат, шосседан ераклаша төшкәч, ханымны куып җитте һәм янәшәсенә килеп:
— Исәнмесез! Сез Мәгъсүмә Ишбулдинамы? — дип сорады.
Мәгъсүмә имәнеп китте. Аннары:
— Әйе,— диде. Ул бу сүзне әйттеме, әллә иреннәре генә кыймылдадымы?
— Мин синең улың, әни!
— Азат!
Икесе дә тетрәнеп калдылар.
2
Хафиз Кадергулов район үзәгенә кайтып җитәргә ашыга иде. Шуңа күрә ул «Гөлстан» колхозы идарәсендә озак тормады. Басуда, ындыр табагында, җәйләүдә күргәннәрен уртага салып сөйләшкәч, председатель Мингали Гаделҗанов белән партком секретаре Рауза Гашыйгул- лина аны озата чыктылар.
— Кузгалабызмы? — диде шофер егет.
— Кузгалабыз гына түгел, очабыз, энем! Өйгә дә сугылып, чыгып булмасмы? Ләйсән аш өлгертеп көтәдер. Икедән дә калмый кайтырмын дигән идем. Чакырткан кешеләр бар. Аларны көттерү шәп булмас...
Машина Суык алан авылының ике-өч чакрымга сузылган урамнарын узып олы юлга чыккач, тизлеген бермә-бер арттырды. Таш юл зарланырлык түгел иде. Кояш күзне чагылдырганга. Хафиз каршындагы карасу пыяланы аскарак төшереп куйды. Аннары папирос көйрәтеп җибәрде һәм тирән итеп сулыш алды.
Ул бүген ике колхозда булды. Икесендә ике төрле хәл. Яртуганда тәмам кәефе кырылган иде. Суык аланда җанына рәхәт тапты, ичмасам...
Егет халык та соң бу «Гөлстан» колхозы кешеләре! Бигрәк булганнар! Күрсәтмә дә көтеп ятмыйлар, сыныкка сылтау да эзләмиләр, һәр эшне җиренә җиткерик дип җан атып торалар. Кара син аларның җитезлеген! Августның егерме беренә дәүләткә ашлык сату планын үтәделәр Быел бит бу, быелгы ел шартларында, уракка өч атна соңгарып чыккан елны! Колхоз буенча һәр гектардан быел егерме тугыз центнер ашлык алу —батырлык лабаса! «Ике план тутырабыз'» — дип торалар. Әйттеләрме — эшлиләр. Хафиз аларны яхшылап белә башлаганнан бирле буш сүз сөйләгәннәре юк әле. Ә планнары, ай-һай, зур!
Хафиз игенче хезмәтенең нәрсә икәнен яхшы белә. Авылда үскән кеше. Сабан сөргәне дә бар. урак урганы да. Быел бит игенче нихәтле уйланды, ни чама борчылды, үрсәләнде. Йокысыз үткән төннәрнең исәбе- хисабы юк. Кайгырмаслык та түгел иде шул. Үткән кыш үзенең ак юрганын үтә юка сырды. Зәмһәрир суык үзенең җан өшеткеч сулышы белән өй бүрәнәләрен шарт та шорт китереп торды. Уҗымнар түгел, игенченең йөрәк җепселләре тунар төсле тоелды. Шулай да җир кешесе мич башына сыенмады. Басуда кар тотты, техникасын әйбәтләп көйләде.
Борынгылар сынамышы буенча, кышына карап җәй кызу килергә тиеш кебек иде Кая ул! Янымнан баш чыкмады. Салкын яңгырлар җиргә иркенләп суларга бирмәде. Елдагыча дәртләнеп, вакытында чәчүгә чыгу насыйп булмады. Эшкә башлыйбыз дип кыймылдаган һәр кишәрлектә тракторлар җир өстендә батып интектерде. Чәчү сузылыпмы сузылды. Язгы эшләр айга якын кичекте. Аннары игеннәр өлгерә алмый тилмерде. Мондый хәлне чаларган картлар да сирәк күргән булып чыкты. Инде шөкер, көннәр утырып китте дигәндә генә, август кергәч үк, табигать салкынын өрде дә куйды. Соңгы культуралар дип йәрткәнн. ре-
БАРЛАС КАМАЛОВ ф ЯЛЫКМАСЛАР
оез зыян күрде, мшел чуклы кукуруз, иал исе чәчсч утырган караиидаң- сәлперәйде дә калды. Авыр ел дисәң дә, көфер сүз буласы түгел иде...
Хафиз моторлар гөрелтесе ишетелгән якка күз салды. Дүртәр чәчкечле агрегатлар арыш чәчә иде. Әле кайчан гына ул мәйданнарда тук кузакларын каешландырып борчак җитлекте, инде .менә шул туфракка киләсе ел туклыгының нигезе булган бөртекләр салына. Эшнең уңышлы баруын әйтү белән бергә, председатель Мингали Гаделҗанов эчке бер горурлану белән өстәп тә куйды бит: «Бөтен мәйданда уҗымны бары тик аркылыга-буйга гына чәчәбез. Тәҗрибә раслап тора: шулай иткәндә, орлык бик тигез төшә, тамыр нык була, игеннәр куе үсеп китә...»
Соңгы елларда гадәткә кереп, законга әйләнде инде: басуда көзге эш агым булып бара. Өзелеп-сүрелеп торырга һич җай калмый. Сары алтын тасмалар булып калын теземнәр сузылгач күп тә үтми, комбайннар аларны суга башлый. Бөртек ындыр табагына, саламы басу читләрендәге эскертләргә озатыла. Аннары кыр өстендә трактор сабаннары буразна яра башлый. Бераздан чәчкечләр килә...
Суык алан авылына, андагы «Гөлстан» колхозына килгәндә, бу хуҗалыкта эшләр районда бер дип әйтерлек. Чын иген осталары ул колхозда, кендекләре җиргә береккән кешеләр. Алар янында булу, алар белән күрешеп сөйләшү җанга рәхәт. Кара син ул механизаторларга! Гади комбинезон кигән, башына батырып ябыштырган фуражкасы тузанга чумган, йөзләре кояшта һәм җилдә янып, бронза төсенә кергән авыл арысланнары ризык муллыгы булдырыйк дип ни тырышалар!
«Гөлстан»ның җитәкчеләре дә бик булдыклы.
Газик Аккүлгә килеп керде. Кәмишинкә күперен чыккач, Хафиз, уйларыннан бүленеп, сәгатенә карады. Биш-алты минуттан өч туласы иде.
— Туп-туры райкомга кайтабыз,—диде ул шоферына.—Ләйсәнгә шалтыратырмын гына инде. Чыдар корсак чыдар, соңрак берәр җай чыгар диләрме? Кешеләр көтә торгандыр.
Хафизның кабинеты партия райкомы бинасының икенче катында. Балконы үзәк урамга чыга. Коридордан кабинетка узган җирдә техник секретарь бүлмәсе.
Ишек төбендә үк Хафиз Кадергуловны берничә кеше сәламләп каршылады.
— Исәнмесез!
— Саумы, Хафиз туган!
— Хәерле көн!
Хафиз, аларга сәлам биреп, кабинетына узды, секретарен чакырып, үзе колхозларда вакытта кайлардан кемнәр шалтыратуын сорашты, почта ниләр китергәнен белеште. Аннары Ләйсән белән сөйләшеп алды.
— Тагын кайта алмадың инде, әткәй.—Телефон трубкасында кызының чыңлап торган тавышы ишетелде.— Чәйне өч яңарттым...
— Шулай туры килде, кызым. Зур зыян юк дип исәплик. Аның каравы, кичен шәп итеп чәйләрбез, яме? Рафис кайтып җитмәдеме әле?
— Зөя буеннан, әбием яныннан кайтыр ул, көт! Суктырып кына алып кайтмасаң...
— Дүшәмбедә үзем шул яктагы колхозларга барам. Калдырмаска тырышырмын, утырып кайтыр. Укырга вакыт якынлаша. Кирәк-ярагын карыйсы бар ич әле аның. Я, ярый, мин алтыдан да соңга калмый кайтырмын.
Татарстан Верховный Советы депутаты янына дип үтенеч-йомыш, гозер һәм жалу белән килүчеләр биш-алты гына кеше булып чыкты. Уттай кызу эш өсте бит.
Башлап Күксу авылы карты Шәйхеразый абзый керде. Мәһабәт гәүдәле, симез табак битле карт. Җитендәй ак түгәрәк сакал, аңа килеп тоташкан мыек жил кискән йөзен яктыртып тора сыман. Тавышы бик көр, бөердән гөлдерәп чыга. Җитмешнең аръягына авышкан булса да,
аозыи артыгын пич оирешмәгән, оер дә алан оетәшеп калмаган. 1өптән нык чыккан, яшьлегендә чамасыз биртелмәгән кеше булгандыр, күрә- сен. Өстендә менә дигән затлы костюм, әйбәт күлмәк, башына кара хәтфә кәләпүш, аягына кара читек кигән. Ул, ишекне шакып керүгә, эре-эре атлап, түрдә утырган Хафиз янына узды һәм ике куллап күреште. Кадергуловнын кулы Шәйхеразый абзыйның куш учында югалып ♦ калгандай булды. Хафиз ана урын бирде. Карт барып утырды һәм, х кесәсеннән ап-ак зур кулъяулыгын чыгарып, битен, муенын сөргкәләде, 5 кәләпүшен күтәреп, такыр башын ышкып алды. Битен сыйпаштыргалап куйганда аның күз читләрендәге җыерчыклары языла төште һәм алар- ₽ нын төбе аксыл җепселләр кебек күренеп китте. Аннары абзый, зәнгәр- з су-шәмәхә тамырлары бүртеп торган кулларын тез башына куеп, райком х секретарена текәлде. .
— Урак мәшәкатьләре бер төрле жинеләйгәч, кордашлар, менәтерә,
синең янга җибәрделәр, Хафиз энем,—дип, ул йомышын сөйли баш- ® лады. ч
— Зират бик хәерче хәлдә безнең Күксуның, зират! — диде ул, тирән _ сулап куйгач.— Урыс әйтмешли, никудышный... Өченче ел әйттек пред- < седательгә, былтыр әйттек, быел да сүз кушып карадык. «Рәшәткә-кой- х малык материал юк!» — ди дә бетте-китте. Баштарак яна ферма кора- □ быз дип авызны томалады, дөрес әйтә дидек. Аннары яна клуб салабыз * дип ике дә сөйләтмәде, сүзе хак дидек, чыдадык. Хәзер колхоз мәктәп х сала... Әйтерең бармы, күп төзибез, Хафиз энем, һәр җирдә бит, бихисап < күп. Шул зиратны менә дигән итеп рәшәткәләп аласы иде. Бер дигән ■“ капкалар бастырасы иде. Ата-бабаларыбызнын каберстаны лабаса...
— Дөрес, Шәйхеразый абзый, сүзең хак...
Хафиз шулай диде дә тынып калды
Сүзен юньләп торганны күргәч, Шәйхеразый абзый тагын да канатлана төште.
— Дөрес булмыйни, Хафиз энем. Рәхәтен күп күрмәсәк тә, сугыш елларында дөньяны күн күрдек. Уйлап кара син, Балтик буенда, Германиядә, Чехословакиядә зиратлар нинди!
— Урак беткәч, берәр жаен табарбыз, Шәйхеразый абзый. Мин район Советы башкарма комитетындагы иптәшләргә әйтермен. Җавабым шул. Менә монда язып куйдым.— Кадергулов күн тышлы калын блокнотын күрсәтте.— Кордашларыңа да шулай диген. Председателегез белән бу хакта аерым сүз булыр. Килештекме?
Карт, инде саубуллашырга дип ике кулын сузгач, теленең очында гына эленеп торган бер сүзен әйтәсе итте.
— Тульке, Хафиз энем, син мине председатель өстеннән жалу биреп йөрүче дип юрый күрмә берүк. Мин гомеремдә әләк сүз сөйләмәдем Үз сүземне кешенең күзенә карап сөйләргә яратам. Кирәк икән, арка сыннан сөеп әйтәм, җирендә икән инде — баш гүбәсенә төеп тә әйтәм...
— Алай уйламабыз, Шәйхеразый абзый,— диде Хафиз һәм аны ишек төбенә кадәр озата килде.
Күксу картыннан соң бер агай пенсиясен җайга салуда ярдәм сорап керде. Ул дистә елдан артык шахтада күмер чапкан, Взтан сугышына катнашкан, аннары янә колхозга кайтып төпләнгән. Колхоз ана пенсия түли, абзый моңа гына канәгать түгел, шахтерлык еллары өчен дә түләүне дәгъвалап йөри икән. Хафнз шундук тәэминат бүлегенә шалтыратты, агайның пенсиясе мәсьәләсен бик тиз арада азаккача аныклауларын үтенде.
Аннары Кадергулов янына балаларын бакчага урнаштыра алмый әллә ни гомер интегеп йөрүче ике яшь хатын керде. Үтенечләре икесенең Дә бер. <Җнң сызганып эшлисе иде, балаларны калдырыр урын юк.
Район мәгариф бүлеге бусагасын елдан артык шомарттык, файдасы тимәде. Инде ни хәл итик? Булыша күрегез!» — диләр.
Балалар бакчасы һәм ясле дигәнен квартира мәсьәләсеннән бер дэ кайтыш түгел. Бакчага чират көтүчеләр шушы ике хатын гына булса икән! йөзләп бит алар...
Шулармы фикереннән уздырып, беравык тын торганда, яшь хатыннарның берсе, чандыр гәүдәле, ак йөзлесе, күңелендә айлар буе тулышканны берәм-берәм бушата башлады.
— Замана яхшыра, тормыш әйбәтләнә бара, ә карчыклар кыйтылана төшә, иптәш депутат.— дип тезеп китте ул. Аның белән бергә кергәне, ләм-мим эндәшмичә, бер читтә баш кагып кына утырды. Ә телдәр хатын сөйли бирде.
— Капнана хәзер килен баласын кирегә тибәреп кенә тора. Минем кайнанам әйтә: хөкүмәтем бик әйбәт пенсия бирә, синең балаңны теземдә түтелдәтеп утырудан коткарды, ди. Үзеңә арыслан кебек ир үстереп биргәнемә шөкер ит тә рәхмәт әйт, ди. Вәт чукынчык!
Тозлырак сүз ычкынгач, хатыннарның икенчесе уңайсызланып китте. Тонык кына тавыш белән: «Ипләбрәк сөйлә, Рәхилә! Ипләбрәк!» — дип куйды. Рәхиләсе, аның саен кыза биреп:
— Әй, тыймасана, һажәр җаным, тыймасана!—дип, яна җилкенү белән элеп алды,— Кадергулов абый үз кешебез, гаепләмәс. Инде күпме жыенып, ана кергәнбез икән, әйтәсе әче сүзем дигәндәй, эчемдә җыелганны әйтми китмим. Чишелеп бер сөйләмәсәм, эчемә кату чыга, ант әгәре менә... Кайнанам кызының бәбиен карарга Сарапулга барып торды. Сарапулга! «Кызымныкы сөйдерә, киленнеке көйдерә!» — менә шулдыр инде, Кадергулов абый... Үземә эшләмичә һич ярамый. Тормышта очын очка ялгыйсы да бар. гомере булган кешегә стажы да кирәгер...
Хафиз район үзәгендәге балалар бакчасының икесен киңәйтүләрен, шунда яңа корпуслар өлгергәч, аларның балаларына да урын бирү мөмкин булырын әйтте.
— Күбен түзгәнне анысына чыдыйбыз инде, Кадергулов абый.— диештеләр хатыннар. Саубуллашып чыкканда. Рәхилә дигәненең дә эче бушаган, күңелендә өмет чаткысы кабынган иде бугай, Һаҗәр дигәнен ай-кояштай балкып, култыклап алды...
Кемдер кабинет ишеген сак кына ачты, аннары эчкә бер баш сузылды.
— Керергә рөхсәтме?—дип сорады урта яшьләрдәге бер хатын,— Мөмкинме?
,— Керегез, кер. Узыгыз, утырыгыз.— Хафиз әле генә булып узган сөйләшүләр тәэсиреннән тизрәк арынырга тырышып, ишек төбендә торган хатынны кул ишарәсе белән якынрак килеп утырырга чакырды.
— Исәнмесез! Танышып җибәриктер инде. Мин сезне белмим. Күргәнем бар барын. Аккүлнекеме сез, әллә авылданмы?
Йомры гәүдәле, кара тутлы, озын чәч толымы белән манган өстен кыршаулап куйган бу хатын сызлану катыш елмаеп сөйләргә тырыша иде. Аның балланып пешкән чия төсле иреннәре менә-менә елап җибәрер төсле мимылдашты. Күз керфекләрен еш-еш какты ул. Сүз башлавы кыен иде аңа.
— Аккүлнеке мин, Хафиз абый. Унсигез ел монда торам инде. Азык комбинатында лаборантка булып эшлим. Мәгъсүмә Билалова. Зооветснабтагы Билаловны беләсездер. Шуның хатыны.
— Билаловны беләм. беләм.— диде Хафиз.— Ничек белмисен ди’ Я. тыңлыйм сезне. Ни йомыш белән килүегез иде?
Мәгъсүмә күзләрен күтәреп карамас булды. Ахырда, үзен нык тотарга тырышып, ул:
—ь- пияыш AHtdH a-i чиген инде, лз'риз аиыи,— дип сүзгә кереште — Киңәш сорап та, ярдәм өметләнеп тә килүем. Тагын да дөресрәге, сезнең хөкемгә килүем, Хафиз абый.
Шулай диде дә Мәгъсүмә тыела алмыйча елап жибәрде. Баядан бирле тамагында укмашып торган кайнар төер, күзеннән яшь сытылып чыгуга, эреп юк булды, тик тавышы һаман калтырый бирде. ♦
— Бу дөньяның зур гөнаһлы бәндәсе мин, Хафиз абый...— Мәгъсүмә, с.
яшенә буылып, сүзен әйтә алмый газапланды.—Инде шунын жәзасын < күрер көн житте... <
— Тынычланыгыз, сеңелем, тынычланыгыз...— Хафиз графиннан су S
агызды һәм стаканны Мәгъсүмәгә сузды — Мәгез, су йотып жибәрегез... з Тынычланыгыз да рәте белән сөйләгез. Тик, зинһар, башта тынычла- х ныгыз... Ф
Хафизның үз гомерендә бик күп гамьсез, ваемсыз чырайлар, кайгылы. сагышлы йөзләр, сонгы сулышта үлем белән тартышып яткан. ® өмет өзеп, шашынган кешеләр күргәне бар. Никадәр авыр булмасын, п боларга ул чыдый иде. Тик хатын-кыз күз яшен күтәрә алмый Хафиз. < Юк, күтәрә алмый. Ике елдан бирле бигрәк тә. Бөтенләй чит кешенең ’ һәр тамчы күз яше дә ана хатыны Гөлмәрьямнең үлем алдыннан тилме- х pen елаганын искә төшерә. Шуңа күрә ул ничәнче мәртәбәдер: о
— Тынычланыгыз, тынычланыгыз! — дип кабатлады.
Мәгъсүмә бар көчен туплап сөйли башлады
— Моннан өч-дүрт көн элек кенә Чиләбедән улым Лзат килеп тонне. < Минем улым — Әхтәмгә үги бала. Мин аны тудыргач та балалар йорты- а на тапшырып калдырган идем. Ул хәзер урта мәктәп бетергән, паспорт алган. Унсигезенче яше. Балигъ булгач, ана минем хакта әйткәннәр, адресны биргәннәр. Ул да армиягә киткәнче мине күрергә теләгән... Яшьлегемдәге хатам — улым үзе килеп күземә күренгәнче дә туктаусыз сызлый торган бер ярага әйләнгән иде инде. Килеп төшүе — шул жәрә- хәтне актарып тоз сипкән кебек булды
— Ничек? Газиз балагызны ташлап киткән илегезме? — Хафиз, ялгыш ишетмимме дигән төсле, ышаныр-ышанмас хәлдә шулай сорап куйды.
— Шулай туры килгән иде шул...— Мәгъсүмә калтыранган кулын йөзенә күтәрде һәм учы белән авызын каплады. Пөрәк эчкәресеннән ихтыярсыз бәреп чыгачак кыргый авазның, үкенечле әрнү авазының юлын бүләргә теләде бугай.
— Әхтәм белә идеме соң бу хакта?
— Кияүгә чыкканда әйтмәгән идем. Елдан артык гомер иткәч, барысын сөйләдем. Дөньядагы әшәке сүз белән битәрләде, алай да куып чыгармады. Аңа телсез-тешсез хезмәтче кирәк иде. Шуңа чыдагандыр дип уйлыйм. Порт жире зур, бакчасы колхозныкыдай, терлек-туары күп. әнисе үлгән, сырхау әткәсе өченче ел урын өстендә ята иде... Шулай булгач, мине аерып жибәрмәде, тик рәхимсез янап куйды: «Балан барлыгын ялгышып кына теленнән чыгарсаң ла, шәфкать көтмә. Бу мәсьәләдә миннән чебен иманы да ала алмассың!» — диде. Мин ничә ел буена телемне йотып яшәдем. Инде Азат үзе килеп тапкач, ни хәлләр итим?.
— Әтисе кем иде соң аның? Ул кеше кайда хәзер?
— Әтисе, Хафиз абый, Азатның дөньяда барлыгын-юклыгын да белми Мин аны үзем дә нке-өч кенә күреп калдым. Чиләбенеке иде. Минем балага узуымны белүгә, жиргә сеңгән төсле юкка чыкты...
Хафиз әле һаман ни дип әйтергә дә белми иде. Шуңадыр «ала-а-ай?» дип кенә сузып куйды. Аннан сон Мәгъсүмәгә текәлеп каралы.
— Тугач ук ташлап китүегез өчен улыгыз нәрсә ди соң? Рәяжиме? Шулай да ни өчен алай иттегез? Ничек шулай эшли алдыгыз? Илле беренче елны булган бит инде бу хәл. Ач чак түгел, ялангач вакыт түгел... Өскә бомба, снаряд та явып тормый...
AlSrwyMS, карашын оер почмакка шил.ы м.шш. лацлыа ливт бирүдән битәр, үз алдына сөйләнгән төсле:
— Азат гафу итте шикелле. Итте. Итте.— диде.— Үксез баланын теле ачы булыр дисәләр дә, улым мина рәнҗеп, бер тәмсез сүз дә әйтмәде. «Балалар әти-әниләрен сайлап алмыйлар бит!» дип кенә үзәкне өзде. Мин ана барысын да аңлаттым, бер нәрсәне дә яшермәдем... Бәхет сезлеккә тарганда. мина уналты-унжиделәр генә иде бит әле, Хафиз абый. Әти сугыштан инвалид булып кайткач, озак чирләп үлде. Без семьяда биш кыз бала калдык. Ин олысы мин идем. Әни тимер юл вокзалында җыештыручы иде. Күпме генә ала иде инде ул! йөкле булып, алты ай йөргәч, әни минем хәлне сизеп алды. Шуннан соң инвалид ир белән ни гомер чиләнгән, өй тулы балалар белән иза чигеп, дөньясыннан күнеле кайткан әни шашына калды. Безнең өйдә күк гөмбәзе ишелде, жир убылды, кыямәт купты... Әни ярсуның аръягына атлаган иде.
— Җилдән туган бала күтәреп кайтсаң, үзеңне дә, балаңны да бусагадан керүгә үк бәреп үтерәм! — дип, икмәк белән ант итте. Мин анык әйткәнен эшләми калмаганын яхшы белә идем. Баланы калдырдым да Чиләбедән бөтенләйгә киттем. Туган жан икән, яшәсен дидем. Үземнея дә күп газап күрәсемне белмәдем түгел... Күршебездә шушы Аккүлдаа кияүгә чыгып килгән Мөслимә исемле бер хатын бар иде. Шул мина апасы белән җизнәсенен адресын бирде, юллык акча юнәтеште. Мине вакытлыча үзләрендә тотуларын үтенеп, жизнәләренә хат язды. Әкълима апа белән Мостафа абзыйга мең рәхмәт, ярдәмнәреннән ташламадылар. Кияүгә чыкканчы аларда тордым. Сез аларны яхшы беләсез, икесе дэ мәктәптә эшли... Шуннан бирле Аккүл кешесе инде мин.
— Хәзер нишләргә җыенасыз?
— Шуны уйлап башым каткач. Мостафа абзыйларга барган идем, ирле-хатынлы бер авыздан сезгә килергә киңәш бирделәр. Килдем инде менә. Аптыраган башын тырнар, ди. Әхтәм Азатны өйгә аяк та атлатмаячак. Исемен дә ишетәсе килми. Ул Аккүлгә килеп төшкәнне белгәч, ишек бикләренә кадәр ныгытты Шикләнә бугай. Азат үзе дә безгә керергә дә теләми. Аңлап алды барысын Егет булган бит инде, егет!
Мәгъсүмә улы белән беренче тапкыр очрашкан минутларын исенә төшерде. Ул баласын танымыйча бик аз гына торды. Танышкач, Азат та әнисенә карамаска тырышкан, үзен үтә җайсыз сизгән иде.
— Буй-сыны чибәр,— дип сүзен дәвам итте Мәгъсүмә. Шушы мизгелдә гүя аның каршысында Азаты басып тора иде.— Сабыр холыклы. Уйлап-үлчәп кенә сөйләшә. Мин ана әйттем, сиңа ияләшүе дә читен булыр инде, синнән оялам да, шундый зур булгансың, дидем. Эшкә урнашасы иде ди ул, Хафиз абый. Машина йөртергә урта мәктәптә өйрәттеләр, ташчы эшен дә беләм. ди. Урнаштырышмассызмы икән? Яшь димәсләрме? Тик ана эшнең торыр жир белән булганы кирәк инде. Тагын әллә канларга китеп бармасын иде дим. Күз алдымдарак булсын иде...
Конкрет сөйләшә башлагач, Кадергулов ана бик тиз киңәш бирде.
— Аккүлдән бер километвр гына кошчылык фабрикасы салына ич. Керсен шунда. Машинага утырта алмаслар, шоферларга кытлык кис. Ташчылар кирәк. Иртәгә иртүк комсомол райкомына килсен. Мин part- комолдагы егетләргә дә. механикалаштырылган күчмә колонна начальнигы Илларион Захарычка, Зотовка да әйтеп куярмын. Аларның тулай тораклары бар. Улыгызга урын булыр.
— Рәхмәт, Хафиз абый.
— Башка балаларыгыз бармы соң сезнең?
— Юк,— диде Мәгъсүмә. Аның сүзеннән: «Ярый әле. юк, алар ла булса, өч ут уртасында көяр идем», дигәне аңлашылды.— Әхтәм бала турында авыз да ачтырмый...
Өйгә кайткач, Хафиз ваннада юынып чыгарга булды. Җинел ябык машинада булса да, йөз чакрымнан артык юл йөрелде арыш чәчә торган басуларда булды ул, механикалаштырылган ындыр табакларына тукталды. Тузанга батудан гына да түгел, юынып-коенып алса, тәне < жинеләеп китә, фикерләре ачыла төшә, гомумән, кәефе яхшыра анын. ь
— Кызым, мина чиста киемнәр карап бирсәнә,— диде ул, пианино < янында ниндидер ноталар актарып утырган Ләйсәнгә эндәшеп.— Юл о тузанын сыпырып чыгыйм әле бер. Талчыгу дигәне дә кимеп куяр. Иртә- | гә киңәшмә. Шунда сөйләргә хәзерләнәсем бар...
Чын-чынлап юыныйм дисә, мунча яктыра ул. Шунда бөтен шартын £ китереп керә. Мунча ташларын ажгыртып пар салырга ярата. Чабына ' башласа, анын белән юынучы кешеләр берәм-берәм мунча чоланына * чыгып бетә. Хафиз аннары өр-яна бер талпыну белән чабына башлый, х Үзенең дә түзәр хәле калмый булса кирәк, мөлдерәмә салкын су тулы ’ тасны башына каплый, ах-ух итеп идәндә таптанып ала һәм.. янә ләүкә- < гә үрмәли. s
Бик яшьтән, бот буе малай чактан ук, шуңа күнегеп үсте ул. Бабасы * мәрхүм Кадергол да мунча ләззәте кагылган татар иде, әткәсе мәрхүм Галиулла агай ла анардан кимеп куймады. Хафизны да сабый чагыннан < укай-ваена карамый чаптылар. Малай кулына себерке тотарлык булгач, п үзләрен дә анардан кат-кат чаптыралар нде. “
Көннәрнең берендә, мунчаның тәмуг кайнарлыгына чыдый алмыйча, a Хафиз бабасының тәнне пешереп ялый торган себеркесе астыннан шуып чыкты да, ләүкәдән егылып ук диярлек төшкәч, тышка атылды. Тик мунча чоланы ишегенең бигенә буе житмәгәнлектән. хәлне бик тиз абайлап өлгергән бабасы моны шундук эләктереп алды һәм җилтерәтеп мунчага сөйрәп керде. Малайның йомшак жирен карт ярыйсы ук жнлле чәбәкләде. Ә үзе сөйләнә торды:
— Мунча чабына белмәгән ир — ярты ир ул. Анда ни гайрәт, ни куәт булмый. Саулыкка да туймый андый адәм. Гомер итим, көн күрим дисәң, кешегә барсы да кирәк. Ә син качып чыкмакчы, малай актыгы. Булмады, ә? Тормышта да шулай ул. Уттан котылып, сулу алдым гына дигәндә янә ялкынга тап буласын, һәммәсенә чыдам булып үсәргә кирәк...
Сүзләре бабасының үзенә карата рас килде. Сиксән жидегә җитеп кенә дөнья куйды. Сырхап түшәктә ятмады, кеше кулына калып, берәүгә дә йөк булмады. Тилмермәде дә, тилмертмәде дә. Җир селкетеп йөрер иде. <Басуга чыксам, яшәреп кнтәм». дип елгырлануыннан сонгы атна гомеренә кадәр туктамады. Әткәсенең язмышы исә бүтәнчәрәк булды. Аны әүвәле сугыш рәхимсез ботарлады, аннары пычрак куллы бән-дәләр...
Ваннада коенуны Хафиз Зөянен бер аулак почмагында анадан тума калып, суга чумып алуга охшатып куя. Тәтештә. Идел ярындагы калада, укыганда да Зөя суын сагынып кайта иде. Монда да Зөя суы килеп тора. Ул суның йомшаклыгы, тәмлелеге әйтеп аңлата торган гына түгел. Аны куш учлап бизеңә бер генә сипсәң дә, керен алып кына калмый, йөзгә нур кертә. Чәчеңне юсаң — ефәк ясый. Гөлгә сипсәң — гөлең чәчәккә күмелеп утыра. Зөя өстендә яна сауган сөт кебек куерып күтәрелгән ак томаннар дымы кагылганга, шуннан искән талгын жнлләр сыйпап-назлап үстергәнгә күрә атаклыдыр ул Зөя буеның бодайлары! Җнләк-жнмеше д > шунлыктан үтә татлыдыр. Зөя буе тугайларының печәне белән туенганга, безнең мал-туарның ите-енте дә ашап туйгысыздыр. Шулайдыр! Хафнз Кадергулов моны бик күптән күңеленә шулай беркетеп куйган инде. Пөрәгенен аш кынлыгында, беләкләренең куәтендә. дөрләп яшәр кеше булып дөньяга килүендә дә ул туган туфрак
да гына булмады, сугыштан соң илебезнең кайсы почмакларын гына күрмәде, җәйге яллары вакытында чит илләргә барып кайту да насыйп булды. Тик ул барыбер күңеленә Зөя буедай якын җирне тапмады шикелле.
Үз районында, туып-үскән төбәгендә яшәгәндә, арыса бик тиз хәл җыя, сырхап китәр төсле булса да, колхозларга чыгып китүгә савыгып кайта кебек. Тик өйдә эшсез-шөгыльсез утырырга гына калмасын. Табигать аңа көчне кызганмаган, мул итеп биргән. Шул көч аны өзлексез хәрәкәттә тота, дөнья мәшәкатьләренең эченә чумарга этәрә, аларны берәм-берәм ерып чыгарга рухландыра...
Эчке киемнәр өстеннән аксыл-көрән җирлеккә куе яшел буйлар сузылган пижамасын кигәч, аягына киез туфлиен эләктереп, райком секретаре йокы бүлмәсендәге зур трюмо каршына килде. Кызарган йөзенә бәреп чыккай тирне сөртте, уң күзе читенә кунган бердәнбер шадра ясмыгындагы су тамчысын кулъяулыгы белән басып куйды. Шуннан соң заманасында шактый куе булып, хәзер инде сирәгәеп калган кылдай каты кара чәчен артка тарады. Хрусталь люстрадан көзгегә төшкән электр яктысы аның зур кара күз алмаларында җөй энәсе очыдай лампачыклар тәлгәше булып җемелдәшә иде. Ул көзгедәге шәүләсенә— озын буйлы, какчарак, ләкин чуендай нык гәүдәле, кара туткыллы ир уртасына— елмаеп куйгандай итте. Кәефе әйбәт, бөтен тәне иркенләп сулып, үзенә бик рәхәт. Аш-су ягына чыкканда авыз эченнән генә ниндидер кыска көй көйләп килде һәм:
— Ләйсән, кызым, чәең әзерме? Әйдүк, парлашып аулак чәе эчик әле,— диде.— Ничәнче катка кайнарлаттың инде, дүрт булдымы?
Хафиз кызының чәченнән сыйпап, аркасыннан какты. Ләйсәннең әткәсенеке шикелле үк төп карасыдай күзләрендә наз аралаш үпкә чаткысы елтырап китте. Ул чигәләре буйлап кара ефәк төсле аска сузылган чәчен рәтләштергәләде дә:
— Көләсе түгел, әткәй. Чыннан да, дүрт,— диде.— Син бит чәйне бик тәмләп эчәргә яратасың. Тик мин моны үземә эш артудан гына әйтәм- мени?! Вакытында ашап-эчмисең. Ашказаның интектерә башласа әле менә... Әнкәй исән чакта син әйткән сәгатькә төгәл кайта торган идең—
— Ул вакытта да төрлечә була иде, кызым.
Ләйсән соңгы айларда «Әнкәй исән чакта...» дигән сүзләрне ничектер ешрак әйтә башлады түгелме соң? Үсте шул, буй җитеп килә. Быел унынчы класста укыячак. Әнисе үлгәч, бик уйчанланды, җитдиләнде. Бәлки аның күңелендә берәр сагаю, шикләнү бардыр? Хафиз шулай уйлады, әмма кызына бөтенләй башка сүзләр әйтте.
— Урак өсте, Ләйсән. Ашлык сату чоры. Туңга сөрү бара. Көзге чәчү... Үзең беләсең эшнең тыгызлыгын. Быел бигрәк тә! Кышын төгәл булырмын, кышын, Ләйсән. Утыр, кызым.
— Әткәй, чәйләдем инде мин. Кинога барырга сөйләшкән идек. Сигез дә утызга. «Журналист»ны кабат күрсәтәләр.
Хафизның да бу фильмны тагын бер карарга нияте юк түгел. Ләкин ул бүген бара алмый. Вакыты тар.
Иртәгә район укытучыларының зур мәҗлесе. Менә шунда, шагыйрь әйтмешли, «сөйләр сүзләр бик күп алар». Алда торган бурычлар бик җитди, башкарасы эшләр тау чаклы...
Хафиз чәйләп алгач, икенче өстәл янына килде һәм бераз вакыт вазадагы ак, шәмәхә, тагын әллә нинди төсмерләре булган кашкарый чәчәкләре бәйләменә карап торды. Чәчәкләрне Ләйсән бүген иртән өзгән иде. Ул һаман шулай итә: әнисеннән калган гадәт буенча, яздан башлап кара көзгә кадәр әтисенең эш бүлмәсендәге өстәлгә чәчәк куя. Сулган- шиңгәннәрен чүпләп, суын алыштырып тора. Ә чәчәкләрнең төрле-төрлесен: пионнарны, розалар, гладиолуслар һәм кашкарыйларны үзләренең
саралты яны бакчасында үстер ■ • vra утырткач, шн,.-.ичә IUIIJ ЛШ Ш лаклансыннар өчен, чәчәктәрне иртәнге сәгатьләрдә өзәргә тырыша, (ояш күтәрелер-күтәролмәс чакта аларның таж яфракчыкларына, кәсә- тәренә чык суы тулган була. Шул шифа чәчәкне озаграк вакытка күркәм гаклый. 3
— Кашкарыйлар! Кашкарыйлар! — Хафиз, чәчәкләргә эндәшкән’ кебек, аларның исемнәрен жиңел бер көйгә шыңшып алды һәм. вазаны өстәл уртасынарак күчереп, утыртмалы электр лампасын тагын бер кат => жайлап куйды. Аннары ул тышына «Педагогик темаларга» дип язылган < катыргы папкасын чиште. Сөйлисе сүзләренең тезислары, кул астында $ торсын дип туплап куйган газета-журнал мәкаләләре, белешмәләр, сан- нар тупланган иде анда. к
Бераздап инде ул, бөтен күңеле белән укытучылар киңәшмәсе атмосферасына чумып, эшләп утыра иле. Алдындагы ак кәгазь битләрендә юллар ишәйгәниән-ишәя барды. Әмма, күпме генә ишәйсәләр дә. уйлануларын, истәлекләрен, күргән һәм кичергәннәрен ул юллар гына сөйләп бетермәс иде. Ул юлларны гына укыган кеше дә зур тәм һәм канәгатьләнү тапмас иде, бәлки. Кәгазь битендәге юллар Хафизга сөйләр сүзләренең жеп очын жуймас өчен, фикерләрен кирәгенчә тезеп барыр өчен зарур иде. Аның чыгышын гадәттә тын да алмый тынлыклар.
4
Хафизның фикерләрен ишек кыңгыравы чынлаган тавыш бүлде. Ләйсән кинодан кайтты. Әтисе, аңа ишек ачарга барганда, көйли көйли атлады:
Ләйсән диләр, Ләйсән диләр.
Ләйсән язның янгыры..
— Кайтып та життенме, кызым?
— Кайттым, әткәй. Эх. шәп соң фильмы! Шул чаклы дөрес, билләһи, ышандыра, әйбәт... Чистарып, сафланып киткән шикелле буласын
Хафиз, эш бүлмәсенә узышлый, артына борылып, тагын Ләйсәнгә эндәште.
— Иртәгә чәйне иртәрәк өлгертербез, яме. Укытучыларның район киңәшмәсе ачыла. Ана кадәр әллә нихәтле эшем бар.
Әтисенең сүзен Ләйсән дәвам иттерде:
— Кичен без укытучылар өчен концерт куябыз.
— «Без» дигәнең кемнәр була инде?
— Музыка мәктәбенскеләр.
— Аңлашылды.
Хафиз урынына барып утырган гына иде, Ләйсән кабинет ишеген ачты.
—■ Бая да әйтергә онытканмын, әткәй Гөләндәм апа килгән иде. Сине сорады. Гел-Төркемгә барган булган. Әбиемне күргән. Бик озак сөйләшеп утырдык, ди. Рафисны өйдә туры китерә алмаган. Балыкка йөридер, ди. Бөтен хәбәре менә шул...
Ләйсән ишекне ничек ачкан булса, шулай тиз генә ябып та куйды. Хафиз кызының тавышыннан, аерым сүзләреннән генә түгел, керфек кагышыннан, чигә бөдрәсенең тибрәнүеннән үк абайлап алды: соңгы араларда Гөләндәмнең өйгә ешрак килүен Ләйсән өнәп бетерми шикелле. Болай дип әйтүдә хата да бар. Ләйсән, бер карасаң. Гөләндәм өчен үлеп тора, «Алма апа!» дип муенына сарылырга риза. Ни әйтсәң дә. әннсенек бертуган сенслесе нч. Икенче караганда, ана карата кырыслана да башлады. Гөләндәм Хафизны еш сораса. Ләйсән аны өнәми башлый. Көнләшүме бу. әнисенең истәлегенә алма апасын да кагылдырырга теләмәүме? Бала дөньясы — иң нечкә камертон дип белми әйтмә- гәннәрдер. Хәер. Ләйсән инде жнтеп килә торган кыз. Аңарда сиземләүнең бүтән төрлесе, акыл өстенлек алганы, уяна торган чак.
БАРЛАС КАМАЛОВ
җиләк-җимеш питомнигында баш агроном. Авыл хуҗалыгы институты»] тәмамлыйсы елны Вятские Поляны егетенә кияүгә чыккан булган, тик тормышлары мантып китә алмаган. Ире аны ташлаган һәм, семья ыгы- зыгысыннан башын аралап, Мәскәүгә, Тимирязев академиясенә аспирантурага барып кергән. Хәзер инде танылып бара торган галим диләр.
Гөләндәм, ялгыз калгач, Киров өлкәсендә яшисе итмәгән, туган төбәккә кайтырга карар кылган. Хафиз райком секретаре булып сайланганда, ул җиләк-җимеш питомнигында эшли иде инде. Моннан өч ел элек аны баш агроном итеп күтәрделәр.
Гөлмәрьям исән чакта да ул Кадергуловлар өенә еш килә иде. Апа- лы-сеңелле озак сөйләшеп утыралар иде. Гөләндәм Ләйсәнне дә. Рафисны да карашты. Балаларны бик ярата, алар белән көннәр буе мәш килергә риза. Киендерер, юындырыр, яшьтәшләре төсле булып, балалар белән качышлы уйнар, курчак күлмәкләре тегәр, волейбол уйнарга чыгып китәр, көлә-көлә телевизордан сабыйлар өчен тапшырыла торган мультфильмнарны кинәнеп карап утырыр. Апасы аңа: «Сиңа, үскәнем, балалар бакчасында эшләргә кирәк. Агрономлыкны ялгыш сайлагансың», дигәли. Гөләндәмнең үзенең исә баласы юк. Ул моңа эченнән сыза, үкенечле уфтану кичерә иде.
Хафиз Гөлмәрьямгә өйләнүенең беренче көннәреннән үк балдызына бик ягымлы мөнәсәбәттә булды. Җизнәсенә Гөләндәмнең боега белмәве, эшне өздереп эшләве, кешеләргә теләктәшлеге, эчкерсезлеге ошый иде. Чибәр, бәлки артыграк та чибәр булган яшь хатынның гомере заяга узуы өчен борчыла да иде ул. Шул хакта үзе ни уйлаганын Гөлмәрьямгә дә әйткәне булды. Табигате артык тыйнак, басынкы холыклы Гөлмәрьям, бер вакытта да риялана белми торган хатын. Хафизга шактый кырыс һәм әрнүле җавап биргән иде.
— Чәчәктәй яшь чагын пар канатлы итәсе килсә, басынкырак булсын, горурлыгын җуймасын, һәр елмайган балаклы кеше алдында балавыздай эрергә ашыкмасын.— дигән иде.— Ирсез хатынга каш сикертүче табыла ул Җете кызыл тиз уңа. Гөләндәм дә шулай булды. Тормышта ■ кешене михнәт һәм авырлыклар гына сынамый шул. Дан-дәрәҗә дигәнен^ дә сынап карый. Хәтта кешенең үз чибәрлеге дә бик каты сыный. Сеңел әнә шул сынауны үтә алмыйча сынган кеше. Иренең аңардан качып китүенә ни сәбәп булгандыр, дисең? Сүз чыккан, гайбәткә юл куйган. Менә нәтиҗә.
Мондый сүзне тыңларга мәҗбүрлектән үк җайсызланган Хафиз хатынына шелтәле караш ташлый һәм якын кешеләрчә орыша башлый иде:
— Иллә дә аяусыз син. Гөлем, ә?! Ичмасам, туган сеңеленә мәрхәмәт кылыр идең. Бигрәк әче телле булып китәсең.
— Туган сеңелем генә түгел, җилбәзәк икән, туган анама да. кызыма да шулай әйтәчәкмен. Җуймасыннар хатын-кыз горурлыгын!..
Гомумән әйткәндә. Гөлмәрьям Гөләндәмгә карата шактый кырыс иде. Ә сенелесе, бу катылыкның асылын аңлап, күрәсең, апасыннан читләшергә теләми иде. Хискә бирелеп, азаккача ачылып киткәне һәм туп- туры: «Сокланам мин сезнең тормышыгызга, апа! Күз генә тимәсен лә бер үк».— дигәне дә булды.
Апасының саулыгы киткәч. Гөләндәм һәр тумыш көнне Хафизларда булды. Аш-су хәзерләште (ана бик оста ул!), юышты-җыешты, балаларны карашты. Ләйсән аны бигрәк якын'итте. Ә Рафис күбрәк әтисе тирәсендә бөтерелде.
Гөлмәрьям дөнья куйгач, балалар бер мәлгә гел Гөләндәм куенында калды. Дөрес, тора-бара Хафизның әнисе Мәликә түти дә авылдан кубып килми булдыра алмады, ләкин ул. муенына таш бәйләп суга салам дисәләр дә. нигез үчереп, тәрәзә кадаклап, бөтенләйгә Аккүлгә килергә риза
түгм ИД'1 > '»мгр Jr. uni л гач наиуры иш ип ки и а !..«и м.— рэнжемэ, Хафиз улым. Илдә бер синен башына гына килгән хәсрәт түгел. Киленем килен генә идеме, дөнья бәясе кеше иде. Бигрәк үкенечкә булган икән. Әмма да ләкин вакытын белән тагын башлы-күзле булыр- сын инде, ни хәл итмәк кирәк».— диде.
Гөлмәрьямнең елы үткәнче, Ләйсән Гөләндәм белән бик дус, бик сер- ♦ дәш булды. Шуннан спн араларыннан ниндидер салкынча сулыш үтте х бугай. Ләйсән, әйткәнебезчә, алма апасына төрпәләнеп куйгалый баш- < лады. Аның белән бәхәскә кергәләргә дә батырчылык итте, хәтта вакыты- < вакыты белән Гөләндәмгә дорфа булып китте. Хафиз берничә тапкыр 3 аны кисәтте дә. «Олылар белән шулай сөйләшәләрме, кызым?!» — диде. 3 Ана җавабында кызы: «Олы-лар1» дип. үпкә катыш ризасызлык белдерү 5 белән чикләнде. Ф
Ничек кенә булмасын. Ләйсән күңеленә борчу төшкәнлеге, хафа кергәнлеге сизелә иде. Әнә ич әле бүген дә: «Гөләндәм апа килгән иде. ® Сине сорады»,— дип кенә җибәрде. «Алма апа» сүзен торган саен сирәг- г рәк әйтергә тырыша түгелме сон? «Бар .хәбәре менә шул».— ди бит. <
Хафиз бу хәлнең чын сәбәбен аңлый алмыйча аптырый. Нигә бу тикле < үзгәрде Ләйсән? һай, бу тормыш дигәнең! һай, бу дөнья! х
Якшәмбе көнне төштән сон, Рафис Гөл-Төркемнән кайткач, семья < җыелып бетте. Хафиз да көннең икенче яртысын өйдә, балалары янында ° уздырырга булды. Иртәгә Ләйсән белән Рафис укый башлаячаклар. Ләйсәннең мәктәптә соңгы елы. ә Рафис сигезенче класска бара. Шуна күрә балалар китап-дәфтәрләрен барлап, бүтән кирәк-яракны хәзерләп куйдылар.
Зөя буенда көне-төне балыкта йөреп, тәне чуендай каралган Рафис апасы каршына килеп честь биргән булды да тәтелди башлады.
— Иптәш гвардия старшинасы! Сигезенче класс укучысы Рафис Хафиз улы Калергулов яна уку елын башлап җибәрергә тулысынча әзер. Укытучыларның катыдан-каты кулларына барып ирешкәнче, сезнең соңгы боерыгыгызны көтәм.
Үзе тыкылдый, үзе шырык-шырык көлә. Кояшта янган, жилдә каралган йөзендә күзләре ялтырын да ак тешләре генә җемелдәшә.
Хафиз, яларга бер читтән карап, куанычлы елмая. Кара син малай Рафисны! Җәй буена ничек буй тартты. Күзгә күренеп үсә. Җилкәләре киңәеп киткән шикелле.
Ләйсән тырышып-гырышып житди булмакчы итә. Белә ул: әгәр Рафисның шаяруына бер юл куйсаң, малай азгыны кара төнгә кадәр сагыз булып сыланачак. Цирктагы шамакайдан бер дә ким түгел Әллә ниләр уйлап таба, телдәрләнә. Ләйсән үпкәләсә яки катырак кагылса, көт тә тор, отыры үчегә башлый һәм тагын да төрткерәк тәтелдәргә керешә.
— Таһир абыйны бүтән күрмәдеңмени сон. апа? Кәефеңнең рәте юк,—дип каныга. Ләйсәннең, билгеле инде, әткәсе алдында Таһирның исемен әйттерәсе кнлмн. Ничектер оят ич әти алдында егет турында сөйләп тору! Хафиз исә район газетасы редакциясендә жаваплы секретарь булып эшләүче Дәмин Сөләймановнын улы Таһирны әйбәт белә. Шуларны алдан ук исәпләп булса кирәк. Ләйсән бүген дә житди кыяфәткә керергә һәм сүзне уен-көлкегә, үчекләшүгә, әрепләшүгә жай калдырмаслык якка борырга тырышты.
— Менә нәрсо, Аккул негры,—диде ул. тавышын булдыра алганча кырыс игәргә теләп.— Җәйлеккә бирелгәннәрнең барсын да укыдыңмы икән соң? Исемлегеңне бир әле!
— Укыдым.
э. «к. у.» в.
17
— Китер әле китаплар исемлеген, китер!
Рафис, кәгазьләр актара торгач, бер битне алып бирде.
— Кара.
— Ә «Слово о полку Игореве» турысына хәзер генә плюс куйдың, әйеме? Әйт дөресен, хәзер генәме?
Малай көлүеннән туктады һәм ялт итеп әтисенә караш ташлады. Әтисе, боларның сүзен ишетмәгән төсле, урам як тәрәзәдән карап тора иде.
— Укый башлаган идем мин аны, әллә нигә аңлашылып җитмәгән төсле булды,— дип акланырга ниятләде Рафис.— Авыр язылган.
Шунда әтиләре сүзгә кушылды:
— Бездә ул борынгы әдәби истәлекне яхшылап аңлатып биргән китап бар. улым. Анда барысын да бәйнә-бәйнә төшендергән. Сул яктагы шкафның өченче киштәсеннән кара әле. Әйе, әйе, шуннан. Таптыңмы? Иң әүвәле текстның үзен игътибар белән укып чык, аннары менә шул китапчык белән танышырсың... Инде сөйлә, авылда ничек? Әбиең исән калдымы? Син ниләр майтардың?
Рафис сөйләргә иренми. Очын-очка ялгап оста гына сөйли дә белә. Хафиз моны Гөлмәрьямнең тырышлыгыннан күрә, чөнки әнкәләре исән чакта балаларның фикерне бәян итә белүенә тоташ игътибар бирүчән иде. Ләйсәнне дә, Рафисны да бәләкәй чакларыннан ук янәшәсенә утыртыр иде дә теге яки бу көнне күргәннәрен, олылардан ишетеп белгәннәрен, балалар бакчасында китап укыганда отып калганнарын тезеп- тезеп сөйләтер иде. Сабый тотлыгып калырдай булса, ипләп кенә сорау бирер, фикерен калыплый алмыйча интексә, үзе җөмлә төзешеп, шуны балалардан кабатлаттырыр иде.
— Авылда бик яхшы, әткәй.— дип тезеп китте Рафис.— Ләйсән апа юк. син дә әллә нигә бер генә килеп чыгасың. Әбием белән килешеп була. Басуга дисәм, басуга бардым, балыкка дисәм, балыкка йөрдем. Беләсеңме, әткәй, Зиннәтулла абый комбайнында мин утыз гектар бодай урдырдым.
— Кайсы Зиннәтулла икән ул, Рафис? Анда комбайнчы ике Зиннәтулла бар Атаклысы, бик шәп эшли торганымы?
— Зыятдин бабай малае. «Дан ордены»ның өчесен дә алган Зыятдин бабайны беләсеңдер ич?
— Әйе, әйе,—диде әтисе,—Беләм. Шул. Бикморзин. Я. ярый. Ә син ничек урдырдың?
— Штурвалда мин йөрдем. Шул. Зиннәтулла абый карап барды. Аның үз малае да җәй буе комбайнда... Зәбир... Ялга туктагач. Зиннәтулла абый әйтә, менә, Рафис, үзең салган теземнәр бодаен чәйнәп кара да мин урдырган теземнекен кап. Аермасы бармы икән. ди. Ашап карадым каравын, тик тәмен аера алмадым. Зиннәтулла абый әйтә, шәһәр малае шул син, энем, авызың тәм тоймый әле, ди. Үзең салган теземнәрнеке эре дә, тәмле дә булырга тпеш, ди.
Хафиз көлеп куйды.
— Дөрес әйтә, бик дөрес!
Рафис, «тукта, көлмә әле. әткәй» дигән кебек, әтисенә карады да тагын сөйли башлады.
— Бераздан үзем дә белеп алдым инде. Эшләп ашагач, тәмле була дигән сүзе икән.„
, Әтисе хуплап куйгач, малай тагын да дәртләнебрәк сөйли башлады. Хафизның да колак салып тыңлар исәбе барлыгы сизелеп тора иде. Ләйсән генә, «синең сүзенне тавык та чүпләп бетерәсе түгел» дигәндәй, кул селтәде дә аш өлгертергә кухняга чыгып китте.
— Әкәмәт кеше ул Зиннәтулла абый. Икмәк ул, энем, эчке эшләр министры да, тышкы эшләр министры да, политический деятель да ул, ди. «Ничек инде ул алай?» дигәч, «Шула-а-ай1» дип кенә сузды. Икмәк
мул UJAW. iyn, пүпс.. авы |да да, калада да эшләр гөр әп
бара, ди. Икмәк ул политик дигәнен дә аңлатты. .Мең тугыз йөз алтмыш өченче елны. ди. илнең кайбер урыннарында уңыш начар булгач, корылык бәла салгач, чит илдән байтак бодай сатып алдык, һәй. капитали гг- лар куанды шунда, һәй, керештеләр безнең гайбәтне чәйнәргә, ди. Сатып алырлык хәлебез булгач, бер баксаң, без мескенмени, я әйт. ди. Шулай ♦ да шаулап карадылар! Янәсе, социалистик строй промышленностьта а. гына алдыра, авыл хуҗалыгына социализмның хәле мөшкел... Әнә кая $ бөгәләр биг алар тал чыбыкны! Шул кабахәтләр кулыннан уен картасын < сугып төшерер өчен генә дә уңышны бермә-бер артык аласы иде. ди. |
Хафиз улының җилкәсенә кагылып куйды. з
— Руслар борын-борыннан: «Хлеб — всему голова»,—дигәннәр. Ик- х
мәк ул — дөньяның тоткасы, улым. .
Бу мизгелдә Хафиз, улының өлкәннәрчә сөйләшеп утыруына сеенү * белән бергә, комбайнчы Зиннәтулланың гади ләкин шундый оста итеп ® аңлата белүен чын күңелдән хуплый иде. е;
— Әбиең авырмыймы? <
— Сон әле үзең барганга да ничә көн генә ич. һаман шулай йөри
инде ул. Иртән тап-таза, кичкә түшәккә ауган чагы ла була. Мин аның х сөйләгәннәрен магнитофонга язып кайттым, әткәй. о
Рафис җәлт сикереп торды һәм кечкенә өстәлдәге «Комета» магнито- < фоны шнурын токка тоташтырды, тавыш язылган тасманы әйләндер • £ башлады. Ип әүвәле малайның үз тавышы ишетелде. Ул тамак төбе < белән генә сөйләмәкче, нияте — Левнтаннан ким булмаска, ләкин барып “ чыкмаган. Тавышы сынып-сынып китә кебек. Бер урында егетләрчә яшы- pan ала, икенче сулышта — бөтенләй бала-чаганыкы.
— Тыңлагыз, әбием сөйли. Микрофон алдында Аккүл районы, Г»«л- Төркем авылы гражданкасы Мәликә Кадергулова...
Шул сүзләрдән сон магнитлы тасмала нәрсәдер шытырдап аллы, кош чыркылдаган тавыш ишетелде, сузып әтәч кычкырды. «Бакча якның да тәрәзәсе, ишегалды ягыныкы да ачык булган икән,—дип уйлады Хафиз—Ә-әй. тавыш операторы!»
Аннары Мәлнкәттэй тавышы килеп чыкты: «Нәрсә дип әйтим соң. Рафис балам?»
Тагын пауза. Рафис магнитофонны туктатып торган булырга тиеш. Әбисенә консультация ясаганга охшый. Менә, ниһаять, Мәликә әби сөйли:
«Оныгым Рафисның җәйге каникулда яныма кайтуына бик сөендем. Алланың рәхмәте төшсен. Рафис бик зур үскән. Бик акыллы, итагатьле. Эшкә дә булган. Ничә көн комбайнга йөрде. Шулай кирәк, улыч Игенмен ничек үскәнен белү кнрәк.
Үзем, әлхәмделиллаһн, әлегә исән-сау. Барлык балаларыма ла исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тәүфыйк-бәхет телим. Дөньялар тыныч булып, матур гомер итсеннәр. Ата-ана үз баласының рәхәтен күрсен, балалар ата-ана назыннан аерылмасын. Хафиз улыма сәлам әйт м. Ләйсән кызыма да күптин-күп сәлам. Минем яныма ешрак килегез. Карт кешенең хәлен белеп булмый».
Шуннан соң Мәликә әби. дөньясын онытып, кычкырып-кычкырып ниндидер дога укый башлый. Ә тасма бер чорнавычтан икенчесенә савыла да савыла ..
Әнисенең догалары язылган тасма әйләнгәндә. Хафиз уйлап утырды: нигә бу тикле диндар безнең әнкәй’ Ике сүзнең берендә хода. Чыкылл in торган атеист әткәй дә йогынты ясый алмаган, күрәсең. Әллә, киресен ә, әткәй үлгәч, аллага сыенуы арта төштеме? Картая-картая кеше гайре табигый көчкә таянырга омтылучан буламы? Дөнья ж и кол булмады Ә1 исенә. ай-һай ла. җиңел булмады. Ирен, колхоз төзүдә башлап йөргәче өчен, утызынчы елларда ук кулаклар каты яралаган. Сугыш башлан-
һәлак булуы хәбәре өстенә ире гарип булып кайтып төшкән. Инвалид көенә генә дә яшәсә икән... Кырык өчнең азагында өченче улын Хафизны ут эченә озатып калды. Бер тилмергән йөрәккә килә тора бит ул, кырык бишенче елның апрелендә, сугыш менә бетә, менә тына дигәндә. Хафизның үлеме турында хат алды. Ике айдан соң госпитальдән улының хаты килгәч, ана акылдан шашар дәрәҗәгә җитте. Телеграмма биреп, Хафизның исәнлеген раслаган җавап алгач та. ике атна буе урын өстеннән тора алмый ятты... Бөтенесе дә бер йөрәккә җыелган. Әле дә түз? адәм баласы. Хәзер инде ул карчык бүгенге рәхәтемне, бүгенге бәхетемне хода күпсенмәсен дип ялвара торгандыр. Шулайдыр, күңеле курыккан кеше ниләр генә уйламас!
Магнитофон тынып калды. Хафиз, уйларыннан арынып:
— Бу язманы әйбәтләп җыеп куй, улым. Бозылырлык булмасын. Язып бик яхшы иткәнсең.— диде.
Ана — һәркем өчен ип изге зат. Мәликә карчык та Хафиз өчен шулай. Улы үзе олыгаеп баруга һәм оныклары балигъ булып килүгә карамастан, чал әнисе баласы хакында бүген дә моннан егерме ел, утыз, кырык ел элек булганча кайгырта, көенә, хафалана.
Мәликәттәйне бүгеннәрдә Хафизның сынар канатлы кош булуы бик борчый. Үткән дүшәмбедә «Коммуна» колхозына баруынча, юл уңаенда янына кергәч тә. чәй янында тел төбендә һаман шул мәсьәлә булды. Хафиз аның сүзен җөпләп утырудан узмаганны чамалагач, карчык туп- туры сөйләүдән дә тартынмады.
— Ләйсән быел унынчыга бара, Хафиз балам,— диде ул, фикерен мөмкин кадәр нигезле итәргә теләп.— Сабагы бигрәк авыр буласы. Снне дә. Рафисны да тәрбия кылырга да кирәк. Аш-суы, чәе. табак-савыты, һай. бетәмени ул өй эше! Җыештыручыгыз кем әле, исемен оныттык рәхмәт төшкеренең, уа-юа да соң, барысына да ул гына да булышып бетә алмый инде. Аннан ары гомер дустысыз. киңәшчесез, таянычсыз яшәү' — кысыр чәчәк гомере. Хафиз балам. Тол тормадың түгел, тордын. Сабыр иттең, рәхмәт. Гөлмәрьям -киленнең рухы рәнҗемәс, боерган булса. Әй мәрхүмә...— Мәликәттәй туздырып бәйләгән башъяулыгынын читен күзләренә китерде, яшь бөртекләрен сөртте. Фәрештәгә тиң иде мәрхүмәкәй. Булыр, булыр да. андый хатын сирәк булыр...
— Ярый, әнкәй, мин юлда булыйм әле,— дип, Хафиз чәй яныннан тора башлаган иде, Мәликәттәй кул ишарәсе белән аның кузгалмый торуын үтенде. Хафиз утырды.
— Күптән үземчә уйлап, хәерлегә багышлап йөри торган бер уем бар. балам:—Мәликәттәйнең яшьләре кипкән, йөзе үтә җитдиләнгән, кашлары арасыннан югарыга сузылган җыерчыгы тирәнәеп киткән иде.— Әгәр дә мәгәр, мин әйтәм, бер ходаның үзенә тапшырып, Гөләндәмгә өйләнсәң, ә? Беле.ме бар. гөрләтеп эшли торган урыны бар, ут кебек үткен, уңган. Балаларны да читкә тибәрәсе юк, туган апасынын бәгырь җимешләре, ә? Акылы-фигыле, аллага шөкер. Төсен-битен, буен- сынын әйткән дә юк инде, сөбханалла, күз тимәсен... Башыңа шундый уй кереп чыкканы бер дә булмадымы?
— Юк шул, әнкәй.
— Булмаса, уйла, менәтерә. Мин сиңа начарлык теләп әйтмәгәнне беләсең, балам.
— Беләм, әнкәй, рәхмәт.
Әнисе сүзен очламаган иде әле.
— Бер көннәрен безнең «Ватан» колхозына ни йомыш белән килгән булгандыр, минем яныма да кереп чыкты. Чәчәк тә бер, ул да бер, елмаеп, балкып тора, ходанын хикмәте. Сүзне, мин сиңа әйтим, шул тикле җиген җиккә китереп сөйли, авызына гына карап утырырсың.
2U
I. ры ДНЫСЫНИ ШИКЛӘНМИМ, ӘНКӘН .. Я, МИН тгаЛИиЧ. Лһлзрем бгй’Л!-:.— Сыена бик рәхмәт. Авырма, әнкәй, таза-сау яшә. Тагын килеп чыгармын әле.
Хафиз хушлашып чыкканда, Мәлнкәттәй янә анын хәтеренә киртләп куйды:
— Мин биргән киңәшне ныгытып уйла әле, балам. Үз үтерми, ят *
ярлыкамый, дигәннәр. Балалар бар бит... -
Әбисенең магнитофон тасмасына язган тавышын тынларга дип түр “ якка чыккан Ләйсән, магнитофон шып туктагач. Рәфис кассетаны ки- < тап шкафының ян бүлмәсенә куеп маташканда, әтисенә тагын бер яңа- х лык әйтте: з
— Рафис чормадагы кәгазьләр арасыннан бабайның көндәлеген = тапкан бит, әткәй. Әбием белән укыганнар да, акка күчерәм, язу машин- ф касында бастырам дип алып кайткан.
Хафиз кинәт әсәрләнеп китте һәм: о
— Шулаймыни, улым? Нигә әйтми торасың? Кая әле. кая? Теге *
елларны ничек минем күзгә чалынмады икән соң ул? —диде. Улы аңа * саргаеп беткән бер юка дәфтәр китереп бирде. Анын кайчандыр зәңгәр < булган, хәзер инде төссезләнеп калган тышына «Кадергулов Галиулла х 1944 ел» дип язылган иде. и
Хафиз беренче битне ачты. Анда укырга-язарга үзлегеннән өйрәнгән * олы кешенең кулы белән язылган борчак-борчак хәрефләрдән торган 2 сүзләр тезелгән иле. Юллар тигезлеге дә сакланмаган, хәреф хаталары < да аз түгел. Анын каравы, сүзләре күңелгә бик. бик якын.
«Тәвәккәлләдем январь аеның 15 нче числосында, искечә яңа елның икенче көнендә. Госпитальдә әрнегән минутларда әйтә идем: гомерем булып, туган туфракка кайтып ирешсәм, күргәннәремне балаларыма вә аларнын балаларына язып калдырырмын, дип. Теләгем чынга туры килде. Туган нигезгә кайтып егылдым. Только язасы зря дә кыен икән. Башымда фикер дә бар. сүзен таба алмыйм. Булмады әле бу. Нәзерем ж илгә очмасын дип кенә язып куйдым.
Январьның 20 нче көнендә янә дә кулга карандаш тоттым. Язам дип тотынмаган ла булыр идем. Мәликә утырып елагач, йөрәгем урыныннан купты. Ул. мескен, минем өскә карап, мине жәлләп елый бит инде. Малайларның үлгән хәбәре килү анын егәрен алган. «Балакайларым Тәбриз белән Нәфис чәчәк күк чакларыннан кара гүр иясе булдылар. Кан җирләрдә генә тилмереп жан бирделәр икән инде бәгырькәйләрем3 Хафизыбыздан да хат килми. Әй. ходаем, анысының да гомере киселдеме соң әллә инде?!» — ди.
Мин юатырга дип анын янына барам. Янәшәсенә килеп туктагач, үземә дә бихисап кыен булып китә. Анын да йөрәк мае сыза. Ярты адәм бит мин хатыным янында Сынар аяклы ир. Минага эләгеп шул хәлгә төштем Алга барган чакта, һөҗүмнең хәл кылгыч минутында шулай булды. Әллә кисмәскәме дип тә духтырлар тырышып караганнар иде. гангрин китте, чери башлады. Ничарадан бичара, өченче операциядә кистеләр.
Ну шулай булса да. хәсрәт шәлен бөркәнеп утырыр заман түгел. Башны югары тотарга кирәк Кеше йөзенә, халык күзенә туры карап сөйләшергә полный правобыз бар. Совет власте өчен ике улым башын салды, үзем канымны да. тәнемне лә жәлләмәдем. Өченче улым бүгенгесе көнне ут эчендә. Мин кайтып төшкәндә анын китүенә өченче ай иле инде. Бу газаплар, бу әрнүләр, дәрья булып аккаь кан вә күз яше каргыш булып Гитлернын үз башына капланыр көннәр якынлаша. Җиңүебезгә элек тә мин бер б«ртек тә шикләнмәдем Хәзер фашистны сытасыбыз кояшлы нртә кебек ачык.
Февраль аеның 12 се житте Правлениега бардым. Председатель Һәнүзә белән сөйләштем. Соңра партсекретарь—мәктәп директоры
Хәтимә дә килеп керде. Бер эш бирегез, болан тик ята алмыйм, дикм Каравылга куюларын сорадым. Аучы Хәйрулладан мылтык, патроннар сатып алдылар. Шуларны мина тапшырдылар. Чәчүлек орлык келәтләре янына, авыл башына, төнге каравылга чыгам.
Шуны кайтып әйткәч, Мәликә тагын елады. Бу көнгә калырбыз дип | кем генә уйлаган иде сон, ходаем, ди. Председательлектән киткән идеи ләбаса, ди. Ничево! Үзебез төзегән колхоз, анда кем булсан да хурлыгы | юк. Кан коюлы яу вакытында читтә басып тору хурлык...
Мартның 16 сы. Өйгә Бикморза Зыятдинының хатыны килеп китте. Иреннән кичә генә алган хатны тота килгән. Ник дигәннән. Зыятдин авыл хәлләрен бәйнә-бәйнә сорашкан да, минем хәлгә особый туктап язган. Авылга кайтып ирештеме, үз аягы белән йөри аламы, кеше ярдәменә мохтаҗ түгелме? дигән. Бу хатны алу белән, Галиулланы барып күр. чтобы да полный җавап язарлык булсын, дигән. Стройдан ватылып чыктым, бер читкә сибелеп калдым дип уфтанмасын, арыслан төсле сугышты, без бер лә истән чыгармыйбыз аны, дигән. Үзен «Дан ордены» белән бүләкләгәннәр икән, шуны да язган.
Без Зыятдин белән авылдан бер таңда чыгып киткән кешеләр. Мнв ранный булып ауганчы сугышта да бергә булдык Арыслан дигәндә, менә кем арыслан, Зыятдин арыслан. Разведчик ул. Мин барында гына да ничә тере немец тотып кайтты ул иптәшләре белән... Авылда чакта, сугыш чыкканчы мин аны йомыкый бер бәндә дип йөри идем. Кемнен кемлеге илгә-көигә кыен килгәч ачыла шул.
Шунысын гомере онытасым юк. кырык өчнең яна ел таңын каршылагач, Зыятдин мина шул төнне күргән төшен сөйләгән иле. Галиулла, ди. имеш, без синең белән Зөя аръягында урак урабыз икән, ди. Мин көлтәләрне кысып бәйли торам, син зуратка тезәсең, ди. Мин көлтәне саксызрак бирдем дә. җиргә шыбырдап бөртек коелды. Син мине бик орыштың, мин шуңа бик кәефсезләндем. Уянып китсәм, фашист козгыны бомбалар ташлый, землянка түбәсеннән биткә шыбыр-шыбыр туфрак коела икән, ди... Тавык төшенә тары керә, дигәннәр. Рас инде ул. Без. крестьян халкы, сугышта да я чәчү вакытын, я урак өстен төштә күреп юана идек. Зыятдин инде бигрәк тә. Авылда аннан уңган игенчене табуы читен...
Апрель аеның 18ендә яздым моны. Бүген сабанга чыктылар. Елнын килеше матур күренә. Игеннәр уңса, халыкның да тамагы туяр, фронтка һәм рабочи класска да ризык җитәрлек булыр...»
Искереп беткән дәфтәрнең җиде-сигез битенә бары шул сүзләр генә язылган. Апрельнең егермесендә колхозның чәчүлек бодаен урларга килүчеләр каравылчы коммунист Галиулла Кадергуловны кабахәтләрчә үтергәннәр...
Хафиз урыныннан авырлык белән генә торды һәм дәфтәрне семья альбомы эченә салды.
Хыялын күпме көчләп караса да. ул әтисен һич ничек шыгырдавык протез кигән килеш күз алдына китерә алмады. Ул аны авылның ни таза гәүдәле кешеләреннән берсе итеп хәтерләп калган. Зур күзләр, кылыч борын, зур ихтыяр көчен әйтеп торгандай, алгарак чыккан очлы ияк, ун яңагында бәләкәй чагында тай тибүдән калган эз. Ул эз яңа туган ай шикелле кыйгачланып ялтырый иде. Аны төк томалаганы булмады, гел ялтырап йөрде. Галиулла агай сакал-мыек үстермәде. Кырык эше кырык җирдә кырылып ятса да, чабуына ут капкандай тыгыз чагы булса да, көн аралаш кырыныр иде.
Дөньядагы барлык малайлар кебек, Хафиз да әтисе белән чиксез горурлана иде. Аңардан батыр, аңардан акыллы кеше юктыр дип чын күңелдән ышанып яшәде ул. Язгы мәлне, ни арба, ни чана чагында, Галиулла агай басуларны карарга атка атланып чыга иде. Хафиз анык кайтканын бик озак сагалап тора. Әтисенең авыл башыннан күренүе —
малай өчен шатлыкның шатлыгы. Карагыз сез председательне — Хафяз- нын әтисен! Кинодагы Чапай лабаса! Папаха белән мыек житми дә кылычы юк. Ә кожаны бер дә Чапай плащыннан ким түгел.
Мондый көннәрнең Хафиз өчен тагын бер сөенече була. Басудач кайткач, әтисе Жирән кашканы конюшнига илтергә Хафизга к\ша, чөнки ул төпчек малай, олыларның вакыты юк. Тәбриз һәм Нәфис абыйлары ♦ көне-төне ат жигеп эшлиләр, аларның кашкага исләре китми. Ә Хафи зга а. тансык та, кызык та. <
Галиулла агай шактый кырыс холыклы кеше иде. Аның кемнең кем < булуына карамыйча, күнелендәген ярып салу гадәтен Хафиз әйбәт 5 хәтерли. Районнан килгән вәкилләр белән дә, кирәксә, өстәл сугып тар- з тыша белә иде. Колхозны яклап жан аткангадыр, авылдашлары аны х олылыйлар, ул әйткәнгә һәр чакта колак салалар иде. ф
Шундый кырыс, тарамаган-язмаган холыклы ир Мәликәсенә карата * балавыз белән бер иде. Хатынының күңелен ничек күрергә белми аты- ® pan чыгар иде. Бик яраткандыр, күрәсең, бүтәнчә ни димәк кирәк? г
Менә шул кешенен язмалары. «Башны югары тотарга кирәк» « бу < сугыш гел сыкрану, гел сагыш кына түгел, безнең халык Октябрь строена ® иманы камил икәнен күрсәтте бу сугышта. Значит, бу сугыш — каты * сынау һәм безнең чакматаш булуны күрсәтә», «үзебез төзегән колхоз, о анда кем булсаң да хурлык юк»... Моны бит аяксыз калган игенче, тор- < мышта рәхәттән бигрәк михнәтне күбрәк татыган кеше язган. Картны i “ кыйбласы ачык булган шул! <
6
Кичке чәйгә әзерләнгәндә, ишек кыңгыравы чынлады. Рафис йөгереп барып ишек ачуга, шатланып кычкырды:
— Ур-ра! Алма апа килде! Туш уйнагыз, түш!
Гөләндәм дә Рафисны бусага төбендә үк кочаклап алды да битеннән үпте.
— Исәнме, кара чутыр! Сине күрмәгәнгә биш былтыр булды. Гөл- Төркемгә баргач та очрата алмадым, балыкка киткән идең.
Шул арада Ләйсән дә килеп житте.
— Исәнме, алма апа! Әйдә, уз.
Рафисны кочагыннан ычкындыргач, Гөләндем Ләйсәннең иңнәреннән сыйпады һәм эш бүлмәсеннән килеп чыккан Хафиз белән сәламләште.
— Хәерле кич, жизни, һич өйдә туры китерер хәл юк сезне. Урак өсте дип, дөньядан үтеп йөрисез, әй. Котлыйм, августның бишенче бишкөнлегендә безнең Аккүл районы ашлык сату буенча дүртенче урынга чыккан икән ич. Беренчелекне алырга насыйп булсын!
— Яхшы сүзеңә рәхмәт, Гөләндәм. Уз, әйдә. Мактап йөрисең. Чәй өлгергәч килдең — Ул Гөләндәмнең кулындагы сумкасын алып куйды, ЖКнел плащын чөйгә элде.— Ашлыкны планнан тыш сатарга керешкәч, беренче урынга чыгарга да ният бөтенләй үк юк түгел. Урасы да күп, теземнәргә салганы да аз дип булмый. Көннәр генә чырай сытмасын. Көнбатыштан бик зәһәр болытлап маташа. Әйдә, әйдә, түр якка у Өстәлне анда көйлибез.
Гөләндәм залга узды, һәм кин, якты бүлмәгә үзе белән нур балкышы алып кергәндәй булды. Сизелер-сизелмәс кенә кара бөрчекләр төшкән ак төстәге жнңел йон күлмәге, затлы кара туфлие, жилбәзә сыман гына итеп тоткан кечкенә кул сумкасы аңа бик килешә иде. Ак кием кояшта янган озынчарак йөзен ачып тора. Карлыгач канатыдай кашлары зур зәнгар күзләренә кара кайма булып тора. Керфекләре куе һәм нур сөңгесе төсле. Төз борын. Чәчәк тяжы кебек иреннәре пешкән чня төсен кереп, күперебрәк тора. Жмтмәгән жире калмасын дигәндер, зифа буй-
ЛЫ. нечкә Ой-l.ie бу чибәрнен сул оитенэ ТЗСИГать кирансу-кара иву «иг дә төртеп куйган. Чәч дигәндә — хәзинә менә кемдә. Туздырып салса, аның толымнары жилкәсенә ефәк шәл бөркәнгәннән ким булмас иде. Яшь чагында Гөлмәрьям дә шундый иде. Юк. Гөләндәм чибәрлек ягыннан апасы ише генә түгел бугай ла!
— Чәй янына мин күчтәнәч алып килдем,— диде ул бик гади, биктә үз итеп.— Алмалар дип уйлыйсызмы? Алма да бар. менә дигәне. Вазан кайда әле, Ләйсән акыллым? Шып тутырыйкчы. Алмадан бүтәне дэ бар. Менә!
Гөләндәм зур сумкасыннан алмалар бушатты һәм өстәлгә бик матур шешәле шәраб китереп куйды.
— «Абхазия букеты»! Бухгалтерыбыз Нина Николаевна ялдан кайтты. Сухумидан. Аның күчтәнәче. «Мин моны кем белән авыз итим инде?» дип уйладым да сезгә күтәреп килергә булдым. Сезгә насыйп сый икән.
Хафиз әтисе һәм туганнары турындагы уйлардан арынып беткән иде инде, кәефе яхшырып бара иде. Гөләндәмнең тәкъдимен ул хуп күрде.
— Виноның асылы. Аннан баш тартып булмас. Балдыз алып килгәч, бигрәк тә...— дип көлде.
Чәй янында һәркем сонгы яңалыгын уртаклашты. Рафис белән Ләйсән телендә яңа уку елы, яна укытучылар булды. Хафиз Гөләндәмнән җиләк-җимеш питомнигындагы хәлләрне белеште. Азактан Ләйсәннек пианинода уйнавын сорадылар.
— Алма апа җырласа, мин уйныйм.— диде Ләйсән. Я, әйтегез, нәрсә уйнарга? — Кыз көрән төстәге елкылдап торган пианино янына барып утырды, капкачын ачты һәм озын, нәфис бармаклары белән клавишалардан йөгереп узды. Кинәт исеп куйган җилнең су өстен шадралатып үтүен искә төшерә торган авазлар яңгырады.
— «Өмет»не уйна, акыллым! — Гөләндәм аз гына да назланып тормыйча җырларга ниятләде. Җырлыйсы килә иде аның.. Шәраб тәэсире идеме, гомумән, жанының таләбе булдымы, анысын үзе дә өзеп кенә аңлата алмас иде. Ләкин җырлыйсы килүе хак. Җырлаганда бары бер җырны — «Өмет» не җырларга тели ул. Бүген фәкать шул җыр ошый аңа, чөнки.» чөнки ул җырны Хафиз да ярата.
Рафис тиз-тиз магнитофонын көйләде. Аннары микрофонны пианино өстенә китереп кунды. Алма апасының җырлавын бик ошата ул. магнитофон тасмасына язуы да тәүге тапкыр түгел. Азактан язманы тыңлап карыйлар, янгырашның ничегрәк килеп чыгуын бәялиләр.
Ләйсән кереш аккорд алуга, Гөләндәм җыр башлады.
Язгы күкрәү булып күкрәрмен дә
Төнге яшен булып яшьнәрмен;
«Мин исән!» дип шулай хәбәр итеп, Өмет канатында яшәрмен.
Алсу чәчкә булып атармын да
Юлларыңа хуш нс чәчәрмен;
Күнелемдә сине мәңге назлап, Сүнмәс өмет белән яшәрмен.
Җырлый торгач, уйга бирелдеме, әллә булмаса сүзләре хәтереннән чыгып киттеме, соңгы дүрт юлны ул тиз генә башлый алмый торды. Кереш музыканы Ләйсән кабатларга мәҗбүр булды. Аннары гына Гөләндәм, аңа ияреп, җырын дәвам итте.
Таң нурыдай снна үрелермен дә
Сайрар кошлар булып дәшәрмен.
«Син — гомерлек йөрәк ярам!» диеп, Өмет өзми сагынып яшәрмен...
Җыр тәмамлангач, беравык тын тордылар.
/
■ I ынликпы ләйсән бозлы Ул атаклы жырчы язган көйне — «Г ө.т- мәрьям»не уйный башлады. Ләкин жырга кушылучы булмады. Шуңа үпкәләпме, кыз ул көйне зур киеренкелек тоеп тагын бер кат уйнады да ялт итеп урыныннан торды һәм күрше бүлмәгә чыгып китте. Кечкенә чүкечләр гүя пианино кылларына сукмыйлар, аның чигәсенә кыйнап торалар иде шикелле. Кай арададыр Рафис юкка чыкты. Балдыз беләк ♦ жнзнәсе түр якта икәүдән-икәү генә калдылар. а.
Хафиз, папирос көйрәтеп, ачык тәрәзә буенарак елышкач, Гөләндәм, * беләкләрен өстәлгә куел, бармакларын <йозак> ясады да җизнәсенә < текәлде. Q
— Беләсенме, жизни, мин киңәшкә килдем биг. Тик, зинһар, ачыктан- з ачык, тел төбендә бер ни дә калдырмыйча сөйләшик әле.
Хафиз баштарак шаяртып бакты Нинди уйлар-төште икән балдызым башына, янәсе. Шулай да Гөләндәмнең гадәттәгедән артык житдиләнүе, хәтта төсе китә башлавын күреп, Хафиз да елмаймас булды. “
— Тыңлыйм, Гөләндәм, сөйлә. ' п
Гөләндәм сумкасыннан пәрәвез кебек кенә нәфис кулъяулыгы алды, < аның читенә тоткан челтәрдән ычкынган жеп очын бармаклары белән * бөтереп торды. Әйтерсең ул үзенең язмышын да нәкъ әнә шул тотрыксыз х челтәргә тиңли һәм ялгыш кына эшләнгән саксыз хәрәкәтнең дә аның u бөтенләй сүтелеп китүенә сәбәп буласын белә.
— Тыңлыйм, Гөләндәм.
— Мин, жизни, яшәүнең ямен тапмый башладым бугай. Ниндидер < чиктә басып торам шикелле. Бер ягында — бәхетле, тулы канлы тормыш, л икенче якта — бушлык. Сөрем көтә. Шул сөремле төнне ертып-тузгытып |ашларга кулымнан килми. Томан эчендә яшәү дә туңдырды.
— Сер итми генә сәбәбен дә әйт инде, Гөләндәм.
— Сәбәбен сорама, жизни. Кем сораса да сорасын, әмма син сорама. Үзең төшенергә тиеш идең шикелле...
Хафиз Гөләндәмнән теләсә нинди ү1кен сүз көтелмәгән фикер ишетергә әзер иде. әмма аның болан батыраеп, куш мәгънәле ым кагуын көтмәгән иде. Шуңа күрә, Гөләндәмнең тел төбен асылда төшенгәне хәлендә, кинәт кенә ачылып китәргә теләмәде. Белмәмешкә салышыбрак төпченә бирде.
— Эшендә зур чатаклык бармы? Директорыгыз белән килешми башладыгызмы әллә? Алай дисәм, Александр Порфнрьич сине мактап кына тора.
Гөләндәм йөзендә ризасызлык билгесе сизелде.
— Директор яхшы кеше безнең. Аның белән эшләргә дә эшләргә генә.. Шәп работник. Гадел.
— Коллектив белән, белгечләр белән ботка пешми башладымы әллә?
— Пешә, бик пешә. Безнең питомник коллективы кебек коллективны эзләп табасы бар әле аны.
— Сон шулай булгач? Районда яисә Казанда берәр рыцарь пәнда булдымы? Шашкын хисләр өермәсенә шул сәбәпчеме?
Гөләндәмне ярсу алды, ләкин ул кычкырып бер сүз дә әйтмәде, Хафизга томырылып-томырылып карап торды да, башын беләкләренә салып, сулкылдап елый башлады. Хафизны ток суккан шикелле булды. Ул тиз-тнз атлап Гөләндәм янына килде, анын жилкәсенә кагылды.
— Нишләвең бу, Гөләндәм? Тынычлан, зинһар. Ярамый болай. Тынычлан.
Шунда Гөләндәм кинәт башын күтәрде, анын битен яшь тамчылары чылаткан иде. Ике күзе гулы яшь. Ул, тагыы елан жнбәрмәс өчен, иренен тешләгән.
Хафиз, аның мангай чәчен сыйпап, тынычландырырга теләгәндә, Гөләндәм дәррәү генә урыныннан торды да жнзнәсенец күкрәгенә капланып үкси башлады.
генә күрмәмешкә салышасың...
— Гөләндәм, акылына кил! — диде Хафиз. Аннары Гөләндәмне ипләп кенә диванга утыртты. Гөләндәм исә диван култыксасына капланып елый бирде һәм гайре табигый пышылдау белән:
— Бүлдермә мине! Авыз ачканмын икән, бөтенесен әйтим: гомерлек үкенеч булып калмасын! — дип тезеп китте.— Апа исән чагында бу хакта сүз дә була алмый иде. Ә хәзер бит инде, хәзер... Без икебез дә ирекле кешеләр.
Турысын әйткәндә. Хафиз шушы рәвешле булмаса да, мондый сүзнең чыгарын көткән иде. Сизенә килде ич ул. Әнисенең читтән чөй кагуы да юкка гына түгелеп аңлап торды. Ниһаять, менә Гөләндәмнең түземе төкәнер минутлар җитте, күрәсен. Димәк, ачыктан-ачык, туп-туры сөйләшергә кирәк.
— Безнең арада бәйләнеш булуга исәп тотуның үзеңне балалы иргә: гомере буена бәйләү икәнен уйлаганда ни дәрәҗәдә җитди син, Гөләндәм?
— Кирәк дәрәҗәсендә.
— Гаҗәп!
— Ни сәбәпле мондый катгый карарга килдең әле син. жизни? — Гөләндәм диванга җайлап утырды, күлмәк итәген тез башларына тартып куйды, күзен-битен сөртте, чәчен рәтләде.— Ни сәбәпле?
— Беренчедән. Гөләндәм, мин үземне, үз характерымны яхшы беләм. һәрхәлдә, үз-үземне тулысынча аңларлык, хәрәкәтләрем, башкарган эшем өчен җавап бирерлек яшьтә.
— Тагын?
— Тагынмы? Сине дә беләм. Минем күңелемдә сина карата сагаю бар. Гафу ит, сүз тормыш юлдашы, хатын итү турында барган очракта диюем. Балдыз буларак бер сүзем дә юк...
— Сине мин кай ягым белән шул тикле куркытам, җизни? Җиңел акыллыга исәплисеңме мине? Тотнаксызга чутлыйсыңмы? Әгәр минем язмыш сукмагым синен тормыш юлың белән кушылса иде, җирдә яшәү хакым белән ант итеп әйтәм, синең йөзеңә кызыллык китермәячәкмен.
Хафиз кирәкле сүзләр сайлый иде бугай. Аның зур кара күзләрен уйчанлык басты. Белә ул: орды-бәрде итеп, ярсыган күңелгә мәңге кичермәслек яра салуың бар. Алай ярамый. Тик, хәтер саклыйм дип. ярты- йорты гына җавап бирү дә ир кешеләрчә булмаячак.
— Мин сина азаккача ышанып җитә алмыйм. Гөләндәм. Гафу итә күр. ләкин бу шулай. Бик теләсәм дә, бетереп ышана алмыйм. Ә сонына кадәр чын күңелдән инану булмаса, бер-береңне ир белән хатын бәйләнешенә кертеп кую тамырдан хата эш. йөрәкләр берлеге. Гөләндәм, фикерләр уртаклыгы, карашлар аерылгысызлыгы гаҗәеп олы нәрсә ул. Ксйберәүләр гомерләре буенча шуңа ирешә алмыйча дөньядан китәләр, Ямьсез тормышлы семьялар юкмы? Алар әнә шул бер җае булып яшәү юклыктан килеп туа.
— Ирдән аерылган булуым гына миңа ышанычны җуярга нигез бирмидер дип уйлыйм, җизни — Гөләндәм, аяк астында җир тетри башлавын тойгандай, Хафизны сабыр гына тыңлый алмас булды.— Яшьлегендә хаталанган бер мин генәме?
— Ирең белән аерылышуны мин сина гаеп итеп куярга уйламыйм да. Гөләндәм. Юк. хикмәт синең табигатеңнең, холкыңның асылында. Нигезендә дип әйтимме?
Шуны ишеткәч. Гөләндәм, маңгаена каты итеп чиерткән кебек капыл гына башын артка атты. Хафизның шул сүзләрен йөрәгенә артык авыр алды, ахрысы.
— Аңлашыла. Кайчаннан бирле миңа ышанмыйсың инде син, җизни? Дүрт елдан бирле, әйеме?
------- Лсирпз пиши, uninmu.i, ajjiutn LOJI mar. i D< j/, mao a 11 Лбпгаудо*.
— Үзен дә уйлагансың икән алайса. Уйлану, атлаган адымыңа чит кеше күзе белән карарга тырышып бәя бирү, кылган эшеңне кабат уйлап карый алу— котылгысыз зарур сыйфат. Гөләндәм...
Гөләндәм чәнчүле итеп елмайды. Мондый елмаю да килешә иде аңа.
Хафиз балдызына туп-туры карап торды. ♦
— Самоанализ сәләтем бар әле. димәк, минем. Кешеләр исемлегендә с. калам әле, димәк? — Гөләндәмнең ачуы чыга язды.— Дүрт ел элек мин < ахмаклык эшләдем, икърар итәм. Кирәксә, кешеләр алдында сөйләп. < ахмаклыгымны таныйм. Ана да көчем житә. Тик ул эшкә барыбер энә 5 очы кадәр дә үкенмим. Үкенмим! Син моны аңларлык түгелмени сон, з жизни? х
Инде Хафиз көлемсерәде. Ф
— Әйе, аңлый алмыйм Сенелесенен туган апасына хыянәт итүдән тайчанмавын акылым сындырмый. Шуннан соң ана ничек итеп ышанмак “ кирәк? Әйтәм ич, без холкыбыз-фигылебез ягыннан да, дөньяда була х торган хәлләргә бәя бирү мәсьәләсендә дә бер-беребездән ерак кешеләр. < Икебез ике котыпта димәсәң... <
...Моннан дүрт ел элек, августның беренче көннәрендә. Гөлмәрьям х Казанда спеибольнииада ятканда булган иле ул хәл. о
Шимбә көн кичен, балаларны карашырга, йорт эшләрендә булышып < китәргә дип. Гөләндәм килде. Әниләре д.< больницада булгач, балалар £ ана чытырдап сарылдылар. Ул кунып калды.
Хафиз өйдә озак кына эшләп утырды. Төн уртасы авышкач кына ятты. и Таң якынлашканда булса кирәк, ул янына елышкан жылы гәүдәне абайлады. Бер генә мизгелгә, йокысыннан айнып киткәнче генә, янәшәсендә Гөлмәрьямен тонгандай булды һәм читкә тайпылып, ана \рын биргәндәй итте. Ләкин бит бу Гөлмәрьям түгел иде, Гөлмәрьям була да алмый. Аңа сарылып, кайнар сулышы белән аның битенә ябырылучы... Гөләндәм иде.
Хафизның йокысы бик тиз ачылды. Ачылды гына дип әйтү аз. бөтенләй качты, юкка чыкты. Әмма ир уртасы кеше, йорт башы, төн берендә үз квартирасында үзе тавыш күтәрмәс бит инде. Моның сукыр бер тиенгә кирәге юклыгы да ачык иде. Ул урыныннан төшмичә генә Гөләндәмне читкә этәрде һәм колагына пышылдады: «Бар, урынына барып ят. Бүтән бер кайчан дз болан хаталанма. Бүгенге ялгышың да булмады дип сана. Ул буталчык төш кенә иде диген»,— диде.
«Буталчык төш»тән Гөләндәм ни дәрәҗәдә шомлангандыр, (« ахмаклык эшләдем, икърар итәм... Тик барыбер энә очы кадәр дә үкенмим. Үкенмим!» ди ич әнә), әмма Хафиз күңеленә ул хәл калын юшкын булып *ТЫрлы. Аның кайдадыр әрсез чык тамчысы турында укыганы бар. Кояш нурлары белән тартыша торгач, ул тамчы үлән сабагындагы күбекле лайлага — «пәри гыкерегс»нә әверелә. Ана күзен төшеп, кайвакыт җирәнеп куясын, ирексездән кулыкны тартып аласын. Хафиз ла Гөләндәм белән икесе арасындагы чык бөрте(е сыман саф мөнәсәбәтнең кинәт дуамал бер адым аркасында «пәри төксреге»н.-> әйләнүен кыен кичерде. Гөлмәрьям алдында да үзен ниндидер гаепле кеше кебек санаган минутлары булмады түгел
Бүген исә ул хәлне үз исеме белән атамый мөмкин түгел иде инде, чөнки мондый мәсьәләдә нртәме-сонмы йомгак сүзе булмый калмый.
Гөләндәм үз фикерен әйтеп бетермәгән иде әле.
— Син буяуларның куесын, аргументларның суккач баш тншәрдәен яратасың, жизни. Иҗтимагый тормышта, партия эшендә шулай хәерледер дә ул. Без бит иң интим мәсьәлә хакында сөйләшәбез. Син атаган «котыплар»ны якынлаштырырлык көч бар бит әле. Ул — балалар. Синен улың һәм кызып минем сеңелем һәм энем, туган апам балалары, - диде Гөләндәм.
лафиз аңа шундук аңлатасы итте.
— Беренчедән, мин шәхси тормышымны ижтимагый тормыштан аерып карый алмыйм. Шунлыктан мин бер генә лексиконга ия кеше. Балаларга килгәндә, син үзеңә артыграк ышанмыйсыңмы икән? Синең ниятеңне алар, әйтик, Ләйсән, ай-һай, хуплармы? Мин, мәсәлән, өзеп кенә әйтә алмыйм.
— Нигә хупламасын, жизни?
— Чөнки Ләйсән — койган да куйган Гөлмәрьям. Холкы белән дә. хәтта, әйтер идем, әле бик яшь булса да, тормышка карашлары ягыннан да... Кыскасы, минем сиңа, туган апаң белән гомер иткән кеше буларак, бер киңәш бирәсем килә, Гөләндәм.— Хафиз тагын папирос көйрәтеп жибәрде һәм каршысында утырган Гөләндәм генә ишетерлек итеп тыныч кына сөйли башлады.
— Сип яшь әле. Сау-сәламәт, тап-таза, чибәрлегең дә бар, үзеңә бер төрле акыллы син, кешеләр белән сыешып, уртак тел табып эшли аласың. Иренчәк түгелсең, эштән курыкмыйсың. Бер җөмлә белән әйткәндә, тормышны менә дигән итеп көйләп җибәрер өчен кирәк сыйфатларның күбесе бар синдә. Мин синең семья бәхетенә ирешүеңне күрсәм, чын күңелдән шат булачакмын. Соңламаска тырыш, тәҗрибә туплар өчен икенче кат туып булмый.
Киенергә чыкканда, Гөләндәм күрше бүлмәдә Ләйсән белән Рафисның онытылып китеп сөйләшеп утыруларын искәрде. Алай гынамы соң — я хода! — аз гына ачык торган ишектән йөрәгенә агулы ук булып кадалган сүзләр ишетте.
— Әнкәй булмый инде ул барыбер! — диде Ләйсән энесенә.— Әткәй янында шулай озакламаса...
Гөләндәм алар белән хушлашмыйча ук чыгып йөгерде. Әйтерсең лә кемдер аны якасыннан алып чыгарды. Ә бит ничә елдан бирле аны ул йортта ачык йөз белән каршылыйлар, ул килгәндә сөенәләр иде.
Урамда яңгыр җиле исә, еракта яшен япьле-чуклы тамырларын җиргә суза иде.
Бүлмәсен ачып керүгә, ул аягындагы туфлиен генә салып ыргытты да җыеп куйган урын-җир өстенә чишенми-нитми барып ауды. Хурлык, кимсетелү, кешелек дәрәҗәсенә, намусына тукыну буа иде аны. Ул хәтта елый да башлады.
Ут кабызырга уйламады да. Күзләрен караңгы түшәмгә төбәп тик ятты. Шушы минутта аны берәрсе читтән күзәтеп торса, мөгаен, акылдай язган кешегә чутлар иде.
Ләйсән... Ләйсән ни ди бит! Әтисе хаклы, димәк. Бик хаклы! Кызыйның бөтен фикере, фокустагы кебек, «әнкәй» дигән тылсымлы сүзгә тупланган. Балалыктан чыгып бетмәгән кызның барлык хыяллары, истәлекләре, сөенечләре һәм көенечләре җепселләр булып шул сүздән тармаклаша. Сүзнең шунысына ни тикле саф. риясыз мәхәббәт салынган. Андый мәхәббәт олы кешеләрнең берсендә дә була алмый торгандыр, шәт.
Апалы-энеле туганнарның сөйләшүен ишетү аның йөрәгеннән ниндидер бер нечкә тамырны тартып өзгән шикелле итте.
Йокыга киткән кебек булган иде, Гөләндәм бик тиз уянып китте. Төш күрергә дә өлгерде шул арада. Имеш, бер кочагына Ләйсәнне, икенчесенә Рафисны алмак була, ә тегеләр рәшә эченә кереп югалалар. Гөләндәм алармы, эзләп, янына чакыра, ә балалар, аны үчекләргә теләгәндәй, күренеп алалар да янә томанга төренәләр. Гөләндәм аларга талпынып- талпынып аңлатмак була: «Сез бит балалык белән генә шулай итәсез. Беләм, әниегез хатирәсе якын, әйтеп аңлаткысыз якын сезгә, тик ул юк бит инде, бер вакытта да кире кайтмаячак. Мин яныгызда булсам, сезне җил-янгырдан мәңге ышыкларга тырышачакмын», дияргә исәбе. Юк кына, тегеләр якын да килмиләр, Гөләндәм сүзләрен колак очына да эләргә теләмиләр. Дала бөркетеннән качкан куян шикелле юкка чыгалар.
дай сүз кузгатыр идеме?! Акыллы һәм ихтыяр көченә ия булганы өчен ярата ул жизнәсен. Хафиздагы эчке тупланганлык, оешканлык, максатка омтылучанлык әсир итә аны. Дөрес, Хафиз Кадергулов инде яшь түгел, чибәрлеге дә уңып бара. Шулай да ул Гөләндәмгә очраган бер иш егетләрдән һәм ирләрдән күп мәртәбә күркәмрәк. Гөләндәм акыл көченә баш ф ия, чөнки үзендә көч сизә, тик ул көч кирәкле үзәненә төшеп, файдага ь гына ашмый ә/гегә. Әгәр ул Хафиз белән бергә була алса, көн үтсенгә < генә яшәмәячәгенә нык ышана. ’ <
Гөләндәм бу төине йокысыз кичте. Төн яңгырлы һәм караңгы булды. S Бакчада куаклар шомлы шаулады, гүя еракта диңгез дулкыннары таш з кыяларга бәрелеп ярсына иде. Эре тамчылар, учлап борчак сипкән х шикелле, тәрәзә пыялаларын рәхимсез чәбәкләп торды. Рамнарга кадәр * дерелдәде. Табигатьнең шулай илерүеннән зарланып, кайдадыр оясыз эт улады. Тонык кына булып күк күкрәде, жил тына төште һәм чиләкләп ® койгандай яңгыр ява башлады. Бераздан һәммәсе тынды. Сирәк тамчы- х лар куакларның юеш яфракларына, юллардагы изрәгән комга һәм < бүртенеп киткән такта түбәләргә суга-суга әкрен генә тавышлап торды. Тик бу вакытлыча тыну, давыл алды тынлыгы иде. Менә күзне камашты- х рырлык ялтырап яшен чыбыркысы уйнаклый, биниһая зур тау ишелеп u төшкән төсле күк күкрәде. Тагын тынлык булып алды. Аннары, күк гөм- < бәзен аркылыга-буйга шытырдатып ерткандай, бер-бер артлы яшен £ еланы боргаланды, сугыш кырын хәтерләткән дөбердәү чутсызга китте. < Гөләндәм яшеннән курыкмый иде. Күзләрен зур ачып, бүлмәнең бер - мизгелдә яктырып китүен, аннары тагын кабер караңгылыгына чумуын карап ятты. Башындагы уйлар өермәсе дә яшенле давылдан кнм айкалмый иде аның.
7
Хафиз Кадергулов сишәмбе көнне райкомга гадәттәгедән иртәрәк тә, жилкенебрәк тә килә, һәр атнаның шушы көнендә бюро утырышы уздырыла. Тик анын жилкенүе «жыелыш жене кагылганлыктан<• яисә утырышларда рәхәткә тарып, ләззәт табудан түгел, бюро членнары жыел- гач, күмәкләшеп киңәшкән, фикер алышкан, район хәлләрен уртага салып тикшергән, иң мөһим мәсьәләләрне күмәк акыл белән хәл иткән минутларны яратудан туа.
Кагыйдәгә әйләнгән тәртип буенча, нәкъ иртәнге сәгать унга бюроның жнде члены да килеп житә. Райкомның өч секретаре, район советы башкарма комитеты председателе, авыл хужалыгы идарәсе начальнигы, райкомның оештыру бүлеге мөдире һәм «Гөлстан» колхозы председателе—һәммәсе үзенең урынында була. Икенче секретарь Яков Васильевич кына соңгарса бераз соңгара. Ана һәр бюро алдыннан биш минут вакыт житми кала. Үзе болай искиткеч төгәл кеше: тәүлекнең егерме дүрт сәгатен дә минутлап бүлеп куйган «Гөлстан»нан Гаделжановның кичегеп килгән вакытлары була. Хафиз аны монын өчен әллә ни шелтәләми. Зур колхозның башлыгы, хужалыкта нинди генә четрекле мәсьәлә килеп чыкмас, нинди генә эш табылып куймас...
Хафиз, бюро утырышына кадәр сөйләшеп алырга дип, комсомол райкомының беренче секретарен чакыртты һәм эшче көчләр житешмәгән ике-өч колхозга веттехникумнан, медучнлншедан студентлар жибәрергә кирәклекне, техник училищеныкыларны да читтә калдырып булмаслы- 1ын әйтте. Комсомол райкомы секретаре бу эшне инде оештырып өлгергәнлекләрен сөйләде.
Телефон чынлады.
— Әйе. Кадергулов. Исәнмесез! Ураздан? Хәерле нртә, Факиһә ала,—Хафиз Ураз коммутаторындагы телефонисткага сәлам бирде.—
Бирегез әле трубканы, бирегез. Иртүк ни иомыШБГ'төште икән?
Хафизны, киявен. Гөлмәрьямнең әтисе Исрафил абзый сорый иде Ул гел шулай, авыл советына да, колхоз идарәсенә дә кереп шалтырат мый, туп-туры элемтә бүлегенә килә дә:
— Факиһә, нанын, кияү белән сөйләшәсе иде бит,—дип куя.
— Саумы, бабай! Нихәлләрдә ятасыз? Әби сау-сәламәтме’— диде Хафиз, трубкадан тонык кына ишетелгән сүзләргә жавап итеп,—Минме? Бу ген көне буе өйдә булам, бабай. Бюро бүген. Бю-ро! Кичләтеп? Рәхим ит. кунак будырсын. Әбине дә алып киләсемме? Машина җибәримме соң? Кирәкми? Үзең генә’ Ихтыярың алайса. Нәрсә бар иде соң? Телефоннан сөйләшеп булмый дисең. Кил алайса, кил, бабай. Көтәм... Рәхмәт. Факиһә апа! Хушыгыз!
Кадергулов бүленеп калган сүзен дәвам иттерде.
...Утырыш беткәндә сәгать көндезге өчкә якынлаша иде. Исрафил абзый Хафизның бушаганын шактый озак көтеп утырды. Кабинетта кияве ялгызы калгач кына керде. Исәнлек-саулык, хәл-әхвәл сораштылар, кул кысышып күрештеләр. Хафиз Исрафил абзыйга утырып торырга да җай бирмәде.
— Киттек, бабай, әйдә өйгә! Чәй янында гәпләшербез. Әйдә, югыйсә, минем эчтә Каршавыл этләре өрә башлады. Син дә юл килгән...—диде кияү кеше. Тик Исрафил картта тамак кайгысы юк иде әле. Бөтен кыя- ф. те аның алжып-тинтерәп калуын әйтеп тора иде. Ул стена буена тезелгән урындыкларның берсенә лап итеп утырды. Башындагы эшләпәсен сатып янына куйды. Аннары, тиресенә сыеша алмаган кебек, әүвәле пинжәк төймәләрен, шуннан күлмәк изүен чишеп жибәрде. Чалбар кесәсеннән зур кулъяулыгы алып, тап-тапкыр кырдырган башын, тирән жыерчыклар буразналаган киң маңгаен сөртте. Бүген иртән генә жиренә житкереп кырыккан-төзәткән түгәрәк ак сакалын, чал куе мыегын сы- пыргалады.
— Өегездә булып чыктым инде мин, кияү,—диде ул үзенә сагаеп карап торган Хафизга.— Кабат кереп тормыйм. Чәйләдем дә. оланнарны да күрдем. Сөбханалла, әзмәвердәй үсеп киләләр. Бик ачыккан булсак да безәрик сабыр ит. кияү. Гозеремне тыңла.
— Болай ятышсыз була ич инде, бабай. Гомерләрендә бер очрашкан казенный кешеләрчә кабинетта сөйләшеп утырырга ни’ Кайтыйк өйгә, чәйлик шәпләп. Шунда да сөйләшеп була ич.
Исрафил карт, урындыгыннан купмаска береккән кебек, кымшанмады да. Сул кулын гына селтәде.
— Хикмәт кайда сөйләшүдә түгел, кияү. Сөйләшүнең мәгънәсендә, бг рып чыгарында. Безнең Иршатның эшләре көйсезләнеп тора бит әле.— К.;рт. менә-менә елый башларга торган сабый сыман, авызын мимылдатып куйды.— Савсим көе китеп тора.
— Кайнишненме?
— Әйе шул. кайнигвеннең, кияү, кайнишеннең. Бүтән Иршатлар артыннан сакал сәлперәйтеп. йөз суы түгеп йөрер чакларым үткән бит инде минем, кияү...
— Нәрсә, растратасын таптылармы? Күпме? Бик тиз түләргә диюендер. _ Исрафил абзый киявенә гажәпсенеп карады. Аның карашы: «Бала да бала, син дә бала кебек беркатлы булырсың икән!> ди иде. Аннары телләп әйтте:
— Растрата ясый торган малаймыни ул. кияү! Белмәгән кеше төсле сүз сөйлисең. Министр башы бит аңарда. Эчми, тартмый. Каян чыксын растрата?! Җилдән тумый ла ул. Растрата гына булса, сыерымны, сарыгымны, кирәк булса патша сараедай йортымны бүген тотып сатар идем дә арыныр идем. Аяк астыннан чыккан бәла бүтән, кияү, бүтән, каһәр суккыры!
— Юк ла! Авызыңнан жил алсын. Исрафил малае Иршат дәүләт кесәсенә тыгылган дисәләр, бөтен Рәсәйгә пазур лабаса ..
— Акламыйм. Эше нигә көйсезләнде сон? Хатыны белән ызгыштымы? Аерылышалармы әллә?
Карт янә сул кулын селтәп куйды. *
— Тузга язмаганны. Семья шау-шуы нәселебездә булган хәл түгел. Сукыр Самат малаен кыйнаган. Унынчыда укып йөрүчесен
— Ник кыйнаган? <
— «Чаян»га язган өчен. Самат малае язып жибәргән, Исрафилов S
Иршат, Аккүл районы, Ураз сельпосының завсклады ике мех тунны, өч 3 аш сервизын Казанга һәм Ураз станциясе начальнигына илтеп сатты, « кибеткә акчасын гына тапшырды, дигән. Совет сәүдәсен бозу, дигән, ф спекуляция түгеллегенә кем ышандыра ала, дигән. Вәт берәү шуны тикшерергә килде. о
— һәм кем язып җибәргәнне Иршатка әйткән дәме? — Хафиз сабыр- с- сызланып, бабасының сүзен бүлде.— Әллә хатны биреп укытканмы? *
Исрафил абзый сәерсенеп елмайды. <
— Сер чишәргә журнал кешесе дуракмыни? »
— Алайса Иршат хатның авторын кайдан белгән? Күрәзәче изге и түгел ич ул.— Хафизның күңел эчкәресендә, тирәндә, кайнишенә карата < ачу оеткысы уянып килә иде. Шул нәрсә йөзендә дә чагылды кебек. Г Исрафил абзый күзләрен бер читкә борды.
— Кибеттә Саматның олы кызы эшли. Энесенә шул чишкән булырга и кирәк. Ә теге малай, бишенче класста укый башлаганнан бирле, районга да яза, яшьләр гәжитенә дә. Иршат кыек атып, туры тидергән. Теге малайны урамда очраткан да, «Чаянэга минем өстән язгансың икән», дигән. «Яздым. Дөресен яздым. Барысы да расланачак», дн икән. Шаннан безнең ахмак типкәләп кыйнаган тегене. Гәүдәсе гәүдә генәме, кулы кул гынамы юньсезнең! Сукса җенеңне өзә торган. Самат малаеның башы тишелгән, күз төпләре кара янган. Аягы каймыккан. Больнистан справка алганнар. Следователь килде. Менә шундый бәлагә тардык, кияү. Язмыштыр, күрәсең...
— Язмыш түгел, бабай, түгел... Азмыш! Азмышнык да кычкырып торганы.—Хафиз сүгенүдән чак тыелып калды. Кара син геройны! Башта үзе теләп тизәккә бата. Сасый башлагач, гаепсез кешене кыйнал имгәтә. Ба-ты-ыр! Әйтерец бармы?!
Кадергулов, урыныннан торып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Каннишенең кыргыйлыгы башына сынмадымы, я булмаса шул юньсезне йолып калырга йөрүче бабасына жене чыктымы, анысы караңгы иде, чөнки ул ләм-мим сүз эндәшмәде. Болай тел тешләп торуның хәерлегә булмасын чамалаган Исрафил абзый үзе сөйләвендә булды. Авызына су кабып утырырлык булгач, сөяк селкетеп йөрисе дә юк иде.
— Исерек тә түгел бит, ап-аек килеш шул чама кызарга кирәктер, гөнаһ шомлыгы... Эчми, авызына да алганы юк.
Хафиз бабасының каршына килеп туктады.
— Аракыга акча әрәм итүдән Иршат күптән узган инде, бабай,— диде ул, Исрафил картның йөзенә туп-туры карап.—Мал кортының бик дәве кергән аңа. Андыйлар эчмиләр дә, тартмыйлар да. Акча колы ул хәзер, әйбер колы...
— Алай гына дип тә булмый, кияү. Безнең авылда моннан берничә дистә ел элек Олтан Сафи булган. Хәерченең хәерчесе. Шул геләи «Дөнья малы—дуңгыз каны» дип йөргән, ди. Мал барыбызга да кирәк.
Хафиз үз урынына барып утырды
— Син мине төшенеп житмәден, бабай.— диде аннары.— Порт-җирнең шәбе, суыткыч, тузан суырткыч, автомобиль кешегә рәхәт өсти, авыр эштән бушата. Радио, телевизор, магнн: фон ял бирә, культураны api
булганга, шундый кыргыйлык эшли алган ич ул. Көпә-көндез үзеннәв көчсез кешене һич гаепсезгә изеп ташласын әле, ә?!
— Матур булмады шул, кияү, бер генә дә матур булмады.
Хафиз бабасының сүзләрен игътибарга алып өлгермәде, фикерен дәвам иттерде:
— Көннәрнең берендә тәртә арасыннан чыгарын кышын ук сизенгән идем мин аның. Өендә булган идем ич кышын. Телевизорның экран пыяласына юеш кулы белән тотынганы өчен, өч яшьлек кызын суктырды бит. Мөнирәне, хатынын, кара халат киеп, складта эшләргә мәҗбүр итә. Нәрсә хакына дип беләсең? Склад эшчесе итеп яздырганнан гына түгел, акча читкә китмәсен ди... Ә хатыны — педагог! Укучылар аны күреп тора.
Исрафил абзый:
— Анысы бер хәер иде, кияү. Килен эшкә булган безнең. Эштәй курыкмый,— дип сүзне икенчегә борырга теләгән иде, Хафиз аңа авыз ачтырмады:
— Тагын аңламадың, бабай. Мөнирә эштән өркәдер димим. Аны теләсә кайда иза чиктермәскә кирәк дим. Иршатка ирек куйсаң, күлмәк итәген биленә кыстырып, тирес кирпече сугарга да чыгарыр ул аны.
Бабасының үгет-нәсихәт тыңлап торыр тәкате калмады. Ул үгезне мөгезеннән алды:
— Инде нишләргә дисен, кияү? Иршатның эше нәрсә белән бетәр? — дип сорады.
— Сәүдә тәртибен бозуы белән бер гаепле. Бәясен арттырып саткан булса, икенче гаеп. Тик торганда кеше кыйнаган — хәбәрче егетне! — монысы барыннан да битәр зур гаеп. Утыртачаклар Менә шул.
Хафиз милициягә шалтыратты. Уразда булган «ЧП»ны җентекләп сорашты. Милиция начальнигы берәмтекләп сөйләгәндә, Кадергулов ияк кагып тыңлап торды. Исрафил абзый исә, күзләрен челт-челт йомгалап, әле киявенең җитди йөзенә, әле телефон трубкасына карап утырды. Аңа бу минутта зәңгәрсу-ак трубкада тылсым көче бардыр төсле күренде. Әйтсен иде шул трубкадан тавышы килә торган кеше: «Ничава, иптәш Кадергулов, җайларбыз. Эшеннән выговор чәперләр, без җилле генә штраф түләтербез. Сукыр Саматлардан гафу үтенер», дисен иде. Выговорына чыдар иде, муенга аскан чуен тәре түгел. Вакыт җиткәч, списать итәләр аны. Эшләгән кеше хаталана. Иблис бит мич башында йөрми, конторда, складта бутала. Штрафына да чыдар. Исәрләнгән икән, кашынсын. Икенче сабак булыр. Сукыр Саматка да башын иеп барыр. Тормыш дигән явыз нәмәстә Иршат ишеләрнең генә муенын бөгәме?! Барыр, ялыныр. Киресенчә, Саматын да, малаен да сыйлар. Юк, сынлавын сыйламас. Сыйларга ярамый. Юмалау була, ришвәткә керә. Аннары бит инде штрафны каезлап алган булалар. Иршат кесәсеннән шунысы пулный җиткән...
— Ярый, хушыгыз!
Хафиз нык иттереп телефон трубкасын куюга, Исрафил абзый үзе дә сизмәстән дәрт итеп сискәнеп китте һәм чекерәеп киявенә карады.
— Я, нәрсә ди, ходаның хикмәте?
Судка кадәр үк кулга алырга да мөмкин иде, бер кая да чыгып йөрмәү шарты белән әлегә иректә калдырдык, ди. Кыйналган егет урын өстендә ята икән әле. Бөтен классташлары шау-шу күтәргәннәр, гаепсез иптәшләрен яклыйлар. Мөнирә менә шушы мәктәптә ни йөз белән укытырга тиеш инде? Эх, шайтан алгыры!
Исрафил абыйның өметендә өзелеп җитмәгән бер генә кыл калды. Фәкать бер генә.
Син булыша аямыйсынмыни соң инде, кияү? Ипләп бер-ике авыз сүз әйтсәң, Иршатның хәле җиңеләер иде. Штраф-мазар белән калдырырлар иде бәлкем.
юк — Хафиз бик борчыла иде. тагын урыныннан торды һәм папирос кабызырга җыенды. Шырпы кабы күкертенә ышкып, бер шырпы сындырды, икене... ут кабынмады. Аннары ул өстәл тартмасыннан зажигалка- пистолет алды һәм чакмасына басты. Зажигалкада чыпчык теледәй генә ялкын күренде. Әмма ул ялкын гүя Хафизның папиросына түгел. Исрафил абзыйның бәгыренә эленде дә дөрләп яна башлады. Каргның гәүдәсен калтырау алды, тавышы да калтырап чыкты.
— Теләсән. кулыңнан килә бит инде, кияү. Властең бар. Әйтсәң, тынламый булмаслар.— диде ул, соңгы чиккә җиткәндәй ялварып.—' Кил, зинһар, ярдәменнән ташлама. Синнән башка сүз кушар кемем бар инде минем? Әбиең дә шул каһәрле хәбәрдән урынга егылды
Хафиз кырысланды. Бабасына каты бәрелергә теләмәсә дә. бүтәнчә булмый иде.
— Мина бирелгән власть кирәк җирендә тиешенчә эш итәр өчен ул. бабай. Гаеп итмә. Иршатны хөкемнән йолып калуда берничек гә булыша алмыйм. Иршат сабый бала түгел, унны-сулны аера белә..
— Төрмәгә ябып куйсалар, өч баласы бар бит. кияү Аларны кеше итәсе, үз көннәрен үзләре күрерлек итеп аякка бастырасы бар. Ул сабыйларны кем карар, кем тәрбия кылыр дисең?
— Бик зур авырлык әниләре җилкәсенә төшәчәк, бабай Аннары сина булышырга туры килер. Бүтәнчә кем карашсын аларны Картлык көнендә җилкәңә тагын бер таш баса икән, ни хәл итәсең. Иршатның азынуына үзең юл куйдың. Яшьтән үк. төпчек дип. учында сикертеп үстердең...
Исрафил карт киявенең бу сүзләренә чын-чынлап рәнҗеде. Купмас төсле утырган җиреннән күтәрелде, эшләпәсен кулына алып, ботарлый башлавын абайламады да. Үзе һаман сукранды. Хафнз аны чын күңелдән кызганды, тик бу очракта ярдәм итә алмавын да кояшлы көн төсле ачык аңлый иде.
— Шулай инде, кеше хәле кешегә ни!—диде ышанычы бетеп барган бабасы,— Хәзрәткә курай нәрсәгә, кулында әфтияге, дип әйткән ди борынгыда берәү Синең эшләр җайлы Каланчадан торып сөйләшәсең. Кайнншен менә төрмә шулпасы чөмерсә дә ярый, ә?
Исрафил абзый атлап түгел, очып дигәндәй. Хафиз алдына килеп басты.
— Мәңге бәхил түгел, кияү!
Аннары карт дәррәү дуамалланып ишеккә таба китеп барды.
— Бәхилләмәсән. Иршатны бәхилләмәссең инде.— Хафиз шулай дияргә генә өлгерде. Исрафил абзый, ярыкка төшеп югалган терекөмеш тамчысы төсле. эһ дигәнче чыгып та китте. Яртылаш ачык калган ишектән техник секретарь килеп керде. Аның кулында конверт иде.
— Сезгә заказной хат, Хафиз Галиевнч. Одессадан,—диде ул.— Күптән түгел генә китереп киттеләр
Хафиз өенә шалтыратты һәм Ләйсәннең аш әзерләп торуын үтенде, озакламый кайтып җитэсен әйтте. Ләкин тиз генә кайту насыйп түгел булып чыкты Одессадан килгән хат аның чәчләрен үрә торгызды...
Тормышта көтелмәгән хәлләр була тора, тик Хафиз кайчан да булса бу тикле көтелмәгән хәбәр алырмын дип хыялына да кертмәгән иде.
Техник секретарь кертеп биргән хатны укыгач, Кадергу.юаның бөтен тормышы, ком чүлендәге мираж шикелле, булып узган барлык вакыйгалар. кичерешләр, шатлык һәм кайгылар белән күз алдына басты. Бу кадәрәсе дә аңлаешлы. Ә инде хатның авторы Владислав Кадергулов булуын үтерсәләр дә аңлар хәле юк иде.
Ахыры бар