Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТУКАЙ КӨННӘРЕ
Шушы елнын 26 апрелендә беек татар шагыйре
Габдулла Тукайның тууына 85 ел тулу уңае белән
республикабыз районнарында һәм шәһәрләрендә
шигырь бәйрәмнәре үткәрелде. Инде моннан дистә
еллар элек традициягә кергән бу avp бәйрәм быел
аеруча тантаналы төс аллы
Ьәйрәм язучыларның Г. Тукай исемендәге
клубында башланды. Монда шагыйрьләр үзләренең
яна әсәрләрен укыдылар, Тукайга булган олы
ихтирамнарын белдереп. үз ижатлаоына Тукай
шигъриятенең тәзсире турында сөйләделәр.
тантанасы булды. Монда әдипнен замандашы,
фикердәше, ТАССРиын халык артисты Касыйм
Шгмил Тукай турында кызыклы истәлекләр
сөйләде. Профессор М. Гайнуллин Г. Тукай
ижатына кагылышлы яна мәсьәләләргә тукталды
Аннары шагыйрә Г. Зәйнашева шигырь кичәсен
ачып жибәрде. Кичәдә яшь шагыйрьләр Зөлфәт,
Рәшит Әхмәтжанов, Т Камалиев. М Зарецкий,
Разил Вәлиев, Ф Шәфнгул- лин, Ф Сафин үзләренең
яна әсәрләре белән катнаштылар. Уфа кунагы, яшь
артистка И. Газетдинова Тукай шигырьләрен
укыды.
24 апрельдә бер төркем әдипләр шагыйрь үзенең
балалык елларын үткәргән авылда—Кырлайда
булдылар Кунакларны Г Тукай исемендәге урта
мәктәп укучылары һәм укытучылары каршы алды.
Очрашуда өлкән шагыйрьләрдән Тукай премиясе
лауреаты Хәсән Туфан катнашты Шагыйрьләрдән
Марс Шабаев. Самат Шакнр, Рәшиг Гәрәй, Ренат
Харисов. Фаил Шэфигуллин. Разил Вәлиев һәм
прозаик Газиз Мөхәммәтшнн чыгышларын
укучылар яратып тыңладылар
Эдипләр бу көнне Кырлайда әле янарак кына
ачылган Г. Тукай музеен карады лар. Фикер
дәфтәренә музейда алган тәэсирләр язып
калдырдылар.
Бу көнне Муса Жәлил исемендәге Татар дәүләт
опера пәм балет театры бинасының ике ягына
урнаштырылган ике бөек шагыйрь—Пушкин һәм
Тукай скульптуралары да чәчәкләр белән бизәлде
Бәйрәм Кабан күле буенда Тукай һәйкәле янында
д.шам итте, һәйкәл тирәсе чәчәкләргә, гөлләргә
күмелде. Мәскәү шагыйрьләре Михаил Льнов,
Вадим Кузнецов. Василий Шабанов. Уфадан
килгән шагыйрь Әнгам Атнабаев Тукайны олылау,
хөрмәтләү сүзләре әйттеләр, яна шигырьләрен
укыдылар. Бәйрәм тантанасында татар
шагыйрьләреннән X. Туфан, С. Хәким, М Садри 3
Нури, Р Харисов. Г Рәхим һәм башкалар каткайны
Тагар дәүләт академия театры артистлары М
Жәлил. Г. Тукай. Ф Кәрим шигырьләрен укыдылар.
Шул ук көнне кичем 4 нче номерлы балалар
китапханәсендә А. М Горький музее хезмәткәрләре
инициативасы белән оешгыры«ач Г. Тукай
экспозициясен ачу Әлмәт шәһәрендә дә Тукай
көннәре тантаналы шартларда зур оешканлык
белән узды. «Татарстан» кинотеатры каршындагы
Г Тукчй бюсты янына шәһәрнен хезмәт ияләре,
мәктәп укучылары жыелды.
Бәйрәмне партияне» шәһәр комитеты секретаре С
Хәкимова ачып жибәрде. Тукай нжаты хакында
Татарстан язучылар союзы Әлмәт бү тегенең
жавзплы секретаре Р Файзуллин сөйләде Шагыйрә
С. Сөләймановә узенек яңа әсәрләрен укыды.
Артистлар пәм мәктәп укучылары жыелган
халыкны Тукай шигырьләре белән таныштырдылар
Кичен клубларда һәм культура сарайларында әдәби
кичәләр уздырылды.
ОЧРАШУЛАР, ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Казан шәһәренен 55 нче мәктәп укучылары һәм
укытучылары Ташкенттан килгән журналист Исхак
Зәбиров белән очраштылар.
Кичә мәктәпнен Абдулла Алиш музей- бүлмәссндә
үткәрелде. Исхак Зәбиров Муса Жәлил һәм аның
көрәштәшләре турында үзе э»ләп тапкай яна
материаллар белән таныштырды, күп
фоторәсемнәр, документлар күрсәпе. Анын Муса
Жәлил һәм Гайнан Курмаш шигырьләрен укуын да
укучылар бик яратып тыңладылар
Шушы елнын апрель аенда Казанның беренче тегү
фабрикасы китап сөючеләре яэ\чы Н Дәүлинен
«Яшәү белән үлем арасында» һәм «Жимерелгәи
бастион» әсәрләре буенча конференция
уздырдылар Конференциядә ка шашкан «втор
укучыларның сорауларына жаваплап бирде,
әсәрләренең язылу тарихын сөйләде.
IU
Язучы Г. Ахунов Казан киез нтек фабрикасы
эшчеләре белән очрашты. Әдип эшчеләрне
узенсн ижат планнары, язылачак әсәрләре белән
таныштырды.
* •
Казаннын 4 нче тегү фабрикасында язучы Р.
Мостафин һәм шагыйрь М Хөсәен эшчеләргә
бүгенге татар әдәбияты турында сөйләделәр.
Шул ук фабрикада партнянен XXIV съезды
тәмамлану унве белән «Әдәбиятта эшче образы»
дигән темага зур сөйләшү үткәрелде. Очрашуда Г
Паушкнн, 3. Нури, Р. Мостафин, М. Маликова, М.
Зарецкий катнашты. Бу очрашу телевидениедән
дә күрсәтелде.
Язучылар Г. Ахунов. А. Расих, Г. Бакир, Р
Мостафин Казанның Киров районында ачылган
хезмәт даны музее экспонатлары белән
таныштылар. Музей хезмәткәрләре Һәм музей
карарга килгән халык алдында чыгыш ясадылар.
*
♦ »
Республика китапханәсенең зур уку залында
күренекле язучы Гомәр Бәширов- нын «Туган
ягым — яшел бишек» исемле әсәре буенча
укучылар конференциясе уздырылды Кичәдә
автор үзе, фольклорчы галим Хәмиг Ярми, язучы
Газиз Мөхәм- мәтшин катнашты
Укучылар Гомәр Бәшировнын «Туган ягым —
яшел бишек» әсәрендә татар халкының гореф-
гадәтләрен, йолаларын әйбәт чагылдыруын, бу
әсәрнен татар халкы тормышын өйрәнүчеләр
өчен кыйммәтле чыганак, энциклопедия булып
тора алырлык кыйммәте барлыгын әйттеләр
Хәмиг ага Ярминең чыгышы Гомәр Бә-
шнровнын нжатын тагын да кннрәк аңларга
ярдәм итте Кичәнен ахырында Гомәр ага
Бәширсв укучылар сорауларына жаваплар бирде,
әсәрнең ничек язылуы турында сөйләде.
Май аенда Казаннын Воровский исемендәге
культура сараенда язучылар Н. Дәү- ли, 3. Нури,
Г. Паушкнн, М. Хөсәен катнашында «Хәрбн-
патриотик әдәбият» дигән темага зур сөйләшү
булды. Әдипләр очрашуга жыелган халыкны
патриотик әдәбият өлкәсендә эшләүче язучылар
һәм аларнын китаплары белән таныштырдылар.
Үзләре дә Бөек Ватан сугышы ветераннары була-
рак, патриотик темага язылган яна әсәрләре.
киләчәккә ижаг планнары турында сөйләделәр.
Яз башында башкорт әдипләре: Сәләм Жемиясе
лауреаты Равил Бикбаев һәм акир Җанбаевлар
Казанга килеп әдәбият сөючеләр белән
очрашулар үткәрделәр Кунакларның Казаннын
культура сарайларында, мәктәпләрдә, Минзәлә
районы
МӘКТӘП МУЗЕЕ
Әле күпгән түгел генә Пермь шәһәренең 70 нче
урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Ленин
премиясе лауреаты, ша- гыйрь-патриот Муса
Җәлил музее ачылды.
Биредә шагыйрьнең тормышын һәм ижатын
чагылдыручы экспонатлар, уникаль
фоторәсемнәр, хатлар, истәлекләр байтак
жыелды Шулар арасында Андре Тиммерманс
хэты, Леон Небенцаль истәлекләре аеруча
игътибарга лаеклы.
ГАФУР КОЛӘХМЕТОВКЫҢ ТУУЫНА
90 ЕЛ
Шушы елнын май аенда татар пролетар
әдәбиятына нигез салучы әдип-революцио- нер Г.
Коләхметовның тууына 90 ел тулды. Шул унай
белән СССР Фәннәр академиясенең Кя.-ан
институтлары конференц- залында фәнни
конференция уздырылды. Конференцияне кереш
сүз белән профессор М. Мөхэррәмов ичгы «Г.
Коләхметов — татар проле!ар әдәбиятына нигез
салучы» дигән темага докладны өлкән фәннн хез-
мәткәр Б. Гыйззәт ясады. «Г. Коләхметов һәм
татар революцион публицистикасы» дигән
темага профессор М. Гайнуллин, революционер
язучының социаль-экономнк һәм нжтнмагый
политик карашлары хакында доцент Ф
Газизуллин чыгыш ясады. Өлкән фәнни
хезмәткәр С. Алишев исә үзенен докладында «Г.
Коләхметов — (арихчы» дигән теманы яктыртты.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры бинасында революционер, тарихчы,
ялкынлы пропагандист, публицист Г.
Коләхмеговның юбилеена багышланган
тантаналы кичә үткәрелде. Кичәдә филология
фәннәре кандидаты Б. Гыйззәт доклад ясады.
Кичәнең тантаналы өлешеннән сон Татарстан
сәнгать осталары тарафыннан зур концерт
күрсәтелде.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ
ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәгтә язучылар союзының тәнкыйть секциясе
һәм Әлмәт бүлеге язучыларының
берләштерелгән утырышы булды. Бу утырышта
Алябуга педагогия институты проректоры
вазифаларын башкаручы, тәнкыйтьче Тәлгать
Галиуллиннын ижаты тикшерелде Чыгыш
ясаучы С. Хәким, Ю. Эминов, Э. Касыймов, С.
Сөләйманова, Р. Фәйзуллин, Г. Афзал, Ә.
Маликов, М Мәһдиев, Ф. Миңнуллин, Р
Төхфәтул- лин һә.м башкалар тәнкыйть
өлкәсендә сизелерлек өлеше барлыгын әйттеләр.
Тәнкыйтьчегә күп кенә киңәшләр дә бирелде.
Әлмәт язучыларыннан Р Фәйзуллин, Г. Афзал, Ә.
Маликов, Р. Төхфәтуллин,
Казан кунакларыннан С. Хәким. М Мэһ- диев. Ф
Миннуллин иптәшләр нефть районнары
мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты
укытучылары белән очраштылар йөздән артык
укытучы катнашкан бу очрашуда әдипләр
үэләренен яна әсәрләреннән өзекләр укыдылар,
әдәби процесска кагылышлы сорауларга жаваплар
бирделәр.
Шагыйрь С. Хәким. Филология фәннәре
кандидагы. язучы М. Мәһдиев, Г. Афзал. С
Сөләйманова. Р Фәйзуллин. Ю Эминов, «Казан
утлары» журналының тәнкыйть бүлеге мөдире Ф
Миннуллин иптәшләр Бөгелмә шәһәрендә булды.
Алар шәһәр белән таныштылар, КПСС райкомы
жнтәкчеләре белән әңгәмәдә катнаштылар.
Соныннан әдәбият свючеләр белән очрашулар
булды.
Баулы районының Урыссу поселогында
киномеханик булып эшләүче 3. Хәкимов- иын
әсәрләр» буенча индивидуаль семинар үткәрелде
Р. Төхфәтуллин, Р. Фәйзуллин- нар катнашында
үткән бу тикшерүдә яшь автормын уннан артык
хикәясе тикшерелде Анын «Уелып калган эзләр».
«Жнрдәге түмгәк» исемле хикәяләре матбугатка
тәкъдим итәрлек дип габылды.
ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ
Татарстан нефтьчеләре. Ватаныбыз нефть
промышленносте тарихында беренче тапкыр
буларак. 1970елда елына 100 миллион томна нефть
чыгаруга ирештеләр 14 майда Татарстан
нефтьчеләре тарафыннан миллиардынчы тонна
нефть чыгарылды Бу истәлекле кәшә багышлап
Әлмәт шәһәрендә тантаналы жыелыш үткәрелде.
/Кыелышны Ленин орденлы «Татнефть»
берләшмәсе начальнигы. Социалистик Хезмәт
Герое. КПССиын XXIV съезды делегаты A. U
Вәлнхачов ачты. КПССиын Татарстан өлкә
комитетының беренче секретаре Ф А. Табеев
кемле алкышлар астында КПССттыц Татарстан
өлкә комн- тетынын. ТАССР Верховный
Советының һәм ТАССР Министрлар Советының
нефть крае эшчеләренә, ннженер-техникларынз,
хезмәткәрләренә жнбәрелгән котлавын укыды
СССР нефть промышленносте министры В Д
111ашнн. СССР Министрлар Советы председателе
урынбасары. СССР Госпланы председателе Н. К
Байбаков чыгышлары зур игътибар белән
тыңланды Жыелышта Татарстан язучылары Г.
Бәшн- роп һәм X Ттфан катнашты. Хәсән Туфан
Татарстан язучылары исеменнән чыгыш ясады.
ДУСЛАРЫБЫЗ СЪЕЗДЛАРЫНДА
Шушы елның апрель, май. июнь айларында
берничә союздаш һәм автономияле
республикаларда язучылар съездлары үт» кәрелде.
Мордва язучыларынын VIII съездында (Саранск)
Татарстан язучылары исеменнән тәбрикләү сүзе
белән Хәсән Сарьян чыкты Соныннан ул Татар
Юкәсе мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде
1918 елны бу авыл зиратына революционер язучы
Гафур Коләхметов күмелгән булган. X. Сарьян,
укучылар белән берлектә, әдипмен каберенә
чәчәкләр куйды
Латвия язучы ларынын VI съездына (Рига) татар
язучысы Г. Минский катнашты. Идел буенда
акгвардиячеләргә каршы көрәшеп һәлак булган Ян
Юдин кебек легендар латыш геройларына ихтирам
йөзеннән, татар язучысы алып килгән Татарстан
икмәген латыш дуслар аеруча жылы кабул
иттеләр.
Төркмән язучылары (Ашхабад) съездына
драматург А. Гыйләжев барды. Ул съездга
Татарстан язучыларынын котлавын тапшырды,
төркмән дусларга истәлекле бүләкләр калдырды
Белоруссия язучыларынын VI съездына (Минск)
тагар язучысы Н. Дәүлн барды. Ул съездга
Татарстан китап нәшриягы тарафыннан даими
рәвештә чыгарылып килә торган «Дуслык
букетыжын бер матур чәчәген — белорус
шагыйрьләре жыенты- гын бүләк итте. Съезддан
сон Н. Дәүля Борисов шәһәренә барды Бу шәһәрдә
сугыш елларында фашистлар концлагере
урнашкан булган. Язучынын «Яшәү белән үлем
арасында» дип исемләнгән әсәрендәге вакыйгалар
нәкь менә шул шәһәрдә, шул концлагерьда бара.
Ун меннән артык әсир күмелгән туганнар каберенә
хәзер гигант монумент куелган Н Дәүли Татарстан
язучылары исеменнән шул туганнар каберенә
венок КУЙДЫ.
Чувашстан АССР язучыларынын X съездыңда
РСФСР язучылар союзы жигәкчесе С. Михалков.
«Правда» газетасы хәбәрчесе Л Кудреватых.
Башкортстая халык шагыйре М Кәрим.
Ленинградтан шагыйрь һәм тәржемәче Л. Хаустов
һәм башкалар катнашты Татар язучыларыянан бу
съездга вәкил булып Л Ихсанова барды Ул чуваш
әдипләрен татар язучылары исеменнән котлады.
аларга бүләкләр тапшырды. Съезд көннәрендә
кунаклар эшчеләр, колхозчылар. укучылар
алдында чыгышлар ясадылар.
КӨН ТӘРТИБЕНДӘ-ТУГАН ТЕЛ
Катанный Пионерлар сараенда 12— 14 майда
«Белем бирү эчтәлегенең үзгәрүе уңае белән татар
мәктәпләрендә туган тел» не һәм әдәбиятны, рус
телен һәм әдәбиятын укыту методикасының
актуаль мәсь» әләләре» дигән темага багышланган
фәнни- практик когферевцна эш лие ТАССР һәм
РСФСР Мәгариф министрлыкларының милли
мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты
оештырган бу конференция эшендә биш йөзгә
якын кеше катнашты Конференциягә дүрт
союздаш, жиде автономияле республикадан, тагар
мәктәпләре буа-
гвн тагын алты өлкәдән кунаклар килгән иде.
Пленар угырышта СССР педагогия фәннәре
академиясе член-корреспонденты. ТАССР
Мәгариф министры М. И. Махмудов. РСФСР
Мәгариф Министрлыгының милли мәктәпләр
фәнни-тикшеренү институты директоры, тарих
фәннәре кандидаты Р. К. Черников. СССР
педагогия фәннәре академиясе милли мәктәпләр
институтының сектор мөдире, педагогия фәннәре
докторы Н. 3 Бакеева. КГПИ ректоры, филология
фәннәре докторы М. 3. Зәкиев. РСФСР Мәгариф
Министрлыгы милли мәктәпләр институтынын
сектор медире, педагогия фәннәре докторы,
профессор А. Ф. Бойцова. СССР педагогия
фәннәре академиясе, милли мәктәпләр институты-
ның Татарстан филиалы мөдире, педагогия
фәннәре кандидаты Г. А. Жданова иптәшләр
доклад белән чыктылар.
Конференциядә язучылардан М. Әмир. Г.
Әпсәләмов. Ф Хөсни. Н. Дәүли. 3. Нури,
профессор И. Нуруллин. Р Гатауллин, яшь
шагыйрь Р Вәлиев катнаштылар. Алар татар теле
һәм әдәбияты укучыларына үзләренең ижят
планнарын сөйләделәр. Соңыннан матур
әдәбиятны бергәләп пропагандалауның чаралары
буенча конкрет фикер алышулар булды. Шул ук
темага фикерләр һәм тәкъдимнәр әйтеп Татарстан
язучылар союзы идарәсе председателе, шагыйрь 3.
Нури чыкты
КЫЗЫКЛЫ сәяхәт
Май урталарында үзбәк журналисты Ташмәмәт
Рузибаев Ташкенттан Казанга жәяүләп килеп
жигте. Сәяхәтнең мак- еаты — күп милләтле совет
халкының тормышын өйрәнү. Сәяхәтнең
маршруты 17 мең километрга исәпләнгән һәм
илебезнең барлык союздаш республикалары аша
уза Т Рузибаев «Совет Үзбәкстаны»нда бергә
эшләүче иптәшләре, семьясы белән ел ярым элек
саубуллашкан иде. Өенә ул бары тик 1972 елчын
ахырына гына кайтып житәчәк. Ару-талу белмәс
бу сәяхәтче Алма-Атада яшәүче казакъ шагыйре
М. Алимбаев Һәм Башкортстан әдибе М.
Кәримнең өлкән шагыйребез Хәсән Туфанга
адресланган китапларын алып килде. Казан
жәмәгатьчелеге белән очрашулар вакытында Т.
Р,эибаев үзе жәяүләп узган жирләр турында
сөйләде, сорауларга жаваплар бирде.
Республикабыз язучылары һәм журналистлары
ана хәерле юл теләделәр. Татарстан һәм аның
кешеләре турында китаплар бүләк иттеләр.
Сәяхәтче берничә кен Казанда кунак булганнан
соч Чабаксаога китте. Аннан ул Горький.
Ярославль. Мәскәү һәм башка шәһәрләр аша
Балтик буе республикаларына юл тотачак
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ
ҖЫЕЛЫШЫ
Татарстан язучылар союзы партия оешмасының
ачык партия жыелышында КПССнын XXIV съезд
йомгаклары һәм язучылар алдында торган
бурычлар турында доклад белән кпсинын
татарстан өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлнев
чыкты. Доклад буенча фикер алышуларда
язучылардан Б Камалов. Г. Мөхәммәт- шин, Ә
Еники. Ф Хөсни. Н. Дәүлн. Татарстан язучылар
союзы идарәсе председателе 3. Нури. Тагарстан
язучылар союзынын партия оешмасы секретаре,
«Азат хатын» журналы редакторы А. Хасанова. С.
Радзиевская, Р. Фэнзуллнн иптәшләр
катнаштылар. Алар үзләренең чыгышларында
ижаг оешмалары алдына съезд куйган яңа
бурычларга тукталдылар, партия билгеләгән
планнарны тормышка ашыруда барлык
язучыларның да көчләрен аямыйча эшләячәкләрен
белдерделәр.
Җыелыш XXIV съезд карарларын бер- тавыштан
яклады һәм алзрны пропагандалауны һәр
язучының төп бурычы итеп куйды.
«ГАБДУЛЛА ТУКАЙ»
ТЕПЛОХОДЫН КАРШЫЛАУ
Бер төркем язучылар Казан елга портына татар
әдәбияты классигы Г. Тукай исемен йөртүче
теплоходны каршыларга бардылар Теплоход
экипажы һәм теплоходтагы пассажирлар белән
очрашуны шагыйрь 3. Нури ачып жибәрде. Ул
теплоход экипажына Тукай һәм башка күренекле
татар язучыларыныи китапларын бүләк итте,
экипаж членнарына тугызынчы бишьеллык
планнарын уңышлы үтәүләрен теләде. Очрашуда
язучылардан С. Сабиров, Ю Белостоцкий, Ш.
Рәкыйпов. Г. Зәйнашева. Р. Гатауллин һәм
башкалар катнашты Н. Дәүли үзенең «Габдулла
Тукай» теплоходына багышлап язган ши-
гырьләрен укыды.
«Габдулла Тукай» теплоходынын капитаны В
Блохин туганнарча жылы каршылаулары өчен
язучыларга рәхмәт белдерде. теплоход
экипажының, коммунистик хезмәт экипажы
буларак, бөек шагыйрь Г Тукай исеменә беркайчан
да тап төшермәячәген әйтте.
ӘДӘБИ КОНСУЛЬТАЦИЯ БҮЛЕГЕНДӘ
Автозаводчылар өчен чыгарыла торган күп
тиражлы газета каршында оешкан әдә- би-ижат
берләшмәсе күп кенә яшь каләмнәрне берләштерә
Соңгы утырышта балта остасы Рафис Хисамиев,
измә-бетон заводы эшчесе Сәлимә Шәрипова.
механизатор Франц Галин. төзүче Әлфия
Зәйнетдинова һәм башкаларның яңа әсәрләре
тикшерелде. ТАССР язучылар союзы
консультанты Илдар Юзеев. шагыйрь Шәүкәт
Галиев, берләшмә житәкчесе Мәхмүт Газизов, тө-
зелеш газетасының редакторы урынбасары Равил
Вәлиев. үзешчән композитор Хәмит Булатоя һ б
яшь язучыларның иҗатларын тикшерүдә
катнаштылар. Яхшы дип табылган әсәрләр «Идел»
альманахына тәкъдим ителде.
Буа районыннан яшь шагыйрә Динә
Камалетдинова консультация бүлегенә ча-
кырылып, индивидуаль семинар үткәрелде.
Семинар эшендә шагыйрьләр Әхмәт Юныс,
Гөлшат Зәйнашева, Гәрәй Рәхим катнаштылар.