Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛАНЫРГА КИРӘК...


енат Харисов — үзенчәлекле шагыйрь.
Башка каләмдәшләре кебек үк. Ренат Харисов та үзенең шигырьләрендә тормыш һәм кеше матурлыгын расларга омтыла, коммунизм төзүче совет кешесенең иң югары, иң пакь идеалларына хезмәт итә. Ләкин ул моны үзенчә эшли, бүтәннәргә охшамаган рәвештә башкара. Нидән гыйбарәт соң бу үзенчәлек? Барыннан да элек шуннан: шагыйрь бер-берләреннән ерак торган, ләкин мәгълүм дәрәҗәдә үзара охшашлыкка, тиңдәшлеккә ия булган төшенчәләргә, күренешләргә таянып шигъри образ тудыра. Әйтик, табигатьтә кай-таваз дигән физик күренеш бар. Ул менә шушы күренештә образлы фикер яралгысы күреп ала. Аның өчен кайтавазда кеше гүя үзенең барлыгын, яшәвен хәбәр итә сыман. Ләкин шушы хәлендә генә бу идея шигырь өчен җитәрлек түгел. Аны үстерергә, көчәйтергә. баетырга кирәк. Ренат Харисов үзенең «Кайтаваз» исемле шигырендә шулай эшли дә. Ул тавыш хасил иткән кайтавазны кеше «кулының тавышы., кеше «сүзенең тавышы» тудырган кайтавазга әйләндерә. Әлбәттә, «кул һәм тавыш» яки «сүз һәм тавыш» — бер-берләреннән ерак торган төшенчәләр. Аларны хәтта янәшә куеп та булмый кебек. Ничек инде «кулиның тавышы булсын, ди. Ләкин «кайтаваз» образы әлеге төшенчәләрнең янәшә куелуын сәнгатьчә аклый. Шул ук вакытта тавыш хасил иткән кайтавазны, охшашлык, тиңдәшлек нигеееидә. кул эшчәнлеге тудырган кайтавазга өйләндерү авторга шигырьне яңа эчтәлек белән баетырга мөмкинлек бирә
Кулының тавышы.
Өйләр бакча, шәһәр булып. Кире яңгырап үзенә кайта...
Хәзер инде кайтаваз кешенең «биредә булуын» хәбәр итү белән генә чикләнми, ул, барыннан да элек, үзеңне, иҗтимагый шәхес буларак, бөек хезмәттә раслау булып яңгырый. Хезмәтең «өйләр, бакча, шәһәр булып, кире яңгырап үзеңә кайтаи икән, димәк, син — Кеше, син яшисең, син биредә, коммунизм төзү эшендә. Кайтаваз образының эчтәлеге хәзер менә шул. Шагыйрь нәкъ шундый кешене олылый һәм аңар үзенең иң игелекле теләкләрен күндерә:
Яшә. Кеше
Үзең тудырган Игелекле Кайтавазда. Яңа дуслар табышып. Сееклең белән кавышып!
Ренат Харисов — эзләнүчән шагыйрь. Ул сурәтле фикерләүгә ирешү өчен бер шигырьдә кулланган алымын һичбер үзгәрешсез икенче шигыренә күчерми. Дәлил итеп. «Кар киткәндә» шигырен күрсәтергә мөмкин. Биредә бер-берләреннән ерак торган төшенчәләрне янәшә кую юк. Ләкин теге шигырьдәге кебек үк, сурәтле фикергә «оеткы» хезмәтен үтәүче образ монда да сакланган. Ул шуннан гыйбарәт: кышын ке-шенең аяк эзе, батып, ак карда квле, язын исә әлеге эз. калкып, җир өстенә чыга. Күз алдына китерик: кара җир, ак эз1 Ирексвз- дән игътибарга ташлана торган образ, шулай бит! Автор шигырьдә менә шушы образга актуаль иҗтимагый эчтәлек салган:
Аклык гомерен озайтмакчы Жирдә мин.
Нн кылсак та. ярылып ятсын Аклыкта.
Бәлки, аклык алып килер Пакьлеккә...
Ренат Харисовның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеген билгели торган сыйфатларның тагын берсе шул: аның шигырьләре тышкы тенденциядән, шигырьнең өстендә ята торган, маңгайга төртеп тора торган тенденциядән азат. Биредә тенденция я шигыренең нигезенә салынган образны иҗтимагы* эчтәлек белән баетудан килеп чыга, я буЛ“
Р
маса. ул тормыштагы күренешне типиклаштыру аша тәгъбир ителә. Менә «Метаморфоза» исемле шигырь. Югарыда телгә алынган шигырьләрдәге кебек, биредә образлы деталь юк. Култык гаягы, сынык кеүсә, балына баткан умарта корты, квартира эзләүче ике яшь...— болар, аерым- аерым алганда, һичбер образлылыкны дәгъва итмиләр. Чөнки биредәге һәр сүз үзенең туры мәгънәсендә кулланыла. Ләкин менә автор алармы бергә тезә, ритмга сала:
Күзем күргән
Күземә керә
Култык таягы керде.
Сынык кәүсә.
Белыми баткан умарта корты. Кикргир эзләүче ике яшь... Күземә керде.
Нәтиҗәдә әле генә коры атама вазифасын үтәгән төшенчәләр конкрет образга әйләнәләр, безне шактый шыксыз һәм күңелсез күренешләр дөньясына алып китәләр. Алврның киң «адымыннан», бер-берләреннән нык аерымлы булуларыннан тормыш сурәте барлыкка килә, һәм менә ул күренешкә авторның мөнәсәбәте;
Күзгә кергән Күздә чреде, һәм күземнән Ике тамчы Кпчгез Сыек тоз гына тамды.
By монесәбәт укучыларның фикеренә дә билгеле бер юнәлеш бирә Автор белән бергә аларда да күренешкә карата тискәре хисләр уяна, уңайсызлану, шыксызлык той- гылгры кабына. Шәбһәсоэ, бу — тенденция. Ләкин маңгайга төртеп тора торганы түгел.
Менә шигырьнең икенче өлеше:
Күзем күргән Күземә керә. Ал иләмнәр. Впрмактпрдигы алтын балдаклар. С»ю сүзе я.тып ашплган каләмнәр. Яна каартнрага ачкыч. Чәчлирдого такыя..
Биредә караңгы, шыксыз буяулар юк. яиресәнчә, детальләрдән яктылык сирпелеп ’Ора, күңел күтәренкелеген тудыра торган байлык, бөтенлек иминлек үзен сиздерә Күренешкә карата автор мөнәсәбәте дә Икенче «әрлә:
Күаемә керде дә Эреде һәм күземнән Нур иуды. һичшиксез, бу нур укучыны да яктыртып җибәрә. Күңел күтәрелә, тойгылар яңаралар, хисләр кабынып китә Бу — тенденция. Ләкин типиклаштырылган тормыш сурәтенең үзеннән килеп чыга торган тенденция. Тагын шунсы игътибарга лаек, шигырьдә тормыш үзгәрештә, хәрәкәттә сурәтләнә, һәм бу үзгәрешне укучыга җиткерү эчен, автор өстәмә рәвештә «шигърият заводы» ачмый, бары тик композиция чарасыннан файдалана: буяулары, детальләре белән бер-берләреннән ерак торган ике күренешне бер-бер артлы кую — үзе укучыда елеге фикерне тудыра. Бу — шигырьләрнең эчтәлегем баетуда композиция чарасын белеп куллану күрсәткече Ләкин Р. Харисов эчен композициянең вазифасы моның белән генә чикләнми. Шигырьнең эстетик камиллеген тәэмин итү — менә автор аны тагын нәрсәгә хезмәт иттерә белә.
Күзләремә кара туры. Туры гына керсен әле Күзләремә күзең нуры.
Туры кара күтләремә Күзең сүзе тәңгәл микән Телең әйткән сүзләреңә...
Күзләрем» туры кара .
Сау бул... Киттем Күзең буйлап Ят бер егет үтеп бара...
Игътибар итик: ши-ырь өчьюллыклардаи тора. Беренче юл һәр куплетны башлап җибәрә, бу юлдагы еч сүз шигырь дәвамында үзара урын алыштыра һәм һәр очракта тулы рифма белән ныгытыла. Болар барысы бергә шигырьгә пөхтәлек, оешканлык, ыспайлык биреп торалар. Шул ук вакытта эстетик камиллек үзмаксат түгел, бәлки эчтәлекне тәэсирле тәгъбир итүгә буйсындырылган. Бер генә деталь автор куплетның беренче юлындагы еч сүзне төрлечә урнаштыра. Ни эчен? Камиллек өчен генемеГ һич юк. Нәкъ менә әлеге сүзләрнең терлечә урнашуы шигырьдә хәрәкәт, хис агышы, драматик киеренкелек тудыра, эчтәлекне тирәнәйтә. Чыннан да. беренче юл таләпчән интонация белән башланып китә Биредә тел игътибар үзәгендә торган сүз күзләремә. Икенче куплетта инде
аныч урынына «туры» килеп урнаша. Сәбәп шул: димәк, кыз егет күзләренә әле һаман туп-туры карамаган икән. Дәрес, бу турыда шигырьдә ләм-мим юк. Шуңа да карамастан, әләге эчтәлеи укучыга баоып җитә һәм моны бердәнбер чара —сүзләрнең урыны алмашыну эшли. Тагын шунысы
да бэр, «туры» беренче планга күчерелү белән шунда ук интонация үзгәрә. Шигырь хәзер тагын да таләпчәнрәк яңгырый, хис киеренкелеге арта, драматизм көчәя. Соңгы куплетта «күзләремә» яңадан беренче урынга күчә, инверсия бетә. Бу инде кызның егет таләбенә буйсынуы турында хәбәр итә. Әлбәттә, шагыйрьнең сурәтле фи-керләү үзенчәлеген югарыда әйтелгәннәр белән генә иңләрлек түгел. Шагыйрьнең эзләнүләре төрле юнәлештә бара. Ул, барыннан да элек, интеллектуаль шагыйрь. Аның шигырьләре укучыны уйларга, уйланырга чакыра, эстетик матурлыкларны табарга, үзләштерергә димли. Авторның бу омтылышлары, һичшиксез, теләктәшлек тудыра. Ләкин Ренат Харисов эзләнүләрендә барысы да урынлы, уңышлы дип булмый. Авторның күп кенә шигырьләрен укыгач, ирексездән:—Сез кем өчен, кемгә төбәп язасыз? — дип сорыйсы килә.
Менә «Чигешем, тегешем» исемле шигырь. Биредә күзгә беренче булып бәрелгән нәрсә — ул сурәтле фикер катлаулыгы.
Вакыт — җеп. Мин — энә...
Күрәсез, болар бер-берләреннән нинди ерак торган төшенчәләр! Ләкин автор ихтыяры белән алар үзара якынайтылган- нар, хәтта бер-берләренең синонимына әйләндерелгәннәр. Кайсы категория укучы бу әверелүне кабул итәргә мөмкин? Терлекче, савымчы? Юк. Игенче, тегүче, механизатормы? Юк. Китапханә эшчесе, татар теле укытучысымы? Юк. Хәлбуки, татар әдәбиятын укучылар—әнә шул төр кешеләр сафыннан бит. Ә аларга «Минне — энә», «Вакытны — җеп» итеп күзаллау җиңел эш түгел. Бу очракта шигырьдә алынган төшенчәләр арасында «Кайтаваз»дагы охшашлык, тиңдәшлек юк. Шуңа күрә дә «вакыт — җеп, кеше — энә» синонимы әлеге укучы массаларына аңлашылмый. Инде килеп шигырьнең эчтәлегенә күз салыйк:
Вакыт — җеп.
Мин — әнә. Бер төшәм. Бер менәм Өйләрне, юлларны. Урамны урманны — Барысын мәңгегә Мин җиргә беркетәм. Шул минем тегешем. Чигешем — шул менә.
Бу юлларның мәгънәсен ничек аңларга? «Өйләрне... урманны — барысын да мәңгегә җиргә беркетәм» мәгънәсендәме? Алай икән, ул чагында шигырь язып торэсы да юк, чөнки «йортлар... урманнар», шагыйрьдән башка да инде күптән җиргә мәңгегә беркетелгәннәр. Димәк, авторның тел төбендә башка фикер булырга тиеш. Менә, син, савымчы, игенче, механизатор, шуны эзләп тап инде. Ничекме? Автор киңәше шулай:
Җентекләп кара син:
Вакыт — җеп. Син — энә!
Менә «Дәрдмәнд» исемле икенче бер шигырь. «Маңгай җыерчыгы анаң булган...», дип башлана ул. Нинди реаль мәгънә ята соң бу катлаулы метафорада? Бу сорауга җавап табу укучы җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Чөнки әлеге метафораның чын мәгънәсе аста, еракта, җиде кат җир астында. Гади укучы аны шуннан казып чыгарырга тиеш. Башка чара юк, шигырьнең идея- эстетик эчтәлеге шул метафорага салынган.
Шундый ук күренешкә укучы авторның «Ат», «Ярсыган ат», «Яткан ат» кебек шигырьләрендә дә тап була. Димәк, сурәтле фикернең аңлашылмаслык дәрәҗәдә катлаулыгы Ренат Харисов иҗатында ялгыз күренеш түгел, ул системага әйләнеп бара. Әлбәттә, иҗади эшчәнлегенең мондый юнәлеш алуы авторның үзенә сизелмәскә дә мөмкин. Чөнки кеше, мәгълүм юнәлештә даими эш итеп, бик нык чарлана, үсә. камилләшә. Алга барган саен аның тагын да тылсымлырак, нечкәрәк, серлерәк итеп фикер йөртәсе килә башлый. Укучыга катлаулы метафорага төренгән фикер барып җитәме? Мондый сорау аның башына да кипмәскә мөмкин. Шагыйрьнең үзенә җиңел аңлаешлы нәрсә, ничек итеп укучыга барып җитмәсен, ди. Аннары таянырга дәлил дә бар: шагыйрьнең бурычы укучы артыннан бару түгел, бәлки аны үз артыннан ияртү, үз дәрәҗәсенә күтәрү. Шушы дөрес фикер ялгыш эшчәнлекне аклау хезмәтенә алына, шагыйрь тынычланып, үз юнәлешендә яза бирә, язган саен укучылар массасыннан ераклаша, һәм, ниһаять, үз дөньясына кв- реп бикләнә. Бу дөньяга инде тар даирәләрдән тыш башка кеше керә алмый. Су-рәтле фикернең аңлашылмаслык дәрәҗәдә катлаулылыгы бара-тора котылгысыз рәаеш- тә менә шушы аяныч финалга китерә. Шуңа күрә дә социалистик реализм әдәбияты талант иясен укучылар массасыннан аеруга илтә торган үзеччәлекнө кире кага. Чын үзенчәлек — ул халыкка хезмәт итү чарасы, талант иясен сафлар башында баручым* чакыручыга, чаң сугучыга әйләндерү чара-
гаххә аңлаешлы булганда гына ирешергә мамкин. Чанки аңлашылмый торган нәрсәгә беркем иярми. Моннан инде практик нәтиҗә чыга: иҗат итү дәвамында укучыны бер гена минутка да истән чыгарырга ярамый.
Югарыда мисалга китерелгән шигырьләрдән куреиә ки, Р. Харисов бу таләпне әлега җитәрлек дәрәҗәдә искә алмый.
Ниһаять, тагын бер мәсьәлә бар. Ренат Харисовның уңышлы шигырьләрендә идея типиклаштырылган тормыш күренешеннән табигый рәвештә килеп чыга. «Метаморфоза», «Болыт үтте», «Куанды ил», «Табыл ләззәт», «Көлемсерәп көн башланды», «Аһ. сии ничек каты уйлыйсың!» һәм башка шигырьләр әле'ө фикергә ачык дәлил булып торалар. Әйтәсе дә юк, бу — дөрес юл. Тик шунсы гына аяныч: шушы юлдан барганда автор кайвакыт читкә тайпыла, ачык фикерле, сөйләп торучы күренешләр урынына, «телсез» сурәтләр ясал куя.
Ух гәүдәмне Күикә төбәп. Иңнәремә ятты... Канат дисом — аена баса Җәя дисәм — атмыП...
Ни әйтергә тели автор моның белән? Бармы анда ниндидер яңа фикер, яңа эчтәлек!.. «Гитара», «Сыгылдырып күл камышын...» исемлеләре дә — нәкь менә шундый характердагы парчалар. «Казан утла- ры»ның быелгы беренче санында басылган
тырал ар.
Югарыда саналган кимчелекләр Ренат Харисовка хас булган иҗат үзенчәлегенең уңай сыйфатларына һичшиксез шәүлә төшерәләр. Алер шигырьләрне укучы мессаларыннан ераклаштыралар, шагыйрьгә үз кабыгына бикләнеп калу куркынычын тудыралар. Аннары, үзең раслаган иҗат алымы халык тормышының бүгенге ихтыяҗларына ни дәрәҗәдә җавап бирә алуы турында да уйланырга кирәк.
Бәлки, бүгенге укучы белән «Вакыт — җеп. мин — энә» дип сөйләшү урынына, шагыйрь үтемлерәк юлны сайларга тиештер. Чөнки «Яфраклар» исемле шигырьдего кебек «Агач — күккә төбәлгән елга», дип эндәшүгә каршы гади укучылар керфек тә какмаячаклар. Димәк, иҗат үзенчәлеген раслаганда бу турыда да уйларга кирәк. Ләкин «нинди үзенчәлек яхшы» мәсьәләсен хәл итүнең иң дөрес юлы — укучылар белән очрашу, урыннарда иҗат кичәләре оештыру. Киң катлау укучы массалары катнашы белән уздырылган андый кичәләр чын мәгънәсендә талантларны ачу. чарлау, чыныктыру, иҗат үзенчәлекләрен сынау мәктәбе булып торалар. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: едаби кичәләрдә катнашу — ул укучыларның эстетик зәвыкларын үстерүгә хезмәт итәчәк. Димәк, бу турыда да уйларга кирәк