ТӘҖРИБӘ ҺӘМ БЕЛЕМ АЛМАШЫП..
(XX йөз башы татар әдәбиятының Европа язучыларына һәм андагы эстетик карашларга мөнәсәбәте)
атар әдәбияты гомуми әдәби процесска, бигрәк тә Конбатыш Европа әдәбиятларына, күбрәк рус мәдәнияте аша якынайган. Шуңа күрә, үзеи- нән-узе аңлашылса кирәк, татар һәм рус әдәбиятларының бер-берсеи» йогынтысы никадәр киңрәк һәм тирәнрәк өйрәнелсә, безнең әдәбиятның Көнбатыш Европа әдәбиятлары белән элемтәсен тикшерүнең зарурлыгы да көн тәртибенә шулкадәр ачыграк булып килеп басачак. Әлеге мәсьәләнең беренче өлеше, ягьни татар һәм рус әдәбиятларының үзара мөнәсәбәте, бездә беркадәр өйрәнелгән. Ә менә татар әдәбиятының Көнбатыш Европа белән бәйләнешләрен тикшерүгә багышланган махсус тикшеренүләр хәзергә күренми. Хәлбуки, бу бик тә әһәмиятле булган елкә- Рус совет әдәбияты фәне бу эшкә аерым игътибар бирә. Без шуны истән чыгармаска тиешбез: «әдәби процессның гомуми, уртак закончалыкларын өйрәнмәү, аларкы өйрәнүдән баш тарту аерым милли әдәбиятларның үсеш закончалыкларын ачуны да кыенлаштырачак» '. һәм, киресенчә, дөньякүләм гомуми әдәби процесс белән контекста каралганда, милли әдәбиятларның еш кына көтелмәгән үзенчәлекләре, бетен- ләй уйламаган яклары ачылып китәргә мөмкин.
Күп гасырлык татар әдәбияты, безнең әдәбият туплаган бай тәҗрибә үзен эиа шулай бөтен дөнья масштабындагы әдәби бәйләнешләр планына куеп аңлатуга, милли әдәби процессның яңа закончалыкларын ачыклауга мохтаҗ. Әйтик, татар әдәбияты һәм бездәге эстетик фикер Көнбатыш Европага ни өчен нәкъ менә XX гасыр башында йөз белән борыла! Бу бик кызыклы һәм шул ук вакытта җитди мәсьәлә. Аңа бер сүз б«лән генә җавап табуы да читен. Шулай да мәсьәләгә күпмедер ачыклык кер- төрлек ике моментны күрсәтеп була. Беренчедән, бу хәл демократик массаларның дини фанатизмга, милли буржуазиягә һәм самодержавиегә каршы социаль кереше иөчәю белән бәйләнгән. Көнбатыштагы алдынгы карашлар белән танышу укучы масса- •арның аңын үстерә, дөньяга карашын киңәйтә, нәтиҗәдә мипли буржуазиянең һ»м ислам диненең хакимлеге какшый.
Икенчедән, егерменче йөз башы татар әдәбиятының тизләтелгән үсеше күпьяклы талантка ия булган, синтетик типтагы язучылар тууга китерә. К. Насыйри, Г. Тукай. Г. Ибраһимовлар нәкъ шундый язучылар була. Талантлары мул, фәлсәфи карашлары 1 Современные буржуазные концепции истории всемирной литературы. Рус теле** дә. Мәскәү. 1967 ел. 40 бит.
Т
w ..... .. ........ ....... H-.-r-.n,, оулгайга, бу язучылар укучы массаларның
кте™ зәвыгын күбрәк, тулырак канәгатьләндергән. Үз чиратларында Г. Тукай. Г. Ибраһимов кебек укытучылары булган татар язучылары да Көнбатыштан (шулай ук Россиядән һәм Көнчыгыштан), барыннан да элек, нәкь менә шундый - синтезлауга сәләтле язучыларны: Гете, Данте. Шекспирны (Россиядә Пушкин. Толстой, Белинский- иы; Көнчыгышта Сәгъди, Фирдәүси. Фозули, Нәвоины) сайлаганнар.
Нибары егерме еллап вакыт эчендә безнең әдәбият Европа әдәбиятлары гасы𠆆 ‡‡ буе диярлек узган үсеш юлы үтә. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, шундый тизлекне ; тәэмин итәрлек ниндидер алшартлар булган, дигән сүз. Шулар арасыннан икесен 3 аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Беренчесе — халыкның формалашкан идеалы булу. Э икенчесе — Көнчыгышның (бигрәк тә Шәрык ренессансының] этик-эстетик традицияле- s ре. Шушы алшартлар Көнбатыш мәдәнияте материалын, әйтерсең, «контроль аша» уздыралар. ярардаен кабул итә, туры килмәстәен читкә тибәреп торалар. Мисалга татар _ халкына яхшы таныш булган Фозулины алырга мөмкин. Аның белән бер үк вакытта, и ягъни 1905 елларда ук, татар әдәбиятына Гете идеяләре үтеп керә башлый. Г. Камал, 3 Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов кебек әдипләр Гете иҗатын, аеруча аның «Фауст* исемле _ мәшһүр әсәрен яхшы белгәннәр. Фозулидан Гетега таба сузылган ассоциацияләр ? чылбырын күздән кичерик. ■“
«Ләйлә белән Мәҗнүн» поэмасының нигезендә гашыйклар күзенә һәрнәрсә матур Л булып күренә, дигән фәлсәфи фикер ята. Автор үзенең фәлсәфи карашларын рас- ~ ларлык идеал эзли. Мәҗнүн — шундый эзләнүләр нәтиҗәсендә туган образ. Ул үзе- ~ нең бөтен табигате белән үгет-нәсихәткә, коры акыл сатуларга дошман кеше. Ул н хисләр кешесе, ул табигатькә, тормышка гашыйк. Мәҗнүннең әнисе үзенең улын чи- ф берләрдән ерак йөр, шәраб эчмә, шигырьләр тыңлама, ялкау һәм җилкуар булма, _ белем алырга тырыш, дип үгетли. Болай караганда, аларның һәммәсе әйбәт нәрсә, х Тик менә алар Мәҗнүн күңелен генә кузгата алмыйлар, ул ашкынып үзенең идеалын ээли._
Кешенең шулай бертуктаусыз, мәңге камиллеккә омтылышы белән безнең халык н Гетсның «Фауст» трагедиясендә кабат очраша. Бу күпләгән мисалларның берсе ’ генә_ ,3
Бу мәкаләдә татар-Европа әдәби багланышларына караган зур теманың еч аспек- u ты гына күздән кичерелә: иң әүвәл, татар әдәбиятындагы прогрессив һәм коисерватиа 2 романтизмның үзара мөнәсәбәте; аннары Көнбатыштагы тарихчанлык һәм психоло- л гизм идеяләренең татар әдәбиятына тәэсире мәсьәләсе һәм. ниһаять. Шекспир белән - Гете иҗаты. “
Сүзне беренче мәсьәләдән башлыйк. Биредә безне гомумән татар әдәбиятында, - ә еш кына теге яки бу аерым язучы иҗатында романтизм белән реализмның бергә п үрелеп үсүе кызыксындыра. Бездәге романтизм, бигрәк тә аның консерватив төре, немец философиясенең эстетик принципларына нигезләнә. «Яшь әдәбиятыбызда «Яшь йөрәкләр» дигән мәкаләсендә Г. Газиз, мәсәлән, романтизмның әлеге эстетик чыганакларына тукталып, болай ди: «Бездә ник романтизм булмасын! Гарепта, мәсәлән, Германиядә дә шундый бер заман да булган иде бит» . Н. Думави исә тагын да ачыграк яза: «Ул вакытларда мин немецларның натурфилософиясен өйрәнү илә мәшгуль идем» 2. Биредәге «натурфилософия» сүзен идеалист немец философы Ф. Шел- лингның философиясе дип аңларга кирәк.
Француз буржуаз революциясе уңышсыз тәмамланганга күңелләре тәшкән немец романтиклары төрле реакцион теорияләр белән мавыгырга керешәләр, алар сәнгатьне акыл көченә һәм фәнгә наршы куя башлыйлар Ф. Шеллинг ечен сәнгать әсәре — аң катнашыннан тыш иҗат ителә торган продукт. -Шагыйрь,— дип яза немец романтигы Ноеапис.— чынлап та үз-үзен белештермичә иҗат итә. Художник аңсыз коралга, югары көчнең аңсыз кисәгенә әйләнә 3. «Практик акылга тәнкыйть» дигән хезмәтендә Кант та сәнгатьнең реаль дөнья белән «кызыксынмавы» турында яза. «Татар шагыйрьләре» исемле китабында Г. Ибраһимов шундый «хөр» шагыйрьнең өлгесе
1 «Аң» журналы. 1913 ел. 11 сан. 192 бит.
• «Йолдыз» газетасы. 1915 ел. 1535 сан.
‡‡ Литературная теория немецкого романтизма. Мәкаләләр җыентыгы. Рус телендә. Ленинград. 1934 ел. 122—123 битләр.
итеп С. Рзмиевне саный: «Шагыйрь, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагьжрь оулёа. шөбһәсез, хиссият колы. Аның шагыйрьлеге ягыннан караганда, салкын гакыл, коры мантыйк белән күп эше булмый» I. «Сәгыйт Рәмиее шигырьләре турында» исемле хезмәтендә Г. Газиз шулай ук С. Рәмиев әсәрләрендә идеал белән чынбарлык арасында каршылык булуын күрсәтә. «Менә шуның соңында идеал, хыяллар беләк чын тормышта икесенең арасында никадәр зур фәрекь 2 барлыгы, бу караңгы дөньяны яратмау хисләренә китергән булыр»8 9 10 11 12 13. С. Рәмиев «чын хисен бер вакытта да дөньяга кол иттерми», ул «җүләр, тиле Сәгыйт», «аллалык дәгъва итүче Сәгыйт» * булып күренә генә.
Әгәр романтиклар, шул рәвешчә, сәнгатьне чынбарлыкка каршы куялар икән, моның, социаль сәбәпләрдән тыш, образлы фикерләүнең характеры һәм эчтәлеге белән бәйле яклары да бар. билгеле. Образлы фикерләүгә объектив эчтәлек хас, һәм ул эчтәлек еш кына художникның субъектив теләкләреннән естен була.
Ф. Энгельсның Бальзак иҗатына биргән бәясен генә хәтерләгез. Әдәби образның объектив, реалистик характеры турында Энгельс болай ди: «Әгәр Бальзак үзенең сыйнфый симпатияләренә һәм сәяси ышануларына каршы барырга мәҗбүр булган икән, әгәр ул үзе яраткан аристократларның котылгысыз үләргә тиешлеген күргән һәм аларны шуннан да яхшырак язмышка лаек булмаган кешеләр итеп тасвирлаган икән һәм әгәр ул, шул вакыттагы тормышта аз очрауларына карамастан, киләчәкнең чын кешеләрен дәрес күрә алган икән — моны мин реализмның иң зур казанышы һәм Бальзак картка хас иң матур сыйфатларның берсе дип саныйм».
Ф. Энгельс кебек материалистлардан аермалы буларак, романтиклар әдәби образның мондый үзенчәлеген субъектив планда гына карыйлар, аны сәнгатьчә фикерләү тибының фәнни фикерләүдән, сәнгатьнең фәннән өстен булуы белән аңлаталар. Шеллинг фикеренчә, табигать ихтыяры белән иҗат ителгән сәнгать әсәре һәрзакыт художник әйтергә теләгәннән күбрәкне белдерә. Н. Думави немец натурфилософиясенең бу тезисын суфи шагыйрьләрнең деньяга карашы белән янәшә куеп карый. Шеллинг та. Думави да сәнгатьне фәнгә каршы куялар. Шеллинг материаль җитештерү һәм экономик яктан файдалы уйлап табулар хакында җирәнү белән генә сөйли. Н. Думави фикеренчә, «вакыйган. иман, гыйшык, хыял — һич кайсы фәнгә сыймыйлар, алар фәннән качалар». «Адәмнәр шул салкын гакыл, тупас фән багажы бу-лудан туялар» s.
Шулай да татар романтиклары немец эстетикасының идеяләрен берсүзсез кабул итәләр дисәк, хата булыр иде. Өлкәнәйгән Шиллерның фикеренчә. эстетик идеаллар һәртөрле сәяси һәм мораль тенденцияләрдән азат булырга тиеш. Аның бу карашларын С. Рәмиев тә уртаклаша. Ләкин шул ук Шиллерның «Перчаткаисын татар теленә тәрҗемә иткәндә, балладага ул милли аңга хас куәтле фикер ташкынын кертә:
Ташлап китә шунда егет Мәгърурәне,
Торырмын батыр (курсив безнеке — Э. Н.) булгач үзем дә,— ДИ «.
Күрәсез, бу юлларны инде фани дөнья белән бөтенләй бәйләнеше булмаган әсәрләр рәтенә кертеп булмый. «Шиллердан» шигырендә Тукай исә Шиллерны бе- тенләй реалистик алымга ук җайлый:
Син исә: «Эстәр исәң, җанымны бирермен».— дисең;
Нәрсәгә җаның миңа, нишлим синең җаның белән!14
Шул рәвешчә, романтиклар, үз настроениеләреиә карата укучыларда теләктәшлек уяту өчен, немец эстетикасында «рациональ орлык» (образның эмоциональ характеры, кеше күңеле турындагы тәгълимат) барлыгын табалар. Шулай да Гейне, Гюго,
8 Г. Ибраһимов. Татар шагыйрьләре. 1913 ел. 16 бит.
9 Фәрекъ — аерма, башкалык.
10 «Аң» журналы. 1913 ел. 12 сан. 215 бит.
* Шунда ук.
3 «Йолдыз» газетасы. 1915 ел. 1535 сан.
• С. Рәмиев. Сайланма әсәрләр. Казан. 1962 ел. 52 бит.
14 Г. Тукай. Әсәрләр. I том. 116 бит.
ЧТ^момёнТмн гражданлык хисләрен һәм социаль пафос та алып киләләр.
■Немец халкының хәррият ечеи кузгалулары» исемле мәкаләдә В. Тәрҗеман революциягә менәсәбәтнең реалистик һәм романтик алымнарына туктала. Аныңча, 1343 ел еакыйгапарына иң дерес. реалистик бәяне К. Маркс бирә: «Демократлар, үзләренең олугъ эшләр кылачакларын мактанып сейпоп, халыкны кузгалырга... дәгъвәт 1 иттеләр. Бу кузгалу, корал истигъмале15 16 дәрәҗәсенә җиткәч, демократлар кузгалырга эндәш- ♦ кәйлекләре эчен халыктан курыктылар кебек, иттифак куллары астына кергән хекүмәт илә үзләре нәтиҗә хәлләреннән курка башладылар» ’.
Гейненың исә революциягә мәнәсәбәте бераз башкачарак. романтиграк. Әмма мондый караш та кирәк, чәнки ул да чын күңелдән әйтелгән: «Гейне. Париждагы ихтиляльне ишетү илә. сискәнеп китте. «Миңа истирахәт»« кирәк түгел, миңа хәзердә ни белән шогыльләнергә кирәк икәнен минем воҗданым әйтәдер. Мин — ихтнляль улы Мин — ихтиляль җырларын җырлый башлыймын» Биредә шунысы мәһим, романтик Гейне К Марксның фикердәше итеп, ә сыйнфый корәшне халык массалары интересыннан чыгып тасвирлау әдәби иҗатының мәҗбүри шарты итеп карала. Гадиләштереп әйткәндә, бу инде — реализмга аяк атлау дигән сүз. С. Сунчәләйнең «Әҗәлгә хитап» шигырендә дә җәмгыятькә хезмәт итү идеясе уздырыла, әсәргә эпиграф итеп Гейненың:
Күпме генә яктырса да хак тәгалә кояшы, Кай вакыт булса бәрабәр булыр аның баешы,— дигән юллары алынган. Шигырьнең ахырын китерәбез:
Менә килер бер вакыт кем. күкрәгем тормыш ечен Ерткаланган, яргаланган булыр һәм бетәр кечем. Шул вакыт тик син килерсең — каршы булмас һич сүзем, Җанымны алып китәрсең мәңгегә, ике күзем*.
С. Суичәләй Гейненың «Өльмансур» трагедиясен тәрҗемә итә. Ул исә дин сере- менә, динчеләргә каршы язылгаи әсәр.
Гейне кебек үк Гюго да романтизмны политика белән бер нәрсә итеп карый, аның политик асылыннан чыгып эш итә. «һәм романтизм, һәм социализм бер үк юнәлешләрдән» дип исәплиВ. Гюгодаи, С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә, характерлы бер озеи китерәбез;
Кайда кан, кайгы, матәм — шунда торыйк.
Кайда кәнд, күз яшь — тормыш күрик. Бәз чәчик дуслык, туганлык орлыгын. Тәңредән бәз халкыбызга тан сорыйм! Халкыбыз күптән кете бәзне, җаным, Милләтем сагына сине, пакь илһамым! *
Моннан тыш. Гюго романтизмның асылын терпе категорияләрнең, әйтик трагик хәлләрнең һәм кәлкенең. үзара чиратлашуында күрә Бу нәрсәне Ф Әмирханда да табарга мемиии. («Хәят». «Габделбасыйр гыйшкыә һ. б | Татар әдәбиятына Руссоның йогынтысы үзе зур тема, биредә без аңа тукталып тормыйбыз.
Татар әдәбиятындагы этик-эстотик традицияләр Кенбатыштагы гарихчәилык һәм психологик идеяләре белән дә бәйләнешкә керә. Реализмның үсешен аңлау эчен кирәк булган шушы мәсьәләгә кыскама гына тукталыйк. Нәрсә соң ул тарихчанлык! Тормыш, тормыштагы күреиешләр мәгълүм бер закончалыклар нигезендә гел үсеп.
1 Дәгъвәт — чакыру, оидәү.
'Истигъмалк — куллану.
* «Казан мәхбирә» газетасы. 1906 ал. 124 сан.
' Истирахәт — ял итү.
* «Казан мәхбиреа газетасы. 1906 ел. 120 сан.
16 «Йолдыз» газетасы. 1910 ел. 503 сан
’ В. Ванслов. Эстетика романтизма. 1966 ел. 40 бит.
* С. Сан челәй шигырьләре. Казан. 1913 ел.
ЭНГЕЛЬ ННГЪМЭТУЛЛИН ф ТОЖРИБӘ ҺӘМ СЕЛЕМ АЛМАШЫП.
|п^плччп||ык ицеисеиең асылы да шуңа кайтып кала, вклдоп: ю^лячаплык идеясенең социаль нигезен татар хезмәт ияләренең социалистик җәмгыять тезү өчен алып барган корәше билгели. Марксизм тәгълиматы исә тарихчанлыкның югары казанышы санала. Ләкин аны тирән үзләштерү өчен шул чордагы башка фәнни тәгьлиматлардан да хәбәрдар булу соралган. Менә шуңа күрә татар халкының фикер ияләре, К. Маркс. Ф. Энгельс әсәрләрен уку белән бергә, Ч. Дарвинның эволюцион үсеш турындагы тәгълиматын да, Кондорсэ17, Вольтер. Гердер18 кебек буржуаз философларның тарихи концепцияләрен дә өйрәнәләр.
Иң әүвәл Гердерга тукталырга мөмкин, чөнки аның традицияләрен Шиллер һәм Гете кабул итә. Бу соңгыларының исемнәре исә татар матбугатында да еш очрый. Исемнәре саналган фикер ияләре мәдәният күренешләрен аерым хәлдә түгел, ә үзара бәйләнештә, үсә, көчәя барган җанлы процесс буларак карыйлар. Көнчыгыш мәдәниятен алар дөньякүләм гомуми мәдәниятнең аерылмас бер кисәге дип карыйлар.
Татар язучылары гарәпчә тәрҗемәләре буенча ук Вольтерның тарихи әсәрләрен белгәннәр дип уйларга безнең тулы хакыбыз бар. 1841 елда Мөхәммәт Мостафа аның «Карл XII тарихын», ә 1850 елда Әхмәт ибне Мөхәммәт гарәп теленә «Петр патша тарихын» тәрҗемә итә. Татарлар Вольтерның фәлсәфи повестьлары белән дә таныш булганнар. Башка халыкларның тормышы белән кызыксыну барлык татар язучыларына да хас күренеш. Чөнки «бер милләт, уз тарихын укып, үз кавеменең хәлен аңлар, башка җәмгыятьләргә караганда, үзенең мәүкыйг иҗтимагыйсыннан вә хассият милзия- сеннән мәгълүматы улмас» 19 20. Цивилизациянең бер бөтен булуы турындагы фикер, логик рәвештә, әдәбиятларның бөтенлеге турындагы фикергә этәрә. Г. Ибраһнмов болай яза: «Тарихи гомүмиядән бөтенләй хәбәрсез калып, фәкать татар тарихы белән генә танышу никадәрле берьяклылык бирсә, гомуми әдәбият тарихының башлыча дәвер вә агымнарыннан хәбәрсезлек тә шундый ук берьяклылык тудырачак»1. Г. Ибраһнмов татар шагыйрьләрен, шул исәптән Г. Тукайны да. милли тормыш кысалары эчендә генә карамый. Дәрдмәнднең «Кораб» шигыренә анализ мисалында Г. Ибраһнмов татар шагыйрьләренең фикер йөртеше тарихи объектив характерда булуын билгели. Үзенең чынбарлыкны субъектив тоюы аша шагыйрь милләт яшәрме, аның тарихи перспективалары нинди кебек эпохаль мәсьәләләрне чагылдыра, ди.
Тарихчанлык идеяләре татар язучыларына тема ваклыгыннан котылырга һәм роман, реалистик эпик поэма кебек эре жанрларга мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Тарихчанлык идеяләре әдәби иҗат өлкәсенә үтеп керә: рус һәм Көнбатыш әдәбиятларындагы тарихи әсәрләр тәрҗемә ителә башлый («Дубровский», «Капитан кызы», «Борис Годунов». «Хаҗи Морат*. «Надир шаһ» һ. 6.], татар әдәбиятының үзендә тарихи жанрлар барлыкка килә |Ш. Мөхәммәдовның «Хан кызы», Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы», «Безнең коннәрне һ. б.|.
Татарларны психологизм идеяләре 21 тәрбия мәсьәләләре белән бәйләнештә аеруча нык кызыксындыра. Әдәбият галиме Г. Кәрам «Ялкаулык вә аны дәва итү» исеме белән французчадан бер мәкалә тәрҗемә итә. Мәкаләгә язган кереш сүзендә тәрҗемәче иҗтимагый тормышның катлаулануы кешенең тирә-юньдәге һәр үзгәрешкә психологик яктан яраклашырга тиешлеген таләп итә ди: «Тормыш өчен көрәш елдаи-ел нәселдән-нәселгә читенләшә вә авырлаша бара; иң садә тормыш өчен кеше тән «а җанының бөтен куәтен сарыф итәргә мәҗбүр буладыр» 22. Алга таба сүз Гете, Золя,
17 Ж. А. Кондорсэ (1743—1794) — фрә-;уз философы, мәгърифәтче, экономист, политик эшлекле.
18 И. Г. Гердер (1744—1803) — немец галиме һәм язучы. Сәнгать әсәрләренә тарихи конкрет якын килүне таләп итә, реализм принципларын яклый.
19 «Шура* журналы. 1910 ел, 1 сан.
20 «Тормыш- газетасы. 1915 ел. 365 сан.
21 Кешенең психикасын тышкы шартларга бәйләп һәм, киресенчә, аның тыШКУ гамәлләрен психик хәле аша аңлату — психологизм әнә шул була.
22 «Аң» журналы. 1914 ел. 8 сан. 163 бит.
гырлый ысулларны эзләп таба. Шуннан 50 ел вакыт узгач кына чагылыш турындагы смет фәне бу процессның аелын ача: «Һәм, әлбәттә, иҗат эше кыюлыкны, һәртөрле шаблоннарга йоз җыерып карауны күздә тота, шунсыз гадәтләнгән алымнардан котылып һәм тагын да тирәнрәк нәрсәләргә ирешеп булмый» . Г. Кәрам бу теорияне психологик планда да сизеп апа. Әгәр гадәтләнгән бәйләнешләрне җимерүнең хәзер- ♦ ге теориясе, берьяктан, фәнни, иҗади уйлау һәм, икенче яктан, психология кебек ; параллель юлларны белсә, Г. Кәрам иҗади фикерләүне дә, психологияне дә интуи- Е ция буенча гына якынлаштыра.
Гадәтләнгән бәйләнешләрне җимерүгә мисал төсендә. Г. Тукайдан бер езек ките- < рергә була. Анда ул комсИэларны, бозыкларны камчылый, шул ук вакытта: -
Уйнасын шул бәндә, кемнең акчасы бар. вакты бар, -
Әйдә оттырсын бәхетсез, отсын әйдә бәхте бар.—
м Ди-
Монда инде укучының игътибары отышлы уеннарның үзләренә түгел, ә аларны ки- й терел чыгарган социаль сәбәпләргә юиәлтелгән. л
Психологизм идеяләренең, әдәби-эстетик эзләнүләр белән бергә, сәнгать әсәре- - нең тукымасына да үтеп керүен күрсәтү эчен, Ф. Кәриминең «Шәкерт илә студент» — повестена мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Повестьның гомуми идеясе — аольтерча. ачык, Е саф. Тәрбия методларындагы каршылык конструкциясе аша сәнгатьчә тукыма эле- » меитларын чамаларга момкин. Ул үзе бер генә фраза, ләкин ул иидс идеягә түгел, ә кешегә (аның халык язмышы өчен борчылуына) карый. «Студент — баш- * ка милләтләр доньяда торганлыгы өчен ул гыйлемнәргә мохтаҗ булгач, сез ничек ~ мохтаҗ булмыйсыз! Сез дә бит алар кебек кеше (курсив безнеке — Э. Н.|_» • “
Реалистик образлар иҗат итү юнәлешендә өзлексез эзләнүләр татар язучыларын - Шекспир һәм Гете мирасларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Нәкь менә синтез- * лаучы язучы буларак Шекспирга якын торган Тукай аның иҗаты белән аеруча нык <t> кызыксына. Реалист Тукай искитмәле герой концепциясен, «гомуми матәм» хисләрен “ җиңоргв тиеш иде. Герой уз чорының алдынгы идеяләре белән коралланган булырга £ тиеш. Гамлетны алдынгы карашлы, көчле шәхес итеп аңлату ш-.-ннан килә. «Юбилей мөнәсәбәте белән» исемле мәкаләсендә Г. Тукай болай дип яза: «Бәгъзылары: «Яшь “ ларга барыбер гимназияне бирмәсләр!» — дигән булалар иде. Ләкин яшьләр бу
I тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыяҗын сизү белән, аларга Шекспирның зур каһарманнарыннан берсе булган Гамлетиың: «Быть или не быть!» — дигән сүзе белән җаваплаганнар иде»
Тукай Шекспирны татар тормышына хас мәсьәләләрне хәл итүдә фәйдаланмвкмы.
Аның Шекспирдан тәрҗемәсен алыйк:
Күрәм кайчвкта җанкемнең яңгагына чебен кунган, Йөри бит шатланып шунда, үзенчә әллә кем булган!
Карыйм да мин, бәхетсез, шул чебеннең бәхтене көнлим; «Ходаем, ни сәбәптән булмадым соң шул чебен мин!» — дим •.
Мисал өчен шигырьне образларның Шәрык традицияләрендәгеләре белән — U А. Фетның немецча «Хафиз» циклыннан тәрҗемәсе белән чагыштырыйк;
О, если бы потоком я был мировым, А ты былинкой, над ним растущей!
О, если бы розовым был я кустом, А ты бы розой, на ном цветущей! ‘
1 Б. Рунин Вечный поиск. Рус телендә. Мөскөү. 1964 ел. 48 бит.
’ Ф. Керими. Шәкерт иле студент. Оренбург. 1903 вл. 30 бит.
1 Г. Тукай. Әсәрләр. 4 том. 182 бит. 4 Г. Тукай. Әсәрләр 2 том, 30 би’
* А. Фет. Полное собрание стихотворений. 1959 ел.
1в7
гель
(«Чебен»), Аның каравы, абстракт, төссез матурлыкка герой хисләренең бетен бер гаммасы (өмет һәм шикләнү, юмор хисе, аның артына яшеренгән яралы күңел) каршы куелган. Тукайга Шекспирның катлаулы психологик сурәте якынрак. Шәрыкка хас традицияләрдән, тормышны Шекспирча колач белән кабул итүдән тыш, шигырьдә халыкчан юмор ялтырап ята. Үзенең истәлекләрендә С. Рахманколый Тукайның рәттән ике-өч мәртәбә «Тимон Афинский» трагедиясен укып чыгуы турында яза: «Бу фаҗиганең мәгънәсе Тукаевның үз гомерендәге тәэссоратыннан иң куәтлесе иде- кен үз сүзләреннән аңладым» '. Белинский исә бу трагедияне чын поэзия җәүһәрләреннән саный.
Афинаның почетлы гражданы Тимон туган шәһәренә күп хезмәтләр күрсәтә. Юмарт, кунакчыл кеше булганга, ахырдан ул бөлгенлеккә төшә, дусларсыз кала. Афина сенатына шулай ук хәтере калган полководец Алкивиад, шәһәрдән үч алу өчен, гаскәр туплый. Ут Тимонны да үзе ягына чакыра. Ләкин Тимон дуамаллана:
Кроши их! Бей1 Забудь о милосердье. Надень на уши и глаза броню, Чтобы сквозь нее не проходили слезы Грудных младенцев, дев и матерей
Алкивиад Тимонны дөрес аңлый: үзе дуамалланып кыланса да. төбендә ул өзелеп Ватанын ярата икән, һәм Алкивиад Афинага тынычлык алып килә:
Пускай война рождает мир, а мир. Войну смирив, отныне будет свят *.
Алкивиад акчаны һәм җинаятьләрне күрә алмаучы Тнмонның тарихи яктан хаклы булуын чагылдыра. Тарихи оптимизм — Шекспир иҗатының төп мотивы.
Тукайның Шекспирга мөнәсәбәте безгә аның буржуаз җәмгыятьне фаш иткән күп кенә шигырьләрен (мәсәлән, «Эштән чыгарылган татар кызына») дөрес аңларга булыша. Биредә Алкивиад ролен лирик герой башкара. Халыкның әхлакый-эстетик идеалы исеменнән ул байбәтчәләр йөзенә нәфрәтле гаепләү ташлый, шуның белән гүзәллекнең тормышчанлыгы хакындагы Шекспир идеясенең дөреслеген раслый, үзе иҗат иткән образларның күпьяклылыгына ирешә.
Гетега мөнәсәбәт әле Шәрыктан ук үзләштергән материалистик тенденцияләр белән бәйләнгән. Күп кенә совет галимнәре беренче дәвер суфичылыкның прогрессив характерда булуын әйтәләр, аның үзендә стихияле халык материализмын һәм борынгы грекларның материалистик тенденцияләрен гәүдәләндерүен билгеләп үтәләр. Шәрык пантеизмы* аша Гетеның табигать теориясе эшләнә. Гете, язучы буларак та. гармоник шәхес буларак та. игътибарны үзенә тарта, =атар галимнәренең фике- ренчә, ул искиткеч тәрбияле кеше, кешедәге иҗади, конструктив башлангычны гәүдәләндерә алган, табигать һәм тормыш серләренең асылына төшенә һәм үзен аның аерылмас бер кисәге дип караган кеше.
Әйтик, М. Фәйзи аңында Гете лирикасы шигъри азатлык белән тиңләшә:
Тереклек шул: синең кулыңа бирелгән чаткы тәңредән;
Ничек куллансаң, иркең бар, азатсың аллаң әмереңнән. Аның белән үзеңне, башкаларны ямьлә, нурландыр;
Я, киресенчә, үзең һәм башкаларның һәммәсен яндыр *.
1 Тукай турында замандашлары. Казан. 1960 ел. 109 бит.
* В. Шекспир. Полное собрание сочинений. Мәскәү. 1960 ел. 7 том. 486 бит.
’ Шунда ук. 519 бит. #
4 Пантеизм — философик тәгълимат. Бу тәгълимат буенча, асыл нигез күренешләрдән аерым, үзбаш яшәми, ә күренешнең эчендә була. Димәк, художникның бурычы — тормышны, аның мең төрле чагылышын күзәтү. Чөнки һәр күренеш —«£ыл нигезнең үзенчәлеге, кабатланмас бер гәүдәләнеше. Мәсәлән, мәхәббәт гашыйкларга күп нәрсә сөйли торган йөзләрчә вак детальләрдә гәүдәләнә. Әдәби обрезный көче аның бетмәс-төкәнмәс эстетик кичерешләр тудыра алуы белән бәйле.
‘ «Шура» журналы. 1916 ел. 23 сан. 559 бит.
да. Агеевның «Мөсафирның тенге җыры»н тәрҗемә итүе кызыклы, анда ул Гете- мы Дидактик Шәрык традициясе рухында күз алдына китерә:
Теи кочагында тыныч таулар түбәсе йоклыйдыр,
Тын далалар төнге салкынча белән моң селкидер, Кырдагы юлларны, җил юкка, тузаннар капламый. Нык оешкан тесле, шылт итми агачлар яфрагы!
Бел, синең тормышта да мәңге давыллар кайнамас, Ял итәрсең, җанкаем, тыныч килеш, түз син бераз! 1
Шигырь Лермонтов тәрҗемәсе буенча эшләнгән, ләкин тәрҗемәче Лермонтовны да. Гетены да кабатламый. Әгәр Гете ечеи тулы канлы тормыш, Лермонтов ечен «күк белән горур дошманлык» идеал булса. Ф. Агеев өчен исә мәңгелек акыл, халык тормышы идеал. Гете белән Ф. Әмирхан да кызыксына. Ул аның иҗатының эстетик асылын аңларга омтыла. «Мәктәпләребездә әдәбият дәресләре» исемле мәкаләсендә Ф. Әмирхан болай яза: «Кант фәлсәфәи тәнкыйдиянең мезссиясе, мокәммиле хисап иделсә дә, Гете шул фикерне халыкка кабул иттерүче хисап ителәдер» Әгәр Ф. Әмирхан Кант белән Гетены берберсенә каршы куя икән, бу — барыннан да бигрәк, аның эстетик бәя белән рациональ фикерне чагыштыруы дигән сүз. «Гүзәллекнең специфик сыйфатларына Кантча билгеләмә бирү методы — аналитик, берьяклы, абстракт характерда. Реаль эстетик бәя — катлаулы күренеш. Анда аерылмаслык булып эстетик, этик, социаль һәм танып-белү мотивлары чиратлаша» .
Ф. Әмирхан да образларның катлаулыгына, сыйныфларга бәйле булуына басым ясый. Ф. Әмирханның «Картайдым» хикәясендә без Гстеча дәньяга караш, бурыч идеясен закон тесенә әйләндергән Кант этикасын кире кагуны күрәбез. Әгәр тормышның кайчандыр кичергән мизгеле кабатланса, герой бөтенесен, хәтта университетта алган белемен дә бирергә риза. «Хәят» повестеның да буеннам-буена кызыл җеп булып бурыч һәм теләк арасындагы конфликт сузыла. Гете белән Кеит арасындагы эстетик һәм рациональ мөнәсәбәтләрне каршы куюдан тыш, Ф. Әмирхан игътибарын Гетеның тормыштагы бөтен идеалистик нәрсәләргә җирәнеп каравына. Гете фикере- «ең конкретлыгына, художникның берәмле һәм үзенчәлекле нәрсәләрне сурәтләргә <окукы булуына игътибар итә. Ф. Әмирханның «Кадерле минутлар» повестенда шул Сыйфатлар күздән кичерелә. Горой тормышындагы һәр аерым момент, һәр аерым очрашу —аның бетен тормышының кабатланмас эпизодлары, шулардай кадерле истәлекләр җыела: повестьның тел фикере әнә шул. Бер дә юкка гына повестька лейтмотив итеп «Фауст» трагедиясендәге ариянең сүзләре алынмаган. Гете иҗатының синтетик характерда булуын Гәбдрахман Мостафа‡‡‡‡‡‡ §§§§§§ дорес аңлаган. Мостафа ечен Гете — материалист. Халык тормышы ечен яшәгәндә генә, бөтеннең бер кисәге буларак, синең яшәвең аклана — Г. Мостафа Гетеның менә нинди фикерен күтәреп чыга: «Боларның соңгысы (Шиллер — Э. Н.) «син үлем алдында калтырыйсың! Син үлемсезлекме телисең икән, бөтеннең бер кисәге булып торырга тырыш! Син күптән беткән, югалган чагында ул бетен калган булыр!» — ди» .
Көнбатыш әдәбияты һәм эстетик фикере белән бәйләнеш мәсьәләсе яңа күтәрелеп кенә килә. Ул күп галимнәрнең бергәләп, иулга-иул тотынып эшләвем сорый.
1