Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Көзге төндә
Күргәнем юк иде мондый төнне — Төн дисәң дә бүген төн менә!
Су төбендә яткан шәһәр төсле, Казан бүген яңгыр төбендә... Күмелгәннәр мине борчыр хәлләр, Караңгылык барын яшергән.
Шуның өчен бугай җаным тыныч, Туган кебек мең ел яшәргә.
Ә юеш төн шулай йөзен юа Мина күренәсе көннәрнең. Көзге яңгырдан сон шытып чыгар Яз шытмаган сөенеч гөлләрем... Күргәнем юк иде мондый төнне — Төн дисәң дә бүген төн менә.
Су төбендә яткан шәһәр төсле, Казан бүген яңгыр төбендә.
1970
Сәбәп
Чын яшемнән мин яшь күренәмдер —> Җитди генә сәбәп бар мона: Миңа афәт җиле өргән чакта, Әнкәм басты җилнең каршына.
Салкын җилләр аны кыйнадылар, Кайнар җилләр аны пешерде.
Фашист бомбасыннан ауган һәр йорт Аның иңнәренә ишелде...
Бу дөньяда ул эшләгән эшне Мин санап та чыга алмамын. Ул төясә — арба сыгыла иде, Каян шундый куәт алгандыр?! Шәп атлары ак күбеккә батып, Олы юлда егылып үлделәр. Үзе тартып китте атлар йөген — Бишек тирбәтәсе куЛ белән! Шундый әнкәм булган өчен дә мин Үз яшемнән бераз яшь калдым. Әнкәм генә менә...
Картайды шул,
Үз яшеннән күпкә картайды.
1970
Рәхәтләнеп көлеп яшәгәндә Күкрәгемә авыр уй баса: Бу дөньяда әле бер көлүен Җинаятьтер, бәлки, уйласан. Җинаятьтер, бәлки, уйласаң?!
Г мер итү әллә нинди нәрсә, Үзе татлы, үзе әрнетә.
Елап яшәүчеләр шуңа күп ул — Көлеп яшәүләргә ни ж итә. Көлеп яшәүләргә ни җитә?!
Ак көнеңне буса төн карасы. Төнне арттан буып ала таң. Бу дөньяда әле бер елавың Җинаятьтер, бәлки, уйласаң, Ул шулайдыр әле, уйласаң?!
1970.
Төзәтеп тә булмый тиз генә
Ирек ечея «врәшүче илләрнең тоташлыкка төшкән улларын уйлап.
Дөнья дидек һаман, дөнья дидек. Ничек дөнья дидек без моны?! Дөнья түгел икән, бу — кешенең Өстендәге соңгы костюмы.
Берәүләргә — бүген килеп бетми, Бераз үсә төшкәч, тап-таман. Берәүләргә, алар үскән саен, Кечерәя бара бу һаман: Кысанлана бара — алышы юк. Ямьсезләнә бара — түз генә...
Моны салып ташлау җиңел түгел. Төзәтеп тә булмый тнз генә.
жэ
Карчык
Ире лә югалган аның. Уллары да югалган.
Аларны ззләр өчен гн« Зур-зур күзләре калган.
һәм бара ул эзләгәнен Таба алмасын белеп... Бара ул инде яңадан Тураймаска бөгелеп.
Урнашкан сугыш йөге — Хәтерсез хирург онытып Калдырган пычак кебек.
Бара ул, ялгыз көймәдәй, Бара офыкны куып. Күзләреннән тула кебек Көймәгә вакыт суы.
1968
Күптән болай булганым юк иде —- Бер сәбәпсез хәтта елмаям, Туктап-туктап сулыйм төн һавасын, Алма исе килә дөньядан.
Бер якташым арттан җитеп очрый, Берсе чыгып очрый каршыдан.
һәр очраган миңа туган кебек. Бетмәс шатлыгыбыз бар сыман.
Киң урамнар шәп муенса итеп Ефәк бауга тезгән утларын. Тәрәзләрен, пәрдәләрен ачып Миңа карый Казан йортлары.
Туктап-туктап сулыйм төн һавасын, Бер сәбәпсез хәтта елмаям.
Күкрәгемә көч һәм бәхет тула, Алма исе килә дөньядан.
1970
Юл бирегез
Таулар,
Озын гомерле таулар —
Җирдә күп алар.
Ә таулардан аста елгалар —
Кайнап-кайнап агалар...
Сикереп-си кереп агалар...
Уралып-уралып агалар...
Арып агалар —
Ләкин агалар,
һаман агалар елгалар.
Кемнәрнеңдер кайгы утын сүндерергә
Баралардыр алар —
Юл бирегез, зинһар, юл бирегез, таулар!
1970
Су буйлары бүген
Карап тора
узып барган жәйгә, Ләззәтле бер тынлык Әкрен генә
кырларыма җәелә. Көз бармагы тиеп, Күңелем кылы
күкрәгемдә чынлый, Шуны тыңлый таллар, Сандугачлар —
тынып шуны тыңлый.
1970
Ташлар
Утырдык Тукай янында .. Утырдык Кабан ярында... Бу очрашу моңлы иде... Тәүге иде... Соңгы иде... Сизми калды төн үзе дә Безнең уйны да, сүзне дә. Танышлыкны без таш иттек, Кабан-күлгә ташлап киттек. Уйнады суда боҗралар... Ничә ел уйныйлар алар — Миңа килеп кагылалар. Болан диеп кагылалар: «Кил син әйдә, кил Кабанга— Су өстен сыйпап карарга. Өметләнмә шуннан күпкә, Син үрелмә, егет, төпкә! Үрелеп нигә тармассың... Аралап ала алмассың...
Бик күп анда серле ташлар — Кемгәдер кадерле ташлар!»
1970